Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Тартым алмашлыклары 5 страница




Иярчен кире җөмлә көтелгән эш яки хәлнең баш җөмләдә киресе булачагын белдерә. Синтетик төре: Юл нинди генә кыен бул масын, алар түзделәр. Аналитик төре: Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да күрәм. (Г. Бәширов)

Иярчен аныклагыч җөмлә баш җөмләдән аңла­шылган берәр төшенчәне, фикерне аныклап килә. Аналитик төрдә була. Синтетик төре: Күргән төшем ырас килде: Сезне күреп шатландым. (Җыр)

6.8.3. Катлаулы кушма җөмләләр

Икедән артык гади җөмләдән торган кушма җөмләләрне катлаулы кушма җөмләләр дип атыйлар. Икедән артык җөмләләр тезүле бәйләнештә булсалар күп тезмәле иярченле кушма җөмлә барлыкка килә.

Иярчен җөмләләре берничә булган иярченле кушма җөмлә күп иярченле кушма җөмлә дип атала. (1) Язлар җиткәч, (2) кояш карый башлагач, (3) без кырларга чыгарбыз.

Төзелешләре ягыннан күп иярченле кушма җөмләләрнең дүрт төре бар: тиңдәш иярүле, тиңдәш түгел иярүле, бер-бер артлы иярүле, берничә төр иярүле.

1. Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләләр баш җөмләнең бер үк кисәген бер үк яктан ачыклыйлар, бер үк сорауга җавап бирәләр:

Ямансулап калсам мин еракта,

Үзәгемә үтсә салкыннар,

Җылысына кайтып сыенырга

Республикам, туган халкым бар. (Н. Хисамов)

2. Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләләр баш җөмләне төрле яктан ачыклыйлар, төрле сорауга җавап бирәләр.

Каләме үткен кеше кылычы үткенне җиңә. (Мәкаль)

3. Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләләр баш җөмләгә бер-бер артлы иярәләр.

Иң-иң мөһиме шул иде янә: Сәлим хан тәхеткә утыргач, берәү дә, зурдан кубып, Болгарга яу килмәде. (М. Хәбибуллин)

4. Берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмләләрдә алдагы өч төр бәйләнешнең комбинацияләре урын ала:

Агарып таң атканда,

Кызарып кояш чыкканда,

Күңеле үскән Кыпчак би,

Тагын килеп мәйданга,

Чыгып басты гөрс итеп. ("Идегәй")

Гади җөмләләре үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы кушма җөмлә катнаш кушма җөмлә дип атала. (/) Көн эссе булса да, (2) Хәдичәттәй яшел ефәк бөркәнгән, (3) шәл чуклары җиргә кадәр салынган (Г.Әпсәләмов)

Тиңдәш кисәкләре яки тиңдәш җөмләләре күп булу нәтиҗәсендә бик нык җәенкеләндерелгән гади яки кушма җөмлә тезем дип атала. Күбрәк шигъри әсәрләрдә кулланыла.

Өлешләре арасындагы мәгънә мөнәсәбәтләре һәм грамматик мәгънәләре белән бер-берсенә якын торган, ләкин төзелешләре һәм бәйләүче чаралары белән аерыла торган сүзтезмә һәм җөмләләрне синтаксик синонимнар диләр. Мәсәлән, укырга килү, укырга дип килү, укыр өчен килү – синоним сүзтезмәләр. Кем эшләми, шул ашамый. Эшләмәгән ашамый – синоним җөмләләр, ягъни синтаксик синонимнар.

7. Лингвистик анализ ясау тәртибе

7.1. Фонетик анализ ясау тәртибе

1. 1. Сүзне иҗекләргә бүлеп, басымны күрсәтү.

2. 2. Сүзнең транскрипциясен күрсәтү

3. 3. Аваз һәм һәрефләр санын билгеләү.

4. 4. Аваз һәм хәрефләрне рәттән санап чыгу.

5. 5. Авазларга характеристика бирү.

6. 6. Сүздәге аваз үзгәрешләрен күрсәтү, сингармонизм законын билгеләү.

Үрнәк

Яшьлек

1. 1. Яшь-лéк

2. 2. [йәшлек]

3. 3. авазлар – 6: [й], [ә], [ш], [л], [е], [к], хәрефләр: я, ш, ь, л, е, к

4. 4. [й] – тартык аваз, яңгырау, тел уртасы

[ә] – сузык аваз, алгы рәт, иренләшмәгән, озын, түбән күтәрелешле

[ш] – тартык аваз, саңгырау, тел алды

[л] – тартык аваз, яңгырау, сонор, тел алды

[е] – сузык аваз, алгы рәт, иренлшмәгән, кыска, урта күтәрелешле

[к] – тартык аваз, саңгырау, тел арты

5. Сингармонизмга буйсынган

7.2. Cүз төзелешен тикшерү тәртибе

1. Сүзне җөмләдән алып, мәгънәле кисәкләргә таркату, аның ничә мәгънәле кисәктән торуын әйтү.

2. Сүзнең тамырын табу, мисалга 2-3 тамырдаш сүз уйлап әйтү.

3. Кушымчаларның кайсы төркемгә керүләрен әйтү.

4. Нигезен күрсәтү.

Дуслык ашта беленми, эштә беленә. (Мәкаль)

Дуслык – дус-лык, ике өлештән тора: дус – тамыр, -лык – сүз ясагыч кушымча; тамырдаш сүзләр: дуслашу, дускай.

Ашта – аш-та, ике өлештән тора: аш – тамыр, -та – төрләндергеч кушымча (килеш кушымчасы); тамырдаш сүзләр: ашлык, ашамлык, ашау.

7.3. Морфологик анализ ясау тәртибе

7.3.1. Исемгә морфологик анализ ясау

1. 1. Сүз төркеме.

2. 2. Ясалышын билгеләү (тамыр, ясалма), төзелеше (кушма, тезмә, парлы).

3. 3. Ялгызлык яки уртаклык булуын күрсәтергә.

4. 4. Саны (күплектә, берлектә).

5. 5. Килеше, мәгънәсе.

6. 6. Тартым белән төрләнү-төрләнмәве, заты, саны, кайсы сүзгә каравы.

7. 7. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

Үрнәк

Әниемнеңкуллары иң йомшак.

Әниемнең – исем, тамыр, уртаклык, берлек санда, иялек килештә, I зат берлек сан тартым белән төрләнгән, аергыч.

куллары – исем, тамыр, уртаклык, күплек санда, баш килештә, III зат берлек сан тартым белән төрләнгән, ия.

7.3.2. Сыйфатка морфологик анализ ясау тәртибе

1. 1. Сүз төркеме.

2. 2. Ясалышы.

3. 3. Кайсы сүзгә каравы (сыйфатланмыш).

4. 4. Дәрәҗәсе.

5. 5. Исемләшкән очракта: сан, килеш, тартым.

6. 6. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

Үрнәк

Мәктәп бакчасы быел да аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде.

аллы-гөлле – сыйфат, ясалма, парлы, чәчәкләргә сүзен ачыклый, гади (төп) дәрәҗә, аергыч

7.3.3. Санга морфологик анализ ясау тәртибе

1. 1. Сүз төркеме.

2. 2. Ясалышы.

3. 3. Сан төркемчәсе.

4. 4. Саналмышы.

5. 5. Исемләшсә - сан, килеш, тартым.

6. 6. Җөмлә кисәге.

Үрнәк

Укытучы безгә икешәр дәфтәр алып килергә кушты.

икешәр – сан, тамыр, бүлем саны, дәфтәр сүзен ачыклый, хәл.

7.3.4. Рәвешкә морфологик анализ ясау тәртибе

1. 1. Сүз төркеме.

2. 2. Ясалышы.

3. 3. Рәвеш төркемчәсе.

4. 4. Кайсы сүзне ачыклап килүе.

5. 5. Җөмлә кисәге.

Шул бабай безгә бераз гына орлыклар бирде.

бераз – күләм-чама рәвеше, тамыр, бирде сүзен ачыклый, күләм хәле.

7.3.5. Алмашлыкка морфологик анализ ясау тәртибе

1. 1. Сүз төркеме.

2. 2. Ясалышы.

3. 3. Төркемчәсе.

4. 4. Төрләнешен ачыкларга (кайсы сүз төркемен алыштыруына карап).

5. 5. Җөмлә кисәге.

Үрнәк

Кайда татулык, шунда тынычлык

Кайда – сорау алмашлыгы, тамыр, исемне алыштырып килә, урын-вакыт килешендә, берлек санда, урын хәле

Шунда – күрсәтү алмашлыгы, тамыр, исемне алыштырып килә, урын-вакыт килешендә, берлек санда, урын хәле.

7.3.6. Фигыльгә морфологик анализ ясау тәртибе

1. 1. Сүз төркемен билгеләү.

2. 2. Ясалышы.

3. 3. Затка мөнәсәбәтен ачыклау.

4. 4. Төркемчәсен билгеләү.

5. 5. Барлыкта-юклыкта булуын ачыклау.

6. 6. Юнәлешен билгеләү.

7. 7. Зат-санын билгеләү.

8. 8. Заманын (булса) билгеләү.

9. 9. Җөмләдәге вазифасын билгеләү.

Үрнәк

Иртә торгач та үрдәк тамагын туйдырган да юлга чыккан.

Торгач – тамыр фигыль, затланышсыз, III төр хәл фигыль, барлыкта, төп юнәлеш, зат-сан белән төрләнми, җөмләдә хәл булып килә;

тамагын туйдырган, юлга чыккан - тезмә фигыль, затланышлы, хикәя фигыль, барлыкта, йөкләтү юнәлеше, ΙΙΙ зат берлектә, билгесез үткән заман, җөмләдә хәбәр булып килә.

7.4. Сүзтезмәләргә синтаксик анализ

1. Җөмләдән сүзтезмәне аерып алу.

2. Сүзтезмәнең төзелешен тикшерү: иярүче һәм ияртүче сүзләрне күрсәтү, аларның нинди сүз төркемнәре белән белде­релүен билгеләү, бер-берсенә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнүләрен аңлату.

3. Иярүче сүз белән ияртүче сүз арасындагы мәгънә мөнәсәбәтен ачыклау.

7.5. Җөмлә кисәкләрен тикшерү тәртибе

7.5.1. Баш кисәкләр

Ияне табарга, аның төрен билгеләргә һәм бирелешен аңлатырга.

Хәбәрне табарга, аның төрен һәм бирелешен аңлатырга.

7.5.2. Иярчен кисәкләр

Тәмамлыкны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди со­рауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.

Аергычны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.

Хәлне табарга, төрен билгеләргә, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.

Аныклагычны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.

7.6. Җөмләләрне синтаксик яктан тикшерү

7.6.1. Гади җөмлә

1. 1. Җөмләнең гади икәнлеген билгеләү.

2. 2. Җәенкеме-җыйнакмы булуын билгеләү.

3. 3. Тулымы-кимме булуын ачыклау.

4. 4. Составы ягыннан төрен аңлату.

5. 5. Әйтү максаты ягыннан төрен билгеләү.

6. 6. Анда эндәш һәм кереш сүзләр, тиңдәш һәм аерымланган кисәкләрнең булу-булмавын ачыклап әйтү.

7.6.2. Тезмә кушма җөмлә

1. 1. Җөмләнең тезмә кушма икәнлеген әйтергә, аның эчендәге аерым җөмләләрне аерып күрсәтү.

2. 2. Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрнең үзара тезү юлы белән бәйләнүен әйтү, бәйләүче чараларын күрсәтү.

3. 3. Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасында тыныш билге­сенең ни өчен куелуын аңлату.

4. 4. Җөмләнең төзелешен күрсәтеп схема төзү.

7.6.3. Иярченле кушма җөмлә

1. 1. Җөмләнең иярченле кушма җөмлә икәнлеген әйтү, баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтү.

2. 2. Иярчен җөмләнең төзелеш һәм мәгънә төрен билгеләргә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтү.

3. 3. Иярчен һәм баш җөмләләр арасына нинди тыныш билгесенең ни өчен куелуын яки куелмавын аңлату.

4. 4. Җөмләнең төзелешен күрсәткән схема төзү.

7.6.4. Күп иярченле кушма җөмлә

1. Баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтү, соңгыларының төзелеш һәм мәгънә ягыннан төрләрен, бәйләүче чараларын әйтү.

2. Схема төзү.

3. Схема буенча катлаулы кушма җөмләнең төрен билгеләү.

7.6.5. Катнаш кушма җөмлә

1. Икедән артык җөмлә табып күрсәтү, алар арасында тезүле бәйләнеш тә, ияртүле бәйләнеш тә булуын исбатлау, бәйләүче чараларны билгеләү.

2. Тезүле бәйләнешнең баш һәм гади җөмләләр арасында булуын әйтү.

3. Схема төзү.

4. Схема буенча катлаулы кушма җөмләнең төрен билгеләү.

Җөмлә кисәкләрен һәм гади җөмләне тикшерү үрнәкләре

Йомшак ябалак карлы кышкы кичләр, озын төннәр әнә шундый уйлар эчендә үтте. (М. Мәһдиев)

Бу – гади, җәенке, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә; составын­да тиңдәш ияләр (кичләр, төннәр) һәм тиңдәш аергычлар (йом­шак карлы, ябалак карлы) бар.

Кичләр, төннәр – гади ияләр, исемнәр белән бирелгәннәр;

үтте - гади фигыль хәбәр, үткән заман хикәя фигыль белән бирелгән;

йомшак ябалак карлы, кышкы – аергычлар, кичләр сүзенә ияргәннәр, нинди? соравына җавап бирәләр, сыйфатлар белән би­релгәннәр;

озын – аергыч, төннәр сүзенә ияргән, нинди? соравына җавап бирә, сыйфат белән бирелгән;

шундый – аергыч, уйлар сүзенә ияргән, нинди? соравына җа­вап бирә, күрсәтү алмашлыгы белән белдерелгән;

уйлар эчендә – рәвеш хәле, үтте сүзенә ияргән, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап бирә, бәйлек сүз белән килгән, исем белән бирелгән.

 

ЭЧТӘЛЕК

1. Тел гыйлеме

1.1. Тел гыйлеме

1.2. Фонетика

1.3. Лексика

1.4. Грамматика

1.5. Сүз ясалышы

1.6. Пунктуация

Фонетика

2.1. Сөйләм аппараты. Аваз артикуляциясе

Фонема

2.3. Авазларны (фонемаларны) төркемләү. Сузык һәм тартык авазлар

2.4. Сузыкларны төркемләү

Сузыклар составы

2.6. Тартыкларны төркемләү

2.7. Иҗек

2.8. Басым, аның төрләре һәм типлары.

Интонация

2.10. Сөйләм агышында авазлар үзгәреше

2.11. Авазларның позицион үзгәрешләре

2.12. Авазларның комбинатор үзгәрешләре

2.13. Авазларның чиратлашуы

2.14. Орфоэпия

2.15. Графика

2.16. Татар халкында язу тарихы

2.17. Орфография

Лексикология

3.1. Лексикологиянең тармаклары

3.2. Сүз турында төшенчә

3.3. Сүз һәм предмет

3.4. Сүз һәм төшенчә

3.5. Семасиология. Сүзнең лексик мәгънәсе

3.6. Сүзнең лексик мәгънәсе һәм аның типлары

3.7. Сүздәге мәгънәләрнең үсеш юллары. Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре

3.8. Омонимнар

3.9. Синонимнар

3.10. Антонимнар

3.11. Килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теле сүзлек составы

3.11.1. Татар телендә гомум төрки сүзләр

3.11.2. Татар телендә гарәп һәм фарсы алынмалары

3.11.3. Татар телендә рус алынмалары

3.11.4. Татар теленә кергән һинд-европа сүзләре. Интернациональ сүзләр

3.12. Актив һәм пассив кулланылыштагы сүзләр

3.12.1. Искергән сүзләр

3.12.2. Яңа сүзләрнең барлыкка килүе

3.13. Фразеологизмнар турында төшенчә

3.13.1. Фразеологизмнарны төркемләү

3.14. Этимология

3.15. Ономастика

3.16. Лексикография

4. Сүз ясалышы

4.1. Сүз төзелеше

4.2. Сүз ясалышы ысуллары

5. Морфология

5.1. Сүзләрне төркемнәргә бүлү

Исем

5.2.1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре

5.2.2. Исемнең сан белән төрләнүе

5.2.3. Исемнең килеш белән төрләнүе

5.2.4. Килешләрнең вазифасы

5.2.5. Исемнең тартым белән төрләнүе

5.2.6. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе

5.2.7. Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных