Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






2 страница. Мөхәммәд галәйһиссәламгә пәйгамбәрлек килү




 

Мөхәммәд галәйһиссәламгә пәйгамбәрлек килү

Гарәп халкы бер кавем булып, таш вә агачларга, төрле сурәтләргә гыйбадәт кылып итсәләр дә, Мөхәммәд галәйһиссәлам андый эшләрдән пакь булган. Аллаһ Тәгалә аны андый начарлыктан саклаган. Ул гарәпләрнең бу эшләренә бик начар карый торган булган. Үзе белгәнчә бер Аллаһка гына гыйбадәт итә торган булган. Ул 40 яшьләргә килгәч аңарда бертөсле үзгәреш сизелә башлаган. Аның төшләре бик ачык, бик тугъры була торган булган. Бу эшләр пәйгамбәрлек галәмәтләре икән. Моннан соң ул күбрәк гыйбадәт белән шөгыльләнә башлаган. Ул күбрәк Мәккәгә якын Хира исемендәге тауга барып шунда 10-15 көн, хәтта бер айга кадәр ялгызы гына гыйбадәт белән кичерә башлаган. Азыгы бетсә хәзрәти Хәдичәгә кайтып, яңадан азык алып китә торган булган.

Менә шул рәвешчә Хира тавында гыйбадәт кылып яткан кичләрнең берендә аңа Җәбраил фәрештә килеп: «Аллаһ Тәгалә сиңа халыкны тугъры юлга өндәргә кушты, син пәйгамбәрсең», дип пәйгамбәрлек китергән. Һәм аңа Аллаһ Тәгалә тарафыннан «Икъра» сүрәсен иңдергән. Җәбраил фәрештә аркылы пәйгамбәргә Коръән килүгә «вәхи килү» дип әйтелә. Менә ошбу кич иң башлап пәйгамбәргә вәхи килгән кичтер. Бу кич бик хөрмәтле, бик кадерле, бик мөбарәк кичтер. Шуның өчен дә аңа «Кадер кичәче» диләр. Бу кич Рамазан аеның 27 нчы кичәсенә туры киләдер. Бу вакыт пәйгамбәр 40 яшендә булган.

Башлап фәрештә белән күрешү пәйгамбәргә әлбәттә бик авыр булган. Ул шунда ук куркып өенә кайткан. Хәзрәти Хәдичәгә вакыйганы бер-бер сөйләгән. Хәзрәти Хәдичә аңа: «Син бер дә борчылма. Син бит бик яхшы, бик изге кешесең. Син пәйгамбәр булырга кирәк», дип аны тынычландырган. Аның Варака исемле атасы берлә бертуган агасы бар икән. Ул галим кеше икән. Ул христиан динендә булып, Инҗилне күп укый вә андагы ахырзаман пәйгамбәре хакындагы сөенечне дә белә икән. Хәзрәти Хәдичә пәйгамбәрне менә шул кешегә алып барган. Пәйгамбәр моңа вакыйганы сөйләгәч, ул: «Ул Муса пәйгамбәргә вәхи китергән Җәбраил фәрештә иде. Син пәйгамбәр булачаксың. Син халыкны хак дингә өндәгәндә сиңа җәбер итәчәкләр. Шул вакыт исән булсам сиңа ярдәм итәр идем», дигән. Моннан соң озак тормыйча Варака вафат иткән. Ул бу вакыт сукыраеп беткән бер карт икән. Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлегенә иң башлап ышанучы кеше менә шушы Варакадыр.
Мөхәммәд галәйһиссәлам пәйгамбәр булгач иң башлап халыкны яшерен сурәттә генә дингә өнди башлаган. Ул гомерендә бер тапкыр ялган сөөйләмәгән тугъры вә ышанычлы бер кеше булганлыктан, дус-ишләре аның пәйгамбәрлеген бик тиз кабул иткәннәр. Аңа ир-атлардан иң башлап иман китерүче Әбү Бәкер, хатыннардан хәзрәти Хәдичә, балалардан Гали булган. Шулай ук аның азатлысы Зәед бин Харис белән әлеге бәләкәй вакытта тәрбия иткән Умму Айман да иман китергәннәр. Хәзрәт Әбү Бәкер яхшы гына хәлле, халык арасында игътибарлы, бик яхшы күңелле бер кеше булган. Ул Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлеген бик тиз кабул иткән: «Сиңа атам анам фида. Син тугъры сүзле кешесең, син ялган сөйләрсең дип күңелем дә китермим. Әшхәдү әнлә иләһә иллә Аллаһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән рәсүлүллаһ», дигән.

Моннан соң Госман бин Гаффан, Зөбаер бин Әль-Гаввәм, Габдрахман бин Гауф, Тальха, Сәгъд бин Әби Ваккас, Гәммәр, Габдулла бин Мәсгуд, Әбү Зарр вә болардан башка байтак кешеләр дә иман китергәннәр. Рәсүлүллаһка иман китергән вә аның белән көрәшкән кешеләргә сәхабә диләр. Шулай итеп сәхабәләрнең саннары әкрен-әкрен арта башлаган. Бу вакытларда алар диннәрен халыктан яшерәләр, гыйбадәтләрен дә яшереп кылалар икән.

 

Дингә ачык сурәттә өндәү вә мөшрикләрнең пәйгамбәргә каршы төшүләре

Моннан соң Аллаһ Тәгалә пәйгамбәргә халыкны ачык сурәттә дингә өндәргә кушкан. Шуңа күрә пәйгамбәр элек үзенең кардәш ыругларын җыеп, аларның батыйль диндә булганлыкларын сөйләгән вә ислам диненә өндәгән. Мәҗлестә булган кешеләр моңа йомшак сүзләр сөйләсәләр дә, Әбү Ләһәб исемендәге берәүсе аңа каршы төшеп, бик каты сүзләр сөйләгән. Моннан соң ул беркөн Сафа тавына менеп бик каты тавыш белән халыкны чакыра башлаган. Ни хәбәр бар икән дип халык моңа болыт кебек агыла башлаганнар. Халык җыелып беткәч ул: «Мин Аллаһ Тәгалә тарафыннан халыкны тугъры юлга вә хак дингә өндәр өчен җибәрелгән пәйгамбәрмен. Сез батыйль диндәсез. Таш вә агачларга гыйбадәт кылудан туктагыз. Бөтен дөньяны вә үзегезне яраткан бер Аллаһ Тәгаләгә генә гыйбадәт кылыгыз. Әгәр дә шул динегездә торсагыз сезгә ахирәттә каты газап булыр; мин китергән ислам динен кабул итсәгез, ахирәттә бәхетле булырсыз, оҗмах нигъмәтләренә ирешерсез», дигән. Халык моның сүзләренә җүнләп колак салмыйча, таралганнар. Шул вакыт әлеге Әбү Ләһәб пәйгамбәрне бик начар сүзләр белән тиргәгән.

Менә шуннан соң Мәккә мөшрикләре пәйгамбәргә дошманлашып киткәннәр. Аңардан көлә вә мәсхәрә кыла торган булганнар. Сәхабәләрне дә рәнҗетә торган булганнар. Аларга гыйбадәт кылырга да ирек бирмәгәннәр. Пәйгамбәр боларның мәсхәрә кылуларына карамыйча, һаман да үз юлында дәвам иткән. Аларны юлдан адашкан халыклар дип атаган. Алар гыйбадәт итә торган потларны кимсеткән, хурлаган. Кораеш олуглары җыелышып Әбү Талибка барып аны бу эшеннән тыюын үтенгәннәр. Ләкин Әбү Талиб боларның сүзләренә артык колак салмаган. Болар аңа икенче мәртәбә килеп: «Мөхәммәдне бу эшеннән тыймасаң, аңа да сиңа да сугыш ачачакбыз», дигәннәр. Әбү Талиб пәйгамбәргә боларның сүзләрен әйткәч, пәйгамбәр елап: «Әй бабам, теләсәләр ни эшләсеннәр, мин Аллаһ Тәгалә кушкан эштән тыелыр хәлем юк», дигән. Шуннан соң Әбү Талиб моңа: «Бар, сөйли торган сүзеңне сөйлә, мин сине ташламам», дигән. Мөшрикләр моннан соң тагы да аңа килеп карасалар да, ул тегеләрнең сүзләренә илтифат итмәгән.
Моннан соң мөшрикләрнең пәйгамбәр вә сәхабәләргә бигрәк тә ачулары кабарган. Әбү Талибка каршы төшүдәш курыкканлыктан пәйгамбәргә кул тидерә алмасалар да, сәхабәләргә бик җәбер итә башлаганнар. Бигрәк тә бәгъзе бер фәкыйрьрәк вә кешедә хезмәттә яисә коллыкта булган сәхабәләргә золымнарын арттырганнар. Аларны иске диннәренә кайтару өчен әллә никадәр газаплаганнар. Сәхабәләр моңа түзгәннәр, диннәреннән асла кайтмаганнар: «Дөньяда газап күрсәк, ахирәттә рәхәттә булырбыз», дигәннәр. Пәйгамбәр дә мөшрикләрнең мәсхәрә кылуларына карамыйча, үз эшендә дәвам иткән. Төрле ярминкәләргә йөреп төрле кабиләләрне дингә өндәгән. Мәккәгә хаҗга килгән гарәпләрне дә күзеннән ычкындырмаган, дингә өндәгән. Мәккә мөшрикләре моны күрделәр исә сүздән туктата торган булганнар. Мәккә мөшрикләрнең барысы да диярлек пәйгамбәргә дошман булсалар да, боларның арасында бигрәк тә дошманнары 6-7 гарәп олуглары булган. Боларның эчендә дә иң каты дошманнары Әбү Ләһәб белән Әбү Җәһел дигән ике олуг мөшрик булган. Менә шундый мөшрикләрнең пәйгамбәрне мәсхәрә кылулары вә каты җәберләүләре аның атасы белән бертуган агасы Хәмзәнең исламияткә килүенә сәбәп булган: Әбү Җәһелнең беркөн пәйгамбәрне бик начар сүзләр белән сүккәнлеген аңа ишеттергәнәр. Үз туганын болай җәберләүләренә ул түзә алмаган. Әбү Җәһелне бер җирдә очратып битен канатканчы суккан да аннан соң Ислам динен кабул иткән. Ул бик йөрәкле бик батыр бер кеше булган. Моннан соң пәйгамбәргә мөшрикләрнең җәберләре беркадәр йомшый төшкән.

 

Мөшрикләрдән җәбер вә золым күргән сәхабәләр

Мөшрикләрдән җәбер вә золым күрмәгән һичбер сәхабә юк иде. Тик боларның күргән җәбер вә золымнары төрлечә була иде. Куәтлерәк якыннары вә нәсел ыруглары булган сәхабәләр мәсхәрә кылыну белән вә сүгелү, тиргәү белән генә калалар иде. Чөнки аларның якыннары үзләре мөшрик булсалар да, аларны газаплатырга ирек бирмиләр иде. Нәсел ыруглары булмаган, кеше хезмәтендә булган яисә кол вә кәнизәк булган сәхабәләр исә бик каты җәберләр күрәләр иде. Мәсәлән, соңыннан пәйгамбәрнең мөәззине булган хәзрәт Билал бик каты газап кичә иде. Ул бер кол иде. Аның хуҗасы аның муенына баулар тагып балаларга тоттыра да, ат иттереп уйнатып йөрттерә иде. Ул аны гаять эссе көннәрдә, көн үзәгендә эссе комга алып чыгып яткыра да: «Ата-бабаң диненә кайт. Әгәрдә кайтмасаң, үзеңне шушылай газаплап үтерермен!» дия иде. Бервакыт хәзрәт Әбү Бәкер моның шундый газап чигеп ятканлыгын күреп бик кызганды да, күп акча биреп хуҗасыннан сатып алды. Һәм Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен азат итте. Хәзрәт Билалның анасы Хәмәмә дә хуҗасыннан бик каты газап күрә иде. Аны да хәзрәт Әбү Бәкер сатып алып азат кылды. Гәмер бин Фухайра исемле сәхабә шулкадәр газап күрә иде ки, чыдый алмаган, ни сөйләгәнен белми иде.

Гаммар бин Ясир исемле олуг сәхабә дә бик каты газап чикте. Аның атасы-анасы да бик каты газап кылындылар. Хәзрәт Гаммарның ата-анасы газапка чыдый алмыйча вафат иттеләр. Хаббаб исемле сәхабәне хуҗасы аркасына кызган тимерләр басып газаплый иде. Газап күргән сәхабәләр болар гына түгел иде. Болар эчендә ирләр дә, хатыннар да байтак бар иде. Ләкин алар мондый газапларга чыдадылар. Диннәрдән асла аерылмадылар: «Дөньяда газап чиксәк, ахирәттә оҗмах нигъмәтләренә ирешербез», диделәр.
Мөшрикләрнең җәбер вә золымнарыннан Госман бин Гаффан, Зөбәер бин әл-Гаввам, Әбү Бәкер кебек сәхабәләр дә котылмадылар. Болардан әүвәлге икесен тәрбиячеләре ата бертуган кардәшләре газапладылар. Аларны арканнар белән бәйләп куеп авыз-борыннарына төтен җибәреп этлиләр иде. Ләкин болар моңа карап диннәреннән кайтмадылар, бәлки тагы да ныгый төштеләр. Ахырда сүз үткәрә алмагач болар аларны иреккә куйдылар.
Хәзрәт Әбү Бәкер Коръәнне бик күп укучан бер сәхабә иде. Ул йортына бер мәчет кебек нәрсә салып шунда Коръән укый вә гыйбадәт кыла иде. Аның тавышы бик гүзәл булып, Коръән укыганда әсәрләнеп еглый торган иде. Мөшрикләрнең хатын вә бала-чагалары моның Коръән укыганын тыңлап торалар иде. Мөшрикләр хатын, балаларның иске динләреннән чыгуларыннан куркып, хәзрәт Әбү Бәкерне кычкырып Коръән укудан вә кеше күз алдында гыйбәдәт кылудан тыйдылар. Хәзрәт Әбү Бәкер бервакыт мөшрикләрнең җәберләренә чыдый алмыйча, «Хәбәшә» дигән җиргә күчеп тә киткән иде. Ләкин юлда бер кабиләнең башлыгы моны үз канат астына алып Мәккәгә кире китерде.

 

Сәхабәләрнең Хәбәшстанга күчүләре вә хәзрәт Гомәрнең иманга килүе

Мөшрикләр пәйгамбәрне мәсхәрә кылуда, сәхабәләрне җәберләүдә дәвам итәләр. Пәйгамбәр дә тегеләрне әледән әле дингә өндәүдән кире тормый иде.Мөшрикләр аны төрле юллар белән туктатырга тырышсалар да, файда итә алмадылар. Ахырда аңардан могҗиза күрсәтүен сорый башладылар. Пәйгамбәр аларга: «Минем могҗизам, Аллаһ Тәгалә тарафыннан иңдерелгән Коръәндер. Әгәр дә минем пәйгамбәрлеккә ышанмасагыз, Коръән кебек бер генә аять китерегез», диде. Тегеләр бик гакыллы, сүзгә бик оста кешеләрен җыеп, Коръән кебек берәр җөмлә ясарга тырышсалар да, булдыра алмадылар. Бөтенләй җиңелеп калдылар. Ләкин алар пәйгамбәргә иман китермәделәр, әрләнделәр, тәкәбберлек кылдылар. Шулай да ислам динен кабул итүчеләрнең саннары берәм- сәрәмләп булса да, көн саен арта гына бара иде. Мәккә мөшрикләре сәхабәләрнең күзләрен бер дә ачырмагач, аларга иркенләп диннәрен тотарга вә гыйбәдәт кылырга ирек бирмәгәч, пәйгамбәр аларга Хәбәшстан дигән мәмләкәткә күчәргә киңәш бирде. Ул мәмләкәтнең падишаһы христиан динендә булып, бик гадел, бик тугры бер падишаһ икән. Шулай итеп сәхабәләрдән байтак кешеләр, хатын вә бала-чагалары, өй ияләре белән Хәбәшстанга күчеп киттеләр. Ошбу вакыт Хәбәшстанга күчкән кешеләр эчендә олуг сәхабәләрдән Зөбәер бин әль-Гаввәм, Габдрахман бин Гауф, Габдулла бин Мәсгудләр бар иде. Пәйгамбәрнең кызы Рокыя белән кияве Госман бин Гаффан, хәзрәт Әбү Талибның углы Җәгъфәр вә хатыны да бар иде. Туган-үскән җирләрен, йортларын вә мал-туарларын ташлап китү боларга әлбәттә бик җиңел эш булмаган. Болар чит илләрдә ач вә ялангач торып булса да, диннәрен иркенләп тотуны, гыйбадәтләрен яшермичә кылуны үзләренең ватанларында торудан артык күргәннәр. Мәккә мөшрикләренең олугларыннан Гомәр исемендә бер кеше бар иде. Бу бик гайрәтле, бик батыр йөрәкле бер кеше булган. Бу үз динендә бик нык булып, сәхабәләргә бик җәбер тидерә торган булган. Пәйгамбәр ошбу Гомәр белән Әбү Җәһелнең икесенең берсе ислам динен кабул итсә иде, дип бик тели торган булган. Боларның берсе иманга килсә мөселманнар бер төсле иркен сулыш алырлар иде дип уйлаган. Пәйгамбәрнең ошбу теләге кабул булган: бер көн Гомәр мөшрикләрнең бик кыстаулары вә кыздырулары белән пәйгамбәрне үтерергә дип гайрәтләнеп кылыч тагып юлга чыккан. Ул вакыт пәйгамбәр бер сәхабәнең өендә сәхабәләре белән бергә Коръән укып утаралар икән. Юлда моны бер сәхабә күреп: «Кайда барасың, болай кылыч белән? — дип сораган. Гомәр: «Мөхәммәдне үтерергә барам», — дигән. Теге сәхабә моңа: «Син аның белән булышканчы үз якыннарың белән булыш. Сеңлең Фатыйма белән киявең Сәгыйть тә мөселман булдылар ич», дигән. Гомәр моны ишеткәч ачуыннан ертылырга җиткән. Шунда ук кияүнең өенә барып ишек каккан. Тегеләр Гомәр икәнлеген белгәч бик аптырашып калганнар. Алар янына икенче бер сәхабә дә килеп, бер кәгазьгә язылган Коръән аятьләрен бикләп утыралар икән. Ишек каккан кешенең Гомәр икәнлеген белгәч, теге сахабәне тизрәк бер җиргә яшергәннәр. Гомәр кергәч, бик ачуланып сеңлесенә кычкыра башлаган: «Нәрсә укып утыра идегез? Сез дә динегездән чыккан икәнсез», дип сеңлесенең битенә суккан булган. Теге исә егылып: «Син ни эшләсәң эшлә, без ислам динен кабул иттек. Аңардан аерылачак тугелбез», дигән. Гомәр ачуыннан ни эшләргә белмәгән, ләкин бераздан моның ачуы төшә башлаган. Сеңлесенең битеннән кан акканын, күзләреннән елга кебек яшь акканын күреп, мәрхәмәтлеге кайта башлый: «Кая әле баягы кәгазегез?», дип сорый. Сеңлесе моңа: «Син мөшриксен, пычрак кешесен», дип башта бирмәсә дә, Гомәр бик нык сорагач биргән. Ул кәгазьне алып, Корьән аятьләрен укыгач, бик әсәрләнгән. Кат-кат укыган. Тагы да ныграк әсәрләнгән. Ахырда: «Бу бер дә кеше сүзе булырга охшамый, бу һичшиксез Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгәндер. Мөхәммәд (с.г.в.) ялганчы түгел, ул пәйгамбәрдер. Әшһәдү әллә иләһә илләллаһу вә әшһәдү әннә Мухәммәдән рәсүлүллаһ», дигән. Өй эчендәге кешеләр моны ишетеп ни эшләргә белмәгәннәр. Шатлыкларыннан өйне тәкбир тавышлары белән яңгыратканнар.

Моннан соң хәзрәти Гомәр пәйгамбәр вә сәхабәләр җыелган өйгә киткән. Сәхабәләр Гомәрне кылыч тагып килүен күргәч, бик куркышканнар. Пәйгамбәр боларга: «Курыкмагыз, бернәрсә дә булмас, ул яхшы ният белән килә», дигән. Гомәр пәйгамбәр хозурына кергәч тә, каршысына тезләнеп иман китергән. Моңа пәйгамбәр дә, сәхабәләр да бик нык шатланганнар. Тәкбир тавышлары белән Мәккә урамнарын яңгыратканнар. Хәзрәт Гомәр бик гайрәтле, бик батыр йөрәкле кеше булып, үз динен мөшрикләрдән яшереп торасы килмәгән. Ул пәйгамбәр хозурыннан ислам динен кабул кылып чыккач та, күргән бер кешегә үзенең мөселман булганлыгын игълан кылып йөргән. Мөшрикләрнең моңа бик кәефләре киткән, бик кайгырганнар. Гомәр ислам динен кабул итү белән мөселманнар иркен сулыш алып калганнар. Моңарча алар гыйбадәтләрен яшерен генә кылалар икән, хәзер әшкәрә гыйбадәт кылырга башлаганнар.

 

Пәйгамбәр вә Әбү Талиб белән мөшрикләрнең арасы бөтенләй киселү

Мәккә мөшрикләре пәйгамбәр вә сәхабәләргә дошманлыкларын гаять дәрәҗәдә арттырып ислам диненә аяк чалырга тырышсалар да, ислам динен кабул итүчеләрнең саннары көннән-көн арта гына бара иде. Шунлыктан алар ислам динен бетерү өчен икенче төрле чарага керештеләр: кораеш олуглары үзара киңәшеп, пәйгамбәрне канат астына алган Әбү Талиб вә аңа ияргән кешеләр белән бөтенләй мөнәсәбәтне өзәргә карар бирделәр. Пәйгамбәрнең ыругларыннан яртылап мөшрикләр ягын торып аңа дошман булсалар да, калган яртысы Әбү Талиб ягында булып, пәйгамбәрне яклый иделәр. Мәккә мөшрикләре менә шул пәйгамбәр ягында калган Әбү Талиб вә аңа ияргән кешеләр белән араны өзергә булдылар: пәйгамбәрне үзләренә тотып биргәнгә кадәр, алар белән алыш-биреш итмәскә, сөйләшмәскә, кыз алмаска, кыз бирмәскә булдылар. Бу турыда Кәгъбәтуллага бер игълан асып куйдылар. Шуннан соң Әбү Талиб үзенә ияргән кешеләр белән бер җирдә аерым тора башлады. Монда сәхабәләр дә, пәйгамбәрнең үз ыруыннан булган мөшрикләр дә бар иде.

Мөшрикләрнең мондый карарларын белгәч, пәйгамбәр сәхабәләргә тагын Хәбәшстанга күчәргә кушты. Моннан элек анда күчкән сәхабәләрның байтагы «Мөшрикләр пәйгамбәргә дошманлыкларын бетергәннәр икән», дигән бер хәбәр ишетеп кире кайтканнар икән. Хәзер инде болар тагы да күчкәннәр. Бу мәртәбә дә Хәбәшәгә күчкән сәхабәләр ир вә хатыннары белән бергә йөздән артык булганнар. Боларга туган-үскән җирләреннән, йорт-малларыннан аерылып, чит җиргә китү авыр булган. Ләкин алар Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен моңа түзгәннәр. Мәккәдә калган пәйгамбәр вә сәхабәләрнең, шулай ук алар яклы булган мөшрикләрнең хәле бигрәк тә авыр булган. Аларга мөшрикләр бернәрсә дә сатмаганнар һәм алмаганнар. Аларга кайвакытларда ачлыкта булырга туры килгән. Агач яфраклары ашап кич үткәргән вакытлары да булган. Болар шундый кысынкылыкта өч елга якын торганнар.

Кораеш олугларыннан берничә кешенең Әбү Талиб һәм аның якыннарының мондый хаксызлык кылынуга эчләре пошкан. Болар мөшрик булсалар да шәфкатьле вә мәрхәмәтле, яхшы күңелле кешеләр икән. Бервакыт алар бу эшкә түзә алмыйча, эшне бетерергә, Кәгъбәдәге игълан кәгазьне ертып ташларга булганнар. Беркөн Кәгъбәдә мөшрикләр бик күп җыелган вакытта бөтенесе бергә барганнар да, кәгазьне ерткалап ташлаганнар. Моннан соң пәйгамбәр вә аның яклы булган кешеләр әлеге кысынкылыктан котылып, әүвәлдәгечә халык белән катышып мәгыйшәт итә башлаганнар.

 

Кайгы елы

Ошбу авырлыктан котылып, бертөсле тын алдым дигәндә генә пәйгамбәргә тагы да кайгылы көннәр килгән: бу вакыйгадан соң озак тормыйча хәзрәт Әбү Талиб вафат булган. Ул сәламәт чакта Мәккә мөшрикләре пәйгамбәрне тел белән рәнҗетүдән уза алмаганнар. Ул вафат булгач эшләр бөтенләй башкарып киткән: аны төрлечә газаплый башлаганнар. Әбү Ләһәб белән Гүкбә дигән кешеләр аңа күршеләр икән. Болар үткән-барганда аның ишекләрен пычраклар вә нәҗесләр белән буяп китә торган булганнар. Бервакыт пәйгамбәр Кәгъбә янында гыйбадәт кылганда, Гүкбә килеп аны бик каты буган. Кәгъбә тирәсендә булган сәхабәләрдән берсе дә аны коткарырга базынчылык кыла алмаганнар. Шул вакыт хәзрәт Әбү Бәкер килеп пәйгамбәрне тегеңәрдән аралап алган. Бервакыт пәйгамбәр Кәгъбә янында намаз укып ятканда ошбу Гүкбә, яңа гына суелган дөя карыннарын моның аркасына китереп салган. Пәйгамбәр шул көенчә сәҗдәдә ята биргән. Сәхабәләрдән бу эшне күреп торучылар булса да, барып карыннарны алып ташларга батырчылык кыла алмаганнар. Шулвакыт пәйгамбәрнең кызы хәзрәти Фатыйма килеп пычрак карыннарны пәйгамбәрнең аркасыннан алып ташлаган. Ошбу Гүкбәнең пәйгамбәрнең йөзенә төкергән, мөбарәк чигәләренә суккан чаклары да булган.
Пәйгамбәрнең иң олуг дошманы Әбү Җәһел аңа бигрәк тә каты җәбер итә торган булган. Ул бервакыт Кораеш олуглары белән бер мәҗлестә утырган чакта: «Мин иртәгә Мөхәммәд намаз укып ятканда ошбу таш белән башын изәчәкмен. Үтермичә аңардан котылып булмас инде», дигән. Иртәсе көн ул пәйгамбәр намаз укып ятканда әлеге зур ташны күтәреп пәйгамбәргә таба бара башлаган. Мөшрикләр моны рәхәтләнеп, куанышып карап торганнар. Әбү Җәһел пәйгамбәргә якынлаша башлагач, кинәттән бик каты куркынып кулыннан таш төшеп киткән. Үзе борылып тизрәк качкан. Мөшрикләр моңардан: «Сиңа ни булды, ни эшләдең, йөзләрең нык агарды?» дигәннәр. Әбү Җәһел: «Мөхәммәдкә якынлаша башлагач бик зур бер ата дөя каршыма чыгып таларга килә башлады. Шуңардан куркып качтым», дигән. Бу чыннан да дөя булмыйча, фәрештә шулай күренгән икән.
Хәзрәт Әбү Талиб вафат булып озак та үтмәгән, пәйгамбәрнең хатыны хәзрәти Хәдичә вафат булган. Шулай итеп пәйгамбәргә кайгы өстенә кайгы килгән. Хәзрәти Хәдичә бик гакыллы хатын булып, пәйгамбәрне һәрвакыт юата, аның күңелен күтәрә торган булган. Шуңа күрә моның вафат булуына пәйгамбәр чиксез кайгырган. Ошбу хәзрәт Әбү Талиб белән хәзрәти Хәдичә вафат булган елны сәхабәләр кайгы елы дип атаганнар.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных