Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 59 страница




На­ил Фатыйхович­лар­дан Сол­тан ру­хи бер дәрт алып кит­те. Фән­гә яңа­дан кай­та­сы, хә­зер­ге эшен таш­лый­сы кил­де. Үзен гү­я­ки диң­гез чи­те­нә чы­га­ры­лып таш­лан­ган йо­мыч­ка сый­фа­тын­да той­ды. Әйе, кү­ңе­лен­дә әле­гә ка­дәр сүн­мә­гән фән­гә мә­хәб­бә­тен ос­та­зы ка­бат тер­ге­зеп җи­бә­рә ал­ды.

Үз бәхетең кай­да икән­ле­ген тою чик­сез хез­мәт дәр­те би­рә, хәт­та ан­нан чит­тә бул­саң да, көн­нәр­нең бе­рен­дә ки­ре кай­та­чагың­ны аң­лап, ыша­ныч бе­лән яши­ башлыйсың. Әйе, аяк ас­тың­да туф­ра­гың­ның бар­лы­гын си­зем­ләү зур нәр­сә ул. Бел­мим, та­тар хал­кы, үз илен югалт­кач, урыс кулы ас­тын­да ка­лу­га, нин­ди ру­хи тө­шен­ке­лек ки­чер­гән­дер, әм­ма га­зиз ва­та­ны­ның бар­лы­гын бе­леп яшәү­че ил­ги­зәр­ләр һәм сук­бай­лар бу оч­рак­та бә­хет­ле­рәк булганнардыр ке­бек то­е­ла ми­ңа. Сол­тан да шу­лай, яз­мыш шук­лы­гы ар­ка­сын­да­мы, әл­лә шәх­си те­лә­ге бе­лән­ме фән­нән чит­ләш­те. Әгәр дә бө­тен­ләй үк оны­тып бе­тер­сә, ае­рыл­са, ул ва­кыт­та аңа бик тә авыр һәм кы­ен бу­ла­чак иде.

Ке­ше­нең бер­ көн­лек дөнь­я­да зур план­нар ко­рып, хы­ял­ла­нып һәм ал­га ом­ты­лып яшә­ве га­җәп хәл, әл­бәт­тә. Аны өмете яшәт­кә­не бил­ге­ле инде. Шуңа да кеше һаман якты таңнар атканны көтеп яши.

 

Людмила Борисов­на­ның бар нәр­сә­не дә ал­дан уй­лап һәм тәр­тип­кә са­лып эш­ләү га­дә­те бар иде. Шун­лык­тан шак­тый зур дә­рә­җә­ләр­гә ире­шеп, ки­рә­ген­дә төр­ле инт­ри­га­лар оеш­ты­ра, те­лә­гән ке­ше­сен кү­тә­рә, хәт­та тү­бән тә­гә­рә­тә дә ал­ган­лык­тан, Сол­тан­ны да адәм оя­ты­на кал­ды­рыр­га мөм­кин­ле­ге шак­тый икән­ле­ген си­зе­нде ул. Ал­дан әзер­лә­неп, “Ге­не­раль­ный”­ны һәм аның урын­ба­сар­ла­рын да ир­тә­гә­ге җые­лыш мәсьәләсендә котыртып куй­ды. Әдә­би му­зей­дан кайт­кан­нан бир­ле бар­лык кө­чен яшь мөдирнең хез­мәт күр­сәт­кеч­лә­рен ге­нә тү­гел, хәт­та шә­хе­сен тү­бә­нәй­тү­гә дә са­рыф ит­те. Исә­бе аны ни­чек тә бе­те­реп таш­лар­га иде.

А­чуы кай­на­ган ке­ше­нең кү­зе су­кы­рая шул. Мон­дый сүз­лә­ре­нең кем­гә­дер ох­ша­ма­вын уй­лап та бир­мә­де ул. Хез­мәт­тәш­лә­ре аңа хәт­та са­га­еп ка­рар­га мәҗ­бүр иде­ләр. Әм­ма юләрлек кот­кы­сы­на, бу юлы­ “Ге­не­раль­ный” да би­реш­те. Мө­га­ен: “Ул музей эшен бер дә белми, аңламый! Ахмак! Акылга утыртырга кирәк үзен! Аннары соң булуы бар! Күреп торырсыз, болай булса, сез­нең урын­га да нәф­е­сен су­зар, хәзер үк чарасын күрергә кирәк!”— ди­гән сүз­лә­ре фай­да­га кит­кән­дер, башкача түгел.

— Ә­йе-әйе, Людмила Борисов­на, му­зей­ны тә­мам бе­те­реп таш­ла­вы, тар­ка­туы бар. Чик ку­яр­га ки­рәк. Мин сез­нең бе­лән ки­ле­шәм,— ди­де бит “Генеральный”. Ме­нә хә­зер күр­мә­гә­нен күр­сә­тер­гә ки­рәк ул Солтан Габделҗәләевичка. Яңа­гы­на шу­лай итеп бир­де­рер­гә, ут­лар чы­гар­лык бул­сын, кем уры­ны­на үр­мә­ли, ка­ра әле!

Әм­ма Сол­тан өчен юктан хафаланган Людмила Борисов­на­ның уры­ны бер нәр­сә дә тү­гел һәм ки­рәк­сез иде. Үз шә­хе­се ти­рә­сен­дә бо­лыт­лар­ның ку­е­ру­ын си­зен­мә­гән хәл­дә, күк йө­зе аяз һәм як­ты дип күз ал­ды­на ки­тер­де ул. Ир­тән уты­рыш­ка да шат йөз бе­лән, нур­ла­нып ки­леп кер­де. Бары­сы бе­лән дә зур­лап һәм якын итеп исән­ләш­те. Ки­чә На­ил Фатыйхович­лар­да ал­ган ру­хи дәр­те бү­ген дә сүн­мә­гән иде. Дө­рес, әгәр дә ва­тыл­ган һәр пы­я­ла өчен аһ ор­са­лар һәм кай­гыр­са­лар, Сол­тан­ның да кә­е­фе кы­ры­лыр иде. Нә­зи­рә ха­ным:

— Дөнья ма­лы бет­мәс, бү­ген бар, ир­тә­гә шул ук өл­ге­дән таш ки­леп кер­гән бу­лыр­га да мөм­кин иде,— дип әйт­кәч, алар бу хак­та бө­тен­ләй дә ис­кә тө­шер­мә­де­ләр. На­ил Фатыйхович та һич ни сиз­дер­мә­де. Ва­тыл­ган ар­тын­нан үлеп бул­мый иде шул.

Ке­ше­нең кем­ле­ге, бү­тән­нәр­гә мө­нә­сә­бә­те бе­лән бер­гә, дөнья ма­лы­на исе кит­мәү­дән чы­гып та бә­я­лә­нә. Людмила Борисов­на­ның үзе өчен хәс­рәт­лә­нүе дө­рес һәм аң­ла­еш­лы нәр­сә, анысы. Әм­ма Сол­тан­ны дош­ман уры­ны­на кү­реп, аңа бар кө­че­нә таш­ла­нуы гы­на сә­ер хәл. Ха­ным­ны кем­дер бу­тый иде.

У­ты­рыш­та ба­ры тик Ге­не­раль­ный ди­рек­тор һәм аның урын­ба­сар­ла­ры гы­на кат­наш­кан­лык­тан, сөйләшү бе­раз сә­ер­рәк иде. Соң­га ка­лыб­рак та­гын ике ке­ше кер­де­ләр. Ахыр­дан Сол­тан да бо­лар­ның кем икән­лек­лә­рен бел­де: үзе мөдир булган Әдә­би му­зей­ның экс­по­зи­ци­я­сен тө­зү­че­ләр икән алары.

Сөй­лә­шү ту­ры­дан баш­ла­нып кит­те. Утырышны ачу­чы да, алып ба­ру­чы­сы да Людмила Борисов­на бул­ган­лык­тан, әү­вә­ле бары­сы да аның сце­на­ри­е бу­ен­ча бар­ды. Сол­тан­ның ар­ка­ла­рын­нан тир бә­реп чы­гар­га һәм пар кү­тә­ре­лер­гә ти­еш иде. Бе­рен­че га­еп­ләү ак­ты бо­лай яң­гы­ра­ды:

— Яшь мө­дир, Бер­ләш­мә­не сан­га сук­мый­ча, ки­ңәш­сез эш алып ба­ра. Үз бел­де­ге бе­лән бар нәр­сә­не дә бо­зып бе­тер­де. Дәүләт органнары тарафыннан расланган музей экспозициясен харап итте. Башбаштак һәм белемсез! Музей эшен белми һәм төшенергә теләми!

Людмила Борисов­на, шу­шы сүз­лә­рен­нән соң, музей экспозицияләрен төзүдә белгеч саналган ха­ным­ны уры­нын­нан кү­тәр­де һәм аңа сүз бир­де. Те­ге­се ал­дан ук әзер­лә­неп кил­гән икән, бар­сын да сөй­ләп кит­те:

— Ә­дә­би му­зей­ны тө­зү­ эше за­ма­нын­да Ле­нинг­рад­ның зур бел­геч­лә­ре яр­дә­мен­дә алып ба­рыл­ды. Аһ, бел­сә­гез иде без­нең ку­на-тө­нә ан­да ят­кан­на­ры­быз­ны! Эш күп. Кай­сы ба­шын­нан да то­тын­саң, яңа­лык. Күп­ме кат­лау­лы мәсь­ә­лә­ләр­не чи­шәр­гә, ачык­лар­га ту­ры кил­де. Га­лим­нәр­не дә тарт­тык. Бо­лар­ның бер­сен дә Сол­тан Кә­би­ров бел­ми һәм бе­лә дә ал­мый. Бар нәр­сә дә уй­лан­ган һәм мең кат үл­чә­нел­гән иде. Ке­ше­нең шу­шын­дый эш­не бо­зар­га ни­чек ку­лы ба­ра икән?..

А­ның га­еп­ләү ак­ты тагын да озын­га­рак су­зыл­ды. Бе­рен­че су­лы­шын­нан соң икен­че­се ачы­лып, ул үз­лә­ре­нең музей төзү та­рих­ла­рын сөй­ләр­гә ке­реш­те. Аның әй­тел­гән­не ка­бат­лап ап­ты­ра­ту­ла­ры ки­ңәш­мә­нең тә­мен бе­те­реп, ахырда тө­сен җи­бә­рә баш­ла­ган иделәр ин­де. Шун­да Сол­тан со­рау би­реп өл­гер­де:

— Сез­нең ни­чек уй­лый­сыз?.. Бреж­нев­ның “Чи­рәм җи­ре” ке­бек хез­мәт­ләр Әдә­би му­зей экс­по­зи­ци­я­сен­дә ка­лыр­га ти­еш­ме? Ә та­тар хал­кы мәгъ­ри­фәт­че­ле­ге үсе­шен­дә һәм, го­му­мән, әдә­би­я­тын­да зур эз кал­дыр­ган шә­хес­ләр­не би­рү ха­кын­да ни­чек уй­лый­сыз? Сез­гә мәгъ­лүм шә­хес­ләр­дән, дан­лык­лы Бор­на­ев­лар су­рә­тен, шагыйрь Дәрдемәнднең хатыны портретын Ту­кай­ның “Со­ры­корт­лар­га” ши­гы­ре­нә ил­люст­ра­ция бу­ла­рак ур­наш­ты­ру дө­рес­ме? Та­гын да со­рау­ла­рым­ны би­рер­гә­ме, әл­лә җи­теп то­рыр­мы?

Ха­ным­ның шунда гүяки чат­на­ма сал­кын­да ти­мер­гә те­ле ябы­шып кал­ган­дай бул­ды. Бу өл­кә­дә бел­геч са­нал­ган ке­ше­нең ку­кы­рай­ган җир­дән шу­лай кал­ты­рап тө­шүе, өеп ап­ты­ра­ган ком та­вы­ның ки­нәт ише­лүе ки­ңәш­мә­дә­ге­ләр­нең кө­чен бе­тер­де. Ни ге­нә әйт­сә­ләр дә, Сол­тан — галим кеше, һәм ул хак­лы иде. Аның бе­лән мон­да яры­ша алыр­лык ке­ше юк­лы­гын үзе ге­нә тү­гел, хәт­та Людмила Борисовна да тө­ше­нер­гә мәҗ­бүр бул­ды.

— Сүз алар ха­кын­да бар­мый...

— Ә нәр­сә иде соң?

“Ге­не­раль­ный­”ның әйт­кән­нә­ре­нә ку­шып, Сол­тан­ның шун­да ук со­рау би­рүе, бе­рен­че ка­раш­ка дор­фа­лык ке­бек аң­ла­шыл­са да, икен­че як­тан аның хак­лы­гын да рас­ла­ды. Әгәр дә хә­зер бел­геч­лек мәсь­ә­лә­се­нә ка­гы­лыш­лы бә­хәс­ләр ту­са, алар бар­ысы да яшь мө­дир кар­шын­да оят­ка ка­ла­чак иде­ләр. Хә­ер, аның ки­рә­ге юк, чөн­ки Сол­тан бо­лар­ның кү­зен­нән һәм үз-үз­лә­рен то­ты­шын­нан мо­ны си­зен­де. Шу­шы ва­кыт­та аңа бө­тен ини­ци­а­ти­ва­ны үз ку­лы­на алыр­га да һө­җүм­гә ке­ре­шер­гә ге­нә ки­рәк иде. Хикмәт бит нинди экспонатны музейда кайда куюда гына түгел, бәлки тарихи дөреслектә һәм фәнни кануннарга хилафлык китермәүдә дә. Әйе, музей экспозициясен төзүнең үз тәртипләре бар, моның белән Солтан килешә. Әмма ни өчен соң ул кагыйдәләр Әдәби музей экспозициясендә моңарчы бозылган булганнар да, аларны дөресләмәгәннәр, яшь мөдир килгәнне көткәннәрме?

— Ә­дә­би му­зей­ның экс­по­зи­ци­я­се тө­зел­гән­гә тә­мам ун ел ва­кыт үтеп кит­кән. Нәкъ ком­му­нист­лар за­ма­нын­да эш­лән­гән икән­ле­ген ба­ры­гыз бе­леп то­ра­сыз. Нәр­сә ни­чек, әм­ма му­зей ул иде­о­ло­гия уры­ны. Мин шу­лай дип бе­ләм. Бү­ген­ге хә­бәр­дар­лык һәм де­мок­ра­тия за­ма­нын­да ис­ке­чә ма­те­ри­ал күр­сә­теп, яңа­ча аң­лат­ма би­рү көл­ке һәм кү­ңел­не чир­кан­ды­рыр­лык хәл. Мон­да кай­бе­рәү­ләр му­зей­ның экс­по­зи­ци­я­се дөнь­я­кү­ләм юга­ры­лык­та эш­лән­гән дип рас­ла­мак­чы бу­ла­лар. Бәл­ки, чын­нан да, алар кү­зен­нән ка­ра­ган­да шу­лай­дыр. Па­риж һәм Ита­лия му­зей­ла­рын ях­шы бел­гән га­лим­нәр исә бер дә алай дип әй­тер­гә ба­тыр­чы­лык ит­кән­нә­ре юк. Мин бер­ни­чек тә му­зей­ны ис­ке­чә кал­ды­ра ал­мыйм. Га­фу ите­гез, җә­мә­гать, бү­ген­ге көн­дә ха­лык­ны на­дан­га чы­га­рып, шун­нан фай­да­ла­нып, аның ба­шын ка­ты­ру юләр­лек һәм то­ма­на­лык ул. Му­зей­ны эш­лә­гән­дә экс­по­зи­ци­о­нер­лар нәр­сә­гә ты­я­нып шун­дый ах­мак­лык­лар кыл­ды­лар икән, һич бе­лә ал­мыйм. Са­нап ка­ра­ган ке­ше бар иде­ме икән? Әдә­би му­зей­ның экс­по­зи­ци­я­лә­ре­нең иң зур күп­че­ле­ген Пуш­кин, Лер­мон­тов, Толс­той һәм бү­тән урыс язу­чы­ла­ры­ның ма­те­ри­ал­ла­ры алып то­ра. Юк, мин бер дә кар­шы тү­гел. Бул­сын, ала­ры да ки­рәк. Әм­ма та­би­гый бер со­рау туа: ә та­тар язу­чы­ла­ры, ша­гыйрь­лә­ре, әдип­лә­ре кая? Ни өчен алар ку­ел­ма­ган? Бү­ген­ге көн­дә мин мо­ның бе­лән ри­за бу­ла ал­мыйм. Те­ли­сез икән, рә­хим итеп, мил­ләт­че­лек­тә га­еп­лә­гез, ан­ысы сез­нең эше­гез!.. Әм­ма мин бел­гә­нем­не сөй­лим, тыр­нак ас­тын­нан кер эз­ләп азап­лан­мыйм...

Сол­тан Җәләевич­ның бу сүз­лә­ре алар­ның бары­сы­на да көч­ле тәэ­сир яса­ды. Та­тар ара­сын­да бө­тен ке­ше дә ча­ба­та­лы, хәт­та мор­за­ла­ры да дип кү­нек­кән әһе­ле түрә ба­шын тү­бән са­лын­дыр­ды. Әгәр дә Ка­зан шә­һә­рен­дә бул­мый­ча, ва­кый­га Ря­зань гу­бер­на­сын­да бар­са, Сол­тан­ның авы­зын да ач­тыр­мас иде­ләр, билгеле. Әм­ма эт тә оя­сын­да көч­ле шул. Го­мер­гә урыс­ның ба­суы һәм изүе ас­тын­да яшә­гән ко­ло­ни­аль хәл­дә­ге та­тар мил­лә­те­нең бү­ген­ге көн­дә те­ле ачы­лу­ы­на бер күр­сәт­кеч иде бу. Урыс хез­мә­тен­дә йөр­гән та­тар бел­геч­лә­ре­нең дә акы­лын яңарт­кан чак­ла­ры килде түгелме?

— Без сез­нең бе­лән ки­ле­шә­без!— “Ге­не­раль­ный­”ның шунда бо­лай дип әй­теп куюы кө­тел­мә­гән хәл иде, Людмила Борисов­на шун­да ук ай­нып кит­те һәм яңа бер көч бе­лән, күз­лә­рен кы­сып, Сол­тан­ Җәләевичка таш­лан­ды:

— Бо­ла­рын дө­рес­кә дә чы­га­рыйк, ди, ярар! Ме­нә хә­зер музей сез­нең кул­да, эш­ләп күр­сә­тер­сез! Ә без ка­рап то­рыр­быз, кү­рер­без!.. Әм­ма сүз ул хак­та гына бар­мый. Бу­та­лыр­га, бутарга яра­мый. Со­рый­быз: ни­гә үз бел­де­ге­гез бе­лән экс­по­зи­ци­я­не ват­ты­гыз да ан­да бү­тән төр­ле күр­гәз­мә­ләр оеш­ты­ра баш­ла­ды­гыз? Ме­нә шу­лар­ны аң­ла­тып би­ре­гез. Ә сез баш­ны бу­тап ап­ты­ра­та­сыз...

Бар­ысы да аны кү­тә­реп ал­ды­лар һәм “ә­йе-әйе” дип баш­ла­рын как­ты­лар. Бер юлы уни­ке бү­ре авы­зы­на оч­ра­ган са­рык бә­рә­не ке­бек хис ит­те шун­да үзен Сол­тан. Әгәр дә ах­мак бул­са, алар бе­лән ки­леш­сә, үз по­зи­ци­я­сен як­лап чык­ма­са һәм хак­лы икә­нен рас­лый ал­ма­са, ул чын­нан да са­рык бә­рә­не хә­лен­дә ка­ла­чак иде. Мо­ны аңардан Людмила Борисов­на көт­те, те­лә­де, бү­тән­нәр­дән дә бү­ре ке­бек кы­ла­ну­ла­рын таләп ит­те. Пла­ны ба­рып чы­га­сы­на ыша­на иде ул. Ни­чә­мә акыл­лы баш­лар­ны шу­лай ба­тыр­ды­лар да бе­тер­де­ләр алар за­ма­нын­да. Асыл ке­ше­ләр юк иде­ме шуларның арасында? Оч­ра­ма­ды­лар­мы? Бар алар дөнья йө­зен­дә, ки­рә­ген­дә аяк ча­лып өл­гер­сәң, бо­рын­на­рын ка­на­тып, үк­чә­лә­рен тиз ял­ты­ра­тыр­га мәҗ­бүр­ләр. Яши­сең ки­лә икән, кө­рә­шә дә бе­лер­гә ки­рәк!

— Му­зей­ның нәр­сә икән­ле­ген мин үзем­чә күз ал­ды­на ки­тер­гән­мен­дер, бәл­ки ял­гыш­кан­мын­дыр да!— Сол­тан­га ин­де га­фу гы­на үте­нә­се кал­ды. Мо­ны аңардан бар­ысы да көт­те­ләр. Ни­чек ях­шы бу­ла­сы иде, әм­ма ул алай җи­ңел ге­нә би­ре­лер­гә тел­мә­де:— Шун­ысын да оны­тыр­га яра­мый дип бе­ләм, му­зей яшә­сен өчен шарт­лар­ның бер­се — ан­да тук­тау­сыз күр­гәз­мә­ләр ачы­лыр­га ти­еш. Бер-бер арт­лы. Әгәр дә мо­ңа бү­ген­ге көн­дә ире­шел­гән икән, на­чар тү­гел, шу­лай бит? Төр­ле ки­чә­ләр һәм оч­ра­шу­лар уз­ды­ру гы­на аз. Аннары, экспозицияне боздыгыз, дисез. Әйе, без бары тик ике залдагы экспонатларны бергә, бер залга куюны дөресрәк дип таптык. Югыйсә ул ике зал да буш торалар сыман иде, берән-сәрән генә тезелгән стендлар берни хакында да сөйләмиләр иде, үзегез дә беләсез. Ә менә хәзер, ике залдагы материалларны бергә кушкач, музей тыныч сулыш ала башлады, экспозициядә эчтәлек барлыкка килде. Ә калган залларда һичбер үзгәреш булмады бит. Нигә шушы хакта онытабыз? Дөрес, бу үзгәрешләрне ясаганчы, әүвәле безгә реэкспозиция планын төзергә кирәк иде, раслатырга. Әмма ул эшне алга таба башкарырга, Әдәби музейны тулысынча яңадан корырга исәпләп торабыз!

Сол­тан­ның чы­гы­шы док­лад­ка әве­ре­леп кит­те. Әл­бәт­тә ан­нан бо­лар­ны ук көт­мә­гән иде­ләр. Аңа Людмила Борисовнаның әйткән сүзләреннән соң кар­шы чы­гу яки фикерләрен юк итү урын­сыз иде. Хәт­та “Ге­не­раль­ный” үзе дә һа­ман аның ялкынлы чыгышы бе­лән ки­ле­шеп утыр­ды. Людмила Борисов­на­ның исә җе­не ко­тыр­ды. Мө­дир­не ге­нә тү­гел, Бер­ләш­мә­нең “ху­җа­сын” да то­тып ашар­га әзер иде ул. Тик буе гы­на җит­мә­де.

— Ә ни­чек, нин­ди чы­га­нак­лар­дан шун­дый күр­гәз­мә­ләр ое­ша әле сез­дә? Бо­ла­рын да сөй­ләп би­рер­сез дип бе­ләм!— Людмила Борисовна нин­ди­дер яше­рен сер­ләр­не бел­гән ке­ше төс­ле әйтеп, шу­шы cүз­лә­рен­нән сө­е­неп тә куй­ды. Сол­тан хә­зер ту­ры җа­вап бир­ми бул­ды­ра ал­мый иде.

— Мо­ны сез үзе­гез дә ях­шы бе­лә­сез, тө­ше­нә­сез­дер ди­гән идем!..— Ул ты­нычланып ал­ды. Шу­лай да озак уй­лап ма­та­шыр­га ва­кыт юк иде. Эшнең ни-нәрсә­дән баш­ла­га­нын сөй­ләп кит­те: — Эл­гә­ре ап­ты­раб­рак кал­ган идем. Ан­да ба­рып ка­ра­дым, мон­да кил­дем. Бер-бер күр­гәз­мә­не оеш­ты­рыр өчен ак­ча һәм мөм­кин­лек ки­рәк иде. Алар­ның бер­се дә юк. Әдә­би му­зей­ның җәм­әгатьчелек кар­шын­да дә­рә­җә­се зур булса да, хәт­та фи­нанс пла­нын да үти ал­мыйча ин­те­гәбез. Мин, шу­лай га­җиз­лә­нә тор­гач, якын дус­ла­ры­ма мө­рә­җә­гать ит­тем. Ки­рәк ки­ңәш­лә­рен бир­де­ләр. Иң бе­рен­че, бе­лә­сез, та­тар жур­нал­ла­ры­ның көн­нә­рен уз­дыр­дык. Алар үз­лә­ре­нең күр­гәз­мә­лә­рен дә оеш­тыр­ды­лар. Ан­нан соң төр­ле рәс­сам­нар­га мө­рә­җә­гать итеп ка­ра­дым. Алар­ның шәх­си кы­зык­сы­нуы ар­ка­сын­да гы­на өч күр­гәз­мә ачар­га мөм­кин бул­ды. Әм­ма бо­лай озак эш­ләү мөм­кин тү­гел икән­ле­ге ачык­лан­ды. Шун­нан соң ин­де, Ахун Сад­ри­е­вич­ның да ки­ңә­шен ис­тә то­тып, “Ту­ран фон­ды”­на мө­рә­җәгать ит­тем. Алар­ны үзе­без­гә ча­кыр­дым. Мо­ңа ка­дәр бик авыр­га кил­сә дә, бе­раз эш җи­ңе­лә­еп кит­те. Алар­ның күр­гәз­мә­лә­ре без­нең өчен ге­нә тү­гел, та­ма­ша­чы­лар­га да кы­зык­лы бу­лып чык­ты. Бер­се ар­тын­нан икен­че­не оеш­ты­рып, шак­тый зур яр­дәм күр­сә­тә баш­ла­ды­лар.

— Ә нин­ди ки­ле­шү бе­лән эш­ли­сез?

Людмила Борисов­на ас­тыр­тын гы­на кө­леп куй­ды.

— Гап-га­ди ки­ле­шү. Алар без­гә күр­гәз­мә ача, оеш­ты­ра. Үз ягы­быз­дан зал­лар һәм мәй­дан би­рә­без. Әм­ма би­лет­лар­дан кил­гән ак­ча ту­лы­сын­ча без­нең фай­да­га ка­ла. Му­зей­га ки­тә. Бо­ла­рын сез үзе­гез дә тик­ше­рә ала­сыз. Рә­хим ите­гез. Бар­ча би­лет­лар һәм ак­ча­лар ва­кы­тын­да бух­гал­те­ри­я­гез­гә тап­шы­ры­лып ба­ры­ла. Мин үзе­без­нең кас­сир­ның эше­нә кат­наш­мыйм, әм­ма кү­зә­теп ба­рам. Әле мо­ңа ка­дәр бер ге­нә тап­кыр да ан­нан зар­ла­ну­чы бул­ма­ды.

— Ә­йе, бу мәсь­ә­лә ми­нем өчен че­те­рек­ле кү­ре­нә!— диде дә Людмила Борисовна үзе­нең дәф­тә­ре­нә язып ку­яр­га өл­гер­де.— Тик­ше­рер­без. Бар­сы да шу­лай ал һәм гөл ми­кән, әл­лә тү­гел­ме?

— Рә­хим ите­гез, ан­да ми­нем яр­дәм ки­рәк бул­мас дип ыша­нам,— Сол­тан кы­зып сөй­лә­гән җир­дән йо­м­шый төш­кән һәм үзе­нә ту­ры ка­рау­чы күз­ләр­нең җы­лын­га­нын тоя баш­ла­ган иде инде. Сүз­нең егә­ре аның ку­лы­на күч­те. Людмила Борисовна, ни­ка­дәр тал­пы­ну­ы­на ка­ра­мас­тан, әү­вәл­дә­ге кы­я­фә­тен ки­ре кай­та­ра ал­ма­ды. Солтан Җәләевич сүзләрен дәвам итте: — Бер­ләш­мә­нең ни­чә­мә ке­ше­се бар. Сез­нең бер бух­гал­те­ри­я­дә ге­нә дә Әдә­би му­зей­да­гы ка­дәр хез­мәт­кәр эш­ли. Ки­ле­гез, тик­ше­ре­гез. Бар­ча ки­рәк­ле кә­газь­ләр­не би­рер­без. Күр­сә­тер­без. Бездән калмас!

Бо­ла­рын ук әй­теп тор­ма­са да ярар иде. Буй­сы­на­сың икән, ди­мәк, ин­де ту­лы­сын­ча бөгелергә туры килә. Ни те­лә­сә­ләр, си­нең бе­лән шу­лай уй­ный ала­лар. Әгәр дә мөм­кин икән, ки­рәк тап­са­лар, Сол­тан­ны изеп ке­нә үтә­чәк­ләр. Ярый әле шел­тә бе­лән ге­нә ко­тыл­дырсалар, кирәксә, ба­шын да ашар­га мөм­кин­нәр. Мо­ңа ка­дәр бары­сы да алар­ча бар­ган­ны, мон­нан соң кем­нең­дер үз те­лә­ге бе­лән йө­рү­е­нә ки­ле­шер­ләр ди­сең­ме? Юк ин­де, ан­дый бал­чык­тан ясал­ма­ган Людмила Борисовнагыз!

Бу ки­ңәш­мә­нең ка­ра­ры ал­дан ук әзер­лә­неп ку­ел­ган бул­са да, Ге­не­раль­ный ди­рек­тор аны чит­кә алып куй­ды. Сол­тан ан­да нәр­сә­ләр языл­ган­ны ишетмәде, күр­мә­де. Күз ал­дын­да тор­ган­лык­тан, ул аны бәлки укыр­га ти­еш тә булгандыр? “Ге­не­раль­ный” да шу­ны көт­кәндер? Бәлки яшь мө­дир­нең мон­дый инт­ри­га­лар­ны бел­мә­ве һәм ахы­ры нәр­сә бе­лән бе­тә­сен күз ал­ды­на ки­тер­мә­ве кыз­га­ныч тоелгандыр?

Ки­ңәш­мә бе­теп, Берләшмә дирекциясеннән чыгып киткәч тә Сол­тан Җәләевич бу хак­та уй­ла­ма­ды. Үзе бе­лән бар­сы­ның да ки­леш­кә­нен кү­реп тор­ды түгелме? Тагын нәрсә кирәк? Аның фи­кер­лә­рен һәм эшен хуп­ла­ды­лар тү­гел­ме соң? Җиңде бит аларны, җиңде! Хәзер тантана итсен!

Ә, юк икән шул. Икен­че көн­не аның кулына Бер­ләш­мә­нең сәр­кә­тип кы­зы ”Ге­не­раль­ный”­ның әме­рен тот­тыр­ды һәм та­ныш­уын бел­де­реп кул ку­яр­га куш­ты. Сол­тан, га­дә­тен­чә рәх­мәт әй­теп, им­за­сын сал­ды да әмер языл­ган кә­газь­нең икенче нөсхәсен үзе­нә ал­ды. Ко­ри­дор­га чык­кач кы­на укы­ды. Ан­да: “Му­зей эшен­дә күр­сәт­кән баш­баш­так­лык­ла­ры Һәм үз­бел­дек­ле­ле­ге өчен мөдир Кәбиров Солтан Җәләевичка шелтә бел­де­рер­гә!”— дип языл­ган иде. Җит­мә­сә, уты­рыш ка­ра­ры икән­ле­ге дә тер­кәл­гән. Ни­чек бо­лай? Нигә аны вакытында укымадылар да хәзер генә белдерделәр? Аппарат уены дигәннәре шулай астан, астыртын рәвештә була микәнни? Тагын ни-нәрсәләр күрәсе, кайсы бәлаләргә тарасы бар икән әле аның? Ә бәлки яшәеш шарты дигәннәре шулар буладыр, кем белә?

Сол­тан беразга ап­ты­рашта кал­ды. Әгәр дә эш­лә­ми­чә, ты­ныч кы­на ят­саң, си­нең өчен бер­кем­нең дә ба­шы авырт­ма­я­чак. Ин­де дә ты­рыш­лык күр­сә­тә баш­ла­дың исә, аяк ча­ла­чак­лар, бу­га­зы­ңа ябы­шачак­лар. Нәр­сә бу?

У­ты­рып елар­лык хәл иде. Сол­тан кем­гә ба­рып зар­ла­ныр­га да бел­мә­де. Мон­дый хәл­дән соң би­ре­шер­гә яра­мый, нык то­рыр­га ки­рәк иде. Әл­лә бө­те­не­сен таш­ла­сын да, ка­бат инс­ти­ту­ты­на кай­тып, фә­не­нә ге­нә чум­сын ми­кән?

Юк, бу кур­как­лык бу­лыр иде. Ар­тын­нан: “Эш­ли ал­ма­ды”,— дип ка­ла­чак­лар. Бер­кем­гә мон­да Сол­тан Кәбиров ки­рәк бул­ма­ган ши­кел­ле, кит­кәч тә ай-һай дип кыз­га­нып ела­ма­я­чак­лар. Та­тар­ның та­ри­хын, бар бай­лы­гын үзе­нә күр­сәт­ми­чә, яше­реп һәм тар­ка­тып яту­чы бу тү­рә­ләр ха­лык ка­дәр ха­лык бе­лән яры­ша ал­ган­ны, мөх­тә­рәм га­лим­нәр­нең сүз­лә­рен сан­га сук­ма­ган­ны, бер Сол­тан­га гы­на ис­лә­ре ки­тәр дип уй­лар­га мөм­кин­ме? Ян­ды­рыл­ган, ки­сел­гән, су­га ба­ты­рыл­ган һәм биш йөз ел­га якын юк итеп ки­лен­гән та­тар та­ри­хын­нан нәр­сә­ләр­дер кал­ган икән, алар­ның бер өле­ше һәм ма­те­ри­ал­лар бе­лән дә­лил­лән­гә­не ме­нә шу­шы Бер­ләш­мә­нең ти­рән баз­ла­рын­да че­ри. Аны ни­гә бел­ми­ләр дә кү­тә­реп чык­мый­лар? Ни өчен Сол­тан тел­сез йө­ри? Бәл­ки шу­лар­ны куз­га­тыр­га­дыр?

Мө­дир­нең мо­ңа ку­лы бар­ма­ды. Әгәр дә бо­лар­ны ха­лык­ка яшер­ми­чә әй­тә ала икән, аның өчен шәх­си ба­тыр­лык­тан биг­рәк, кы­рың­да си­не як­лар­лык ыша­ныч­лы дус­ла­рың­ның, фи­кер­дәш­лә­рең­нең дә бу­луы шарт. Ме­нә ни­чек әй­лән­де­реп ке­нә таш­ла­ды­лар бит. Шел­тә бел­де­рер­гә, имеш. Ка­да­лы­шып кит­сен­нәр шул шел­тә­лә­ре бе­лән. Кур­как­лар алар. Ул-бу бул­ма­гае дип ал­дан әзер­лек кы­ла­лар, юл­лар­ны ка­раш­ты­рып, тыл­ла­рын ны­гы­та­лар. Әйе, хә­зер Сол­тан бик алай си­ке­рә ал­ма­я­чак ин­де, ях­шы кап­тыр­ды­лар. Тик шуны­сына гы­на җа­ны әрни, тырышып эшләгәннәрен бәяләмәделәр. Ялгышуын көттеләр. Хәзер өстенә шелтә бастырып куйдылар. Кеше кадере, хезмәт бәхете дигәннәре бармы бу дөньяда, юкмы?






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных