БАЛИГЪЛЫК ҺӘМ АКЫЛ
ГЫЙБАДӘТЕ ИСЛАМИЯ
Әхмәдһади Максуди
(Иске татар теленнән хәзерге татар теленә күчерүче Нияз Сабиров, Казан 2012)
ГАКЫЙДӘ
ИСЛАМ ДИНЕ
Ислам – Аллаһы Тәгаләнең хак дине буенча гамәл кылу дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә тарафыннан Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иңдерелгән дин – Ислам дине. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кешеләрне яхшылыкка өйрәтер өчен Ислам динен биргән. Аның хөкемнәре буенча гамәл кылган кеше дөньяда да, ахирәттә дә даими рәхәтлектә һәм иминлектә булачак. Ислам диненең хаклыгына ышанган кеше мөэмин һәм мөселман дип атала. Динебез – Ислам дине. Без, Әлхәмдүлилләһ – һәркайсыбыз мөэмин һәм мөселман.
ГАМӘЛ
Ислам дине буенча кешеләрнең гамәлләре сигез төргә бүленә: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, хәрам, мәкрүһ һәм мөстәкрәһ.
Фарыз – шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була. Аның фарызлыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше кяфер (имансыз) була. Фарыз гамәлләр: Ислам диненең хаклыгына ышану, һәркөн биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда һәркөн ураза тоту, ел саен малның зәкятен бирү, мөмкинлеге булган кешегә, гомерендә бер мәртәбә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып Хаҗ кылу һ. б.
Ваҗиб — шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була. Аның ваҗиблыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше зур гөнаһлы була. Ваҗиб гамәлләр: витр намазын уку, гает (ураза һәм корбан бәйрәме) намазларын уку, фитыр сәдакасын бирү, корбан чалу һ.б.
Сөннәт – шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмаса да, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең шәфәгатенә (яклауына) лаек булмый. Сөннәт гамәлләр: яхшы эшләрне “Бисмилләһ” белән башлау, Коръән укыр алдыннан “Әгузе” әйтү, төчкергәч “Әлхәмдүлилләһ” дип әйтү, иманлы кешеләргә сәлам бирү һ.б.
Мөстәхәб – шундый гамәл, аны кылган кеше, саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмый, Кыямәт көнендә дә шелтә тиешле булмый. Мөстәхәб гамәлләр: нәфел (өстәмә) намазлар уку, нәфел уразалар тоту, нәфел сәдакалар бирү, буш вакытта Коръән уку һ.б.
Мөбах – шундый гамәл, аны кылган яки кылмаган кеше – саваплы да, гөнаһлы да булмый. Мөбах гамәлләр: хәләл ризыкларны туйганчы ашау яки эчү, утыру, басып тору, зарарсыз сүзләр сөйләү һ.б.
Хәрам – шундый гамәл, аны кылган кеше зур гөнаһлы була, хәрам гамәлләрне эшләргә ярый (хәләл) дигән кеше кяфер була. Хәрам гамәлләр: кешене яисә хайванны җәберләү, гайбәт сөйләү, урлашу, исерткеч эчемлекләр эчү һ.б.
Мәкруһ – шундый гамәл, аны кылган яки дөрес дигән кеше дә гөнаһлы була. Мәкруһ гамәлләр: отыш уеннар уйнау, әдәпсез җырлар җырлау, кеше алдында әдәпсез кылану һ.б.
Мөстәкрәһ – шундый гамәл, аны кылган кеше гөнаһлы булмаса да, әдәпсезлек кылган була. Мөстәкрәһ гамәлләр: базарда яисә урамда ашау, авызны капламыйча иснәү, кычкырып кикерү һ.б.
БАЛИГЪЛЫК ҺӘМ АКЫЛ
Фарыз, ваҗиб, сөннәт һәм мөстәхәб гамәлләр кылу, хәрам, мәкруһ һәм мөстәкрәһ гамәлләрдән тыелу – балигъ һәм акылы булган кешегә тиешле эшләр. Балигъ дип сабыйлыктан чыгып, өлгереп җиткән кешегә әйтелә. Акылы булган кешегә акыллы диләр. Сабый балалар балигъ булып саналмыйлар. Дивана (тиле) кешеләрне акыллыга санамыйлар, шул сәбәпле фарыз һәм ваҗиб гамәлләрне кылмасалар да гөнаһлы булмыйлар.
Ир балаларга 12 яшь тулганнан соң, үсеп җитүләре беленгәч, балигъ саналалар. Әгәр кыз балага 9 яшь тулганнан соң, аның өлгереп җитүе беленсә, балига булып санала. Әгәр үсеп җитүләре мәгълүм булмаса, ир балалар да, кыз балалар да – 15 яшьләре тулгач (барыбер), балигъ булып саналырлар. Балигъ булган һәм акыллы кешеләр гомере буе Шәригать боерган гамәлләрне үтәп, Шәригать кушмаган эшләрдән тыелып яшәргә тиеш.
ГЫЙБАДӘТ
Аллаһы Тәгалә Үз бәндәләрен хөрмәтләп, аларга бик күп нигъмәтләр бирде: дөньяда булуыбыз (һәрбер әгъзаларыбыз, ашаган ризыкларыбыз, эчкән суларыбыз, сулаган һаваларыбыз), сәламәт килеш гомер итүебез – һәркайсы Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бүләге.
Җаныбыз, тәнебез һәм малыбыз белән Аллаһы Тәгаләгә никадәр гыйбадәт кылсак та, Аның нигъмәтләре өчен тулысынча шөкрана кылып бетерә алмыйбыз, шулай булса да балигъ һәм акыллы һәрбер мөэмин кеше фарыз һәм ваҗиб булган гамәлләрнең һәркайсын үтәп, хәрам һәм мәкруһ булган гамәлләрнең барысыннан да тыелып, кулдан килгәнчә Аллаһы Тәгаләгә даими гыйбадәт кылырга тиеш. Мөэмин-мөселман кешеләргә фарыз булган гыйбадәтләрнең олуглары бишәү: иман, намаз, ураза, зәкят һәм хаҗ. Иман – Ислам диненең хаклыгына һәм анда булган хөкемнәргә ышану. Намаз – һәркөн не биш вакыт (билгеле рәвештә) гыйбадәт кылу. Ураза – Рамазан аенда көндез ашау-эчүдән тыелып тору. Зәкят – ел саен бер мәртәбә байлыктан фәкыйрьләргә өлеш чыгару. Хаҗ – мөмкинлеге булган кешегә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып, Хаҗ гамәлен кылу.
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|