Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дулкын” йөзү бассейны





Наташа: Исәнмесез!

Елена Александровна: Исәнмесез!

Наташа: Хәерле көн!

Елена Александровна: Хәерле көн!

Наташа: Сез татарча беләсезме?

Елена Александровна: Бик аз беләм.

Наташа: Сез балаларга йөзегез дип әйтә аласызмы?

Елена Александровна: Хәзер әйтәм. Балалар йөзегез. Су астыннан йөзегез.

Наташа: Хәзер бергәләп татар хәрефе “Ә”не суда күрсәтергә кирәк. Ярдәм итегез әле.

Елена Александровна: Әйдәгез, балалар белән күрсәтәбез.

Наташа: Рәхмәт, сезгә. Эшегездә уңышлар телибез!

 

 

Бассейнда методист белән сөйләшү

Артём: Исәнмесез! Керергә ярыймы?

Методист: Керегез. Утырыгыз.

Артём: Бассейн яңа гына ачылды. Халык бик күп йөриме?

Методист: Әйе, бик күп йөриләр.

Артём: Су коену ничә сум тора?

Методист: Бер сәгате 100 сум тора.

Артём: Балалар су коенырга йөриләрме?

Методист: Әлбәттә, йөриләр. Алар йөзү түгәрәгенә йөриләр.

Артём: Сезгә йөрүче балалар татарча сөйләшә беләләрме?

Методист: Әйе, күп кенә балаларның татарча аралашуларын ишетәм. Бу мине сөендерә.

Артём: Сез хезмәткәрләр белән татарча сөйләшәсезме?

Методист: Татарлар белән гел татарча гына сөйләшәм.

Артём: Рәхмәт. Сау булыгыз!

Методист: Сау булыгыз! Су коенырга килегез.

 

 

 


“Солнышко” балалар бакчасы

 

 


“Җомга көн кич белән”. Хезмәт ветераны,”Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” дигән республика конкурсы җиңүчесе Мәмдүдә Бикбулатова белән очрашу.

 

 

 

 


- Исәнмесез!

- Исәнмесез!

- Минем исемем Кристина. Ә сезнең исемегез ничек?

- Минем исемем Әлфия.

- Сез татарча беләсезме?

- Әйе, беләм. Ул минем туган телем. Сез хәзер татар телен өйрәнгән кебек без рус телен өйрәндек.

- Сез хәзер кайда эшлисез?

- Мин хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли.

- Эшегездә татар телен белү кирәкме?

- Әйе, бик кирәк. Татар авылларыннан килгән өлкән буын кешеләре русча бик белмиләр. Аларга ярдәм итәргә кирәк.

- Быел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде. Сез аның әсәрләрен беләсезме?

- Ничек белмәскә!? Кайбер шигырьләрен хәзер дә яттан беләм.

- Бер шигырен укыгыз әле.

- Рәхим итеп “Туган авыл” шигырен тыңлагыз. (Шигырьне сөйли)

- Рәхмәт, сезгә! Эшегездә уңышлар телибез. Сау булыгыз!

- Сау булыгыз.

 

 

 


- Исәнмесез!

- Исәнмесез!

- Минем исемем Настя. Сезнең исемегез ничек?

- Минем исемем Людмила Александровна!

- Сез татарча беләсезме?

- Юк, белмим.

- Сез кайда эшлисез?

- Балалар бакчасында.

- Кем булып?

- Тәрбияче булып.

- Сезнең эшегездә татарча белү кирәкме?

- Бик кирәк. Район үзәгенә татар авылларыннан кайбер гаиләләр күченеп киләләр. Ә аларның балалары русча аңламый. Балалар бакчасында беренче көннәрне аларга бик моңсу. Төркемнәрдә бер-ике бала гына татар. Үз вакытында татарча укытылмавы бик начар.

- Әгәр сезгә татар телен өйрәнергә тәкъдим итсәләр, ризалашыр идегезме?

- Бик теләп өйрәнер идем.

- Нынешний год в Татарстане объявлен годом Габдуллы Тукая – в апреле исполнится 125 лет со дня рождения поэта. Вы знакомы с творчеством великого поэта?

- Честно говоря, про него слышала, но сама не читала.

- Рәхмәт сезгә, сау булыгыз!

 


Укучылар музей директоры урынбасары Мөхәммәтшин Җәмил Гәбдрәхим улы белән түгәрәк өстәл артында үзләре кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.

 

 

-Исәнмесез! Хәерле көн, Җәмил абый!

- Исәнмесез, балалар!

- Сезнең белән Болгар тыюлыгы турында сөйләшергә теләр идек.

- Рәхим итегез! Сезне нәрсә кызыксындыра соң?

- Изге җиребездә бик күп үзгәрешләр күрәбез.

- Дөрес әйтәсез, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев җитәкчелегендәге “Яңарыш” фонды ярдәмендә зур төзелешләр бара. Мәчетне төзүдә күп эшләр эшләнде. Икмәк музее, җил тегермәне төзелде. Европа стандартларына туры килгән елга порты, биш катлы музей комплексы һәм ял итү үзәге эшли башлады. Ислам академиясенең нигезенә беренче ташлар салынды.

- Быел җыен кайчан уздырылачак?

- Май аенда үткәреләчәк.

- Болай булгач, яшьләргә эш табу мөмкинлеге артачак, сез ничек уйлыйсыз?

- Әлбәттә, бөтен өметебез яшьләрдә. Бигрәк тә төрле телләр белү сорала. Татар телен яхшы белү кирәк.

- Рәхмәт. Без тырышачакбыз. Сау булыгыз!

“Мин татарча сөйләшәм!” логотибын сурәтләү көне.

 

 


Болгар музей –тыюлык хезмәткәрләре белән “Тамчы шоу”

 

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных