Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Тартым алмашлыклары 2 страница




Ит, сирәк очракта кыл, бул фигыльләре ярдәмендә төрле сүз төркемнәреннән тезмә фигыльләр ясала: Сеңелем миңа ярдәм итә. Улы инженер булды. Китәргә тәкъдим кылынды.

5.6.7. Фигыльләрнең төзелеше. Фигыль ясагыч кушымчалар

Төзелеше буенча фигыльләр, башка сүз төркемнәре кебек, бер­ничә төргә аерылалар.

Тамыр фигыльләр тамырдан гына тора: кил, сал, бас, мен.

Ясалма фигыльләр тамыр һәм ясагыч кушымчалардан тора: эш-лә, уй-ла, сан-а, шат-лан.

Кушма фигыльләр тамыр+тамыр һәм ясагычлардан тора: сау+бул+лаш, күз+ал+ла.

Тезмә фигыльләр ике яки өч сүздән тора: күз алдына китер, игътибар ит, кырт кис.

Фигыльнең кушма төре киң таралмаган. Төрле ярдәмче фи­гыльләр белән ясалган тезмә фигыльләр зуррак урын алып тора: гафу ит, сатып ал, уйлап тап, искә төшер, кул чап, тын ал.

Фигыльләр - ла -лә, -лан -лән, -лаш -ләш, -ай -әй, -р, -ар -әр, -а -ә, -ык, -ек, -кар -кәр, -гар -гәр, -ы -е, -да –дә,-ырда -ерда кушымча­лары ярдәмендә ясалалар. Мәсәлән; эш+лә, кадак+ла, билге+лә, тоз+ла, су+ла, уй+ла, көй+лә, сыр+ла, йомар+ла, сирәк+лэ, наз+ла, иркә+лә, үр+лә, шау+ла, гөр+лә, кочак+ла, тупас+лан, ямьсез+лән, кер+лән, ялкау+лан, ия+лән, ия+ләш, җир+ләш, автомат+лаш, кискен+ләш, хәбәр+ләш, уйн+а, тел+ә, сан+а, күг+әр, кыска+р. тат+ы, олыг+ай, сукыр+ай, күб+әй, тар+ай, тере+л, бер+ек, кич+ек, сыз+гыр, су+гар, көр+сен, ым+сын, читен+сен.

Кушма фигыльләр күп түгел, алар кушылып язылалар: саубул­лашу, буйсыну, күзаллау, ассызыклау.

Тезмә фигыльләр исем+фигыль, аваз ияртеме+фигыль, фигыль+фигыль (аналитик төзелешле) калыбы буенча ясалалар һәм аерым язылалар. Мәсәлән, аяк чалу, ачу китерү, баш тарту, ис китү, карын ачу, яфрак яру, телгә килү, искә төшү, телдән калу, күздән югалу, аһ итү, жу итү, кылт итеп, тәкъдим итү, һәлак булу, килеп чыгу, егыла язу, язып җибәрү.

5.7. Рәвеш

Эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүз төркеме – рәвеш була. Җөмләдә рәвеш, күбесенчә, фигыльне ачыклый һәм хәл булып килә. Рәвеш-төрләнми торган сүз төркеме. Мәсәлән, Тиздән белде бик яхшы: нинди хәреф ни атлы (Г. Тукай). Егылды ул кисәктән (Г. Тукай). Кинәт яшен чытырдады (М. Мәһдиев.).

Рәвеш, билгенең билгесен белдереп, сыйфат яки рәвешне ачык­лап килергә мөмкин: Артык күп иде су. Куе зәңгәр күктә болытлар йөзә.

Рәвешләр төзелешләре буенча тамыр, ясалма, кушма һәм парлы була.

Ясалма рәвешләр махсус кушымчалар ярдәмендә ясала. Рәвеш ясау өчен түбәндәге кушымчалар кулланыла: -ча -чә (татарча, заманча), -н-ын-ен (иртән, көндезен, кышын, кичен), -лап -ләп (еллап, икәүләп, яхшылап), -лата -ләтә (акчалата, әйберләтә), -дай -дәй, -тай -тәй (уттай, алтындай, балдай), -лай -ләй (бушлай, корылай, тереләй, яшьләй).

Кушма, парлы һәм тезмә рәвешләр ике сүзне кушу (бер+аз, бер+туктаусыз), теркәү (аз-маз, иртә-кич) яисә сүзләрне ияртүле бәйләнешкә кертү (ике яклап, күңел кузгатырдай, яшь көенчә) юлы белән ясалалар.

Кайбер рәвешләр, сыйфатлар кебек, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендә килә алалар: югарырак, ераграк, алданрак; иң югары, иң ерак, өр-яңадан.

5.7.1. Рәвешләрнең төркемчәләре

Мәгънәләренә карап, рәвешләр түбәндәге төркемчәләргә бүленәләр:

1. Саф рәвешләр: әкрен, салмак, тиз, җәяү, сүнәр-сүнмәс, берьюлы,кинәт.

2. Күләм-чама рәвешләре: күп, аз, байтак, шактый, бөтенләй, сирәк, бераз, гаять.

3. Охшату-чагыштыру рәвешләре: көмештәй, мамыктай, яшьләрчә.

4. Вакыт рәвешләре: быел, кичә, элек, көзен, башта, аннары, тиздән,соң.

5. Урын рәвешләре: ерак, югары, түбән, анда, монда, ары, бире, якын.

6. Сәбәп-максат рәвешләре: юкка, бушка, тикмәгә, юри, әрәмгә.

Рәвешләрнең күпчелеге аерым сүз төркемнәренең теге яки бу рәвештә катып калу нәтиҗәсендә барлыкка киләләр. Мәсәлән, башта, аста, өстә, югарыдан, эчтән, күптән, биредә, якында, аннан, эченнән, уеннан, чынлап.

5.8. Бәйләгеч сүз төркемнәре

5.8.1. Теркәгеч

Теркәгеч – җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйли торган ярдәмлек сүз төркеме.

Теркәгечләр ике зур төркемгә аерылалар: тезүче һәм ияртүче теркәгечләр.

Тезүче теркәгечләр җөмлә кисәкләре һәм җөмләләр арасында җыю, каршы кую, бүлү кебек мәгънә бәйләнешләрен белдерәләр, тиңдәш кисәкләрне һәм тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләрне бәйлиләр. Мисаллар: Ал аякларга башын куйган да йоклый, төш күрә (Г. Тукай). Ул утырган бик матурлап һәм акыллыбашланып (Г. Тукай). Миңа илле яшь тулган яки туласы көннәр (М. Мәһдиев). Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын (Г. Тукай). Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар, сирәк ләкин, дөрест әйтсәм, кешелекле, хәялылар (Г. Тукай).

Да, дә, та, тә теркәгече җыю мәгънәсен белдерә, шуңа күрә аны һәм, вә теркәгечләре белән алыштырып була. Ул кабатланып та, кабатланмыйча да килә.

Да, дә, та, тә теркәгече аерым языла, ул -да, -дә, -та, -тә кушымчасыннан басым белән дә аерыла. Кушымчага һәрвакыт басым төшә, ә теркәгеч басымсыз әйтелә.

Ияртүче теркәгечләр иярчен кисәкне баш кисәккә һәм, күбе­сенчә, иярченле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйлиләр. Ияртүче теркәгечләргә түбәндәгеләр керә: чөнки, гүя, ки, гүяки, әгәр, гәрчә, ягъни.

Ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр җөмлә кисәкләре һәм җөмләләр арасында сәбәп, шарт, кире шарт, чагыштыру һәм аныклау кебек мәгънә бәйләнешләрен белдерәләр. Мәсәлән, Мин төш күрдем. Гүя мин бер зур шаһ имеш (Г. Тукай). Аның бакчасына кеше атламый, чөнки үзләре өчен оялалар (М Мәһдиев). Әгәр эшкә файдасы булса, без түзәргә дә әзер (А. Гыйләҗев).

Теркәгечләр
Тезүче Ияртүче
Җыючы Каршы куючы Бүлүче  
Һәм, вә, да-дә, та-тә, янә, тагын, ни... ни Ләкин, ә, әмма, тик, бәлки, вәләкин, мәгәр, исә, бары Я, яки, яисә, әле-әле, әллә-әллә Чөнки, гүя, гүяки, ки, әгәр, гәрчә, ягъни, әйтерсең, диярсең, аеруча, бигрәк тә һ.б.ш.

5.8.2. Бәйлек

Бәйлек – иярүче кисәк белән ияртүче кисәк, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында төрле бәйләнешләрне белдереп, аларны үзара бәйләү хезмәтен үти. Мәсәлән, Синең кебек эшләү, урманга хәтле бару, өй саен керү, апа белән очрашу.

Бәйлекләр үзләреннән алда килгән сүзнең нинди дә булса ки­лештә торуын сорый һәм, шуннан чыгып, өч төркемгә аерыла: баш килешне сораучы бәйлекләр, юнәлеш килешен сораучы бәйлекләр, чыгыш килешен сораучы бәйлекләр.

Баш килешне сораучы бәйлекләргә белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, сыман, аша, аркылы, саен, турында, буенча һәм башка шундыйлар керә: аның шикелле уйлау, бармак башы хәтле җиләк, тау чаклы сәлам, күпер аша чыгу.

Искәрмә: бу бәйлекләр алмашлыкларның иялек килешендә булуларын сорыйлар: безнең белән бару, сезнең өчен эшләү. Ләкин күплек санда килгән III зат һәм күрсәтү алмашлыклары, башка сүзләр кебек үк, баш килештә була: алар кебек яшәү, шулар белән күрешү, тегеләр өчен тырышу.

Юнәлеш килешен сораучы бәйлекләргә таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле бәйлекләре керә: далага таба атлау, ашыкканга күрә егылу, йортка каршы басып тору.

Искәрмә: кадәр, чаклы, хәтле, тикле бәйлекләре, баш ки­лештәге исем белән килгәндә, чагыштыруны, юнәлеш килешендәге исем белән килгәндә, чикне белдерәләр, шуңа күрә алар ике төркемчәгә карыйлар.

Чыгыш килешен сораучы бәйлекләргә башка, бирле, соң, элек бәйлекләре керә: әнидән башка эшләү, көздән бирле күрмәү, кичәдән соң очрашу.

5.8.3. Бәйлек сүзләр

Бәйлек сүз булып ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ал, ара, тирә, урта, арка, төп кебек урын-ара мөнәсәбәтләрне белдерә торган исемнәр йөри.

Бу исемнәр, бәйлек сүз булып килгәндә, икенче бер сүзгә ияреп, тартымлы юнәлеш, чыгыш яки урын-вакыт килешендә булалар: инеш буена урнашу, шкаф эченнән алу, йорт алдыннан үтү, койма арасында кысылып калу, көн уртасында килү, синең аркаңда соңга калу.

5.9. Модаль сүз төркемнәре

5.9.1. Кисәкчә

Кисәкчә – аерым сүз яки җөмләгә нинди дә булса мәгънә төсмере өсти торган модаль сүз төркеме.

Кайбер кисәкчәләр бер генә төрле әйтеләләр: ич, бит, иң, соң, түгел, әллә; кайберләренең, кушымчаларныкы кебек, фонетик вариантлары була: гына генә, кына кенә; да дә, та тә; -мы ме, -мыни мени, ук үк.

Кисәкчәләрнең мәгънәви төркемчәләре

Кисәкчәләр арасында бер мәгънәлеләре дә, берничә мәгънә белдерүчеләре дә бар.

I. - мы - ме, -мыни - мени кисәкчәләре сорауны белдерә; соңгыла­рында бераз гаҗәпләнү төсмере дә катнаша: Килдеңме? Караңгы­мы? Кайттыгыз дамыни?

Түгел, фигыльдән башка сүзләр янында килеп, инкарь итүне бел­дерә: син түгел, эссе түгел, аз түгел, алай түгел; һич кисәкчәсе дә инкарь итүдә катнаша: һич белмим, һич хәтерләмим, һич юк.

Бит, ич, ла лә, ләбаса лабаса кисәкчәләре раслау-ныгыту төшенчәләрен белдерәләр: белә бит, әйтте ич, килгән лә, барды ла, сөйләде ләбаса, кайткан лабаса.

-чы -че, -сана -сәнә кисәкчәләре, боерык фигыль янында килеп, үтенүне, ялваруны белдерәләр: алып бирче, әйтсәнә, карасана, борчылмасана.

-дыр -дер, -тыр -тер, әллә кисәкчәләре билгесезлек, икеләнү төсмерен белдерәләр: кемдер, кайдадыр, каяндыр, әллә кайда, килде әллә?

-гына -генә, -кына -кенә кисәкчәләре үзләре ияреп килгән сүзгә чикләү мәгънәсен өстәп киләләр: ул гына белә, кичә генә әйтте, унау гына, алай гына.

иң, тома, шыр, җете, үтә һ. б. кисәкчәләр, сыйфатлар һәм рәвешләр алдыннан килеп, артыклык дәрәҗәсен белдерәләр: иң сылу, тома сукыр, шыр җүләр, җете кызыл, үтә сизгер, ап-ак, күм-күмгәк, түм-түгәрәк, ямь-яшел.

II. Күпмәгънәле кисәкчәләрнең мәгънә төсмерләре җөмләнең бөтен мәгънәсенә яки кайсы сүз төркеме янында килүенә бәйле була: да – дә, та – тә кисәкчәсе мәгънәне көчәйтү, нәрсәгә булса да кушылу, өстәлү мәгънәсен бирү өчен, фигыльләр янында килеп, тизлекне белдерү өчен, шарт фигыль янында килеп, кире шарт мәгънәсен белдерә: син дә уйла; уйлап та карамый; беркем дә белми; автобус та килмәде; килгәч тә кер; укыгач та язып куй; яңгыр яуса да тузан басылмады.

Ук, үк кисәкчәсе, мәгънәне көчәйтү белән бергә, тизлекне белдерә: сиңа ук әйтерләр; мине үк ачуланырлар; ишеткәч үк хәбәр ит.

Әле, инде кисәкчәләре боеруны йомшарталар, аңа үтенү төсмере өстиләр: Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп (Г. Тукай); кил инде, утыр инде. Моннан тыш җөмләнең гомуми мәгънәсенә карап, башка мәгънә төсмерләре дә белдерәләр: без шундый инде; хәзер соң инде; хәзер барырга гына калды инде; кайтмадылармыни инде?

Башка кисәкчәләр белдергән төсмерләре дә, җөмләнең мәгънәсенә карап, төрлерәк булырга мөмкин.

5.9.1.1. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы

1. Кайбер кисәкчәләр үзләре бәйләнгән сүздән һәрвакыт алда килә. Мондый кисәкчәләр өч төрле языла:

а) артыклык дәрәҗәсе ясый торган өр-, чем-, ямь-, кып-, күм- кебек кисәкчәләр сызыкча аша языла: өр-яңа, чем-кара, ямь-яшел, күм-күмгәк;

б) иң, нәкъ, җете, тома, шыр, үтә кисәкчәләре аерым языла: иң зур, нәкъ үзе, җете кызыл, тома сукыр, шыр ялангач, үтә зур;

в) һич кисәкчәсе, юклык алмашлыгы ясаганда, сорау алмашлы­гына кушылып языла, башка сүзләр янында аерым языла: һичнинди, һичкайчан, һич әйтми, һич белмәгән, һич юк.

2. Кисәкчәләрнең икенче төре үзләре бәйләнгән сүздән һәрвакыт соң килә. Алар ике төрле языла:

а) гына, генә, кына, кенә; ук, үк; да, дә, та, тә; ла, лә, лабаса, ләбаса; бит, ич, түгел кисәкчәләре һәрвакыт аерым языла: ул гына, әйткәч үк, барганда да, белә лә, килдем лабаса, керде бит, әйтте ич, сары түгел;

б) -мы, -ме, -мыни, -мени, -дыр, -дер, -тыр, -тер, -чы, -че, -сана, -сәнә кисәкчәләре кушылып языла: беләсенме, күрмәдеңмени, кайт­мадымыни, язгандыр, күрче, әйтсәнә.

3. Кисәкчәләрнең өченче төре әле, әллә, инде, хәтта, соң үзләре бәйләнгән сүздән алда да, аннан соң да киләләр. Алар һәрвакыт аерым языла: бир әле, әйттеләр әллә, күчтеләр инде, иртә әле, хәтта көнләшәм дә, белсә соң, кердеңме соң?

5.9.2. Хәбәрлек һәм модаль сүзләр

Сөйләмдә күбесенчә хәбәр һәм җөмләнең баш кисәге рәвешендә кулланылып килгән сүзләрне хәбәрлек сүзләр дип атыйлар. Алар җөмләдә раслау, кирәклек, тиешлек, мөмкинлек кебек мәгънәләр белдерәләр. Аларга түбәндәгеләрне кертеп була: бар, юк, тиеш, кирәк, мөмкин, мә, ярый, ярар, ярамый, имеш, икән. Мәсәлән, Абый, мә әле, син борып кара (Ф. Хөсни). Утыз икенче бүлмәгә, өйдәдер бит! Юк (Г. Ибраһимов).... сәламәтлек ныгый, көч арта, кәеф яхшыра, рух күтәрелә – тагын ни кирәк? (Ә. Еники.) Мин аларны тыңларга... тиеш түгелмени? (Ә. Ени­ки.)... менә утыз биш ел инде безнең очрашканыбыз юк (Ә. Ени­ки). Ярый, җитәр, яхшы чакта аерылышыйк, туган! (Ә. Ени­ки.) Башкача мөмкин түгел (Ә. Еники).

Хәбәрлек сүзләр исемләшеп килгәндә, тартым һәм килеш ку­шымчалары ала; кайберсе, фигыль кебек, барлык-юклык һәм заман кушымчалары алып формалаша: Иле барның көне бар (мәкаль). Ә нәрсә укырга кирәклеген мин үзем сезгә күрсәтеп бирермен (Ә. Еники). Юкка мин үзем дә тук (әйтем). Шундый уйлардан, шундый өметтән башка яшәүнең мәгънәсе дә юктыр шикелле (Ә. Еники). Ярый, сүз күпкә китте, инде нокта куярга да ярый торгандыр (Ә. Еники).

Хәбәрлек сүзләрнең бер төрлесе модаль сүзләр җөмләдә ке­реш сүз вазифасында йөри. Мәсәлән, димәк, ихтимал, шиксез, гафу итегез, ниһаять, кара, тукта, минемчә, синеңчә, зинһар, бердән, гадәттә, никтер, табигый һ. б.

Ымлыклар

Кешенең эчке кичерешләрен, хисләрен, тойгыларын һәм ихтыя­рын белдерүче сүзләрне ымлыклар дип атыйлар. Ымлыклар, башка сүз төркемнәреннән аермалы буларак, атау вазифасына ия түгел; алар кешенең чынбарлыкка хисси мөнәсәбәтен, кичерешләрен турыдан-туры белдерәләр.

Ымлыкларны ике төркемгә бүләләр: эмоциональ ымлыклар, императив ымлыклар.

Эмоциональ ымлыклар кешенең төрле хисләрен, кичерешләрен, кәефен белдерәләр. Алар уңай һәм кире кичерешләр булырга мөм­кин: аһ, ай-һай, ура, и, и-и-и, ай-яй, тфү, уф, абау, һм.

Эмоциональ ымлыкларның бер төре кешенең уйлануын, раслау, сорау, хуплау, канәгатьсезлек һ. б. хисләрен белдерә.Мәсәлән, Аһ, никадәр кыска бу бер ел гомер! (Ә. Еники.) Ах, аңласагыз иде сез! (Ә. Еники.) һай, кыз чаклар! Үтте инде,үтте! (Ә. Еники.) И бәрәңге! Син күрендең әүвәле күрнешкә чит... (Г. Тукай.)

Императив ымлыклар кешенең ихтыярын, теләген белдерәләр. Аларга боеру, тыю, чакыру, әйдәү, эндәшү, таләп итү мәгънәләре хас. Мәсәлән, әйдә, алло, чү, тсс, һайт. Хайваннарны, кошларны чакыру да шул ук ымлыкларга керә.

Сез көлмәгез, яме! (Ә. Еники.) Җәле, иптәш, ни ишеттең?.. (Г. Тукай.) Йә, җавап бир, шомлык (Ф. Хөсни). Йә, йә, кыланма (М. Мәһдиев). Әйдә, чәй куям (М. Мәһдиев).

5.10. Аваз ияртемнәре

Аваз ияртемнәре – кеше тавышына, табигать авазларына һәм төрле әйберләрдән туган тавышларга охшатылып ясалган сүзләр. Мәсәлән, Менә бер көнне ачык зәңгәр салкынча күк гөмбәзеннән сихри авазлар ишетелде:

Торыл - лыйк! Торыл- лыйк! Торыл- лыйк! (М. Мәһдиев.) Ат мине көтә икән. – Оһ-һы-һы, – дип дәшеп үк куйды (М. Мәһ­диев). Өм-м-м! Өм-м-м! – дип рәнҗи, әллә үпкәли ул (сыер) Илһамиягә. – Өм-м-м! (М. Мәһдиев.)

Аваз ияртемнәреннән чынбарлыкның төрле күренешләрен образ­лы чагылдыру өчен килгән образ ияртемнәрен аерып карарга кирәк. Мәсәлән, Чыгып баш калкыта сахрада уҗым, яшел хәтфә шикелле итә җем-җем (Г. Тукай). Ялт! Хәмит абзыеңның кулында инде кайрак, пычак Гали пәкесенә әверелә (М. Мәһди­ев). Ялт-йолт итәр, ялмап йотар (табышмак). Эчем жу итеп китте (сөйләмнән). Кылт итеп исемә төште (сөйләмнән).

Синтаксис

Синтаксис (syntaxic) – грек сүзе һәм ул төзелеш, төзү мәгънәләрен белдерә. Телнең морфология һәм сүз ясалышы бүлекләре белән бергә үзара бәйләнештә яшәп, тел гыйлеменең грамматика фәнен тудыра. Синтаксис сүзләрнең һәм сүз формаларының үзара бәйләнеш кагыйдәләрен билгели. Синтаксик берәмлекләр төзүдә морфологик берәмлекләр – сүз һәм сүз формалары катнаша.

Синтаксис фәне теге яки бу телнең сөйләм телен өйрәнүче фән. Сөйләм – гаять катлаулы күренеш. Аны тулаем алып өйрәнеп булмый, шуңа күрә аны махсус синтаксик берәмлекләр ярдәмендә өйрәнәләр.

Хәзерге синтаксис фүнендә төп берәмлекләргә җөмлә, сүзтезмә, синтагма, кушма җөмлә, синтаксик бөтен, текст кебек берәмлекләрне кертеп карыйлар. Сөйләмнең иң зур берәмлеге дип тест таныла, чөнки анда сөйләмгә хас барлык үзенчәлекләрне дә табарга мөмкин.

6.1. Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше һәм аларның төрләре

Сөйләмдә сүзләр бер-берсенә бәйләнеп, сөйләм барлыкка китерәләр. Әлеге бәйләнешләрне 2 зур төркемгә бүлеп карыйлар:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных