Главная | Случайная
Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






4 страница. Бу сугыш һиҗрәтнең икенче елында булды




Бу сугыш һиҗрәтнең икенче елында булды. Бу сугыш бик кинәт кенә килеп чыкканлыктан монда Ислам гаскәре бик аз булып, 300 дән бик аз гына артык иде. Мөшрик гаскәре меңгә якын, ягъни боларның өч өлеше иде. Шулай була торып Ислам гаскәре Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән мөшрик гаскәрен бик каты җиңде. Мөшрикләрдән 70 кеше үтерелде, 70 кеше әсир алынды. Үтерелгән кешеләр арасында сәхабәләргә бик каты җәбер иткән, пәйгамбәргә чиксез дошман булган байтак кына олуг кешеләр булып, шулар арасында Әбү Җәһел вә Гүкбә дә бар иде. Әбү Ләһәб бу сугышка чыкмый калган иде. Ул мөшрик гаскәренең җиңелү хәбәрен ишеткәч кайгы вә хәсрәтеннән авыруга сабышып вафат булды.

Әсир алынган мөшрикләрнең байларын акча алынып азат иттеләр. Уку-язу белгәннәреннән һәрбарсына унар балага дәрес укытырга кушылып шуның бәрабәренә азат ителделәр. Кайберләре бернәрсә дә алынмыйча гафу ителделәр. Әсирләр эчендә пәйгамбәрнең якыннарыннан Габбас белән Гакыйль дә бар иде. Боларның әүвәлгесе аның атасы белән бертуган, икенчесе атасы белән бертуган агасы Әбү Талибның улыдыр. Болар шулвакыт Ислам динен кабул иттеләр. Пәйгамбәрнең кияве Әбүл Гас тә ошбу сугышта әсир алынып Ислам динен кабул итте.
Ислам гаскәренең мөшрикләрне җиңү хәбәре Мәдинәгә ишетелү белән әһле ислам шатлыгыннан ни эшләргә белмәделәр. Ислам гаскәре Мәдинәгә килеп кергән көн бер бәйрәм көне төсен алды. Халык гаскәрне шигырьләр әйтеп атланып каршы алдылар. Бу сугыштан соң Ислам дине яхшук көчәеп китте. Тирә-якыннан Мәдинәгә килеп мөселман булучылар байтак күбәйде. Мәдинә халкыннан иске диннәрендә торган кешеләр дә бу сугыштан соң тыштан Ислам динен кабул иттеләр. Бу сугыш мөшрикләрне бик каты кайгыга төшерде. Алар бер ай буена кайгы тотып, кайгы киемнәре киеп йөрделәр. Моннан соң аларның әһле исламга ачулары тагы да артып, ничек тә бер үч алу юлына керделәр.

 

Ухуд сугышы

Бәдер сугышының ачуын алу өчен Мәккә мөшрикләре һиҗрәтнең өченче елында 3 меңләп гаскәр белән Мәдинәгә юнәлделәр. Башлыклары Әбү Суфьян исемендә мөшрикләрнең олугларыннан берсе иде. Пәйгамбәр боларның чыгуларын ишетү белән сәхабәләрне җыеп нинди тәдбирләр кылу турысында киңәш мәҗлесе ясады. Картрак вә тәҗрибә күргәнрәк сәхабәләр Мәдинәдә торып каршы торырга киңәш бирделәр. Пәйгамбәр үзе дә шул фикергә кушылды. Монафыйкларның башлыгы булган Габдулла бин Убайя да шул фикерне котлады. Чыннан да иң мәслихәт юл шушы иде. Ләкин сугышчан вә батыр йөрәкле яшьрәк сәхабәләр, сахрага чыгып мөшрикләр белән кара каршы сугышны артык күрделәр. Күпчелек шушы якта булганлыктан пәйгамбәр аларның сүзенә авып каршы чыгарга карар бирде.
Бик тиз арада мең кадәр гаскәр җыелып пәйгамбәр болар белән мөшрикләргә каршы чыгып китте. Юлда бер җиргә туктап пәйгамбәр гаскәрне күздән кичерде. Арада сугышка көчләре җитмәслек байтак сабыйлар да бар иде. Пәйгамбәр боларны кире Мәдинәгә кайтарып җибәрде. Кайтырга кушылган сабыйлар эчендә Рафиг исемендәге бер баланың ук атарга бик оста икәнлеге сөйләнгәч, пәйгамбәр аны алып чыгарга булган иде. Шулвакыт Сахура исемле бер бала: «Расулүллаһ Рафигне алып мине кайтырга кушты. Мин бит аңардан көчлерәк. Көрәшкәндә мин аны егам», дип елады. Шул сүз пәйгамбәргә ишетелгәч ул аларны китереп көрәштереп карады. Сахура тегене екканлыктан гаскәрлеккә кабул ителеп күңеле тынычландырылды.
Менә бервакыт ике гаскәр бер-беренә очрап бик кызу сугыш башланды. Сәхабәләр мөшрикләргә арыслан кебек атылып аларны кысрыкларга башладылар. Мөшрикләр эчендә байтак кына хатыннар да булып, алар төрле шигырьләр әйтеп гаскәрне нык сугышырга кыздырып йөриләр иде. Озак үтмичә мөшрикләр җиңелә башлап, хатыннар төрле якка йөгерә башладылар. Алар артыннан гаскәрләр дә кача башладылар. Пәйгамбәр сугыш башланмас борын Ислам гаскәрнең артын саклар өчен бер җиргә бер бүлек укчы гаскәр куеп, аларга үзеннән әмер булмый торып урыннарыннан кузгалмаска кушкан икән. Шул укчы гаскәрләр мөшрикләрнең җиңелеп качканлыкларын күреп: «Монда ни эшләп торабыз. Мөшрикләр җиңелделәр бит. Әйдәгез ганимәт алырга», дип качкан мөшрик гаскәренең артыннан киткәннәр. Боларның башлыгы пәйгамбәрнең сүзен исләренә төшерсә дә, тегеләр ганимәткә кызыгып аның сүзен тыңламаганнар, киттеләр. Бары унлап кеше генә урыннарында калганнар. Мөшрикләрнең атлы гаскәрләре моны күреп, боларга килгәннәр дә барысын үтереп беткәннәр. Аннан соң Ислам гаскәренең артыннан төшеп аларны бик каты кыра башлаганнар. Ислам гаскәре бик шашып калып ни эшләргә белмичә, төрле якка кача башлаганнар. Шулай итеп мөшрик гаскәре яңадан җиңә башлаганнар. Шулвакыт сәхабәләрдән байтак кешеләр шәһит булганнар. Мөшрикләр пәйгамбәрне үтерергә тырышып карасалар да, булдыра алмаганнар. Аның янындагы сәхабәләр аны бик каты саклаганнар. Шулай да пәйгамбәр бу сугышта битеннән бик каты яраланган. Мөбарәк тышы сыңган. Хәлдән таеп бер чокырга егылган. Сәхабәләр тартып алып кына бертөсле аякка бастырганнар.
Моннан соң сәхабәләр тагы да бертөсле көч алып мөшрикләргә каршы торырга булсалар да, мөшрикләр шул җиңүләренә канәгатьләнеп Мәккәгә кайтып киткәннәр. Бу сугыш Мәдинәгә якын Ухуд тавы янында булганлыктан «Ухуд сугышы» дип атала. Бу сугыш Ислам халкына бик авыр килгән. Сугышта бик күк кешеләр яраланганнар. 70 кеше шәһит булган. Шәһит булган сәхабәләр эчендә Пәйгамбәрнең атасы белән бертуган агасы хәзрәти Хәмзә дә булган. Ул мөшрикләр арасында арыслан кебек атылып йөргән. Ул бу сугышта бер үзе утызлап мөшрикне кылычыннан кичергән. Ләкин аны бер кеше саклап йөреп, ул күрмәгәндә генә сөнге кебек бер корал белән ерактан атып үтергән. Мөшрикләр шәһит булган сәхабәләрнең тәннәрен тураклап бетергәннәр. Хәзрәт Хәмзәнең дә колак-борыннарын кисеп алганнар, карыннарын актарып ташлаганнар. Пәйгамбәр мөшрикләрнең бу эшләренә бик кайгырган. Бу сугышта Ислам гаскәренең җиңелүе пәйгамбәрнең әмерен яхшылап урынына китермәгәнлектән булган. Укчы гаскәр урыннарыннан кузгалмаганда Бәдер сугышындагы төсле алар җиңәчәкләр икән.

 

Хәндак сугышы

Ухуд сугышында Мәккә мөшрикләре Ислам гаскәрен җиңсәләр дә, бу җиңүләреннән артык файда чыкмаган. Аларның максатлары Ислам динен вә мөселманнарны бөтенләй бетү булып, тагы да ныграк сугыш ачарга уйлаганнар. Шунлыктан алар башка гарәп кабиләләрен дә пәйгамбәр вә сәхабәләргә каршы котырта башлаганнар. Шулай итеп һиҗрәтнең бишенче елында болар 10 меңләп көчле гаскәр җыйнап тагы да Мәдинәгә юнәлгәннәр. Башлыклары әлеге Әбү Суфьян булган.
Пәйгамбәр мөшрикләрнең көчле гаскәр белән Мәдинәгә карап чыкканлыкларын ишеткәч, нинди тәдбирләр күрү турысында бер киңәш мәҗлесе ясаган. Төрле кеше төрле фикер сөйләгән. Шулвакыт төп иранлы булган Сәлман исемле бер сәхабә, Мәдинә тирәсенә тирән канау казырга киңәш биргән. Пәйгамбәр вә сәхабәләр моны бик мәслихәт күреп канау казырга керешкәннәр. Эшкә пәйгамбәр үзе дә катнашкан. Бик күп мәшәкатьләр күреп булса да канауны казып бетергәннәр. Шуннан соң пәйгамбәребез гаскәр җыйнап канау алларында тегеләрне каршыларга хәзерләнгән. Канауга гарәпчә «хәндак» диләр. Бу сугыш менә шуның өчен «Хәндак сугышы» дип атала.

Сугышта шәһәрләрне канау казып саклау ысулы моңарча гарәпләрдә булган эш түгел икән. Шунлыктан мөшрик гаскәре Мәдинә тирәсендә канау казылганын күрү белән бөтенләй аптырашта калганнар. Вакыт-вакыт батыррак йөрәкле мөшрикләр канаудан ат сикертеп чыкмак булсалар да, канауга төшеп һәлак була торганнар. Сәхабәләр төннәрен канау тирәсен карауллап мөшрикләргә керергә ирек бирми торганнар. Шулай итеп бер ай чамасы мөшрикләр Мәдинә тирәсен камап торсалар да бер дә рәтле файда чыкмаган. Арада вак-төяк атышулар гына булган. Ахырда бик караңгы бер төндә бик каты җил вә давыл чыккан. Тегеләрнең чатырларын, казаннарын бөтенләй егып, кубарып ташлаган. Мөшрикләр бик куркуга төшкәннәр. «Әһле ислам яһүдиләр белән бергәләшеп безнең артыннан төшмәсеннәр», дип тиз генә җыенып кайтып киткәннәр. Шулай итеп 10 меңләп гаскәр белән килгән мөшрикләр һичбер нәрсә чыгара алмыйча кире борылып кайтырга мәҗбүр булганнар. Мөшрикләрнең шулкадәр гаскәр белән килеп тә бер эш тә чыгара алмаганлыкларын күргәч, Ислам диненең хаклыгына ышанып, кабул иткән кешеләр байтак кына булган.

 

Хөдәйбия мугаһәдәсе (килешүе)

Һиҗрәтнең алтынчы елында рәсүлүллабыз 400 сәхабәләр белән хаҗ кылу өчен Мәккәгә юнәлгән. Максатлары сугышу булмыйча, Кәгъбәтулланы зиярат итү генә булганлыктан кылычтан башка корал алмаганнар. Шулай итеп Мәккәгә якын Хөдәйбия исемендәге бер җиргә килеп төшкәннәр. Мөшрикләр пәйгамбәр вә сәхабәләрнең Мәккәгә килүләрен белеп, аңа каршы тору өчен гаскәр җыйганнар. Алар Мәккәдән Хөдәйбиягә берничә илче җибәреп, пәйгамбәрнең ни өчен килгәнлекләрен сораганнар. Пәйгамбәр боларга сугышыр өчен килмәгәнлеген, бары хаҗ өчен килгәнлеген сөйләп Мәккәгә кертүләрен үтенгән. Тегеләр кабул итмичә кайтып киткәннәр.
Шуннан соң пәйгамбәр мөшрикләрдән Мәккәгә кертүләрен үтенү өчен кияве хәзрәт Госманны җибәргән. Мөшрикләр аның үтенечен кабул итү кайда, аны тоткын итеп тотканнар. Бервакыт сәхабәләр арасында: «Хәзрәт Госман мөшрикләр тарафыннан үтерелгән», дигән бер хәбәр чыккан. Шуннан соң пәйгамбәр шундагы бер агач янында сәхабәләрдән Мәккә мөшрикләре белән сугышырга вәгъдә, икенче төрле әйтсәк «бәйгать» ала башлаган. Сәхабәләр ашыга-ашыга кылып, үлгәнчә пәйгамбәр белән бергә мөшрикләргә каршы торырга бәйгать биргәннәр. Ошбу бәйгатькә «бәйгать ридван», аның янында бәйгать алынган агачка «шәҗәрәту ридван» диләр.
Мөшрикләр сәхабәләрнең сугышу өчен пәйгамбәргә бәйгать биргәнлекләрен ишеткәч бик тәшвишкә (куркуга) төшкәннәр: «Болар саннары аз гына була торып, Бәдер сугышында безне җиңгән иделәр. Ухуд сугышында да башта безгә байтак кыенлыклар кылганнар иде. Хәндак сугышында да никадәр гаскәр белән барып бернәрсә дә булдыра алмый кайткан идек. Сугыша калсалар безне җиңүләре дә бик мөмкин бит. Болай ярамас, болар белән килешергә кирәк», дип пәйгамбәр галәйһиссәлам белән килешер өчен бер кеше җибәргәннәр. Хәзрәт Госманны да тизрәк иреккә куйганнар. Шулай итеп әлеге илче белән пәйгамбәр, килешү турысында сөйләшә башлаганнар. Илче, пәйгамбәргә 10 ел буена ике арада солых ясарга теләгәнлеген белдергән. Пәйгамбәр бер дә сугышны теләмәгәнлектән, моңарча да болар белән мәҗбүр булып кына сугышканлыктан моны ике куллап кабул иткән. Аннан соң илче аңа: «Бу ел Мәккәгә кермәссез, икенче ел килеп хаҗ кылуыгызга рөхсәт бирәбез», дигән. Пәйгамбәр вә сәхабәләр башта моңа күнәселәре килмәсә дә, теге: «Алайса солых ясарга күнмим», дигәч кабул иткәннәр. Шулай итеп сәхабәләр белән мөшрикләр арасында 10 ел буена сугыш ачылмаска мугаһәдә ясалган.
Ошбу вакыйгага «Хөдәйбия мугаһәдәсе» диләр.
«Мугаһәдә» вәгъдәләшү дигән мәгънәдәдер. Пәйгамбәр белән мөшрикләрнең илчесе Хөдәйбия дигән җирдә 10 ел буена сугышмыйча тыныч торырга һәм дә шул ел сәхабәләр хаҗ кылмыйча икенче ел хаҗ кылырга вәгъдәләшкәнлекләреннән шулай дип аталадыр. Бу мугаһәдә сәбәпле әһле ислам бик зур табыш иткәннәр. Моңарча пәйгамбәр вә сәхабәләргә теләгән җирләренә барып халыкны дингә өндәү мөмкин булмаган. Мөшрикләр белән әһле ислам бер-беренә дошман булганлыктан берсенең җире аша икенчеләренә йөрү, кәрваннар йөртү дә мөмкин булмаган. Моннан соң инде мөшрикләр белән мөселманнар аралашырга юл ачылган. Мөшрикләрдән Ислам динен кабул итүчеләр дә көннән-көн арта башлаган.

 

Чит халыкларны дингә өндәү

Мөхәммәд галәйһиссәлам гарәптән туган, гарәп арасында үскән вә башлап шуларны дингә өндәгән бер пәйгамбәр булса да, гарәп халкына гына җибәрелгән пәйгамбәр түгелдер. Ул җир йөзендә булган бөтен халыкларны туры юлга вә хак дингә өндәр өчен җибәрелгән пәйгамбәрдер. Ул бөтен җир йөзендәге халыкка җибәрелсә дә, моңарча аңарга гарәп халкыдан башкаларны дингә өндәү мөмкин түгел иде. Шуңа аңа Мәккә мөшрикләреннән куркыныч булып, үзләрен аларның зарурларыннан саклау белән мәшгуль иделәр. Хөдәйбия мугаһәдәсе соңында Мәккә мөшрикләреннән, шулай ук башка гарәпләреннән дә бертөсле куркыныч беткәч, аңа чит халыкларны да өндәргә юл ачылды. Ул мугаһәдә ясалгач озак тормыйча, тирә-якта булган падишаһ вә хөкемдарларны дингә өндәп хатлар язды вә илчеләр җибәрде.

Хөдәйбия мугаһәдәсе соңында падишаһларга җибәрелгән мәктүбләр 6 булып, һәр мәктүбне бер илче алып киткән иде. Мәктүб язылган падишаһлар эчендә рум вә Иран падишаһлары кебек ул заманның иң олуг падишаһлары да бар иде. Мәктүб язылган падишаһлар Ислам динен кабул итмәсәләр дә, бөтенесе диярлек илчене хуш кабул итеп кадер вә хөрмәт итеп озаттылар. Хәтта Мисыр хөкемдары пәйгамбәргә кыйммәтле бүләкләр дә җибәрде. Пәйгамбәрнең мәктүбе бары Иран падишаһының гына кәефенә килмәде. Ул үзенең эрелек вә тәкәбберлегенә сыя алмыйча: «Ул кем булган. Миңа ничек мондый хат язарга батырчылык кыла?» дип ачуланган да пәйгамбәрнең мәктүбен ерткалап ташлаган. Пәйгамбәр моның болай кыланганлыгын ишеткәч: «Ул минем мәктүбемне ерткалаган кебек, Аллаһ Тәгалә аның мәмләкәтен ерткалап, таратып бетерсен», дип дога кылган. Һәм шулай булган да. Пәйгамбәр вафат булып озак үтмичә Иран мәмләкәте әһле ислам кулына кергән.

Пәйгамбәр галәйһиссәлам мәктүб язып дингә өндәгән падишаһ вә әмирләр болар гына түгелдер. Ул болардан башка да берничә ваграк хөкемдарларга мәктүбләр язган. Боларның дүрт-бишесе пәйгамбәрнең мәктүб вә илчеләрен баш өсте дия кабул итеп, Ислам динен кабул да иткәннәр. Шулай итеп пәйгамбәр Аллаһ Тәгалә тарафыннан үзенә йөкләтелгән бурычны өстеннән төшергән. Аңардан соң Ислам динен башка халыкларга ирештерү вә бөтен дөньяга тарату сәхабәләр өстенә бурыч булып калган. Алар да шул бурычларын бер дә кимчелексез үтәп Ислам динен бөтен дөньяга таратканнар.

 

Мәккәнең алынуы вә Ислам диненең таралуы

Хөдәйбия мугаһәдәсеннән соң әһле ислам белән Мәккә мөшрикләре ике ел кадәр бер-берсе белән сугышмыйча тыныч торганнар. Шул вакыт эчендә байтак кына гарәп кабиләләре Ислам диненә кергәннәр. Мәккә мөшрикләре пәйгамбәр белән солых ясасалар да ниятләре һаман да явызлыкта булган. Алар бер форсат туры китереп кылган вәгъдәләрен, ясаган мугаһәдәләрен бозганнар. Шуннан соң пәйгамбәр вә сәхабәләр: «Болай торырга ярамас. Болар бигрәк өскә атлана башладылар. Вәгъдә вә сүздә тору дигән нәрсәне дә белмиләр. Моңарча алардан күргән җәбер вә золымнарыбыз да җитәрлек булган иде инде. Боларның җәбер вә золымнарыннан котылу өчен бердәнбер чара — Мәккә шәһәрен алудыр. Андагы мөбарәк вә мөкатдәс Кәгъбәтулланың мөшрикләр кулында, потлар белән пычранып ятуы бер дә ярый торган эш түгел. Аллаһ Тәгалә дә моңа разый түгелдер», дияшкәннәр. Шулай итеп пәйгамбәр 10 меңләп гаскәр җыеп Мәккә шәһәрен алырга юнәлгән.

Мәккә мөшрикләре үзләренең вәгъдәләрен исләренә төшереп бик куркыша башлаганнар. Андый-мондый хәл була калса дип сугышка да хәзерләнгәннәр. Ләкин аларның көчләре әһле исламның көченнән күп ким булган. Аның өстенә аларның башлыклары Әбү Суфьян Ислам динен кабул итү уена төшкән булган. Шунлыктан алар пәйгамбәрнең гаскәренә нык каршылык кылмаганнар. Әбү Суфьян үзе Мәккәдән чыгып пәйгамбәрнең гаскәренә каршы барган да, пәйгамбәрнең хозурына барып Ислам динен кабул иткән. Аннан соң Мәккәгә кайтып: «Мин Ислам динен кабул иттем инде, сез дә кабул итегез. Безгә Ислам диненең чын дин икәнлеген белергә вакыт җитте инде. Барыбер каршы торып җиңә алачак түгелсез. Үзегезгә авырлык кына китерәсез», дигән. Шулай итеп Мәккә мөшрикләре бөтенесе Ислам динен кабул иткәннәр. Пәйгамбәр боларны үзенә вә сәхабәләренә әллә никадәр җәбер вә золым кылуларына карамыйча, аларга гаять дәрәҗәдә йомшак мөгамәлә кылган. Аларның бөтенесен гафу иткән. Пәйгамбәрнең мондый мөгамәләсен күреп, боларның Ислам диненә мәхәббәтләре тагын да арткан. Мәккәне алу белән пәйгамбәр Кәгъбәтулладагы потларның барсын ваттырып бетергән. Шулай итеп Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән пәйгамбәр вә сәхабәләр, ирексез ташлап киткән туган вә үскән җирләренә кайтып тагы да хуҗа булганнар. Мәккәнең әһле ислам тарафыннан алынуы һиҗрәтнең сигезенче елында булган. Пәйгамбәр вә сәхабәләр Мәккәдә бераз вакытлар торганнан соң кире Мәдинәгә кайтып киткәннәр.
Мәккә әһле ислам тарафыннан алыну белән Ислам дине бик куәтләнеп, көч алып киткән. Ислам диненең хак дин булганлыгы бөтен гарәпләргә бик ачык беленгән. Шунлыктан моңарча Ислам динен кабул итмәгән гарәп кабиләләре, Мәдинәгә, пәйгамбәр хозурына илчеләр җибәреп үзләренең Ислам диненә кергәнлекләрен белдерткәннәр һәм дә пәйгамбәрдән үзләренә дин вә шәригать өйрәтү өчен кешеләр җибәрүен үтенгәннәр. Пәйгамбәр, килгән бер илчене бик хуш кабул итеп аларга Коръән укыта, һәм дә дин шәригате өйрәтә торган булган. Шулай ук олуг сәхабәләргә дә аларга дин өйрәтергә куша торган булган. Шул рәвешчә пәйгамбәребез Мәдинәгә һиҗрәтенә 10 еллар булырга бөтен Гарәбстан ярым утравындагы халыклар Ислам динен кабул итеп Коръән белән гамәл кыла торган булып киткәннәр.

 

Пәйгамбәребезнең вафаты

Мәдинәгә күчеп килүгә 10 ел дигәндә пәйгамбәребез үзенең әҗәле якынлашканлыгын сизә башлаган. Ул унынчы ел Мәккәгә хаҗга баргач, шунда җыелган йөз меңләп хаҗиларга бик озын хотбәләр сөйләп дин вә шәригать хөкемнәрен өйрәкән. һәм шул үзенең ошбу хаҗның ахыргы хаҗ булу ихтималын да сөйләгән.
Пәйгамбәребезнең үзенең әҗәле якынлашканлыгы аңлау ошбу хаҗда иңгән бер Коръән аятеннән булган икән.
Һиҗрәтнең 11 нче елында сәфәр аеның ахырларында пәйгамбәребез бер төн үзенең бер хезмәтчесе белән Мәдинә каберлегенә барып, үлекләргә тәүбә вә истигъфар кылып кайткан. Шул төннең уртасын башы авырта башлаган. Авыруы җиңел чакта ул мәчеткә хәзер булып, намазны үзе имам торып укый торган булган. Беркөн ул минбәрдән: «Аллаһ Тәгалә үзенең колларыннан бер колына дөнья белән ахирәтнең берсен ихтияр итәргә ирек куйды. Кол ахирәтне ихтияр итте», дигән. Хәзрәт Әбү Бәкер ошбу сүзенең пәйгамбәребезнең үзе турысында әйтелгәнлеген аңлап елап җибәргән. Башкалар: «Бу картка ни булды, ни эшләп елый икән?» дип аптырашканнар. Шулвакыт пәйгамбәребез хәзрәт Әбү Бәкергә бик зур илтифат күрсәткән: «Мин Әбү Бәкер кебек һичбер юлдаш күрә алмадым. Мин бар кешедән дә артыграк аңа борчыламын», дигән.
Рабигуль әүвәл аеның сигезендә пәйгамбәребезнең авыруы көчәеп ястү намазына чыга алмаган. Шулвакыт ул хәзрәт Әбү Бәкергә халыкка имам торырга кушкан. Моннан соң пәйгамбәр вафат булганга кадәр мәчеттә Әбү Бәкер имам булган. Пәйгамбәребезнең авыруы көчәеп, мәчеткә чыгудан калгач сәхабәләр бик борчыла башлаганнар. Аны күрәселәре килеп һәрвакыт мәчет тирәсендә дулкынланып йөри башлаганнар.
Беркөн пәйгамбәребез үзендә бераз җиңеллек сизеп хәзрәт Габбас белән хәзрәт Галигә култыкланып өйлә намазына чыккан. Халык намаз укырга керешкәннәр икән. Пәйгамбәр хәзрәт Әбү Бәкер янына утырып, утырган көенчә намаз укыган. Намаздан соң минбәргә утырып иң башлап Ухуд сугышында шәһит булган сәхабәләргә дога вә истигъфар кылган. Аннан соң ошбу сүзләрне сөйләгән: «Әй, җәмәгать, сез, мин үләр дип куркасыз икән. Дөньяда мәңге калу юк бит. Миннән элек килгән пәйгамбәрләр дә үлгәннәр. Мин дә, әлбәттә, бервакыт үләчәкмен. Мин сезгә үземнән соң бер-берегез белән тату торырга, әнсар мөһаҗирләргә хөрмәт вә ригаять итәргә, мөһаҗирләр дә аларга яхшы мөгамәлә кылырга тәвәссел кылам. Әй, җәмәгать, минем өстемдә бер хакы булган кеше сөйләсен: «Берәүгә суккан икәнмен, менә аркам, суксын. Берәүне кимсеткән булсам, шуның урынына мине дә кимсетсен. Берәүнең малын алган икәнмен, менә малым, алсын», дигән.
Рабигуль әүвәл аеның 12 ндә дүшәмбе көн пәйгамбәребез үзендә бераз җиңеллек сизеп, иртә намазын укып яткан сәхабәләрне карар өчен хәзрәти Гайшә өеннән мәчеткә чыккан. Мәчет сәхабәләр белән шагрым тулы икән. Рәсүлүллаһ моңа шатлыгыннан елмаеп көлгән. Сәхабәләр пәйгамбәребезне «терелеп килә, күрәсең» дип шатлыгыннан ни эшләргә белмәгәннәр. Ләкин бу шатлык озакка бармаган. Пәйгамбәребез шул ук көн кояш бераз күтәрелгәч тә дөньядан кичкән. Бу вакыт ул 63 яшендә булып, чәч вә сакалларында ак бөртекләр күренә башлаган булган. Пәйгамбәребезнең вафаты милади белән 632 ел 5 нче июньгә туры киләдер.
Яңа гына боларга карап көлеп торган пәйгамбәребезнең вафат хәбере сәхабәләргә ук кебек барып кадалган. Һәркем кайгы вә хәсрәткә чумып, ашау-эчүләрен, дөнья шөгыльләрен онытканнар. Кайбер кешеләр ни әйтергә белми катып калганнар. Кайберләре һушсыз булып егылганнар. Кайберәүләр бу хәбәргә ышанмаганнар. Олуг сәхабәләрдән булган хәзрәт Гомәр дә: «Бу буш хәбәр, пәйгамбәр булган кеше үләме соң?! Пәйгамбәребез вафат булды дигән кешенең башын чабып өзәм», дигән. Пәйгамбәребез вафат булган вакытта хәзрәт Әбү Бәкер Мәдинәгә якын бер җиргә чыгып киткән икән. Тиз үк аны чакырганнар. Ул кайту белән пәйгамбәребез хозурына кереп, битен ачкан да, маңгаеннан үпкән һәм бик каты елаган. Шуннан соң җыелган халык янына чыгып пәйгамбәребезнең чыннан ук вафат булганлыгын, пәйгамбәрләр мәңге торачак кешеләр булмыйча бервакыт үләчәклеген белдерә торган Коръән аятьләрен укыган. Шуннан соң гына хәзрәт Гомәр әлеге уеннан кайткан. Пәйгамбәребезнең якыннары гаять дәрәҗәдә кайгы вә хәсрәт эчендә аны юып, кәфенләп, ахирәт йортына озату чараларына керешкәннәр. Мәдинәдәге бөтен халык, ире, хатыны, углы, кызы килеп аңа җеназа намазы укыганнар. Җеназа намазы укылгач, хәзрәти Гайшә өендә, үзе вафат булган җиргә дәфен кылганнар. Дәфен кылу сишәмбе көн кич белән булган.







Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2021 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных