ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 61 страница— Юк, аннан булмый, кем әле ул? Музей эшендә җиде пот тоз ашамаган килеш, кара әле, карьерист, ни кыландырмакчы!— дип коткы сүзе ташлады. Шуны гына көткән гайбәтчеләрнең телләре кинәнде. Дус иткәннәре хәбәр салу җаен да карадылар: — Солтан, сөякләреңне юалар!.. Шушы рәвешле белдергән иптәшләренең сүзенә колак салырлык иде. Эшенең тыгызлыгы комачау итте. Солтан әле һаман да фәнни хезмәтенә җан-тәне белән тартыла, югын-барын уйлап маташырга вакыт табарлык түгел. Бары тик министр алдында корылган әңгәмәне генә исенә төшереп, мөгаен шул хакта әйтәләрдер дип уйлап: — Ашыгулык белән түгел. Минем үз фикерем генәме? Дөресе шул аның,— диде, аптырамыйча җавап кайтарып. Әйтте дә онытты. Әмма шушы сүзе иптәшләренең танышларына ишетелеп, бөтенләй икенчегә әверелде. Людмила Борисовнаның түгел, бу юлы Раилә Валиевнаның каны кызышты. Солтан Җәләевичны кайнар казанга салу җаен әлегә бу ике як та уйлый һәм тели иделәр. Әмма җайлары гына килмәде. Вакыйгаларны ашыктырырга да мөмкин иде, югыйсә. Тик сәбәбе генә әлегә табылмады. Боларны аңламый һәм белми йөргән Солтан Җәләевич, утырышларның берсеннән соң, Раилә Валиевна белән әңгәмә корып, министрлыкта булган сөйләшүнең ханымга кагылышлы өлешен теленә алды. Бәгыре каралып көяргә торганда өстенә салкын су сиптеләрмени? Раилә Валиевна аптырабрак китсә дә, кинәт тынычланып калды. Солтанны үбеп кочардай булды һәм: — Безнең ахмаклар сездән куркалар монда. “Генеральный”га кадәр. Людмила Борисовна әйтә, сез килсәгез, барсын да моннан куачаксыз, ди. Беләсезме? Шулкадәр өркиләр. Әйтмәгез дә инде! Тырнак астыгыздан кер эзлиләр. Мин яклап чыгармын әле,— дип барысын да берьюлы сатты. Солтан үзенең кинәт зураеп киткәнлеген, бар дөньяның кечерәеп, хәтта мескенләнеп калганлыгын тойды. — Миннән куркалармы? Бик яхшы. Исем дә китми. Музейда калырга исәбем юклыкны белсәләр, алай кыланмас иделәр. — Ничек? Китәргәме әллә ниятегез? Нинди ялгыш фикер ул тагын?— Раилә Вәлиевна аны фикердәше итеп тоя башлаганга күрә шулай өзгәләнергә үк тотынды. Солтанга бу уеннан кире кайтырга кирәклеген аңлатырга тырышып карады, үгетләде. Хәтта “Генеральный” урынына да куелырга мөмкинлеген искәртергә тиеш тапты. — Ә ул дәрәҗә миңа ни өчен кирәк?— диде аптырауга калган Солтан. — Нигә алай? Булмаганны? — Үзегезнең кадрлар бардыр әле, үзегезнеке... — Ярар инде... — Шулай булмый ни... Солтанның нәрсә хакында әйткәнлеген Раилә Валиевна аңламады. Шулай да аны инандыра алдым дип уйларга үзенә җирлек табып, юктан гына куанырга да өлгерде. Бүген бәхете ташып чыкканлыктан, Солтан Җәләевич авызыннан ишетелгән сөенечле хәбәрдән ул әле иртәгә генә айныячак иде. Җаны-тәне тәмам тынычланып, куанычын эченә җыеп сакларга тырышты ул. Рәхмәте урынына Солтан Җәләевичка әллә нинди кирәкмәс киңәшләр биреп, алдагы көннәрендә һәрвакыт ярдәм итәчәген белдерде. Аларның болай бик дустанә сөйләшүләрен күреп калган хезмәттәшләре исә дөньялыкның агын-карасын бутарга мәҗбүр иделәр. Үзенең шәхесе монда һәрдаим игътибар күзе астында икәнлеген сизенеп тә, ул хөрмәтләрне кабул итәргә теләмәгән Солтан Җәләевич тормыш ваклыкларыннан ерактарак калырга тырышты. Әле кубып, әле тынып торган зилзилә гүяки бары шәхсән аны, ялгызын гына эзләп таба да, тагын үз кочакларына ала иде. Людмила Борисовнаның язмышы югарыда күптән хәл ителгәнлеге беленү аркасында коллективта ханымның сүзе дә үтми башлады. Солтан Җәләевичка юктан гына тагын да котырынып ташланмакчы иде, бу юлы аңа ирек бирмәделәр. “Яшь иптәш” яшәүгә хөкем ителде, әмма барыбер тынычланырга теләмәүчеләр табыла торды. Бу юлы Мария Михайловнаның җаны калтырап төшкән иде. Шунлыктан газиз йөрәге ватылып китте. Министрлыкка килеп урнашканнан бирле ул үзенең тормышын тоташ карьерадан гына торачак дип күз алдына китерде, югыйсә. Кайда гына барса да, нинди генә чыгыш ясаса да, аның сүзләренә колак салдылар, фикерләрен ишетеп калырга, әйткәннәре белән хисаплашырга омтылдылар. Шулай ул үзенең дәрәҗәсе белән куанып яши бирде. Сүзне үлчәп һәм сыгып кына сөйләшә белергә өйрәнде. Кемне теләсә, шуны батырырга көче җитәргә тиешле Мария Михайловна көтелмәгән җирдән Солтан Җәләевич белән каршылыкка килде. Дөресрәге, электән үк ул аны нигәдер өнәп бетерми иде. Һаман да аңардан сакланды, аннары аңлады: зыян китермәс кебек күренә. Әмма менә бит ничек килеп чыкты әле бу? “Генеральный”га урынбасарлыктан баш тарткан егетебез! Людмила Борисовна дөрес әйтә, министрлыкка үрмәләмәкче икән. Мария Михайловнаның үзе урынына. Аһ, астыртын! Нәрсә кыландыра бит, юньсез. Азау теше чыкмаган, тешләшмәкчеме исәбе? Нәрсә уйласа, шуны эшләргә яраткан Мария Михайловна бу юлы да алдатып калырга теләмәде. Солтан Җәләевичның җиде кат тирен салдырырга уйлады. Моның өчен аңа бер-бер киңәшмә җыю һәм, мәсьәләне алга чыгарып, тикшерүгә кую да җитә иде. Сәбәп эзләп торасы да юк. Барысы да беләләр: Солтан — башбаштак кешеләрдән, соңгы вакытларда бөтенләй үзенчә генә эш йөртә башлады. Министрга да туп-туры барып керә, теләгәненчә сөйләшә, киңәшләшә, уйлаганын яшермичә әйтеп бирә. “Генеральный”ның өстеннән йөри ул дип сүз ычкындырсаң, барысы да котырган этләр шикелле аңа ябырылып ташланачаклар. Мария Михайловна белән дустанә, үзара тугыры хезмәттәш икәнлекләрен күрсәтергә теләсәләр, шайтанның гайбәт кубызына гына биерләр, анысы.
Соңгы елларда һәртөрле җәмгыятьләр һәм шәхси фондлар барлыкка килә башладылар. Аларның эшчәнлеге дәүләт күләмендә игътибарга лаек саналмыйча, киресенчә, мәдәниятне дөрес юлдан үстерүдә комачаулык итүче күренеш рәвешендә бәяләнә иде. Тоталитар җәмгыять таралган һәм аның урынына демократия урнаштырылган исәпләнелсә дә, чынлыкта барысы да элеккечә яшәп калды. Яңа идарә составы килми торып, тамырдан үзгәрешнең булмаячагын югарылар танырга теләмәделәр, түбәндәгеләр исә алар белән килешергә мәҗбүр ителделәр. Матбугатта бу хакта сүз кузгатулар файда бирмәде. Тоталитар дәвердә үк комы коелырга өлгергән кайбер югары дәрәҗә чиннарның тәне каты иде. Теш үтмәслек. Комнары бар нәрсәне сеңдереп бара. Дәүләт башлыгының соңгы вакытлардагы чыгышларыннан шул аңлашылды: илдә түрәләр хакимлеге элеккечә үзгәрешсез хәлдә сакланачак, кемнәр моның белән риза түгелләр, алар кискен ялгышалар, чөнки алга таба бару өчен демократик фикер ияләре түгел, кушканны үтәүче чиновниклар, тырыш һәм булдыклы башкаручылар кирәк. Аның болай әйткәннәре югарыда утырганнарны гына канәгатьләндереп калмады, түбәндәгеләрне дә шатландыра алды. Бары тик урта катлам саналган зыялылар гына аптырашудан узмадылар. Нинди генә хакимият урнаштырылмасын, Русия шартларында бәхет тапмаячакларын аңлый иделәрме — фикер уртаклашу кебек кешелеккә хас сыйфатларын да онытырга тырыштылар. Киләчәктә бүтәнчә булмасмы дигән өметләрен баглап яшәгән көннәре иде хәзер җәмгыятьнең. Моңа гына хокукы барлыгын һәркем тойды. Солтан Җәләевичны иртәнге сәгатьтән утырышка чакыртып алдылар. Ул шушы сөйләшүгә зур ышаныч белән килеп керде. Үзәктә җыелышлар аерым залда була торганнар иде. Бу юлы исә "Генеральный”ның беренче урынбасары исәпләнелгән, чәчләрен төссезләндереп һәм кабартып йөртергә яратучы, сүзләрен үлчәп кенә, тыштан тупас дәрәҗәдә шомартып кына сөйләшүче Ворова Хельда Наумовна кабинетында билгеләнелгән булып чыкты. Солтан шунда килеп керде. Өстәл башында урын буш, әмма ике яклап мәртәбә иясе чиновниклар тезелешеп утырганнар, күтәрелеп карарга һәм сәлам бирергә уйлап та карамадылар. Алар ниндидер сораулыкны укып, тикшереп утыралар иде булса кирәк, Солтан Җәләевич килеп кергәндә, егетнең балкыган йөзен күреп, шул язулы кәгазьләрен яшереп кую ягын карадылар. “Генеральный”ны көтә башладылар. Инде вакыт иде. Солтан да тыныч кына утыра бирде. Аннары, вакытның баруын белдерергә теләп сәгатенә карады. Ун тулып узган иде инде. Беркетмә алып барырга тиешле сәркәтип ханым кереп, үзенең кирәк булу-булмавы хакында белеште. Аңа ачык кына җавап бирүче булмады. Беркетмәне дә кирәксез тапкач, җыелышның ни мәгънәсе бар? Ул калырга ниятләнде. — Хәзер ачыкларбыз!— диде Хельда Наумовна һәм чыгып китте. Әмма шунда ук әйләнеп тә керде. Берни җавап бирмичә урынына утырды. Гүяки көзге алдына баскандай төзәтенеп куйды. — Нинди мәсьәлә иде соң?— дип сорады Солтан Җәләевич, тагын сәгатенә карап куеп, шуның белән эшләре тыгызлыгын белдерергә теләп. — Ашыкмасагыз да була,— дип, Мария Михайловна җыерчыклы йөзен җәеп, канәгать елмаеп алды. Аның министрлыкта эшләп тә, бүгенге утырышка чакырылуы бераз сәер иде. Шунда “Генеральный” килеп керде дә түрдәге урынына утырды. Башларга әмер биреп Хельда Наумовнага ым какты. — Бүген нинди мәсьәлә әле?— дип, сәркәтип ханым беркетмәсен башларга җыенса да, аңа да ачык кына җавап бирергә уйлап караучы юк иде. Ул, үз кемлеген белеп, шунда ук шым калды. — Солтан Җәләевич!..— Бу сүзләрен Хельда Наумовна ни өчен әйткәнен оныткандай тукталып калды. Аңа кемдер ярдәмгә килергә тиеш иде. Мария Михайловнага һәммәсе бердәй карап алдылар. Хельда Наумовна тагын “яшь иптәш”нең исемен кабатлады һәм: — Эшегез белән беребез дә канәгать түгелбез!— диде. Ул аргументлар китерергә, сүзләрен дәлилләп бирергә тиеш иде. Бу әйтелгән сүзләргә Солтан Җәләевич тәмам аптырап калды. Аның җавапсыз булуы әлегә хәерлерәк иде. — Ничек болай эшләргә мөмкин?— Бу сүзләре белән дә Хельда Наумовна нәрсәгә зарланырга теләгәнлеген төшендерә алмады. Сөйләшү болай барып чыкмаячагын аңлагач, Мария Михайловна сүз дилбегәсен үз кулына алырга булды һәм: — Сез, белгеч булмыйча торып, оешманы таркатып бетерә яздыгыз!— диде, Казан шәһәрендә гүяки бердәнбер калган һәм гөрләп эшләп торган Әдәби музейның эшчәнлеген гүяки күрергә һәм кабул итәргә теләмәгәндәй борчылып. Аның болай итеп, аргументларсыз коры гына әйтүе урынсыз иде. Солтан аңлый алмады һәм сораусыз да калмады: — Ничек инде? — Менә шулай! Мария Михайловна алга таба нәрсә әйтергә дә белмәде. Аңа хәзер саллы-саллы дәлилләр китерергә кирәк иде. Сүз белән генә түгел, документлар ярдәмендә, әмма бүген, менә шушында аның кул астында аларның берсе дә юк. Хәер, бар да кебек, әйтик, моңа кадәр кайдалыгы һәм ниндилеге дә билгеле булмаган оешманы ныклы юлга бастырып, анда киң колачлы эш алып бара башладыгыз дип мактасынмы? Юк, бу бәяләмә максатка ярышлы түгел, ниятенә туры килә алмый. Аннары ул монда министрлыктан шушы Солтан Җәләевичны акылга утырту өчен махсус килмәдемени? Бу утырышны нәрсәгә дип җыйдырды соң? — Ничек инде?— дип аптыраулы соравын кабатлады Солтан Җәләевич.— Әйтеп бирсәгез иде: кайда минем хатам? — Алай ук дип инде... Мария Михайловна үзе дә аптырашта калды. Югыйсә кич буе киңәштеләр, хаталарын эзләделәр, таптылар. Менә хәзер, инде утырыш башлангач, әйтер сүзләре дә юк. Ничек болай була инде бу? Ныклы әзерлекле булырга тиешле башкалар нәрсә карап торалар, нигә алар сүз әйтмиләр? — Сез оешманың эшен ватып-җимереп ташладыгыз! Моны Сара Вәлиева исемле ханым әйтте. Солтан аны электән күреп белә иде. Озак еллар Берләшмәдә шул ханым “Генеральный” булып эшләгән, хәзер ялга киткән, бүгенге көндә Солтан Җәләевич мөдирлек иткән Әдәби музейның барлыкка килүендә заманында ул да зур өлеш керткән һәм менә аның да монда булуы бераз гаҗәпләндерде. — Кирәк бит шулай кыланырга!— диде ул, башкалар кебек үк сүз эзләп, төгәл итеп ничек кенә дә берәгәйле әйтергә белмичә. Тагын тынлык урнашты. “Генеральный” үз кәгазьләре белән мәшгуль иде, Хельда Наумовна ым каккан саен, җыелыштагылар һәммәсе дә берәр сүз әйтеп чыктылар диярлек. Әмма сөйләшүләре һаман да төгәл, туры бер юнәлеш һәм эшлекле төс алып китә алмады. — Аңлашылды,— диде шунда “Генеральный” да.— Әйдәгез инде хәзер конкрет тәкъдимнәргә, сүзләргә күчик! Солтан Җәләевич шушы вакытта да шаяртырга җай табып, җыелыш әһеленә гади һәм таныч кына: — Үзгәрешләр заманы,— дип әйтеп куйды. Ил буйлап һаман да “үзгәртеп кору” сәясәте таратылганлыктан, Солтанда хаклык бар иде. Җыелыштагылар һәммәсе бер тавыштан: “Без үзгәрешләргә каршы!”— дип әйтерләрдер сыман тоелды. Хәзер барысы да Солтанга карап утыра бирделәр. — Ә нигә үзгәртмәскә?— диде ул.— Әдәби музейны дөрес нигезләргә кормаганнар иде. Аның эшчәнлеген киңәйтмичә, күп кырлы итмичә булмый, ул һәммә яктан тормышта кирәкле ролендә калырга тиешле. Әйе, кызу темплар белән эшлибез, һәрьяктан үсеш кичерәбез. Берләшмәгә бары тик табыш кына китерәбез. Шушымы ошамый? Аның сүзләрендә хаклык зур иде. Әмма ул һаман да ни өчен тора салып бәйләнүләрен, туктаусыз аяк чалып аптыратуларын аңламады. Ә моны һәммәсе дә белә, шунлыктан фикерләрен ачык кына итеп әйтеп бирә алмыйлар. Солтан Җәләевич аларга нәрсә ди бит әле: — Безнең Әдәби музей һәрвакыт Берләшмәнең әмерләренә танып эш итә. Кыйммәтле киңәшләрегезгә мохтаҗбыз. Рәхмәт, ярдәм итеп киләсез!— ди. Бу аның көлүеме, мыскыллавымы? Әлбәттә шулай, башкача була алмый. Аңа элек тә, хәзер дә үз белгәненчә һәм тынычлап эшләргә ирек бирмиләр, һәм өмет тә итмәсен! Солтан Җәләевич кебекләргә мактап сүз әйтергә дә ярамый, юкса очынып, үсенеп китәләр. Югарыга үрмәләвен дә көтеп кенә торыгыз! Солтан Җәләевич һаман да рәхмәтләрен укуын дәвам иттерде. “Генеральный”ның да, урынбасарларының да исемнәрен аерым-аерым атап барды. Бу аның чыннан да аларны мыскыллавы түгел идемени? Ул үзе дә мондагылар кебек үк бу сөйләшүгә әзер иде. Гомумән дә мондый утырышларны Солтан Җәләевич еш күрде, алардан мыскыллы сүздән башканы көтмәде. Нигә бәйләнүләрен, аяк чалуларын аңлый алмыйча зарыкты. Акылы җиткән һәртөрле хәйләләрне дә файдаланырга тырышып карады. Барып чыкмады. Әмма менә бу юлы да ул өстен чыкты. Аның рәхмәтләре, Берләшмәнең эшчәнлеген, бигрәк тә дирекциянең булдыклылыгын күкләргә чөюе утырышка куелган мәсьәләнең әһәмиятен бетерде. Бары тик Мария Михайловна гына сөйләшүнең бөтенләй башка якка китә баруы белән килешергә теләмәде.
Солтан Җәләевич җыелыштан тагын тантана белән чыкты. “Генеральный” исә инде әллә кайчан: — Эшләрем күп!— дип үз кабинетына чумган, ә утырыштагылар, инде алдан сөйләшенеп куюлары сәбәпле, аргументларын исләренә төшерә башлаган, шуларны уртага салырга газапланып аптыраган хәлдә иделәр. Әмма аларның күтәргән ул сорауларына да Солтан Җәләевич җиңел генә җавап биреп, үзенең максатларын һичкемнән яшермичә сөйләп алды. Сара Вәлива исә: — Әдәби музейның барлыкка килүе дә шушылар белән бәйле иде,— дип әйтеп куярга өлгерде. Аның бу сүзләре Мария Михайловнаның котын алды, чөнки Солтан Җәләевичның эш стилен Сара Вәлиева әйткәннәр көтмәгәндә аклаган кебек булып килеп чыктылар. Сөйләшүләре шушының аркасында көтмәгәндә өзелде. Утырыш тәмамланырга мәҗбүр булды. — Әйе, Мария Михайловга пешергән боткасын үзенә генә ашап бетерергә туры килде!— дип уйлап куйды Солтан Җәләевич, Берләшмә идарәсе урнашкан бинаның текә баскычларыннан төшә биреп. Аяк астындагы бозлары чабылган, ком сибелгән, таеп китмәслек. Ә менә нигә Мария Михайловна Солтанга юктан бәйләнергә тотынды, ни өчен шулай — болары бөтенләй сәер иде. Министрлыктагы җылы урынын ташлап йөгереп килгән бит. Бәлки кушылганны эшләп йөридер? Кем шушы кадәр болгата бу дөньяны? Кемгә Солтан Җәләевич ошамый? Нигә аның һәр адымыннан бары тик начарлык, хата гына эзлиләр? Тапсалар да гауга чыгаралар, тапмасалар да ярамый? Ни өчен? Берләшмәдәге утырышлардан соң элекләрне Солтан Җәләевич гадәте буенча бу тирәдәге оешмаларга да кереп чыга торган иде. Нигәдер алардан да хәзер күңеле кайта башлады, туры үз эш урынына китәргә булды. Әмма шунда үзен бушанып калгандай тойды. Аны дөньяның кая һәм ничек баруы кызыксындырмый хәзер. Ачуы да килмәде, һичкемне кызганмады да. Утырыштагылар чыкмыйлармы диярәк, шулай да артына борылып карады. Һичкем күренми иде. Ул үз юлы белән атлады. Башка бер генә тапкыр да Мария Михайловнаның көрәш уты ачарга тырышып карамаячагын әлегә белми иде. Киресенчә, аңардан этлек көтеп, үзен алга таба ничек яклый алачагы хакында уйлап планнар кора башларга карар итте. Эшең дөрес булса, мыскыллый алмаслар, анысы. Әмма хикмәт анда гына түгел, күңелләренә Солтанның үзе, шәхесе ошамавы мәгълүм, юк итү чараларын күрмәгәйләре. Алай дисәң, сөйләшү ачыктан-ачык булды шул. Күңелендәге уйларын Солтан яшермичә әйтте, җитмәсә инде музей эшендә үзенең зур белгеч булуына аның һичбер шиге юк иде. Моңа кадәр ул башкаларның ялгышларын гына төзәтте, ә алга таба үзенең дә хаталанмавы кирәк. Гыйлеме дә, эш тәҗрибәсе дә инде җитәрлек! Яшәеш һәрдаим көрәштән тора. Берәүләр аның барлыгын белми дә калырга мөмкиннәр. Аларга барысы да җиңел генә бирелә. Шуңа күрә дә тормышның кадерен белмиләр. Ата-бабадан калган байлык белән яшәп була. Әмма хикмәте — шул байлыкларны арттыруда, файдалы итүдә. Ә Солтанга кем нинди байлык калдырган әле? Социалистик җәмгыятьнең җимеше буларак, аның байлыкка исе киттеме? Юктыр, мөгаен. Хәер, кемнең инде байлыкка күңеле тартмасын? Тик Солтанга бер генә нәрсә дә тормышта җиңел бирелмәде. Читтән карап торучыга бәлки аның нинди авырлыклар аша үткәнлеге билгесездер дә, шулай да гомерендә берәр тапкыр яхшы курортларда, кайнар комлы диңгез буйларында ял итеп караган кешеме ул? И авыл гыйбаты. Ул бит авылдан чыккан, язмыш кушуы буенча гына шәһәрдә калган кеше. Өйләнде, яратып, сокланып, сайлаган бәгырь кисәгеннән башка яши алмаячагын аңлагач ук, университетның соңгы курсында, студент вакытында, кесәсендә барлы-юклы биш йөз сум акчасы булган хәлдә мәхәббәте Фәридәгә өйләнде. Туйны да кызның әти-әниләре ясадылар. Ә Солтан түр башында гына утырды. Туганнары да шунда иде. Әмма бу туйның асылда сөеклесе Фәридә хөрмәтенә ясалган булуын белеп утырды. Әүвәле алар кызның әти-әниләрендә яшәделәр. Аннары Солтан төзелешкә китте, анда эшләп фатир алды. Шулай итеп ун ел гомере артта калды. Шул вакыт эчендә ул аспирантураны бетерде, кандидатлык диссертациясе язды, яклады, фәндә эшләде. Кылган эшләренә бакса, юк икән әлегә, кеше көлкесе, чыпчык тезеннән генә сыман. Ә шулай да?.. Солтан Җәләевичның кемнәрдер тарафыннан туктаусыз тудырылып торган юк-бар гайбәтләргә җиңел генә бирешәсе килми иде. Нинди эшкә тотынса да көлкегә калмаска тырышучы егет, дөресрәге — яшь ир, үз дигәненә ирешмичә туктала торганнардан була алмый. Теше-тырнагы белән ябышачак, барыбер үзенекен итәчәк. Ул бу хакта утырыштагыларга да сиздерергә тырышты. Әмма барыбер аяк чалмый калмаячакларын аңлый ул. Тик алар белән берни дә эшли алмаячагын да төшенә. Һәм шунда аның башына уй килде: министрның үзен күреп сөйләшергә! Мария Михайловна әгәр дә үз алдына башбаштакланып кына йөри икән — бер хәл. Мәгәрем ки югарыдан кушылганны башкарырга алынган булса — монысы башка! Асаф Заһирович аны өстермәгәнме? Хәзер барырга да туп-туры үзенә керергә, койрык болгамый һәм сүзне болгаттырмый бәреп сорарга! Бу уе нигә башына моңа кадәр кермәгәнлегенә аптырап, Солтан Җәләевич барган юлында тукталырга мәҗбүр булды. Борылып, Казан Кремленә таба илтүче урамнарның берсенә таба күтәрелә башлады. Аннары, кискен генә сулга китеп, маныстан янындагы тыкрык юлына төбәп, турырак булуы сәбәпле, андагы аралыкны күз уңында тотып атлый бирде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|