Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 60 страница




 

У­рам­да ел­ның ма­тур ва­кы­ты — хуш ис­ле июнь ае иде. Үзәк урам­нар­да­гы чис­та­лык һәм пөх­тә­лек кыш­кы бо­ла­ма­җи һәм шу­га­лак ва­кыт бе­лән бер дә ча­гыш­ты­рыр­лык тү­гел. Ир­тән­ге ко­яш, кү­зен ачу­га, ка­ра­шын Кремль­нең кап­ка­сы­на тө­би дә, сә­лам­лә­шеп уза. Ка­лы­ная бар­ган агач яф­рак­ла­рын җай сел­кет­кә­ләп ке­нә җи­ләс җил уй­нап куя. Көн­нең эс­се бу­ла­ча­гын сиз­де­рер­гә те­лә­гән­дәй, җир­дән чык то­ма­ны кү­тә­ре­лә.

Кул­ла­ры бәй­лән­гән тот­кын ша­гыйрь һәй­кә­ле янын­нан узып, Сол­тан тү­бә­се ябы­лыр­га өл­гер­гән Дәү­ләт му­зе­е­ның би­на­сы­на сә­лам би­реп уз­ган­дай ит­те дә, сул­га бо­ры­лып, Спас ма­на­ра­сы­на та­ба кит­те. Ка­лын гәү­дә­ле әкә­мәт тә озын бер ми­ли­ци­о­нер аның ар­тын­нан те­кә­леп ка­рап кал­ды. Шун­да ук мө­дир те­ге ва­кыт­та оч­рат­кан әби­не исе­нә тө­шер­де. Исән ми­кән ул? Фа­ти­рын ал­ган­дыр да, шө­ке­ра­на кы­лып яши тор­ган­дыр! Әл­лә хы­ял­лан­га­ны карт­лар йорт­ла­ры­на җи­бәр­де­ләр ми­кән? Без­дә шу­лай ин­де ул: ва­кы­тын­да үлеп ко­тыл­ма­саң, бер­кем­гә ки­рә­гең юк. Хәт­та ба­ла­ла­рың да та­ра­лы­шып бе­тә­ләр. Мәк­тәп­тә ал­ган пат­ри­о­тик хис­лә­рен һич тә ты­ныч­лан­ды­ра ал­мый­ча, алар Рә­сәй­нең чик­лә­рен сак­лый, диң­гез киң­лек­лә­рен­дә го­ме­рен би­рер­гә әзер бу­лып хез­мәт итә, яки бе­рәр удар тө­зе­леш­тә дан­лык­лы үр­ләр­не яу­лый. Ә ан­да, ерак­та, үз туф­ра­гын­да, үз ва­та­нын­да аның га­зиз ән­кә­се бер кә­ли­мә сүз языл­ган хат кө­теп го­ме­рен уз­ды­ра. Яз һәм көз­дә ул би­ча­ра­ ананың оч­кан кош­лар­га ка­рап йө­рә­ге тел­гә­лә­нә. Әм­ма бер­ни дә эш­ли ал­мый. Ва­тан өчен үс­тер­гән шул ул га­зиз ба­ла­сын, үзе­нә дип тү­гел.

— Һәй, сә­лам, “яшь ип­тәш»!..

Та­ныш та­выш ише­тел­гән як­ка Сол­тан бо­ры­лып ка­ра­са, Һарун Ба­ри­е­вич үзе икән. Җәяү генә атлый. Кә­е­фе ях­шы кү­ре­нә.

Җы­лы итеп исән­ләш­кәч, тү­рә аңа әй­теп куй­ды:

— Соң­гы ва­кыт­лар­да бер дә кер­гә­не­гез юк. Әл­лә, мин әй­тәм, бер дә эш­лә­ми ин­де бу? Асаф За­һи­ро­вич та сез­не со­раш­ты­рып тор­ган иде. Ту­ры без­гә ба­ра­сыз­мы? Әллә арыракмы?

Мон­дый да үз итеп сөй­лә­шү­гә Сол­тан Җәләевич эреп ке­нә ки­тәр­гә ти­еш иде. Асаф За­һи­ро­вич ди­гә­не — ми­нистр ха­кын­да әй­тә ин­де бу түрә. Бик җай­лы ке­ше турында. Ар­ты­гын оры­нып бә­рел­ми, кем­ле­ген бе­леп ке­нә эш итә. Сол­тан әле­гә аның бе­лән алай кар­шы­лык­ка кил­мә­де. Бер­ва­кыт, ни­чек­тер ки­ңәш со­рап, жур­на­лист­лар му­зей эш­чән­ле­ген як­тырт­кан мә­ка­лә язу­ым­ны үте­нә­ләр әле ди­гәч, мо­ны бер дә хуп­ла­ма­ган­лы­гы гы­на сә­ер то­ел­ган иде. Сә­бә­бе бар­дыр ин­де. Утар­дан та­выш­ны кем­нең чит­кә чы­га­ра­сы кил­сен?

— Эш­ләр ях­шы ба­ра­мы соң? — Һарун Ба­ри­е­вич ни­чек со­ра­ган бул­са, шу­лай җа­ва­бын да үзе үк бир­де: — Те­ле­ви­зор­дан көн дә сез­не күр­сә­теп то­ра­лар... Ра­ди­о­дан да, ул га­зе­та-жур­наллар, ди­сез­ме... Бул­ды­ра­сыз, “яшь ип­тәш”, бик ях­шы. Мак­тап кы­на тел­гә ала­быз!

Сол­тан­ның ар­ка­сын­нан ба­ла­лар­ны ир­кә­лә­гән­дәй хәтта ка­гып та куй­гач, тү­рә кар­шын­да кой­рык бол­гар­га гы­на кал­ды. “Эт кү­ңе­ле бер сө­як” ди­ләр бит әле, шу­ның ке­бек ин­де.

— Сез­дән өй­рә­нә­без, Һарун Ба­ри­е­вич, сез­дән... “Яшь ип­тә­ш”нең яла­гай­ла­ну­ын тү­рә ки­рә­ген­чә ка­бул ит­те, ки­ңәш­лә­рен бир­гән­дәй, әмма хәй­лә­кәр рә­веш­тә: “Бо­ла­рын әйт­мә­сә­гез дә яра­ган иде”,— ди­я­рәк, күр­сәт­мә­лә­рен дә ясар­га өл­гер­де. Сол­тан аның тел тө­бен тө­ше­неп ка­лыр­га ти­еш иде. Алар шу­лай ми­нистр­лык­ка якын­лаш­ты­лар.

А­саф За­һи­ро­вич бу юлы үзен­дә иде. Соң­гы ва­кыт­та чит мәм­лә­кәт­ләр­нең урам­на­рын еш тап­та­ган­лы­гы сәбәпле, министрның кы­я­фә­те та­гын ях­шы­ла­нып кит­кән. Бе­рен­че ка­раш­ка өтек ке­нә кү­ре­нер­гә мөм­кин бул­ган мон­дый ке­ше­нең үз мәр­тә­бә­сен­нән ку­а­нып яшә­ве та­би­гый хәл шул.

Әү­вә­ле эш­лә­ре­нең ба­ры­шы ха­кын­да со­ра­ган­дай иде, әмма Сол­тан­ Җәләевичка ка­ра­мый­ча гы­на Асаф За­һи­ро­вич шун­да Һарун Ба­ри­е­вич­тан бе­леш­те­реп алды:

— Соң­гы ва­кыт­та Бер­ләш­мә­дән хә­бәр­ләр ише­тел­гә­лә­де, ка­нә­гать­сез­лек сиз­дер­де­ләр үзе­гез­дән,— диде.

Мо­ны ни­чек дип аң­лар­га ки­рәк бул­ган­дыр, әм­ма ише­тергә үк уңай­сыз иде. Әгәр дә хә­зер ак­ла­на баш­ла­саң, алар кү­зен­дә кем сый­фа­тын­да кү­ре­нә­сең ин­де? Бәл­ки әрләргә маташа торганнардыр, тың­лап бе­те­рер­гә­дер?

— “Яшь ип­тәш”­не ча­кыр­тып, сөй­ләш­мәк­че дә идем әле. Ме­нә үзе ки­леп чы­гар­га бул­ган,— диде шунда министр.

Һарун Ба­ри­е­вич та берни аң­лат­ма­ды булса кирәк. Нидер хакында булырга тиешле сүзләре шуның белән тәмамланды. Сол­тан бил­ге­сез­лек чоң­гы­лын­да ба­тып кал­ды. Аңа сүз баш­лар­га авыр иде. Ми­нистр исә, шал­ты­ра­ган труб­ка­ны алып, кем бе­лән­дер зур гәп­кә ке­реш­те. Эш та­ләп ит­те, ачу­лан­ды.

— Ак­ча юк бит. Һа­ман са­ен ка­ян алыйм мин сез­гә?.. Ярый, ка­рар­быз!.. Бе­рен­че җай чы­гу­га. Ярый ди­дем­ме? Бул­ды!

Телефоннан сөйләшүен шу­лай кис­кен ге­нә өз­гән­нән соң, кар­шын­да­гы түрә белән мөдиргә тө­бә­леп, ми­нистр бе­раз ты­нып тор­ды да өс­тәп куй­ды:

— Җә­лил те­ат­рын­нан шал­ты­ра­та­лар. Та­гын ак­ча со­рый­лар. Чит ил­гә чы­гар­га. Ә каз­на­ның бу­ша­ган ва­кы­ты. Ике йөз мең бит. Әле кай­чан гы­на бир­дек. “Ал­тын­чәч”­кә. Та­тар спек­такль­лә­ре­нә ха­лык йөр­ми, ке­ре­ме юк.

Бу юлы­ ул Сол­тан­га тө­бәл­де. Нәр­сә әй­тер, ди­гән­дәй җа­вап көт­кән сы­ман иде. Шу­шын­нан фай­да­ла­нып, “яшь ип­тәш­”е сүз­гә ке­реш­те һәм үз фи­ке­рен бел­де­рү­не ки­рәк тап­ты:

— Чит­кә та­тар опе­ра һәм ба­лет те­ат­ры урыс әсәр­лә­ре алып чы­га икән дип ишет­тем. Ә мил­ли әсәр­ләр һа­ман игъ­ти­бар­сыз ка­ла би­рә...

Ник ке­нә алай ди­де икән? Ми­нистр­ның ачу­дан кай­нар­ла­ну­ын көт­мә­гән иде. Ул аты­лып бә­рел­де, гү­я­ки Сол­тан­ны баш­тү­бән әй­лән­де­реп очыр­ды:

— Сез мон­да шу­лай сөй­ләп то­ра­сыз, асы­лын бел­мә­гән хә­ле­гез­дә. Әнә та­тар га­зе­та­ла­ры да ко­ты­ры­на­лар. Мәсь­ә­лә­нең төбен тик­ше­рү юк, то­та­лар да кыч­кы­ра­лар, шар­ан яра­лар. Ме­нә, укы­ды­гыз­мы?

Сол­тан­ның ал­ды­на “Ва­та­ным Та­тарс­тан” га­зе­та­сы ки­леп төш­те. Аны ачып та ка­рар­га да мөм­кин иде ул. Әм­ма ки­рә­ген тап­ма­ды. Әле ки­чә ге­нә укы­га­ны бул­ган­лык­тан, бел­мә­меш­кә са­лы­шып ма­та­шу­ның мон­да ки­рә­ге юк иде.

— Та­ныш мин аның бе­лән. Ки­ле­шәм, сез хак­лы­дыр, бик алай тө­бе­нә тө­шеп яз­ма­ган­лы­гы си­зел­де,— дигән булды мөдир.

— Ме­нә, нәкъ шу­лай... Ә алар, жур­на­лист­лар­ны әй­тәм, каш ясыйм дип күз чы­га­рыр­га гы­на то­ра­лар!

Ми­нистр­ның бу сүз­лә­ре Сол­тан­ Җәләевичны уңай­сыз­ла­салар да, ул, би­реш­мичә, фи­ке­рен дә­вам итәр­гә бул­ды:

— Мин алай ди­мә­гән идем дә...

Ә Асаф За­һи­ро­вич тың­лап та тор­ма­ды:

— “К­нязь Игорь”­гә ке­ше йө­ри шул. Ә та­тар опе­ра­сын куя баш­ла­сак, яр­ты зал да җы­ел­мый. Ар­тист­лар­ның да иң кәт­тә­лә­рен ге­нә сай­лап ка­рый­лар. Ха­лык­ка оша­мый. Чит­тән кил­гән бел­геч­ләр дә та­тар әсә­ре­нә кы­зык­мый­лар. Ме­нә хик­мәт нәр­сә­дә! Аң­лау­чы юк, бе­лү­че кү­рен­ми. Ә та­выш­ланыр­га­мы ди­сәң, бул­ды­ра­лар. Шу­лай яз­ган жур­на­лист­лар үз­лә­ре ул спек­такль­ләр­гә йө­ри­ләр­ме икән? Юк, әлбәт­тә. Ис­лә­ре дә кит­ми. Алар­га сүз ки­рәк. Мө­гез чы­га­ру...

Һарун Ба­ри­е­вич аны бүл­дер­мә­де, фи­ке­рен дә ачык бел­дер­мә­де. Ба­ры тик Сол­тан гы­на, бө­тен нәр­сә­дә дә кат­на­шы бул­ган ке­ше сы­ман әй­тә куй­ды:

— Бәл­ки без­дә мә­дә­ни сә­я­сәт­не дө­рес итеп оеш­ты­рыр­га ки­рәк­тер?

Ул мең өлеш хак­лы сыман иде. Аның ишетүләренә караганда, ми­нистр Асаф Заһировичның мә­дә­ни хә­рә­кәт­не алып ба­ра ал­ма­вы, ул гы­на да тү­гел, милли мәдәни сәясәтнең ки­лә­чә­ген бил­ге­ли тор­ган сә­ләте юк­лык го­мум­-бил­ге­ле нәр­сә, имештер. Мо­ны жур­на­лист­лар әй­теп, сөйләп, язып кына калмадылар, бәлки телләрен бөтенләй төшермәс булдылар. Солтан Җәләевич та шушыларны күздә тотуы аңлашыла иде, сүзләре Асаф За­һи­ро­вич­ның яңа­гы­на бир­гән төс­ле булды. Көтелмәгәндә түгел, бәлки алдан әзерләнгәнчә шу­лай ки­леп чык­ты сыман. Һарун Ба­ри­е­вич­ның та­мак кы­руы һәм “яшь иптәш”нең әйт­кән­нә­рен ишет­мә­меш­кә са­лы­шуы ях­шы иде, аны­сы. Тик­ ми­нистр гы­на бу сүз­ләр­не ко­лак ар­тына уз­дыр­ма­ды. Аның ка­ра­шы Солтан­ны ике­гә ярып уз­ды. Элеп алып, сел­кеп са­ла­сы гы­на кал­ды. Әм­ма бе­раз­дан аның кү­ңе­ле­нә ты­ныч­лык иң­де һәм кө­тел­мә­гән­чә әйт­те дә сал­ды:

— Ме­нә, алай икән, ми­нем урын­га ки­леп уты­ры­гыз да те­лә­гә­не­гез­чә бил­ге­лә­гез. Кү­рер­без, нәр­сә май­та­рыр­сыз икән? Тел­гә ба­ры­гыз да ос­та. Чор­ны, дә­вер­не ис­кә ал­мый­сыз. Ми­не “хи­мик” дип атау­ла­ры­на кү­нек­тем ин­де. Әйе, шун­нан, хи­мия-тех­но­ло­гия бу­ен­ча бел­геч ди мин. Шун­нан ни? Бер­се дә ис­кә ал­мый: үз чо­рым­да та­рих фә­не бу­ен­ча кан­ди­дат­лык дис­сер­та­ци­я­се як­ла­дым. Та­рих бу­ен­ча бел­геч­ле­гем­не кая ку­яр­га? Сез шу­лай сөй­ләп тор­гач, бел­мим та­гын, нәр­сә әй­тер­гә­дер?

Сол­тан Җәләевич үзе­нең уңай­сыз һәм ахмак хәл­дә кал­га­нын ях­шы той­са да, сер би­рер­гә ашык­ма­ды. Сүз­не икен­че­гә бо­рыр­га ма­таш­кан Һарун Ба­ри­е­вич­ны да узып:

— Фи­ке­рем­не тө­гәл­ләп бе­те­рер­гә өл­гер­мә­гән идем. Мә­дә­ни сә­я­сәт­не го­мум­ бил­ге­ле фак­тор­га әве­рел­де­рү ха­кын­да әйт­кән идем,— дип ак­ла­на да баш­ла­ды. Әм­ма тел тө­бен үз­гәрт­мә­де:— Жур­на­лист­лар кар­шы­на еш­рак чы­гар­га, ин­тервь­ю­лар би­рер­гә, аң­ла­тыр­га ки­рәк. Тө­шен­сен­нәр, бел­сен­нәр. Алар да Ал­ла бән­дә­се тү­гел­ме? Ни чә­чел­сә, шу­ны ура­лар. Сез хак­лы, бу як­тан. Әм­ма икен­че ягы да бар аның...

Һарун Ба­ри­е­вич­ның ита­гать та­ләп итеп та­мак кы­ру­ы­ннан Сол­тан тук­тап кал­ды. Сүз ар­тын­нан баш­ка­сын куз­гат­кан са­ен һа­ман ада­ша ба­руы бер дә ки­ле­шер­лек хәл тү­гел иде.

— Ә­йе, ә икен­че як­тан? Икен­чесе нәрсә?— Асаф За­һи­ро­вич бу миз­гел­дә гүяки Сол­тан­ны егып са­лып тук­мар­га гы­на ти­еш иде. Мо­ны алар барысы да ях­шы аң­ла­дылар һәм һәр әй­тел­гә­н сүз бары тик зы­янга гына икән­ле­ген тө­шен­деләр. Әм­ма ин­де Солтанга ба­ры­бер иде.

— И­кен­че як­тан, икен­че як­тан, ди­гә­нем шул... Мин, сез­нең урын­га уты­рып, ми­нистр­лык йө­ген тар­тып ба­ра ал­мыйм. Ул сез­нең үзе­гез­гә ки­ле­шеп то­ра. Га­фу ите­гез, мон­да кем­не ку­яр­га икә­нен хәл итү­че­ләр бар!

Сол­тан Җәләевич­ның бу фикерле сүз­лә­ре ни өчен­дер ми­нистр­га хуш кил­де­ләр. Хәт­та ул кө­леп үк җи­бәр­гәч, Һарун Ба­ри­е­вич та җи­ңел су­лап куй­ды. “Яшь ип­тәш”­нең ге­нә ар­ка­сы буй­лап сал­кын тир ер­ма­гы йө­ге­реп төш­те. Ке­ше­не авыр хәл­гә куй­ды шул ул. Тәр­тип­не исен­нән чы­гар­ды. Йә, ми­нистр кар­шын­да кем соң әле Сол­тан, кем? Мес­кен му­зей­ның хә­ер­че мө­ди­реме? Кан­да­ла уры­ны­на сы­ты­лыр­га мөм­кин иде, ярый әле да­вы­л бары тик ка­на­ты­ның очын гы­на ти­де­реп уз­ды. Кем дә тү­гел, моңарга үзе га­еп­ле. Ту­ры әй­теп, ту­га­ны­ңа да ярап бул­мый, ах­мак! Әле гадел булса — бер хәл! Коткыга ышанып, шуны телгә алып сөйләп йөрүчеләр мәгънәсез булалар да инде!

Ми­нистр­ның олы һәм би­ек ка­би­не­ты кы­сан­ла­нып куй­ды. Гүя дөнья үзе үк та­рай­ган­дай то­ел­ды. Асаф За­һи­ро­вич, сүз­не бет­кән­гә са­нап, йом­шак тә­хе­тен­нән тор­ды. Һарун Ба­ри­е­вич та уры­нын­нан куз­гал­ды. Сол­тан да чы­гып ки­тәр­гә ти­еш иде. Әм­ма ми­нистр алар­ның ике­сен дә тук­тат­ты һәм:

— Ра­ви­лә Вә­ли­ев­на­ны ях­шы бе­лә­сез­ме?— дип со­ра­ды.

Һарун Ба­ри­е­вич бе­лән Сол­тан үза­ра ка­ра­шып ал­ды­лар. Җа­вап­ның кем­нән та­ләп ител­гән­ле­ге аң­ла­шыл­ма­ган иде. Шу­лай да тү­рә сүз­гә ке­реш­мә­де, “яшь иптәш”е­нә ка­рап, әй­дә, сөй­лә ди­гән­дәй баш как­ты.

— Ми­нем­чә, бик тә уңай ке­ше. Му­зей эшен ях­шы бе­лә. Мин аның ха­кын­да ба­ры тик ях­шы фи­кер­дә ге­нә.

Сол­тан­ның бу сүз­лә­рен ми­нистр та­гын ошат­ма­ды бул­са ки­рәк. Ирен чи­тен бе­раз тү­бән са­лын­дыр­ды, мыскыллап көлүе идеме? Шулай дә әйтеп куйды:

— Мин аны бү­тән эш­лә­рен­нән дә бе­лә идем. Горь­кий му­зее экс­по­зи­ци­я­сен тө­зе­де бит әле ул. Шу­лай­мы? Мин­дә бер дә уңай тәэ­сир кал­дыр­ма­ган иде.

Ми­нистр­ның шу­шы бә­я­се­нә Сол­тан ку­шы­лыр­га ти­еш бул­са да, бу фи­ке­рен ки­ре как­ты. Аң­ла­тыр­га ке­реш­те:

— Оч­рак­лы хәл ге­нә­дер, Асаф За­һи­ро­вич. Оч­рак­лы гы­на шу­лай ки­леп чык­кан­дыр. Бер­ләш­мә­дә мин ан­нан да уңай ке­ше­не атый ал­мыйм,— диде.

Чыннан да Сол­тан­ Җәләевичның Ра­вия Ва­ли­ев­на бе­лән бер тап­кыр да кар­шы­лык­ка кер­гә­не бул­ма­ды. Ха­ным­ның га­ять дә­рә­җә­дә ос­та сә­я­сәт­че һәм урыс ара­сын­да та­тар­ның мил­ли дөнь­я­сын як­лый бе­лүе, ки­рәк­сә, инт­ри­га­лар ясап, юга­ры­да­гы­лар­ны да шөл­лә­тә алуы га­җәп ях­шы иде сыман. Мо­ны күп­ләр бул­ды­ра ал­мый. Те­лә­сә нин­ди сүз­не ул шу­лай бо­рып ку­яр­га мөм­кин, шү­рә­ле уры­ны­на кы­сы­ла­сың да ка­ла­сың. Ахыр­дан: “Был­тыр кыс­ты”,— дип, айнып акы­ру­дан ни мәгъ­нә?

— Сез, ди­мәк, бу кан­ди­да­ту­ра­ны уңыш­лы сай­лан­ган дип са­ный­сыз?— Ми­нистр Сол­тан­ Җәләевичка мыскыллы ел­ма­еп кы­на ка­рап ал­ды. Һарун Ба­ри­е­вич исә ак­тан да, ка­ра­дан да сүз кат­ма­ды. Бо­лай ди­гә­не­нең ни­ге­зен­дә нәр­сә­дер ятканын Солтан чамаларга өлгерде: “Кызык икән әле болайга китсә, кызык икән! Димәк, Людмила Борисовнаны урыныннан алмакчылар, Равилә Вәлиевнаны куймакчылар! Аңлашыла!”

