Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






НАМАЗНЫҢ ЗЕКЕРЛӘРЕ





59. Сәнә’:
سُبْحَا نَكَ الّٰلهُمَّ وَبِحَمْدِكَ وَتَبَارَكَ اسْمُكَ وَتَعَالٰى جَدُّكَ وَ لآ اِلٰهَ غَيْرُكَ
Субөхәәнәкәл-лааһүммә үә бихәмдикә үә тәбаарәкәс-мүкә үә тәгәәләә җәддүкә үә ләә иләәһә гайрүк.
Мәгънәсе: Әй Аллаһ, Сиңа дан һәм мактау булсын. Синең исемең мөбарәк һәм дәрәҗәң олуг. Синнән башка бернинди Илаһи зат юк.

60. Тәгәү’үз:

أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.
Мәгънәсе: Куылган шайтанның явызлыгыннан Аллаһы Тәгаләгә сыгынам (сыенам).

61. Бәсмәләһ:

بِسْمِ اللّٰهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим
Мәгънәсе: Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне.

 

62. “Фатиха” сүрәсе

بِسْمِ اللّٰهِ الرَّحْمٰنِ الرَّحِيمِ
اَلْحَمْدُ لِلّٰهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ ﴿2﴾
الرَّحْمٰـنِ الرَّحِيمِ ﴿3﴾ مَالِكِ
يَوْمِ الدِّينِ ﴿4﴾ إِيَّاكَ نَعْبُدُ وإِيَّاكَ
نَسْتَعِينُ ﴿5﴾ اِهْدِنَــــا الصِّرَاطَ
الْمُسْتَقِيمَ ﴿6﴾ صِرَاطَ الَّذِينَ
أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ ۙغَيْرِ الْمَغْضُوبِ
عَلَيْهِمْ وَلاَ الضَّالِّينَ﴿7﴾

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гәләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики-йәүмид-диин. Иййәәкә нәгбүдү үә иййәкә нәстәгиин. Иһдинәс-сырааталь-мүстәкыйм. Сырааталь-ләзиинә әнгәмтә гәләйһим. Гайриль-мәгдуби гәләйһим үәләд-дааллиин. Әмин.


Мәгънәсе: Бөтен галәмнәрнең тәрбиячесе, раббысы Аллаһка мактаулар булсын! Ул – мәрхәмәтле, рәхимле. Җәза Көненең (Ахирәтнең) хуҗасы. Бары тик Сиңа гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга күндер. Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер. (Фатиха сүрәсен укып бетергәч: “Әәмиин”, ягъни теләкләребезне кабул кыл” дип әйтергә кирәк).

 

 

63. “Мәсәд” сүрәсе

بِسْمِ اللّٰهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
تَبَّتْ يَدَا أَبِي لَهَبٍ وَتَبَّ ﴿1﴾ مَا
أَغْنَى عَنْهُ مَالُهُ وَمَا كَسَبَ ﴿2﴾
سَيَصْلَى نَاراً ذَاتَ لَهَبٍ ﴿3﴾
وَامْرَأَتُهُ حَمَّالَةَ الْحَطَبِ ﴿4﴾ فِي
جِيدِهَا حَبْلٌ مِّن مَّسَدٍ ﴿5﴾

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Тәббәт йәдәә әбии ләһәбиү-үә тәббъ. Мәә әгънәә гәнһү мәәлүһүү үә мәә кәсәбъ. Сәйәсъләә нәәран зәәтә ләһәбъ. Үәмра’әтүһүү хәммәәләтәл-хәтабъ. Фии җиидиһәә хәбълүм-мим-мәсәдъ.
Мәгънәсе: Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын! Үзен дә ләгънәт орсын! Кәсеп итеп җыйган малы да, байлыгы да аңа ярдәм итмәде. Ул ялкынлы утта яначак; хатыны да, утын күтәргән килеш. Хатынының муенында хөрмә мунчаласыннан ишелгән бау булыр.

 

64. “Ихлас” сүрәсе

بِسْمِ اللّٰهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
قُلْ هُوَ اللَّهُ أَحَدٌ ﴿1﴾ اللَّهُ الصَّمَد
﴿2﴾ لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ ﴿3﴾ وَلَمْ
يَكُن لَّهُ كُفُواً أَحَدٌ ﴿4﴾

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәл-лааһү әхәд. Әл-лааһүс-самәд. Ләм йәлидъ үә ләм йүләд. Үә ләм йәкүл ләһүү күфү’ән әхәд.
Мәгънәсе: Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Аллаһ бер генә. Аллаһ мәңге (яши). Ул тудырылмаган да, тудырмаган да. Аллаһка тиңдәш юк”.

 

65. “Фәләк” сүрәсе

بِسْمِ اللّٰهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ الْفَلَقِ ﴿1﴾ مِن شَرِّ
مَا خَلَقَ ﴿2﴾ وَمِن شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا
وَقَبَ ﴿3﴾ وَمِن شَرِّ النَّفَّاثَاتِ فِي
الْعُقَدِ ﴿4﴾ وَمِن شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا
حَسَدَ ﴿5﴾

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгүүзу бираббиль-фәләкы. Миң шәрри мәә халәкы. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе. Үә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гүкаде. Үә миң шәрри хәәсидин изә хәсәд.
Мәгънәсе: Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм аларга: “Мин сыенамын таңны тудыручы Раббыма. Мәхлукларның мәкереннән (зарарыннан), дөм караңгы төннәрдәге мәкердән, ырым төеннәрен өшкерүче им-томчыларның (бозучыларның) мәкереннән (явызлыгыннан), көнчел кешенең хөсетлегеннән (көнчелегеннән) Аллаһка сыенамын”.

 

66.“Нәс” сүрәсе

بِسْمِ اللّٰهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ﴿1﴾
مَلِكِ النَّاسِ﴿2﴾ إِلَهِ النَّاسِ ﴿3﴾
مِن شَرِّ الْوَسْوَاسِ الْخَنَّاسِ ﴿4﴾
الَّذِي يُوَسْوِسُ فِي صُدُورِ
النَّاسِ﴿5﴾ مِنَ الْجِنَّةِ وَ النَّاسِ ﴿6﴾

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгүүзу бираббин-нәәс. Мәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-үәсүәәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәс’үисү фии судүүри-нәәс. Минәл-җиннәти үән-нәәс.
Мәгънәсе: Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Кешеләрнең Раббысына сыенамын. Кешеләрнең Патшасына, кешеләрнең Алласына, шайтанның мәкерле котыртуыннан, кешеләрнең күңеленә вәсвәсә салучы шайтаннан, (ул яманлыкка котыртучы) җен токымыннан булса да, кешеләрдән булса да (Аллаһка сыенамын)”.

 

67. Рөкүгъ тәсбихе:
سُبْحَانَ رَبِّيَ الْعَظِيمِ

Сүбхәәнә рабби’йәл-гәзыйм
Мәгънәсе: Олуг Раббымны пакь дип беләм.

68. Тәсмиг:
سَمِعَ اللهُ لِمَنْ حَمِدَهُ

Сәмигал-лааһу лимән хәмидәһ
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә Үзен мактаган кешенең мактавын ишетә.

69. Тәхмид:
رَبَّنَا لَكَ الْحَمْدُ

Раббәнәә ләкәл-хәмде.
Мәгънәсе: Әй Раббыбыз, һәрбер мактау Сиңа гына хас.

70. Сәҗдә тәсбихе:

سُبْحَانَ رَبِّيَ الْأَعْلَى

Сүбхәәнә раббийәл-әгләә.
Мәгънәсе: Бөек булучы Раббымны пакь дип беләм.

 

71. Тәшәһһөд

اَلتَّحِيَّاتُ لِلّٰهِ وَالصَّلَوَاتُ وَالطَّيِّبَاتُ اَلسَّـلاَمُ عَلَيْكَ
اَيُّهَا النَّبِىُّ وَرَحْمَةُ اللّٰهِ وَبَرَكَاتُهُ السَّـلَامُ عَلَيْنَاوَعَلٰى
عِبَادِاللّٰهِ الصَّالِحِيِنَ اَشْهَدُ اَنْ لآ اِلٰهَ اِلاَّ اللّٰهُ
وَاَشْهَدُ اَنَّ مُحَمَّدًاعَبْدُهُ وَرَسُولُهُ

Әт-тәхиййәәтү лилләәһи үәс-саләүәәтү үәт-таййибәәт. Әс-сәләмү гәләйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтул-лааһи үә бәракәәтүһ. Әс-сәләмү гәләйнәә үә гәләә гибәәдил-ләәһиссалихиин. Әшһәдү әл-ләә иләәһә илләл-лааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә расүүлүһ.
Мәгънәсе: Тел гыйбадәтләре дә, тән гыйбадәтләре дә, мал гыйбадәтләре дә – һәркайсы Аллаһы Тәгалә өчен. Әй Пәйгамбәребез, Сиңа Аллаһның сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын. Сәлам безгә дә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын. Күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Шулай ук гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Мөхәммәд галәйһиссәләм – Аллаһы Тәгаләнең колы һәм илчесе.

 

72. Салават

اَللّٰهُمَّ صَلِّ عَلٰى مُحَمَّدٍ وَ عَلٰى اٰلِ مُحَمَّدٍ كَمَا صَلَّيْتَ
عَلٰى اِبْرَاهِيمَ وَ عَلٰى اٰلِ اِبْرَاهِيمَ اِنَّكَ حَمِيدٌ مَجِيدٌ
اَللّٰهُمَّ بَارِكْ عَلٰى مُحَمَّدٍ وَ عَلَى اٰلِ مُحَمَّدٍ كَمَا بَارَكْتَ
عَلٰى اِبْرَاهِيمَ وَ عَلٰى اٰلِ اِبْرَاهِيمَ اِنَّكَ حَمِيدٌ مَجِيدٌ

Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә гәләә Ибраһиимә үә гәләә әәли Ибраһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Әллааһүммә бәәрик гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә гәләә Ибраһиимә үә гәләә әәли Ибраһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид.
Мәгънәсе: Йә, Рабби, Ибраһим галәйһиссәләмгә һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне биргән кебек, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм аның гаиләсенә дә рәхмәтеңне бир. Дөреслектә, Син мактаулы һәм олуг зат. Йә, Рабби, Ибраһим галәйһиссәләмгә һәм аның гаиләсенә бәрәкәтеңне биргән кебек, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм аның гаиләсенә дә бәрәкәтеңне бир. Дөреслектә, Син – мактаулы һәм олуг зат.

 

73. Дога аяте

رَبَّنَا اٰتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَ فِي اْلاَخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ
Раббәнәә әәтинә фид-дүн’йәә хәсәнәтән үә фил-әәхирати хәсәнәтән үә кыйнәә гәзәбән-нәәр.
Мәгънәсе: Йә Раббыбыз, безгә дөньяда да, ахирәттә дә изге нигъмәтләреңне бирсәң иде. Һәм безне җәһәннәм газабыннан сакласаң иде.

74. Сәлам:

َ اَلسَّلَامُ عَلَيْكُمْ وَرَحْمَةُ الله

Әс-сәләәмү гәләйкүм үә рахмәтул-лааһ.
Мәгънәсе: Сезгә Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын.

75. Сәлам догасы

اَللَّهُمَّ اَنْتَ السَّلاَمُ وَمِنْكَ السَّلاَمُ تَبَارَكْتَ يَا ذَاالْجَلاَلِ وَالْإِكْرَامِ

Әллааһүммә әнтәс-сәләәмү үә минкәс-сәләәмү тәбәәрактә йәә зәл-җәләәли үәл-икраам.
Мәгънәсе: Йә, Рабби, Син һәрбер бәладән саклаучы. Һәрбер сәламәтлек Синнән генә. Син – мөбарәк зат, әй олуглык һәм хөрмәт иясе Аллаһ.

 

76. Кунүт догасы

اَللّٰهُمَّ إِنَّا نَسْتَعِينُكَ وَ نَسْتَغْفِرُكَ وَ نَسْتَهْدِيكَ وَ نُؤْمِنُ بِكَ وَ نَتُوبُ
اِلَيْكَ وَ نَتَوَكَّلُ عَلَيْكَ وَ نُثْنِى عَلَيْكَ اْلخَيْرَ كُلَّهُ نَشْكُرُكَ
وَ لاَ نَكْفُرُكَ وَ نَخْلَعُ وَ نَتْرُكُ مَنْ يَفْجُرُكَ
اَللّٰهُمَّ اِيَّاكَ نَعْبُدُ وَ لَكَ نُصَلِى وَ نَسْجُدُ وَ اِلَيْكَ نَسعْىٰ وَ نَحْفِدُ نَرْجُو
رَحْمَتَكَ وَ نَخْشٰى عَذَابَكَ اِنَّ عَذَابَكَ بِاْلكُفَّارِ مُلْحِقٌ

Әллааһүммә иннәә нәстәгиинүкә үә нәстәгфирүкә үә нүъминнү бикә үә нәтәүәккәлү гәләйкә үә нүсни гәләйкәл-хайра нәшкүрүкә үә лә нәкфүрүк. Әллааһүммә иййәкә нәгбүдү үә ләкә нүсаллии үә нәсҗүдү үә иләйкә нәсгәә үә нәхфидү нәрҗү рахмәтәкә үә нәхшәә гәзәәбәкә иннә гәзәәбәкә бил-күффәәри мүлхикъ.
Мәгънәсе: Йә, Рабби, дөреслектә, без Синнән ярдәм сорыйбыз һәм гөнаһларыбызны ярлыкавыңны телибез. Шулай ук Сиңа инанабыз, тәвәккәл кылып, һәрбер эшләребезне Сиңа тапшырабыз. Шулай ук Сине мактыйбыз. Сиңа шөкер кылабыз, көферлек кылмыйбыз. Сиңа карата гөнаһ кыла торган кешеләрне ташлыйбыз. Синең (ризалыгың) өчен генә гыйбадәт кылабыз. Синең өчен генә намаз укыйбыз, сәҗдә кыла

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных