ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 55 страница— Утырышны ачык дип белдерәм, каршылар юкмы? Ризалык күрсәтеп баш кагуларыннан соң, Солтан Кәбировның диссертациясе темасын атады һәм аны, бүлек утырышында тикшереп, яклауга кую мәсьәләсен шушында хәл итәчәкләрен исләренә төшерде. Әмма Гали Гәрәевич җай гына сүз кыстырырга өлгерде: — Тикшерү, диик әле... Яклауга кую мәсьәләсенә җитәсе бар... Күпне күргән Наил Фатыйхович сагаеп калды. Башланган утырышның беренче “нотасы” кинәт үзгәрде. Моны белдерергә теләп Наил Фатыйхович шунда Солтан Кәбировка сынаулы караш ташласа да, укучысы моңа игътибар биреп тормады кебек. Бүтәннәргә ияреп көлгәндәй итте. Бу аңлашыла да иде, чөнки утырыш өзелергә мөмкин җиреннән башланып китте бит. Аларның килеп керүенә ул рәхмәтле инде. Диссертацияне тикшерү эше башланып китте. Иң әүвәл Наил Фатыйхович теманың актуальлегенә тукталып үтте һәм ни өчен аңа алынуларын аңлатты. Аннан соң Солтан Кәбировның үзенә сүз бирделәр. Ул язган хезмәтенең бүлекләрендә нинди мәсьәләләр күтәрелгәнлеген кыскача гына сөйләп, нәтиҗәләренә генә күчкән иде, тагын Гали Гәрәевич арага керде: — Болары ук кирәкми. Калдырыгыз. Иптәшләр барсы да укыдылар, яхшылап таныштылар... Фикерләрен туплап килделәр... Әмма утырышның җае кая таба борылырга тиешлеген яхшы тоеп өлгергән Сабир Кәшфиевич аның белән ризалашмады. Ул үзенең кулындагы теге язмаларыннан инде күптән аерылган, барлык игътибарын төп мәсьәләгә юнәлткән иде. Гадәтендә булмаганча сабырсызланып алды, аннары катгый рәвештә белдерергә дә өлгерде: — Юк, җәмәгать, тәртибе шундый! Кабул ителгәнчә! Сөйләп бетергәнен көтик! Бүлдермик! Сабир Кәшфиевичның мондый мәсьәләләрдә пунктуаль кеше икәнлеген яхшы белгән хезмәттәшләре шушы сүзләрен килештерми кала алмадылар. Солтан үзенең чыгышын дәвам итте. Инде бөгелергә өлгергән озын буе турая барды. Әмма аның әүвәлдәге ялкыны сүрелергә өлгергән иде. Утырыш әһеленә җиткерермен дип әзерләгән чыгышын ахырынача бәйнә-бәйнә сөйләргә теләге бетте һәм, сүзен кыска тотып, тиз арада төгәлләргә дә өлгерде. Шушындый керештән соң диссертацияне тикшерүгә, фәнни җыелышның төп өлешенә күчтеләр. Мондый вакытларда беренче булып фикерен белдерергә күнеккән карт профессор Самат Шакировичка мөрәҗәгать итеп караса да, Наил Фатыйховичны Гали Гәрәевич кыенрак хәлдә калдырды: — Иптәшләр!.. Тәртип икән, әйдә, шулай булсын: диссертациянең җитәкчесе бу җыелышны алып барырга тиеш түгел дип беләм. Бүтән иптәшне рәис итеп билгеләргә кирәк! Моңа каршы килүче табылмады. Гали Гәрәевич максатчыл эш итте һәм бик теләп диярлек дилбегәне үз кулына алды һәм, җыелыш атмосферасын беразга җиңеләйтеп алырга теләпме, сүзне Сабир Кәшфиевичка бирде. — Сез бу темада эшләгән галимнәрнең берсе... Рәхим итегез... Сабир Кәшфиевич аптырабрак калган иде. Тирләп чыккан ярым пеләш маңгаен сөртергә дип булса кирәк, кесәсеннән кулъяулыгын эзләде. Таба алмады. Кулын селтәде дә буталып алырга өлгерде: — Минемчә, Самат Шакировичтан узу килешмәс, аның кадәр озак еллар дәвамында шушы дәвернең катламнарын күтәргән галим арабызда юк дип беләм. Сез башласагыз, Самат Шакирович!— дип әйтеп карады, әмма барысының да игътибары үзенә төбәлгәнен тәмам аңлап җиткәч, җыелыш рәисе белән килеште тагын. Аның ни әйтәсен алдан белгәнгәдер, утырыш әһеле бүлдермичә генә тыңлады. Фикерләре белән килештеләрме-юкны — анысы сизелмәде. Бәхәс куптарылмады. Сүзенең ахырында гына Сабир Кәшфиевич: — Диссертацияләргә булган таләпләргә хезмәт тулысынча җавап бирә, миндә каршылыклы мөнәсәбәт тудырмады. Ачышлары кызыклы һәм тарихи яктан аеруча әһәмиятле. Шушындый “тапталган” дип саналучы темада да ачышлар барлыгын күрдем. Солтан Кәбировның яшь галим буларак инде җитлегеп килгәнен тойдым. Эшен диссертация сыйфатында яклауга тәкъдим итәргә тулысынча лаеклы дип исәплим! Аны уңышлы, чын мәгънәсендә фәнни, ачышларга нигезләнгән хезмәт язуы белән котлыйм!— дип чыгышын тәмамлады. Әмма шунда ук кулындагы кәгазенең икенче ягын ачып:— Дөрес, кайбер сорауларым да туды. Әмма алар шәхси характерда гына. Авторның үзе белән бу хакта аерым сөйләшермен. Аларның әллә ни әһәмияте дә юктыр бәлки. Анысын калдырыйк,— диде. Ахырда аның болай өстәп куюын Гали Гәрәевич шунда ук үз файдасына кабул итте һәм: — Ә нигә бүтән вакытка калдырырга? Безнең өчен дә кызыклы. Сорагыз. Вакыт кысанлыгы сизелми,— дип, Сабир Кәшфиевичка кабат сүз бирде. Әһеле голамә канәгатьлек белән елмайды. Бүтән вакытларда болай итми торган иделәр. Кемнәрнеңдер шәхси характердагы сораулары була калганда, элекләрне сүздән киссәләр, бүген Гали Гәрәевичның теләген барсы да диярлек гадәти хәлгә санадылар. Әмма Сабир Кәшфиевичның шәхси дип белдергән сораулары үзләре үк бәхәсле булып чыгудан тыш, диссертациядә куелган фәнни тикшерү максатларына туры да килми иделәр. Ә Солтан Кәбиров аларга тулы һәм төгәл җавап биреп барды. Бу хәлдән бер-бер хәйлә күрепме, йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыгарган Гали Гәрәевич, бераздан Сабир Кәшфиевичны туктатып, сүзне икенче кешегә бирде. Хезмәтнең җитлеккән булуын һәм фәнни әһәмияте зурлыгын ассызыклап ясалган берничә чыгыштан соң гына Самат Шакирович торып басты һәм диссертациядә күтәрелгән мәсьәләләргә бөтенләй дә катнашы булмаган сәер проблемалар хакында сөйләргә тотынды. Аны бүлдерү әлегә урынсыз иде. Галимнәр шулай инде алар, үзләре белгәннән артыкны бөтенләй танымыйлар. Әмма бөтен кешеләр дә бер үк төрле булып бетә алмый. Берәүнең бүгенге авторитеты элек кылган хаталарына күз йомдырса да, көннәрнең берендә барыбер халыктагы ялган итагать таягы сына һәм хакыйкать баш калкыта. Кичә әйтергә ярамаган дөреслек инде бүген сөйләнми калмый. Әмма күп мәсьәләләрдә заман үзе дә чикләнгән була. Аны хәзергә бер нәрсә кызыксындырса, тиздән бөтенләй башкалары чишелеш таләп итә башлый. Кешеләр үзләренең акыллары белән генә түгел, кайсы дәвер балалары булулары белән дә бер-берсеннән аерылып торалар. Бер каннан, туфрактан яратылган ата һәм улы да үзара аңлаша алмыйлар күп вакытта. Галимнәр дә кеше, алар арасында да нәкъ шулай түгелме? Боларны гына Самат Шакирович яхшы белә иде. Әмма карт профессорны башка нәрсә борчыды. Ул аны яшерә, ачыктан-ачык әйтә алмый иде. Җилкәсенә төшкән авырлыктан сыгылгандай итеп, аркасына тәмам бөкресен чыгарды, кулындагы таягын бастырыр каты җир эзләгәндәй идән өстендә тыпырдатып алды. Шуннан соң гына сүзгә кереште. — Диссертацияне мин зур кызыксыну белән укып чыктым,— диде ул, бу әйткәннәренә балаларча куанып.— Күп кенә эш башкарылган, монысы куанычлы хәл. Үзем өчен дә кызыклы һәм әһәмиятле шактый яңалыкларны ачтым!— Бу сүзләреннән соң туктап калып, урынын җайлаштыргач, бүтәннәрнең шушы уңайдан фикерен беләсе килгәндәй бүлмәне күзе белән айкап чыккач, тамагын да кырып куйды. Аның сүзне озынга сузып, шактый озаклап сөйләү гадәтен белүчеләр игътибарларын читкә юнәлттермәскә тырыштылар. Биргән бәясе Солтан Кәбировның шәхсән үзе өчен зур әһәмияткә ия иде. Әмма гаугалы төркем аптырабрак калды. Самат Шакирович нигәдер инде сиздереп борчыла башлады, диссертациядә күтәрелгән кайбер мәсьәләләргә карата уңай фикерен белдергәч, ниндидер әһәмиятсез, нигәдер бу фәнни хезмәткә катнашы булмаган нәрсәләр белән килешә алмавын сөйләргә тотынды. Шулардан соң, кистереп әйтергә теләүдәнме, бары тик: — Иптәш уйлап карасын дигәннән генә инде болары! Әйе... Ни...— дип сөйләнеп тә куйды. Әмма аның чыгыш Гали Гәрәевич төркемен чыгардан чыгарган иде инде. Алар шаулашып та алдылар. Мөгаен, монда кергәнгә кадәр бүтәнчә килешеп куйган булганнардыр? Әллә соңга калуларының сәбәбе дә шуннанмы? Моңа кадәр ишетелгән уңай бәяләргә исләре китмәгән иде түгелме? Аларга күтәрелеп караган карт профессор Самат Шакирович уңайсызлык һәм кыенлык кичергәнен сиздерергә теләп як-ягына каранып алды. Шунда Наил Фатыйховичка текәлеп калды, бу вакытта аны Гали Гәрәевич кызыксындырмый иде булса кирәк, ул якка бөтенләй дә күзен салмады. Сүзе бетмәгәнлекне белдереп тагын тамак кыргач: — Әмма миндә шундый фикер туды бит әле,— дип өстәде дә сөйләп китте:— Хезмәт белгечлек буенча язылмаган. Безнең өлкәгә карамый. Диссертация катнаш темаларны һәм белемнәрне колачлый. Шунлыктан яклауга тәкъдим итмәс идем. Кабат, белгечлек буенча, белгечлеккә туры китереп язарга кирәк дисәм, ялгышмамын. Иптәшләр дә шундыйрак фикердә. Аның бу сүзләре Солтан Кәбировка аңлашылып җитмәсәләр дә, Наил Фатыйховичның йөзе кинәт үзгәрде. Аспирантының диссертациясенә элгәре яхшы бәя биреп тә, ахырда мондый хөкем чыгаруның нинди нәтиҗәгә китергәнлеген аңлый һәм белә иде ул. Утырышта кем нәрсә сөйләмәс, әмма карар бар бит әле. Самат Шакирович кинәт менә бит нинди тәкъдим кертте. Бу сүзләрнең асылы бик хикмәтле, диссертацияне юк итү була түгелме соң? Самат Шакирович гаепле кеше сыман урынына утырды. Ясаган тәкъдиме үзенә дә ошамый идеме, әллә кан басымы үзгәрдеме — башын тәмам аска салындырды. Гүяки ул иелгән башны кылыч кисми дип әйтергә тели иде. Ә менә Гали Гәрәевич төркеменә аның тәкъдименнән соң җиңелгә туры килде. Алар ни сөйләнсәләр дә, башы-ахыры белән Самат Шакировичны кабатлый бардылар. Солтан Кәбировның балкыган йөзе сүнә, кәефе китә барды, күңеле изелде. Хәтер калуның нәрсә икәнлеген ул тагын да ныграк тойды. Хезмәтенең белгечлеккә туры килмәү факты белән һич тә килешергә теләмәде. Юк, абзыйлар, сез ялгышасыз дип сүзгә керешергә дә исәбендә юк иде. Әгәр дә сөйли башласа, аларның сафсатасын шунда ук юкка чыгара ала, хаталануларын дәлилли ала иде. Һаман да шул кабул ителгән тәртип нигезендә ул итагать сакларга мәҗбүр булды. — Һәрвакыт безнекеләр генә сөйләмәсен әле, Зариф иптәшкә дә сүз бирик! Гали Гәрәевичның җыелыш дилбегәсен, баштан-аяк үз кулында тотып, вакыт-вакыт тарткалап куюы, алдан уйлаган юнәлешкә борып җибәрә алуы Солтанның күңеленә ышаныч өсти алмый иде. Юллары кисешмәсә дә, Наил Фатыйхович өчен аспирантыннан үч алырга җыенганлыгы аңарга бик җиңел аңлашылды. Филләр бәрелешкәндә чебеннәр сытыла дип кисәткән дусларының киңәшен онытып, сыерлар су эчкәндә бозаулар боз ялганын күз алдына китерде. Ул әле акылга утырырга өлгермәгән, беркатлы сабый кебек хис итте үзен, әле җитлеккән ир-егет сыман куәтләнә баруын тойды. Зариф Илханов, бу утырышка ныклы әзерлек белән килгәнлеген сиздерергә теләп, урындыгы янында торган портфеленнән калын папка чыгарды һәм аннан язмаларын алды. Әгәр дә боларны укый китсә, шактый гомерләр кирәк булачак иде аңарга. Ярый әле үзе дә моны тоеп, телдән генә сөйләргә теләге барлыгын белдерде. Сүзендә конкретлык җитешмәгән кешене аңлавы кыенга килә. Зариф Илханов исә гомумиләштерүнең асылы нәрсәдә икәнлеген төшенмәве сәбәпле буталып, фикерен дә ачык кына әйтә алмыйча, бер тирәдәрәк болганучы галимнәрдән иде. Аның кемлеген белүчеләр докладларын тыңлаганда да, үзләрен тыныч тотарга тырышалар һәм, болай гына, итагать өчен килешеп, әйткәннәренә раслау сыман итеп баш кагудан узмыйлар. Әмма бу юлы Зариф Илхановның һәр җөмләсен диярлек хуплап утыручылар күбрәк күренде. Мондый хәлгә сөенүдән ул азып ук китте диярлек. Сүзен бетергән урынында туктап калмыйча, шуларны яңа баштан, киңрәк планда аңлатырга кереште. Әллә белдекле башына тутырган фәнни критерийларында хаталар бар, әллә инде закончалыкларны тоеп бетерми — болар һәммәсе бергә гаҗәп хәл иде. Шулай да аның сүзләрен Гали Гәрәевич төркеме хуплый бирде. Зариф Илханов адашканнан-адашты. Материалны белмәве генә түгел, хезмәт белән җитәрлек, төптән һәм ныклап та танышып чыкмаганлыгы көн кебек ачык иде. Сүзе алдыннан бик тә кәпрәеп кәгазьләр чыгаруының асылы аңлашылды: имеш, ул күп вакытын диссертацияне җентекләп өйрәнүгә сарыф иткән дә, шактый урыннарын конспектлап та чыккан. Шулай да аның бер фразасы һәммәсен кузгатып куйды: — Хезмәт бай материал нигезендә кызыклы итеп язылган, үзенә тартып ала. Бу яктан ул уңышлы эшләнелгән! Әгәр сүзен шуның белән бетерсә дә булыр иде. Әйткәне дә аңлашылды. Урнашырга өлгермәгән тынлык өстендә Гали Гәрәевич сүз чыбыркысын шунда ук шартлатырга ашыкты: — Безгә аңлашылып җитмәде? Диссертацияне яклауга әзер дип саныйсызмы әллә? Зариф Илханов, гомерендә бер тапкыр да фикерен кистереп әйтә алмаган астыртын кеше, ничек инде менә бүген үз сүзен белдерә алсын? Андый йөкне кузгатырга аның камыты тотамы? Нәкъ шулай булып та чыкты. Озын һәм озак сөйләвенең ахырында актан йә карадан кистереп әйтә алмады. Һәркем үзен буталып калгандай хис итте. Бары тик Гали Гәрәевич кенә, ярым пеләш башына сылаган озын колак арты чәчләрен таслый-таслый, әлегә позициясен нык саклаучы генерал кыяфәтендә кала бирде. Башкаларның аптырауларын исендә тоткан хәлдә ул тиз ара сүзгә кереште һәм Солтан Кәбировның диссертациясен “кирпечкә-кирпеч сүтеп ташлау урынына”, дәлилләр дә эзләп тормастан, гомуми рәвештә юкка чыгарып атты. Аның бер сүзе: — Бу тикшерелгән хезмәт белгечлек буенча язылмаган!— дигәне бар нәрсәне хәл кылды. Мәсьәләне тавышка куеп тормадылар. Утырышка җыелган галимнәргә рәхмәт ишеттерү өчен сүзне шунда Солтанга бирделәр. Югалтыр әйбере калмаган кеше төсле ул тыныч һәм ипләп кенә аягына басты да йомшак кына, сүздә дә ашыкмыйча башлап китте: — Язган хезмәтем барыгыз өчен дә кызыклы булган, бусы куанычлы хәл, шатлыклы күренеш. Мин инде шушылай һәрьяктан игътибар биреп укырсыз дип күз алдына да китермәгән идем... Бу мизгелдә Наил Фатыйховичның аптыраулы күз карашы белән очрашмаса, Солтан Кәбиров шушылар белән сүзен дә бетерер иде. Әмма остазы канәгатьсезлек сиздерүе аңа әйткәннән болайрак тәэсир итте ки, ул кинәт кенә тавышын үзгәртте һәм: — Мин сезнең фикерләрегез белән һич тә килешә алмыйм,— дип кискен генә әйтеп куйды, аннан ялкынлы чыгышка күчте. — Дөрес, диссертациям бер генә белгечлек юнәлешендә язылмады. Ул үз эченә күп төрле мәсьәләләрне колачлый һәм яктыртып бирә. Әмма тема алган вакытта ук сез аның шулай буласын яхшы белдегез. Язлыкта тикшергәндә дә андый сүзләрне әйтмәдегез. Инде килеп, соңгы вариантын мәйданга куйганда, ни хикмәт, моңа кадәр булган сүзләрегезне бөтенләй онытып, хезмәтемә бүтәнчә бәя бирдегез! Бәя, дип, бәя дә түгел, бәлки бетереп ташлау юлына бастыгыз! Фәндә, мин күз алдына китергәнчә, фикер көрәше бар һәм булырга тиеш. Әмма бүгенге менә шушы рәвешле, теманы юкка чыгару, берничә белгечлеккә караганлыгы өчен генә яклауга лаек түгел дип табу — ахмаклык! Әгәр дә алга таба да гыйльми чикләрне тарайтып эш йөртсәк, һичнинди уңышка ирешмәячәкбез, ялгышларыбыз гына артачак. Күңел тарлыгын фәнгә күчерүдән без нәрсә отачакбыз соң? Югалтуларыбыз гына күбәячәк!.. Солтан озак сөйләмәде. Галимнәр тарафыннан белдерелгән аерым фикерләргә басым ясады. Чыгышларда әйтелгән кайбер бәхәсле булырга мөмкин саналган мәсьәләләргә ачыклык кертте. Үз ачышларын төшендереп бирде. Боларның ахырында ул: “Сез ялгыштыгыз, җәмәгать”,— дип әйтсә дә гаепләнерлек түгел иде. Аның чыгышыннан бары тик Наил Фатыйхович, Самат Шакирович, Сабир Кәшфиевич кына канәгать калдылар. Бүтәннәр Солтан Кәбировны итагатьсезлектә гаепләргә үзләрен хаклы дип санауларын белдерергә мөмкин иделәр. Әле галим булып җитмәгән, ә ничек сөйләшә дияргә теләүчеләр дә булгандыр? Моның мин-минлеге ай-һай гына икән дип соңыннан авыз суларын корытучылар да табылмый калмагандыр? Әмма Солтанның чыгышы утырышның карарына тәэсир итмәде. Диссертациясе яклауга тәкъдим итәрлек дип табылмады. Белгечлеккә туры килмәгән параграфлары алынып ташланып, хезмәт яңа баштан язылырга тиеш булып чыкты. Мондый каршылыклы карарны аңлау һич тә мөмкин түгел сыман иде. Үзенең җиңелүен авыр кичергән Солтан, башын кая куярга белмәгән хәлдә, барлык кәгазьләрен ташлап коридорга чыкты. Киңәшмә әһеле таралып беткән диярлек иде, әмма балкып килүче Гали Гәрәевич күренде. Төркемдәшләре, һаман аның яныннан таралырга теләмичә, үзләрен мактап әйткән берәр сүзен көттеләр. Әмма ул, аларга түгел, Солтанга таба килде, аның кулын: — Диссертациягез минем күңелдә бик җылы тәэсир калдырды! Моңа кадәр булган гыйльми хаталарны, ялгышларны да төзәткәнсез, дөресләгәнсез, ачышларыгыз да саллы! Бик тә уңышлы язылган! Темагыз уңаеннан, темагызга бәйле бастырып чыгарган бер мәкаләгез хакында хәтта зур галимнәрнең дә хуплау фикерен ишеткән идем. Өлкә Комитетында да мактап телгә алдылар. Сезне котлыйсым килә! Ихластан!— диде, әле генә җыелышта әйткәннәренең бөтенләй капма-каршысын сөйләп һәм белдереп. Солтанның бу хәлдән авызы ачылып калды. Ни хикмәт, Гали Гәрәевичның ул сүзләрен иярченнәре дә шунда хупладылар, Кәбировның кулларын кысып, җилкәләренә сөеп кактылар, бер дә аптырамаска киңәш иттеләр. Боларны аңлавы бер дә кыен түгел иде. Әмма... Ничек болай?.. Наил Фатыйхович бу вакыйганы бик авыр кичерде. Җитмәсә, үзе аркасында укучысын харап иткәнлекләрен белгәне өстенә, шуларны раслап, Солтан үзе дә Гали Гәрәевичның коридорда нинди сүзләр белән кул кысканлыгын әйткәч, бөтенләй аптырашта калды. Болай ук кешелексезлек кылырга ярамый бит инде дип уфтанып алды һәм ачуы белән: — Ә нигә утырышта шулай әйтмәде соң ул?— диде. Нигә икәнлеге болай да аңлашылып, Солтан коелып төште. Бер хакыйкатьне ачык төшенде: өлкәннәр яшьләрдән ризасызлыкларын һәрдаим диярлек белдерергә яраталар, әмма моны махсус эшлиләр, чөнки белеп торалар: яшьләр —өлкәннәр кулында бер уенчык кына, ничек телиләр, шулай уйныйлар! Солтан сытылып калды. Ә шушы вакыйгалардан соң Гали Гәрәевичның авторитеты көннән-көн күтәрелә барды. Ул төрле эшләргә үз теләге белән башлап алынды һәм “Үзгәреш”, “Яңарыш чоры”ның әйдәп баручыларының берсенә әверелде. Аның янында Наил Фатыйхович төссезләнеп һәм хәтта югалып ук калды. Алар арасында бәхәс беткәнгә һәм чишелгәнгә саналса да, тәмам юкка чыкмаган иде, билгеле. Ничек тә булса кабат тергезелергә мөмкин иде. Пыскыган күмер төсле, хәзер дөрләп китәргә генә торды. Моңа кадәр зур һәм бердәм коллектив рәвешендә эшләп килгән бүлек тә икегә аерылып, аның берсенә Гали Гәрәевич мөдир итеп билгеләнде, икенчесендә Наил Фатыйхович калдырылды. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|