Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Татар халкында язу тарихы 7 страница




Фразеологик берәмлекләрне төркемләүдә тел белемендә төрле принциплар яши. Кайбер галимнәр фразеологиянең төшенчәсен киңәйтәләр, аңа кайбер фольклор жанрларын (мәкаль һәм әйтемнәрне), канатлы сүзләр һәм афоризмнарны, составлы терминнарны, хәтта аерым сүзләрне дә кертәләр. Икенчеләре фразеологизм мәгънәсен бик тарайталар, хәтта бер компоненты туры мәгънәдә килгән сүз тезмәләрен фразеологизм дип санамыйлар.

Фразеологизмнарны төрле күзлектән чыгып төркемләргә була. Компонентларының семантик берләшүе, катнашуы дәрәҗәсенә ка­рап төркемләү өстенлек алып тора. Аның нигезләрен француз галиме Ш. Балли һәм рус галиме академик В. Виноградов эшләгән.

В. В. Виноградов өйрәтүе буенча, компонентларының берләшү дәрәҗәсенә карап, фразеологизмнарны өч төргә бүләргә мөмкин: фразеологик ныгымалар, фразеологик бердәмлекләр, фразеологик тезмәләр.

Фразеологик ныгымаларда компонентларның аеруча нык бердәмлеге күзәтелә. Сүзләрнең мөстәкыйль мәгънәләре тулысынча югалган була, бөтеннең мәгънәсе аерым кисәкләрнең мәгънәсеннән килеп чыкмый: чәчләр үрә тору, ут белән су арасын­да калу, трай тибү, күктә йөрү, ләчтит сату, теле кычыту, аяз көнне яшен суккандай, куенында таш йөртү.

Фразеологик бердәмлекләрдә компонентлар ара­сындагы бәйләнешләр йомшара төшә. Монда да сүзләрнең мәгънәләре мөстәкыйль үк түгел әле, бөтеннең мәгънәсен алар бергә бирәләр. Шул ук вакытта һәрберсе моңа беркадәр ишарә дә итә: ике агач арасында адашу, телеңне тыю, һавадан алып сөйләү, җилгә сарыф итү, көн күрсәтмәү, зиһен таралу.

Фразеологик тезмәләрдә компонентлар арасында бәйләнеш тагын да йомшаграк, шуңа күрә алар ирекле сүзтезмәләргә бик якын торалар. Бер сүз – туры, икенчесе күчерелмә мәгънәдә килә. Шуңа күрә бөтеннең мәгънәсе өлешләрнең мәгънәләренә шактый бәйләнгән була. Мәсәлән, авыр хәл, күздән югалу, күңелгә бикләү, башка чыгу, юл уңу, кибән кую, яфрак яру, күз йөгертү, күз ташлау.

Кайбер галимнәр (мәсәлән, Н. М. Шанский) фразеологик тәгъбирләр дигән дүртенче төрне өстиләр. Бу – ирекле мәгънәле сүзләрдән төзелгән, әмма сөйләмгә әзер килеш килеп керә торган әйләнмәләр: авырлык үзәге, гәҗит сүзе.

Галимнәр составлы терминнар турында да бердәй фикердә түгел. В. В. Виноградов аларны махсус аерып чыгара, башка белгечләр фразеологизмнарның барлык төркемчәләренә дә тараталар: калкансыман биз, ак шигырь, ак гөмбә, үги ана яфрагы.

Фразеологик берәмлекләрдә дә күпмәгънәлелек (полисемия) күзәтелә. Г. Ахунҗанов баш күтәрү фразеологизмының 11 мәгънәсен китерә: 1) эштән аерылып тору; 2) йокыдан тору; 3) чирдән соң торып йөри башлау; 4) төшенкелек, буйсынганлык хәленнән аерылу; 5) һава­лану, тәкәбберләнү; 6) килешмәвеңне белдерү, каршы чыгу; 7) сыйн­фый мәнфәгатьләрне яклау өчен изүче сыйныфларга каршы массовый кораллы чыгыш ясау; 8) төрле каршы көчләр турында: активлашу, җанлылык күрсәтә башлау, күтәрелеп чыгу; 9) хисләр, уйлар турында: җанлану, көчәю; 10) искергән мәгънә: барлыкка килү, дөньяга, мәйданга чыгу; 11) үсемлек турында: үсеп чыгу.

Грамматик яктан фразеологизмнар тезүле һәм ияртүле бәйләнештә торган сүзләрне хәтерләтәләр һәм, ирекле сүзләр арасында нинди мөнәсәбәтләр, бәйләнешләр булса, монда да шундый хәл күзәтелә. Сан ягыннан фразеологизм составына икедән алып, алты-җиде сүзгә хәтле компонент булырга мөмкин: агач кул, бармак башы кадәр, арадан кара мәче үтү, авызга салган сары майны йота белмәү, авызың тулы кара кан булса да дошман алдында төкермәү.

Аларның составында төрле сүз төркемнәре катнаша ала һәм шуңа бәйле сүзтезмәләре дә аерылып чыга. Синтаксик вазифалары ягыннан фразеологизмнар җөмлә формалары, кереш сүзтезмә рәвешендәге фразеологизмнар, ярдәмлек сүзтезмә рәвешендәге идиомалар булалар һәм ия, хәбәр, аергыч, төрле хәл, тәмамлык, аныклагыч булып килә алалар. Мәсәлән, Һавадагы торнадан кулдагы чыпчык артык; Су сорасаң, бал бирәләр; Сүзгә карап бәя биргән бәндәләрне җенем сөйми (Ш. Галиев).Сүзегезнең кайда барып чыкканын тел төбегез әйтеп тора... (Ф. Әмирхан).

Этимология

Этимология (грек. etimon - чын, logos – өйрәнү) фәне сүзнең иң борынгы мәгънәләрен һәм формаларын, димәк, сүзнең килеп чыгы­шы тарихын өйрәнә.

Кайбер әйберләрнең, күренешләрнең ни өчен шулай аталуын без җиңел генә ачыклый алабыз. Әйтик, утыргыч сүзе утыру сүзеннән алынган, укытучы – укыту сүзенә мөнәсәбәтле, таш­лыкташ күп булганга шулай аталган. Боларда әйбернең, күре­нешнең билгеле бер сыйфаты теркәлгән. Әйбер аталган билгене чагылдыра торган мәгънә бу сүзнең мотивлаштыручы мәгънәсе дип атала. Тел белемендә аны сүзнең эчке формасы диләр.

Әйбергә атама бирү аның күзгә ташланып торган бер билгесе буенча башкарыла. Бу билгеләр очраклы булырга да мөмкин. Мотив­лаштыру төрлечә була. Атамалар

1) форма охшашлыгы буенча (чынаяк – кытай савыты).

2) төс охшашлыгы буенча кара (чернила) сүзе карадан – төстән, күгәрчен күк сүзеннән),

3) эшнең нәтиҗәсе буенча охшашлык (җәймә, катлама, койма),

4) әйберне билгеле бер эш өчен беркетү ярдәмендә (тырма, көрәк, тарак),

5) аваз ияртемнәре җирлегендә (күке, кәккүк, бытбылдык) һәм башка юллар белән барлыкка киләләр.

Атаманың үзәгендә яткан образ сүз мәгънәсенең алга таба үсеше өчен нигез генә була, шуңа күрә ул онытылырга мөмкин. Шулай итеп, заманнар үтү белән эчке формасы инде югалган сүзләр була. Мәсәлән, ни өчен су, кеше, баш, күк дигәннәр? Мондый сүзләрнең тарихын махсус өйрәнергә кирәк. Сүзнең инде югалган, ләкин махсус тикшереп ачыклана торган эчке формасы этимон дип атала (etimon – чын, хакыйкать). Этимоннарны һәм аларны белдерүче сүзләрне өйрәнә торган фән этимология була Этимологиянең бурычы – сүзнең иң борынгы мәгънәләрен һәм формаларын ачып аңлату. Бу максатка ирешү өчен, галимнәр телләр кардәшлеге, фонетика, диалектология һәм башка өлкәләр буенча да гаять әзерлек­ле булырга тиешләр. Этимолог һәрвакыт тел һәм җәмгыять тарихы белән эш итә.

Үксез сүзендәге үк тамыры борынгы Енисей-Орхон язмаларында ана төшенчәсен белдерә, димәк, үксез – анасыз дигән сүз була икән.

Этимологиянең принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: 1) фонетик принцип тарихи фонетиканы, сүздәге тарихи аваз тәңгәллекләрен өйрәнүне таләп итә; 2) сүз ясалышы принцибы телдәге сүз ясалыш типларын тикшерүгә корыла; 3) семан­тик принцип сүз мәгънәләренең мөнәсәбәтләре, семантик һәм семасиологик закончалыклар белән эш итә.

Фонетик закончалыкларны белү сүзнең беренчел кыяфәтен торгызырга мөмкинлек бирә һәм теләсә нинди этимологик эзләнүләр өчен мәҗбүри санала. Мисаллар китерик: йыл (ел) һәм яшь сүзләре бер тамырдан, икесе дә җәй төшенчәсен белдерә, монда төрки телләрдә күзәтелә торган л//ш тәңгәллеге бар. Терсәк – тез, балдыз – балтырган, сырлау – сызу кебек парларны р//з авазларының тәңгәллеге уртак итә. Бау, баг, бәйлә кебек сүзләрдә г//и тәңгәллеге күзгә ташлана.

Сүз ясалышы принцибы сүзнең беренчел төзелешен торгызуны максат итеп куя. Суффикслар продуктив һәм продуктив булмаган, тере һәм үле төрләргә бүленә. Этимология хәзерге телдә инде продуктив булмаган, үле кушымчалар белән эш итә. Аларны хәтта сүздән аерып чыгарып та булмый. Елан, әрлән, куян, саескан, болан, тычкан, кулан кебек төрки сүзләрдәге -ан элементы кайчан­дыр хайван, җан иясе төшенчәләрен белдергән.

Семантик принцип – иң авыр, катлаулылардан санала, чөнки монда системалы мөнәсәбәтләрне табу гаять авыр. Төшенчәнең киңәюенә яки тараюына карап сүз мәгънәсе үзгәрә. Ташлау сүзе таш белән атуны гына түгел, ә шуның нәтиҗәсен дә белдерә; бакча кайчандыр чәчәк утыртылган җир мәгънәсендә йөргән, хәзер теләсә нинди яшелчә, җиләк-җимеш утыртылган җирне дә бакча диләр. Совет чорында тормыш, үзәк, мәҗлес, бәйге, сыйныф, баш, төбәк, ярыш, сайлау кебек сүзләрнең мәгънәләре киңәйде. Идел сүзе елга мәгънәсендә кулланылып килгән.

Сүзнең лексик мәгънәсендәге теге яки бу үзгәрешләр нигезендә күпмәгънәлелек туа. Бу процесста булган семантик күчешләр этимологик анализ вакытында файдаланыла. Кайчак сүзнең күче­релмә мәгънәсе төп мәгънәгә әйләнеп китә.

Этимологик анализ өчен түбәндәге чыганакларны санарга мөмкин: 1) сүзлекләрдә, матур әдәбиятта теркәлгән тел үзе (аты-чабы, күрше-күлән); 2) фразеологизмнарның аерым элементлары (дөм-сукыр, гөберле бака, сөмсере коелу); 3) фольклор (Сукмас суел күтәрер; Юкта тансык, барда каксык); 4) кардәш телләр (җәренгә – яренгә – киләсе елга; аргын – борынгы төрки телдә таң ату, алтай телендә – тоя); 5) башка телләр (мәсәлән, гарәп, фарсы телләреннән кергән сүзләр: хәзинә-казна, хаҗәт-әҗәт); 6) язма истәлекләр (татар теле өчен, мәсәлән, болгар таш язмалары).

Сүзнең беренчел мотивировкасы югалу, кисәкләргә таркала торган сүзнең таркалмый торганга әйләнүе нәтиҗәсендә телдә деэтимологизация күренеше барлыкка килә.

Деэтимологизация – сүзнең ясалышында зур үзгәрешләр бе­лән бәйле озын тарихи процесс ул. Сүзнең мәгънәсен аңламаган чак­та, һәр кеше аны үзенчә аңларга һәм аңлатырга тырыша, һәм бу те­ләк халык этимологиясе дигән күренешкә китерә. Бу процесс деэтимологизациягә капма-каршы: деэтимологизация – сүзнең эчке формасы югалу, онытылу булса, халык этимологиясе – реэтимологизация, ягъни сүзнең яңа эчке форма алуы, мотивлашмаган булудан мотивлашканга әйләнүе. Әмма халык этимологиясе күп очракта фәнни аңлатудан ерак тора, шуңа күрә аны ялган этимология дә диләр: пиджак – спинжак, бульвар – гульвар, тротуар – плитуар, микроскоп-мелкоскоп һ.б

Ономастика

Ономастика татар тел белемендә үзенчәлекле урында тора. Ул ялгызлык исемнәрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Ономастика берничә тармактан гыйбарәт. Топонимика географик төшенчәләрне өйрәнә һәм үз эчендә тагын оронимика, гидронимика һәм микротопонимикага бүленә. Оронимика урын исемнәрен өйрәнә. Гидронимикага су чыганакларының исемнәре керә. Микротопонимия теге яки бу төбәктәге урам, тыкрык, чокыр, тау, болын һ. б. төшенчәләрнең атамаларын өйрәнә. Торак урыннарының исемнәрен өйрәнү белән ойконимия дигән тармак шөгыльләнә. Шәһәр исемнәре (полисонимнары) дә шушы тармакка карый. Антропонимия кеше исемнәрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Этнонимика кабиләләрнең, халыкларның исемнәрен өйрәнүне максат итеп куя. Зоонимика хайван исемнәрен тикшерә. Космонимика күк җисемнәренең исемнәре белән эш итә. Поэтик ономастика дигән тармак матур әдәбиятта, халык авыз иҗатындагы ялгызлык исемнәрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Болардан тыш ономастика кибет, учреждение, корабль, товарлар, вакытлы матбугат һ. б. атамаларны өйрәнүне дә читтә калдырмый.

Татар телендәге ялгызлык исемнәрен һәм аларның килеп чы­гышын ныклап өйрәнү XIX йөзнең икенче яртысыннан башлана. Бу өлкәгә Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Әхмәров, В. В. Радлов, В. К. Магницкий, Н.И. Золотницкий, С.М. Шпилевский, Н. И. Ашмарин, И. А. Износков, Г.Тукай һ. б. үзләреннән зур өлеш керткәннәр.

60 нчы еллардан башлап ономастик эзләнүләрнең чикләре ки­ңәя, төрле фәннәргә бәйләнешле рәвештә аны өйрәнү тагын да фәнни яктан тирәнәя бара. Г. В. Юсуповның «Болгар-татар эпиграфикасына кереш» (1960) китабында, мәсәлән, болгар кеше исемнәре һәм топонимнары да анализлана. Р. X. Субаева Татарстан топонимиясенә караган күп санлы хезмәтләр яза. 1963 елдан башлап, татар онома­стикасын Г. Ф. Саттаров өйрәнә башлый һәм аның бу өлкәгә караган дистәләрчә мәкаләләре һәм китаплары дөнья күрде. Аның «Ни өчен шулай аталган?! (К., 1971), «Татарстан АССРның антропотопонимнары» (К., 1973), «Татар исемнәре сүзлеге» китапларында Татарстан районнарының, авылларының исемнәре, кеше исемнәреннән ясалган географик атамалар, татарларда кеше исемнәре тикше­релгән.

Татарларда кеше исемнәренең тулы картинасы Г. Ф. Саттаров тарафыннан тасвирлана.

Ф. Гарипова Татарстандагы су чыганакларының исемнәрен өйрәнеп, аларны туплап, сүзлек чыгарды («Гидронимнар сүзлеге».), докторлык диссертациясе яклады.

Лексикография

Лексикография (грек. lexikon - сүзлек, grapho – язам) сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә. Инде төзелгәч, сүзлекләр үзләре сүз турындагы фәнне баеталар, камилләштерәләр.

Сүзлекләр нигә кирәк булган соң? Галимнәр моны һәр халыкның тарихи үсеше, аның үзенчәлекләре белән аңлаталар. Сүзлекләрнең беренче үрнәкләре борынгы изге дип саналган китаплардагы аңла­шылмый башлаган аерым сүзләргә аңлатма биргәндә, шулай ук сәяхәтчеләр, үзләренә таныш булмаган халыклар белән очрашып, алардан сүзләр язып алып, тәрҗемә иткәндә туган. Сәүдәгәрләр һәм миссионерларның, башка халыклар белән аралашу максатында, аерым сүзләрне үз телләренә тәрҗемә итеп, кечкенә дәфтәрләргә язып куйганда, сүзлек төзү белән шөгыльләнүләре, бәлки, башлары­на да килмәгәндер. Сүзлекләрнең күбесе башта кулъязма рәвешендә йөргән, ә инде китап басу киң җәелгәч, барлык халыкларда да сүзлек төзү эше бик тиз алга киткән.

Сүзлек төзүгә керешкәндә, лексикограф кайбер махсус мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Иң элек, сүзлеккә керәсе сүзләр мәсьәләсе килеп туа. Сүзлеккә бөтен сүзләрне дә кертергәме? Барлык сүзләрне алырга тырышу бик авыр һәм озакка сузыла. Телдәге барлык сүзләрне җыйган мондый сүзлекләрне тезаурус диләр (грек. thegaurus – хәзинә). 1900 елда Германиядә латин теле тезаурусын төзи башлаганнар иде, әмма хәзерге көнгә аның әле яртысы гына эшләнеп беткән. Шуңа күрә тезаурусны телдәге барлык сүзләрне кертеп түгел, ә бәлки билгеле бер язучы, әсәрнең теле буенча төзү мәслихәтрәк табыла.

Сүзләрне аңлату юлларын сайлау сүзлекнең максатына бәйле. Биредә төп ике юл булырга мөмкин: сүзне шушы телдә аңлату, сүзне башка телгә тәрҗемә итү. Шуңа бәйле рәвештә бер телдәге сүзлекләр һәм тәрҗемәле сүзлекләр аерылып тора.

Дөньядагы барлык төр сүзлекләрне ике төркемгә бүлеп карыйлар: энциклопедик (күпкырлы) сүзлекләр, филологик сүзлекләр (лекси­коннар).

Энциклопедик сүзлекләрдә төшенчәләргә аңлатма би­релә, алар турындагы карашлар, гипотезалар, фикер каршылыклары чагылдырыла. Мондый сүзлекләрдә шушы төшенчәләр белдергән күре­нешләр, әйберләр, вакыйгалар, затлар турыңда мәгълүматларда бирелә.

Энциклопеди­яләрнең универсаль һәм махсус төрләре була. Универсаль энцикло­педиядә җәмгыять тормышы һәм фәннең төрле тармакларыннан системага салынган мәгълүматлар да бирелә. Мәсәлән, «Зур совет энциклопедиясе» (кыскартылмасы – БСЭ: Большая советская эн­циклопедия) шундыйлардан. Махсус экнциклопедияләргә медицина, авыл хуҗалыгы, физика, техника, педагогика, музыка, әдәбият белеме буенча төзелгәннәрен кертергә мөмкин. Тел белеме фәне өчен, мондый энциклопедияләрдән бигрәк, филологик сүзлекләрнең әһәмияте зуррак.

Филологик сүзлекләрдә төшенчә һәм ул белдерә торган предмет, күренеш түгел, ә сүз, аның мәгънә үзенчәлекләре, лексик-грамматик һәм башка сыйфатлары аңлатыла.

Моннан тыш аңлатмалы сүзлекләр, синонимнар, антонимнар, фразологик, терминнар, диалекталь, алынмалар сүзлекләре дә бар.

Искиткеч зур тизлек белән үзгәреп торган хәбәрдарлык шартларында, сүзлекләр фән, техника, мәдәният, мәгърифәт, һәм башка шундый өлкәләрдә эшләүчеләр өчен гаять әһәмиятле чыганак булып хезмәт итәләр.

4. Сүз ясалышы

Тел белеменең сүз ясалышы бүлегендә сүзнең төзелеше һәм ясалу ысуллары өйрәнелә.

4.1. Сүз төзелеше

Татар телендә сүз бер яки берничә кисәктән – морфемадан гыйбарәт. Морфема – сүзнең мәгънәгә ия булган иң кечкенә кисәге. Мәсәлән, җыр-чы-лар-га дигән сүзне алсак, анда лексик мәгънәгә ия булган җыр, тагын аңа ялганып килгән -чы, -лар, -га кисәкләрен табып була. Беренчесе, сүзнең тамыры – ул үзгәрми торган кисәк, сүзнең төп лексик мәгънәсен белдерә. Соңгылары сүздә я аның мәгънәсен үзгәртәләр (җыр-чы), я аны төрләндерәләр, я башка сүзләргә бәйләп киләләр (-лар, -га).

Димәк, сүзнең реаль мәгънәгә ия булган иң төп кисәге тамыр дип атала. Татар телендә һәрбер тамыр аерым сүз була ала.

Тамырга ялганып, өстәмә лексик-грамматик һәм абстракт-грамматик мәгънәләрне белдерүче морфемалар, кушымча­лар аффикслар дип аталалар. Аффиксация, ягъни кушымчалар белән сүз ясау һәм төрләндерү татар телендә зур роль уйный һәм татар теленең агглютинатив тел (ингл. agglutination “ябышып, ялганып килү”)булуын билгели.

Бер тамырдан гына ясалган сүзләр тамыр нигезле, тамыр һәм ясагыч кушымчалардан торган сүзләр ясалма нигезле, ике яки өч тамырдан торган сүзләр кушма нигезле булалар. Мәсәлән: авылда – тамыр нигез, авылдаш – ясалма нигезле, Актырнак – кушма нигезле була.

Кушымчаларны вазифалары буенча сүз ясагыч һәм форма (төр) ясагычка бүлеп карыйлар.

Сүз ясагыч кушымчалар, тамырга я нигезгә ялганып, яңа мәгънәле лексик берәмлек барлыкка китерәләр. Мәсәлән: чор-чор+даш, баш – баш+башлык, шат – шат+лык.

Форма ясагыч кушымчалар сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртмиләр, бер сүз төркеменең төрле төркемчәләрен билгелиләр яки сүзгә модаль (сөйләүченең сөйләмгә мөнәсәбәте) төсмерләр өстиләр, сүзнең формасын үзгәртәләр. Болар килеш, сан, тартым, зат-сан, заман, юнәлеш, дәрәҗә, юклык һәм затланышсыз фигыль кушымчалары. Аларның бер төрен төрләндергечләр дип атыйлар: килеш, тартым (исем сүз төркемендә), зат-сан (фигыльләрдә).

Сүзнең төрләндергеч кушымчаларын аерып алганнан соң калган өлеше нигез дип атала. Нигез ике төрле була: морфемаларга таркатып булмый торган нигез – тамыр нигез (көн, ай); тамыр һәм сүз ясагыч кушымчадан торганы – ясалма нигез (көндез, матурлык)

Кушымчаларның хәзерге телдә инде югалганнары, кушымча икәне сизелми торганнары бар. Аларны үле кушымчалар диләр. Мәсәлән, яз-ын, җәй-ен, кыш-ын, көз-ен дигәндә -ын кушымчасы хәзер инде сүз ясамый, -мыш-меш, -ынты-енте кебек кушымчалар да шундый. Киресенчә, сүз ясауда актив кулланыла торганнары күп: -лык-лек, -чы-че, -даш-дәш, -ма-мә, -лаш-ләш.

Кушымчаларның калын һәм нечкә төрләре, яңгырау һәм саңгырау аваздан башланган төрләре була һәм шуңа күрә татар телендә алар ике, дүрт, алты вариантта кулланылалар.

4.2. Сүз ясалышы ысуллары

Сүз ясалышы ысуллары дип телнең үз чаралары ярдә­мендә яңа сүзләр ясау юлларын, алымнарын атыйлар.

Ясалма сүзләр тамыр яки ясалма нигезгә сүз ясагыч кушымчалар ялганып ясалган сүзләр: юл + чы, кыр + гыч, әдәп + ле.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных