ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 52 страница— Әйе, бер ай да үтеп китте, дияргә мөмкин...— дип акланды ул, министрлыкка кереп чыкмавын акларлык сәбәп эзләргә тырышып, бары таба гына алмыйча уйланып. — Шулай шул, яшь иптәш!— диде түрә, канәгатьсезлеген сиздереп, алга таба сүзләре белән Солтан Җәләевичны “егып салып”: — Бер ай — яшәгән кешегә күп вакыт ул. Әмма эшләгәнегез бер дә сизелми! — Мин көн дә тиен баласы кебек Берләшмәдән үзебезгә, үзебездән Берләшмәгә йөгерәм. Бар бурычларымны, әй лә инде, вазифамны тулы килеш вакытында үтәргә тырышам, Һарун Бариевич. Алай “сизелми” дип әйтмәс идем!— дип, Солтан Җәләевич шунда гына түрәнең нәрсә хакында сүз алып барганлыгын аңлап, тизрәк аклануга кереште. Барун Бариевич нәкъ шушы җавапны көткән иде бугай. Солтанның аклануына шунда ук үзенекен ялгап китте: — Шаулашу юк!.. Күргәзмәләр ачу, димме? Кызыклы очрашулар... Оештырып җибәрергә кирәк шундый чараларны, радионы, телевидениене шаулатып, дигәнем. Без бит сезне бүлмәдә бикләнеп утыру өчен анда утыртмадык. Әйдәгез, әйдә! Кулыгыздагы мөмкинлекләрне файдаланыгыз... Моңа кадәр Солтанның күңеленә бик хуш килергә өлгергән музей тынлыгын ватып ташларга югарыдан төшкән әмер иде бу. “Яшь иптәш” шунда ук җавап бирергә, ышанычларын акларга сүз бирергә ашыкты: — Нәкъ сез әйткәнчә булыр, Һарун Бариевич,— диде. Аннары хушлашып, сөйләшүне өзгәч, аптырабрак калды. Таләпне җиренә җиткереп үтәү өчен эшне нәрсәдән башларга, аның кайсы очыннан тотынырга да белмәде. Киңәш-табыш итәрлек кешесе бары тик бер генә иде — Наил Фатыйхович. Ул тизрәк аның телефон номерын җыя башлады. Әмма аралар өзек, әлегә кемнәр беләндер сөйләшә икән шул! Бераздан Солтан тагын телефонын күтәрде. Бу юлы башка номерны җыйды. Ахун Садриевич үзендә булып чыкты. Танылган шәхеснең соңгы вакытларда яхшы фатирга күчү артыннан йөргәнлеге хакында хәбәрдар иде Солтан. Шунлыктан аны борчып бер генә тапкыр да шалтыратмады. Сүзен дә шулардан башлап китте. — Һо, сезгә дә килеп ирештемени әле ул хәлләр?— диде рәхәтлек белән Ахун Садриевич, сөенеч-куанычларын яшермичә. “Боларны бөтен Казан белә түгелме?”— дип булмый шул инде аңа. Әмма да шәһәр халкы арасында, әгәр дә Ахун Садриевич кебек данлыклы шәхес хакында сүз бармаса, берәр түрә турында гына икән, кем телгә алып боларны сөйләр иде? Елына биш тапкыр яңа урынга күчсәләр дә андыйларның кемгә кирәге бар? Теләгәннәрен кыландырсыннар, тарих оныта аларны. Ә Ахун Садриевичны, еллар үтеп тә, мең кат исләренә төшерәчәкләр! Гомерен тар торак һәм фатирларда уздырган зур шәхеснең пенсия яшендә генә иркен сулыш алырлык йортка яки фатирга күчәргә мөмкинлеге барлыкка килгән икән, аптырап ук куясың. Халык күңеле рәнҗеп тә карый инде мондый хәлләргә. Сүзләр дә, шул сәбәптән, яшьләргә гыйбрәт итеп, өлкәннәрне сабырлыкка өндәп, телдән-телгә, колактан-колакка йөри. — Әйе, ишетеп калган идем. Шунлыктан шалтырата алмадым,— диде Солтан Җәләевич, беркатлылык белән. Ахун Садриевич аның акланырга маташуын тиз төшенде. Шулай да, сүзне икенчегә борып җибәрүгә кадәр, тамак кырып кына әйтеп салды: — Мин әле, безнең Солтан, кабинетына кереп утыруга, нинди бәхеткә-рәхәткә күмелгәнлеген аңлап алыр да иң беренче итеп үземә шалтыратыр дигән идем. Бер ай үтеп тә китте түгелме? — Гафу итегез инде, Ахун Садриевич...— Солтан сүзне ничек тә читкә борып җибәрергә тырышты. Кабинетын күзе белән айкады. Февраль башының мул һәм якты кояшы, мең нурлар белән балкып, бүлмәсендә тантана итә, җанына җылылык һәм рәхәтлек өсти иде. — Алай ярамый, онытып җибәрергә, дим!.. Ахун Садриевичның башланып киткән битәрләү сүзләренә нокта куярга исәбе барлыгын сиздерергә теләгән Солтан, шунда бераз икеләнеп булса да, уена килүче беренче фикерен аклануда таяныч итте: — Музейда берәр очрашу уздырып булмасмы дип тә тора идем әле. Вакытыгыз тардыр, мин әйтәм. Шулай да, гафу итегез, килә алмассыз микән? Сезне халык бик ярата бит, Ахун Садриевич!.. Солтан Җәләевичка бары шушы сүзләреннән соң гына җиңелрәк булып китте. Ташлаган кармагына мөхтәрәм затны каптырырга мөмкин иде. Ахун Садриевич та, кәефе яхшылыктанмы, әллә инде күңеле киңәеп, шунда ук үз дәрәҗәсенә карашын яшермичә, тавышын тагын да дулкынландырып, әле соңгы көннәрдә генә Укытучылар курсларында булып узган очрашуларны сөйләп, исенә төшереп, мактанып алды. — Ул яктан үземне бәхетле дияргә мөмкин, Солтан энем... Ялгышмыйсыз... Нәрсә-нәрсә, әмма халык мине үз итә... Ярата! — Мин дә шулай икәнен яхшы беләм, фән һәм әдәбият өлкәсендә сезнең белән чагыштырырлык кешеләр сирәк шул. Телегез дә матур, кыяфәтегез дә яшьләргә тартым... “Яшьләргә тартым” дигәннән, Солтан Җәләевич шыттырыбрак җибәрде. Ахун Садриевичның төс-кыяфәттә күркәмлеге һәм тел җәһәтеннән һәркемне диярлек авызына каратып тота алуы гомум мәгълүм факт иде. Бигрәк тә ханымнар аның йөзеннән күзләрен дә алмыйча, тәкатьләрен бозып, җаннарының үзара кавышуыннан дәрткә чумалар. Юк, монда гайбәт итеп сөйләрлек һичнәрсә күренми. Хикмәт Ахун Садриевичның зыялылыгында һәм бу зыялылыгы, бүтәннәрдән яшерелмичә, затлылыкка әверелеп, бөтен буй-сынына таралган булуда иде. Әмма: — Мин инде андый шома ялганнарга игътибар итми башладым, Солтан энем,— диде ул, кинәт сүзне борып. Аңлашылды: Ахун Садриевичка бу һәм болай сөйләшү ошамый башлады. Солтан тәмам сүзсез калды, ни әйтергә белмәде. Сөйләшүләре икенче тапкыр кырт өзелде. Кабат ялгап җибәрү кыенгарак килде. Шулай да очрашу кичәсен оештырырга, бу арада гына түгел, майларга куярга кушты. Солтан аның белән ризалашырга мәҗбүр иде. Тагын да үтенеп карагандай итте. Әмма Ахун Садриевич үзенең тиздән яңа фатирга күченү эшен тәмамлыйсы барлыгын искәртеп алды. “Үпкәләткәнмен! Болай ярамый иде”,— дип уйлап куйды Солтан Җәләевич, шунда телефоныннан аерылгач. Үзенең дә күңеле әрнеде. Ничек мөмкин иде? Эш арасында, әгәр дә рәхмәтеңне белдерергә теләсәң, шалтыратырга ярый иде бит! Юк, килешми болай каткан җанлы булуларың. Сиңа юл ачкан, булышкан кешеләрне онытсаң, үз кадерең дә бик тиз китәчәк. Кара инде, ничек сөйләшеп маташты Ахун Садриевич белән? Үзен әллә кемгә куеп, санын үзгәртеп. Ә ул ни-нәрсә уйлар? Һәй, уйлаудамыни хикмәт? Сәбәп кемлегеңдә шул. Әле мең кат чүкеләсең, уттан чыгарылып суга төшереләсең, пешәсең һәм чажылдап җан маең суынудан әрниселәрең бар. Әйе, теләмәссең күнәргә, горурлыгыңны сындыруларын һич тә өнәмәссең. Әмма елата-елата кеше ясый ул, дөнья, адәм баласыннан, юри үрти-үрти, кыйный-кыйный... Шулай да тукмалып торасың да, кимсетеләсең дә килми, елыйсың да, сугышасың да, үзеңнең хаклылыгыңны да дәлилләргә алынасың, тик ахырда җиңелергә яки көлкегә калырга мөмкинсең. Түрәнең әмерен ничек һәм ни рәвешле тормышка ашырырга белмичә, бу юлы Солтан аптырабрак калса да, алга таба эшләрен җанландыра төшәргә ниятләде. Андый вакытта кешеләр үзләренең дусларына киңәшкә йөгерәләр. Элек эшләгән фән учагында талант ияләре шактый булганлыктан, алар белән бергә һичшиксез нәрсә булса да майтарырга мөмкин иде. Солтан, бүген иртәрәк китеп, институттагы дусларына кагыла чыгарга, бәлки, мөмкинлек чыкса, бераз гәпләшеп алырга уйлады. Наил Фатыйховичның телефон номерын җыйды. Әмма бу юлы да ул буш түгел иде. Солтан Җәләевич менә шунда гына үзен ялгыз башы кибән очында утырган кеше итеп тойды. Тик бу ялгызлык мәртәбә белән бәйле, дәрәҗәле икәнлеген сиздереп тора башлады.
Соңгы вакытларда эшләре тыгыз булганлыктан, профессор Наил Фатыйховичның тынычлыгы калмады. Академиклыкка тәкъдим ителгәненнән соң, бу мәсьәләгә аерата зур игътибар биреп, моңа кадәр башкарылган фәнни эзләнүләренә бәя биреп бәян иткән гыйльми күрсәткеч төзү белән мәшгуль иде ул. Артыгы белән мавыгып китте. Җитмәсә, хезмәтләрен саный китсә, шактый күп җыелганнар. Монографияләре һәм аерым җыентык-китапларыннан тыш, шул исемлеккә мәкаләләре дә керергә тиешлеген белеште. Боларына элек әһәмият бирелмәгән, гомере дәвамында җыйнаштырып бармаганлыгы сәбәпле, китапханәдә үзе дә төрле басмаларны һәм журналларны актарудан тыш, кул астында эшләүче кайбер хезмәткәрләрен эшкә тартты. Кем уйлаган шулай тиз арада туплап китерүне сорарлар дип? Кайбер галимнәрнең газеталарда чыккан мәкаләләренә кадәр җыйнаштырып баруын белә иде. Болары да кирәк булып чыкты. Әмма әһәмиятләре юк сыман иде. Шулай итеп, библиографик күрсәткече ике табактан да артып китте. Документлары әзер булды дигәндә генә, барысын да тагын бер кат җилгәрергә тотынып, хезмәтләренең әле болары да тулы исемлек түгеллеген төшенде. Үз китапханәсеннән карап, тагын күпмеләрен ачыклады. Шуннан соң кабат гыйльми комиссия сәркәтибенә шалтыратып, таләп ителгән шартларны белеште. Баксаң, соңгы ун ел эчендәге хезмәтләренең күрсәткече һәм фәндә аерым әһәмияткә лаеклы монографияләре генә бу библиографиясенә кертелергә тиеш икән. Профессор тагын баштан-аяк эшкә чумды һәм хәйран калды: соңгы елларда гыйльми “активлыгы” шактый кимегәнлеген үзе үк танырга мәҗбүр булды. Үзгәреш дәверенең җилләре комачау итте микәнни? Андый фикергә килә калганда, аның фәндә иң уңышлы чорлары торгынлык елларына туры килә түгелме соң? Башкалар да шул ук фикерне куәтләсәләр? Профессорның үзе хакындагы бу “ачышы” оппонентлары тарафыннан соңгы елларда әйтелеп-әйткәләнеп килә торган фактны раслыйлар иде. Ул моңа кадәр бу хакта нигәдер уйлана алмады, дөресрәге: “Заманагыз үттеме?”— дип тантана иткән кайбер голамәнең сүзләреннән: “Менә шулай ул, картаела, яшьлек китә дә бара, аның белән бергә иҗади дәрт тә сүнә”,— дигән фикерне ишеткәндәй була, аларның асылын бер дә искәрми, “төрттерүләрен” кабул итә торган иде. Алай гына түгел икән әле кистереп әйткәннәренең сере. Менә нәрсәләрне исәпкә алалар болар. Әйе, замана үзгәрде, анысы. Кызыл идеологик буяулар белән тозлап-борычлап язылган шактый фәнни хезмәтләрнең әһәмияте бөтенләй дә бетте. Ул гына да түгел, “купшы галимнәр”нең күбесе, вакыт чылбырының агышын тиз ара сизенеп, мәсләкләрен дә тулысынча үзгәртергә өлгерделәр. Коммунистларның һәм пленум һәм съезд карарларыннан чыгып, Маркс, Лениннарның әйтем-әйтмәләрен мул кулланып, аларны нигез итеп алып, боларга таянып монографияләрен төпләүчеләр инде бүген шул ук юлбашчыларын тарих чокырына илтеп аудардылар да, элгәре мактаган булсалар, хәзер үзләре җиргә салып таптарга керештеләр. Наил Фатыйхович исә, мондый күренешне вакытлыча дип санап, андыйлар белән бергә атламады. Бәлки атларга көченнән килмәгәндер? Шулай ук үз дигәнен, таныган хакыйкатен дә һаман ташламады. Менә бүген, шушы библиографик күрсәткечен җилгәреп маташканда, язылган һәм вакытында бастырылган, авторына дан-шөһрәт китергән китапларын ачып-ачып карый башлады. Үзе хакында гомерендә сөйләргә яратмаган кеше, кем әйтмешли, мондый очракта доносче хәлләрендә кала бит ул. Наил Фатыйхович тирләп чыгарга да өлгерде. Хәле авыру кешенекеннән ким түгел иде. Бу эшләре сәгать артыннан икенчесен ашады. Әмма профессор ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Хәтта иң “кызыл” булырга тиешле вакытында, орденга лаеклы дип табылган элеккеге чагында язган мәкаләләрендә дә андый беркатлылык табылмады. Ничек алай килеп чыккандыр? Партия карарларына да игътибар бирелмәде микәнни? Маркс белән Лениннан да берәр әйтелмә алып, төрләндереп җибәрергә кулыннан килмәгән икән шул. Һич югы, сыйныфлар теориясенә таянуы да табылмагач, ул заманнарда оппонентларының ни өчен тавыш чыгарырга маташып йөргәннәрен аңлагандай булды. Әйе, бу аның үзен-үзе “ачуы” һәм хакыйкатьне төшенүнең илаһи камиллек мизгелләреннән берсе иде. Чын мәгънәсендә фән белән генә шөгыльләнеп, тормыш ваклыкларыннан бөтенләй дә читтә калган икән ул. Гасырлар кичсә дә, язган хезмәтләре аның йөзен кызартмаслардыр, ахрысы? Әнә, дәвер алмашынды, ә бу фәнни ачышлары бүгенге көн өчен дә актуаль һәм әһәмиятле булып калганнар. Дөрес, моны ул күңеле белән шулай дип тели, әмма акылы белән аңлап җиткерми иде. Бүген анысына да иреште. Заман үзгәрде дигәннән, элекләрне, нәкъ менә ил башлыгы Михаил Горбачев чорында Наил Фатыйховичны оппонентлары бик кыен хәлгә калдырган иделәр. Җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләр белән бергә кешеләрнең психологиясендә дә аңлатып булмаслык һәм әле бүгенге көндә дә төшенерлек саналмаган каршылыклар туды. Урындагы кешегә карата “урынлы” тәнкыйть белән “күсәк күтәрүчеләр” калкып чыктылар. Нәкъ шул чорда Наил Фатыйхович, үз тирәсенә исемнәре танылган галимнәрнең күпчелеген туплап, тарихи яктан шактый әһәмиятле темаларны тикшерү һәм яктырту юнәлешендә зур эшләрне оешкан төстә алып бара башлаган иде. Замана шаукымы һичкемне аямый башлады. Көтмәгәндә Наил Фатыйховичка да хезмәттәшләре үзләренең ризасызлыгын белдерергә тотындылар. Катлаулы фәнни мәсьәләләрне чишү аларның нервыларын какшаткан идеме, әллә инде кайберәүләрнең мин-минлеге акылларын адаштырдымы, бүлектәге һәм берлектәге каршылык сәгате-минуты белән диярлек зур гаугага әверелеп, зилзилә тудырды. Әйе, Наил Фатыйховичка хөкүмәт карары белән орден бирүләре хакындагы фәрман ул көнне матбугатта белдерелеп, радиодан да хәбәр ителгән иде. Фән дөньясында да, сәясәт иркендә дә сирәк була торган вакыйга шул бер-бер галимне ил күләмендә олылап орденлы итү. Бигрәк тә ул вакытлардагы автономияле Татарстанның фән үзәкләре һәм ачышлары Мәскәүдәге түрәләрнең алкышлавыннан читтә кала иде. Башкаланың зур институты алып барырга мөмкин булган эшне Казанның бер иҗат төркеме яки бүлеге, өч-дүрт тапкыр акчаны азрак сарыф итеп һәм биш-алты мәртәбә көчне күбрәк түгеп, үз җилкәсендә күтәрә, авырлыгына карамыйча, ахырына кадәр җиткерә торган заманнар бит әле. Провинциянең томаналыгы Үзәкне рәхәттә яшәтә. Шушы принциптан чыгып, Казандагы галимнәрнең зур эшләрен күрмәмешкә салышу Мәскәүдәге фән хезмәткәрләренең үзенчәлегенә әверелеп киткән. Моны кем дә белә, әмма һичнәрсә кыла алмый. Бер көн эчендә генә оешкан кануннар түгел шул. Наил Фатыйховичны котларга чәчәкләр белән килүчеләр дә бар иде. Орденын “юу” мәсьәләсендә шаярткалаучылар да булды. Әмма илдә андый аш-хөрмәткә бойкот игълан ителгәнлектән, моны кешедән яшереп кенә, бик якын дуслар арасында сер итеп оештырырга мөмкин иде. Профессорның кәефе яхшы, шатлыгы һәммә хезмәттәшләренә бүлеп бирерлек дәрәҗәдә югары. Алдагы көннәрдә дә уңышлар теләү белән әйтелгән тәбрик сүзләре ихластан кабул ителде. Рия юк иде кебек. Әмма барчаларны Гали Гәрәевич шаккаттырды. Аркылыга кисте дә ташлады, умыртка сөягеннән өзде. Татар шулай бит ул, умырткадан чаба: сугышта кылыч белән, тыныч тормышта — теле. Алны-артны карамастан, кизәнеп һәм ярсып. — Орден алуыгыз белән котлыйм, әмма шуны да әйтәм: сез аңа лаек түгел! Аның сүзләренә караганда, үз-үзен тотышы гайре табигый халәттә булуын күрсәтеп тора иде. Кызарынып бүртенгән, дулкынланган кыяфәте зилзилә куптарырга әзерлеген сиздерде. Дөрес, Гали Гәрәевич аны үзе дә яшереп тормады. Турыдан бәрде: — Мин моны болай гына калдырмыйм! — Дөрес эшләрсез... Наил Фатыйхович аны хуплагандай итеп әйтсә дә, асылда тынычландырырга тырышып каравы иде. Әмма бу эшнең мөмкин түгел икәнлеген дә аңларга өлгерде. Гали Гәрәевич тагын да кызды, ярсуын тыя алмаудан кызарынды. Бу хәлгә шаһитлык итүчеләр, борчылып, тизрәк таралышырга ашыктылар. Шатлыкның төсе качты, куанычлар тәмам басылдылар, бер мичкә балны бер кашык дегет бозды да куйды. Филләр сөзешкәндә чебеннәр сытыла дигән кагыйдәне хәтерләрендә яңартып, яшь галимнәр исә үз почмакларына сеңделәр. Наил Фатыйхович белән Гали Гәрәевич арасында күптәннән килгән бәхәс барлыгын электән белүчеләр дә эшнең зурга киткәнлеген аңлап хәвефләнделәр. Алда кемне нәрсә көткәнлеге билгесез иде. Ярар, үзара тагын бер тапкыр тарткалашырлар да, үпкәләшеп кенә калырлар дигән кешеләр исә бик каты ялгыштылар. Чынлыкта бүлекнең бер өлеше, әйтергә кирәк, танылган галимнәре көтмәгәндә Гали Гәрәевич ягына бастылар. Наил Фатыйхович гомерендә беренче тапкыр диярлек ялгызы калганлыгын тойды. Ышаныч корырлык кешесе булмау аның тәненнән егәрен алды. Хәтта карт профессор Самат Шакирович та аңлашылмаслык дәрәҗәдә үзгәрде. Утызынчы елларда, аннан соң да шактый галим һәм әдипләрне җайлап “батыргалаган”, соңыннан, заманнар “җылынып” киткәч, аларны күкләргә чөеп яза алган бу зат, әлбәттә, җил уңаен борыны белән әллә кайлардан сизенеп ала һәм шул якка таба борыла белә иде. Моңа кадәр Наил Фатыйховичның уң кулы исәпләнелеп, киңәштә бик тә уңайлы һәм фикерле кеше иде ул, югыйсә. Аның белән йөзгә-йөз очрашасы урынга, бүген шушы карт профессорның аркасын гына күрде бүлек мөдире. Ничек тә җаен китереп, ни уйлаганын беләсе килсә дә аны очрата, таба алмады. Үзенә каршы бик зур гауга борын төртергә җыенганын Наил Фатыйхович инде белештергән хәлдә эшли бирде. Матбугатта күләмле генә мәкалә басылып, анда Гали Гәрәевичның нинди яхшы һәм мәртәбәле галим икәнлеге тәфсилләнелеп, торгынлык чоры вәкилләре, исемнәре аталмыйча гына, эткә ыргытылды. Сүзнең кемнәр хакында барганлыгын тиз төшенделәр. Институтта җайлашырга өлгергән һәм җитәкчелеккә теш кайраган һәркем эчке бер куану белән балкыды: безгә дә үзгәрешләр килеп керергә аз сәгатьләр генә калды, имеш. Әмма мәкаләнең уты төбәлгән кешеләр фәннең төп баганаларыннан булганга, сагаеп калучылар да аз түгел иде. Гаепнең атта да, тәртәдә икәнлеген белеп яшәүче олпат затлар үзләрен тыныч тотарга тырышты. Сәер хәлләр башланды. Мәкалә артыннан эффектлырак бүтән чыгышларны да көтәргә мөмкин иде. Үзгәреш дәвере шуны таләп итте. Телевидениедән, матбугаттан туктаусыз сөйләп торган Михаил Горбачев — таркалмас илнең ялгышмас юлбашчысы, әле бәгырьләрне утлы табадай кыздырды, әле аңа май җибәрде, әле — су. Ул берәүнең ярсулары тиздән меңнәргә күчте. Моңа кадәр коммунизм идеалларына инанып яшәгән халык бер аһ илә дөньяларны әйләндереп ташлар хәлләргә керде. Өлкә Комитетында да шушы юнәлештә зур эшләр башланып, берничә көн эчендә гаеплеләр табылды. Милли мәдәниятнең үсешен алгы планга һәм үз игътибарына куйган идеология җитәкчеләреннән Беләевның бугазына ябышырга ашкынучы кешеләр дә күтәрелде. Аны карьеризмда һәм томаналыкта гаепләделәр дә, ике дә уйлап тормастан, урындыгыннан очырдылар. Бу ялкын һаман да җәелә килеп, моңа кадәр бердән-бер изге урын булган фән дөньясын да йотып алырга ашкынды. Наил Фатыйхович белән Гали Гәрәевичның каршылыгы да ике якның да үз иптәшләре һәм киңәшчеләре тарафыннан махсус рәвештә кыздырыла барды. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|