ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 50 страница— Министрлыкта нәрсә уйларлар икән? Сезнең хакта дигәнем! Бары тик шушы сүзләре генә аларның игътибарын җәлеп итте, колакларын гына түгел, газиз җаннарын да кузгатып куйды. Дөрес аңламыйча, сөйләшүне түрәгә бу адәм баласы бутап сөйләсә, яманлап берәр нәрсә барып әйтсә, болай да катлаулана барган мөнәсәбәтләре бөтенләй түзәргә мөмкин булмас хәлгә җиткерелсә? Нәрсә дияргә телисез бу сүзләрегез белән, әфәндем, дигәндәй, теге мыскыллаучы ханымга ияреп, бүтәннәр дә Солтанга төбәлделәр. Шушы хәлдән “яшь иптәш” файдаланып калса, боларның кикрикләре салынып төшәчәк иде. Хәер, әңгәмәнең барышы күптән аның файдасына үзгәрде. Солтан Җәләевич холык күрсәтү белән түгел, инде акыл ярыштыру белән мәшгуль иде. Алга таба да болайга китсә, шушы “генеральный” һәм урынбасарлар белән бернинди авырлыксыз эшләячәк икән әле ул, ни теләсә шуны майтарачак. Акыллары зәгыйфьрәк, акыллары! Борынгылар белми әйтмәгәннәр: “Акыл яшьтә түгел, башта ул!” Шуны да белмисезме, ханымнар, сез, “генеральный” әфәнде? Солтан Җәләевичның күңел казанында нәрсәләр кайнаганлыгын алар чамалый алмадылар. Ул һаман да беркатлылык битлеге астында калды. Уйлары яки ирен читләрендә, яисә күз чалымнарында чагылырга мөмкин икәнлеген яхшы белгәнлектән, аларны туктаусыз хәрәкәтләндергәләп алгалау җаен карады. Ә тегеләр Солтан Җәләевичның чынлыкта нинди карарга килгәнлеген аңламый һәм төшенми калдылар. Җитмәсә түрәгә барып ирешергә мөмкин булган үзләре турындагы сүздән дә курыктылар. Моны яхшы тойган Солтан Җәләевич сүз тегермәненә кирәгенчә су коя торды: — Мине алар димләделәр, хәтта ышандыра да алдылар. Ә сез, әйе, гафу итәсез, сүзләрегездән чыгып кына әйтәм, бөтенләй башкача эш итәргә өндәдегез. Әгәр дә мин, түрә Һарун Бариевичга теләкләренә буйсынуымны белдергәннән соң, менә сезнең белән очрашкач, бүтәнчә эш итсәм, ягъни мөдирлектән баш тартсам дигәнем, бу хакта гына түгел, сезнең турыда алар нәрсә уйлар икән? Мөгаен гаепли башларлар. Үзегез аңа музейга килмәскә киңәш иткәнсез, теләгемнән узып, Хәниф Максутовичның да фикерен аякларыгыз астына салып таптагансыз дип гаепләсә? Минем аркада сезгә үпкәләсә?— диде, ярым сорау, ярым киңәш үтенгәндәй хәйлә корып. Ул бу сүзләрен, ихластан сөйләүгә караганда, күрәләтә мыскыллау өчен әйтте. Шулар җитә калды, “генеральный”ның да, урынбасарларының да йөзләренә кан йөгерергә өлгергән иде инде. Арада Солтан Җәләевичка карата түгел, бәлки бер-берсенә төбәлгән салкын караш урнашты. Көлеп кенә утырган ханым да сулды, бетте. Моңа кадәрле әйтелгән сүзләренең дә, белдерергә әзерләп куелганнарының да мәгънәсе югалды. Мөдирлеккә үз якларыннан кандидатура әзерләгән иделәрме, әллә тагын да бүтән төрле фикерләре бармы — һәрхәлдә аларның кирәге бетте, үз уйларында һәм теләкләрендә буталып кына калдылар. Нәрсә әйтергә дә белмәделәр. Бу хәл Солтан Җәләевичның беренче җиңүе иде. Ул инде болар белән эшләүнең авыр да, җиңел дә булмаячагын аңлап алды. Әмма котларын очырырга өлгергәнен аңлап, сүз агышын үзгәртергә, катылана баруыннан борып, бераз йомшартырга кирәк тапты. — Сез дөрес аңлагыз, киңәш кенә соравым...— дигән булды.— Әгәр дә министрлыктагы үгетләүләрен санга сукмыйча, тәкъдимнәрен шушында сөйләшүдән соң аяк астына салып таптасам, сөенерлек булыр микән? Минем өчен барыбер, кайтам да, институтыма кире урнашам. Әмма сезнең алар белән эшлисегез бар шул әле. Ачуланмагыз, аңладым, мин монда күчә алмыйм. Алар беренче адымнан ук ялганладылар, алдап-йолдап мөдирлеккә чакырдылар. Рәхмәт сезгә. Әгәр дә күзләремне ачмаган булсагыз, шул ялганнарына күнеп, адашып калыр идем... Солтан Җәләевичны тыңлап утырган ул урынбасарларга һәм «генеральный”га чыннан да моңарга барыбер шул дигән фикергә иярергә генә калды. Ташлады, чыкты, китте. Әмма Солтан Җәләевич ашыкмады. Ул һаман да уйлана иде. Дөрес, хезмәттәшләре аннан бәлки көлеп тә йөрергә мөмкиннәр. Әмма кире кайтуына сөенүчеләр күбрәк булачак. Бигрәк тә Наил Фатыйхович куаныр сыман. — Сезнең белән танышуыма бик шатмын,— диде шунда Солтан Җәләевич, гүяки чыгып китәргә җыенгандай кузгалып куеп.— Бергә эшли алмавыбыз өчен гафу итәрсез, чын күңелдән әйтәм... Шушы сүзләреннән соң документларын кулына тоткан хәлдә күтәрелә барган Солтан Җәләевичны “генеральный” туктатты. Кай арада өстәл артын ташлап өлгергәндер, йөзгә-йөз килделәр. Аның борчылудан маңгае тараеп калган, сыеклана башлаган чәчләре тырпайган иделәр. — Гафу итегез, Солтан... Солтан Гапҗәл... Аның болай дулкынлануы гадәти сыйфатыннан булырга кирәк, сүзсез урынбасарларының исе китмәгәндәй иде. Әмма алар да тәмам аптырашта калуларын яшермичә аякларына күтәрелгәннәр. Шулай Солтан Җәләевич китү юлыннан тукталырга мәҗбүр ителде. — Әле безнең сөйләшүне бетте дип исәпләргә иртәрәктер...— “Генеральный”ның уңнан-сулга төшеп, оста итеп әйтелгән бу сүзләренә Солтан тиешле бәясен бирде, аның йомшаклыгына чирканган җиреннән фикерен үзгәртте. Хөрмәт һәм вәкарь белән аңа буйсынып баш ийде. — Ашыкмасагыз иде. Без хәзергә сезне генә тыңладык. Кайбер нәтиҗәләргә кемнәрдер килгән икән, бу әле бернәрсә хакында да сөйләми...— “Генеральный”ның күзләре теге көлеп утырган хатынның инде усалланырга җитешкән карашы белән кисешеп узды. Солтан Җәләевич кабат элекке урынына утырды һәм мин бары тик сезне генә тыңларга әзер дигәндәй, тыныч кына “генеральный”га таба күзләрен төбәде. Теге шактый каушаган иде, фикерен җыярга тырышып, сүз әйтәлмичәрәк торды. Солтан Җәләевичның документлары инде “генеральный”ның кулына күчкән иделәр, ул аларны куен астына яшерергә теләгәндәй һаман да үзенәрәк тартып, өстәл тартмасын ачты. Әмма болары ук артык икәнлеген аңлап, аларны бер янгарак куйды. Шуннан соң гына үзен кулга алып, хуҗа икәнлеген сиздерергә теләгәндәй башын югары күтәрде, урынбасарларына ачулы караш ташлап алды. Аннары Солтан Җәләевичка авыз тутырып елмайды. Болардан соң бу хуҗаның сүз башлавын көтеп зарыгырга туры килмәде. Ул арада фикерләрен үзгәртергә өлгергән урынбасарлары теге ханымга аптырап карап алудан артыкка базмадылар. — Министрлык тәкъдим иткән кадрлар һәрвакыт ышанычлы була торганнар иде, иптәшләр, сез дә аларның теләген аяк астына салып таптамассыз дип беләбез, шулай бит, Людмила Борисовна?— диде “генеральный”, шаблон сүзләрнең никадәр ышанычлы икәнлегенә тагын бер кат инанып һәм шуңардан тәмам сөенеч табып. Сорауның кемгә аталганлыгын аңлый алмыйча, Солтан мондагы урынбасарларның һәммәсенә диярлек берьюлы карап алды. Әмма арада баш селкегәне берәү генә иде. Шул, әлеге дә баягы көлемсәр ханым икән бу Людмила Борисновна дигәннәре... Әмма сорау Солтан Җәләевичның туры үзенә дә аталган икән. “Генеральный”, аның хакында әле генә кулына кергән документларыннан карап алырга өлгереп, хәтта әтисенең исеме белән үк ачык һәм дөрес итеп әйтә алды: — Шулай түгелме, Солтан Габделҗәләевич? Ышанычны акларга кирәк... Дөрес, алар да бар нәрсәләрне белеп бетермәскә мөмкиннәр. Әгәр дә хезмәт хакының кайсы тәшкиләттә булуы сәбәпле икән, аны гына тиз төзәтерләр...— диде, әмма үзенең болай әйтүеннән бераз борчылырга да өлгерде һәм алга таба, тагын да каушыйрак төшеп, сүзләрен дәвам итте:— Машина дигәннәре дә хак аның. Безнең паркта чыннан да дүрт машина. Бара торгач, бәлки берәрсен үзегезнең карамакка да тапшырырбыз. Ниләр өчен генә әйтте? Ахырдан сүзен кайтарып алуы читен булачак аңарга! Солтан Җәләевичның хәтере начар түгеллеген ник исеннән чыгара?.. Әмма “генеральный”ның сүзе, оясыннан очкан кош кебек, авызыннан инде ычкынган иде. Бары аны бүтән кабатламаска гына башы эшләде. Тизрәк бу хакта оныттырырга теләпме, бүтән мәсьәләләргә кереп китте. Солтанны мөдирлектән һич кенә дә баш тартмаска өндәргә тотынды. — Әгәр дә сезнең кебек укымышлы һәм зыялы милли кадрларга кирәк булмаса, бүтәннәр ничек музейларга игътибар бирсеннәр ди? Безгә яхшы мәгълүм, татар матбугаты соңгы араларда министрлыкны һаман саен тәнкыйтьләп кенә тора. Милли кадрларның булмавына Һарун Бариевич гаепле түгел шул инде. Менә бүген үк урынымны берәр акыллы татарга бирер идем. Юк бит. Килергә, эшне көне-төне җигелеп тартырга теләмиләр. Аңа да карамастан, безне урыс булуыбызда гаеплиләр. Ә беләсезме, миндә татарлык әнә ул мәкалә авторларыныкына караганда бәлки ун тапкырга артыграктыр?.. “Генеральный”ның бу сүзләре белән мәсьәләне шыттырыбрак җибәрүен урынбасарлары сизенсәләр дә, эндәшмәүне кулайрак күрделәр. Солтан бары тик соңыннан гына белде: болар барсы да татар милләтенә бер генә дә катнашы булмаган, әмма милли тарихны һәм мәдәниятне сәгате-минуты белән буарга әзер торган кавемнәрдән иделәр. Андыйлар үзләренең серләрен чишү түгел, бер-берсен сатуга да юл куймыйлар түгел. Бу кадәр дә үгетләүләрнең бәлки ул кадәр тәэсире булмас та иде, әгәр дә “генеральный” шунда Солтан Җәләевичның милли горурлыгына кагылып китмәсә, татар кешесенең административ эшне яратмавын, өнәмәвен сөйләмәсә. Ахырда “яшь иптәш” мөдирлеккә ризалыгын монда да бирде. Гаризасын калдырып, иртәгәдән яңа эш урынына килеп җитәчәген белдерде. Людмила Борисовнаның да елмаюы йөзенә кайтты. Башкалар да утырган урыннарында җай гына кузгалышып алдылар. Килеп кергәнендә сарык көтеп утырган бүреләр булсалар, инде хәзер алар үзләре бүре авызына кереп баручы сарыклар сыман иделәр. — Иртәгә эшегез тугыздан ук, менә шушы бүлмәдән башланыр. Әдәби музейга илтеп куярбыз. Коллектив белән таныштырырбыз. Һарун Бариевичны да чакырырбыз. Ул да барыр. Белеп торабыз, барысы да яхшы гына!..— диде “генеральный”, Солтан Җәләевичның бер алдына, бер артына төшеп. Башкалар да мөмкин кадәр якты йөз күрсәтергә тырыштылар. Солтан Җәләевич алардан хушлашып чыкты. Икенче ишекне узганнан соң тукталды, сәгатенә күз салды. Вакыт шактый күп узган, алдан ниятләп куйса да, хәзер түрәгә кереп чыгарга мөмкин түгел иде инде. Сигезгә якынлашып килүче сәгать телләре аның үзен дә өенә ашыктырдылар. Сөйләшү шактый озакка сузылган икән, ә алай тоелмаган иде, югыйсә. Казанның маршрут транспорты, әллә заманы шундый иде, кешенең җилеген суыра торган нәрсә шул ул. Бик озак көтеп-көтеп алсаң да, тиз генә утырып китәрмен дип уйлама. Кышкы суык, аяк табаннарыңнан тезләреңә таба акрынлап күтәрелеп, эчеңә төшә башлый, тәмам өшетергә тотына. Шәһәр башлыгын гына түгел, ил түрендәгеләрне эттән алып эткә саласың. Шушы кадәр каргаулар алган ул хуҗаларның бу җир йөзендә кайдан бәхетләре булсын да эшләре яхшыга гына барсын ди инде? Солтан бу көннәрдә, башыннан кичкән вакыйгалар сәбәбеннән булыр, кышкы суык тәэсирендә бераз читләшкән һәм тормышның мондый “ваклыклары”ннан үзен өстен куя башларга өйрәнеп алып маташа гына иде. Аңа хәзер көткән маршрут автобусы килсә ни дә, килмәсә ни. Алданды шул бүген, алданды. Кулындагы чыпчыкны ычкындырмаса да, һавадагы торнаны күреп, аның артыннан чапты һәм, менә, килеп капты. Язмышыдыр инде. Җаны теләгән, елан ите ашаган диләрме? Юк, язмышы да, җаны да теләгәне түгел. Нәфсесе саташтырды аны, акылын буталды. Шунда Солтанның хәтеренә борынгы гыйбрәтле хикәят килде. Ул аңа нәкъ үзе хакында кебек тоелды...
Имеш, көннәрнең берендә юл буйлап төлке бара икән, каршысында яткан балыкны күреп алган. Майлы, симез итле, авыз суларын китереп, исе тамакларга үтә, “аша мине, аша мине” дигәндәй чакырып тора, ди. Әмма төлке алай җиңел һәм тиз генә алданучыларданмыни? Элгәре ул уң һәм сул якларны карый. Уйлап ала, фикер кыла: бу балык монда каян килгән? Якында диңгез дә күренми, елга да юк, димәк, дулкын чыгарып ташлаган диярлек түгел. Балыкчы да монда яшәми, базар да якын-тирәдә генә түгел. Шулай ди дә, төлке хәйләкәр, балыкка кагылмыйча, алга таба китә һәм үз эше белән мәшгуль булган маймылны очрата. Сәлам алышканнан соң: — Кая барышың әле?— дигән маймылның соравына каршы: — Беләсеңдер инде, безнең падишаһыбыз Арыслан соңгы вакытларда тәмам азды, куяннарны гына түгел, дөньядагы һәр җан иясен ашап бетермәкче. Аның урынына берәр юньлерәк зат күнмәсме икән дип хәсрәт чигеп йөрүем әле, туганкай!— ди. Маймылның моңа бик тә кәефе килә һәм: — Безгә падишаһ булуы өчен нинди җан иясе яхшырак соң?— дип сорый. — Аны инде тәхет биеклегеннән башы әйләнмәс берәребез әйбәттер... Төлкедән бу сүзләрне дә ишеткәч, маймылның тәмам шатлыгы арта, шунда ук, үзен исендә тоткан хәлдә: — Андыйны әллә кайдан эзләп йөрисе юк, агач башында гомерем үтә. Тиеннән бүтән һичбер хайванны мондый биеклектә күргәнем юк,— дип белдерә.— Әмма ул бик бәләкәй һәм зәгыйфь шул. Әгәр дә тиенне падишаһ итсәк, башка җан ияләре бездән көләрләр. Матурлыгы да чамалы. Минем кебек бу урманның күрке түгел,— ди, мактанырга да өлгереп. — И маймыл дус,— дип, төлке шунда ук куана башлый.— Бу хәсрәтемнән акылым тәмам качкан, күзләрем сукырайган икән. Бик шулай, бик шулай. Падишаһлыкка утырту өчен синнән дә кулай хайванны табып булмас. Үзең— матур, үзең— югарыда. Киттек әйдә. Маймыл төлкегә иярә. Баралар болар, баралар, шунда хәйләкәр төлке, теге балык янына якынлашып килеп җитәрәк, кычкырып: — И Аллаһы тәгалә, мин бу маймылны падишаһ итәргә озата киләм. Әмма дә аның акылын сынап карыйсым килә иде. Шул сәбәпле башым тәмам катып бетте. Берәр хәбәр җибәрсәң иде,— дип үтенә башлый. Шунда балык та күренә. Төлке, хәйләкәр, күзен дә йоммый: — Рәхмәт, Аллаһы тәгалә, шушы ризыкны китерүең өчен,— дип юлдашын алдауга керешә.— Маймыл дус, бу сиңа, Аллаһы тәгаләдән, падишаһлыгың хаклыгын раслау хәбәре. Теләгем кабул кылынды, шөкрана ит,— ди. Маймыл, балыкны күргәч, төлкедән бу сүзләрне дә ишеткәч, әлбәттә инде, балыкка ташлана. Әмма шунда аучы куйган капкын хәрәкәткә килә һәм мескен маймыл җәтмәгә эләгә. Кулыннан балыгы төшеп китә. Бауга уралган маймыл агач башында асылынып кала. — Әй, төлке,— дип кычкыра ул,— син нигә минем балыгымны ашыйсың? — Һәркемгә үз өлеше: ахмаклык югарыга өнди, акыллылык җирдән аермый,— ди дә, балыкны ашап бетергән төлке үз юлы белән китеп бара...
Исенә төшкән шушы хикәятнең гыйбрәте Солтанның акылын кузгатып куйды. Ул да балык күреп алданган маймыл кебек ахмакка чыктымы? Түрә аны бик җайлап кына җәтмәсенә эләктердеме?.. Хәзер ул аннан тиз генә ычкына алмаячак. Әгәр дә мөдирлекне ташласа, эшли алмаган бу диячәкләрен дә уйлады, ни булса — шул инде аңа хәзер, юлын ахырына кадәр җиткерергә кирәклеге белән килешергә туры киләчәк. Кире борылырга инде соңарды. Көткән автобусы ул арада акрынлап кына килеп җитте. Берсе өстенә икенчесе тулган халык арасына Солтан да кысылды. Ишекләре ябыла алмаудан газапланган шоферның кирәгеннән артык әшәке сүгенеп репродукторыннан кычкыруына да колак салмыйча, һәркем утырып китәргә тырыша иде. Сасы һавалы автобус теләмичә генә кузгала-кузгала барырга маташты. Әле кичәле-бүгенле мондый яман мәхшәрдән котылачагына сөенеп йөргән Солтан, үзенең гомере алга таба да шушылай үтәсен уйлап, йөрәк маен кайнарлатты. Тормышта аның кебекләргә җиңел генә бәхет килми шул. Тырышып-тырмашып кына да морадыңа җитүләрең, ай-һай, булыр микән?
Икенче бүлек Наил Фатыйхович юктан гына борчылып алды. Аны Ризван Хафизович эзләткән икән, хәтта сәркәтип ханым урынында булмаган. Телефонны Сабир Кәшфиевич алган да, нәрсә әйтергә белмәгәннән төрле сәбәпләр уйлап чыгарып маташкан. Ялганлый белмәгән кешегә нигә дип инде андый эшкә тотынырга. Имеш, Наил Фатыйхович Әдәби музейга киткән, укучысының хәлен белешергә. Тапкан сүз. Әлбәттә, Ризван Хафизович, ышанган. Була торган хәл дип килешкән. Ярый әле анда шалтыратып маташмаган. Юкса Сабир Кәшфиевич үзе дә кыен хәлдә калыр иде. Бер ялгышың аркасында гомер буена җыйган авторитетыңны югалту авыр түгел ул. Нәшриятта эшләрен бетереп, тәмамланган хезмәтләрне китап итеп чыгару буенча килешенүләргә ирешеп, эш урынына тәмам арып кайткан профессорга бу хакта белдерелгәч, ул тәмам аптырап калды. Сабир Кәшфиевичны ачулана алмый иде. Ни дисәң дә “уң кулы” шул, ышанычлы кешесе. — Мин, болай, сезгә урынсыз бәйләнмәсеннәр өчен генә сәбәп тапкан идем. Әллә кирәкми иде? Сабир Кәшфиевичның авыр вакытларда шулай коткаргалый торган гадәтләре булганлыктан, Наил Фатыйхович аңа үпкәли алмады. Кайда йөргәнлеген сөйләп бирде дә, Әдәби музей хакында сүз чыкканлыктан, исенә төшереп: — Солтан Габделҗәләевич шалтыратмагандыр?— дип сорады. Җавапка “юк” сүзеннән артыгын ишетмәгәч, бу хакта бөтенләй онытырга кирәклеген күңеленә беркетеп, Ризван Хафизовичның номерын җыйды. Аларны тиз тоташтырдылар. Исәнлекләрен белешкәннән соң: — Әйе, шунда дип киткән идем, әмма нәшриятта озак тукталдым да барып тормаска булдым! Профессор ялганнарга мәҗбүр иде. Әмма сүзенең дәвамында кирәкле мәсьәләләрне хәл итүгә күчеп, ни өчен үзен эзләткәнлеге хакында да белеште: — Ничек академиклыкка?.. Документларны әзерләргә?.. Вакыт аз?.. Бәлки кирәкмәстер?.. Юк... Алай димәс идем... Бүлек мөдире Наил Фатыйховичның көтмәгәндә институт директоры Ризван Хафизовичка телефоннан сорау арты сорау яудыруларын тыңлап торучы Сабир Кәшфиевичка һичнәрсә аңлашылмады. Шулай да ул бер нәрсәне төшенергә өлгерде: тиз арада ниндидер документлар әзерләргә боералар. Димәк, тагын эш арта. Нәрсә-нәрсә, әмма бу яктан, документлар мәсьәләсендә, бүлектә генә түгел, институтның үзендә дә Сабир Кәшфиевич кебек җиде пот тоз ашаган галим юктыр. Вакыты белән аңа Наил Фатыйховичның да йомышлары төшкәли. Барча документларны мөдир үз кулыннан үткәрергә күнеккән булса да, киңәшкә барыбер мохтаҗ. Менә шунда кирәк тә инде аңа Сабир Кәшфиевич. Бер күз салып чыкса да хәзер тиешле сүз өстәп җибәрә, формаль якларга да төгәллек кертә. Аның бүгенге “белдеклелеге” араларын суытып торырга да мөмкин иде, әле ярый менә шушы нәрсә килеп чыкты. Сабир Кәшфиевич ялгышмаган икән. Чыннан да документлар мәсьәләсе кузгатылган. Академик дәрәҗәсенә институтның Гыйльми шурасы Наил Фатыйховичны тәкъдим итәргә уйлап тора икән, ә үзегез гариза язмагыз әлегә дип кызыксынган Ризван Хафизович. Хәтта таләп тә иткән. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|