Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Тамчы шоу” интеллектуаль уен




(МУЗЕЙ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ БЕЛӘН ОЧРАШУ КИЧӘСЕ)

 

Төзеделәр:

татар теле һәм әдәбияты

укытучылары

Минәхмәтова Гөлнур Нух кызы

Сагирова Гүзәл Йосыф кызы

 

 

Ел

 

Максат:

1. Хезмәткәрләрдә татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

2. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын кабатлау, искә төшерү.

3. Телебезнең байлыгын, матурлыгын күрергә өйрәтү.

4. Халыкара дуслык сыйфатлары, бер-беренә игътибарлылык хисе, халкыбызның бөек шәхесләренә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау: акция флагы, эмблемалары; чараның презентациясе, Г. Тукай портреты, компьютер, экран, интерактив китап “Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты”. Казан, 2006

Уен барышы

Укытучы: Хәерле көн, музей хезмәткәрләе, укучылар!Республика күләмендә “Мин татарча сөйләшәм!” конкурс-акциясе бара. Ул 21 нче февральдән башланып китте. Бу көн - Халыкара туган тел көне. Хөрмәтле Болгар тыюлыгы хезмәткәрләре! Үз телебезне ярату, аны онытмау, олылау хөрмәтеннән без сезнең белән “Тамчы шоу” тапшыруын уздырырбыз. Ул бөек Тукаебызга багышлана. Быел 26 нчы апрельдә аның тууына 130 ел була. Бер – берегез белән таныштырып китегез әле. (Танышу, сәламләү). ( Жюри белән таныштырыла). Уен 4 турдан тора. Командаларга алдан өй эше бирелгән иде: командага исем, девиз, визит карточкасы уйларга, Г. Тукайның берәр әсәрен сәхнәләштерергә. Ә хәзер командаларга сүз бирелә.

(1 нче команданың исеме – “Дуслык”. Девизыбыз: “Бердәмлектә - көч”).

2 нче команданың исеме - “Зирәкләр”. Девизыбыз: “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”).

I тур. Телен белгән – ил ачар.

Настя: Бу турда сезнең белән Г.Тукайның тормыш юлын искә төшерербез. 1 нче турда командаларга 10 сорау бирелә.

1. Г.Тукай кайчан һәм кайда туган?

(26 нчы апрель, Арча районының Кушлавыч авылы)

2. Г.Тукайның әти-әнисенең исеме? (Мөхәммәтгариф, Мәмдүдә)

3. Г.Тукайның бабасы һәм әбисе яшәгән авыл? (Өчиле)

4. Г.Тукайның автобиографик повесте исеме? (“Исемдә калганнар”)

5. “Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам”.

Бу кем сүзләре? Шигырьнең исемен әйтегез.

(Бала, “Эш беткәч, уйнарга ярый”)

 

6. “Шүрәле” әсәрендә кайсы авыл телгә алына? (“Кырлай”)

7. “Шүрәле” балетының авторы кем? (Фәрит Яруллин)

8. Г.Тукайның иң беренче эшләгән эше? (Хәреф җыючы)

9. Г.Тукай музейлары кайларда? (Казан шәһәрендә, Өчиле авылында,

Кырлай авылында)

10..Тукай рус әдипләреннән кемнәрнең иҗатларын өлге итеп ала?

(А. Пушкин, М. Лермонтов)

Настя: Җавапларыгыз өчен рәхмәт.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных