ИМАН ҺӘМ ИКЪРАР
Ислам динендә һәрбер балигъ һәм акыллы кешегә фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең беренчесе – иман. Ул (иман) – ышану, ә икърар – шул ышануны тел белән әйтү дигәнне аңлата. Мөэмин һәм мөселман булган кешегә Ислам диненең хаклыгына һәм анда булган һәрбер хөкемгә ышанып, иман китерергә һәм ышануын тел белән әйтеп икърар кылу фарыз.
Иманны гарәпчә (гарәп телендә) икърар кылу өчен түбәндәге мәшһүр иман кәлимәләре кулланыла:
Кәлимәи шәһадәт:
أَشْهَدُ أَنْ لَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ
Әшһәдү әл-ләә иләәһә илләл-лааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһ
Мәгънәсе: күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Шулай ук гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең колы һәм бәндәләргә дин өйрәтер өчен җибәрелгән илчесе.
Кәлимәи иман:
أَمَنْتُ بَاللهِ وَمَلاَئِكَتِهِ وَكُتُبِهِ وَرُسُلِهِ وَالْيَوْمِ الْأَخِرِ وَالْقَدَرِ خَيْرِهِ وَشَرِّهِ مِنَ اللهِ تَعَالَى وَالْبَعْثِ بَعْدَ الْمَوْتِ
Әмәнтү билләәһи үә мәлә икәтиһии үә күтүбиһии үә рүсүлиһии үәл-йәүмил-әәхири үәл-кадәри хайриһии үә шәрриһи минәл-лааһи тәгааләә үәл-бәгси бәгдәл-мәүти.
Мәгънәсе: ышандым мин Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, Аның китапларына, Аның пәйгамбәрләренә, ахирәт көненә, тәкъдирнең (язмышның) яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән булуына һәм үлгәннән соң янә терелүгә.
АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ
Аллаһы Тәгаләне белү – һәрбер бәндәгә фарыз, ләкин Аның затын белә алмыйбыз, чөнки моңа акылыбызның куәте җитми. Аны сыйфатлары аркылы гына таный алабыз. Аллаһы Тәгаләнең күркәм сыйфатлары гаять күп. Аны түбәндәге мәшһүр сыйфатлары белән танып белергә мөмкин:
Аллаһы Тәгалә мәүҗүд, әхәд, хәййү, галим, сәмигъ, бәсыйр, мөтәкәллим, кадир, мохтар, халикъ, рәззак, рабби, гадел, гафур, мөҗиб.
Мәүҗүд – бар дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә бар, барлыгы һичбер затка мохтаҗ түгел. Ул Үзеннән Үзе бар. Барлыгының әүвәле дә, ахыры да юк, ягъни Ул дөньядагы мәхлуклар (кешеләр, хайваннар һ.б.) кебек башта юк булып, соңыннан бар булмаган. Аллаһы Тәгалә һәрвакыт булган һәм мәңге булачак.
Әхәд – бер дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә бер генә, Аның бернинди тиңдәше дә юк.
Хәййү – тере дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә тере, ләкин Аның тереклеге безнең кебек тән һәм җан сыман түгел.
Галим – белүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне белә: булган нәрсәләр дә, булачак нәрсәләр дә – бөтенесе Аллаһы Тәгаләгә билгеле. Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм булмаган нәрсә юк. Аның белүе безнең кебек өйрәнү, уйлану рәвешендә түгел.
Сәмигъ — ишетүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәрбер тавышны ишетә. Аның ишетүе безнең кебек колак белән түгел.
Бәсыйр – күрүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне күрә. Аның күрүе безнең кебек колак белән түгел.
Мөтәкәллим – сөйләүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә сөйләүче: Коръән-Кәримдә язылган барлык сүзләр – Аллаһның сүзләре. Аның сөйләве безнең кебек авыз, тел, тавыш белән түгел.
Кадир – көчле дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгаләнең көче һәрнәрсәгә җитәдер. Ул ни теләсә, шуны булдыра. Аның көче безнең кебек әгъзалар һәм кораллар белән түгел.
Халикъ – барлыкка китерүче дигәнне аңлата. Галәмдәге һәрбер нәрсәне барлыкка китерүче – Аллаһы Тәгалә.
Мохтар – ихтыярлы дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәрбер эшне Үз ихтыяры (теләге) белән башкара.
Рәззак – ризыкландыручы дигәнне аңлата. Җир йөзендәге һәр кешегә, барлык хайваннарга ризык бирүче – Аллаһы Тәгалә. Һәрбер җан иясе Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән булдырылган ризык һәм нигъмәтләр белән тукланып яши.
Рабби – тәрбия кылучы һәм хуҗа булучы дигәнне аңлата. Барча галәмгә Үз рәхмәтен бирүче, тәрбия кылучы һәм бөтен галәмнең хуҗасы – Аллаһы Тәгалә.
Гадел – тугры дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәрбер эшен һәм һәр хөкемен тугрылык һәм гаделлек белән башкара. Ул һичбер кешегә җәбер-золым итми. Ул ахирәттә изге кешеләрне җәннәт бүләкләре белән хөрмәт итәчәк, ә имансыз һәм гөнаһлы кешеләрне җәһәннәм газабы белән газаплаячак. Бу эшләр хаклык һәм тугрылык белән башкарылачак.
Гафур – гафу итүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә күп кешеләрнең гөнаһларын гафу итәчәк. Тәүбә кылган (гафу сорап үкенгән) кешеләрнең гөнаһларын гафу итү дә, һич тәүбә кылмаган кешеләрнең гөнаһларын гафу итү дә Аллаһы Тәгаләнең Үз ихтыярында.
Мөҗиб – догаларны кабул итүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә ихлас күңелдән кылган доганы кабул итә һәм Үзенең рәхмәте белән кешеләрнең сораганнарын бирә.
Аллаһы Тәгалә һәрбер гаеп һәм кимчелекләрдән пакътыр. Аның затында да, сыйфатында да һәм кылган эшләрендә дә һичбер кимчелек юк.
Аллаһы Тәгалә бернинди мәхлукатка охшамаган. Аны һичбер нәрсәгә охшату мөмкин түгел. Аллаһы Тәгалә гәүдәле зат түгел. Аның бер рәвеше һәм сурәте юк. Ул һичбер урында һәм һичбер тарафта (өстә, аста, уңда, сулда, алда, артта) түгел, шулай булса да, Ул бар. Аның кайбер сыйфатлары безгә билгеле түгел. Шулай ук Аллаһы Тәгаләдә ашау, эчү, ару, йоклау кебек эшләр дә юк. Аллаһы Тәгаләне һичкем тудырмады һәм Ул да беркемне дә тудырмады.
ФӘРЕШТӘЛӘР
Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләре бар. Алар – барысы да Аллаһның бик итагатьле коллары. Фәрештәләр һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт һәм хезмәт итеп торалар, һичнинди гөнаһ эшләмиләр. Аларда безнең кебек ашау, эчү, йоклау кебек эшләр юк, һәм алар гәүдәле дә түгел. Гадәттә, кеше күзенә күренмиләр. Җәбраил, Микаил, Газраил һәм Исрафил исемлеләре – мәшһүр фәрештәләр.
ПӘЙГАМБӘРЛӘР
Аллаһы Тәгалә кешеләргә дин хөкемнәрен өйрәтер өчен бик күп пәйгамбәрләр җибәргән. Барлык пәйгамбәрләр дә кеше затыннан булган. Алар яшь чагында ук бик акыллы, зирәк, тугры һәм күркәм холыклы булганнар. Олы яшькә җиткәч, Аллаһы Тәгалә аларны пәйгамбәр иткән, ягъни Җәбраил исемле фәрештә аркылы аларга Үз хөкемнәрен җибәреп, шулар буенча кешеләрне Хак дингә һәм изге гамәлләргә өндәргә боерган, шуннан соң ул пәйгамбәрләр, Аллаһы Тәгаләнең әмере буенча, кешеләрне Хак дингә һәм изге гамәлләргә чакырганнар. Хәзрәти Адәм заманыннан бирле дөньяга бик күп пәйгамбәрләр килеп киткән: аларның төгәл саны безгә билгеле түгел. Коръән-Кәримдә 25 пәйгамбәрнең исемнәре искә алына: Адәм, Идрис, Нух, Һуд, Салих, Лут, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Йосыф, Әюб, Шөгаиб, Муса, Һарун, Давыт, Сөләйман, Юныс, Ильяс, Әльясәгъ, Зөлкифел, Зәкәрия, Яхъя, Гайсә һәм Мөхәммәд галәйһимус-саләтү вәссәләм. Шулай ук Коръәндә Гозәер, Локман, Зөлкарнәйн дигән исемнәр искә алына, ләкин аларның пәйгамбәр булулары ачык билгеле түгел. Шис, Юшагъ, Хозер, Бишер, Даниял, Ышмуил, Ашгия, Әрмия исемле пәйгамбәрләр турында хәдисләрдә сөйләнә. Иң беренче пәйгамбәр – Адәм галәйһиссәләм, иң соңгы пәйгамбәр – Мөхәммәд галәйһиссәләм. Мөхәммәд галәйһиссәләм – ахырзаман пәйгамбәре, аннан соң дөньяга һичнинди пәйгамбәр килмәячәк. Аның дине, ягъни Ислам дине, кыямәт көненә кадәр һич үзгәрмәячәк. Мөхәммәд галәйһиссәләм – безнең пәйгамбәребез. Безнең һәркайсыбыз – аның өммәтеннән.
КИТАПЛАР
Аллаһы Тәгалә, дин һәм шәригать хөкемнәрен аңлатып, пәйгамбәрләренә 104 китап иңдергән: пәйгамбәрләр шул китаплардагы хөкемнәр белән үз кавемнәрен (халыкны) иманга һәм изге гамәлләр кылырга өндәгәннәр. Шул китаплардан Адәм галәйһиссәләмгә – 10, Шис галәйһиссәләмгә – 50, Идрис галәйһиссәләмгә – 30, Ибраһим галәйһиссәләмгә – 10 кәгазь (күрсәтмә язма) иңдерелгән. Шулай ук Муса галәйһиссәләмгә Тәүрат, Давыт галәйһиссәләмгә Зәбур, Гайсә галәйһиссәләмгә Инҗил, һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә Коръән исемле китап иңдерелгән. Иң соңгы булып иңдерелгән китап – Коръән-Кәрим. Анда алдарак җибәрелгән китапларның кайбер кануннары гамәлдән чыгарылган. Коръәндә кешеләргә бу дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә кирәкле булган һәртөрле хөкемнәр бар.
ТӘКЪДИР
Тәкъдир – булачак нәрсәне алдан ук билгеләү дигәнне аңлата. Дөньяда булачак нәрсәләр һәм башкарылачак һәрбер эш Аллаһы Тәгаләгә алдан ук билгеле. Аллаһы Тәгалә һәрбер нәрсәне һәм һәрбер эшне алдан ук тәкъдир кылган. Дөньяда бөтен (булган, була торган, булачак) эшләр Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире буенча эшләнә. Кешеләр гамәлләрне үз ихтыярлары белән сайласалар да, аларга көч-куәт бирүче Аллаһы Тәгалә булып тора.
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|