Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






1 страница. Иң элек укучыларны бу бөек шәхеснең тормыш юлы белән таныштырып китәргә булдым.




Ислам тарихы

С.Бикбулатов.

10 октябрь, 1916 ел, Ырынбург.

 

Тәрҗемәчедән кереш сүз

Иң элек укучыларны бу бөек шәхеснең тормыш юлы белән таныштырып китәргә булдым.

Сөнгатулла Нигъмәтулла улы Бикбулатов 1886 елда Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Балыклыкүл авылында туа, 1955 елны Казан шәһәрендә вафат була. Ул биш яшьтән ятим кала, бик фәкыйрь гаиләдән була.

1896 елда Оренбургта яшәүче атасының энеләре аны мәшһүр “Хөсәения” мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Ул ата-ана назыннан мәхрүм булса да, бик тырышып укый. 1906 елда мәдрәсәне уңышлы тәмамлый һәм иң яхшы укучылар исемлегенә кереп, белем алуын дәвам итү өчен сәүдәгәр М. Хәсәнов акчасына Каһирәнең Әл-Әзһәр университетына укырга җибәрелә. 1906-10 елларда “Төрки-татар шәкертләре” җәмгыятенең оештыручысы һәм секретаре булып эшли. Мисырдагы уку йортын тәмамлаганнан соң, үз мәдрәсәсенә мөгаллим булып кайта. Гарәп теле һәм әдәбияты, Ислам тарихы буенча дәресләр үткәрә. Бөтен гомерен укытуга багышлый. Мәдрәсәгә дәреслекләр әзерли, гарәп теле, Ислам дине тарихы, дин дәресләре буенча китаплар яза. Шуның белән беррәттән, 1912 елдан Оренбургның мөселман шәкертләрен тәэмин итү җәмгыяте рәисенең ярдәмчесе булып эшли. Оренбургта төрки-татар укытучылары җәмгыяте оештыручыларының берсе була. Октябрь инкыйлабыннан соң “Хөсәения” мәдрәсәсе ябыла һәм Халык мәгариф институты дип атала башлый. 1917-24 елга кадәр шул институтта укыта. 1924 елдан Бохара мәгариф институтында укытучы була. 1926-48 елларда Казанның төрле белем бирү үзәкләрендә эшли. Татар халкының тарихын һәм этнографиясен, гарәп телен һәм география укыта. 1920-30 елларда “Фән һәм дин” (Мәскәү) журналлары белән хезмәттәшлек итә. Ул гарәп теле, Ислам тарихы буенча хезмәтләр авторы. Сөнгатулла Бикбулатов 1917 елдан соң да күп тапкыр яңадан бастырылган, татар мәктәпләре өчен иң мәшһүр гарәп теле дәреслеген төзәтүче. Ислам буенча кайбер хезмәтләре Япониядә дә басыла. 1990 елларда аның кайбер китаплары яңадан чыгарыла.

Мин тәрҗемә итәргә алынган “Дин дәресләре” китабының 2,3 җөзе дүрт бүлектән тора. Беренче бүлектә тулысынча сирага кагылышлы мәсьәләләр тупланган, анда 24 тема яктыртылган. Биредә дин тарихына җитди игътибар бирелә. Диннең тарихы дөнья яратылу белән күрсәтелә. Мөхәммәд с.г.в.нең тормыш юлы, дөньяга килүеннән вафатына кадәр, бик аңлаешлы телдә бирелә. Шулай ук башка пәйгамбәрләр, сәхабәләр тормышы да тасвирланган.

Дин дәресләре китабының икенче бүлеге гакыйдә фәненә нигезләнгән. Анда сигез тема яктыртылган. Ул баланы Аллаһы Тәгалә белән таныштыра. Аллаһы Тәгалә бер, Аңа охшаш, Аңа тиң һичбер нәрсә юк. Ул һәрвакыт булган, һәрвакыт бар, һичбер вакыт бетмәячәк дип аңлата.

Шулай ук баланы фәрештәләр белән дә таныштыра. Балаларга фәрештәләрнең иң олуглары Җәбраил, Микаил, Исрафил, Газраил икәнлеген таныта, аларның теләгән вакытта теләгән сурәткә керә алуларын аңлата.
Шулай ук Тәурат Муса пәйгамбәргә, Зәбур Дауд пәйгамбәргә, Инҗил Гайсә пәйгамбәргә, Коръән Мөхәммәд пәйгамбәргә иңдерелгәнен дә аңлата.
Шулай ук бәгыс һәм Кыямәт, тәкъдир мәсьәләләре белән дә таныштыра.
Дин дәресләре китабының өченче бүлеге җиде теманы үз эченә ала, фикыһ фәненә нигезләнгән. Тәһарәт, намазда укыла торган догалар, сүрәләрне, өч һәм дүрт рәкәгатьле намаз тәртипләрен һ.б. үз эченә алган. Биредә мөселман кешесенең нинди сыйфатлы булырга тиешлеге күрсәтелә. Пакь йөрүнең, тәһарәтле булуның, чистарынуның мөселманга ни өчен хас икәнлеген шәкертләргә өйрәтә. Мөселман намаз уку өчен тәһарәтле булырга тиеш. Тәһарәт алу ысулын шәкертләргә бөтен нечкәлекләре белән өйрәтә һәм мөгаллим дә әүвәл үзе, аннан соң шәкертләрен тәһарәт алдырырга өйрәтергә тиеш дип әйтә.

Дин дәресләре китабының 3 нче җөзе, 4 нче бүлеге тулысынча фикыһ фәненә нигезләнгән, гыйбадәт темасын яктырта. Анда 24 тема бирелгән. Тәһарәт алу рәвеше, читеккә мәсех кылу, тәһарәт алырга ярый торган сулар һ.б. Намаз уку рәвеше иң зур тема булып тора. Биредә автор намазны бөтен нечкәлекләре белән балаларга аңлата. Намаз уку рәвеше бик аңлаешлы язылган. Минем фикеремчә, Сөнгатулла Бикбулатовның бу китабын укып, намаз укый белмәгән кешеләр дә бик тиз намаз укырга өйрәнә алырлар иде, чөнки башка дини китапларда намаз уку тәртибе алай аңлаешлы язылмаган.
С. Н. Бикбулатов укыткан “Хөсәения” мәдрәсәсендә казах, кыргыз, үзбәк һәм төрле кавказ халкының балалары укый. Дәреслек теле һәммәсенә дә аңлаешлы була. Татар теле төрки телләр арасында уртак арадашчы тел буларак кулланганлыгы күрсәтелә.
С. Н. Бикбулатов хезмәтләрен тәкъдим итү нияте белән “Дин дәресләре” китабыннан 2, 3 җөз хәзерге язма графикасына күчерелде.

С. Н. Бикбулатовның “Дин дәресләре” китабы һичшиксез бәя куя алмаслык дәрәҗәдә кадерле хезмәттер дип саныйм.

Р.Галимова

 

 

Ислам тарихы

Мөәллифтән
Дин дәресләренең дүртенче җүзен тәшкил итәчәк ошбу китап, тарих мөкатдәсеннән гыйбарәттер. Мин әүвәлге җүзләрдә зикер ителгән игътикадәт, гыйбадәт вә әхлак бәхәсләре ибтидәи мәктәп өчен җитәрлек фикерендәмен. Шунлыктан бу җүздә аларны киңәйтү яхуд тәкрарлауга ләзем күрмәдем. Шулай ук әнбия тарихыннан беренче вә икенче җүзләрдә кичелгән мәгълүматта, ибтидәи мәктәп балалары өчен җитсә кирәк. Коръәндә зикер ителгән пәйгамбәрләрнең бөтенесенең тарихларын төзүгә, ибтидәиянең хәтта рашидидә билә ләзем күрелмәсә кирәк. Пәйгамбәрләрнең кавемләре белән булган вакыйга вә маҗаралары бер-беренә бик охшаганлыктан, боларны баштан аяк зикер итү баланың башын чуалтудан башка һичбер нәтиҗә чыгармаячактыр. Тарих мөкатдәс укытудан башлыча максат шәкерткә дини рухи ару, әхлак дәресе бирү вә аны гыйбрәтләндерердер. Моның өчен олыграк вә мәшһүрерәк пәйгамбәрләрнең тарихлары белән таныштыру әлбәттә кифаят итәдер. Менә шул нәрсәләрне мөләхаза кылыб мин бу җүзне тарих мөкатдәснең исламияткә дәир кыйсеменә хасладым. Безнең өчен тарих мөкатдәстән иң мөһим нокта пәйгамбәребезнең тәрҗемәинең тарихыдыр. Шунлыктан мин әүвәлге ике җүздә пәйгамбәребезнең тәрҗемә хәленә байтак урын бирә торып, бу җүздә аңа урын кызганмадым.
Ислам дине тарихыннан гыйбарәт булган ошбу китап, моңарчы булган тарих ислам китапларына башкарактыр. Тарих ислам китаплары күбрәк сугыш тарихыннан гыйбарәт була иде. Һәм дә анда иң алда тотылган нәрсә, бер-бер артлы халифәләрнең тәрҗемә хәлләрен төзү вә кызыграк вакыйгаларын зикер итү була иде. Мин исә алай итмәдем. Мин күбрәк исламиятнең кайда вә ничек таралуына, моңа кемнәр күбрәк сәбәп булуына әһәмият бирдем. Шуның өчен мин 4 хәлифә хакында кыскача мәгълүмат биргәннән соң, башка хәлифәләрне берсе артлы берсен тезмичә, чүпләп кенә алдым. Аның соңында ислам диненә олуг хезмәтләре тигән вә ислам галәмендә остазлык кылган бөек затларны зикер иттем. Русия мөселманнарына ислам диненең ни вакыт вә ни рәвешле килеп керүен, идарә руханиянең тәшкилен вә аның нидән гыйбарәт булганлыгын зикер иттем. Минемчә ибтидәи мәктәпләрдә бөтен тәфсыле белән пәйгамбәрләрнең тәрҗемә хәлләрен, хуляфәи рашидун тарихын укытканча, бик кысынкы дәирәдә булса да бербөтен олырак ислам дине тарихын үткәрү һәрхәлдә артыграктыр.
С.Бикбулатов.
10 октябрь, 1916 ел, Ырынбург.

 

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

Мөхәммәд пәйгамбәр килер алдыннан Аллаһ Тәгаләнең бәндәләренә мәрхәмәте гаять дәрәҗәдә зурдыр. Ул безне юктан бар кылып, безгә дөнья көтү өчен кирәк нәрсәләрнең барысын да биргән. Без шул нәрсәләрдән теләгәнчә файдаланабыз. Аллаһ Тәгалә безне шулардан файдалана алырлык итеп яраткан вә шул нәрсәләрдән файдаланырга тәмам ирекле кылган. Ләкин адәм баласы күп вакыт үзен яраткан Ходасын оныта, аңа биргән олуг нигъмәтләренең кадерен белми, шөкранасын кылмыйдыр. Аллаһ Тәгалә аңа аң вә гакыл биреп, ул шул аң вә гакылы белән яхшылык вә яманлыкларны, үзенә киләчәктә файдалы вә зарурлы булачак нәрсәләрне аера алса да, күп вакыт нәфсенә булышып, шайтанына алданып, Аллаһ Тәгаләгә булган бурычларын үтәми, үзенә зарур булып төшәчәк нәрсәләрдән тыелмыйдыр.

Менә адәм балалары шундый булганга күрә, Аллаһ Тәгалә аларны үз башларына гына калдырмыйча, аларга юлбашчылар, дин вә шәригать өйрәтәчәк кешеләр җибәрә торган. Иң башлап адәм балаларына юлбашчылык килеп, дин вә шәригать өйрәткән кеше Адәм пәйгамбәрдер. Аңардан соң да бик күп пәйгамбәрләр килгән. Шуңа адәм балалары бер пәйгамбәр вафат булып озак вакыт үтте исә юлдан адаша торган булганнар: Аллаһ Тәгаләне оныта, аңа тиешенчә гыйбадәт кылмый, әллә нинди нәрсәләрне Аллаһ дип белеп шуларга гыйбадәт итә торган булганнар. Шунлыктан рәхмәте киң булган Ходай Тәгалә боларга бер пәйгамбәр, соңында икенче пәйгамбәр җибәрә генә торган кайвакытларда бер үк вакытта берничә пәйгамбәр заманына килеп җителгән.

Мөхәммәд пәйгамбәр килер алдыннан да эшләр шул югарыда әйтелгән рәвешчә булган: Гайсә пәйгамбәрнең килүенә 600 еллап озак вакыт үтү сәбәпле җир йөзендәге халыкларның күбрәге тугры юлдан адашып киткәннәр. Ташлар, агачлар, әллә нинди сурәтләрне Аллаһ дип белеп, шуларга гыйбадәт итә вә шулардан теләкләр сорый торган булганнар. Күк, җирне вә бөтен нәрсәләрне яраткан бер Аллаһны бөтенләй онытканнар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең үз кавеме булган гарәпләр дә шулай ук таш вә агачларга, төрле сурәтләргә гыйбадәт итә торган булганнар. Ул вакыт хәзрәт Муса вә Гайсә шәригатьләре белән гамәл кылучылар күп булса да, әүвәлгесе озак вакыт үтү сәбәпле онытыла язган, икенчесенә ияргән халыклар үзара ихтиляфләшеп төрле мәзһәбләргә аерылган булганнар. Аның соңында ул вакытлар төрле кавем вә төрле милләтләр арасындагы низаг вә гаугаларның, бер-берсенә җәбер вә золымларның иге чиге булмаган. Шунлыктан боларны тугры юлга күндерәчәк, аларга әдәп вә тәрбия бирәчәк, гүзәл холыкларга димләячәк бер пәйгамбәрнең килүенә хаҗәт бик төшкән булган.
Иске диннәрдә, хосусан Муса вә Гайсә галәйһиссәламнәр, шәригатьләренең Ибраһим нәселеннән бер пәйгамбәрнең киләчәклеге хакында сүз булганлыктан, бу вакытларда Мөхәммәд галәйһиссәламнең килүе бик көтелә икән. Яһүд голәмәсе моны бик тиз булачак эш дип бөтенләй ышанып көтә торган булганнар. Хәтта гавәм арасында да бу сүз сөйләнә торган булган. Ләкин яһүдиләр ошбу пәйгамбәрнең үз араларыннан вә үз нәселләреннән килүен өмет итә торган булганнар. Насара голәмәсе дә моны бик ышанып көтәләр икән. Менә шул көтелгән пәйгамбәр, пәйгамбәрләрнең иң олугысы булган Мөхәммәд галәйһиссәламдер. Аңа бирелгән Коръән һичбер вакыт югалмаячак вә онытылмаячак булганга күрә, ул пәйгамбәрләрнең иң ахыргысыдыр. Аңа бирелгән шәригать тә иң соңгы вә ахырзаманга кадәр калачак шәригатьтер.

Мөхәммәд галәйһиссәламнең дөньяга килүе вә балалык дәвере
Гайсә пәйгамбәрнең килүенә 600 еллар булганда, Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр дога кылып сораган, Тәүрат вә Инҗилдә аның хакында сөенеч бирелгән Мөхәммәд пәйгамбәр дөньяга килгән. Ул Гәрәбстан исемендәге мәмләкәтендә Мәккә шәһәрендә туган. Аның дөньяга килүе рабигуль-әүвәл аеның тугызында, дүшәмбе көн иртә белән булган. Милади белән хисаплаганда бу көн 571 нче ел, апрельның 17 сенә туры киләдер. Мөхәммәд пәйгамбәр туган елны гарәпләр «Фил елы» дип йөртә торган булганнар.
Мөхәммәд галәйһиссәлам гарәп нәселеннәндер. Гарәп халкы хәзердәге кебек үк ул вакытларда да Гарәбстан ярым утравында тора торган булганнар. Алар бик күп кабиләләргә бүленгән булып, Кахтан вә Гаднан исемендә ике ерак атага барып терәләләр. Гаднан гарәпләренең төп нәселләре Исмәгыйль пәйгамбәргә барып терәлә. Кахтан гарәпләре дә, Гаднан гарәпләре дә Нух пәйгамбәрнең Сам исемендәге углы нәселеннәндер.
Кахтан гарәпләрнең күбрәге Гарәбстанның шимәл вә җәнүб тарафларында, Гаднан гарәпләре урта Гарәбстанда тора торган булганнар. Гаднан гарәпләреннән булган кабиләләрнең иң мәшһүре Кораеш кабиләседер. Кораеш гарәпләре Мәккә шәһәрендә вә аның тирәсендәге сахраларда тора торган булганнар. Мәккә шәһәре Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр тарафыннан бәрәкәт теләнеп дога кылынган бер шәһәр булганга, һәм дә анда алар бина кылган мөбарәк Кәгъбәтулла булганга, Кораеш гарәпләре башка кабиләләрнең барысыннан да өстен, барысыннан да артык, барысыннан да кадерле вә хөрмәтле иделәр.

Гарәп кабиләләреннән һәрберсе үзе әллә ничә ыругага бүленәләр. Кораеш кабиләсе ул вакыт 12 ыруга бүленгән булып, боларның иң алдынгысы Һашим ыруы иде. Мөхәммәд галәйһиссәлам менә шушы гарәп кабиләләренең иң алдынгысы, иң шәрифе булган Кораеш кабиләсеннән, Кораеш кабиләсенең дә иң артыгы булган Һашим ыруыннандыр.
Мөхәммәд галәйһиссәламнең атасы Габделмөтталиб углы Габдулла, анасы Ваһеб кызы Әминәдер.

Габделмөтталиб Мәккә гарәпләренең вә Кораеш гарәпләренең иң олуг кешесе иде. Вәһеб тә билгеле кешеләрдән иде. Мөхәммәд галәйһиссәламнең атасы Габдулла, ул дөньяга килүдән 2 ай элек вафат булган. Ул Шам дигән җиргә барышлый Мәдинә шәһәрендә авырып, шул авыруыннан дөньядан кичкән. Кабере Мәдинә шәһәрендәдер. Бу вакыт аның яше 25 тирәсендә генә булган. Мөхәммәд галәйһиссәламгә атасыннан калган мал бик аз булган: 5 дөя, берничә баш сарык, Умму Айман исемендә бер җәрия.
Мөхәммәд галәйһиссәлам башта анасы хәзрәти Әминә кулында тәрбияләнгән. Ул вакытларда Мәккә гарәпләрендә баланы имезү вә тәрбияләү өчен сахра гарәпләренә тапшыру гадәте бар икән. Сахрада бала таза вә әрсез булып үскәнгә күрә шулай итәләр икән. Шул гадәт буенча хәзрәти Әминә дә баласын Мәккәгә якын бер сахрада тора торган Бәни Сәгъд дигән бер кабиләдән булган Хәлимә исемле хатынга тапшырган. Шулай итеп Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәти Хәлимә сөте белән тәрбияләнгән. Шунлыктан Хәлимә, Мөхәммәд галәйһиссәламнең сөт анасы дип аталадыр. Мөхәммәд галәйһиссәлам Хәлимә кулында бишенче яшенә кадәр торган. Ошбу вакытларда бу гаиләгә күп бәрәкәтләр килгән. Елның ачлык, туклык ел булуына карамыйча, хайваннарның җилеме тулы сөт була торган булган. Шул вакытларда ук Мөхәммәд галәйһиссәламнең киләчәктә олуг бер кеше булачаклыгы сизелгән.

Хәлимә кулыннан алынгач Мөхәммәд (г.с.) анасы кулында тәрбия кылына башлаган. Хәзрәти Әминә һәр ел диярлек сөекле иренең каберен зиярат итү өчен һәм дә иренең якыннарын күрү өчен Мәдинә шәһәренә бара торган булган. Мөхәммәд галәйһиссәлам 6-7 яшькә җитеп аз-маз уңны-сулны аера башлагач, хәзрәти Әминә аны да үзе белән бергә Мәдинәгә алып киткән. Яннарында әлеге Умму Айман да булган. Ләкин хәзрәти Әминәнең бу вакыт әҗәле җиткән икән. Ул Мәдинәдән кайтышлый Әбвә исемендәге бер авылда авырып вафат иткән һәм шунда күмелгән. Шулай итеп Мөхәммәд (г.с.) анасыннан аерылып Умму Айман кулында Мәккәгә кайткан.
Моннан соң Мөхәммәд (г.с.) бабасы Габделмөтталиб тәрбиясенә күчкән. Габделмөтталиб аны гаять дәрәҗәдә ярата вә үз балаларыннан да артык сөя торган булган. Аның киләчәктә олуг бер кеше булачаклыгын сизгәнгә күрә тәрбиясенә дә әһәмият бирә торган булган. Шунлыктан Мөхәммәд (г.с.)гә ятимлек ачысын татырга артык туры килмәгән. Ләкин озак үтмәгән, ул 8 яшькә җиткәндә бабасы Габделмөтталиб тә дөньядан кичкән. Шулай итеп аңа сөекле бабасыннан да аерылуга туры килгән. Габделмөтталиб вафат иткәч Мөхәммәд (г.с.) бик каты кайгырган вә елаган.
Габделмөтталибтән соң Мөхәммәд (г.с.) аның өлкән углы Әбү Талиб тәрбиясенә күчкән. Әбү Талиб Мәккә халкы арасында бик игътибарлы вә хөрмәтле бер кеше булган. Ул бәни Һашим ыруының башлыгы да булган. Ул Мөхәммәд (г.с.)гә бик шәфкатьле, бик мәрхәмәтле булып, аны үз балаларыннан да артык ярата торган булган. Әбү Талиб уртарак хәлле булып, өй эче дә бик зур булмаганлыктан, Мөхәммәд (г.с.)гә аның кулында бераз мәшәкать тә күрергә туры килгән: ул 9-10 яшьләрендә чакта ук үз якыннарның малларын көтеп бер төсле кәсеп белән маташкан. Болай көтү көтү бер Мөхәммәд (г.с.) пәйгамбәрдә генә булмыйча, башка пәйгамбәрләрнең дә бик күбесе яшь чакларында көтү көткәннәр икән.
Кораеш гарәпләре һәрвакыт кәрван белән Шәм җиренә мал итеп, аннан Гарәбстанга мал алып кайта торган булганнар. Мөхәммәд (г.с.)нең тәрбиячесе Әбү Талиб та шул кәрванга кушылып гелән Шәм тарафларына бара торган булган. Бервакыт Әбү Талиб кәрван белән Шәмгә чыгарга торганда Мөхәммәд галәйһиссәлам бабасыннан аерыласы килмичә елаган. Шунлыктан Әбү Талиб үзе белән моны да алып киткән. Ошбу вакыт ул 9 белән 12 яшьләр арасында булган. Шәмнән кайтышлый кәрван Бусра шәһәре янында ял иткәндә болар янына христиан динендә булган бер суфи кеше килгән. Ул Мөхәммәд галәйһиссәламне күреп, аның Тәүрат вә Инҗилдә сөенеч бирелгән пәйгамбәр булачаклыгын уйлаган һәм бу турыда Әбү Талибка да сөйләгән.

Мөхәммәд галәйһиссәламнең егетлек дәвере
Югарыда сөйләгәнчә Мөхәммәд (г.с.) балалык дәверен әүвәл сөт анасы Хәлимә кулында, аннан соң анасы хәзрәти Әминә кулында, ул вафат булгач бабасы Габделмөтталиб кулында, анардан соң атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб кулында кичергән. Анасы вафат булгач, аңа аналык тәрбиясен әлеге Умму Айман исемендәге хатын биргән. Ул бик акыллы, бик яхшы бер хатын булган. Ул Мөхәммәд (г.с.)не бик ярата, аңа һәрвакыт шәфкать вә мәрхәмәт күзе белән карый торган булган. Соңыннан Мөхәммәд (г.с.) дә аны бер дә онытмый, аңа кулыннан килгәнчә кадер вә хөрмәт күрсәтә торган булган. Аның хакында ул: «Умму Айман минем анам, соңында анамдыр», дия торган булган. Менә шулай итеп Мөхәммәд (г.с.) балалык дәверен кичергән. Ул шул бала чагында ук бик әдәпле, бик инсафлы булып аңардан балаларда була торган җүләрлекләр бер дә булмаган. Ул олуглар кебек сабырлы, басынкы булып, киләчәктә аның аерым бер кеше булачаклыгы беленеп үк торган. Шулай итеп Мөхәммәд (г.с.) егетлек дәверенә кергән. Егет булып җиткәч ул күбрәк сәүдә белән көн иткән. Ул вакыт гарәпләрдә төрле җирләрдә зур базарлар була торган булган. Ошбу базарларның иң мәшһүре «Гуказ базары» дигән базар булган. Мөхәммәд (г.с.) менә шул базарга да баргалаган. Бервакыт ошбу базарга ул Кассу ибн Сәгидә исемле бер карт гарәпнең халыкка карап вәгазь сөйләгәнлеген ишеткән. Бу кеше башка гарәпләр кебек потка табынучы булмыйча, бер Аллаһка гына гыйбадәт кыла икән. Мөхәммәд (г.с.)гә бу вәгазь бик охшап, бик әсәрләнгән. Мөхәммәд (г.с.) егетлек дәверләрен бик яхшылыкта кичергән. Ул башка гарәпләр кебек бер дә потларга табынмаган. Башка кешеләрдә булган бозыклыклар аңарда бер дә булмаган. Гарәпләрдә ул вакыт хәмер эчү бик таралган хәлдә, ул хәмерне үзенә дә алмаган. Потлар исеменә чалынган хайван итләрен ашамаган, мөшрикләрнең дине бәйрәмнәренә бер дә катышмаган. Ул бик сабырлы, бик түбәнчелекле, бик юмарт, бик тугры сүзле бер егет булган. Аңарда ялган сөйләү, хыянәт итү асла булмаган. Шуның өчен дә Мәккә халкы аны бик ярата торган булганнар. Халык арасында ул тугрылык белән исем чыгарган.
Мөхәммәд галәйһиссәлам 20 яшьләрендә вакыт, Кораеш кабиләсе белән икенче бер кабилә арасында зур бер сугыш чыккан. Ошбу сугыш ике ел рәттән булып, беренче елда Кораеш гарәпләре җиңелеп Кәгъбәтуллага сыенганнар. Икенче елда Кораеш гарәпләре җиңгәннәр. Бу сугышта мөкаддәс Кәгъбәтуллага хөрмәтсезлек күрсәтелгәнлектән «Явызлар сугышы» дип атала. Менә шушы сугышта якыннары белән бергә Мөхәммәд (г.с.) дә хәзер булган. Ошбу сугыштан соң Кораеш олуглары җыелышып Мәккәдә җәбер вә золымны бетерү, ватанчылык урынлаштыру өчен бер киңәш мәҗлесе ясаганнар. Ошбу мәҗлестә якыннары белән бергә Мөхәммәд (г.с.) дә хәзер булган. Ул пәйгамбәр булгач та ошбу мәҗлесне исенә төшереп бик яратып сөйли торган булган.
Мөхәммәд галәйһиссәлам 25 яшьләрендә вакыт, зур хак алып, Хәдичә исемендәге бай бер тол хатынның малы белән Шәмгә сәфәр иткән. Ошбу сәфәрендә ул бик зур файда итеп кайткан. Мөхәммәд галәйһиссәлам бик тугъры, бик ышанычлы бер егет булганлыктан Хәдичә электән үк аңа сокланып йөри икән. Ошбу сәфәрдә ул зур файда итеп кайткач, Хәдичәнең күңеле аңа тагы да ныграк утырган. Шунлыктан ул Мөхәммәд галәйһиссәламгә кияүгә чыгарга белеп сүз салдырган. Хәдичә бай хатын булу өстенә бик гакыллы, бик күркәм холыклы, олуг нәсәбле бер хатын булганлыктан, Мөхәммәд галәйһиссәлам үзе дә, бабасы Әбү Талиб тә моны бик мәсләхәт күргәннәр. Шулай итеп, Мөхәммәд галәйһиссәлам Хәдичәгә өйләнгән. Моннан соң инде ул зур дәүләткә чумган. Шулай да булса, ул кәсебен һаман да ташламаган. Һаман да маңгай тиресе белән мал тапкан. Моннан соң аның фәкыйрь-фокарага, ятим һәм мескеннәргә ярдәме бик күбәйгән.
Мөхәммәд галәйһиссәлам 35 яшьләрендә чакта, зур яңгыр вә ташкын сәбәпле Кәгъбәтулланың бәгъзе җирләре җимерелгән икән. Шунлыктан, аны төзәтергә керешкәннәр. Кәгъбәтулла, искедән бирле гарәпләр каршында бик мөкатдәс бер гыйбадәтханә булганлыктан, аның өчен хәләл көч белән җыелган малларыннан иганәләр җыйганнар. Шулай итеп эшкә керешкәннәр. Кораеш гарәпләренең иң олуг кешеләре дә бу эшкә катнашып, таш вә кирпечләрне үз аркаларында ташыганнар. Ошбу вакыт Мөхәммәд галәйһиссәлам дә мөбарәк җилкәләрендә таш күтәреп китерә торган булган. Бина тәмам булгач мөбарәк Хәҗәру әсвәдне (кара таш) әүвәлге урынына кую мәсьәләсе кузгалган. Кораеш ыругларыннан һәрберсе моны үзләре алып куймакчы булганнар. Шулай итеп арада зур шау-шу күтәрелгән, сугышыр дәрәҗәгә җиткәннәр. Ахырда Кәгъбәтулла ишегеннән иң элек кем килеп керсә, шуның хөкеменә разый булырга булганнар. Ходайның туры китерүе белән шул вакыт Кәгъбә ишегеннән Мөхәммәд галәйһиссәлам килеп кергән. «Мөхәммәд — тугъры вә ышанычлы кеше», — дип моңа һәркайсы шатланганнар. Шуннан соң Мөхәммәд галәйһиссәлам Хәҗәр әсвәдне бер киемгә салдырып, тирәсеннән Кораеш ыругларының башлыкларыннан тоттырган. Шулай итеп әүвәлге урынына җиткергәч ташны үз кулы белән алган да, урынына куйган. Шуның белән шау-шу басылып калган.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных