ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Ишек шакыган тавыш.- Теремкәйдә кем яши? Юк, яшәми. Теремкәйгә тычкан килә (хатын-кыз тавышы) Тычкан (ишек шакый): Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши? (кыска пауза). Тычкан: Юк, яшәми. Мин яшим. - Терем-терем, теремкәй, Зур түгел, кечкенә. Теремкәйдә тычкан яши Теремкәйгә куян килә (хатын-кыз тавышы) Куян (ишек шакый): Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши? Тычкан: Мин тычкан. Син кем? Куян: Мин куян. Матур куян. Тычкан: Әйдә, кил монда. Куян (керә): Мин сикерәм. Әйдәгез, сикерәбез (озын пауза, балалар сикерәләр). - Терем-терем, теремкәй, Зур түгел, кечкенә. Теремкәйдә тычкан яши. Теремкәйдә куян яши. Теремкәйгә бүре килә (хатын-кыз тавышы) Бүре (ишек шакый): Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши? Тычкан: Мин тычкан. Куян: Мин куян. Тычкан, куян: Син кем? Бүре: Мин бүре. Мин зур, кара бүре. Тычкан, куян: Әйдә, кил монда. Бүре (керә): Мин йөгерәм. Әйдәгез, йөгерәбез (озын пауза, балалар йөгерәләр). - Терем-терем, теремкәй, Зур түгел, кечкенә. Теремкәйдә тычкан яши. Теремкәйдә куян яши. Теремкәйдә бүре яши. Теремкәйгә төлке килә (хатын-кыз тавышы) Төлке (ишек шакый): Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши? Тычкан: Мин тычкан. Куян: Мин куян. Бүре: Мин бүре. Тычкан, куян, бүре: Син кем? Төлке: Мин төлке. Мин зур, матур төлке. Тычкан, куян, бүре: Әйдә, кил монда. Төлке (керә): Мин биим. Әйдәгез, биибез (озын пауза, балалар бииләр). - Терем-терем, теремкәй, Зур түгел, кечкенә. Теремкәйдә тычкан яши. Теремкәйдә куян яши. Теремкәйдә бүре яши. Теремкәйгә төлке яши (хатын-кыз тавышы). Теремкәйгә җырлый-җырлый аю килә. Аю (ишек шакый): Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши? Тычкан: Мин тычкан. Куян: Мин куян. Бүре: Мин бүре. Төлке: Мин төлке. Тычкан, куян, бүре, төлке: Син кем? Аю: Мин аю. Мин зур, матур аю. Тычкан, куян, бүре, төлке: Әйдә, кил монда. Аю (керә): Мин җырлыйм. Әйдәгез, җырлыйбыз (озын пауза, балалар кушылып җырлый). Музыка. Балалар белән бергә җырлыйлар. Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм, Мин матур җырлыйм, җырлыйм. Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм, Мин матур җырлыйм, җырлыйм. Лә-лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә, Мин матур җырлыйм, җырлыйм. - Терем-терем, теремкәй, Зур түгел, кечкенә, Теремкәйдә тычкан яши, пи-пи-пи. Теремкәйдә куян яши. Мин куян. Теремкәйдә бүре яши. Мин бүре. Теремкәйдә төлке яши. Мин төлке. Теремкәйдә аю яши. Мин аю. Алар бик дус (хатын-кыз тавышы). Күңелле музыка. Бииләр. Тема: Өстәл театры “Кем нәрсә ярата?” 65 нче кисәк (55 нче тема). - Я вам расскажу сказку «Кто что любит» -«Кем нәрсә ярата?» (хатын-кыз тавышы). Кошлар сайраган тавышлар ишетелә. Әтәч канат кагып кычкыра. Әтәч: Кикри-күк, кикри-күк (кыска пауза) Ко-ко-ко. Песи киерелеп: Мияу-мияу-мияу. Песи: Хәерле көн, әтәч. Әтәч: Хәерле көн, песи. Песи: Хәлләр ничек, әтәч? Әтәч: Әйбәт. Рәхмәт. Ә синең хәлләрең ничек? Эт йөгереп килә: Һау-һау-һау. Исәнме, әтәч. Исәнме, песи. Әтәч белән песи: Исәнме, эт. Эт: Кәҗә кая? Әтәч белән песи: Әнә, кәҗә кәбестә ашый. Кәҗә кәбестә ярата. Эт: Мин ипи яратам. Песи, син нәрсә яратасың? Песи: Мин сөт яратам. Сөт тәмле. Әтәч, син нәрсә яратасың? Әтәч: Мин ботка яратам. Ботка тәмле. Кәҗә: Исәнмесез. Хәерле көн. Хәлләр ничек? Бергә: Әйбәт. Кәҗә: Мин кәбестә ашыйм. Кәбестә бик тәмле. Акбай, мә кәбестә, аша. Кәбестә тәмле. Акбай: Юк, мин ипи яратам. Син кәбестә аша. Ипи кирәк. Кәҗә: Мә, ипи, аша. Акбай: Рәхмәт. Ипи тәмле. Песи: Мин сөт яратам. Сөт юк. Кәҗә: Сөт бар. Песи, кил монда. Сөт ал, эч. Песи сөт эчә: Мин сөт эчәм. Сөт тәмле. Әтәч, кил монда, сөт эч. Әтәч: Юк, мин сөт яратмыйм. Мин ботка яратам. Ботка юк. Кәҗә: Ботка бар, кәрзиндә. Әтәч, кил монда. Мә ботка, аша. Әтәч: Зур рәхмәт. Ботка бик тәмле. Мә, кәҗә, ботка аша. Кәҗә: Юк, кәбестә яратам. Кәбестә тәмле. Әтәч: Юк, ботка тәмле. Песи: Юк, сөт тәмле. Эт: Юк, ипи тәмле. Кыз килеп чыга: Ипи тәмле, сөт тәмле, ботка тәмле, кәбестә тәмле. Мин ипи, ботка, кәбестә яратам. Бергә җырлап, бииләр. Ипи тәмле, Сөт тәмле, Ботка тәмле, Кәбестә тәмле.
Тема: “Кем нәрсә ярата?” әкиятен сәхнәләштерү. 66 нчы кисәк (56 нчы тема). Җыр. Ипи тәмле, Сөт тәмле, Ботка тәмле, Кәбестә тәмле. Тема: “Белем иленә сәяхәт”. 67 нче кисәк (58 нче тема). - Какая красивая книга.Ребята, эта книга волшебная. В каждой ее страничке таится секрет. волшебство. Давайте, посмотрим вместе, какая тайна спрятано в этой волшебной книге (ир-ат тавышы).
68 нче кисәк (58 нче тема). Акбай: Бу әни. Әни матур, әйбәт, зур. Бу ипи. Әни ипи ашый. Ипи тәмле. Әни ипи ярата. Мияу: Бу әти. Әти зур, матур, әйбәт. Бу сөт. Әти сөт эчә. Сөт тәмле. Әти сөт ярата.
69 нчы кисәк (58 нче тема). Җыр. Мин куян, мин куян, Зур куян, матур куян. Мин тычкан, мин тычкан, Кечкенә, матур тычкан.
Тема: “Могҗизалар кыры”. 70 нче кисәк (59 нчы тема). Хат. - Дорогие ребята! Я Вас приглашаю на выпускной бал, который состоится в моем королевстве «Знаний». Но для этого вы должны выполнить все мои задания. Мои задания в этом волшебном сундучке. Если все задания выполните успешно, вы непременно попадете в мое королевство, где говорят на красивом – татарском языке. Желаю Вам удачи, и с нетерпением жду Вас у себя» (хатын-кыз тавышы).
71нче кисәк (59 нчы тема). -Ребята, молодцы. Вы выполнили все мои задания. Добро пожаловать в мое королевство “Знаний”, где говорят на красивом татарском языке. Желаю вам удачи! (хатын-кыз тавышы).
МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАРНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШӘ (АРАЛАША) БЕЛҮ КҮНЕКМӘЛӘРЕН ТИКШЕРҮ. Тикшерү үткәрү буенча киңәшләр. Балаларның татар телендә аңлау һәм сөйләшә (аралаша) белү күнекмәләрен уку елы башында (октябрь ае) һәм уку елы ахырында (апрель аенда) тикшерелә. Уртанчылар төркеме балалары белән тикшерү уку елы ахырында үткәрелә. Уку елы уртасындатематик тикшерү (декабрь, январь) үткәрергә мөмкин. Тикшерүне һәр бала белән аерым, 1–2 бала катнашында, ә йомгаклау эшчәнлеге булганда барлык балалар белән бергә дә үткәрергә була. Тикшерү вакыты 10-15 минутан артмаска тиеш. Биремнәр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә, уен-бирем рус телендә аңлатыла. Биремнәр мавыктыргыч һәм кызыклы булырга тиеш. Сораулар ачык, төгәл итеп, интонация белән бирелә. Тикшерүче балаларның җавабын тыңлаганда елмаеп, кирәк булса җавапны дөресләп, бала әйтә алмаганда булышырга тиеш. Тикшерү барышында яңа материал бирелми. Тикшерүне эш дәфтәрләре, таратма, күрсәтмә рәсемнәр, интерактив тактада, проекцион техника экранында уеннар кулланып үткәрергә дә була. Биремнәр, уеннар өчен кирәк булган күрсәтмәлелек алдан әзерләнеп куелган булырга тиеш. Тикшерүче һәр биремгә аерым балл куеп бара. Тикшерү ахырында баллар саны кушыла һәм 5 кә бүленә. Шулай итеп, гомуми нәтиҗә ясала.
Уку елы ахырында уртанчылар, уку елы башында зурлар төркеме балаларының “Минем өем” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.
Балаларның татар телендә аралаша белү дәрәҗәсен тикшергәндә кулланырга мөмкин булган биремнәр. 1. “Минем өем” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. (Өйрәнгән темалар буенча дүрт – биш рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла) 1. Дидактик уен. "Бу кем?" (Iвариант) (Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай) Уен эчтәлеге: Өй рәсеме. Өй тирәсендә гаилә әгъзалары рәсемнәре (комплекттагы күрсәтмә рәсемнәр). Тәрбияче рәсемнәргә күрсәтеп сорый: Бу кем? ("Әни"...). 2. Дидиктик уен "Кем юк?" (II вариант) (Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай) Уен эчтәлеге: Уен шул ук рәсемнәр кулланып үткәрелә. Тәрбияче бер рәсемне алып куя. Баладан сорый: "Кем юк?" ("Әби"...) Уенны интерактив тактада, проекцион техника экранында, бала белән бала арасында диалог формасында да үткәрергә була. 3.Дидактик уен "Кәрзиндә нәрсә бар?" (Лексика: ипи, алма, сөт, чәй) Уен эчтәлеге: Мияу кәрзин белән ашамлыклар алып килгән. Мияу ашамлык муляжларына күрсәтә, исемен сорый: "Бу нәрсә?" ("Алма"...) 4.Дидактик уен "Нәрсә юк?" (Лексика: ипи, алма, сөт, чәй) Уен эчтәлеге: Мияу бер ашамлык муляжын яшереп куя: "Нәрсә юк?". Бала нәрсә юклыгын әйтергә тиеш. ("Алма"...)Уенны рәсемнәр кулланып та үткәреп була. 5.Дидактик уен "Мин әйтәм, син күрсәт һәм әйт" (Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай, куян, аю, туп, машина, курчак, эт, песи, ипи, алма, сөт, чәй). Уен эчтәлеге: Балага уенчык яисә уенчык рәсемнәре бирелә. Бала, тәрбияче әйткән уенчыкны яисә уенчык рәсемен табып күрсәтергә һәм исемен кабатлап әйтергә тиеш. 6.Дидактик уен "Исемен әйтсәң бирәм" (Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай, куян, аю, туп, машина, курчак, эт, песи, ипи, алма, сөт, чәй). Уен эчтәлеге: Өстәлдә уенчыклар яисә рәсемнәр. Тәрбияче балага уенчыкны (рәсемне) күрсәтә, сорый: "Бу нәрсә?" - "Алма"...; "Бу кем?" - "Әти"... Бала дөрес җавап бирсә, аңа уенчыклар, яисә таратма рәсемнәр бирелә. 7.Дидактик уен "Серле янчык" (Лексика: куян, аю, туп, машина, курчак, эт, песи) Уен эчтәлеге: Балага уенчыклар күрсәтелә, исемнәрен әйтеп янчыкка салына. Бала янчыктагы уенчыкны капшап исемен әйтә, алып күрсәтә. 8.Дидактик уен "Әйе-юк" Сүзнең дөрес үзләштерелүен тикшерү йөзеннән (аңлап яки аңламыйча әйтү) төрле вариантта сораулар бирелә: "Бу нәрсә?"- "Аю"...; "Бу аю?" - "Әйе, аю"...; "Бу куян?"-"Юк, песи"... Югары балл (2,7-3) — сүз байлыгы җитәрлек, уенчык, әйберләрне үзлектән, аңлап дөрес күрсәтә, исемнәрен әйтә. Уртача балл (2-2,6) - сүз байлыгы бар, кайбер сорауларга тәрбияче ярдәмендә җавап бирә. Уртачадан түбән балл (1-1,9) - аңлый, русча җавап бирә.
2. Ягымлы сүзләр куллану (“Исәнме”, “Исәнмесез”, “Сау бул”, “Сау булыгыз”, “Рәхмәт”, “Хәлләр ничек?”)
1.Ситуатив күнегүләр. а)“Куян аюга кунакка килә”. Ул ишектән кергәндә аюга нәрсә әйтә? (Ничек исәнләшә?) - "Исәнме аю". б)“Куян аюда кунакта булды”. Ишектән чыгып киткәндә куян аю белән ничек саубуллаша? (Нәрсә әйтә?) - "Сау бул, аю". в)"Акбайга ("Мияуга", "Курчакка", "Дустына") уенчык бүләк ит". 2. Уен ситуациясе "Кунак сыйлау". Акбайда (Мияуда) кунакта. Уен эчтәлеге: Тәрбияче Акбай (Мияу) ролендә. Ул баланы, ашамлык, җиләк-җимеш (алма, груша, банан һ.б.) муляжлары белән "сыйлый". Тәрбияче баланың "рәхмәт" әйтә белүен билгели. 3.Уен ситуациясе "Дустыңны сыйла". Балаларны парлаштырып бер-берсе белән исәнләшеп, хәлләрен сорап, сыйларга тәкъдим итү. Рәхмәт әйтә белүләрен билгеләү. Югары балл (2,7-3) - бала ситуацияләрдә ягымлы сүзләрне урынлы куллана. Уртача балл (2-2.6) - тәрбияче ярдәмендә җавап бирә. Уртачадан түбән (1-1,9) - аңлый, сорауга җавапны русча әйтә. 3.Боерыкны аңлап үтәү һәм куллана белү (кил, утыр, ю, аша, эч, уйна) 1. Сүзле уен "Мин әйтәм - син эшлә" ("Командир"). 2. Сүзле уен "Шаян уенчыклар". (Уен баланың боерыкларны аңлы рәвештә үтәвен тикшерү өчен бирелә. Уенның эчтәлеге: Тәрбияче уенчыкка боерык бирә, мәсәлән: Утыр! Ә уенчык “ашый” башлый. Бала боерыкны дөрес итеп үтәп күрсәтә). Югары дәрәҗә (2,7-3) - бала боерыкны аңлап, дөрес үти. Уртача дәрәҗә (2-2,6) - ялгыша. Уртачадан түбән дәрәҗә (1-1,9) - татарча аңламый, боерыкларны үтәми. 4.Тирә-юньдәге предметларның сыйфат билгеләрен, күләмен белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләмдә куллану. 1.Дидактик уен "Уенчык нинди?". (Лексика: зур, кечкенә, чиста, пычрак, әйбәт, матур). Уен эчтәлеге: Уенчыклар күрсәтелә. Тәрбияченең "Нинди?" соравына бала уенчыкны сыйфат билгесе белән атарга тиеш. -Нинди курчак? - Зур (кечкенә, чиста, пычрак, әйбәт, матур) курчак. Эш дәфтәрендәге 11 нче биремне кулланып була. 2.Дидактик уен"Тап, күрсәт һәм әйт ”. (Лексика: чиста, пычрак). Уен эчтәлеге: Комплекттагы күрсәтмә рәсемнәр кулланып үткәрелә. Тәрбияче әйткән рәсемне бала табып күрсәтә, әйтә. ("Чиста туп", "Пычрак аю"...). Эш дәфтәрендәге 13 нче биремне кулланып була. 3.Дидактик уен "Курчакка бүләк". (Лексика: зур, кечкенә). Уен эчтәлеге: Тәрбияче зур курчакка - зур туп, кечкенә курчакка- кечкенә туп бүләк итәргә куша.“ Мә, зур туп ", “Мә, кечкенә туп". 4.Дидактик уен "Дөрес сана". Санау күнекмәләрен билгеләү (1-5 кадәр). Тәрбияче уенчыклар, муляжлар санарга тәкъдим итә. Төркемдәге балаларны да санарга була. "Ничә малай?", "Ничә кыз?". 5.Дидактик уен "Ничә?". Санау күнекмәләрен тикшерү өчен шулай ук, укыту методик комплектындагы күрсәтмә рәсемнәрне дә кулланып була. - Ничә туп? - Биш туп. 6. Сюжетлы-рольле уен: “Сыйлыйм”. (Лексика: тәмле) - Оля, мә ипи, аша. Ипи тәмле(ме)? - Әйе, ипи тәмле. Югары дәрәҗә (2,7-3) - әйберләрнең сыйфат билгеләрен, күләмен исем белән кушып дөрес әйтә. Уртача дәрәҗә (2-2,6) - 1-2 билгесен әйтә. Уртачадан түбән дәрәҗә (1-1,9) - әйберләрнең билгеләрен, күләмен рус телендә әйтә. 5.Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау). 1. Уен ситуациясе "Әйдәгез танышабыз". Уен эчтәлеге: "Син кем?" соравына аңлап җавап бирүе билгеләнә. К нам пришла новая кукла, она хочет с вами познакомиться: - Исәнмесез. Мин Алсу. Син кем? - Мин Оля (Коля). - Мин Алсу, мин кыз. Син кыз? - Юк, мин малай (әйе, мин кыз). 2.Уен ситуациясе "Кунак каршылыйбыз ". а) Тәрбияче: К нам идут гости. Спроси. "Кто там?". "Кем анда?" - Мин әби (бабай). Позови бабушку (дедушку). -Әби (бабай) кил монда. Поздоровайся с бабушкой (дедушкой) - Исәнме,әби (бабай). Спроси у бабушки (дедушки) “Как дела?" - Әби (бабай) хәлләр ничек?- Әйбәт, рәхмәт. Предложи бабушке (дедушке) сесть. - Әби (бабай) утыр. Предложи бабушке (дедушке) пить чай. - Мә, чәй, эч. Скажи: "До свидания!" Сау бул, әби! (бабай). б) Балага "кунак" белән исәнләшергә, хәлен сорарга, чакырып утыртырга, сыйларга ("аша, эч") һәм саубуллашырга тәкъдим ителә. Эш дәфтәрендәге 3 нче биремне кулланып була. 4.Уен ситуациясе "Кунакларны сыйла". Угости Акбай хлебом, Мияу молоком. -Мә, Акбай ипи, аша. - Рәхмәт. -Мә, Мияу сөт, эч. - Рәхмәт. Эш дәфтәрендәге 16 нчы биремне кулланып була . 5.Уен ситуациясе "Бер - береңне сыйла ". (Ашамлык муляжлары кулланып) "Угости яблоком". - Мә, алма, аша.- Рәхмәт. "Спроси, яблоко вкусное?" - Алма тәмле?- Әйе, тәмле. Эш дәфтәрендәге 6 нчы биремне кулланып була . 6.Уен ситуациясе "Уенчыклар илендә" Ты пришел в магазин игрушек. Попроси игрушку, которая тебе нравится. -Куян бир (әле).- Рәхмәт. Предложи поиграть с игрушкой. - Мә, туп, уйна. - Рәхмәт. Позови друга, предложи помыть игрушку. -Коля, кил монда.- Мә, туп, ю. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|