Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Исем ясагыч кушымчалар




Исемнән исем ясаучы кушымчалар. -лык -лек, -чы -че, -даш -дәш, -таш -таш: аш-лык, ком-лык, нефтьче, эш-че, авыл-даш, чор-даш.

Фигыльдән исем ясаучы кушымчалар: -ма -мә,-гыч -геч, -ым -ем, -ш -ыш, -к -ак -әк, -ыч -еч, -гын -ген -кын -кен, -гы -ге -кы -ке: бүл-мә, яр-ма, катла-ма, кис-кеч, у-гыч, кыр-гыч, кер-ем, чыг-ым,
утыр-ыш, җыел-ыш, төзел-еш, көрә-к, тара-к, ура-к, сыз-ык, куан-ыч, ышан-ыч, үтен-еч, чап-кын, тот-кын, ян-гын, себер-ке, пыч-кы, чәнеч-ке һ. б.

Истә тотыгыз! -лык, -лек кушымчасы борын авазына бет­кән сүзләргә дә шул көенчә ялгана: печән+лек, утын+лык, салкын+лык.

5.2.7.2. Синтаксик юл белән исем ясалышы

Бу юл белән кушма, тезмә һәм парлы исемнәр ясала. Кушма исемнәр ике сүз арасында ирекле бәйләнешнең таркалуы һәм бу сүзләрнең үзара тыгыз берегүе нәтиҗәсендә туалар. Кушма исемнәр ике исемнән, сыйфат белән исемнән, сан белән исемнән, алмашлык белән исемнән, исем белән сыйфаттан гыйбарәт булалар. Мәсәлән: гөлҗимеш, сабантуй, ашъяулык, кулъяулык, ташбака, ташкүмер, ташбаш; алъяпкыч, көньяк; каракош, күкташ, аксөяк, кызылтүш, озынборын; өчпочмак, дүртпочмак, өчаяк, бишбар­мак, икеюллык; үзаң, үзидарә, үзмаксат; эзтабар,- башкисәр, Илсөяр, Галәмгизәр.

Кушма исемнәр кушылып языла.

Тезмә исемнәр аергыч белән аерылмыш мөнәсәбәте җир­легендә туалар. Алар ике исемнән һәм сыйфат белән исемнән торалар. Мәсәлән, эт шомырты, су анасы, каен җиләге, ишек алды, үги ана яфрагы; Кара диңгез, Ерак Көнчыгыш, күк күгәр­чен.

Тезмә исемнәр аерым языла.

Парлы исемнәр ике кисәктән торалар. Бу кисәкләрнең мәгънәләренә карап, парлы исемнәр түбәндәге төрләргә бүленәләр:

1. якын мәгънәле яки синоним исемнәрдән торалар: хатын-кыз,кардәш-ыру, исәнлек-саулык, карт-коры, аш-су.

2. капма-каршы мәгънәле сүзләрдән-антонимнардан торалар: әти-әни, ут-су, әби-бабай, килем-китем, алыш-биреш, кием-са­лым.

3. беренче сүз генә реаль мәгънәгә ия булып, икенчесе искергән, пассивлашкан, я беренче сүзгә аваз ягыннан гына охшаш була. Мәсәлән, бала-чага, савыт-саба, им-том, егет-җилән, малай-шалай, аксак-туксак, кеше-мазар, күрше-күлән.

4. парлы сүздәге аерым сүзләр гадәттә аерым кулланылмый, икесе бергә генә бер тулы мәгънә белдерәләр: ыгы-зыгы, чыр-чу, әкәм-төкәм, эңгер-меңгер.

Парлы сүзләр сызыкча аша язылалар.

Сыйфат

Әйбернең билгесен белдерә торган сүзләр сыйфат төркеменә керә.

Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат белән ачыкланып килгән исем сыйфатланмыш була.

Морфологик яктан сыйфатлар төрләнмәүләре белән характерлы.

Синтаксик яктан сыйфатлар, күбесенчә, аергыч һәм хәбәр вази­фасын үтиләр.

Сыйфатланмыштан башка килгән сыйфатлар җиңел исемлә­шәләр һәм килеш, тартым, сан белән төрләнәләр.

Сыйфатларны, мәгънәләренә һәм кайбер грамматик үзенчә­лекләренә карап, асыл һәм нисби сыйфатларга бүләләр. Асыл сый­фатлар әйбернең саф билгесен белдереп, аны төсе, физик билге­се, характеры, эчке билгесе, күләме, зурлыгы аша ачыклыйлар. Мәсәлән, кызыл, яшел, сары, күк, аксак, сукыр, юаш, нечкә, кыю, усал, тәкәббер, юан, тәмле, баллы, әче, каты, озын, кыска, тар, киң.

Нисби сыйфатлар бер әйбернең икенче әйбергә яисә төшенчәгә булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр. Мәсәлән, фәнни хез­мәт, көзге урман, сәяси караш, аграр мәсьәлә.

Асыл сыйфатлар дәрәҗә белән төрләнәләр.

5.3.1. Сыйфат дәрәҗәләре

Әйбернең сыйфат белән белдерелгән билгесе төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин. Сыйфатларның кайберләре бер әйбердәге билге­нең башка әйбердәге билгеләргә караганда артык, ә кайберләре ким булуын белдерә. Шуннан чыгып, сыйфатның гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре була.

Гади дәрәҗәдән башкалары махсус кушымча яки кисәкчәләр ярдәмендә белдерелә. Гади дәрәҗәдәге сыйфат әйбернең гадәти билгесен белдерә: салкын чишмә, зур йорт, кызыл алма.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бер әйбердәге билгенең, башка әйбергә караганда, чагыштырмача артык булуын белдерә. Чагыштыру дәрәҗәсе -рак -рәк кушымчасы ярдәмендә формалаша. Мәсәлән, каен яфрагы яшел, ә имән яфрагы яшелрәк.

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер әйбердәге билгенең баш­ка шундый ук әйбердәге билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерә. Мәсәлән, Тордым. Аяктагы читек кап-кара булып, җем-җем итеп тора.

Чапан ямь-яшел.

Чалма чуп-чуар (Г. Исхакый).

Артыклык дәрәҗәсе төрлечә формалаша: 1) билгенең артык­лыгы сыйфат алдындагы 1 2 аваз кабатлану юлы белән белдерелә: түм-түгәрәк, кып-кызыл, кап-кара; 2) иң, җете, үтә, дөм кебек кисәкчәләр ярдәмендә: иң зур, дөм караңгы, җете кызыл.

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат әйбердәге билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерә. Кимлек дәрәҗәсе -гылт, -гелт, -кылт, -келт, -сыл, -сел, -су кушымчалары ярдәмендә формалаша: кыз­гылт, яшькелт, аксыл, зәңгәрсу.

Исегездә тотыгыз! 1. Тартыкка беткән сыйфатларны чагышты­ру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан ы, е авазлары ишетелә, ләкин язуда алар күрсәтелми: тар-рак, киң-рәк.

2. Кимлек дәрәҗәсендәге кушымчалар ялганганда, кайбер сый­фатларның бер-ике авазы кыскара: яшел-яшькелт, сары-саргылт.

5.3.2. Сыйфатларның ясалышы ягыннан төрләре

Сыйфатлар төзелешләре буенча тамыр, ясалма, кушма һәм парлы була.

Ясалма сыйфатлар кушымчалар ярдәмендә, парлы сыйфатлар сызык аша, кушма сыйфатлар кушылып, тезмә сыйфатлар аерып языла.

Сыйфат ясагыч кушымчалардан түбәндәгеләре ешрак кулла­ныла:

-лы -ле: бәхетле, акыллы, утлы;

-сыз -сез: ямьсез, төссез, күңелсез;

-лык -лек: айлык, минутлык, киемлек;

- гы -ге, -кы -ке: көзге, эчке, тышкы;

-чан -чән: эшчән, уйчан, оялчан;

-ык -ек, -к: ачык, бозык, өзек;

- ма -мә: язма (эш), өстәмә (вакыт), алынма (сүз);

-гыч -геч, -кыч -кеч: башлангыч, сөйдергеч.

Кушма сыйфатлар сыйфат+исемле сүзтезмәләрдән -лы -ле, -сыз -сез кушымчалары ялганып, тезмә фигыльдән -кыч -кеч -гыч -геч кушымчалары ялганып һәм башка юллар белән ясалалар. Мәсәлән, беркатлы, эчкерсез, күпкырлы, бертөрле; искиткеч, коточкыч, котчыккыч, эчпошыргыч; алмачуар; халыкара, милләтара, континентара.

Парлы сыйфатлар синоним һәм антоним сыйфатлардан ясалалар: эреле-ваклы, караңгылы-яктылы,уенлы-көлкеле, аслы-өсле, иске-москы.

Тезмә сыйфатлар төрле сүз төркемнәреннән билге бел­дерү өчен ясалалар. Мәсәлән, көрәк сакаллы, матур йөзле, кара күзле.

Татар телендә башка телләрдән алынган сыйфатлар да бар. Алынма сыйфатлар арасында гарәп-фарсы теленнән кергәннәре дә (гыйльми, сәяси, икътисади, мәдәни, гомуми, мәҗбүри, әдәби, сыйнфый), рус теле һәм рус теле аша башка телләрдән кергәннәре дә (синтетик, революцион, аграр, дифференциаль, объектив) бар. -и, -он, -ик, -аль, -ль, -ив кушымчалары шул алынма сыйфатлар­да гына була.

Сан

Әйбернең санын, микъдарын белдерә торган сүзләр сан дип атала. Санның төркемчәләре әйбернең исәбен, саналу тәртибен, чамалап санауны белдерәләр.

Күпчелек очракта сан әйберне ачыклап килә. Сан белән ачык­ланган исемне саналмыш диләр.

5.4.1. Сан төркемчәләре

Бер үк санның аерым мәгънә, кушымча һәм сорауга ия булган төрле формалары сан төркемчәләре дип атала.

1. Микъдар саны әйбернең санын, микъдарын, төгәл исәбен белдерә. Мәсәлән, ике (өстәл), ун (агач).

Әйберләрнең өлешен күрсәтә торган икедән бер (1/2), (0,5), өчтән ике (2/3), биштән бер (1/5) кебек өлеш саннары да микъдар саннарына керә.

2. Тәртип саны әйберләрнең саналу яки урнашу тәртибен бел­дерә. Ул микъдар санына -(ы)нчы, -(е)нче кушымчасы ялганып ясала. Мәсәлән, беренче (бала), бишенче (сыйныф), өченче (ел).

Тәртип саны әйберне ачыклый һәм аергыч ролен үти. Саналмыш­тан башка килгәндә, исемләшеп, төрләнә ала: беренчеләрдә укыган.

3. Бүлем саны төрдәш әйберләрнең тигез өлешләргә бүленүен белдерә. Ул микъдар санына -ар, -әр (тартыктан соң), -шар, -шәр (сузыктан соң) кушымчалары ярдәмендә ясала: берәр, унар, алты­шар.

Бүлем саны аергыч ролендә йөри. Фигыльгә тапкыр, мәртәбә, кат сүзләре ярдәмендә иярә. Саналмыштан башка килгәндә, исемләшеп, төрләнә ала.

4. Чама саны әйбернең санын чама белән белдерә. Чама саны микъдар санына -лап, -ләп; -ларча, -ләрчә; -лаган, -ләгән кушымча­лары ялгап ясала: унлап егет, йөзләрчә кешеләр, меңләгән хатлар.

Чама саннары бер-берсенә янәшә булган микъдар саннарын теркәү юлы белән дә ясала. Мәсәлән, дүрт-биш, җиде-сигез, тугыз-ун.

5. Җыю саны төрдәш әйберләрне бергә җыйнау-туплауны бел­дерә. Ул микъдар санына -ау, -әү кушымчалары кушылып ясала: берәү, икәү, җидәү, унау.

Җыю санының саналмышы булмый. Җыю саны фигыльне ачыклый, ә хәбәр составында килә.

Искәрмә: ия булып килгәндә, җыю саны исемләшә: Берәү җитми калды. Өчәү кереп киттеләр.

Санның төрле төркемчәләр ясый торган кушымчаларыннан башка күрсәткечләре юк. Аларның тартым яки килеш кушымча­лары алулары исемләшүгә бәйләнгән. Мәсәлән, өчесе, йөзләр, биш-алтысы.

5.4.2. Саннарның төзелеше һәм дөрес язылышы

1. Тамыр саннар бер яки ике иҗектән торалар. Язылышлары кыенлык тудырмый: бер, ике, дүрт, ун, йөз, мең.

2. Кушма саннар һәрвакыт кушылып языла: унөч, ундүрт, унсигез,унтугыз.

3. Тезмә саннар аерым языла: утыз ике, туксан биш.
Искәрмә: тезмә сан составындагы кушма сан үз кагыйдәсе буенча языла: өч йөз унбиш.

4. Парлы саннар бүлем һәм чама төркемчәсендә генә очрый: өчәр-дүртәр, җиде-сигезләп, биш-алты.

Искәрмә: Чама саны кушымчалары -лап -ләп, -лаган -ләгән борын тартыгыннан соң да языла һәм шулай әйтелә дә: унлап, унлаган.

Алмашлык

Исем, сыйфат, рәвеш, сан кебек сүз төркемнәрен алмаштырып килә ала торган сүз төркеме алмашлык дип атала. Башка сүз төркемнәреннән алмашлыклар лексик мәгънәләренең гомумилеге белән аерылып торалар.

Алмашлык җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә. Алмашлыклар үзләре белән мөнәсәбәттәш сүз төркемнәренең мор­фологик күрсәткечләрен алалар.

5.5.1. Алмашлыкларның төркемчәләре

Мәгънә һәм вазифаларына карап, алмашлыклар җиде төркемгә бүленә:

1. Зат алмашлыклары: мин, син, ул, без, сез, алар.

2. Күрсәтү алмашлыклары: бу, теге, ул, шул, әнә, андый...

3. Сорау алмашлыклары: кем, нинди, ничек, кайсы, кайда, кайчан...

4. Билгеләү алмашлыклары: һәр, һәркем, барлык, һәммә, бөтен, үз...

5. Билгесезлек алмашлыклары: әллә кем, кемдер, нидер, ни ди булса, кем дә булса...

6. Юклык алмашлыклары: һичкем, һичнәрсә, һичкайда, һичкайчан, бернәрсә дә, беркайчан да...

7. Тартым алмашлыклары: минеке, синеке, аныкы, безнеке, сезнеке, аларныкы.

Зат алмашлыклары

Зат алмашлыклары сөйләү процессына катнашкан затларны белдерә: мин, без сөйләүчеләр; син, сез тыңлаучылар; ул, алар аның хакында сүз барган, читтәге зат яки әйберләр.

Зат алмашлыклары сан һәм килеш белән төрләнә, тартым кате­гориясе аларга хас түгел: Эндәшә батыр утынчы: Сиңа миннән ни кирәк? (Г. Тукай.)

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше исемнәр төрләне­шеннән беркадәр аерыла.

Б.к. мин син ул

И.к. минем синең аның

Ю.к. миңа сиңа аңа // аңар(га)

Т.к. мине сине аны

Ч.к миннән синнән аннан // аңардан

У-в. К. миндә синдә анда // аңарда

Күплектә төрләнеше исемнәрдәге кебек үк була.

Сорау алмашлыклары

Сорау алмашлыклары әйберне, затны, билгене, рәвеш һәм сан­нарны ачыклау өчен кулланыла.

Сорау алмашлыклары: кем, ни, нәрсә, кай, кайсы, каян, кайдан, кайчан, нинди, ник, нигә, ничек, ничә, күпме.

Сорау алмашлыкларының төрләнеше нинди сүз төркемен алыш­тырып килүенә бәйләнгән.

5.5.1.3. Күрсәтү алмашлыклары

Күрсәтү алмашлыклары зат яки әйберне күрсәтү, билге яки рәвешләргә ишарә итү өчен кулланыла.

Күрсәтү алмашлыклары: ул, бу, шул, теге, мондый, андый, тегенди, шундый, алай, болай, тегеләй, шулай.

Күрсәтү алмашлыклары, билге яки рәвешкә ишарә иткәндә, җөмләдә аергыч яки хәл булып киләләр һәм төрләнмиләр. Исемне алмаштырып килгәндә исә, алар килеш, тартым, сан белән төрләнәләр һәм җөмләдә ия, тәмамлык, хәбәр булалар. Мәсәлән, Бу читек бөтенләй башка (Г. Исхакый). Ул авылның, һич онытмыйм, һәр ягы урман иде (Г. Тукай). Шулай таңнан торып, күрше-күләнгә, аргы һәм бирге очтагы кардәш-ыруга кереп-чыгып йөри торгач, кояш чыга, көн була (Г. Бәширов). Шул уйлар мине куркытканнан-куркытты (Г. Исхакый). Тегеләр килеп җитмәделәр (сөйләмнән). Без шуларга хуҗа таба алмадык (Г. Исхакый).

Төрләнгән вакытта кайбер алмашлыкларның тамыры үзгәрешләр кичерә: бу урынына кыек килешләрдә һәм күплек санда мо(н); бо-; шул урынына шу(н) -; ул урынына а(н) - тамырлары кулланыла.

Б.к. бу шул

И.к. моның шуның

Ю.к. моңа(р) шуңа(р)

Т.к. моны шуны

Ч.к моннан шуннан

У-в. К. монда шунда

 

Тартым белән төрләнгәндә, өченче зат кушымчасы гына ялгана: бу-бусы, мон(ы)-сы, болары; шул шунсы, шулары.

5.5.1.4. Билгеләү алмашлыклары

Билгеләү алмашлыклары зат һәм әйберләрне тулаем җыеп яки аерым-аерым билгелеп күрсәтәләр. Алар күп түгел: һәр, бар, бөтен, һәммә, үз, һәркем, барысы, барча, бөтенесе.

Билгеләү алмашлыклары, исемне ачыклап, аергыч булып килгәндә – төрләнмиләр; исем урынында килгәндә исә, килеш, тартым, сан белән төрләнеп, җөмләнең теләсә кайсы кисәге була алалар. Мәсәлән, Һәр яңа көн белән ни дә булса туа, ни дә булса арта бара. Бөтен ил, бар халык өчен генә түгел, һәр шәһәр, һәр авыл, һәрбер кеше өчен бу шулай (Г. Бәширов).






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных