Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Конкурс-акция программасы




Эш төрләре Класс Үтәлү вакыты Җаваплы кеше
  “Мин татарча сөйләшәм!” конкурс-акциясен ачу линейкасы. 1-9 20.02 Минәхмәтова Г.Н.
  Туган телгә багышланган “Дуслыкта - көч” кичәсен үткәрү. 1-9 20.02 Сагирова Г.Ю. Зуйкова Т.А. Минәхмәтова Г.Н.
  “Телләр белгән-илләр гизгән” темасына класс сәгате. 1-9 24.02 Класс җитәкчеләре
  Интернатта татарча аралашу көнен үткәрү. 1-9 29.02 Минәхмәтова Г.Н. Тәрбиячеләр
  Мәктәптә татарча аралашу көнен үткәрү. 1-9 29.02 Татар теле укытучылары
  “Җырлый – җырлый татарча өйрәнәбез” конкурсы (татарча җырлар өйрәнү). 1-9 01.03 Сагирова Г.Ю.
  “Телебезнең чишмә башы”-шәһәр музеена сәяхәт. 4-8 02.03 Минәхмәтова Г.Н.
  Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән очрашу.   03.03 Минәхмәтова Г.Н.  
  Болгар музей –тыюлык хезмәткәрләре белән “Тамчы шоу” интеллектуаль уен үткәрү. 4-8 09.03 Минәхмәтова Г.Н. Сагирова Г.Ю.
  Болгар шәһәрендәге төрле оешмаларда эшләүчеләр белән очрашу. “Кешеләрнең аралашуы – бердәнбер чын байлык”. 7-9 11.03   Минәхмәтова Г.Н. Сагирова Г.Ю.
  “Китап – белем чишмәсе”. Шәһәр китапханәсендәге яңалыклар белән танышу, китапханәчеләр белән аралашу.   14.03 Минәхмәтова Г.Н.  
  “Җомга көн кич белән”. Хезмәт ветераны,”Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” дигән республика конкурсы җиңүчесе Мәмдүдә Бикбулатова белән очрашу.   16.03 Сагирова Г.Ю.
  Болгар шәһәрендә яшәүчеләр белән блиц-сораулар уздыру. “ Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай турында беләсезме?”   18.03 Минәхмәтова Г.Н.
  Спас муниципаль районының еллык хисап җыелышында Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, хуҗалык җитәкчеләре, халык хуҗалыгы алдынгылары, производствоның төрле тармакларында хезмәт куючы фидакарь затлар белән очрашу. 7-9 22.02 Сагирова Г. Ю.
  Флешмоб “Туган як” Тәрбиячеләр, 9 сыйныф 1.04 Сагирова Г.Ю.
  Ата-аналар белән Нәүрүз бәйрәмен үткәрү. 3-8 2.04 Минәхмәтова Г.Н. Сагирова Г.Ю.
  “Без-нәниләр татарча җырлыйбыз”, “Солнышко” балалар бакчасында җырлы-биюле уен өйрәтү. 3-6 4.04 Минәхмәтова Г.Н.
  “Киләчәгемдә татар теленең роле” темасына пресс-конференция.   5.04 Сагирова Г.Ю.  
  “Мин татарча сөйләшәм!” логотибын сурәтләү көне. Төрле өлкәдәге хезмәткәрләр 6.04 Сагирова Г.Ю.
  “Татарның милли бизәге” темасына кул эшләре түгәрәге.   6.04 Гаязова Л.М.
22 “Телләр төрле – теләкләр бер” темасына сочинениеләр конкурсы. 5-9 7.04 Минәхмәтова Г.Н. Сагирова Г.Ю.  
  “Мин татарча сөйләшәм!” конкурс-акциясен йомгаклау линейкасы. 1-9 15.04 Минәхмәтова Г.Н.

 

Шушы акция барышында 982 кеше катнашты:

укучылар – 120, укытучылар – 18, тәрбиячеләр – 18, ата-аналар – 43, музей хезмәткәрләре – 21, аралашучылар – 762.

Акция барышында мәктәпнең барлык укучылары татар теле укытучылары белән берлектә җәмәгатьчелекнең барлык катламы катнашты.

Акция 20 нче февральдә мәктәптә туган тел көненә багышланган “Дуслыкта-көч” әдәби-музыкаль кичәсе белән башланып китте. Төрле милләт балалары (татар, рус, чуваш) үз телләрендә чыгыш ясадылар: җырладылар, шигырь сөйләделәр, биеделәр.

Март башында мәктәптә “Мин татарча сөйләшәм!” девизы астында татарча аралашу көне уздырылды. Администрация, укытучылар, тәрбиячеләр татар теле укытучылары ярдәмендә бу көнгә алдан хәзерләнделәр (сөйләшергә өйрәнделәр). Интернатта йокыдан тору вакытыннан башланып китте. Барлыгы 18 тәрбияче эшли, шулар арасыннан икесе генә татарча сөйләшә белә. Хәерле иртәләр теләп, балаларны йокыдан уяттылар, бер-берсенә тәмле ашлар теләп, иртәнге ашны ашадылар, уңышлар теләп, мәктәпкә җыелдылар. Ә мәктәптә укытучылар, хәерле көннәр теләп, укучыларны каршы алдылар.

Иртәдән татар музыкасы яңгырап торды. Зал, коридорлар татар-рус телләрендә язылган плакатлар, эмблемалар, мәкальләр, әйтемнәр, эпиграфлар, рәсемнәр белән зәвыклы итеп бизәлгән иде. Түрдә акция флагы җилфердәде.

Безнең мәктәптә 18 укытучы эшли. Шуларның 2 се генә – татар теле укытучылары – татар телендә сөйләшә ала. Бу көнне директор да, завуч та иртәнге киңәшмәләрендә татарча аралаштылар, укытучылар дәресләрен татар телендә башладылар, ә укучылар “консультант”лар ролендә булып ярдәм иттеләр. Ә тәнәфес вакытында татар халык уеннары уйналды.

Мәктәптә 120 укучы, шуларның 4се генә татар. Үзебезнең Спас районыннан 31 укучы укый, ә калганнары төрле районнан килгәннәр. Без бит район үзәгендә, рус мохитендә яшибез (90% руслар), татар балалары да күбрәк рус телендә аралаша. Шуңа да карамастан укучылар саф татар телендә сөйләшә, иркен аралаша алалар. Тәнәфестә рус телле укучылар аларның булышлыгы белән татарча сөйләштеләр.

Башлангыч сыйныф укучылары белән төрле сюжетлы – рольле уеннар оештырылды: “Кибеттә”, Табибта”, “Ашханәдә”, “Китапханәдә”. Өлкән сыйныф укучылары аларга ярдәм итте.

Дәресләрдән соң интернатта дәвалану вакыты башлана. Медицина хезмәткәрләре дә рәхәтләнеп, елмаеша-елмаеша, татарча сөйләштеләр.

Өй эшләрен хәзерләү вакытында тәрбиячеләр балалар белән ял минутларын татар халык аваз иҗатына багышлады: җырлар, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, уеннар өйрәнделәр.

9 нчы сыйныф укучылары тәрбиячеләр белән бергә “Татар телен белү-минем киләчәгем” пресс-конференциясе үткәрде. Алар тәрбичеләрнең кызыксындырган сорауларына татарча җавап бирергә тырыштылар.

Мәктәптә “Җырлый – җырлый татарча өйрәнәбез!” конкурсы үткәрелде. Һәр сыйныф үзләре өйрәнгән татарча җыр башкарды. Шулай ук укучылар “Солнышко” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән бергә “Яз җитә” җырын өйрәнеп, җырлап биеделәр. Тугызынчы сыйныф укучылары тәрбиячеләр белән берлектә флешмоб ясап, “Туган як” җырын өйрәнделәр. Мәктәптә елына берәр генә җыр өйрәнсәк тә, тугыз ел буена күпме татар җырларын белеп калырлар иде!

Укучылар язгы каникулга кайтып китү сәбәпле, ата-аналар белән Нәүрүз бәйрәме 2 нче апрельдә уздырылды. Нәүрүз бәйрәме аша балалар өлкәннәр белән татар телендә аралаштылар. Ата-аналар Нәүрүзбикә белән татарча исәнләштеләр, хәлләрен белештеләр. Аннары үзләре турында сөйләргә өйрәнделәр. Төрле персонажлар ярдәмендә татар халык фольклор жанрын: табышмаклар, мәкальләр, такмаклар, җырлар өйрәнделәр. “Йөзек салыш” уены аша татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Соңыннан “Бәхетле булыгыз!” җырын өйрәнделәр, бергәләшеп җырладылар. Бәйрәм бик җанлы, кызыклы үтте. Ата-аналар балаларының татарча яхшы белүләренә бик сөенделәр. Бу бәйрәм аларны тагын да якынайтты. Алар татар телен өйрәнергә үзләренең теләкләрен белдерделәр. Балаларын телне күбрәк өйрәнергә өндәделәр, үзләренә дә ярдәм итүләрен сорадылар. Укытучы татар телен өйрәнү буенча интернетта “Ана теле” онлайн-мәктәбе эшләвен һәм балалары белән бергә катнаша алу мөмкинлекләрен аңлатты.

9 нчы сыйныф укучылары Спас муниципаль районы җитәкчесе Камил

Нугаев һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән очрашты, үзләре кызыксынган сорауларга җавап таптылар. Мәдәният йортында үткән Спас муниципаль районының еллык хисап җыелышында, укучылар хуҗалык җитәкчеләрен, халык хуҗалыгы алдынгыларын, производствоның төрле тармакларында хезмәт куючы фидакарь затларны татарча сөйләшергә өндәделәр. Җыелышның зур кунагы, Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укучылар белән саф татарча аралашып, татар телен өйрәнергә, күбрәк аралашырга кирәклеген ассызыклады.

7-8 нче сыйныф укучылары үз укытучылары белән хастаханәдә, кибетләрдә, даруханәләрдә, Пенсия фондында, музей-тыюлыгында, балалар китапханәсендә, “Олимп” спорт мәктәбендә, “Дулкын” йөзү бассейнында, “Солнышко” (“Кояшкай”) балалар бакчасында булдылар. Һәр коллективтагы хезмәткәрләр белән аралашып, аларны бер-берсе белән татарча сөйләштереп, татар теленә карата кызыксыну уятырга тырыштылар. Шушы урыннарда эшләүчеләрнең күбесе (яшьләр) мәктәптә татар телен өйрәнгәннәр. Башка еллар белән чагыштырганда, бик теләп балалар белән аралаштылар. Мәктәптә алган белемнәрен көнкүрештә куллана алулары белән сөенделәр. Әңгәмә барышында:

- Мин үзем татар кешесе булсам да, татар телен белеп бетермим. Кызганычка каршы, рус мохитендә яшәгәнгә балаларым да татарча сөйләшмиләр. Ә менә бу акциядә катнашып, минем татарча сөйләшергә мөмкинчелек туды. Сезнең бүләк итеп бирелгән сүзлекләрегез көнкүрештә бик кирәкле. Балалар, рәхмәт сезгә! – дип, озатып калды Пенсияләр билгеләү, яңадан исәпләү һәм түләү бүлеге җитәкчесе Илсөя Садретдинова.

9 нчы мартта интернат укучылары Болгар дәүләт тарих – архитектура музей тыюлыгына бардылар. “Тамчы шоу” интеллектуаль уен аша музей хезмәткәрләре белән татар телендә аралаштылар. Алып баручы ярдәмендә татар теленә хас авазлар белән таныштырылды, аларның әйтелеше аңлатылды. Музей хезмәткәрләреннән торган ике команда алып баручы ярдәмендә татарча исәнләштеләр, хәлләрен белештеләр, исемнәрен, фамилияләрен, яшьләрен, кайда яшәүләрен сораштылар. Уңай психологик атмосфера тудыру максатыннан бер-берсенә комплиментлар әйттеләр. Уен татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның иҗатына багышланган иде. Блиц сорауларга җавап бирделәр, төрле персонажлар ярдәмендә шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Укучылар ярдәмендә мәкальләрнең ахырын дәвам иттеләр, сүзләрдән хаталарны табып төзәттеләр, Татарстан сүзеннән яңа сүзләр төзеделәр. Жюри әгъзалары нәтиҗә чыгарган вакытта татарча җырлар өйрәнделәр. Барысы да, бик теләп, тырыша – тырыша, җиңелчә акцент белән татарча аралаштылар, үткәрелгән чараларда актив катнаштылар. Үз вакытында аларның татар телен өйрәнү мөмкинлекләре булмавына, бүгенге көндә мәктәптә укучы балаларына ярдәм итә алмауларына борчылуларын белдерделәр. Очрашудан бик кәнәгать булдылар һәм киләчәктә дә килүебезне теләп калдылар. Экскурсоводлар музейдагы яңа экспонатлар белән таныштырдылар. Укучылар музей директоры урынбасары Мөхәммәтшин Җәмил Гәбдрәхим улы белән түгәрәк өстәл артында үзләре кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.

Балачагы сугыш елларына туры килгән хезмәт ветераны Мәмдүдә Хәләф кызы Бикбулатова белән очрашу да кызыклы үтте. Туган илеңдә яшәп, туган телеңдә аралашуның зур бәхет булуын, аның кадерен белергә кирәклеген балаларга үтемле итеп аңлатып бирде. Тормышында нинди генә авырлыклар очраса да, ул беркайчан да рухи төшенкелеккә бирелмәгән, үзенең җырлары һәм мандолинада оста уйнавы белән башкаларның да күңелен күтәргән. Ул укучылар белән бергә татар халык җырларын искә төшерде. Мәмдүдә апа белән очрашу балалар хәтерендә озак сакланыр.

Укучылар урамда төрле буын кешеләре белән очрашып, блиц - сораулар аша Г.Тукай турында белү – белмәүләрен ачыклады. ЮХИДИ хезмәткәре Зилә Фәсхетдинова ярдәмендә укучылар транспортта йөрүче шофёрларны туктатып, татарча аралашу мөмкинлекләре белән кызыксындылар. Машина тәрәзәләренә акция логотипын ябыштырып, 150 сүздән торган сүзлек белән бүләкләнделәр.

Шулай ук мәктәп укучылары райондагы төрле оешмаларда эшләүче яшь буын вәкилләре белән бергә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе лаготибын сурәтләделәр.Балаларга, өлкәннәргә акция бик ошады. Музейда, даруханәдә, китапханәдә, кибетләрдә һәм башка урыннарда эшләүче рус телле кешеләр укучыларның матур итеп татарча сөйләшүләренә сокландылар. Мәктәптә үткәрелгән чаралар укытучыларда, тәрбиячеләрдә татар телен өйрәнүгә зур кызыксыну уятты, алар сөйләшүне гаиләләрендә дәвам иттеләр. Тагын бер кат татар телен өйрәнүнең кирәклегенә инандылар. Күбесе үз вакытында татар теле укытылмавына басым ясадылар.

Интернатта һәм мәктәптә аралашу көне

 

Тәрбияче: Балалар, уяныгыз! Торырга вакыт җитте. Сәгать җиде. Хәерле иртә, кызлар!

Кызлар: Хәерле иртә, Агата Юрьевна! Сез татарча беләсезмени?!

Агата Юрьевна: Әйе, әзрәк беләм. Мин дә сезнең кебек мәктәптә татар телен өйрәндем.

Айсель: Шәп! Ә без белмәдек.

Ангелина: Ә ни өчен бүген татарча сөйләшәсез?

Агата Юрьевна: Бүген интернатта һәм мәктәптә татарча аралашу көне. Барыбыз да татарча сөйләшергә тырышабыз.

Кызлар: Супер! Без риза! Безгә бу бик ошый.

Агата Юрьевна: Балалар, тәрәзәгә карагыз әле. Бүген көн нинди матур!

Кояш сезне елмаеп сәламли. Әйдәгез, без дә бер – беребезне сәламлик.

Балалар: Хәерле иртә телим миңа!

Хәерле иртә телим сиңа!

Хәерле иртә телим Сезгә!

Хәерле иртә телим барыбызга да!

Агата Юрьевна: Хәзер барыбыз да юынабыз.

 

 


Тәрбияче: Балалар, юындыгызмы?

Балалар: Әйе, Марина Анатольевна!

Марина Анатольевна: Хәзер зарядка ясыйбыз.

Вячеслав: Кайда була?

Марина Анатольевна: Спортзалда.

Павел: Кем үткәрә?

Марина Анатольевна: 9 нчы сыйныф укучысы Данил үткәрә.

 

 

 


Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, бүлмәне җыештырабыз. Һәркем үзенең нәрсә эшләвен татарча әйтергә тырыша. Башта һәркем үзенең урынын җыя. Рәсүл, син нишлисең?

Рәсүл: Мин урын җыям.

Гөлчирә Гәрәевна: Максим, син нишлисең?

Максим: Мин дә урын җыям.

Гөлчирә Гәрәевна: Ә хәзер бүлмәне җыештырабыз.

Данил: Мин идән себерәм.

Коля: Мин Данилга булышам.

Дима: Ә мин тузан сөртәм.

Женя: Мин гөлләргә су сибәм.

 

 

 


Тәрбияче: Балалар, мәктәпкә барыр вакыт җитте. Барыгыз да әзерме?

Балалар: Әйе, Ирина Николаевна. Без әзер.

Ирина Николаевна: Өстәлдә кемнең пеналы? Кем оныткан?

Денис: Минем пеналым. Рәхмәт, сезгә.

Ирина Николаевна: Уңышлар сезгә! Тәртипле булыгыз!

 

 


Укучылар: Хәерле иртә, Ольга Алексеевна!

Ольга Алексеевна: Хәерле иртә, балалар! Килдегезме? Исәнмесез, Валентина Михайловна!

Валентина Михайловна: Хәерле иртә, Ольга Алексеевна!

Ольга Алексеевна: Ничек йокладыгыз, балалар? Кәефләрегез ничек?

Укучылар: Рәхмәт, яхшы.

Ольга Алексеевна: Надя юк, ул кайда?

Валентина Михайловна: Ул авырый. Тамагы авырта, температурасы бар. Надя палатада калды.

Ольга Алексеевна: Тизрәк терелсен инде. Надя белән матур язу күнегүләре үткәрдегезме?

Валентина Михайловна: Әйе, әйбәтрәк яза башлады. Кайбер хәрефләрне хәтерендә калдырмый, тиз оныта.

Ольга Алексеевна: Безгә аның белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк.

Валентина Михайловна: Хәзер сезнең нинди дәрес?

Ольга Алексеевна: Математика дәресе.

Валентина Михайловна: Уңышлар сезгә! Сау булыгыз!

 

 


- Хәерле көн, Владимир Александрович!

- Исәнмесез, Галина Михайловна! Хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, яхшы.

- Каникулда интернатта балалар каламы?

- Әйе, калалар.

- Ничә укучы?

- 16 (уналты).

- Каникул вакытында кинотеатрга барасызмы?

- Әйе, барабыз.

- Нинди фильм була?

- “Зверополис”

- Тәрбиячеләр балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерсеннәр. Уңышлар сезгә!

- Рәхмәт.

 

 

 

 


- Хәерле иртә, Татьяна Ивановна!

- Исәнмесез, Елена Юрьевна!

- Сез мине чакырдыгызмы?

- Әйе, семинар турында сөйләшергә кирәк иде. Апрель аенда методик берләшмә планы буенча башлангыч класс укытучыларының семинары була. Сез әзерләнәсезме?

- Әйе. Укытучылар өч ачык дәрес, бер сыйныфтан тыш чара күрсәтәчәк.

- Сыйныфтан тыш чара нинди темага багышлана?

- Апрель аенда Габдулла Тукайга 130 ел тула. Татар теле укытучылары аның иҗатына багышлап кичә әзерлиләр.

- Молодцы, тырышасыз.Эшегездә уңышлар телим.

- Рәхмәт.

 

 

 

 


- Исәнмесез, укучылар! Бүгенге дәресне татар телендә башлыйбыз. Мәктәптә татарча аралашу көне. Сез бу телне беренче сыйныфтан өйрәнәсез, миңа ярдәм итәрсез. Хәзер нинди дәрес?

- Рус теле дәресе.

- Ул нинди кабинетта?

- Рус теле кабинетында.

- Дәрестә кемнәр юк?

- Барысы да бар.

- Синең туган телең нинди тел?

- Рус теле (татар теле).

- Син татарча сөйләшә беләсеңме?

- Әйе, чөнки ул дәүләт теле. (Әйе, чөнки ул минем туган телем).

- Мин сезнең белән килешәм. Татарстанда ике дәүләт теле: татар һәм рус телләре, шуңа күрә тырышып өйрәнегез. Мине дә өйрәтерсез. Сез бүген дәрескә әзерме? Кем җавап бирә?

 

 


- Исәнмесез, укучылар! Бүгенге дәресне татар телендә башлыйбыз. Мәктәптә татарча аралашу көне. Сез бу телне беренче сыйныфтан өйрәнәсез, миңа ярдәм итәрсез. Хәзер нинди дәрес?

- Әдәби уку дәресе.

- Дәрестә кемнәр юк?

- Барысы да бар.

- Бүген көн нинди?

- Кояшлы, җылы.

- Дәресебезне Ш.Маннурның “Яхшы бел” шигыре белән башлыйк әле.

Урысча да яхшы бел,

Татарча да яхшы бел!

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

 

 

 


Василий Дмитриевич: Исәнмесез, укучылар!

Укучылар: Хәерле көн, Василий Дмитриевич!

Василий Дмитриевич: Кәефләрегез ничек?

Укучылар: Рәхмәт, яхшы. Ә сезнең хәлләрегез ничек?

Василий Дмитриевич: Рәхмәт, яхшы. Хәзер безнең нинди дәрес?

Укучылар: Физкультура дәресе.

Василий Дмитриевич: Физкультура дәресе ничәнче дәрес?

Укучылар: Бишенче дәрес.

Василий Дмитриевич: Физкультура дәресендә нишлисез?

Укучылар: Йөгерәбез, сикерәбез, чаңгы шуабыз, волейбол уйныйбыз.

Василий Дмитриевич: Саулык – зур байлык. Сәламәт булу өчен нинди киңәшләр бирәсез?

Укучылар:

- Иртән зарядка ясарга кирәк.

- Салкын су белән юынырга кирәк.

- Спорт түгәрәгенә йөрергә кирәк.

- Иртән йөгерергә кирәк.

- Спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

- Зарарлы гадәтләрне үзеңә якын китермәскә кирәк.

Василий Дмитриевич: Мин сезнең белән килешәм. Сәламәтлекне кечкенәдән сакларга кирәк

Туган тел көненә багышланган кичә

 

 

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных