Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 58 страница




— Чәч­лә­рем­не тәмам агар­тып бе­те­рә бит бу хай­ван,— дип ша­шын­ды.

Ул хак­лы иде. Чын­нан, соң­гы ике-өч ат­на­да Людмила Борисов­на­ның чи­гә­ тирәли котырган чал төк­лә­ре баш тү­бә­се­нә үк та­ра­лыр­га өл­ге­реп, буяу йок­мас хәл­гә кер­деләр. Ар­та бар­ган җы­ер­чык­ла­ры­ның са­ны да кы­сыр хәс­рәт­тән кил­гән­ле­ген аң­лар дә­рә­җә­дә тү­гел иде ул. Мо­ңа ка­дәр Сол­тан­ны юк­ка чы­га­рыр­лык бе­рәр җай та­ба ал­ма­вы­на та­гын бер кат кай­нар­ла­нып куй­ды. Әллә җеннәре килешмәде, әллә ханым хаталанудан үзе алдына котырына башлады — болар хакында ул уйлый алмады. Солтан Җәләевичның Людмила Борисовна алдында һичбер гаебе юк иде, ни кушсалар, шуны башкаруын белде, даими тырышлык кына күрсәтте. Дирекцияне санламый дип тә аның турында әйтеп булмый, бар зиһенен-дәртен эшенә биргән иде.

Людмила Борисовнаның өй­дә ва­кы­ты иде. Үзен­нән ир­тә кар­тай­ган ире зал­дан аваз сал­ды:

— Күр әле, ка­ра!.. Сез­нең ала каш­ка­гыз­ны күр­сә­тә­ләр...

— Кем­не әй­тә­сең?

Людмила Борисов­на өше­неп кит­те. Гү­я­ки Сол­тан Җәләевич үзе алар­ның өе­нә ки­леп кер­гән дә түр­гә ме­неп утыр­ган төс­ле иде. Шул­ва­кыт­та ха­ным те­ле­ви­зо­рын тә­рә­зә­дән урам­га бол­гап очырыр хәл­гә кил­де. Әм­ма тук­тап кал­ды. Ка­ра әле, бу та­гын күр­гәз­мә оеш­тыр­ган! Ай са­ен­га кит­те тү­гел­ме соң? Нин­ди урын­да ясый ул аны? Мо­ның өчен зал­ла­ры да юк иде бит. Ал­дан уй­лап, Әдә­би му­зей­ның бик җә­е­леп кит­мә­вен күз­дә то­тып, күр­гәз­мә­гә урын кал­дыр­мый­ча, экс­по­зи­ци­я­не махсус та­ра­тып сал­ган иде­ләр. Ни­чек бо­лай бу?

Һәм ул ки­нәт бал­кып кит­те. Соң­гы көн­нәр­дә ая­гын да ат­лар­га те­лә­мә­гән эше­нә бү­ген, хә­зер үк чы­гып йө­ге­рер­гә дип очын­ды.

 

Берләшмә дирекциясеннән барча унлап урын­ба­сар­­ның берь­ю­лы ки­леп ке­рү­ен Әдә­би му­зей күп­тән хә­тер­лә­ми иде. Ир­тән­ге прог­рам­ма­да үзен те­ле­ви­зор­дан кү­реп, Сол­тан­ Җәләевичның бе­раз үзе белән ма­са­еб­рак ал­ган ча­гы. Шун­лык­тан дә­рә­җә­ләр­гә бик игъ­ти­бар би­реп тор­ма­ды. Сә­лам­лә­шү бе­лән ге­нә чик­лән­де. Хә­ер, ар­ты­гын ан­нан та­ләп итәр­гә те­ләү­че­ләр бу әһе­ле түрә вә мәртәбә ара­сын­да юк иде. Ә алар, хәл­ләр­не бе­ле­шеп тә тор­мас­тан, му­зей зал­ла­рын ка­рар­га һәм баш­ла­рын чай­каш­ты­рыр­га ке­реш­те­ләр. Ри­за­сыз­лык га­лә­мә­те йөз­лә­ре­нә әлегә мыскыллау буларак чык­ма­ган­лык­тан, мө­дир мо­ны ях­шы­га юра­ды. Әм­ма ял­гыш­ты. Алар­ның күр­гәз­мә бе­лән та­ны­шыр­га кил­мәү­лә­рен ба­шы­на да керт­ми­чә, шун­да ук үз­лә­рен кар­ти­на­лар бе­лән та­ныш­ты­рыр­га то­тын­ган иде дә, Людмила Борисов­на аны тиз тук­тат­ты:

— Бо­лар нәр­сә?

— “Ту­ран фон­ды”­ның күр­гәз­мә­се. Та­тар аван­гар­ды!— Мө­дир со­рау­ны аң­ла­ма­ган иде. Шун­лык­тан те­ге­ләр кө­ле­шеп куй­ды­лар.

— Кү­рә­без. Бе­ре­без дә су­кыр тү­гел!— Людмила Борисовнаның кы­рыс та­вы­шы һәм­мә­се­нең дә кү­ңе­лен как­ша­тып куй­ды.— Ә мон­да­гы му­зей ма­те­ри­ал­ла­ры, экспонатлар кай­да?

— Ни­чек? Мин бит бу хак­та әйт­кән идем. Ки­ңәш­мә­дә кар­шы ки­лү­че бул­ма­ды. Соң, алар­ны бү­тән зал­лар­га кү­чер­дек,— диде Солтан Җәләевич, тагын да берни аңламыйча аптырап.

— Кем рөх­сәт бир­де?

— Ки­ңәш­мә­дә кар­шы ки­лү­че та­был­ма­ды бит... Үзегез дә бар идегез!— диде Солтан Җәләевич, нигә ул хакта соралуга исе китеп.

— Юк, бу ни­гез бу­ла ал­мый. Бер­кет­мә­ләр­гә кер­тел­мә­де ул чы­гы­шы­гыз!— дип, Людмила Борисовна ачу белән әйтеп куйды. Ул үзенең ни-нәрсә сөй­лә­гә­нен бик ях­шы бе­лә иде. Әм­ма Сол­тан да юга­лып кал­ма­ды, шунда ук җа­вап би­рер­гә өл­гер­де:

— Ан­сы ми­нем на­мус­та­гы эш тү­гел. Үзе­гез­нең кул­да дип бе­ләм!

— А­лай икән, бик ях­шы.

Сол­тан бе­лән урынбасарлар ар­тык сөй­лә­шеп тор­ма­ды­лар. Факт рас­лан­ды дип ка­нә­гать­лек тап­ты­лар да, ни­чек кө­тел­мә­гән­дә ки­леп кер­сә­ләр, шу­лай чы­гып та кит­те­ләр. Ки­чен шал­ты­ра­тып, ир­тән­гә уты­рыш­ка ки­леп җи­тәр­гә бо­ер­ды­лар. Солтан Җәләевич исә һәр вакыттагыча:

— Ярар! Килеп җитәрмен!— диде. Аны-моны уйламады.

Баштан ашкан Әдәби музей эш­лә­ре бе­лән мәш­гуль бул­ган мө­дир­нең Берләшмәдәге булачак утырыш мәсь­ә­ләләре­н уй­лап ап­ты­рар­лык моңа кадәр дә ва­кы­ты юк иде. Шу­лай ки­рәк­тер дип ке­нә ка­бул ит­те дә оныт­ты. Әм­ма юк­ка ва­ем­сыз­лык күр­сәт­кән икән, бө­тен­ләй исен­нән үк чы­га­рып таш­ла­ган шул. Әгәр дә профессор На­ил Фатыйхович, шал­ты­ра­тып:

— Эш­тән ир­тә­рәк ки­тәр­гә мөм­кин­ле­ге­гез юк­мы?— дип ча­кыр­ма­са һәм алар­да кич­кә ка­дәр кал­ма­са, бәл­ки уе­на ке­реп тә ка­рар иде. Ниш­ли­сең, шу­лай ти­еш бул­ган­дыр ин­де. Юк бе­лән баш ка­ты­ру­га ка­ра­ган­да, ба­ры­на ку­а­нып яшә­вең мең өлеш ар­тык тү­гел­ме?

Ә На­ил Фатыйхович­лар­да бик ях­шы ку­нак ител­де ул. Дө­рес­рә­ге, эш бар дип ча­кы­рыл­ган җи­рен­нән мәҗ­лес­кә ту­ры кил­де. Про­фес­сор­ның ха­ты­ны Нә­зи­рә ха­ным­нан узып бу­ламы­ни, ә? Өс­тәл яны­на әл­лә биш тап­кыр утырт­ты ин­де?

На­ил Фатыйхович аны бал­кон тә­рә­зә­се­нең өл­ге­лә­рен ку­е­шыр­га дәш­тер­гән­гә, Сол­тан Җәләевич җиң сыз­га­нып эш­кә ке­реш­кән иде дә, тиз тук­тат­ты­лар.

— А­лай яра­мый. Эш­тән килеп кермәгән, та­мак ял­га­мый­ча нин­ди икен­че­се­нә то­ты­ну ди ул? Ашым су­ы­на, баш­ка­сы!— Нә­зи­рә ха­ным шу­лай катгый рәвештә үз талә­бен куй­гач, ка­ры­шып то­ру ита­гать­кә сый­мый иде шул.

Та­бын­да конь­як та бар иде. Тост әй­тел­гәч, Сол­тан Җәләевич моны­сы­на да буй­сын­ды. Тә­рә­зә өлгесе кай­гы­ла­ры оны­тыл­ды. Гәп­лә­шеп ал­ды­лар. Тел­гә ос­та Нә­зи­рә ха­ным ире На­ил Фатыйхович бе­лән ни­чек та­ныш­кан­на­рын да сөй­ләп, юктан шаян сүз табып, аларны тәмам көлдереп бе­тер­де.

— Йө­ри ге­нә мо­ны эләк­те­рер­гә Фа­тый­ма ди­гән теге тинтәк кыз,— дип, әллә үртәлеп, әллә махсус шулай кыланып ничә тапкыр кабатлап та сөйләп алды ул.— Ә ми­нем йө­рәк­лә­рем куз­га­лып куя. Аһ, эләк­те­рә, мин әй­тәм! Бе­ләме­ни ул егет­ләр, чис­тый, бо­зау ин­де алар. Кем­нең кү­зе кем­дә икән­не си­зен­ми­ләр дә ич­ма­сам! Кү­рәм, алай да Фа­тый­ма­быз­ның бик алай бор­чак­ла­ры пе­шәр­гә уй­ла­ма­ган. На­и­лем һа­ман буш. Тик йөр­мә­гән­дер әле, тик йөр­мә­гән­дер. Беләм мин ул егетләрне!

Нә­зи­рә ха­ным­ның бо­лай үр­сә­лә­неп куюы га­җәп тә көл­ке бу­лып килеп чыга. Сол­тан­га ия­реп хәт­та На­ил Фатыйхович та ел­мая, көлә, ә үзе: “Юк ла ин­де!”— ди­гән бул­а, үртәлеп тә ала.

— И, уты­ра­сың та­гын... Әл­лә? Мин ге­нә бел­ми кал­дым­мы?— Нә­зи­рә ха­ным­ның олы ка­ра күз­лә­ре ирен сө­зеп ке­нә ал­а. Сол­тан да са­гай­ган­дай итә, әмма тагын кө­ләр­гә то­тын­а.

— Би­рер­мен мин си­ңа. Ка­ра әле, ни дип то­ра бит? На­и­лем, әл­лә бул­ды­мы? Әйт­мә­гән ге­нә идең­ме?— ди Нәзирә ханым, юри шаяртып.

Бер-бер аң­ла­шыл­мау­чы­лык ки­леп чык­ма­сын дип, Сол­тан тиз­рәк про­фес­сор­ның сүз­лә­рен ка­бат­лый:

— Юк ла ин­де, ди­де, Нә­зи­рә ха­ным!

— Әл­лә ыша­нам­мы?— дип ул һаман сөйли бирә. Аннары бөтенләй башкача әйтеп куя:— Һе, ми­нем На­и­лем шул ул, шу­шы яше­нә җи­теп, чып­чык та рән­җет­мә­де!

Ә сүзләр­нең кү­ңел­ле ге­нә бар­ган җир­дән икен­че юл­га ке­реп ки­тү мөмкинлеге булганга, На­ил Фатыйхович шун­да ук, Нәзирә ханымга кушылып, аны ша­яр­тып та ал­а:

— Ү­бәм дип тор­ган кыз­ны ко­чак­ла­ма­саң, рән­җи дә рән­җи ин­де ул!..

Нә­зи­рә ха­ным бө­тен­ләй бет­ә. Ал­тын теш­лә­рен кай­ма­ла­ган кы­зыл ирен­нә­ре ни җы­е­лыр­га, ни җә­е­лер­гә бел­ми кал­алар. Күз ти­мә­сен өчен бит очы­на Ал­ла­һы тә­га­лә та­ра­фын­нан яра­тыл­ган кеч­ке­нә ге­нә ми­ңе бө­тен­ләй ка­ра­лып чыга. Шунда ул сүз белән гүяки иренә ябырыла:

— Ү­ләм, На­и­лем, син әй­тә­сең­ме мо­ны?..

А­ның күз агын күр­сә­теп акай­ган күз­лә­ре про­фес­сор­ны шул ара­да ук яңак­лап ал­ган­дай уң­лы-сул­лы йө­гер­ә бирәләр. Хә­зер инде уен­нан уй­мак чы­гар­га мөм­кинлеге ачыла. Нә­зи­рә ха­ным һа­ман җа­вап та­ләп ит­ә:

— Мо­ны син әйт­тең­ме соң, Наилем, бәгырем?

Бу юлы­ ире На­ил Фатыйхович аңардан та­гын да бик ос­та ко­тыл­а:

— Юк, мин тү­гел, Сол­тан... Әнә, Сол­тан әйт­те!

На­зи­рә ха­ным пыр­хыл­дап кө­леп җи­бәр­ә һәм:

— Бу ба­ла­дан бу­лыр да,— дип шаккатыра.— Му­е­ны­на ябы­ша тор­ган­нар­дыр әле, шу­лай­мы?..

Сол­тан дө­ре­сен әй­тер­гә дә, ал­дар­га да бел­ми.

— Ни­чү, асы­лын­са­лар да игъ­ти­бар бир­мә,— ди Нәзирә ханым, горурлык белән.— Кыз­лар алар, ма­лай җа­ным, ка­рап кы­на йө­ри­ләр. Ме­нә бу чу­кын­чык­ны да мин ге­нә алып кал­дым. Тә­ки шул кыс­ка итәк­ле Фа­тый­ма­га ия­реп ки­тә­се иде. Әйеме, Наилем, бәгырем?

— Сөй­лә­гез әле, сөй­лә­гез, Нә­зи­рә ха­ным, кы­зык­лы биг­рәк.

Сол­тан­ның бо­лай үгет­лә­ве На­ил Фатыйхович­ка ошап бет­мә­сә дә, ха­ты­ны шаян сүздән тук­тар­га те­лә­ми. Әм­ма кур­кыр­лык тү­гел, әл­лә нин­ди эч­ке сер­ләр­гә үк кер­ми­чә, ки­рә­ген ге­нә бә­ян кы­ла бе­лә ул.

— Әт­кәй­дән ку­лым­ны со­рар­га кайт­ты­лар бо­лар. Кө­тәм. Ни­чек сөй­лә­шер­ләр икән, дим. Бер сә­гать уты­ра­лар, ике­не... Төн­ге уни­ке­ләр­не узып кит­те­ләр. Һа­ман уты­ра­лар. Со­ра­мый гы­на бит. Ап­ты­ра­тып бе­тер­де, чу­кын­чык.

Нә­зи­рә ха­ным иркенәеп куя. Әм­ма бу юлы да На­ил Фатыйхович сүз кыс­ты­рыр­га өл­гер­ә:

— Ә си­нең җы­лы кияү ку­е­ны­на тиз­рәк ке­рә­сең ки­лә иде ин­де, әйеме?..

Ник ке­нә үр­тәр­гә ки­рәк тап­ты икән ин­де. Та­гын ба­шын әй­лән­де­рә­чәк, югый­сә, әй На­ил Фатыйхович.

— И Сол­тан ба­ла­ка­ем, ул ва­кыт­лар­да, ул көн­нәр­дә... Бел­мим, ир ку­е­ны­ның рә­хә­тен, ләз­зә­тен та­ты­дым да, бер адым да На­и­лем­не ял­гы­зын һичкая җи­бәр­мә­дем. Әнә шул Ча­бак­сар­га гы­на. Мин карт ду­рак. Мон­нан ун ел­лар элек­тер. Инс­ти­тут бе­лән кит­те­ләр­ме бо­лар, экс­курси­я­гә ди­гән бу­лып. Кайт­ты бу, тө­се-ки­ле­ше үз­гә­реп. Авы­рый­мы әл­лә дип то­рам. Ап­ты­радым шул, чис­тый. Ал­ды­на тө­шеп ка­рыйм, ар­ты­на чы­гам. Көй­ле ирем­нең бер дә җае кал­ма­ган. Әйт­мә­де шун­да, ва­кы­тын­да. Ни бу­ла иде ин­де, әгәр Фа­тый­ма­ны оч­рат­тым, ди­сә. То­тып аша­мас та идем, бәл­ки…

— Ка­ян бел­де­гез соң, үзен­нән ишет­мә­гәч...— Солтан куркып кына сүз ката.

— Со­ңын­нан үзе әйт­те ин­де, аны­сы. Би­ча­ра­ка­ем, тү­зә ал­ма­ган­дыр. Ни ди­сәң дә, элек­ке­ге та­ны­шың­ны оч­ра­ту, дус­тың­ны кү­рү­ — яшь­лек­не ис­кә тө­ше­рә ул, балакаем. Әл­лә кай­да кал­ган бул­са да са­гын­ды­ра икән ул яшь ва­кыт­лар. Мин үзем дә, кай­ва­кыт, без шу­лай ин­де...

— Ни­чек?— монсын На­ил Фатыйхович сорый, әл­лә ша­яр­та, әл­лә чын­лап та шик­лә­нүен белдерәсе килә? Аның бу со­ра­вы Сол­тан­ны да га­җәп­кә кал­дыр­а, бу юлы сүзләрне юк-бар­га бо­рып җи­бә­рү мөм­кин тү­гел, ос­таз сөй­лә­гән­дә уку­чы­сы тик то­рыр­га ти­еш.

— Ие шул. Әл­лә, На­ил, җан­ки­сәк­кә­ем, син­дә ге­нә бул­ган­мы ул яшь­лек?..— дип үрти башлый Нәзирә ханым, һаман да көлкегә этәреп.

— Мин үзем­не карт ха­тын­га өй­лән­дем дип уй­ла­ма­ган идем!— ди аңарга Наил Фатыйхович. Әмма бу шаяртуы Нәзирә ханымга ошамый. Ул беразга тынсыз кала. Солтан да сагая.

Нә­зи­рә ха­ным, юк­тан гы­на кай­нар­ла­нып, На­ил Фатыйхович­ның сүзләрен ша­ярт­ка­нын­ча аң­ла­мый­ча дө­рес эш­лә­ми сыман. Ку­ба­ры­лып бә­рел­ә дә әй­теп сал­а, куырылып куярсың:

— И шу­шы ир­ләр­не, тел­лә­ре бул­ма­са, кар­га гы­на кү­тә­реп ки­тәр иде! Нәр­сә ди бит, ә? Ка­ра­ле, Сол­тан энем, На­ил абы­ең­ны! Те­ле ачыл­ган. Карт, ди­ме? Нин­ди карт? Җи­ләк ке­бек ча­гым иде. Өзе­леп төш­тем шу­шы бә­гы­рем­нең авы­зы­на, нәкъ туп-ту­ры!..

Бо­лай эч­кер­сез сөй­лә­шеп уты­ру кү­ңел­ле дә, бе­раз хә­тәр дә иде. Әгәр һәр­ва­кыт бик җит­ди һәм сак кы­на ара­ла­ша баш­ла­саң, ка­ян ал­мак ки­рәк эч­ке энер­ги­я­не, ни­чек акыл­ны бу­шан­ды­рыр­га һәм зур­рак эш­ләр­гә тә­вәк­кәл кы­лыр­га мөм­кин? На­ил Фатыйхович­ка тор­мы­шын­да ту­ры кил­гән кат­лау­лы оч­рак­лар­ны һәм ва­кый­га­лар­ны җи­ңел­рәк үтеп ки­тәр өчен ме­нә шу­шын­дый җор тел­ле һәм ки­рә­ген­дә үтә дә бер­кат­лы, са­бый­лар­ча фи­кер­ләр­гә этә­рә тор­ган Нә­зи­рә ха­ным җан кө­че би­реп тор­ма­ган бул­са, ул бү­ген­ге дә­рә­җә­лә­ре­нә ире­шә алыр иде­ме икән? Акы­лы­на гы­на та­ян­са, кы­ен­лык­лар­га оч­ра­ма­са, әйе, әл­бәт­тә. Әм­ма тор­мыш үз кат­лау­лы­гы, сикәлтәсе бе­лән алып ба­ра шул. Ха­ты­ның та­я­ныч та, ки­ңәш­че дә, хәт­та чы­быр­кы­лау­чы да тү­гел икән, си­нең дә һич­нәр­сә­гә исең кит­ми баш­лый, ди­ван­да ятып, кай­сы ил­дә нин­ди хәл­ләр бар­ган­лы­гын “зәң­гәр тарт­ма­”дан ка­рап, гә­җит яки жур­нал укыштырып рә­хәт чи­гә­сең. Әм­ма мон­дый тор­мыш­ның ни­гә ки­рә­ге бар? Ара­кы эчеп, исе­реп, са­та­шып уз­дыр­ган го­мер бе­лән бер бит ул ан­дый ах­мак “рә­хәт­лек”.

На­ил Фатыйхович Сол­тан өчен һәрь­як­лап үр­нәк иде. Шун­лык­тан ул аның хол­кын­нан кай­бер үзен­чә­лек­ләр­не үзен­дә дә тап­ты, ос­та­зы­ның уңай тәэ­си­рен­дә шул сый­фат­ла­ры үсеш ал­ды. Ке­ше­ләр­гә ка­ра­та хөр­мәт, үзең­не бү­тән­нәр­дән өс­тен куй­мас­ка ты­ры­шу, башкалар­ның фи­ке­ре бе­лән хи­сап­ла­шу һәм шу­ның ке­бек баш­ка як­лар На­ил Фатыйхович­ка ка­ра­та һәр­кем кү­ңе­лен­дә сок­ла­ну уя­та иде­ләр. Дә­рә­җә бит ул баш­ны әй­лән­де­рү­чән. Биг­рәк га­лим ке­ше­гә, ша­гыйрь­гә, язу­чы­га, ар­тист­лар­га, һәр­да­им ха­лык кү­зен­дә бул­ган­на­ры өчен, шә­хес­лә­ре­нең кем­ле­ген һич­кай­чан оны­тып җи­бә­рер­гә яра­мый. Бо­рын кү­тә­ре­лә тор­ган нәр­сә ин­де, ниш­ләт­мәк ки­рәк. Ки­сеп таш­лап бул­мый һәм яра­мый. Го­му­мән, ял­ган сүз ул — мин-мин­лек­тән тә­мам ко­ты­лыр­га мөм­кин ди­гән сүз. Юк, аны ба­ры тик ба­сып кы­на то­тар­га мөм­кин, бәй­ләп. Аз гы­на дил­бе­гә­не ыч­кын­дыр­дың­мы, уй­нак­лап та ки­тәр­гә, дә­рә­җәң­не дә юк итеп таш­лар­га мөм­кин.

Сол­тан, На­ил Фатыйхович­ның ча­кы­руы бу­ен­ча аларның бал­кон тә­рә­зә­лә­ре­нә пы­я­ла ку­е­шыр­га кил­гән­лек­тән, эш­кә ка­бат то­ты­ныр­га ва­кыт җит­кән­ле­ген ис­кәрт­те. Шун­нан соң гы­на өстәл яныннан куз­га­лыш­ты­лар. Әм­ма, әле май ко­я­шы ба­ер­га шак­тый ва­кыт бул­са да, кул­лар­ында дәрт юк иде. Мөга­ен аш янын­да кү­тә­рел­гән затлы эчемлек тәэ­си­ре тел­гә ге­нә тү­гел, тән­гә дә җиңелчә тар­алыр­га өл­гер­гән.

— Пы­я­ла ул бик нәз­бе­рек әй­бер. Кыз­лар ке­бек. Ял­гыш тот­тың­мы, ошат­мас­ка мөм­кин!— На­ил Фатыйхович бо­рын­гы фәлсәфәче ке­бек җай­лап кы­на сөй­ләп, ку­лы­на чү­кеч ал­ды.— Мә­сә­лән, мон­дый тин­тәк ти­мер баш­лар­ны бө­тен­ләй ярат­мый. Шу­ңа кү­рә аны сак то­тар­га, сук­кан­да да ча­ма­лап кы­на сел­тәр­гә ки­рәк, әйеме!..

Аны­сы шу­лай да, әм­ма ни­чек ки­леп чы­га әле, бел­гән юк.

Кай­бер пы­я­ла­лар рам­на­рын­нан зур­рак бу­лып, ти­еш­ле урын­на­ры­на ке­реп утыр­ма­ды­лар. Алар­ны ки­сәр­гә ту­ры ки­лә­чәк иде. На­ил Фатыйхович­ның ал­ма­зы да бар икән. Кул­ла­нып ка­рар­га гы­на ту­ры кил­мә­гән үзе­нә. Сол­тан­ның да бу як­тан мак­та­ныр­лык җае юк. Һәр­хәл­дә ул эш белән мәшгуль осталарның ни­чек эш ит­кән­нә­рен кайчандыр кү­реп кал­ган­лы­гы бул­са да, мо­ңа алы­ныр­га баш­та ук ба­тыр­чы­лык ит­мә­де. Про­фес­сор мон­да да мәсь­ә­лә­гә фәл­сә­фи якын ки­леп, пы­я­ла өс­те­нә агач ли­ней­ка сал­ды.

— Ми­нем әт­кәй аны тыр­нак бе­лән ки­сә тор­ган иде. Иң ки­рә­ге, сы­зы­гы ту­ры бар­сын да, пыяла кеч­ке­нә кал­ма­сын!— диде ул.

Пы­я­ла­ның зәң­гәр тө­тен­нәр чы­га­рып ди­яр­лек ал­маз ас­тын­да бе­зел­дә­ве эш­нең ба­рып чы­га­сы­на шик ту­ды­ра иде. Сол­тан авы­зын ер­ган ки­леш ка­рап тор­ды. На­ил Фатыйхович ли­ней­ка­ны кү­тәр­де. Ал­маз чын­нан да эз кал­дыр­ган, пы­я­ла ки­сел­гән бу­лыр­га ти­еш иде, әм­ма, ни хик­мәт, өзе­леп төш­мә­де.

— Су­гып алыр­га ки­рәк. Чат­нап кит­сен!— диде шунда белдеклеләнгән укучысы.

Сол­тан­ның акыл өй­рә­түе урын­лы иде­ме, бил­ге­сез. Әм­ма ос­та­зы аңа ел­ма­еп кы­на куй­ды да, “э­һе!” дип баш как­ты. Ул да тү­гел, сы­зык ас­тын­нан пы­я­ла­га акы­рын гы­на, саклык белән сук­ты. Пыяла шунда бераз чат­на­ган ке­бек бул­ды. На­ил Фатыйхович аны сызык буйлап сындырырга ни­ят­лә­де. Пы­я­ла би­реш­мә­де. Наил Фатыйхович аңа та­гын сук­ты. Эш бу юлы да ба­рып чык­ма­ды. Алмаз белән сызган урыннан сы­на­сы урын­га, чатнавы чит­кә ке­реп кит­те дә пы­я­ла ур­та­лай көл­лә­неп килеп төш­те.

— Бул­дыр­ды­гыз­мы, На­и­лем?

Нә­зи­рә ха­ным ут йот­кан­дай ки­леп җит­кән иде.

— Ә­йе, шу­лай­рак шул әле...— диде профессор, көтмәгәндә авызын ерып.

Сол­тан­ның йө­зе­нә кы­зыл­лык йө­гер­де. Үзен гү­я­ки га­еп­ле итеп той­ды. Икен­че ом­ты­лыш аңа би­рел­де. Хә­зер ал­маз аның ку­лы­на күч­те. Бул­ды­ра ала­сы­на ни өчен­дер ыша­ны­чы зур иде. Ли­ней­ка­ны ос­та­лар­ча җай­лап сал­ды да ал­маз­ны ку­лы­на ал­ды.

— Ме­нә, Сол­тан бул­ды­ра, ич­ма­сам. Баш­та ук аңа би­рер­гә ки­рәк иде. Бел­мә­гән ба­шы­ңа ма­та­шыр­га, На­и­лем. Өй­рән, күр!

Нә­зи­рә ха­ным­ның бо­лай рух­лан­ды­ру­ы­на ка­нат­ла­нып кит­кән Сол­тан ал­маз­ны пы­я­ла өс­тен­нән шу­лай ук бе­зел­дә­теп ке­нә уз­дыр­ды. Ли­ней­ка­ны кү­тәр­де, ике-өч урын­да алмазның сы­зы­гы өзел­гән иде. Мо­ны күр­гәч, ниш­ләр­гә ди­гән­дәй уй­лап кы­на ал­ды да та­гын ли­ней­ка­ны пы­я­ла­га сал­ды. На­ил Фатыйхович пыяланы куз­га­тыр­га да шик­лән­гән хә­лен­дә ка­рап кал­ды, Нә­зи­рә ха­ным исә аптырап тормады, Сол­тан­ны та­гын да эш­кә дәрт­лән­дер­де:

— Бел­гән ке­ше — бел­гән ке­ше ин­де! Кул­ла­ры­на ка­дәр ки­леп то­ра!

Сол­тан ал­маз­ны икен­че кат йөгер­теп уз­дырды. Ин­де пы­я­ла­ның ки­сел­гән­ле­ге­нә ши­ге кал­ма­ган иде. Сы­зык ас­тын­нан сук­ты да, сын­ды­рыр­га ни­ят­ләп, өс­тәл кы­ры­е­на таба ки­тер­дер­де, өс­тән учы бе­лән бас­ты. Бо­лай бары­сын да дө­рес эш­лә­гән ке­бек иде, әм­ма пы­я­ла­ның ки­ре­ле­ген җи­ңә ал­ма­ды. Бу өл­ге дә ур­та­лай яры­лып, берь­ю­лы биш ки­сәк­кә көл­лән­де. На­ил Фатыйхович­ның йө­зе­нә ел­маю бил­ге­лә­ре кабат йө­гер­де. Нә­зи­рә ха­ным тел­сез кал­ды.

— Бул­ма­ды бу!— Сол­тан­га, шу­лай дип әйт­ми­чә, башка төрле ак­ла­ну сү­зе кал­ма­ган иде.

А­лар өче­се дә бер-бер­се­нә ка­ра­шып куй­ды­лар. Ва­тыл­ган пы­я­ла та­бак­ла­рын ябыш­ты­рып бул­мый иде ин­де. Мо­ңа да уф­та­ныр­га һәм ачу­ла­ны­шып то­рыр­га­мы хәзер?

Инде ал­маз Нә­зи­рә ха­ным­ның ку­лы­на күч­те. Пы­я­ла өс­тен­нән ике кул­лап йө­гер­теп ке­нә уз­ды да эше бетте. Пыяла кырт ит­те. Нәзирә ханым, На­ил Фатыйхович­тан биг­рәк, Сол­тан­ның мак­та­вын ка­зан­ды.

— Ме­нә шу­лай. Ир­ләр бу­лып йө­ри­се­гез та­гын! Өй­рә­нә то­ры­гыз. Бү­тән мон­дый бә­хет үзе­гез­гә тә­те­мәс!

Ир­ләр­гә чын­нан да оят иде. Нә­зи­рә ха­ным ал­дын­да алар баш ияр­гә мәҗ­бүр бул­ды­лар.

— И бә­гы­рем, шул өл­ге­ләр­не үзең ге­нә куй­саң, ни­чек ях­шы бу­ла­сы икән!—На­ил Фатыйхович­ның бо­лай дип сөйләнеп алуына Нә­зи­рә ха­ным игъ­ти­бар бир­мә­гән төс­ле иде, әм­ма ачу­ын гы­на ба­сып тор­ган икән. Бе­раз­дан ирен ди­вар­га те­рә­тер­лек итеп әйт­те дә сал­ды:

— Шу­лай шул! Сез­гә ышан­ган­чы, пеш­кә­не­гез­не көт­кән­че, ни­чә ел­лар тат­лы го­ме­рем­не әрәм итә­сем дә кал­ма­ган! Кай­чан­нан бир­ле то­ра­лар, бал­кон­да, ка­гып ку­ю­чы­сы да юк. Га­лим­нең ха­ты­ны бул­ган­чы, бе­рәр бал­та ос­та­сы­на чык­сам, бо­лай ап­ты­ра­мас идем әле!

Әм­ма ул бо­лар­ны юри ге­нә, про­фес­сор­ны үр­тәр өчен шу­лай әйт­те булса кирәк, ә ха­ты­нын чын йө­рәк­тән сөй­гән На­ил Фатыйхович тел­сез ка­лыр­га мәҗ­бүр иде. Алга таба остазы белән укучысы мыштым гына эшләделәр. Сер бирәселәре килмәде.

Пы­я­ла­лар ку­е­лып бет­кән­дә урам­га ка­раң­гы­лык иңеп ки­лә иде ин­де. Сол­тан кай­тыр­га ашык­ты. Әм­ма Нә­зи­рә ха­ным:

— А­шар­га әзер­лә­дем, бо­лай чы­гып ки­тә­сең бул­гач, Сол­тан энем, ки­леп тә йөр­мәс­кә иде!— ди­де. Бу сүзләрне кем дә күтәрә алмасын белгәнгә шулай әйтте. Алар аш янында та­гын сүзләр эчендә оны­ты­лып, шак­тый озак утыр­ган­нар. Бер баш­лан­ган сөйләшү икен­че­сен куз­га­тып, әллә кайлардан урап йөргәннәр, ва­кыт­ның ни­чек үт­кә­нен сиз­мә­гән­нәр дә.

П­ро­фес­сор шу­шы көн­нәр­дә ге­нә зур хез­мә­тен тә­мам­ла­ган икән. Уку­чы­сы бе­лән шу­лар ха­кын­да да шак­тый гәп ко­рып ал­ды­лар. Бә­хәс­ле урын­нар­ны На­ил Фатыйхович мах­сус рә­веш­тә Сол­тан­ның фи­кер ка­за­ны­на са­лып, мө­нә­сә­бә­тен бе­лер­гә те­лә­гән. Яз­ма­ны ку­лы­на то­тып ка­рау­дан уз­ма­ган яшь га­лим, мон­дый оч­рак­лар­да үзен­дә кы­ен­сы­ну си­зеп, бераз ак­ла­нып та ка­ра­ды. Әм­ма про­фес­сор:

— Яшь әле сез,— дип ки­ңә­шен дә би­реп өл­гер­де.— Кай­ва­кыт шун­дый оч­рак­лар­га ту­ры ки­лер­гә мөм­кин­сез: та­ныш тү­гел те­ма, кү­зе­гез­гә ча­лын­ма­ган хез­мәт һәм баш­ка­лар. Әм­ма фи­ке­ре­гез со­ра­ла. Ниш­ләр­гә? Бү­тән­нәр әйт­кән­гә ия­реп ба­рыр­га­мы? Әл­лә ты­е­лып ка­лыр­га­мы? Әйе, ан­дый ва­кыт­та, шу­лай. Бә­хәс­кә кат­на­шу­ның ки­рә­ге юк. Без­нең оч­рак — баш­ка, сез шө­гыль­лән­гән мәсь­ә­лә­ләр дә бар ан­да. Фи­ке­ре­гез со­ра­ла. Ни­чек күз ал­лый­сыз, шу­ны бә­ян итү­е­гез дө­рес бу­ла­чак. Чөн­ки бу оч­рак­та “бел­мим” яки “ки­ле­шәм” ди­гә­не­гез яла­гай­лык, хәт­та ял­ган. Аң­лый­сыз­дыр. Шун­лык­тан, ни­чек уй­ла­га­ны­гыз­ны сөй­ләп, бо­лар ха­кын­да яз­ган­сыз­дыр ди­сә­гез, по­зи­ци­я­гез дә бе­ле­нә, ав­тор үзе­нең ял­гыш­ла­рын да тө­ше­неп ка­ла.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных