Главная
Популярная публикация
Научная публикация
Случайная публикация
Обратная связь
ТОР 5 статей:
Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия
Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века
Ценовые и неценовые факторы
Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка
Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы
КАТЕГОРИИ:
|
ТӘҺАРӘТНЕҢ ФАРЫЗ, СӨННӘТ ҺӘМ МӨСТӘХӘБЛӘРЕ
Тәһарәтнең фарызлары дүртәү: 1) бер мәртәбә йөзне юу; 2) бер мәртәбә терсәкләргә кадәр ике кулны юу; 3) бер мәртәбә башның чирегенә мәсех кылу; 4) бер мәртәбә тубыкларга кадәр ике аякны юу. Тәһарәтнең мәшһүр сөннәтләре унбишәү: 1) тәһарәтне бисмиллә белән башлау; 2) күңел белән ният кылу; 3) ике кулны беләзекләргә кадәр юу; 4) мисвәк (теш чистарткыч) кебек бер нәрсә белән тешләрне пакьләү; 5) өч мәртәбә авызны юу; 6) өч мәртәбә борынны юу; 7) сакалны аралаштыру; 8) бармакларны аралаштыру; 9) йөз, кул һәм аякларны өчәр мәртәбә юу; 10) уң кул һәм уң аякны сулларыннан әүвәл юу; 11) башның һәр җиренә мәсех кылу; 12) ике колакка мәсех кылу; 13) кул аркалары белән муенга мәсех кылу; 14) тәһарәтне билгеле тәртип белән алу; 15) тәһарәтне бертоташтан алып бетерү. Тәһарәтнең мөстәхәбләре дүртәү: 1) таһәрәт алганда Кыйблага каршы тору; 2) су чәчрәмәслек биек җирдә тору; 3) суны үзеңә әзерләү; 4) тәһарәт алып бетергәнчегә кадәр тыйнак рәвештә булу.
ТӘҺАРӘТНЕҢ МӘКРУҺ ҺӘМ МӨФӘСИДЛӘРЕ (ТӘҺАРӘТ АЛГАНДА ШЕЛТӘЛӘНӘ ТОРГАН ҺӘМ ТӘҺАРӘТНЕ БОЗУЧЫ НӘРСӘЛӘР)
Тәһарәт алганда түбәндә китерелгән җиде төрле эш мәкруһ (шелтәләнгән) булып санала: 1) суны күп агазып исраф кылу; 2) уң кул белән борын сеңгерү; 3) әгъзаларны өчтән артык яки ким юу; 4) башка ике мәртәбә мәсех кылу; 5) йөзгә суны каты итеп сибү; 6) суны кешедән салдырту; 7) тәһарәт алганда дөнья сүзләрен сөйләү. Тәһарәтнең мөфәсидләре (бозучы нәрсәләре) сигез, ягъни түбәндәге эшләр тәһарәтне боза: 1) гаурәттән (җенес әгъзасыннан) нәҗес (пычрак) яки башка нәрсә килү; 2) җәрәхәттән кан, эрен яки сары су агу; 3) борын канау; 4) күздән лайлалы яшь агу; 5) авыз тутырып азык яки әз генә кан косу; 6) ятып яки сөялеп йокыга китү; 7) тилереп яки исереп аңны югалту; 8) намаз эчендә кычкырып көлү. Җәрәхәтләнгән җирдән кан, эрен яки сары су әз генә чыгып читкә акмаса, тәһарәт бозылмый. Тирләү, күздән лайласыз яшь агу, авыздын какрык килү тәһарәтне бозмый. Тәһарәтсез килеш Коръән-Кәримне яисә аятьләр язылган кәгазьләрне тоту тыела, әмма букча (сумка) аркылы тотарга рөхсәт ителә. Тәһарәтсез килеш Коръән сүрәләрен (күңелдән) укырга ярый, мәчеткә керү һәм зиратка бару хупланмый. Шул эшләрне тәһарәт алып яки тәяммум белән кылу мөстәхәб (хуплана).
ЧИТЕКЛӘРГӘ МӘСИХ ТАРТУ (СУ ЙӨГЕРТҮ)
Тәһарәтле вакытта аякларына читекләр кигән кеше икенче тапкыр таһәрәт алганда аякларын юып тормыйча, читекләр өстенә мәсих кенә кыла, ягъни кул бармакларын суга чылатып, ике кулның өч урта бармакларын читекләрнең өстенә тидереп, тубыкларына кадәр тарта, шуннан соң читекләр өстендә өч бармактан калган юеш сызык эзләре хасил була. Шул рәвешчә читекләргә мәсих тартыла. Мәсихнең мөддәте (чиге, вакыты) мөкыйм кешегә – бер тәүлек, ягъни 24 сәгать, мөсафир кешегә – өч тәүлек, ягъни 72 сәгать. Мөддәтнең башы читекләрне кигәннән соң, алынган тәһарәтнең бозылган вакытыннан хисаплана. Күрсәтелгән вакыт чыкканнан соң, читекләргә мәсих тарту дөрес булмый (кабат аякларны юып, тәһарәт алырга кирәк). Күн яки киез итек, калын оек һәм тубыкны каплый торган калош (галош) – һәрберсе читек хөкемендә (читеккә тиешле кагыйдәләрне алыштыра). Нәҗестән пакь булып, тәһарәтле вакытта киелгәндә, аларга да мәсих тарту дөрес була, әмма кәвешкә, тубыкны капламаган башмакларга һәм суны тиз үткәрә торган юка оекларга мәсих тарту дөрес булмый. Шулай ук читекнең тубыктан түбән җирендә өч бармак керерлек тишек булса, аңа да мәсих тартылмый. Әгәр читекнең ике-өч җирендә кечкенә ертыклар булса, барысын кушып, аларның гомуми зурлыгы хисаплана, ләкин ике читектәге ертыклар бергә хисапланмыйлар. Әгәр читекләр үкчәгә кадәр килсә (салынса) яки читекләрнең тәһарәт вакыты чыкса мәсих бозыла (әгәр читекләрнең мөддәте тәһарәтле вакытта бетсә, шул вакытта аякларны гына юу җитә, тулысынча тәһарәт алу фарыз түгел).
БӘЙЛӘВЕЧ (ПОВЯЗКА)
Тәһарәт яки госел алганда юылачак әгъзаның бер җирендә җәрәхәт ачылып, аны юу зарарлы булса, ул җәрәхәт юылмый, юеш кул белән аның өстенә мәсих тартыла. Әгәр мәсих тарту да зыян китерә торган булса, шул җәрәхәтне каплаган бәйләвеч яки кәгазь өстенә мәсих тартыла. Әгәр бәйләвечне куптару җәрәхәткә зарар китерсә, аның астында калган сәламәт җиргә дә мәсих тарту җитә. Бәйләвечкә мәсих тарту өчен аның тәһарәтле вакытта ябылуы шарт түгел. Тәһарәтсез вакытта ябылган булса да, мәсих тарту дөрес була. Бәйләвеч ниндидер сәбәп аркасында төшеп китсә яки куптарылса да мәсих бозылмый, әмма астындагы җәрәхәте төзәлгәннән соң, аңа мәсих тартырга ярамый.
ГОСЕЛ
Госел — бөтен тәнне ышкып, юып коену дигәнне аңлата. Госел алачак кеше түбәндәге эшләрне башкара: 1) әүвәл истинҗа кылып, гаурәтләрен пакьли; 2) аннан соң беләзекләренә кадәр ике кулын юа; 3) аннан соң тәһарәт ала, ләкин аякларын юмый; 4) аннан соң әүвәл башына, соңыннан тәненең һәрбер җиренә бер кат су коя; 5) аннан соң мөмкин кадәр тәненең һәр җирен куллары белән ышкып чыга; 6) аннан соң янә икенче кат тәненең һәр җиренә су коя; 7) аннан соң янә тәненең һәр җиренә су йөгертә; 8) аннан соң аякларын юа. Госел шулай алына. Госелле кеше камил тәһарәтле булып санала. Намаз уку өчен госел өстенә тәһарәт алу кирәкми.
ГОСЕЛНЕҢ ФАРЫЗЛАРЫ
Госелнең фарызлары өчәү: 1) авыз эчен юып чайкау; 2) борын эчен юу; 3) тәннең һәр җиренә су тидерү.
Госелдә тәннең һәр җиренә: чәч, каш, сакал-мыекка, күз чокырларына, җыерылып торган җирләргә, йөзек астына, кендеккә су тидерү тиешле. Ирләргә чәчнең һәр бөртегенә су тидерү фарыз, шул сәбәпле аларга чәчләрен кистерү яки кыскарту (Ислам әһеле-мөселманнар арасында) сөннәт булып санала. Хатын-кызларга чәчләренең төбенә су тидерү җитә. Толымларына су тимәсә дә ярый, чөнки хатын-кыз өчен чәч – бер зиннәт. Аларга чәчләрен кистерү яки кыскарту дөрес түгел.
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|