ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 57 страницаБолар шатлык өстенә куаныч китерүче сүзләр булдылар. Ике як та кичекмәстән эш башларга риза иде. Әмма Солтан, андый чараны моңарчы эшләп карамавы сәбәпле, нинди кыенлыкларга очраячагын күз алдына да китермәде. Әмма үзенә салынган йөкне ул шулай күтәреп алып китте. Әзерлек көннәре башлангач ук мондый зур тантана өчен билгеләнгән зал һәм күргәзмә урыны кысан икәнлеге ачыкланды. Үзе чакырганга күрә, журнал ягыннан булган үтенечләргә киреләнү ярамый иде. Музейның бөтен экспозиция залларын күздән кичереп, бүтән залны да файдалану мөмкинлеген ачыклагач, Солтан җиңел сулап куйды. Ничек уйласа, шулай итте. Журналның күргәзмәсе ачылыр алдыннан бер көн кала әзерлекне бәяләргә килгән баш мөхәррир дә бик канәгать калды. Апрель башында кешеләр генә түгел, җәнлек-җанварлар да саташып куя. Берләшмәдәге утырыштан Солтан шушыны уйлап кайтты. Людмила Борисовнаның канәгатьсезлеген аңлый алмады ул. Эш планнары белән таныштырганда музейда татар журналларының көннәрен уздырачаклары хакында бәйнә-бәйнә сөйләп, нинди чаралар булачагына басым ясап Солтан Җәләевич аңлатуга, ханым урыныннан чәчрәп торды да: — Бу нәрсә була инде? Музей — изге йорт, аның вазифасын аңлап эш итмәү аркасында бөтен нәрсәләрне бозып ташларга, әһәмиятен югалтырга мөмкин! Мондый чараларга мин каршы!— дип кискен һәм авыр тәэсирле чыгыш ясады. Аның белән бәхәсләшү мөмкин түгел иде. Ярый әле Людмила Борисовнаны киңәшмәдәгеләр яклап чыкмадылар, Солтанга уйлаган планнарын тормышка ашыру өчен фатиха бирделәр. Әмма коры хуплау белән генә калуларын, материал яктан булышлык итәргә теләмәүләрен Берләшмәнең акчасы юклыгына сылтадылар. “Әйдә, “яшь иптәш”, сез тырышыгыз, без карап торыйк!”— дигәндәй, “Генеральный” да астыртын һәм канәгать елмаюдан узмады. Шушы көннән Солтан югарыларга артык ышанмаска, аларның сүзләренә игътибар биреп, күңелен бозып газап кичермәскә булды. Әмма һәр адымын Людмила Борисовна үлчәп барачагын һәм үзе теләгәнчә аңлатып, боргалап барачагын белмәде. Әдәби музейда журнал көннәре тантаналы төстә ачылды. Газета һәм радиолар бу яңалыкны шунда ук күтәреп алдылар. Соңгы вакытларда көне-төне чапкан Наис кына үз эшеннән бик үк канәгать түгел иде. — Нидер җитми төсле, Солтан? Син ничек уйлыйсың?— дип икенче тапкыр килеп әйткәч кенә мөдир уйга калды һәм: — Тантанада дәртле көй, музыка ишетелми, ул да булса, күңелләр балкып ачылыр иде,— диде. Сүзләре шунда ук кабул ителде. Әмма музейда бер фәкыйрь һәм җимерек магнитофонның да булмавы сәбәпле аптырашта калдылар. Наис монда да чарасын тиз тапты. Тантана концертына дип чакырткан музыкантларын исенә төшереп, алар белән сөйләшеп алды да эшне хәл итте. Уенны башлауларына, моңлы көйнең беренче авазлары ук күргәзмәгә килүчеләрнең йөрәк кылларына килеп кагылды, һәммәсенең күңелләре шатлык катыш горурлык белән тулды. Сөйләнгән сүзләрнең кадере һәм үтемлеге артты, тантананың эчтәлеге дә шактый баегандай тоела башлады. Юк, бу тимер тавышлы магнитофон тасмасының шыгырдавы гына түгел шул. Тере аваз, күңелләрне иркәли һәм канатландыра торган, тәнгә саулык, акылга хозурлык бирә ала торган тере тавыш, тере моң. Ә тасмадан тыңлана торган көй, никадәр генә җанлы һәм дәртле булмасын, барыбер үле хәлдә чыга, шунлыктан аның кодрәте аз, зәгыйфь шул. Тантанага җыелган халыкның һәр сүзне алкышлап каршы алуы, журнал мөхәррирләрен олылап кул чабулар, котлау һәм тәбрикләүләр — болар барысы да соңгы вакытларда аларга бик аз тәтегән иделәр. Бөтенесенең йөзендә бәхет, сөенеч һәм шатлык билгеләре күренү генә түгел, күпләрнең күңелләре дә шау чәчәкле болын кебек иркен һәм кояшлы булганлыктан, бу тантана максаттагыча бәйрәмгә әверелеп китте. Солтан Җәләевич шунда халык арасында йөрүче Людмила Борисовнаны күреп алды. “Әһә, үзе, махсус килгән, тикшерергә! Бик яхшы”,— дип уйларга өлгермәде, ханымның нәрсәгәдер галәмәт ачуы килгәнлеген йөзендәге авыр шәүләләрдән тойды. Людмила Борисовнаның чалымнары каралган, канәгатьсезлеге өшендерерлек, өтеп алырлык иде. Хәер, мондый вакытта кеше хакында начар уйлыйлар димени, авырып киткәндер? Солтан аның янына килеп басты һәм: — Людмила Борисовна, кәефегез беткән, хәлегез начармы әллә?— дип сорап та куйды. Аның сүзләрен үзенчә кабул иткән ханым шунда караңгы йөзенә ялган елмаюын чыгарды. — О, сез нәрсә? Кәефем яхшы!— дигән булды. — Юк, мин авырмыйсызмы дип кенә борчылган идем... Людмила Борисовна як-якка төкеренеп алгандай итте. Бу аның сәламәтлеге яхшы икәнлеккә дәлил һәм күз тимәсен үземә диярәк мактануы да иде. Ул арада Солтан Җәләевичның култыгыннан тотып алды, халык арасыннан читкәрәк чыгарып, көтелмәгән җирдән битәрли башлады: — Нинди хәл инде бу, йә? Моны ничек аңларга? Музейга сез хуҗамы, әллә шушы мөхәррирләрме? Нигә башлап үзегез ачмадыгыз? Ике сүз генә әйтү белән булмый шул әле ул! Озак, озын итеп чыгыш ясарга, программаны аңлатырга, аннан соң гына журналның әһеленә сүз бирергә кирәк иде!.. Солтан Җәләевич аптырап калды. Людмила Борисовна әйткәннәр мин кемлекне раслау өченме, нәрсәгә кирәк? Барсы да алдан ук уйланган, килешенгән нигездә бара. Тантананы ул үзе ачты, алга таба сүзне баш мөхәрриргә тапшырды. Тагын нәрсә җитми? Людмила Борисовнага сүз бирүме, “Генеральный”гамы? Аларның монда ни катнашы бар? Людмила Борисовна белән җиңел генә килешергә дә кирәк булмагандыр, әмма Солтан тыелып кына тыңлый, юри булса да ризалаша бирде. Ханымның бар усаллыгы телендә сикеренеп биеде һәм, шулай була инде ул, ачудан кабарган бүсере шунда тәмам бушап калды. Бераздан соң гына аның йөзенә дә тантаналы балкыш күтәрелде. Юк, бу әлеге кичә уңаеннан түгел, Солтан Җәләевичны һичбер кызганмыйча сытып ташлавыннан иде. “Яшь иптәш”кә рәхмәт белдерәсе урынга, тотты да башы белән түбән михнәткә чумдырды. Ә тантана дәвам итте. Килгән кунаклар арасында югары дәрәҗәдәге түрәләрдән алып, вак чиновникларга кадәр бар иде. Алар үзләрен кем дип йөргәндә, араларына Людмила Борисовна да катышып китте. Ялгыз торган Солтан янына дусты Наис килеп басты да: — Ышанычым зур, мондый бәйрәм журналның юбилеенда да булмаячак!— дип әйтеп куйды. Ул хаклы иде. Чөнки формаль чаралар арасында музейларда уздырылучы тантаналар өстенрәк, затлырак һәм төрле яклап уйланылган, халыкны кызыксындырырлык сыйфатта килеп чыгалар. Монда башка төрле атмосфера хөкем сөрә. Аралашу да башкача, тантаналар да үзенчә була. Ун-унбиш көнгә генә сыешмыйча, күргәзмәне тагын да ай ахырына кадәр калдыруны журналның баш мөхәррире үтенгәч, Солтан аңа ризалыгын бирде. Һәр көн диярлек галимнәр, язучылар, артистлар һәм күпкырлы, кызыклы шәхесләр белән икешәр, хәтта өчәр тапкыр очрашулар, диспутлар уздырылып, музейдан халык бер генә өзелмәде. Килешенү вакыты сизелми дә узып китте, инде башка журналларга да шушындый тантана уздыру һәм күргәзмә ачу өчен мәйдан булдырырга кирәк иде. Уңышларын күреп, фикерләренә “Генеральный” да колак салгач, Солтан Җәләевичка Әдәби музей эшчәнлеген үзенчә алып барырга юл ачылды. Алга таба киңәергә, искергән экспозицияле тагын бер залны бушатырга мөмкинлек барлыкка килде. Алардагы экспонатлар музейдагы башка залларны баету өчен кирәк булганлыктан, мөдир үзе дә сөенеп бетә алмады. Шулай итеп, түрәнең таләбе тормышка ашырылды. Әдәби музейның эшчәнлеге һәм төрле юнәлештәге чаралары матбугат битләрендә туктаусыз яктыртыла башлап, эче-тышы шау-гөр килде.
Уңышларга дуслар гына сөенә, дошманнар көенә икән ул. Һәм шулай булып чыкты да. Бигрәк тә Людмила Борисовна утырыш һәм киңәшмә саен Солтан Җәләевичка юктан да гаеп тага башлады. Моның асылын белмәгән мөдиргә көннән-көн кыенрак була барды. Аңа хәерхаһлык күрсәтергә теләүчеләр: — Нык тор, бирешмә,— дип киңәш бирүдән узмадылар. Әмма алга таба да болай дәвам итсә, Солтан Кәбировка, бар нәрсәгә төкереп, эштән китәргә генә калачак иде. Шулай да, колагына пышылдап, Людмила Борисовнаның ни сәбәптән шулай азынуын белдерергә теләүчеләр табылды. Мөдир элгәре бу сүзләргә гайбәт дип кенә карады, әмма ахырдан хаклыкны таныды. Хикмәт шунда икән, имеш, Людмила Борисовна урынына Солтан Җәләевичны Берләшмәгә урынбасар дәрәҗәсенә күтәрергә уйлаганнар. Менә нигә шашына, тырнак астыннан кер эзләп газаплана, пенсиясенә китәргә җыенмый, ди. Хатын-кызның башына берәр ахмак уй килсә, тиз генә җилгәрелми инде ул. Людмила Борисовна белән дә нәкъ шулай булды. Ул үзе генә түгел, башкаларны да авантюрасына тартырга тырышты. Киңәшмәләрдә һаман саен Солтан Җәләевичка ябырылырга гына торды. Тырнак астыннан кер эзләве бүтәннәрне дә сагайта калды. Ул гына да түгел, моңа кадәр ишелмәс кебек тоелган Берләшмәнең горур дирекциясе калтыранып куйды. Гайбәт, ялагайлык гадәттән тыш үсеп, бар кешенең дә тынычлыгын йотарга тотынды. “Генеральный”ның үзен дә шушы өермәнең эченә тартып кертергә уйлаган Людмила Борисовна уңай вакыт эзләп аптырамады. Яңа бер хәйләне мәйданга чыгарды. Имеш, Солтан Җәләевичның планнары зурдан икән, ул әле музейларның иң югаргы тәхетенә менеп утырырга, Генераль директор булырга тели түгелме? Аның бу астыртын корган тозагына кабарга тиешле “Генеральный” бераз сагаеп калса да, ашыгып эш йөртергә теләмәде, күрәсең. Шулай да мөдирнең соңгы вакытларда бик активлашып китүенә һәм иҗтимагый дәрәҗәсе артуына аның эче пошты. Әгәр тагын да болай дәвам итсә, Солтан Җәләевич һичшиксез үзенә югарырак урын таләп итәргә мөмкин иде. Эшләрен күрмәскә, җыелышларда аны мактап сүз әйтмәскә, хәтта уңышларын инкарь итәргә тотынды ул. Берәр шелтә бирергә җай эзләде. Әмма Людмила Борисовнаның артыгы белән борчылуы аңа комачаулык итә иде. Иң уңышлы юл — дусларыннан берсенә Солтанның язмышын тапшырырга да “яшь иптәш”не көлкеле хәлгә калдырырга кирәк. Ә бу мөмкин һәм җиңел башкарыла ала! Әдәби музейның хуҗалык һәм финансы эшләре Берләшмәдән, ягъни үзәктән идарә ителергә тиеш булганлыктан, бу юл да “Генеральный” кулында иң ышанычлы һәм мәртәбәле чара иде. Иң беренче итеп ул шуннан файдаланды. Һичшиксез бүленеп бирелергә тиешле һәммә төрле чаралар өчен финанс чыгымнары планыннан Әдәби музейны җиңел генә кыскартып, төшерде дә калдырды. Хәтта саклаганга һәм утына, суына, башка хуҗалык чыгымнарына акча бүлеп җибәртми башлады. Блокадада калдырганда, яшәү көче бетәргә, музейда эш дәрте сүнәргә тиеш иде. Солтан Җәләевич кына юләр булып чыкмады, турыдан-туры министрлыкка барып, ул чыгымнарны каплауны алардан таләп итә башлады. Аның беренче сүзе шул булды: “Музей — халыкныкы, илнеке, анда мәмләкәтебезнең байлыгы банктагы алтыны кебек үк саклана! Ил ни өчен ул байлыгыннан баш тартырга җыенды? Безгә аңлашылмый!”— диде. Бу сүзләре белән түрә килешми кала алмады. Әүвәле аптырады. Аннары хәл итәргә булышлык күрсәтәчәген белдерде. Ә Һарун Бариевичның сүзен тыңламаска мөмкин түгел иде. Шунлыктан “Генеральный”ның планнары барып чыкмады. Ә Людмила Борисовна тотты да аны көчсезлектә гаепләде. “Генеральный”, аның белән бергә Берләшмә дирекциясе чыгырыннан чыкты. Бу шартларда эшләү барчасына да бермә-бер авырлашты. Чишелмәгән мәсьәләләр арта бардылар, өелделәр. Бары тик Солтан Җәләевич кына, алар фикеренчә, рәхәттә яши һәм үз белдегенчә эшләп йөри кебек тоелды аларга. Һәм шунда “Генеральный”ның колагына куандырып бер хәбәр иреште: аның урынына ул бәндә бер дә кызыкмый икән бит, киресенчә, музей эшен яратмый, тизрәк китәргә уйлый! Моңа ул бик ышанып җитмәсә дә, күңелен тынычландырыр өчен җитә калды. “Генеральный” тагын Солтан Җәләевич ягына авышты. Людмила Борисовна исә үзен утка пешкәндәй тойды, шашынуыннан котыла алмады. Инде генә сүреләмен дигәнендә дә, министрлыктан Мария Михайловна килеп, бөтен эшне харап итеп ташлады. Нияте яхшыда булгандыр да бит, әмма киресе килеп чыкты. Үзен кайчандыр шул урындыкка утыртуда Людмила Борисовнаның шактый зур ярдәме тигәнлеген Мария Михайловна яхшы хәтерли һәм аңа һәрдаим рәхмәтле иде. Тырышулары да шулар өчен рәхмәтен белдерү белән бәйле булды. Соңгы көннәрдә генә түрә каршысында ишетелгән сөйләшүне искәртеп, ул әйтә куйды: — Сезнең мактанчык Солтаныгызны Берләшмәгә күтәрергә уйлап торалар әле,— диде. Утка май ташлаган кебек булды бу яңалык. Людмила Борисовна күзгә күренеп кара көйде. Бүтәннәр дә корт чаккан кебек сискәнделәр. Һәм сүз китте, тагын гайбәт һәм кайнар бәхәсләр барчасын үз эченә йотты. Мондый хәл бер башланса, тиз генә тынмый, һәркемнең кадере кими. Үзенә бәйле рәвештә Берләшмәнең болай болгануыннан хәбәрсез калган Солтан Җәләевич һаман да Әдәби музей эшләре белән мәшгуль иде. Аның уңышлары көннән-көнгә даими арта тордылар. Хәтта элекләрне бик сирәк кенә оештырыла торган күргәзмәләр дә хәзер Әдәби музейда ешаеп китте. Бөтен Берләшмә ел буена алып бара торган һәм шактый финанс чыгымнары тотып эшләгән чараларны Солтан Җәләевич үзәкнең һичнинди ярдәменә мохтаҗлыгы барлыгын күрсәтмичә башкарып чыгарга тотынды. Бу хәл, билгеле, министрлыкта да искә алынды һәм аның уңышларын Людмила Борисовна кебек шушы хезмәттә чәч агарткан мактаулыларга да үрнәк итеп куя башладылар. Һаман саен түрәнең болай әйтүе хәтта Мария Михайловнаның да эченә тия, йөрәк маен кайната иде. Солтан Җәләевичның әгәр дә тиздән Әдәби музейны Берләшмә составыннан мөстәкыйльлеккә чыгарырга исәбенә керсә, алар чарасыз икәнлекләрен төшенеп, бу хәлгә каршы “ут уйнатырга” кирәклеге хакында дирекциядә еш кына сөйләшә торган булып киттеләр. Әмма тормыш вакыйгалары һаман да үз чиратлары белән бара тордылар. Солтан Җәләевич бернинди югары урыннар да дәгъва кылып йөрмәде, Әдәби музейны мөстәкыйль итү хакында да хыялланмады. Аның боларга вакыты да, хәтта теләге дә юк иде. Адәм баласы шулай яши инде ул, яратылганнан бирле. Һаман үзен сакларга тырыша, җил-яңгырда күшегеп калуны өнәми. Шунлыктан табигый инстинктына иярә. Акылы шул вакыттан көчен югалта. Хисләр өермәсе бөтереп ала да, тормышын уңга һәм сулга айкарга тотына. Котылырлык чарасы калмый. Үзен корбан итәргә теләми, хәтта шул корбан дәрәҗәсенә һич лаеклы түгел икәнлеген дә аңламый. “Батабыз!”— дип коткы сала да, курку тудыра. Чиратлары белән җай гына барырга тиешле вакыйгаларны бутап бетерә. Аның ише кеше әгәр дә ил башына да менеп утырса, бетте, халыкның күзе тәмам томалана да һәммәсе сарыкка әверелә. Соңыннан аңына килгәннәр исә тарихны кире борырга, замананы кайтарырга тырышалар һәм чираттагы авантюрага биреләләр. Ил эчендәге сугышны тышка чыгарырга омтылалар. Һич юктан сәбәп табалар. Сәясәтне алмаштырырлык гайбәт, сафсата тапканда, күп нәрсәләргә ирешергә мөмкин, билгеле. Әгәр тарихны үзгәртергә телисең икән, аңсыз рәвештә дә нәкъ менә шушы юлга басасың. Әмма һәр мөстәкыйль зат, ирекле кеше бервакытта да гомум мәнфәгать өчен янмый, бәлки, үз файдасына омтылганда, башкаларның да язмышын исәпкә алырга гына мәҗбүр була. Гади кешеләрнең илкүләм дәрәҗә тоткан ирләрдән аермасы шунда гына, алар үз теләкләренә халыкны котыртып түгел, бәлки шәхси көчләрен турыдан-туры сарыф итеп ирешәләр. Әгәр бүтәнчә мөмкин икән, ул вакытта тормыш бүгенге хәленә килеп җитмәс, җирдә яшәве дә, үзгә төрле кануннар урнашып өлгерсә, мең тапкырлар рәхәтрәк булыр иде. Людмила Борисовнаның көннән-көн шашына баруы нәкъ шушы күренешнең бер чагылышы булганлыктан, күпләр аны аңларга тырыштылар. Солтаннан кайтарып-кайтарып диярлек кызыксынып алган җаваплары аларны тынычландырсалар да, “татар барда — хәтәр бар” дип карагруһлардан калган хисләр белән коралланган таифәнең борчылуы бетмәде. Мөдир булып эшләүче, ил телендә “директор” аталучы Солтан Җәләевич әлегә аларның хәсрәтләрен күрми һәм шуның белән бәхетле дә иде. Гайбәтне корал итеп, төрле әкәмәтләр уйлап чыгарырга алынучылар да табылды. Тиз арада боларны министрлыкта Мария Михайловна тарата торды. Бервакыт Солтаннан түрә Һарун Бариевич сорап та куйды: — Сезне салгалый дип сөйлиләр?— диде. — Ир кешедә була торган хәл инде ул, Һарун Бариевич. Кайвакытта арба тәгәрмәчен дә яхшы барсынга майлап җибәргәлиләр. Әмма бик эләкми шул. Үзегез дә беләсез, эштә кайнагач, чәйгә дә вакыт аз кала,— диде мөдир. Дөрес сүз түгел дип алдарга теләмәде. Тормыш шуңа корылгач, син генә аны үзгәртә алмыйсың. Йомышлары төшсә, бер хәл. Әмма үзең аларга йөгерәсең шул. Ярый да һәрьяклап мөмкинлекләрең булса. Юкны каян табасың? — Мин дә шулай дидем, анысы. Монда кайберәүләр үземә әйтеп маташкан иделәр!.. Һарун Бариевич шунда Солтанның үзенә дә билгеле булмаган серне ачты. Болардан соң бераз уйланырга да ярагандыр да, әмма ул моңа әүвәле әллә ни игътибар биреп тормады. Мулла песие кебек өйдә генә эшләп утырсаң, кешегә йомышың төшмәсә, аракы эчеп гомер уздыралар димени? Бу илдә электән шулай кабул ителгән, кемгәдер йомышың төшеп барасың икән, өстәленә сыеңны чыгарып утыртырга тиешсең. Ярый да шуның белән генә бетсә, аларның бит әле телең белән үзләрен сыйпатып-сыйпатып сыйланасылары килә. Кая бара аласың? Башкача булмый. Ә боларны түрәгә сөйләп торасы түгел, үзе дә яхшы белә. Сыйларны аз күрдемени ул? Икенче юлы бу хакта бөтенләй башкача итеп әйтте Һарун Бариевич: — Бикәчләр белән шаяргалыйсыз, диләр?.. — Ир асылы булсаң, кызыгырлар инде!— дигән булды Солтан Кәбиров, бер генә дә исе-акылы китмичә. Әгәр дә шунда аклана, инкарь итеп аптырый башласа, башкача булыр иде. Шунлыктан Солтан Җәләевич бу юк сүзне озынга сузып тормады, Һарун Бариевич та көлде дә шуның белән бетерде. Ул гайбәтләрнең кайсы җеннең бүсек авызы абзарыннан чыкканлыгын яхшы белә иде булса кирәк. Бәхет йолдызы, шулай итеп, Солтанны нурларының сагында саклый килде. Әмма кайнаган казан яки шартларга, яисә тишелергә тиеш иде. Мөдирнең бер дә артык исе китмичә эш йөртүе, конфликтларга керергә теләмәве, андый куркыныч туганда да шаярту белән сүзне бүтәнгә борып җибәрә белүе Людмила Борисовнаның коткысын тагын да корыландырды. Өченче төрле гайбәт мәйданга чыгып, соңгы вакытта ул гына Солтан Җәләевичны бераз сагаерга мәҗбүр итте. Имеш, ул беркем дә түгел, бәлки Һарун Бариевичның туганнарыннан икән! Монысы аны гына түгел, күпләрне шаккаттырды. Кайберәүләр хәтта чын күңелләреннән ышана да башладылар. Моны ишетүгә, Людмила ханымның эче тышына каерылды. Төнге йокысын югалтып, юләргә үк чыга башлады. Иртән көзге каршына басканда: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|