— Ә­йе... Ә кая сай­лан­ган? Нәр­сә­гә кан­ди­да­ту­ра? Әл­лә Бер­ләш­мә­дән аны ала­сыз­мы?— Сол­тан­ның бо­лай итеп бер-бер арт­лы со­рау­лар яу­ды­руы га­җәп тү­гел иде.

— Ә, юк,— ди­де ми­нистр.— Людмила Борисовнаны пен­си­я­гә оза­та­быз. Аның уры­ны­на кан­ди­да­ту­ра­лар ара­сын­да Ра­вия Вә­ли­ев­на­ның да исе­ме бар иде. Шун­лык­тан гы­на сүз куз­га­ту­ым. Фи­ке­ре­гез­не бе­лү өчен...— Бе­раз тук­тап тор­ган­нан соң, тә­хе­те­нә ка­бат ки­леп, тынычлап уты­рып, сү­зен бе­тер­де:— Ди­мәк, дө­рес сай­лан­ган кан­ди­да­ту­ра дип уй­лый­сыз ин­де?

— Ә­йе, һич­шик­сез шу­лай. Людмила Борисов­на уры­ны­на фи­ли­ал­лар­ның җи­тәк­че­се бу­ла­рак Ра­вия Вә­ли­ев­на кил­сә, уңыш­лы­рак бу­лыр сыман. Мил­ли кадр гы­на да тү­гел, акыл­лы ха­ным кебек күренә. Иң ки­рә­ге, му­зей эшен ях­шы бе­лә. Урыс­лар ара­сын­да да сер та­ба ала­чак. Кө­че җи­тәр дип уй­лыйм,— диде Солтан Җәләевич, үзе белән киңәшүләренә сөенеп.

— Ис­тә то­тар­быз!

Ми­нистр­ның шу­шы сү­зен­нән соң, сау­бул­ла­шып, Һарун Ба­ри­е­вич үзе бе­лән Сол­тан­ны да алып чы­гып кит­те дә, ко­ри­дор­да аны тук­тат­ты:

— Кабинетка ке­рик әле!

Тү­рә­нең бүлмәсе нигәдер элек­ке­чә үк нур­сыз иде.

Әм­ма бу юлы­ ди­вар­да­гы порт­рет­лар ал­ма­шын­ган икән. Ле­нин сурәте уры­ны­на мил­ли ша­гый­ре­без Габ­дул­ла Ту­кайныкы ме­неп утыр­ган, Маркс та кү­рен­ми, әм­ма Са­лих Сәй­дә­шев кар­шы як­та ел­ма­еп то­ра. Мә­дә­ни­ят ми­нистр­лы­гы­на хас үзен­чә­лек­ләр­гә чын­нан да әһә­ми­ят би­рә баш­ла­ган­нар икән бо­лар дияргә була хәзер. Мо­ңа ку­ан­мый­ча мөм­кин тү­гел. Шө­кер Хо­да­га, дип тә әй­тер­гә ярый­дыр? Үз­лә­ре­нең ба­шы­на кил­де­ме, әл­лә бе­рәр акыл­лы ке­ше ки­ңәш ит­те­ме икән? Га­җәп шул бу, ә? Гаҗәп!

— “Яшь ип­тәш”, сез кай­ва­кыт оны­ты­лып ки­тә­сез. Га­лим ди­гәч тә үзе­гез­не. Алай яра­мый. Фи­кер­лә­ре­гез­не үл­чәп сөй­лә­шер­гә өй­рә­не­гез. Сез — ­ми­нем кадр. Шун­лык­тан үзем үк җа­вап­лы­лык хи­сен то­ям!— Тү­рә шун­да Сол­тан­ны бик гадел рәвештә би­тәр­ләр­гә то­тын­ды. Һәр сү­зен сы­гып кы­на чы­га­ра бар­ды:— Сез­нең өчен мин кы­за­рып утыр­дым!— диде.— Ми­нистр ка­дәр ми­нистр бе­лән сүз алы­шыр­га ни­чек җөрьәт иттегез бу ка­дәр? Без сез­не ке­ше ясадык. Ә сез? Сә­я­сәт, имеш. Ни­чек әле? Мә­дә­ни­ят­тә сә­я­сәт­не эш­ләр­гә ки­рәк­ме? Ни­чек мөм­кин? Мон­дый за­ман­да. Исе­гез­дән һич тә чы­гар­ма­гыз, кат­лау­лы дә­вер, бик авыр чор. Мил­ли мә­дә­ни сә­я­сә­те­гез юк, имеш. Ка­ян чо­кып чы­гар­ды­гыз мо­ны та­гын? Кем әйт­те? Ярый әле ва­кы­тын­да йом­шар­тып өл­гер­де­гез, юк­са, бе­леп то­ры­гыз, уры­ны­гыз­дан ук ко­лак ка­га иде­гез...

Сол­тан Җәләевич шунда ни­гә­дер ки­ре­лә­нә­се ит­те. Әл­лә шу­шы миз­гел­дә тү­рә­не үз күр­де, әл­лә ки­ле­шер­гә те­лә­мә­де, бел­мәс­сең. Әмма алай ук яра­мый иде.

— Ә ми­нем югал­тыр нәр­сәм кая? Фә­не­мә кай­тып ки­тәр­мен!— диде, үз ахмаклыгын һәм гаделсезлеген таный алмыйча.

— Ме­нә ни­чек шул сез...— Тү­рә сүз­нең җа­ен бик ос­та тоя иде. Шун­да ук Сол­тан­ны уры­ны­на ка­дак­лап куй­ды.— “Ә” ди­гән­гә “җә­”не дә әй­тә бел­ми­сез. Һа­ман үзе­гез­чә, яшь­ләр­чә. Ор­дым да бәр­дем ге­нә бул­мый шул әле ул. Аңа ки­ңәш би­рә­ләр. Ә моның үз тук­сан­на­ры ко­тыр­ган. Әйе, “яшь ип­тәш”, сез­гә сер итеп ке­нә әй­тәм: Людмила Борисов­на уры­ны­на бе­рен­че кан­ди­да­ту­ра бу­ла­рак шик­лән­ми исем-фа­ми­ли­я­гез­не куй­ган идек. Ми­нистр да шу­лай­рак уй­лап то­ра иде. Карь­е­ра­гыз­ны бо­зып кы­на таш­ла­ды­гыз шул. Бер сел­тә­нү­дә. Көн­нән-көн үсә тор­ган ка­дер­ле ва­кы­ты­гыз­да шу­лай ярый­мы ин­де? Нин­ди хәл бу? Бо­лай­га кит­сә, бел­мим, та­гын ни­ләр кы­лан­ды­рыр­сыз?

Әм­ма “яшь иптәш”нең акылы Һарун Бариевичныкы бе­лән ки­ле­шер­гә те­лә­мә­де. Тү­рә­лек­нең тә­мем бе­леп эш­лә­гән җитәкче, аның бә­я­лә­мә­се­нә кү­рә, ис­ке фи­кер­ле һәм шу­шы җәм­гы­ять­тә­ге үз­гә­реш­ләр­не бө­тен­ләй дә бел­ми­чә һәм аң­ла­мый­ча эш итү­че ке­ше­ләр­нең бер­се иде. Алар ике­се ике та­раф вә­кил­лә­ре бул­ган­лык­тан, үза­ра ки­ле­шү­лә­ре дә чын йө­рәк­тән тү­гел, бәл­ки ба­ры сүз­дә ге­нә мөм­кин. Әмма күреп тора: Һарун Ба­ри­е­вич ах­мак ке­ше тү­гел. Ул мо­ны бик ях­шы аң­лый аңлавын. Шун­лык­тан ме­нә түрә абзый ни­чек сөй­лә­шә: ко­лак­ны бо­рып.

— Я­рар, ба­ры­гыз... Үзе­гез­нең бү­ген нин­ди хәл­дә кал­га­ны­гыз ха­кын­да уй­ла­ны­гыз. Мин мо­ны ата­лар­ча әй­тәм. Бе­леп то­ры­гыз. Әгәр дә якын күр­мә­сәм, исем дә кит­мәс иде.

Юл буе Сол­тан шул хак­та уй­ла­нып бар­ды. Аңа оят та, кы­ен да иде. Хә­зер шу­шы ми­нистр кар­шы­сы­на нин­ди йөз бе­лән ке­рер, го­зер­лә­рен ни­чек җит­ке­рер? Ярый инде, Людмила Борисов­на­ның урын­ды­гы аңа ки­рәк тү­гел дә тү­гел... Әмма... Ни... Тук­та, ни­чек-ни­чек? Людмила Борисовна уры­ны? Ди­мәк, тө­тен­нең уты ме­нә шу­шы ми­нистр­лык­та бул­ган икән. Буш сүз сөй­лә­мә­гән­нәр. Людмила Борисовнаның ша­шы­нулары да юктан гына тү­гел, күрәсең. Мария Михайловна­ның җан дус­ты ул ди­ләр иде тү­гел­ме соң үзен? Юк­ка гы­на кай­на­ма­ган икән бичаракайның йө­рәк-бә­гы­ре. Ул ан­да Сол­тан­га таш­ла­нып ята, ә мон­да яз­мы­шын ин­де хәл дә кыл­ган­нар. Ра­ви­лә Вә­ли­ев­на һич­бер сиз­дер­ми­чә ге­нә хә­зер аның уры­нын ал­ачак. Бө­тен авыр­лык­лар­ны Сол­тан Җәләевич җы­еп бе­тер­де ин­де. Ярар, бор­чыл­ма­сын. Әйе, Ра­ви­лә ха­ным бе­леп һәм ос­та итеп эш йөр­ткән булган. Те­ге­не мо­ңа өс­те­рә дә, алар та­лаш­кан ара­да, урын­ны җай­лап, ме­нә дә уты­ра! Һе, бу инт­ри­га­лар да аның кат­на­шын­нан тыш кы­на бул­ма­ган­нар­дыр әле? Теге вакытта Равилә Вәлиевна махсус рәвештә Сол­тан­нан юри со­раш­ты­рып тор­ган икән, сез “Генеральный” урынбасары булмакчымы, фи­ке­ре­гез ни­чек дип. Тел тө­бен кап­шап тө­ше­нер­гә иткән. Май­та­ра­чак әле алай­са ул ханым эшләрне. Бер­ләш­мә­не җай­лап учы­на ала­чак. Сак­лан, Сол­тан Җәләевич, бик сак­лан!

Әм­ма Людмила Борисов­на үз урын­ды­гын алай җи­ңел ге­нә аңа кал­ды­рыр­га уй­лый­дыр­мы икән әле?

 

 

­ Ө­чен­че бү­лек

Сү­зең­нең төбендә дө­рес­лек бул­са да, әгәр та­я­ны­чың юк икән, са­га­еп ка­ла­сың һәм бу­ын­на­рың­ның йом­шар­га­нын то­я­сың икән аны. Адәм ба­ла­сы­на һәр­да­им нык­лы­гы юл­даш­лык ит­сә, кар­тай­мый­ча гы­на яшәр иде. Әм­ма дөнь­я­ның ка­ну­ны бү­тән­не со­рый: ха­кый­кать өчен кө­рәш дәр­те сү­рел­сә, ата­ла­ры кү­тә­рер­гә ти­еш авыр­лык ба­ла­ла­ры­на ка­ла, алар­га тор­мыш ике­лә­тә кы­ен­ла­ша. Шушы хакыйкатьне бу оч­рак­та ка­бат­лап ма­та­шу­ның ки­рә­ге юк­тыр бәл­ки, әм­ма шун­ысы да бар әле аның...

Ярар, хаклыгын кеше дә­лил­ләп җит­ке­рә ал­ма­сын да, хәт­та кур­кып кал­сын да, ди. Ни­гә, аның җа­ны юкмыни, ди­мәк­че­сез­ме?

Соң­гы ва­кыт­лар­да Сол­тан үз ал­ды­на шу­лай ак­ла­нып йөр­де. Ми­нистр­га әйт­кән сүз­лә­ре­нең ни­чек тә бер уңайсыз җир­дән икен­че төр­ле итеп ки­леп чы­га­сын көт­те. Ярый, аңа урын да әзер­лә­гән бул­сын­нар, ди, “Ге­не­раль­ный”­га урын­ба­сар­лык­ка күч­сә, на­чар­га бул­мас иде дә...

Һе, акы­лың кот икән, дө­рес­лек ял­чы­сы, имеш. Те­лең ты­е­лып кал­са, йө­рә­гең шарт­лар йә? Дөрес сүз гадел була ул! Ә хакыйкать? Анысы башка!

Соң­гы ва­кыт­лар­да Людмила Борисовна, ни хик­мәт, Сол­тан­ның юлы­на ар­кы­лы төш­ми баш­ла­ды. Мария Михайлов­на­дан бе­рәр хә­бәр ал­ган иде­ме, әл­лә үз хә­лен аң­лап, яз­мы­шы­на буй­сы­ныр­га те­лә­де­ме, мо­ны хез­мәт­тәш­лә­ре бел­мә­де. Авы­зын­нан сер чы­га­рып бү­ле­шү­не бу юлы да га­дәте ит­мә­гән­ле­ге сә­бәп­ле, аны­сын да, моны­сын да уй­лар­лык иде. Бө­тен ке­ше­нең кү­ңе­ле­нә ерт­кыч арыс­лан төс­ле кот­кы са­лу­чы зат ки­нәт пе­си­гә әверелеп кал­са, күрер күзгә үк кыз­га­ныч бу­ла баш­лый икән ул. Адәм ба­ла­сы шу­лай яра­тыл­ган ин­де: сө­е­нә­се урын­да — кө­е­нә, кө­е­нә­се җир­дә — сө­е­нә. Людмила Борисов­на ты­ныч­ла­ну­га, бө­тен хез­мәт­тәш­лә­ре ди­яр­лек аның өчен хәс­рәт атып, Сол­тан Җәләевичка ташла­ну­ның җа­ен эз­лә­де­ләр. Алар­ның кан­на­ры­на Ра­и­лә Ва­ли­ев­на һаман да мыш­тым гы­на бо­рыч са­ла тора һәм гайбәт өстәленә:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных