Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Программа принциплары.




.......................................................

.......................................................

Авторлар:

Зарипова З. М.

Исаева Р. С.

Кидрячева Р. Г.

Алексеева Р. М.

Камалова А. И.

Балалар бакчасында рус һәм башка милләт балаларын

татар теленә (татарча сөйләшергә) өйрәтү программасы.

ЭЧТӘЛЕК

Аңлатма язуы....................................................................................................

Программа принциплары...................................................................................

Программаның максаты һәм бурычлары...........................................................

Татар телен өйрәтүдә кулланыла торган чаралар.................................................

Эш төрләре һәм формалары................................................................................

Татарча сөйләшергә өйрәткәндә куелган минимум бурычлар...........................

Тематик план:

- “Минем өем” проекты (4-5 яшь)................................................................

- “Уйный – уйный үсәбез” проекты (5-6 яшь)................................................

- “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты (6-7 яшь)..........

Методик киңәшләр:

- Сүзлек белән эшләү....................................................................................

- Аралашуга чыгу өчен нәтиҗәле чаралар булып аудиоязмалар, эш дәфтәрләре, анимацион сюжетлар тора.........................................................

Кушымта.

Күрсәтмә, таратма материаллар:

- “Минем өем” проекты (4-5 яшь)................................................................

- “Уйный – уйный үсәбез” проекты (5-6 яшь)................................................

- “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты (6-7 яшь)..........

Аудиоязмалар:

- “Минем өем” проекты (4-5 яшь)................................................................

- “Уйный – уйный үсәбез” проекты (5-6 яшь)................................................

- “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты (6-7 яшь)..........

Анимацион күренешләр:

- “Минем өем” проекты (4-5 яшь)................................................................

- “Уйный – уйный үсәбез” проекты (5-6 яшь)................................................

- “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты (6-7 яшь)..........

Диагностик материаллар:

- “Минем өем” проекты (4-5 яшь)................................................................

- “Уйный – уйный үсәбез” проекты (5-6 яшь)................................................

- “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты (6-7 яшь)..........

Файдаланылган әдәбият..................................................................................................

 

АҢЛАТМА ЯЗУЫ.

“Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законында һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасында мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә кабул ителгән 2010 – 2015 елларда мәгарифне үстерү стратегиясендә (30.12.2010, №1174) – мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен рус һәм башка милләт балаларын татарча сөйләшергә өйрәтү программасы, укыту-методик комплектлары (УМК) төзү бурычы куелды.

Балалар бакчасында рус һәм башка милләт балаларын татарча сөйләшергә өйрәтү программасы (алга таба программа) “Мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасы структурасына Федераль дәүләт таләпләре”нә (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 23.11.2009 елда 655 нче карары) нигезләнеп төзелде.

Программа 4 яшьтән 7 яшькә кадәр булган рус телле балаларның татарча аралашырга өйрәтү эшчәнлекләрен үз эченә ала. Программа мәктәпкәчә яшьтәге баланың үсеш закончалыкларына, шәхси һәм эшлекле якын килү турындагы фундаменталь тикшеренүләргә, тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларына, сөйләм барлыкка килү концепциясенә (Л. С. Выготский, В. В. Давыдов, Е. И. Пассов, П. Я. Гальперин), гамәли эшкәртмәләр һәм методик киңәшләргә, мәктәпкәчә мәгариф системасы эшчәнлеген ачыклаучы норматив хокукый актлар, нигезләмәләренә көйләнгән.

Программа принциплары.

Коммуникативлылык принцибы – балаларны татар телен аралашу чарасы буларак куллануга әзерләүгә корылган. Телне фән буларак түгел, ә аралашу чарасы буларак өйрәтү;

Тел өйрәтү, тәрбия һәм үстерү бурычларының бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашыру принцибы;

Дәвамчанлык принцибы – балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәптә эзлеклелекне күздә тоту;

Белем бирү эшчәнлегенең мотивлашкан булу принцибы - бала материалны үзе өчен кызык булганда, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килгәндә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Телне өйрәтү процессында әкияти сюжетлар карау, кызыклы таныш геройлар (Акбай, Мияу) белән очрашу, уен элементларын куллану – тел материалын өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә. Телне аралашу, уен ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, балалар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм алар тел материалын бик теләп үзләштерәләр.

Индивидуальләштерү принцибы - тел өйрәткәндә социаль шәхес сыйфатларын үстерүне күздә тоту.Балаларның яшь үзәнчәлекләрен исәпкә алу.

Күрсәтмәлелек принцибы – тел өйрәтүне көндәлек тормыштагы һәр төрле эшчәнлеккә бәйле рәвештә, аларның тирә-юньне танып белүенең төп чарасы булып торган уен аша үткәрү;

Интеграция принцибы – һәр сөйләм төренең үз үзәнчәлеген исәпкә алу, тәрбияче сөйләмен техник чаралар ярдәмендә (аудио, видеоязмада) тыңлау (аудирование), тел үзәнчәлекләрен төрле күнегүләрдә бирү, балаларның диалогик сөйләмен үстерү.

Программаның максаты һәм бурычлары:

Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.

Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.

Балаларның көнкүрешкә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

 

Бурычлар:1. Сүз байлыгы булдыру, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, активлаштыру һәм камилләштерү, сөйләмне аралашу чарасы буларак файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

2. Диалогта катнаша белү, көндәлек яшәештә аралашу, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту, хәтер, зиһен үстерү.

3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Татар телен өйрәтүдә кулланыла торган чаралар.

1. Эшчәнлек эшкәртмәләре, диагностик материаллар.

2. Тавышлы күрсәтмәлелек (һәр проект өчен аудиоязмалар, анимацион сюжетлар, мультфильмнар).

3. Картиналы һәм картиналы-дидактик күрсәтмәлелек (таратма һәм күрсәтмә рәсемнәр, җырлы-биюле уеннар, театр эшчәнлеге өчен материаллар.

4. Символик, график күрсәтмәлелек (пиктограммалар).

5. Күләмле күрсәтмәлелек (макетлар, муляжлар, уенчыклар)

6. Интерактив уеннар.

7. Эш дәфтәрләре.

Эш төрләре һәм формалары.

Программа бурычларын үтәүдә эш формаларының, практик гамәли алымнарның, чараларның әһәмияте зур. Төп эш төрләре булып түбәндәгеләр тора:

1. Предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу.

2. Рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог.

3. Сюжетлы-рольле уеннар.

4. Әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү (аудиоязмага таянып).

5. Театральләштерү, сәхнәләштерү (бармак театры, битлекләр, костюмнар, театр күрсәтү (әти-әниләргә, башка төркем балаларына).

6. Хәрәкәтле уеннар: туп белән уеннар, “Командир” уены, әйлән-бәйлән уен, зарядка уеннары.

7. Иҗади һәм ситуатив уеннар: рольле уеннар, интервью, ситуатив күнегүләр.

8. Ситуатив, логик күнегүләрне ишетеп, аңлап эшләү.

9. Үстерелешле диалоглар (зурлар һәм яшьтәшләре белән үзара аралашу).

10. Аудиоязмалар тыңлау, кушылып әйтү, җырлау, кабатлау, ишеткән сүзне рәсемдә табып күрсәтү.

11. Анимацион сюжетлар, мультфильмнар карау.

12. Интерактив уеннар.

 

Минимум бурычлар.

Программа өч проектны һәм аларның төп максатларын һәм бурычларын үз эченә ала:

“Минем өем” проекты (4-5 яшь).

Максат: Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар:1. Сүз байлыгы булдыру, сөйләмдә активлаштыру.

2. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.

3. Бер – береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбияләү.

“Уйный – уйный үсәбез” проекты (5-6 яшь).

Максат: Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.

Бурычлар: 1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.

2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашу.

3. Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләү.

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты (6-7 яшь).

Максат: Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар: 1.Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

 

Укыту методик комплектының эчтәлеге.

Һәр проект түбәндәгеләрне үз эченә ала:

1) тематик план;

2) эшчәнлек конспектлары;

3) балалар һәм әти-әниләр өчен эш дәфтәрләре;

4) аудиоязмалар;

5) анимацион күренешләр;

6) күрсәтмә, таратма материаллар;

7) диагностик материаллар.

МЕТОДИК КИҢӘШЛӘР.

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының “Мәктәпкәчә учреждениеләрдә татар теле, рус, ана телләрен яхшырту чаралары турындагы” 2001 елның июнь аенда чыккан 463 номерлы карары нигезендә татар теле өйрәтү эшчәнлекләре атнага 3 тапкыр үткәрү каралган. Методик кулланмаларда 60ар белем бирү эшчәнлегенең конспектлары бирелгән. Тәрбияче ел дәвамында, үзе иҗади якын килеп, укыту методик кулланмада бирелгән тематик планга таянып, мультфильмнар, анимацион сюжетлар, “Әкият илендә” тапшыруын кулланып, индивидуаль эшне дә кертеп, кирәкле күләмдә (атнага 3 тапкыр исәбеннән) көндәлек план төзи.

Телгә өйрәтүнең төп формасы һәм чарасы булып белем бирү эшчәнлеге алына. Ул системалы рәвештә план буенча үткәрелә. Өйрәнелгән сүзләр, сүзтезмәләр, диалоглар эшчәнлектән тыш уен вакытларында активлаштырыла һәм ныгытыла, көндәлек аралашуда кулланыла.

Яңа сүзләрне, сүзтезмәләрне, ситуацияләрне балалар аңламаган очракта, тәрбияче рус телендә сөйли.

Пиктограммалар мәктәпкә әзерлек төркемендә, яңа сүзләр (фигыльләр) белән беренче тапкыр таныштырганда гына кулланыла.

Бала татар телендә сүзне дөрес әйтмәгән очракта, тәрбияче баланы тыңлап сүзнең дөрес үрнәген бирә. Балалардан авазларның дөрес әйтелешен катгый таләп итмәскә кирәк.

Тәрбияче сөйләмендә акцент, җирле диалект, аваз кимчелекләре булмаска тиеш.

Тәрбияче сүзлек белән эшләгәндә татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләргә таяна ала.

Тәрбияче үзенең эшенә иҗади якын килергә, төрле алымнар, чаралар эзләп, аларны кулланырга тиеш.

Укыту-методик комплекты кысаларында, лексик минимумны үзләштергән очракта, эшчәнлектә планлаштырылган уеннарның эчтәлеген үзгәртү, яңа алымнар кертү, баету хуплана.

Төркемнәрдә балаларның һәм тәрбиячеләрнең татар телендә аралашулары һәрдаим булырга тиеш. Эшчәнлектә өйрәнелгән тел материалы, режим моментларында, уен эшчәнлеге аша (ситуатив күнегүләр, сюжетлы рольле уеннар, үстерелешле диалоглар, сәхнәләштерү һ. б.) ныгытыла.

Рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләрнең бердәм позициядә булуы уңай нәтиҗә бирә.

Сүзлек белән эшләү.

Балаларны татар телендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү билгеле бер күләмдәге сүз байлыгы булдырудан башлана.

Яңа сүзләр үзләштерү процессында махсус сайлап алынган күнегүләр төп чара булып тора. Юнәлеше һәм характеры ягыннан лексик күнегүләрне икегә бүлеп карыйлар: әзерлек күнегүләре һәм сөйләм күнегүләре.

Әзерлек күнегүләре балаларны яңа сүзләрне файдаланып сөйләргә әзерли. Бу күнегүләр лексик берәмлекләрне хәтердә калдырырга ярдәм итәләр.

Сөйләм күнегүләре лексик күнегүләрнең бер төре буларак, үзләштерелгән лексик берәмлекләр җирлегендә ситуацияләргә бәйле сөйләм эшчәнлеген барлыкка китерәләр.

Яңа сүз өйрәтү төп методик алымнарның берсе булып тора:

-яңа сүз тәрбияче тарафыннан ачык, төгәл итеп күрсәтмә рәсем ярдәмендә әйтелә;

-аудиоязмадан тыңлатыла, кабатлатыла;

-ишеткән сүзне бала рәсемннән табып күрсәтә һәм әйтә;

-сүзләр тизрәк истә калсын өчен сүз кат-кат әйттерелә, аңлашылмаган очракта, аның русча тәрҗемәсе бирелә;

-төрле эш формаларында (пышылдап, күмәкләп, төркемнәргә бүленеп, хәрәкәтләнеп әйтеп) өйрәтелә;

-уеннар кулланып (“Ватык телефон”, “Кайтаваз”...) ныгытыла;

-яңа сүз, таныш булган сүзләр белән грамматик конструкцияләрдә ныгытыла, мәсәлән: зур туп, чиста туп;

-аралашуда кулланыла (бала өйрәнгән яңа сүзләрне, конструкцияләрне бары аралашуда аңлап куллана).

-бала теге яки бу сүзне аның төгәл мәгънәсен аңлап үзләштереп калсын өчен телдән мондый күнегүләрне үткәрергә мөмкин: -Бу туп? - Әйе, бу туп.

-Бу песи? (туп күрсәтелә) - Юк, бу песи.

-өйрәнелгән сүзләрне хәтердә калдыру максатыннан төрле уеннар оештырырга була: “Исемен әйтсәң бирәм”, “Мин күрсәтәм, син әйт”, “Сорап ал”, “Серле кәрзин” һ.б..

Баланың сөйләмен оештыру өчен исемнең алмашлык (мин, син, бу), сан (1 дән 10 га), сыйфат (тәм, күләм, төс, эчке сыйфатлар) һәм фигыль белән бәйләү грамматик конструкцияләре кулланыла.

Фигыль белән таныштыру боерык фигыльләрдән башлана (бар, сикер, аша һ.б.).

Уртанчылар төркемендә балаларга боерык фигыльләрне аңлап үтәүләрен тәлап ителә.

Зурлар төркемендә балалар кайбер боерыкларны үзләре бирә (сикер, аша, уйна) һәм аңлап үтиләр.

Мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә балалар үзлектән Нишли? Син нишлисең? сорауларын бирәләр һәм аңлап җавап кайтаралар.

Укыту методик комплектының төп асылы булып аралашуга чыгу тора. Аралашуга чыгу өчен диалогик сөйләмнең әһәмияте бик зур. Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә гадидән катлаулыга дигән дидактик принципка таянып эшләү кулай.

Диалогик сөйләмдә иң отышлы алым – сорау-җавап рәвешендә (сорау-информация алу берәмлеге) һәм теләк белдерә торган: теләк, үтенү, тәкъдим итү, ризасызлык төсмере булырга мөмкин. Еш кына сораудан соң, әңгәмәдәшнең җавап репликасы; килә: Бу кем?- Бу әти; раслау рәвешендә: Бу әти?- Әти; инкарь рәвешендә: Бу әни?- Юк, бу әти. Реплика- җавап сорау рәвешендә дә булырга мөмкин: Нинди әти? Бу вакытта әңгәмәдәшнең җавабы тулы да, ким дә булырга мөмкин: Матур әти; яисә: Матур.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ситуатив - тематик принцип нигезендә, диалогик сөйләмне үстерү буенча түбәндәге типтагы күнегүләр тәкъдим итәргә мөмкин:

- уен ситуацияләрендә катнашу;

- тәкъдим ителгән үрнәк буенча кечкенә диалоглар төзү;

- тематик диалоглар төзү;

- сәхнәләштерүдә катнашу;

- рольләргә бүлеп сөйләү.

Диалоглар белән эшләү коммуникатив юнәлештә алып барылырга тиеш. Тәрбияче аларның балалар сөйләменә керерлек кирәкле формаларын эшләргә һәм төрле шартларда куллану мөмкинлеген исәпкә алырга тиеш. Тәрбияче, сөйләмгә эмоциональ бизәлеш өстәү өчен, төрле формаларны кулланырга; эш эчтәлегенә туры килә торган интонация, ишарәләр, мимикалардан файдаланырга һ.б. өйрәтергә тиеш.

Шул ук вакытта, диалогны сорау бирү һәм аңа җавап алу дип кенә уйларга ярамый. Балаларны диалогик сөйләмгә хас булган башка (сорау һәм җаваплардан тыш) ситуацияләр, репликалар, көндәлек аралашу формаларына да өйрәтергә кирәк.

Диалог үрнәкләре:

Исәнләшү: Исәнме, Оля! – Исәнме Коля.

Саубуллашу: Сау бул, Оля. – Сау бул Коля.

Танышу: Мин Оля. – Мин Коля.

Чакыру: Оля, кил монда.

Рәхмәт белдерү: Мә, курчак. – Рәхмәт.

Сорау- уңай җавап: Син малай? – Әйе, мин малай.

Сорау – кире җавап: Син малай? – Юк, мин кыз.

Ачыклый торган сорау: Мин кафега барам. – Нинди кафега?

 

Аралашуга чыгу өчен нәтиҗәле чаралар булып аудиоязмалар, эш дәфтәрләре, анимацион сюжетлар тора.

Аудиоязмалар яңа сүз өйрәтү, сөйләм үрнәкләре үзләштерү, уеннар, кыска җырлар өйрәтү, өстәл театры күрсәтү вакытларында куллану өчен төзелде. Аларны һәр эшчәнлектә куллану мөһим түгел.

Эш дәфтәрләре эшчәнлектә өйрәнелгән материалны ныгытуны күздә тотып төзелде. Дәфтәрләр белән эшләгәндә балалар кабатлыйлар, бер-берсенә сораулар бирәләр, тәрбияче белән аралашалар. Балалар үзләренең эш дәфтәрләрен өйгә алып кайтып өйрәнелгән материалны кабатлый алалар. Бу дәфтәрләр белән әти-әниләр дә, төркем тәрбиячеләре дә эшли ала, чөнки биремнәр рус телендә язылды.

Дәфтәрдәге эшнең нәтиҗәсе уртанчылар төркемендә сүзне ишетеп, аңлап, предметларны табып, парлаштырып, чагыштырып, аларның сыйфатын, санын билгеләүгә китерсә, зурлар төркемендә балаларны үзара аралашуга этәрә һәм бу мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә дәвам итә. Иң катлаулы биремнәр мәктәпкә әзерлек төркеме өчен төзелгән. Бу төркемдә хәрәкәтне белдерүче сүзләр, яки фигыльләр күп кулланыла. Балаларны ситуацияләргә куеп, сораулар биреп диалогка этәрәбез. Берүк вакытта, фигыльләр боерык формада (утыр, уйна һ.б.), 3-нче зат алмашлыгына тәңгәл формада (яки утыра, укый, шуа, ашый һ.б.), һәм дә инде үзе турында 1-нче зат алмашлыгын кулланып өйрәтелә (уйныйм, утырам, барам, эчәм һ.б.). Балалар бер-берсенә, өлкәннәргә сораулар бирергә өйрәнәләр: бу нәрсә, нишли, син нишлисең, нәрсә кирәк, нинди һ.б. Җөмләләр төзү баланың уйлавын таләп итә, чөнки алар 3-4 сүздән торалар. Мәсәлән: Аю караватта йоклый. Куян чана шуа. Песи бит юа һ.б.. Мәктәпкә әзерлек төркемендә өченче бирем җыр формасында бирелә.Бу биремнәрне интерактив такта һәм экраннарда эшләп була.

Анимацион сюжетлар балаларның белгән сүз байлыгына, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Сюжетны караганнан соң, балалар белән әңгәмәләр үткәрелә, алда өйрәнелгән уен ситуацияләрен кабатларга тәкъдим ителә.

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнгән “Әкият илендә” телевизион тапшыруын балаларны татар теленә өйрәткәндә карарга тәкъдим ителә.

Тематик план.

“Минем өем” проекты. (4-5яшьлек балалар өчен)

Лексик минимум – якынча 62 сүз.

Үзләштерү өчен тәкъдим ителгән сүзләр: әти, әни, кыз, малай, мин, исәнмесез, исәнме, сау булыгыз, сау бул, эт, песи, әйе, юк, әби, бабай, әйбәт, ипи, алма, сөт, чәй, рәхмәт, мә, тәмле, кил монда, утыр, бир, аша, эч, туп, зур, кечкенә, матур, курчак, куян, аю, хәлләр ничек, уйна, пычрак, чиста, ю, бер, ике, өч, дүрт, биш, утырыгыз, басыгыз, ал; Ничә? Нинди? Бу кем? Кем юк? Син кем? Кем анда?

Сөйләм үрнәкләре:

-Бу кем?

-Әти (әни, бабай, әби, кыз, малай).

 

-Кем юк?

-Әти (әни, бабай, әби, малай, кыз).

 

-Исәнмесез.

-Син кем?

-Мин Коля (Оля).

-Мин малай.

-Сау булыгыз!

 

-Исәнме, әни (әти, бабай, әби, кыз, малай, Мияу, Акбай).

-Сау бул, әни (әти, бабай, әби, кыз, малай)

 

-Кем анда?

-Мин песи. Мин Мияу.

-Кил монда.

-Мин эт. Мин Акбай.

-Кил монда.

 

-Син Коля?

-Әйе, Коля.

-Син малай (кыз)?

-Әйе (юк).

 

-Әти? (әни, бабай, әби, кыз, малай).

-Әйе.

-Әни? (әти, бабай, әби, кыз, малай).

-Юк.

 

-Малай?

-Юк, кыз.

-Кыз?

-Әйе, кыз.

 

-Хәлләр ничек?

-Әйбәт.

 

-Мә, ипи (алма, сөт, чәй). -Рәхмәт, әби.  

-Коля, мә ипи (алма, сөт, чәй).

-Рәхмәт.     -Мияу, кил монда. Утыр. (Акбай, Коля, Оля)   -Оля, кил монда. Мә ипи (алма, сөт, чәй). Ипи (алма, сөт, чәй) тәмле (ме)? -Ипи (алма, сөт, чәй) тәмле. Рәхмәт.   -Мә, тәмле алма (ипи).   -Мә, ипи (алма) аша.

-Мә, сөт (чәй) эч.

- Бу нәрсә?

- Туп (курчак, куян, аю).

 

-Курчак (туп, куян, аю) бир.

-Мә, курчак (туп, куян, аю).

 

-Бу нәрсә?

-Аю (курчак, куян, туп).

-Аю (курчак, куян, туп) нинди?

-Аю (курчак, куян, туп) зур (матур, кечкенә, әйбәт).

 

- Аю (курчак, куян, туп) нинди?

- Аю (курчак, куян, туп) зур (кечкенә, матур, әйбәт).

 

-Аю (курчак, куян, туп)?

-Әйе.

-Курчак (аю, куян, туп)?

-Юк.

 

-Бу нәрсә?

-Аю (курчак, куян, туп).

-Мә, аю (курчак, куян, туп). Уйна.

 

-Коля, кил монда. Уйна.

-Оля, кил монда. Уйна.

 

- Аю (курчак, куян, туп) бир.

- Аю (курчак, куян, туп) нинди?

- Аю (курчак, куян, туп) зур.

- Аю (курчак, куян, туп) кечкенә.

 

- Мә, зур аю (курчак, куян, туп).

- Мә, кечкенә аю (курчак, куян, туп).

-Аю (курчак, куян), кил монда. Аша (утыр, эч, уйна).

 

-Коля (Оля), аю (курчак, куян, туп) ю.

 

-Туп (курчак, куян, аю) нинди?

-Туп (курчак, куян, аю) пычрак (чиста).

-Туп ю.

- Туп чиста?

- Юк, туп пычрак.

(Әйе, туп чиста).

 

Ю, ю, ю – туп (курчак, аю, куян) ю.

 

-Ничә?

-Бер (ике, өч, дүрт, биш) алма.

 

-Ничә малай?

-Бер (ике, өч, дүрт, биш) малай.

-Ничә кыз?

-Бер (ике, өч, дүрт, биш) кыз.

-Өч?

-Юк.

-Ике?

-Әйе.

 

-Ничә аю (туп, курчак, куян)?

 

-Бер (ике, өч, дүрт, биш) аю.

 

“Уйный – уйный үсәбез” проекты. ( 5-6 яшьлек балалар өчен)

 

Лексик минимум – якынча 45 сүз.

Үзләштерү өчен тәкъдим ителгән сүзләр: кишер, нинди, баллы, ничә, суган, бәрәңге, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, кыяр, кәбестә, кызыл, сары, яшел, кирәк, юа, нәрсә кирәк, аш, ботка, кашык, тәлинкә, чынаяк, зәңгәр, күлмәк, чалбар, ки, сал, йокла, бит, кул, өстәл, урындык, карават, яратам, бар, хәерле көн, күп; Нәрсә бар? Бу нәрсә?

Уртанчылар төркемендәге темалар (гаилә, ашамлыклар, уенчыклар, саннар) ел дәвамында кабатлана.

Сөйләм үрнәкләре:

-Бу нәрсә?

-Кишер.

-Мә, кишер.

 

-Нинди кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)?

-Зур (кечкенә) кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)

-Мә, зур (кечкенә) кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)

-Рәхмәт.

 

-Зур кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)

 

-Кечкенә кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)

-Чиста кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)

-Пычрак кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)

 

-Кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) нинди?

-Кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) тәмле, зур (кечкенә), матур, чиста (пычрак)

Кишер баллы. Алма баллы. -Мә кишер(алма), аша. Баллы? -Әйе, баллы. Рәхмәт.   -Ничә кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)? Сана. -Ике (1-10) кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)

-Оля, кил монда. Мә, ике (1-10) кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)

-Ике (1-10) кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)

 

-Оля, кыяр (суган, бәрәңге, кәбестә, кишер) бир.

-Мә, кыяр (суган, бәрәңге, кәбестә,кишер).

-Рәхмәт.

 

-Коля, (1-10) кәбестә (суган, бәрәңге, кишер, кыяр) бир.

-Мә, (1-10) кәбестә (суган, бәрәңге, кишер, кыяр).

-Сау бул, Коля.

 

-Ничә кыяр (суган, бәрәңге, кәбестә, кишер)?

-Бер (1-10) кыяр (суган, бәрәңге, кәбестә, кишер).

-Кыяр (суган, бәрәңге, кәбестә, кишер) пычрак.

 

-Бу туп.

-Туп (алма) нинди?

-Туп (алма) сары (кызыл, яшел)

 

-Нинди туп (алма) юк?

-Кызыл (сары, яшел) туп (алма) юк.

 

-Кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) кирәк?

-Кирәк.

 

-Коля, нәрсә кирәк?

-Кыяр (суган, кишер, бәрәңге, кәбестә) кирәк.

-Нинди кыяр?

-Яшел (тәмле, чиста) кыяр.

 

 

-Кыяр (суган, кишер, бәрәңге, кәбестә) пычрак.

-Мә, кыяр (суган, кишер, бәрәңге, кәбестә) ю.

 

-Оля кыяр (суган, кишер, бәрәңге, кәбестә) юа.

 

тәмле аш (ботка, сөт, ипи, чәй)

 

-Нәрсә кирәк?

-Аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге) кирәк.

-Нинди аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге)?

-Тәмле аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге).

-Мә, аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге) аша (эч).

-Рәхмәт. Аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге) тәмле.

-Кашык (тәлинкә, чынаяк) бир.

-Нинди кашык (тәлинкә, чынаяк)?

-Зур (кечкенә, сары, яшел, кызыл, зәңгәр).

-Ничә кашык (тәлинкә, чынаяк)?

-(1-10 га) кашык (тәлинкә, чынаяк).

-Мә, (1-10) кашык(тәлинкә, чынаяк).

-Мә, кызыл (сары, яшел, зәңгәр). чынаяк (тәлинкә, чынаяк).

яшел (кызыл, сары, зәңгәр) күлмәк (чалбар).

 

чиста күлмәк (чалбар).

матур күлмәк (чалбар).

 

күлмәк (чалбар) юк.

 

-Оля, күлмәк (чалбар) бир.

-Нинди күлмәк (чалбар)?

-Сары (кызыл, яшел, зәңгәр) күлмәк (чалбар).

-Ничә күлмәк (чалбар)?

-Бер (1-10) күлмәк (чалбар).

 

-Курчак, чалбар (күлмәк) ки (сал).

 

-Оля, чалбар (күлмәк) бир.

-Мә, чалбар (күлмәк).

-Рәхмәт. Курчак, мә, чалбар (күлмәк) ки (сал).

-Курчак, йокла.

-Хәерле көн.

-Мә су, бит (кул) ю.

 

-Бит (кул) чиста.

  -Бит (кул) чиста.

-Әйе, бит (кул) чиста.

-Зур (кечкенә) урындык (өстәл, карават).

 

-Зур аю, мә зур карават (өстәл, урындык).

-Кечкенә аю, мә кечкенә карават (өстәл, урындык).

 

-Нәрсә кирәк?

-Карават (өстәл, урындык) кирәк.

-Нинди карават?

-Зур (кечкенә, сары, яшел, зәңгәр) карават.

-Мә, зур карават.

-Рәхмәт.

 

-Мин алма (ипи, сөт, чәй, ботка, аш, кыяр, кәбестә, бәрәңге, кишер) яратам.

 

-Мин Коля(ны) (Оля(ны) яратам.

 

-Мин курчак(ны) (аю(ны), песи(не), эт(не), куян(ны) яратам.

 

-Нәрсә бар?

-Туп (курчак) бар.

-Нәрсә юк?

-Туп (курчак) юк.

“Бар”, “Юк” сүзләрен кулланып “Гаилә”, “Яшелчә” “Уенчыклар” темаларын кабатлау.

Диалогларны кабатлау.

“Кибетле” уеннары.

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты. 6-7 яшьлек балалар (мәктәпкә әзерлек төркеме)өчен якынча 60 сүз.

Үзләштерү өчен тәкъдим ителгән сүзләр: син кем, хәерле көн, тычкан, йоклый, утыра, ашый, эчә, ашыйм, эчәм, уйный, уйныйм, утырам, барам, сикер, сикерәм, сикерә, йөгерә, төлке, йөгер, йөгерәм, чәк-чәк, өчпочмак, яшь, бүре, керпе, тавык, әтәч, үрдәк, чана, шуа, шуам, бие, бии, биим, ак, кара, җырла, җырлыйм, зур рәхмәт, китап укый, рәсем ясыйм, укыйм, дәфтәр; Бу кем? Бу нәрсә? Нишли? Нишлисең? Кая барасың? Син нишлисең? Нәрсә яратасың?

Проектның эчтәлеге уртанчылар, зурлар төркемендә өйрәнгән сүзләргә таянып аралашуга корылган.

 

Сөйләм үрнәкләре:

-Хәерле көн, әни (әти, бабай, әби).

-Хәерле көн, Оля (Коля).

-Песи нишли?

-Песи йоклый.

 

-Әни нишли?

-Әни утыра.

 

-Коля нишли?

-Коля ашый (эчә).

 

-Мияу, нишлисең?

-Ашыйм.

-Акбай, нишлисең?

-Эчәм.

 

-Оля (Коля), нишлисең?

-Уйныйм.

 

-Кая барасың?

-Кафега барам.

-Син нишлисең?

-Мин бәрәңге ашыйм (чәй эчәм, уйныйм, барам, утырам, йоклый)

 

 

Туп, туп

Матур туп.

Сикер-сикер,

Матур туп.

 

Куян сикерә (йөгерә).

Туп сикерә.

Песи сикерә (йөгерә).

Төлке сикерә (йөгерә).

 

-Йөгер! Син нишлисең?

-Мин йөгерәм.

 

-Мин чәк-чәк ашыйм.

-Мин өчпочмак ашыйм.

 

-Сиңа ничә яшь?

-6 яшь.

 

-Мин бүре. Мин зур, матур, чиста.

 

Әтәч зур, матур

Тавык кечкенә, матур

 

-Син кем?

-Мин үрдәк.

 

Куян чана шуа.

 

Мин чана шуам.

 

-Аю, әйдә, бие!

 

-Оля кызыл шар ярата?

-Юк.

-Оля яшел шар ярата?

-Әйе, мин яшел шар яратам.

 

-Cин нишлисең?

-Мин җырлыйм.

 

җырлыйбыз

зур рәхмәт

 

Кыз китап укый.

 

рәсем ясыйм-алма ясыйм

мәктәп

 

-Кем укый.

-Мин укыйм.

 

бик тәмле

 

Терем-терем, теремкәй,

Зур түгел, кечкенә.

Теремкәйдә тычкан яши.

Теремкәйдә куян яши.

Теремкәйдә бүре яши.

Теремкәйдә төлке яши.

Теремкәйдә аю яши.

Алар бик дус.

 

-Кәҗә кая?

-Әнә, кәҗә кәбестә ашый. Кәҗә кәбестә ярата.

 

-Мин ипи яратам. Песи, син нәрсә яратасың?

-Мин сөт яратам. Сөт тәмле.

 

-Мә, кәҗә, ботка аша.

-Юк, кәбестә яратам. Кәбестә тәмле.

Кушымта.

Уртанчылар төркеменең «Минем өем» укыту методик комплекты

буенча күрсәтмә, таратма материаллар.

 

1.А4 форматында күрсәтмә рәсемнәр. «Минем гаилә» Бабай, әби, әти, әни, малай, кыз. Һәрберсе 1 данә
  Зур уенчыклар: курчак, куян, аю, туп, песи, эт, машина. Кечкенә уенчыклар: курчак, куян, аю, туп, песи, эт, машина. Һәрберсе 1 данә
  «Ашамлыклар» Ипи, алма, чәй, сөт. Һәрберсе 1 данә
  «Уенчыклар» Курчак, куян, аю, туп, песи, эт, машина. курчак, куян, аю, туп, песи, эт, машина – пычрак уенчыклар. Һәрберсе 1 данә
  Сюжетлы рәсемнәр: «Куян өйгә керә, өйдә аю утыра». «Куян өйдән чыга, саубуллаша». Һәрберсе 1 данә
  Рәсемнәр: 1 куян, 2 куян, 3 куян, 4 куян, 5 куян; 1 аю, 2 аю, 3 аю, 4 аю, 5 аю; 1 курчак, 2 курчак, 3 курчак, 4 курчак, 5 курчак; 1 туп, 2 туп, 3 туп, 4 туп, 5 туп; 1 машина, 2 машина, 3 машина, 4 машина, 5 машина; 1 песи, 2 песи, 3 песи, 4 песи, 5 песи; 1 эт, 2 эт, 3 эт, 4 эт, 5 эт. Һәрберсе 1 данә
2.А3 форматында өй рәсеме. Өй макеты 1 данә
3. А 5 форматында таратма рәсемнәр. «Минем гаилә» Бабай, әби, әти, әни, малай, кыз. Һәрберсе 15 данә
  «Ашамлыклар» Ипи, алма, чәй, сөт. Һәрберсе 15 данә
  «Уенчыклар» Курчак, куян, аю, туп, песи, эт, машина. Һәрберсе 15 данә
4. Театр эшчәнлеге өчен атрибутлар. Битлекләр: бабай, әби, әти, әни, малай, кыз, куян, аю, песи, эт. Һәрберсе 15 данә
  Бармак уеннары өчен атрибутлар: бабай, әби, әти, әни, малай, кыз, эт Акбай, песи Мияу, аю, куян. Һәрберсе 15 данә

 

Зурлар төркеменең «Уйный-уйный үсәбез» укыту методик комплекты

буенча күрсәтмә, таратма материаллар.

 

1. Күрсәтмә рәсемнәр. «Минем гаилә» Малай, кыз рәсемнәр («Курчакны киендер» уены. Кыз, малай өчен киемнәр: күлмәк (кызларныкы, малайларныкы), футболка, шорты, чалбар, сарафан - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Һәрберсе 1 данә
  «Уенчыклар» Зур уенчыклар: курчак, туп, машина - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Кечкенә уенчыклар: курчак, туп, машина - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Һәрберсе 1 данә
  «Ашамлыклар» Аш, ботка, чәк-чәк, конфет, сок. Һәрберсе 1 данә
  «Савыт-саба» Зур рәсемнәр: кашык, тәлинкә, чынаяк - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Кечкенә рәсемнәр: кашык, тәлинкә, чынаяк - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Һәрберсе 1 данә
  «Җиләк-җимешләр» Зур рәсемнәр: яшел алма, сары, кызыл, банан, апельсин, виноград, груша. Кечкенә рәсемнәр: яшел алма, сары, кызыл, банан, апельсин, виноград, груша. Һәрберсе 1 данә
  «Яшелчәләр» Зур рәсемнәр: кишер, бәрәңге, суган, кыяр, кәбестә. Кечкенә рәсемнәр: кишер, бәрәңге, суган, кыяр, кәбестә. Һәрберсе 1 данә
  «Киемнәр» Зур рәсемнәр: күлмәк (кызларныкы, малайларныкы), чалбар - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Кечкенә рәсемнәр: күлмәк (кызларныкы, малайларныкы), чалбар - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Һәрберсе 1 данә
  «Өй җиһазлары» Зур рәсемнәр: карават, урындык, өстәл - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Кечкенә рәсемнәр: карават, урындык, өстәл - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Һәрберсе 1 данә
  «Төсләр» Палитра: зәңгәр, кызыл, сары, яшел. Һәрберсе 1 данә
  «Саннар» (1- 10) Һәрберсе 1 данә
2. Таратма рәсемнәр. «Минем гаилә» Малай, кыз рәсемнәре: («Курчакны киендер» уены. Кыз, малай өчен киемнәр: күлмәк (кызларныкы, малайларныкы), футболка, шорты, чалбар, сарафан - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Һәрберсе 15 данә
  «Уенчыклар» Зур уенчыклар: курчак, туп, машина - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Кечкенә уенчыклар: курчак, туп, машина - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Һәрберсе 15 данә
  «Ашамлыклар» Аш, ботка, чәк-чәк, конфет, сок. Һәрберсе 15 данә
  «Савыт-саба» Зур рәсемнәр: кашык, тәлинкә, чынаяк - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Кечкенә рәсемнәр: кашык, тәлинкә, чынаяк - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Һәрберсе 15 данә
  «Җиләк-җимешләр» Зур рәсемнәр: яшел алма, сары, кызыл, банан, апельсин, виноград, груша. Кечкенә рәсемнәр: яшел алма, сары, кызыл, банан, апельсин, виноград, груша. Һәрберсе 15 данә
  «Яшелчәләр» Зур рәсемнәр: кишер, бәрәңге, суган, кыяр, кәбестә. Кечкенә рәсемнәр: кишер, бәрәңге, суган, кыяр, кәбестә. Һәрберсе 15 данә
  «Киемнәр» Зур рәсемнәр: күлмәк (кызларныкы, малайларныкы), чалбар - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Кечкенә рәсемнәр: күлмәк (кызларныкы, малайларныкы), чалбар - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Һәрберсе 15 данә
  «Өй җиһазлары» Зур рәсемнәр: карават, урындык, өстәл - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Кечкенә рәсемнәр: кровать, стул, стол - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Һәрберсе 15 данә
3.Буяу өчен график рәсемнәр   1 аю, 2 куян, 2 машина, 2 курчак, 3 бәрәңге, 4 кәбестә, 4 курчак, 5 песи, 6 алма, 6 кыяр, 7 туп, 7 бәрәңге, 8 кишер, 9 суган, 10 эт. Һәрберсе 15 данә
4.Театр эшчәнлеге өчен атрибутлар. Битлекләр: кишер, суган, кыяр, бәрәңге, кәбестә, алма. Һәрберсе 15 данә
5. Театр эшчәнлеге өчен атрибутлар. 1.Өстәл театры өчен атрибутлар (конус формасында): «Өч аю»: әти аю, әни аю, бала аю. 2. Өстәл театры өчен атрибутлар (конус формасында): «Кем нәрсә ярата»: песи, эт, аю, куян, кәҗә, әтәч. өстәл (зур, уртача зурлыкта, кечкенә); урындык (зур, уртача зурлыкта, кечкенә); карават (зур, уртача зурлыкта, кечкенә). Һәрберсе 1 данә   Һәрберсе 1 данә

 

Мәктәпкә әзерлек төркеменең «Без инде хәзер зурлар-мәктәпкә илтә юллар”

укыту методик комплекты буенча күрсәтмә, таратма материаллар.

 

1.А 4 форматында күрсәтмә рәсемнәр. Үрдәк, бүре, әтәч, тавык, зур тычкан, кечкенә тычкан, китап, альбом, клей, линейка, ручка, карандаш, пенал, дәфтәр, кофе, пицца, бәрәңге фри, өчпочмак. Һәрберсе 1 данә
  Шарлар - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Һәрберсе 1 данә
  Сюжетлы рәсемнәр: куян чана шуа, аю чана шуа, бүре чана шуа, төлке чана шуа, үрдәк чана шуа, тавык чана шуа, тычкан чана шуа, төлке бии, керпе йоклый, бүре йөгерә, төлке утыра, керпе уйный, аю йоклый, песи сөт эчә, эт ашый, төлке йөгерә, куян сикерә, тычкан ашый, әтәч җырлый, кыз кул юа, малай китап укый, кыз китап укый, төлке китап укый, куян китап укый, әни кул юа, әти йоклый, малай утыра, кыз бит юа, әби утыра, бабй йоклый. Һәрберсе 1 данә  
2. А 5 форматында таратма рәсемнәр. Үрдәк, бүре, әтәч, тавык, зур тычкан, кечкенә тычкан, китап, альбом, клей, линейка, ручка, карандаш, пенал, дәфтәр, кофе, пицца, бәрәңге фри, өчпочмак. Һәрберсе 15 данә
  Шарлар - (зәңгәр, кызыл, сары, яшел төсләрдә). Һәрберсе 15 данә
  Сюжетлы рәсемнәр: куян чана шуа, аю чана шуа, бүре чана шуа, төлке чана шуа, үрдәк чана шуа, тавык чана шуа, тычкан чана шуа, төлке бии, керпе йоклый, бүре йөгерә, төлке утыра, керпе уйный, аю йоклый, песи сөт эчә, эт ашый, төлке йөгерә, куян сикерә, тычкан ашый, әтәч җырлый, кыз кул юа, малай китап укый, кыз китап укый, төлке китап укый, куян китап укый, әни кул юа, әти йоклый, малай утыра, кыз бит юа, әби утыра, бабай йоклый. Һәрберсе 15 данә
8х10 форматындагы пиктограммалар Бии, йоклый, утыра, ашый, эчә, уйный, сикерә, йөгерә, укый, рәсем ясый, җырлый, чана шуа, мин, кыз, малай, әби, бабай. Һәрберсе 15 данә
15х20 форматындагы пиктограммалар Бии, йоклый, утыра, ашый, эчә, уйный, сикерә, йөгерә, укый, рәсем ясый, җырлый, чана шуа, мин, кыз, малай, әби, бабай, куян, төлке, песи, эт, аю, әтәч, тавык, үрдәк, керпе, тычкан.   Һәрберсе 1 данә
4.Театр эшчәнлеге өчен атрибутлар.   Битлекләр: төлке, курчак, туп, тавык, әтәч, бүре, керпе, үрдәк, тычкан, әби, бабай, кыз, малай, эт, песи, әни, әти, шалкан.   «Шалкан» өстәл театры атрибутлары: Әби, бабай, кыз, малай, эт, песи, әни, әти, тычкан, шалкан. Һәрберсе 15 данә     Һәрберсе 1 данә

Аудиоязмалар.

(уртанчылар төркеме)

Тема: “Минем гаиләм”.

1 нче кисәк (1 нче тема).

- Здравствуйте, ребята! Исәнмесез, балалар! (пауза-3 секунд). Это мои лучшие друзья Акбай и Мияу. Они очень добрые, весёлые помощники. Акбай и Мияу разговаривают по другому, по-татарски. Послушайте, как они здороваются друг с другом (хатын-кыз тавышы).

Акбай: Һау-һау! Исәнме, Мияу!

Мияу: Мияу- мияу! Исәнме, Акбай!

 

2 нче кисәк (1 нче тема).

- Слушай! (ир-ат тавышы)

- Тыңла! (хатын-кыз тавышы)

- Әти (ир-ат тавышы, пауза-3 секунд) - Әти (ир-ат тавышы, пауза-3 секунд)

- Әни (хатын-кыз тавышы, пауза-3 секунд) - Әни (хатын-кыз тавышы)

 

3 нче кисәк (1 нче тема).

- Слушай!Повтори! (ир-ат тавышы)

- Тыңла!Кабатла! (хатын-кыз тавышы)

- Әти (ир-ат тавышы, пауза-3 секунд) - Әти (ир-ат тавышы, пауза-3 секунд)

- Әни (хатын-кыз тавышы, пауза-3 секунд) - Әни (хатын-кыз тавышы)

 

4 нче кисәк (1 нче тема).

- Слушай!Покажи!Повтори! (ир-ат тавышы)

- Тыңла!Күрсәт!Кабатла! (хатын-кыз тавышы)

- Әти (ир-ат тавышы, пауза-6 секунд) - Әти (ир-ат тавышы, пауза-6 секунд)

- Әни (хатын-кыз тавышы, пауза-6 секунд) - Әни (хатын-кыз тавышы)

 

5 нче кисәк (1 нче тема).

- Слушай!Пой! (ир-ат тавышы)

- Тыңла!Җырла! (хатын-кыз тавышы)

- Әти-әти (ир-ат тавышы җырлый, пауза-6 секунд)

- Әни-әни (хатын-кыз тавышы җырлый)

 

Тема: “Малай, кыз”.

6 нчы кисәк (2 нче тема).

- Слушай!Повтори! (ир-ат тавышы)

- Тыңла!Кабатла! (хатын-кыз тавышы)

- Әти (ир-ат тавышы, пауза-5 секунд)

- Әни (хатын-кыз тавышы, пауза-5 секунд)

- Малай (малай тавышы, пауза-5 секунд)

- Кыз (кыз тавышы)

7 нче кисәк (2 нче тема).

- Слушай!Пой! (ир-ат тавышы)

- Тыңла!Җырла! (хатын-кыз тавышы)

- Әти-әти (ир-ат тавышы җырлый, пауза-6 секунд)

- Әни-әни (хатын-кыз тавышы җырлый, пауза-6 секунд)

- Малай-малай (малай тавышы җырлый, пауза-6 секунд)

- Кыз-кыз (кыз тавышы җырлый)

 

Тема: “Әйдәгез, танышыйк”.

8 нче кисәк (4 нче тема).

Акбай белән Мияу: Исәнмесез, балалар! (пауза-3 секунд).

Балалар: Исәнмесез.

- А вы знаете, как надо знакомиться друг с другом (хатын-кыз тавышы).

Акбай: Я знаю. Я Акбай. Мин Акбай. Ты кто? Син кем? (обращается к Мияу).

Мияу: Я Мияу. Мин Мияу. Син кем?

Акбай: Мин Акбай. Син кем?

9 нчы кисәк (4 нче тема).

- Слушай!Пой! (ир-ат тавышы)

- Тыңла! Җырла! (хатын-кыз тавышы)

Акбай: Мин Акбай.

Мияу: Мин Мияу.

Малай тавышы: Мин Коля.

Кыз тавышы: Мин Оля.

10 нчы кисәк (4 нче тема).

- Слушай!Пой! (ир-ат тавышы)

- Тыңла!Җырла! (хатын-кыз тавышы)

- Мин әти (ир-ат тавышы җырлый, пауза-6 секунд)

- Мин әни (хатын-кыз тавышы җырлый, пауза-6 секунд)

- Мин малай (малай тавышы җырлый, пауза-6 секунд)

- Мин кыз (кыз тавышы җырлый)

Тема: “Әйдәгез, танышыйк”.

11 нче кисәк (5 нче тема).

-Ребята, послушайте, как здороваются Акбай и Мияу друг с другом.

Акбай: Исәнме, Мияу!

Мияу: Исәнме, Акбай!

 

12 нче кисәк (5 нче тема).

- Слушай! Пой! (ир-ат тавышы)

- Тыңла! Җырла! (хатын-кыз тавышы)

Акбай: Мин Акбай.

Мияу: Мин Мияу.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных