Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Тартым алмашлыклары 1 страница




Әйбернең кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә торган алмаш­лыклар тартым алмашлыгы дип атала. Алар -ныкы, -неке кушымчасы белән ясала: минеке, сезнеке, үзебезнеке, аларныкы.

Тартым алмашлыклары килеш белән төрләнә: минекенекендә.

Тартым алмашлыгы җөмләдә ия, хәбәр һәм тәмамлык булып килә.

5.5.2. Алмашлыкларның төзелеше һәм дөрес язылышы

1. Тамыр алмашлыклар мин, син, ул, шул, кем, ни, ник, кай, үз; тамырлашкан алмашлыклар: нәрсә, шушы, теге.

2. Ясалма алмашлыклар: -ча -чә, -дый -ди, -дыр -дер, -лык -лек, -лай - ләй кушымчалары белән ясала. Мәсәлән, барча, ничә, барлык, андый, мондый, тегенди, нинди, ниндидер, болай, тегеләй, алай.

3. Кушма алмашлыкларда ике тамыр сүз кушылып языла: беркем, кайбер, һәркайсы, һичкайчан.

4. Парлы алмашлыклар сызыкча аша языла: ул-бу, андый-мондый,алай-болай, тегене-моны.

5. Тезмә алмашлыклар аерым языла: әллә кем, әллә кайда, әллә кайчан, теләсә кайсы, теләсә нинди, кем дә булса.

Фигыль

5.6.1. Фигыль турында гомуми төшенчә

Зат я предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә торган сүзләр фигыль дип атала.

Фигыльләр барлык-юклык, заман, наклонение, юнәлеш, дәрәҗә, зат-сан белән төрләнә.

Зат категориясенә мөнәсәбәте ягыннан барлык фигыльләр затла­нышлы һәм затланышсыз төрләргә, бүленәләр.

Затланышлы дип зат белән төрләнә торган (хикәя, боерык, шарт һәм теләк фигыльләр), затланышсыз дип зат белән төрләнми торган (исем фигыль, сыйфат фигыль, хәл фигыль, инфинитив) фигыльләр атала.

Заман белән төрләнү бары хикәя фигыль һәм сыйфат фи­гыльләрдә генә күзәтелә.

Һәрбер фигыль (затланышлы һәм затланышсыз) барлык-юклык белән төрләнә ала. Фигыльнең юклык формасы -ма -мә кушымчасы белән ясала, барлыкның махсус кушымчасы юк. Юклык кушымчасы фигыльнең тамыр һәм ясалма нигезенә ялгана: бар-ма, эшлә-мә, яздыр-ма.

Искәрмә. Барлык-юклык мәгънәсе кайбер очракларда бар, юк, түгел сүзләре белән белдерелә: күргәнем бар, күргәнем юк, әйтергә дә түгел, күрмәдем түгел.

Фигыльнең башлангыч формасы дип тамыр я ясалма нигез санала, алардан фигыльнең башка формалары ясала: күр-сәт-тер-мә-гән-нәр-ме; килеш-ен-әчәк-ләр-ме; эш-ләш-тер-гәлә-штер-гәлә-гән.

5.6.2 Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Эш, хәл, хәрәкәтне башкаручы затка ишарә итә торган кушымча­лар зат кушымчалары дип атала.

I зат эшне сөйләүче башкарганын күрсәтә: язам, беләм, ашыйм, күрсәтермен, алдым. Монда - мын, -мен, -м беренче зат кушымча­лары, алар эшне сөйләүче (мин) үтәгәнне аңлаталар.

II зат эшне тыңлаучы башкарганын күрсәтә: язасың, беләсең, кайттың. Мондагы - сың, -сең, -ң икенче зат кушымчалары эшне тыңлаучы (син) үтәгәнне белдерәләр.

III зат эшне сөйләүчедән һәм тыңлаучыдан читтәге зат яки әйбернең башкарганын күрсәтә: яза, белә; язар, белер; язды, белде. Боларда зат кушымчасы булмаса да, эшнең өченче зат (ул) тарафыннан үтәлгәне аңлашылып тора.

Зат кушымчалары ике төрле була.

Тулы төр (I төр)

I -мын, -мен -быз, -без

II -сың, -сең -сыз, -сез

III -лар, -ләр

 

Кыска төр (II төр)

I -м -к

II -ң -гыз, -гез

III -лар, -ләр

Искәрмә. 1) Зат кушымчалары бер үк вакытта затны да, санны да белдерәләр. Аларда эш-хәрәкәтнең саны түгел, бәлки башкаручы затларның саны (берлеге яки күплеге) белдерелә.

2) III зат күплектә зат-сан кушымчасының булу-булмавы стили­стик максат һәм мәгънә төсмеренә бәйле: Китә башлады инде бездән кошлар (Г. Тукай). Исәр җилләр, сайрар кошлар, миннән сәлам шул булыр (җыр).

5.6.3. Фигыль төркемчәләре

5.6.3.1. Затланышлы фигыльләр

5.6.3.1.1. Хикәя фигыль

Эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын хикәяләү, хәбәр итү рәве­шендә белдергән фигыль формалары хикәя фигыль дип атала.

Хикәя фигыльнең өч заманы бар: хәзерге, үткән, киләчәк заман­нар. Аларның 7 формасы була. Хикәя фигыль барлык-юклык, зат-сан, дәрәҗә, юнәлеш белән төрләнә.

5.6.3.1.1.1. Хикәя фигыльләрдә заман категориясе

Заман исеме Күрсәткече Мәгънәсе
Хәзерге заман -а, -ә, -ый, -и 1.Сөйләүче сөйләп торган чактагы эш, хәл, хәрәкәтне белдерә: Мин язам, шунда күрәм: лампа эчендә май кими.(Г. Тукай.) 2. Даими яки гадәт буларак кабатлана торган эш, хәл, хәрәкәтне белдерә: Дельфин диңгездә яши. 3. Якын киләчәктә булуы ышанычлы эшне аңлата: Иртәгә әни кайта. 4. Сөйләмне җанландыру өчен, үткән заман мәгънәсендә кулланыла: 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана.
Билгеле (категорик) үткән заман -ды, -де, -ты, -те Сөйләүче үзе катнашкан, күргән яки белгән эш, хәл, хәрәкәт турында хәбәр итә: Кичә без класс белән театрга бардык
Нәтиҗәле (билгесез) үткән заман -ган, -гән, -кан, -кән Сөйләүче үзе катнашмаган, күрмәгән яисә анык белмәгән эш, хәл, хәрәкәт турында бары аның нәтиҗәсе буенча яки башка чыганаклар­га таянып хәбәр итә: Кичә Әнәс укырга бармаган!
Тәмамланмаган үткән заман (-а,-ә, -ый, -и) + иде Үткән заманда булган дәвамлы яки кабатланып торган эш, хәлләр турында хәбәр итә: Балачакта мин әкиятләр яратып укый идем.
Күптән үткән заман -ган, -гән, -кан, -кән + иде Икенче бер үткән заманнан алда булган эшне белдерә: Мәдинә җыелыштан кайтып кергәндә, Фәрит әле йокламаган иде. (Ш. Камал)
Кабатлаулы үткән заман -а,-ә, -ый, -и + торган иде Үткән заманда күп тапкыр кабатланган яисә регуляр булган эш-хәлләрне белдерә: Кыш көннәрне ул почта йөртә торган иде. (Г. Бәширов)
Билгеле киләчәк заман -ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк Киләчәктә һичшиксез үтәлергә тиеш эш-хәлләрне белдерә: Яз көне мин Мәскәүгә барачакмын
Билгесез киләчәк заман -ыр, -ер, -р Эш, хәл, хәрәкәтнең киләчәктә булу яки булмавын ихтимал рәвештә генә хәбәр итә: Бозлар китәрләр, тау битләре ачылыр, безнең кырда зәңгәр гөлләр күкрәп үсәрләр. (Һ.Такташ)
Киләчәк үткән заман -ачак, әчәк + иде Киләчәктә үтәләсе, үтәлергә тиеш булган эш-хәлне үткәнгә күчерү өчен файдаланыла: Тәнәфес игълан ителде, аннары концерт булачак иде.

Боерык фигыль

Боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә. Ул җөмләдә хәбәр булып килә: И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш (Г. Тукай.)

Интонация, кисәкчәләр ярдәмендә боеру мәгънәсе йомшартылып, киңәш итү, үтенү, сорау, ялвару кебек төсмерләр белдерелергә мөмкин: Чыкчы, и фикрем кояшы! (Г. Тукай.) Йөрәккә кунган шикелле, сайрамачы, кит инде! (Зөлфәт).

Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә.

Боерык фигыль II һәм III затта гына килә, ул II төр зат кушымчасы алып төрләнә.

 

 

II ал эшлә алыгыз эшләгез

III алсын эшләсен алсыннар эшләсеннәр

 

5.6.3.1.3. Теләк фигыль

Теләк фигыль сөйләүченең эшнең үтәлү-үтәлмәвенә теләк яки ният белән каравын белдерә.

Татар телендә теләк фигыльнең бары тик беренче заты гына бар. Сөйләүче зат эшне үтәргә үзенең теләген белдерә

Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Җырламый тормыйк әле (җыр).

Шарт фигыль

Шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә һәм -са, -сә кушым­часы белән ясала: бар-са, кил-сә.

Шарт фигыль зат-сан белән төрләнә.

Мисаллар: Күзләреңне тутырып карарсыңмы,

Зәңгәр таудан яулык болгасам (җыр).

Эшләмәсәң җәй көне, ни ашарсың кыш көне (мәкаль).

Шарт фигыльгә да // дә, та // тә кисәкчәләре өстәлеп, кире шарт фигыль ясала: алсам да, күрсәм дә; килсә дә, барса да.

Кире шарт фигыль, кирәкле шартлар табылса да, көтелгән эшнең киресе булуын күрсәтә.

Шарт фигыль, икенче бер фигыльгә ияреп китмәгәндә, шартны белдерми, бәлки теләк, үтенү, үкенү кебек мәгънәләрне белдерә.

Эх, минем дә шундый абыем булса! (Сөйләмнән.) Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы (мәкаль).

5.6.3.2. Затланышсыз фигыльләр

Сыйфат фигыль

Берьюлы сыйфат һәм фигыль мәгънәсенә ия булган фигыль төркемчәсе сыйфат фигыль дип атала.

Сыйфат фигыль, исемгә ияреп, аннан алда килгәндә, килеш, тартым, сан белән төрләнми. Сыйфатланмышы төшеп калганда, сыйфат фигыль исемләшә һәм килеш, тартым, сан белән төрләнә.

Фигыль кебек, сыйфат фигыль барлык-юклык, заман, юнәлеш белән төрләнә һәм үзе иярткән сүзнең нинди.дә булса килештә торуын таләп итә. Мисаллар: Күлнең кырыеннан нарат урманы­ның янында ярылып күренгән сап-сары арпа кыры алтын кебек башаклары берлән ялтырап тора иде... Эре-эре миләшләрнең кызыл тамчыларына кәефләнә торган, ара-сыра гына күренә торган кош-кортлар да шул ук тынлыкка хәйран калган иде (Г. Исхакый). Шул тиеннәргә авыл саен китап сатып йөрүче агайдан яңа китап ала идем. Кызыклы китабын укырга биреп торучы кешеләргә утын ярдым, атларын урман аланына аша­тырга алып йөрдем (Г. Бәширов).

5.6.3.2.1.1. Сыйфат фигыльнең заман формалары

Сыйфат фигыль, сыйфаттан аермалы буларак, әйбернең вакыт эчендә үзгәрә торган билгесен белдерә һәм берничә заман формасы­на ия.

5.6.3.2.1.1.1. Хәзерге заман сыйфат фигыль

Хәзерге замаң сыйфат фигыльнең гади һәм тезмә формасы бар. Гади формасы фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенә -учы, -үче кушымчасы кушылып ясала: китап укучы бала, шигырь сөйләүче кыз.

Тезмә формасы -а -и кушымчалы хәл фигыльгә торган ярдәмче фигыле кушылып ясала: килә торган кунак, бара торган юл, эшли торган кеше.

Хәзерге заман сыйфат фигыленең гади формасы, сыйфатланмы­шы төшеп калганда, бик җиңел исемләшә һәм килеш, тартым, сан белән төрләнә. Шул ук вакытта ул фигыль билгеләрен дә саклый: Белүчеләр бармы? Җиңүчеләребезне котладык.

Кайбер сыйфат фигыльләр исә, бөтенләй исемгә әйләнеп, ае­рым бер профессия иясен атыйлар: очучы, укытучы, сатучы. Бу вакытта фигыль билгеләре бөтенләй югала: ул укытучы булып эшли.

5.6.3.2.1.1.2. Үткән заман сыйфат фигыль

Үткән заман сыйфат фигыль фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенә -ган, -гән, -кан, -кән кушымчалары ялганып ясала: Баш­ланган эш беткән эш (мәкаль).

Үткән заман сыйфат фигыль сыйфатланмышы төшеп калган­да исемләшә һәм килеш, тартым, сан белән төрләнә: Тырышкан табар, ташка кадак кагар (мәкаль). Белгәнегезне әйтегез (сөй­ләмнән).

Сыйфат фигыль үзенә мөстәкыйль ия алып, иярчен җөмләнең хәбәре булып килә ала: Син әйткән сүзләрне мин хәтерлим. Ул килгәндә, поезд киткән иде инде.

5.6.3.2.1.1.3. Киләчәк заман сыйфат фигыль

Киләчәк заман сыйфат фигыльнең өч төре бар.

1. -ачак, -эчәк, -ячак, -ячәк кушымчалары белән ясала: киләчәк көн, язылачак шигырьләр, сөйләячәк кеше.

2. -р, -ыр, -ер, -ар, -әр кушымчалары белән ясала: барыр юл, килер кеше, әйтер сүз.

3. - асы, -әсе, -ыйсы, -исе кушымчалары белән ясала: барасы җир, әйтәсе сүз, укыйсы китап.

Бу сыйфат фигыльнең юклык төре булмый.

Киләчәк заман сыйфат фигыль, күбесенчә, аергыч, иярчен җөмләнең хәбәре булып килә. Мәсәлән, Зәңгәр Чишмәнең бакчаларында чәчәкләр адәм күзе карап туя алмас дәрәҗәдә куе төстә чибәр булып җитешәләр... (Г. Ибраһимов.)

5.6.3.2.2. Хәл фигыль

Хәл фигыль төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эш­не белдерә һәм аны ачыклый. Хәл фигыль – үзендә рәвеш һәм фи­гыль билгеләрен берләштерә торган затланышсыз фигыль фор­масы. Мәсәлән, Мин аңа ияреп йөрим (Г. Ибраһимов). Казлар, үзара сөйләшә-сөйләшә, муеннарын боргалый-боргалый, ишегалдындагы зур тагаракта кара-каршы торып юыналар (Г. Бәширов).

Хәл фигыльнең дүрт төре бар. Алар фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенә төрле кушымчалар ялганып ясала.

Беренче төр хәл фигыль кушымчасы: -ып, -еп, -п: килеп, алып.

Икенче төр хәл фигыль кушымчасы: - а, -ә, -ый, -и: бара-бара, сөйли-сөйли.

Өченче төр хәл фигыль кушымчасы: - гач, -гәч, -кач, -кәч: килгәч, кайткач, калгач, киткәч.

Дүртенче төр хәл фигыль кушымчасы: - ганчы, -гәнче, -канчы, -кәнче: киткәнче, барганчы, күргәнче, кайтканчы.

-ып, -еп, -п кушымчалы беренче төр хәл фигыль кабатланып та, кабатланмыйча да килә; -а, -ә, -ый, -и кушымчалы хәл фигыль күбесенчә кабатланып килә. Хәл фигыльләр, җөмләдә рәвеш хәле, иярчен җөмләнең хәбәре һәм ярдәмче фигыль белән бергә килеп, баш җөмләнең хәбәре булып килә алалар. Мәсәлән, Сабит сорый җентекләп, һәр нәрсәне бөртекләп (Г. Тукай). Кышлык утын­ны сабан туе җиткәнче турап, әрдәнәләп куя иде (М. Мәһдиев)..... чөйдә аның пальтосы гына эленеп тора (М. Мәһдиев).

Исем фигыль

Исем фигыль – исем һәм фигыль билгеләренә ия булган затланыш­сыз фигыль. Ул - у, -ү кушымчалары ярдәмендә ясала.

Исем фигыль фигыль кебек барлык-юклык белән төрләнә; үзенә бәйләнгән исемнең нинди дә булса килештә килүен сорый.

Исем фигыль, исем кебек үк килеш, тартым, зат-сан белән төрлә­нә, җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл, иярчен җөмләнең хәбәре булып килә: Син яшәүнең кызыгын белмисең (М. Мәһдиев). Бу йокы ялкаулыгыннан киерелеп иснәү генә.(Г. Тукай). Бу повесть үзенең эчтәлеге белән табигатьне саклауга гына кай­тып калмый (Г. Ахунов). Шуны уйнап җибәрүе була ире шат­лыгыннан бии башлый (М. Мәһдиев). Атна-ун көн үтүгә, Заһри китте (М. Мәһдиев).

Инфинитив

Инфинитив – зат-сан, заман белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе. Ул - ырга, -ерга, -рга, -ргә, -арга, -әргә кушымчалары ярдәмендә ясала: ясарга, уйларга, китәргә, килергә, төзергә.

Исегездә тотыгыз! Икеләнү тудырган очракларда күбесенчә - арга, -әргә кушымчасы ялгана.

Инфинитив барлык-юклык белән төрләнә: барырга бармаска, килергә килмәскә, әйтергә әйтмәскә, язарга язмаска.

Инфинитив җөмләдә мөстәкыйль кулланылырга да, икенче фи­гыльгә ияреп килергә дә мөмкин. Мәсәлән, Телим аны кочакларга, үбәргә (Г. Тукай). Ул бит сиңа ашарга пешерә (М. Мәһдиев). – Калырга! дип хәл итте Зарифуллин. – Калырга, тырышып укыр­га кирәк (М. Мәһдиев).

5.6.4. Фигыль юнәлешләре

Эшнең үтәүчегә мөнәсәбәте фигыльдә төрле кушымчалар ярдәмендә белдерелә һәм бу – юнәлеш категориясе дип атала.

Татар телендә биш юнәлеш бар: төп, кайтым, төшем, уртаклык, йөкләтү юнәлешләре.

Төп юнәлеш эшне үтәүченең үзе башкарганын белдерә: әти сөйли; җил исә; елга ага.

Кайтым юнәлеше эшнең үтәүчегә кайтуын белдерә субъект үз эшенең объекты да була һәм -н -ын -ен кушымчалары белән белдерелә: ю юын, бизә бизән, сөрт сөртен, уйла уйлан.

Төшем юнәлеше эшнең логик объект тарафыннан үтәлүен белдерә һәм - л -ыл -ел кушымчалары ярдәмендә ясала: кара карал, ю юылу, ки киелү, бизә-бизәлү; -ла-лә, -л авазларына тәмамлан­ган фигыльләрдән -н -ын-ен кушымчалары ярдәмендә ясала: башла башлану, сайла сайлану, сал салыну.

Уртаклык юнәлеше эшкә берничә үтәүче катнашуын белдерә һәм - ш -ыш -еш кушымчалары белән ясала: эшлә эшләшү, ю юышу, сөрт сөртешү, кычкыр кычкырышу.

Йөкләтү юнәлеше булганда, үтәүчеләр эшкә төрле дәрәҗәдә катнашалар: берәү эшкә куша, икенчесе эшне үти. Бу юнәлеш -дыр, -дер, -тыр -тер, -т, -ыр, -ер, -р, -гыр -гер, -кыр -кер, -гыз -гез кушымчалары ярдәмендә ясала: бир-бирдер, сал салдыр, төрт төрттер, үс үстер, кыз кызарт, мен менгер, менгез, җит җиткер.

Юнәлеш кушымчалары фигыльгә бер-бер артлы да ялганып килә алалар: ки-ен -дер -т -еш, ал-дыр-т-ыш, яз-дыр-т-тыр, сөй-лә-ш-тер.

5.6.5. Фигыльдә дәрәҗә белдерү

Эш яки хәлнең үтәлү дәрәҗәсе татар телендә аерым кушымчалар һәм фигыль+ярдәмче фигыльләр белән белдерелә.

- гала -гәлә, -кала -кәлә кушымчасы эшнең кабатлануын белдерә: Син безгә килгәлә. Ул һаман килгәләп йөри. Сеңлесе авылга кайткалый.

-штыр -штер, -ыштыр -ештер кушымчасы эшнең сирәк-мирәк булуын белдерә: Бу китапларны укыштыр әле. Син теге журнал­ны караштыр әле.

- ынкыра -енкерә, -нкыра -нкерә кушымчасы эшнең тулы булма­вын белдерә: Ул әтисенә ошанкырый.

-ымсыра -емсерә, -мсыра, -мсерә кушымчасы да эшнең кимлеген белдерә: Ул көлемсерәп куйды. Нигә йокымсырап утырасың?

Эш яки хәлнең башлану, дәвам итү, тәмамлану дәрәҗәсе хәл фигыль (-ып -еп -п, -а, -и) һәм инфинитив формалы фигыльләргә, вакытлыча үз мәгънәсен югалтып, ярдәмче фигыль булып йөри торган бер төркем фигыльләр кушып ясала. Мәсәлән, Ул сөйли башлый. Мин утырып торам. Син бу китапны укып чык­тыңмы? Кыярлар өлгереп киләләр.

5.6.6. Ярдәмче фигыльләр

Ярдәмче фигыльләргә иде, икән, имеш, бул, кыл фигыльләре керә. Беренчеләре и- тамырыннан ясалганнар.

Иде ярдәмче фигыле, исем, сыйфат, алмашлык, сан белән белде­релгән хәбәр янында килеп, кушма хәбәрләр ясый һәм аңа үткән заман төсмере өсти. Мәсәлән, Исәбе шундагы урта мәктәптә чит тел укытучысы булып урнашу иде (М. Мәһдиев). Минемчә, элек алар өчәү иде: мәхәббәт, нәфрәт, максат (М. Мәһдиев).

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль янында килгәндә, иде ярдәмче фигыле үткән заман хикәя фигыльнең катлаулы формаларын ясый. Алда әйтеп үткәнчә, алар үткән заманның төрле төсмерләрен белдерү өчен хезмәт итәләр.

Киләчәк заман хикәя фигыль, шарт фигыль, боерык фигыль, инфинитив һәм кайбер башка формалар иде ярдәмче фигыле белән бергә килсә, теләк мәгънәсе белдерелә: Менәргә иде Урал таулары­на (җыр). Бар идең урманга, җый идең җиләк... (сөйләм).

Икән, имеш җөмләгә билгесезлек төсмере өстиләр яки кем­нән булса да ишетеп сөйләүне белдерәләр: Ат мине көтә икән (М. Мәһдиев).






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных