Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 51 страница




— Га­ли Гә­рә­е­вич та кан­ди­да­ту­ра­сын куй­ды, ни­гә сез чит­тә кал­ды­гыз? Исем­лек­тә фа­ми­ли­я­гез ал­да то­ра, ди­де!

Шу­шы хәбә­рен­нән соң про­фес­сор уй­га кал­ды. Ашы­гыч­лык бе­лән эш йөр­тер­гә өй­рән­мә­гән ке­ше­гә җиңел генә мәсь­ә­лә­не хәл итеп таш­лау авыр иде. Җит­мә­сә, ике­лә­нә­сең дә шул әле: ла­ек­лы­мы син, тү­гел­ме? Ярар, лаек та, ди. Ә сайларлармы? Ан­сы да бар бит әле аның. Һәр ял­ты­ра­ган ал­тын тү­гел ди­гән төс­ле, һәр ча­кыр­ган җир­гә мул­ла төс­ле йө­ге­рер­гә Сол­тан ке­бек яшь ча­гы да тү­гел. Ки­сәр­гә ашык­кан­чы, ял­гар­га ки­рәк бу­ла­ча­гын да уй­лар­га ярый тор­ган­дыр?

— Ү­зе­гез ни­чек соң? Нәрсә әйтәсез, ди­гә­нем?

Са­бир Кәш­фи­е­вич­ның со­ра­вы урын­лы иде, тик хә­зер­гә җа­ва­бы бул­ма­ган­га На­ил Фатыйхович тын­лык­ны сак­лау­дан уз­ма­ды. Нык­лы, әмма авыр ка­ра­шын хез­мәт­тә­ше­нә юнәл­теп ал­ды да, ба­шын учы бе­лән то­тып, чәч­лә­рен арт­ка та­ба сы­пыр­ды.

— Җа­ва­бы кай­чан­га ки­рәк ин­де?

Сүз­сез­лек Са­бир Кәш­фи­е­вич­ны бор­чу­га сал­ганлыктан гына шулай сорарга мәҗбүр булды. Ул ме­нә хә­зер үк до­ку­мент­лар әзер­лә­шү­гә ки­чек­ми ябы­ша­ча­гын про­фес­сор­га бел­де­рер­гә те­лә­де. Шун­да гы­на На­ил Фатыйхович аның со­ра­вы­на җа­вап би­рү­не ки­рәк тап­ты:

— Бу хак­та сүз дә чык­ма­ды. Риз­ван Ха­фи­зо­вич те­лә­гем­не дә бе­ле­шеп тор­ма­ды. Га­ри­за язар­га, до­ку­мент­лар­ны гы­на җый­нар­га куш­ты.

— Соң, бул­ган ин­де бу, алай­са,— дип, ку­а­ны­чын яшер­ми­чә, Са­бир Кәш­фи­е­вич кү­тә­ре­леп куй­ган­дай ит­те.— Ди­мәк, мәсь­ә­лә хәл ител­гән. Ашык­ты­рыр­га ки­рәк, ашык­ты­рыр­га. Га­ли Гә­рә­е­вич, әнә, бар нәр­сә­гә дә ал­дан җи­те­шә. Ка­лыш­мас­ка иде, ки­чек­те­рер­гә яра­мый. Бү­лек­нең ав­то­ри­те­ты мәсь­ә­лә­се дә бар бит әле.

Ул хак­лы иде. Соң­гы көн­нәр­дә мат­бу­гат та Та­тарс­тан­да элек­тән бул­ган, әм­ма то­та­ли­тар сис­те­ма ур­наш­ты­рыл­гач, Ста­лин ва­кы­тын­да ябыл­ган Фән­нәр Ака­де­ми­я­сен тор­гы­зу ха­кын­да шау­ла­ды. Ин­де, ва­кы­ты ки­леп, бу эш­кә га­лим­нәр нык­лап алын­ды. Рес­пуб­ли­ка­ның гыйль­ми по­тен­ци­а­лы кат-кат тик­ше­рел­де. Төр­ле ил­ләр­дә­ге фәннәр ака­де­ми­я­ләр­дә күп­ме та­тар га­ли­ме ха­кый­кый әгъ­за икән­ле­ге­нә тө­гәл хи­сап ясал­ды. Алар, бер­гә җы­е­лып, хәт­та ка­рар да чы­гар­ды­лар һәм үз туган җир­лә­рен­дә шу­шын­дый үзәк­не бул­ды­ру­ны бик хуп күр­де­ләр. Мәсь­ә­лә дәү­ләт та­ра­фын­нан да уңай хәл ител­де, бу исә зур сө­е­неч иде. Та­ныл­ган га­лим­нәр та­ра­фын­нан Та­тарс­тан Фән­нәр Ака­де­ми­я­се ое­шуы игъ­лан ител­гәч, аның сис­те­ма­сы­на ни­гез са­лу бу­ен­ча да зур эш­ләр баш­ка­рыл­ды. Вакыты җи­теп, аның эш­чән­ле­ге­нә шу­лай ук та­ныл­ган фән эш­лек­ле­лә­рен тар­ту мәсь­ә­лә­сен дә көн тәр­ти­бе­нә куй­ды­лар. Дө­рес, На­ил Фатыйхович үзе дә бер ара шул академия турында хыялланып, бераз “кы­тык­ла­нып ал­ды”, әм­ма җа­нын тиз сү­рел­дер­де, мо­ны ар­тык мә­шә­кать дип са­нау белән бергә, өметен кистерерлек сүзләр дә ишеттерделәр, шунлыктан бу шау-шу­лар­дан чит­тә­рәк то­рудан башка чарасы калма­ды. Әмма, аңа да ка­ра­мас­тан, ме­нә ни­чек килеп чыкты бит әле: кан­ди­да­ту­ра­сын ака­де­мик­ дәрәҗәсенә ку­ю­ны со­рый­лар!

Са­бир Кәш­фи­е­вич — а­кыл­лы ке­ше. Үл­чәп сөй­лә­шә. Ул да аның бу би­ек­лек­кә кү­тә­ре­лү­ен өнә­гәч, Наил Фатыйховичның хыяллары нигезсез булмаганнар икән дияргә була. Ә менә Га­ли Гә­рә­е­вич кая үре­лә ин­де? Гаризасын бирергә дә өлгергән. Димәк, Наил Фатыйхович та бәхетен сынамый кала алмый.

— Ки­ле­шер­гә ки­рәк, На­ил Фатыйхович. Алар ан­да бу хак­та уй­лан­ганнар­дыр ин­де. Сез дә ака­де­мик бул­ма­са­гыз, җы­ен юк-бар­лар ке­реп ту­лыр­га мөм­кин. Без­дә гел шу­лай, һәр мөм­кин­лек­не ка­рап кы­на то­ра­лар. Ишек ачы­лу­га, хә­зер шунда таба йө­ге­ре­шә баш­лый­лар. Үз сә­гать­лә­рен көт­ми­ләр!

Са­бир Кәш­фи­е­вич бу сүзләренең дө­рес­ле­ген рас­лау өчен дә­лил­ләр дә ки­те­рер­гә әзер иде. Әм­ма сөй­лә­шү­нең баш­ка юнә­леш­кә ке­реп ки­түе бар. Мо­ны ях­шы си­зен­гән На­ил Фатыйхович, әң­гә­мә­не озын­га су­зар­га те­лә­ми­чә:

— Я­рар, ашык­мыйк әле,— дип әйтеп куй­ды.— Уй­лар­га ки­рәк, үлчәргә!

— Ә­йе-әйе, уй­лар­га ки­рәк, ки­ле­шер­гә, һич­шик­сез ки­ле­шер­гә!— дип шунда ук куәтләде аны Са­бир Кәш­фи­е­вич. А­ның соң­гы ва­кыт­лар­да бо­лай ук кис­те­реп сөй­ләш­кә­не юк иде. Аңар­дан мондый сүз­ләр­не ишет­кәч, про­фес­сор­га да җи­ңел бу­лып кит­те. Әм­ма ул ашы­гыр­га ярат­мый, акрын­лык бе­лән ба­рып, бү­тән­нәр­не, ин­де әл­лә кай­чан җи­те­шеп кил­гән­нәр­не узып та ки­тә тор­ган иде. Кай­бе­рәү­ләр, аш­кын йө­рәк­ле­ләр, аның бо­лай сал­мак­ла­вын яра­тып та бе­тер­ми­ләр, әм­ма эшенең ахыргы нә­ти­җә­сен күр­гәч, үз­лә­ре­нең ял­гыш­кан­лык­ла­рын та­ныр­га мәҗ­бүр бу­ла­лар. Мон­дый ва­кый­га­лар аның хә­те­рен­дә бик күп сак­ла­на. Әнә, Га­ли Гә­рә­е­вич, элек­ләр­не ни­чек яры­шып ка­ра­ды аның бе­лән?

Га­ли Гә­рә­е­вич, ди­гән­нән, аның бе­лән На­ил Фатыйхович­ның бер­ва­кыт юллары кис­кен ки­сеш­те һәм ара­ла­рын­да бик тә кү­ңел­сез бер ва­кый­га да ки­леп чык­ты. Кай­чак­лар­да ме­нә шул исе­нә тө­шә дә, про­фес­сор­ның эш дәр­те бө­тен­ләй сүн­гән­дәй бу­ла. Юк, хак­сыз­га, га­ять тә хак­сыз­га рән­җет­те аны ул ва­кыт Га­ли Гә­рә­е­вич. Үзе ге­нә тү­гел, ар­тын­нан бү­тән­нәр­не дә тар­тты. Аңа “яшь” дип, “яңа­ча фи­кер­ләү­че” дип ни­чә­ләр ыша­ныч баг­ла­ган, сер­дә­ше­нә әве­рел­гән иде­ләр ул ел­лар­да. Акыл яшь­тә тү­гел, баш­та икән­ле­ген оныт­кан иде­ләр­ме? Ә На­ил Фатыйхович бер ял­гы­зы торып кал­ган иде. Хәт­та Са­бир Кәш­фи­е­вич та Га­ли Гә­рә­е­вич кар­шын­да ко­е­рык бол­гап йө­ри баш­ла­ган ул чакларны хәзер дә онытырлык түгел. Әмма... Шулай да бер-бер гадел булмаган сүз әйт­те­ләр­ме Сабир Кәшфиевичка, әллә акылына килдеме — билгесез, ул Гали Гәрәевичның сер­дәш­лә­реннән берсе бу­лып ки­тә ал­ма­ды, про­фес­сор ягын­да кайтты. Сәбәбен Наил Фатыйхович сораштырып тормады. Аннары вакыты да андый түгел, башы башка хәсрәтләр белән каткан иде.

Бо­лар турын­да хәзер дә ис­кә тө­ше­реп то­рыр­лык тү­гел, хәтерендә яңарттымы, җан­ы чы­мыр­дап, ба­вы­ры көя баш­лый. Һай, на­хак­ка рән­җет­мә­сә­ләр иде, ул вакытта сүз­дә ге­нә тү­гел, чын­лык­та да Га­ли Гә­рә­е­вич­ны га­фу итәр иде На­ил Фатыйхович.

Ме­нә та­гын юл­ла­ры ки­се­шер­гә ма­та­ша. Хә­зер ни­ләр бу­лыр, бел­гән юк...

П­ро­фес­сор­ның бер ка­рар­га тиз ге­нә кил­мә­я­чә­ген тө­шен­гән Са­бир Кәш­фи­е­вич үз бүл­мә­се­нә чы­гып кит­те. Ял­гы­зы кал­ган­да “юга­лып” эш­ләр­гә яра­та тор­ган На­ил Фатыйхович бү­ген дә уйларын тикшеренә торган гыйльми мәсьәләгә бәйле юнәлешкә кертеп җибәрә алмады, кә­газь­лә­рен бер урын­нан икен­че­се­нә алып кую бе­лән ге­нә канә­гать­ләнергә мәҗ­бүр бул­ды. Бүлмәсендә те­ле­фоны шал­ты­ра­ган­да ул инде аннан чык­кан, күршедәге би­о­лог дус­ты Хәй Са­би­рович яны­на дип кер­гән иде. Аны бу юлы­ да та­ба ал­ма­ды­лар.

 

Ир­тән­нән Сол­тан Җәләевичны яңа эш уры­ны бе­лән та­ныш­ты­рдылар. Му­зей­ның идән чүп­рә­ген­нән алып иң зат­лы экс­по­на­ты­на ка­дәр аның ка­ра­ма­гы­на һәм җа­вап­лы­лы­гы­на күч­те. Канә­гать­лек аның йөзенә ел­маю белән бергә кушылып балкып чык­ты. Мо­ңа ка­дәр­ элекке эш урынындагы бү­лек­тә бер­дән-бер те­ле­фон­га да якын ки­лер­гә ку­рык­кан ке­ше­нең хә­зер бо­рын тө­бен­дә заманына күрә иң яхшы, кноп­ка­лы зат­лы ап­па­рат иде. Нәр­сә-нәр­сә, әм­ма мон­ысы­ның да шу­лай бу­луы аңа олы шат­лык тү­гел­ме?

Ка­би­не­ты­на ке­реп уты­ру­ы­на, хә­те­рен­дә ях­шы сак­лан­ган бе­рен­че но­мер­ны җый­ды. Те­ле­фон­ны Са­бир Кәш­фи­е­вич ал­ды. Рә­хәт­лә­неп сөй­ләш­те­ләр. Элек­ке хез­мәт­тә­ше­нең кү­ңе­ле шат иде, Сол­тан­ Җәләевичны яңа хезмәт уры­нын­да эшен баш­лап җи­бә­рүе бе­лән тәб­рик ит­те, уңыш­лар те­лә­де, үз­лә­рен дә оны­тып бе­тер­мәс­кә, кер­гә­ләп йө­рер­гә ча­кыр­ды.

— Һич­шик­сез, Са­бир Кәш­фи­е­вич, әле бер тү­гел, мең тап­кыр оч­ра­шыр­быз. Сез­нең яр­дә­ме­гез­дән баш­ка гы­на бул­ды­ра ал­мам,— дип, Сол­тан Җәләевич аның сал­пы ягы­на са­лам кыс­тыр­ган­дай әйт­те. Мо­ның бары яхшы атлылану гы­на икәнлеген бел­гән Са­бир Кәш­фи­е­вич исә бер дә ал­дат­ма­ды, рәхәтләнеп җәелеп көлде дә:

— Без карт­лар­ның фи­ке­ре яшь­ләр­нең кү­ңе­ле­нә бик алай үтеп ке­рер­лек тү­гел шул. Үзе­гез дә бе­леп эш­ли­сез,— ди­де.

Бу сүз­ләр исә Сол­тан­ Җәләевичка бо­ры­нын шактый юга­рыга чөеп җибәрү мөмкинлеген бирделәр. Ул үзе­нең кем­ле­ге бе­лән чиксез го­рур­ла­нып ал­ды, әм­ма хәй­лә­кәр ге­нә әй­теп тә куй­ды:

— А­ны­сы бәл­ки шу­лай­дыр да... Та­гын да аның, ни, ди­гә­нем... Сез­нең ке­бек дөнья күр­гән ке­ше­ләр­нең яр­дә­мен­нән баш­ка гы­на мон­дый җа­вап­лы хезмәтләрне, бу­рыч­лар­ны башкару-үтәү авыр­га ки­лә­чәк. Дөнь­я­ны белүдә, кешеләрне тануда тәҗрибәм җи­тен­ке­рә­ми.

Сүзләрен ул мөмкин кадәр чын күңелдән әйтергә тырышты, әмма, асылда, үзе хакында башкача фикердә иде: дөньяны да бик яхшы белә, кешеләрне дә җиңел таный! Моңа кадәр ялгышканы бар идеме?

— Ү­зе­гез­гә тән­кый­ди ка­рый алу ях­шы, аны­сы,— диде Са­бир Кәш­фи­е­вич, Сол­тан Җәләевич­ның мин-минлеген бу юлы игътибарсыз гына уздырып җибәреп һәм әйткән сүз­лә­рен­нән ита­гать төс­мер­лә­рен та­буына ку­анып. Йо­мы­шы чык­са, шал­ты­ра­тыр­га ка­бат­тан рөх­сә­тен бир­де, яр­дәм итә­чә­ге­нә дә ышан­дыр­ды. Аннары:— На­ил Фатыйхович­мы? Ул әле үзен­дә юк икән. Эш­лә­ре ты­гыз­дыр. Ярый, кү­рен­сә, сә­ла­ме­гез­не һич­шик­сез тап­шы­рыр­мын. Үзе­гез дә шал­ты­ра­тыр­сыз әле,— ди­п белдерде. Шуның белән сүзләре тәмамланды.

Сабир Кәшфиевич бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да Сол­тан Җәләевич бик тә “яшел” иде. Мин-мин­ле­ге һәм ос­та­зы­ның хә­ер­хаһ­лы һәр­да­им яр­дә­ме бул­ма­са, хи­сап­ка кер­теп са­нар­лык әл­лә нәр­сә­се юк аның. Шу­лай да үзен­нән, әгәр дә аны та­гын бе­рәр дис­тә ел фән диң­ге­зе­нең тө­бен­дә­рәк кал­дыр­саң, ях­шы гы­на га­лим ки­сә­ге чы­гар­га мөм­кин иде. Ашы­га­лар яшь­ләр, ашы­га­лар. Бо­лай са­быр­лык­ла­рын җуй­са­лар, яну­ла­ры да бар. Өл­кән­нәр­нең сак­ла­вы­на, ки­ңә­ше­нә мох­таҗ алар. Ярый да Солтан Җәләевич шу­ны чын кү­ңе­лен­нән аң­лап, юри, сүз өчен ге­нә әйт­мә­гән бул­са? Кемлеген ал­да­гы тор­мыш күр­сә­тер әле.

Сол­тан­га эш ка­би­не­тың як­ты­лы­гы һәм ир­кен­ле­ге дә оша­ды. Олы тә­рә­зә­ләр­дән кыш­ның сү­рән ко­я­шы ту­ры ка­рый, кү­зен ча­гыл­ды­ра, кү­ңе­ле­нә шат­лык өс­ти иде. Кабинетындагы зат­лы ке­ләм җә­ел­гән пар­кет идән, ос­та кул­лар та­ра­фын­нан эш­лә­нел­гән ди­ван һәм крес­ло-урын­дык­лар, һәр­төр­ле җи­һаз­лар аның акы­лын би­ли бар­ды­лар. Алар­га күз йөр­теп чык­кан­нан соң ул:

— Рәх­мәт Раб­бым Ал­ла­һы тә­га­лә, дөнь­я­лык­та мон­дый җән­нәт урын­на­рың да бар­лы­гын күр­сәт­тең, аны без­гә дә на­сыйп ит­тең!— дип, ку­а­ныч бе­лән йө­зен сы­пыр­ды. Әле­гә аңа рә­хәт, авыр­лык­лар ал­да сак­лап тор­ган­лы­гын бел­ми һәм уй­лар­га да те­лә­ми иде.

Са­бир Кәш­фи­е­вич бе­лән сөй­ләш­кәч, шкаф­лар һәм өс­тәл тарт­ма­ла­ры ту­лы до­ку­мент­лар­ны актарырга, өйрәнергә то­тын­ды. Бер­сен ачып ка­ра­ды, икен­че­сен. Алар­дан үл­гән ком­му­нис­тик ре­жим­ның ис­ке исе аң­кып то­ра иде. Ко­ми­тет ка­рар­ла­ры, җы­е­лыш бер­кет­мә­лә­ре, төр­ле исем­лек­ләр, юга­ры­дан тө­ше­рел­гән күр­сәт­мә­ләр — бо­лар­ның бер­се дә Сол­тан­ны кы­зык­сын­дыр­ма­ды. Алар­ны төп­лән­мә­лә­ре бе­лән бер­гә үзенчә чүп­лек­кә чы­га­ра бар­ды. Ниндидер бер кечкенә һәм әһәмиятсез партия ячейкасының эшен сөйли торган ул язмаларның һичбер тарихи, мәдәни, хәтта сәяси әһәмиятләре юк иде. Бер кәгазьдән шакшы һәм мәгънәсез интрига белән бәйле күрсәтмәләр укыды, икенче һәм өченчеләрендә партия взносларына бәйле хәбәрләр булып чыкты. Җитмәсә төпләнгән һәм таралып ятучы ул до­ку­мет­лар ар­тык күп иделәр. Та­шып кы­на бе­те­рер­лек тү­гел. Хәт­та чүп са­вы­ты да ту­лып, кә­газь өе­ме өс­тәл­гән­нән­-өс­тә­лә бар­ды. Ва­кыт-ва­кыт Солтан Җәләевич, шу­шы эшен­нән тук­та­лып, кай­бер бер­кет­мә­ләр­гә күз дә сал­га­ла­вын дәвам иттерде. Әм­ма ара­дан та­рих­ка кал­ды­рыр­лык һич­нәр­сә та­ба ал­ма­ды. Ашы­гыч­лык бе­лән ге­нә языл­ган­нар­мы, әл­лә фор­маль рә­веш­тә ге­нә ту­ты­рыл­ган­нар­мы, бел­мәс­сең. Бәлки караламалар гынадыр? Бер кә­газь­дә­ге язу­ны икен­че­се ка­бат­лый, те­ге яки бу “бик мө­һим” ва­кый­га ал­дын­нан оеш­ты­рыл­ган ком­му­нис­тик шау-шу­ны хуп­лау­ сүзләре тутырылган андый беркетмәләрнең хә­зер ин­де һич­бер әһә­ми­я­те юк иде. Бо­лар­ның һәм­мә­сен бер сүз яр­дә­мен­дә сөй­ләп би­рер­гә мөм­кин: “Я­шә­сен со­вет хал­кы­ның аван­гар­ды— ком­му­нист­лар пар­ти­я­се!” Әйе, алар мәң­ге­гә дип кил­гән бул­ган­нар икән. Әм­ма го­мер­лә­ре­нең бик аз кал­ган­лы­гын шу­шы ло­зунг­лар­ны кыч­кыр­ган җир­лә­рен­нән ис­кә­рер­гә өл­гер­мә­гән­нәр. Ә бәл­ки ки­ре­дән кай­тыр­лар? Дөнья ул — ку­ла­са дип юк­ка гы­на әйт­кән­ме бо­рын­гы­лар? Әй­лә­нә дә бер ба­са...

Мо­ны шулай булыр дип күз ал­ды­на ки­те­рү тү­гел, уй­ла­вы да кур­кы­ныч иде. Сол­тан да ага­ры­нып кит­те. Чын­нан да дөнь­я­ның кула­са­сы, әй­лә­неп ки­леп, аны да сы­тып үт­сә, бо­лар өчен җа­вап би­рә­чәк тү­гел­ме соң?

Чүп­кә чы­гар­ган бер­кетмә­ләр­не һәм до­ку­мент­лар­ны, ки­ре­дән ку­лы­на кү­тә­реп, ачып-ачып укыр­га һәм урын­на­ры­на ку­яр­га баш­ла­ган иде, та­гын ты­ел­ды. Нәр­сә­гә ки­рәк соң бо­лар? Кай­сы та­рих­лар алар­га та­я­нып ха­кый­кать­не ача алыр­лар икән? Юк, мон­дый чүп-чар­ның ке­ше­лек­кә фай­да­сы күренми, әһә­ми­я­те дә булыр сыман түгел. Элеккеге иптәш, монда эшләгән музей директоры коммунистик ячейканың да җитәкчесе вазифасын башкарган. Ул да бу документларын ташлап калдырган.

Сол­тан кат­гый ка­рар­га кил­де: ул язма һәм төпләнмәләрне ко­чагы­на кү­тә­реп ал­ды да ишек­тән чы­гып кит­те. Аның бо­лай мәш ки­лүе га­җәп иде. “Юк-юк, кая, үзе­без”,— дип яр­дәм­гә ашык­кан му­зей хез­мәт­кәр­лә­ре­нә игъ­ти­бар да итеп тор­мас­тан, ишек ал­ды­на таба атлады һәм ул кә­газь­ләр­не чүп кон­тей­не­ры­на то­мыр­ды. Гү­я­ки Сол­тан тү­гел, та­рих үзе шул ял­ган һәм ял­ган­чы кә­газь­ләр­не шушы рә­веш­ле чы­га­рып ыргытты.

Ар­тык әй­бер­ләр­дән киш­тә­лек­ләр­не бу­ша­та тор­гач, шак­тый ва­кыт­лар үтеп кит­те. Кыш­ның кыз­гылт ко­я­шы, шә­һәр­нең би­ек йорт­ла­ры ара­сы­на кы­сы­ла-кы­сы­ла ди­яр­лек, ба­ю­га якы­ная бар­ды. Ни­чән­че көн әү­ва­рә ки­леп, үзе­нең фәнни яз­ма­ла­рын ку­лы­на ал­ма­ган Сол­тан бү­ген дә алар эче­нә чу­ма ал­ма­ды. Ир­тә­гә­гә кал­дыр­ды. Әм­ма алар­дан ае­ры­ла ба­ру­ын си­зен­ми­чә, ал­га та­ба бү­тән төр­ле эш­ләр һәм бор­чу­лар бе­лән го­ме­ре үтеп ки­тәр­гә мөм­кин икән­ле­ген ул әле­гә ба­шы­на да кер­теп ка­ра­ма­ды.

Ин­де кай­тып ки­тәр­гә ге­нә җы­ен­ган­да те­ле­фо­ны шал­ты­ра­ды. Люд­ми­ла Бо­ри­сов­на икән. Ир­тә­гә ту­гыз­га ук Бер­ләш­мә­гә ки­леп җи­тәр­гә ти­еш­ле­ген бел­дер­де. Ки­ңәш­мә бу­ла­сы икән. Мө­дир икән­сең, ан­дый гы­на җир­ләр­гә бар­мый ка­лу мөм­кин тү­гел. Бу­ си­нең ва­зи­фаң.

Ху­җа­лар­ның эше көн дә уты­рыш­лар­дан баш­ла­нып ки­тә, ди­ләр. Шу­лай­дыр ин­де. Кичә генә фәннән килгән Солтан Җәләевич бүген әлегә кабинеты, урындыгы, өстәле белән генә танышты. Иртәгәдән аны яңа төрле дөнья, яңа юнәлешле эш көтә иде.

Сол­тан­ны Бер­ләш­мә­нең кол­лек­ти­вы бе­лән та­ныш­тыр­ды­лар һәм кем­ле­ген кадр­лар­ны исәп­кә алу кә­га­зен­нән укып чык­ты­лар. Пар­тия саф­ла­рын­да тор­ма­ган­лы­гына, дәү­ләт та­ра­фын­нан һич­бер тап­кыр да бү­ләк­лән­мә­венә һәм чит ил­ләр­гә чы­ккан­лы­гы бул­ма­вы­на ае­рым ба­сым ясал­ды. Аның ка­ра­вы фән­ни эше һәм яз­ма­ла­ры­ның исем­ле­ге бе­лән мак­та­на ала иде ул. Әм­ма бо­ла­ры­на әл­лә ни әһә­ми­ят би­ре­леп тор­ма­дылар. Ба­сы­лып чык­кан мо­ног­ра­фи­я­се ге­нә ис­кә алын­ды. Шу­лай да “ге­не­раль­ный”, аны зур­ла­ган­дай итеп:

— Ме­нә, җә­мә­гать, без­гә соң­гы ва­кыт­лар­да нин­ди кадр­лар ки­лә,— ди­де.

Ә­ле­гә кем­нең ни­чек сөй­лә­шү­ен бе­леп бе­тер­мә­гән Сол­тан бу сүз­ләр­нең төс­ме­рен­нән мак­тау бил­ге­лә­ре тап­са да, асыл­да алар кө­лү­гә һәм мыс­кыл­лау­га ко­рыл­ган иде­ләр. Өл­кә Ко­ми­те­тын­да кай­чан­дыр җа­вап­лы инст­рук­тор бу­лып эш­лә­гән бүгенге “ге­не­раль­ный” ад­ми­нист­ра­тив идарә өл­кә­сен­дә үзен га­җә­еп дә­рә­җә­дә җит­лек­кән ке­шеләрдән са­ный иде. Мон­дый­лар­ны тор­мыш­та та­ный баш­лар өчен Сол­тан­га шак­тый күп га­җиз­лә­нер­гә ту­ры ки­лә­чәк әле. Бер көн­дә ге­нә бө­те­не­сен дә аң­лап бе­те­рү мөм­кин­ме соң? Бе­леп-кү­реп калу да та­ман­га ки­лә әле ул күп вакытта.

Берләшмә у­ты­рыш­ына ку­ел­ган мәсь­ә­лә­ләр­нең тө­ше һәм ае­рым әһә­ми­я­те юк иде. Бо­ла­рын Сол­тан Җәләевич ки­ңәш­мә­нең бе­рен­че өле­шен­дә үк си­зе­неп ал­ды. Шунда аңа ни­гә­дер тын­чу һәм авыр бу­лып кит­те. Үзен нәр­сә­не­дер аң­ла­мау­да га­еп­ләр­гә ма­та­шып ка­ра­ды, әм­ма кү­ңе­ле һәм та­би­гый той­гы­ла­ры мо­ның бе­лән ки­леш­мә­де. Ан­нан ул, бар игъ­ти­ба­рын җы­еп, һәр сүз­не ко­ла­гы­на элеп ба­рыр­га ты­рыш­ты. Юк­ка. Буш сүз­ләр­дән әвә­лән­гән киңәшмә “бот­ка­сы”­ның тә­мен “яшә иптәш”нең акы­лы ошат­ма­ды. Бу уты­рыш­ла­ры ки­ңәш­мә тү­гел, бәл­ки кичә генә фәннән килеп кергән һәм төгәл фикерләргә өйрәнгән Сол­тан Җәләевич өчен бер га­зап уры­ны­на әве­рел­де.

Шунысы гаҗәп, Бер­ләш­мә­дә мон­дый җы­е­лыш­лар көн дә ка­бат­ла­на тор­дылар. Алар гүяки Солтанның гыйльми мәсьәләләр белән тулы акылын бушату, аңардан чиновник әвәләү өчен махсус оештыралар сыман иде. Берләшмәдә чи­шел­мә­гән проблемаларның чик­тән аш­кан­лы­гы­на ка­ра­мас­тан, һа­ман да юк­ны буш­ка ау­да­ру бе­лән шө­гыль­лә­нү­гә ко­рыл­ган эш сти­ле мондагы җитәкчелеккә ошый иде­ме, әл­лә ни ча­ра­дан би­ча­ра­га әве­рел­гән хез­мәт­кәр­ләр­гә бү­тән ча­ра юк иде­ме — Сол­тан бу ка­дә­ре­сен аң­лап бе­тер­мә­де. Зат­лы ка­би­не­тын­да баш кү­тәр­ми­чә эш­ли­се урын­га, ул хәзер һа­ман да ко­ры сүз бот­ка­сын чәй­нәү­че­ләр­нең һәр яр­ма­дан тәм та­бар­га ом­ты­лу­ы­на би­һуш бу­лыр­га ти­еш иде. Әм­ма көннәрнең берендә хәрәкәткә күчәргә мәҗбүрлектән:

— Бе­тә­ме ин­де бу уты­рыш­лар?— дип аваз сал­ды.

Аның тү­зе­мен сы­нар­га җы­ен­ган­нар иде­ме, әллә сүзләрен үлчәмәкчеләрме — һәр­кем ко­лагын тор­гыз­ды. Әмма астыртын эш итеп, игъ­ти­бар бир­мә­гән­дәй кы­лан­ды­лар.

Шулай да ярап куйды... Көн­нең-кө­не­нә ди­яр­лек Солтан Җәләевичның яр­ты го­ме­ре Бер­ләш­мә­дә­ге шу­шы мәгъ­нә­сез уты­рыш­лар­да кат­на­шу бе­лән уз­са, моннан соң, киңәшмәләр бераз азаеп, ва­кы­ты Әдә­би му­зей­га би­ре­лә тор­ган бу­лып кит­те. Ки­ңәш­мә­ләр­дән баш­ка­сы­на әле­гә ул ри­за калды. Шу­лай ки­рәк­тер ин­де ди­гән фи­кер­гә үзен буй­сын­ды­рып, алга таба мөм­кин ка­дәр са­быр итәр­гә ты­рыш­ты. Бәл­ки бу стиль­дә­ге уты­рыш­лар ва­кыт­лы кү­ре­неш­ булганнардыр?

Мө­дир­лек ар­ба­сы­ның әле­гә җи­ңел ге­нә тә­гә­рәп ба­ру­ы­на шат­лан­са да, тиз­дән аның таш­ка ки­леп оры­ла­сын уй­лап та бир­мә­гән һәм күз алдына да китермәгән Сол­тан Җәләевичка, вакыт табып, яңа эшкә күчүенең беренче ае узып барганда тү­рә Барун Бариевич шал­ты­рат­ты:

— И­сән­ме­сез, яшь ип­тәш!— диде ул, көр һәм ныклы тавыш белән.

Ә­ле­гә бор­чы­лыр­лык нәр­сә юк­лык­тан, Һарун Ба­ри­е­вич­ның бу сүз­лә­рен шат­ла­нып ка­бул ит­те Солтан. Аны-мо­ны сөй­ләш­кә­лә­гәч, түрәнең:

— Ми­нистр­ның үзе бе­лән дә та­ныш­ты­рыр­га уй­ла­ган идек... Ир­тә­рәк вакытта, ир­тән­ге як­та ки­леп чы­гы­гыз әле,— ди­гән тәкъ­ди­мен ише­тү үзе бер ку­а­ныч­ка әве­рел­де. Сол­тан Җәләевич, мо­ны ир­тә­гә­гә кал­дыр­мый­ча, бү­ген үк министр каршысына йө­ге­реп ба­рыр­га әзер иде, аңа ашыкмаска, ита­гать сак­лар­га туры кил­де.

Әм­ма Һарун Ба­ри­е­вич­ның сүз­лә­ре бо­лар бе­лән ге­нә бет­мә­гән икән:

— Му­зей­да эш­ли баш­ла­вы­гыз­га бер ай бу­лып ки­лә тү­гел­ме әле, яшь ип­тәш?— диде ул, канәгатьсез генә.

Ул хак­лы иде. Чит ил­ләр­дә, ерак сә­фәр­дә йөр­гән ми­нистр бе­лән мо­ңа ка­дәр та­ны­шып өл­гер­мә­ве өчен Сол­тан га­еп­ле тү­гел дә түгелен... Әм­ма бу уе бары тик үз йө­рә­ген генә ян­ды­рып үт­те. Бер ай узып та кит­кән икән. Ә ми­нистр­лык­ка юри генә дә ке­реп чык­ма­ды. Алай яра­мый бит ин­де ул.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных