![]() ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
3 страница. Пәйгамбәрнең Таифка баруы вә исра вакыйгасы
Пәйгамбәрнең Таифка баруы вә исра вакыйгасы Әбү Талиб вафат булып Мәккә мөшрикләренең җәбер вә золымнары бик артып киткәч, пәйгамбәр Мәккәгә якын Таиф шәһәренә бару уена төште. Таиф гарәпләре Мәккә гарәпләренә дошман булганлыктан пәйгамбәр аларның үзен канат астларына алуларын ислам динен кабул итүләрен өмет итә иде. Шунлыктан ул азатлысы Зәед бин Харис белән Мәккәне ташлап Таифка китте. Ләкин Таиф гарәпләре пәйгамбәрне бик начар каршы алдылар. Ислам динен кабул итү кайда, аңа начар сүзләр ыргыттылар: «Мәккә халкын аздыруың җитмәгән, инде безне дә аздырмакчы буласыңмы?» диделәр. Шунлыктан пәйгамбәр бик өметсезләнеп Таифтан чыгып китте. Шәһәрдән чыккан чакта малай-шалай вә яшь җилкенчәкләр аларның артларыннан ташлар бәреп калдылар. Зәед бин Харис, пәйгамбәргә таш тидермәс өчен аның артыннан аны саклап бара иде. Шулвакыт Зәед байтак җиреннән яраланды. Пәйгамбәрнең дә мөбәрәк үкчәләре җәрәхәтләнде. Мәккәгә җитәр алдыннан юлчылар бер йөзем бакчалыгы янына хәл җыярга утырдылар. Бу бакча Мәккәнең ике бертуган олуг кешеләрнеке икән. Алар пәйгамбәрнең мондый хәлдә калганлыгын күреп аны кызганганнар. Аңа бер коллары аркылы бер салкым җибәргәннәр. Юлчылар ошбу йөземне ашап беркадәр хәл тартканнар. Пәйгамбәр Мәккәгә бу көенчә генә керергә курыккан. Шунлыктан ул Мәккәнең олугларыннан булган Мугтым бин Гади исемле бер кешегә илче җибәреп үзен канат астына алуын үтенгән. Мугтым, пәйгамбәрнең үтенечен кабул иткән: угыллары вә якыннары белән пәйгамбәргә каршы чыгып аны өенә кадәр озаткан. Шулай итеп пәйгамбәр бу куркынычтан да котылган. Пәйгамбәр, Мугтым бин Гадинең ошбу яхшылыгын һәрвакыт исендә тота торган булган.
Мәдинә гарәпләренең Ислам динен кабул итүләре Гарәп халкы мөшрикләр булсалар да, үзләрен Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр динендәбез дип йөриләр, алар бина кылган Кәгъбәтулланы бик хөрмәт итәләр, аны бик изге урын дип таныйлар һәм һәр ел зөлхиҗҗә аенда Гарәбстанның төрле җиреннән үк меңләрчә халыклар анда үзләренчә гыйбадәткә җыелалар иде. Мөхәммәд галәйһиссәлам менә шул хаҗиларны бер дә күзеннән ычкындырмый, Ислам диненә өнди иде. Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлегенә 10 ел дигәндә Мәккәнең шимәл тарафында Мәдинә дигән шәһәрдән 6 кеше хаҗга килделәр. Пәйгамбәр боларны бер җирдә очратып дингә өндәде. Мәдинәдә байтак кына яһүд халкы да торалар икән. Алар озакламый Исмәгыйль пәйгамбәр нәселеннән бер пәйгамбәр киләчәк дип сөйләшәләр икән. Әлеге гарәпләр: «Тукта, әллә яһүдиләр сөйләгән пәйгамбәр шушы булмасын. Без моның динен кабул итик», дип Ислам динен кабул иткәннәр. Икенче ел Мәдинә халкыннан ун кеше хаҗга килгәннәр. Болар эчендә үткән елда Ислам динен кабул иткән кешеләр дә булган. Пәйгамбәр боларны Гакаба исемендә бер таулык арасында очратып дингә өндәгән. Болар кабул иткәннәр. Болар кайткач Мәдинә халкын Ислам диненә өндәп байтак кешеләрне үзләренә иярткәннәр. Пәйгамбәр болар белән Мәдинәгә Мусгаб бин Гумаир исемле бер сәхабәне Коръән укыту вә дин өйрәтү өчен җибәргән булган. Пәйгамбәрнең Мәдинәгә һиҗрәте Мәдинә шәһәрендә Ислам диненең бик таралып баруын, сәхабәләрнең дә анда күчеп беткәнлекләрен күреп Мәккә мөшрикләре бик пошына башлаганнар. «Болай авыз ачып торырга ярамый. Тизрәк бер чарасын күрергә кирәк. Мөхәммәд тә анда күчеп китә калса, эшләр бигрәк тә читенләшер. Анда алар көчәерләр, куәтләнерләр дә соңыннан безнең башыбызга бәла булырлар», дигәннәр һәм тиз үк олуг кешеләр бергә җыелып бер киңәш мәҗлесе ясаганнар. Сүз пәйгамбәр турысында нинди чарага керешү хакында булган. Төрле кеше төрле фикер бәян иткәннәр. «Аны сөреп җибәрергә кирәк» диючеләр дә булган. «Зинданга салырга кирәк» дигән кешеләр дә булган. Бигрәк тә муафикъ фикер дип Әбү Җәһел күрсәткән фикер табылган. Ул: «Кораеш кабиләсенең 12 олугыннан берәр егет сайлап алыйк та, алар Мөхәммәднең өен камап алсыннар. Ул өеннән чыкканда гына бердәм кылычлары белән чабып үтерсеннәр. Шулай иткәндә Мөхәммәдне яклап сугышырга базучылык кылучылар булмас», дигән. Шул карарны шул кич үк урынына китерергә булганнар. Менә бервакыт таң ата башлаган. Өйне камаган мөшрик егетләре сабырсызлык белән пәйгамбәрнең чыгуын көтә башлаганнар. Яктыра башлаган, халык йокыларыннан торып чыга башлаганнар. Пәйгамбәр һаман да юк. Ярык-йорыктан, тәрәзәләрдән караганнар. Ләкин пәйгамбәр урынында йоклап яткан хәзрәт Галине күреп тынычланганнар. Ахырда болар: «Әйдәгез кереп эшне бетерик инде», дип өйгә кергәннәр. Ни күзләре белән күрсеннәр, пәйгамбәр түшәгендә хәзрәт Гали ята. Аңардан пәйгамбәрнең кайда киткәнлеген сорап җавап алмагач, аны бик каты кыйнап ташлаганнар. Шуннан соң аның белән булышып тормыйча, мәсьәләне халкыга аңлатып пәйгамбәрне эзли башлаганнар. Мәккәдә һичбер өйне калдырмаганнар, тикшереп чыкканнар. Шуннан соң ат атланып Мәккә тирәсеннән эзләгәннәр. Пәйгамбәрне үле көенчә яисә тереләй китерүче кешегә зур мөкяфәт (премия, бүләк) бирәчәкләрен сөйләгәннәр. Шулай итеп пәйгамбәр белән Әбү Бәкерне 3 көн эзләгәннәр. Шулвакытларда алар әлеге Сәвүр тавына әллә ничә мәртәбә барганнар. Анда барган саен: «Әй мондый җирдә кеше ятамы соң?» дип кире борылып китә торган булганнар. Хәзрәт Әбү Бәкер мөшрикләрнең аяк тавышларын ишетте исә гаять дәрәҗәдә курка, кайгыра торган булган. Пәйгамбәр аны: «Кайгырма Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм итәчәк», дип юата торган булган. Мөшрикләр 3 көн буена эзләп файда чыкмагач өмет өзеп эзләүдән туктаганнар. Пәйгамбәр белән Әбү Бәкер 3 көн буена тишектә ятканнар. Хәзрәт Әбү Бәкернең углы Габдулла, һәр төн болар янына барып мөшрикләрнең ни эшләгәннәрен сөйли, аларга азык илтә торган булган. Хәзрәт Әбү Бәкернең колы Гамер бин Фухайра көтеп йөргән куйларын шул җирдә йөртеп Габдулланың аяк эзләрен югалттыра торган булган. 3 көннән соң әлеге юлбашчы гарәп, дөяләрне Сәвүр тавына алып килгәндә пәйгамбәр Әбү Бәкер һәм дә Әбү Бәкернең колы Гамер бин Фухайра дөяләргә менләшеп юлга чыкканнар. Шулай итеп болар беркадәр җир киткәннәр. Боларның хәбәре ничектер Сурака дигән бер мөшриккә ишетелгән. Ул зур мөкяфәт аласы килеп, тизрәк коралларын таккан да йөгрек атка менеп боларның артларыннан төшкән. Юлда хәзрәт Әбү Бәкер куркуыннан һәрвакыт артына әйләнеп карый икән. Пәйгамбәр исә бик тыныч кына кычкырып Коръән укып бара икән. Хәзрәт Әбү Бәкер Сураканың артларыннан төшкәнлеген күреп пәйгамбәргә: «Харап булдык, әнә артыбыздан төштеләр», дигән. Сурака мосафирларга якынлаша башлагач, аты абына, сөртенә, аяклары җиргә бата башлаган. Сурака атка сугып та караган, кычкырып та караган, ләкин ат һаман да сөртенә, һаман да бата икән. Шуннан соң Сурака: «Ахыры миңа Мөхәммәднең бәддогасы төшә, эш харап, тизрәк моннан гафу үтенергә кирәк», дия башлаган. Һәм шундук аларга: «Туктагыз, мин сезгә тимим, имин булыгыз!» дип кычкырган. Шуннан соң мосафирлар туктаганнар. Сурака шулвакыт пәйгамбәрдән гафу үтенгән. Пәйгамбәр аңа шәфкатьлелек кылып гафу иткән. Һәм дә аңардан үзләрен эзләгән кешеләргә әйтмәвен үтенгән. Сурака пәйгамбәрнең үтенечен кабул итеп юлда аларны эзләгән кешеләргә: «Юкка йөрмәгез, ул якта бер кеше дә күренми», дип кире кайтарган.
Мәдинә халкының пәйгамбәрне каршы алулары Сәхабәләр Мәккәдән Мәдинәгә күчеп баргач, Мәдинә халкының күбесе Ислам динен кабул иткәннәр. Иске диндә калган кешеләр бик азайган. Шунлыктан Мәдинә бер Ислам шәһәре дип әйтерлек булган. Мәдинә халкы пәйгамбәрнең юлга чыкканлыгын ишеткәч, һәркөн аны каршы алу өчен шәһәр тышына байтак җиргә барып торалар икән. Көтеп-көтеп юлчылар күренмәгәч кире кайтып китәләр икән. Менә беркөн боларга кадерле кунаклар күренә башлаганнар. Болар шатлыгыннан ни эшләргә белмичә, аларга каршы барып аларны әйләндереп алганнар. Исәнләшкәннәр, хәл-әхвәлләр сорашканнар. Шулай итеп аларны чолгап алып Мәдинәгә юнәлгәннәр. Пәйгамбәр турыдан-туры Мәдинәгә кермичә 3-4 чакрым гына ераклыкта булган Куба шәһәренә борылган. Куба халкы бөтенесе Ислам динен кабул иткән булганнар икән. Алар пәйгамбәрнең үзләренә кунак булып төшүенә чиксез шатланганнар. Мосафирларны ничек кадер вә хөрмәт итәргә белмәгәннәр. Аларны өрмәгән җиргә утыртмаганнар. Пәйгамбәребезнең Кубага килеп төшүе, пәйгамбәрлегенең 13 елны, рабигуль әүвәл аеның сигезендә дүшәмбе көн булган. Милади белән хисаплаганда бу көн 622 нче ел сентябрь 17 нә туры килә. Пәйгамбәр Куба авылында 4 көн кунак булып калган. Шулвакыт ул анда бер мәчет бина иттергән. Ошбу мәчет әһле Ислам тарафыннан иң башлап салынган мәсҗеддер. Аңа «Куба мәсҗеде» диләр.
Мәдинәгә күчкәч Мәдинә халкы рәсүлүллаһ вә сәхабәләрне гаять дәрәҗәдә яхшы каршы алып аларны бик нык хөрмәт иттеләр. Пәйгамбәр үзе Әбү Әюб өендә кунак булса да, башка сәхабәләр моңа канәгать итмичә һәркөн аш-су җибәрәләр иде. Мәккәдән күчкән сәхабәләрнең һәрберсе төп мәдинәлек сәхабәләрнең берләшеп өенә төштеләр. Тегеләр болар белән һәрнәрсәләрен уртаклашалар, җирләрен кисеп йөриләр, җимеш бакчаларын бүлеп бирәләр, мал-туарларын да аерып бирәләр иде. Әнсар белән мөһаҗирләр арасында дуслык шул дәрәҗәдә иде ки, кайбер ике хатынлы сәхабәләр хатыннарның теләгәнен талак итеп дусларына никахландырмак булалар иде. Пәйгамбәр Мәдинәгә күчеп килү белән әлеге дөя чүккән урынга мәчет салдыра башлады. Мәсҗедне сәхабәләр бөтенесе бергәләшеп салалар, пәйгамбәр үзе дә эшкә катнаша иде. Мәчеткә терәтеп пәйгамбәр үзенә өй дә салдырды. Ошбу мәчет гаять хөрмәтле бер мәчеттер. Ул хәзерге көнендә дә бар. Ләкин әллә ничә мәртәбә төзәтелгән вә зурайтылган инде. Пәйгамбәр вә сәхабәләр Мәдинәгә күчеп килеп, Ислам дине яхшук таралса да, мөшрикләрдән куркыныч әле дә бетмәгән иде. Шунлыктан пәйгамбәр вә сәхабәләргә көч җыеп аларга каршы торырга, шулай итеп Ислам динен сакларга туры килә иде. Менә шуның өчен дә Мәдинәгә күчеп бер генә ел торгач та, Мәккә мөшрикләре белән пәйгамбәр вә сәхабәләр арасында сугыш ачылды. Бу сугышлар моннан соң да һәр ел диярлек булып торды.
Бәдер сугышы Пәйгамбәр вә сәхабәләр белән Мәккә мөшрикләре арасында булган зур сугышларның иң беренчесе Бәдер сугышыдыр. Бу сугыш Мәккә белән Мәдинә арасында Бәдер исемендәге бер кое янында булганлыктан «Бәдер сугышы» дип атала. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|