Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ГОСЕЛНЕҢ СӘБӘПЛӘРЕ





Госелне фарыз итә торган сәбәпләр өчәү:
1) җөнеб (госелсез) булу;
2) хәез тәмамлану (хатын-кызларда һәр ай саен була торган күрем хәленең тәмамлануы);
3) нифас тәмамлану (бала тудырганнан соң хатын-кызларның аналыгыннан килә торган канның тукталуы).
Җөнеб булуның сәбәпләре дә өчәү:
1) шәһвәт вакытында мәни (сперма) чыгу;
2) җенси якынлык кылу;
3) йоклаган чагында хатыннарның һәм ирләрнең җенес әгъзаларыннан сыеклык килү.


Госелсез кеше тәненең һәр җире арусыз була. Җөнеб (госелсез) кешегә Коръәнне тоту, аны уку, мәчеткә керү, тәһарәт яки тәяммум алмыйча ашау-эчү – мәкруһ, шуның өчен аңа мөмкин кадәр тиз арада госел алып, пакьләнү фарыз. Тәһарәтсез кешегә Мөсхаф шәрифне (Коръәнне) тоту мәкруһ булса да, Коръән уку мәкруһ түгел. Догалар уку, сәлам бирү һәм тәсбих әйтү җөнеб кешегә дә, тәһарәтсез кешегә дә рөхсәт ителә.

 

 

САХИБЕ ГОЗЕР
(ГОЗЕР ИЯСЕ)


Авыру сәбәпле бер намаз дәвамында тәһарәтле була алмаган кеше – (мәсәлән, борыныннан даими кан чыгып тору, күзләреннән һәрчак лайлалы яшь агу) сахибе гозер дип атала. Андый кешегә һәр намаз өчен аерым тәһарәт алу тиешле була. Шул гыйбадәте вакытында авыру сәбәпле тәһарәте бозылса да, намазы дөрес булып санала. Гыйбадәт вакытында нәҗесләре агып торса да, тәһарәте дә, намазы да бозылмаган санала, әмма бер намаз өчен алынган тәһарәт, икенче намаз өчен бозылган санала. Авыру сәбәпле аккан нәҗес, икенче намаз вакыты кергәнче тәненә я киеменә тисә дә, шул вакыт эчендә нәҗес булып саналмый. Икенче намазның вакыты кергәч, ул нәҗес булып санала, гыйбадәтне үтәү өчен ул киемне юарга яки алмаштырырга кирәк.

 

ТӘЯММЕМ
(ТӘЯММЕМ СУГУ)


Су югында чиста ком, җир, тузан, кием тузаны белән тәһарәтләнелә. Ул түбәндәге тәртип буенча башкарыла:
1) пакь җиргә ике кул учы белән сугу;
2) учлар белән йөзне сыпыру (мәсих кылу);
3) янә шулай җиргә сугып, терсәкләргә кадәр кулларны сыпыру (мәсих кылу).
Тәһарәт алганда йөзгә, кулларга мәсих кылгандагыча, су тияргә тиешле барлык җирләр сыпырыла. Шулай итеп, тәяммем сугу – су белән тәһарәт алу мөмкин булмаган очракта, тәһарәт урынына да, госел урынына да ярый.
Түбәндәге очракларда намазны тәяммем белән уку рөхсәт ителә:
1) су чыганагы намаз укыла торган урыннан ике чакрым чамасы ераклыкта булса;
2) су куллану намаз укучының авыруына зарар китерсә;
3) салкын тиюдән курыкса;
4) су чыганагына барырга берәр нәрсәдән курыкса;
5) суны алыр өчен кирәкле әйбере булмаса;
6) үзе белән алынган суы сәфәрдә эчәр өчен генә җитәрлек булса;
7) тулы тәһарәт алу аркасында җеназа яки гает намазларына өлгерә алмау куркынычы туса, тәяммем сугу да җитә.

 

Биш вакыт намазга яки җомга намазына өлгерә алмау очрагында, намазны тәяммем белән уку дөрес булмый. Туфрак, тузан, ком, балчык һәм таш кебек, гадәттә, утта янмый торган нәрсәләр җир (туфрак) затыннан санала. Киемдәге тузанга яки тузансыз шома ташка да тәяммем сугу дөрес була. Агач, үлән, тимер, кургаш һ.б. кебек нәрсәләр җир затыннан саналмый. Аларга һәм нәҗес (пычрак) нәрсәләргә тәяммем сугу ярамый. Су табылу ихтималы булган очракта, аны бераз эзләп карамыйча тәяммем сугу дөрес түгел.


ТӘЯММЕМНЕҢ ФАРЫЗ, СӨННӘТЛӘРЕ ҺӘМ АНЫҢ МӨФӘСИДЛӘРЕ (АНЫ БОЗУЧЫ НӘРСӘЛӘР)


Тәяммемнең фарызлары дүртәү:
1) тәяммемне намаз уку нияте белән башкару;
2) тәяммем өчен җир затыннан булган нәрсәләрне куллану;
3) йөзгә мәсих кылу;
4) ике кулга мәсих кылу.
Тәяммемнең сөннәтләре алтау:
1) “Бисмилләһ” белән башлау;
2) җир затыннан булган нәрсәгә ике кул учы белән сугу;
3) тузаны күп ягылмасын өчен, кулларны бер тапкыр селкү;
4) бармакларны аралаштыру;
5) башта йөзгә, аннары кулларга тәртип буенча мәсих кылу;
6) әүвәл уң кулга, аннары сул кулга мәсих кылу.
Тәяммемне түбәндәге ике төрле эш боза:
1) тәһарәтне боза торган һәрбер эш;
2) су белән тәһарәт алу мөмкинлеге.

 

НӘҖЕСЛӘР


Намаз укыячак кешенең тәне, киеме һәм намазлыгы да пакь булырга тиеш. Нәҗесле килеш намаз уку дөрес түгел. Нәҗес ике төрле була: җиңел һәм авыр нәҗес. Карга һәм карчыга кебек итләре хәрам булган кошларның тизәкләре; ат, сыер һәм сарык кебек итләре хәләл булган хайваннарның бәвелләре (сидекләре) – җиңел нәҗес. Болардан башка бөтен нәҗесләр авыр нәҗес булып санала. Мәсәлән, кешенең тизәге һәм бәвеле; ат, сыер һәм сарык кебек итләре хәләл булган хайваннарның тизәкләре; эт, бүре, кебек итләре хәрам булган хайваннарның тизәкләре, бәвелләре, селәгәйләре һәм тиреләре; каз һәм тавык кебек итләре хәләл булган кошларның тизәкләре; үләксә һәм дуңгыз каннары, хайванның бугазыннан я җәрәхәтеннән аккан кан, эрен, сары су; авыру күз яше, исерткеч эчемлек һәм авыздан чыккан косык – болар барысы да авыр нәҗескә керә. Күгәрчен, чыпчык кебек кошларның тизәкләре, балык һәм бөҗәк каны, ару итнең юеше, барлык су хайваннарының каны һәм мае, елаганда чыккан күз яше, авыз тулмаслык аз гына булган косык, төкерек һәм какырык – нәҗес түгел, пакь нәрсәләр булып санала.

Дуңгыздан башка хайваннарның йоннары, кипкән сөяк һәм сеңерләре нәҗескә керми. Шәригатьчә бугазланган хайваннарның итләре – ашарга хәләл булмаса да нәҗес түгел, тиреләре эшкәртелмәсә дә, пакь булып санала. Шәригатьчә бугазланмаган хайваннарның итләре дә, эшкәртелмәгән тиреләре дә – нәҗес. Әгәр тиреләре эшкәртелсә, пакь була. Дуңгызның бөтен гәүдәсе нәҗес санала, һичбер вакытта да пакьланмый.
Бер нәҗес нәрсә янып көл булса, яки череп туфрак булса, яки тозланып тоз рәвешенә килсә – пакь була. Исерткеч эчемлек тоз белән катышып серкәгә (уксуска) әйләнсә, нәҗес майдан сабын ясалса – шул серкә дә, сабын да пакь санала. Тәндә я киемдә яки намазлыкта зурлыгы бер карыштан (17,78см) артык булмаган җиңел нәҗес булса, бер мыскал (4,26г) чамасыннан артык булмаган авыр нәҗес булса, шуның белән намаз уку дөрес була. Әгәр бу күрсәткечләрдән артык булса, намаз уку дөрес булмый. Зур паласның бер башы нәҗесләнгән булса, нәҗесләнмәгән өлешендә намаз укырга ярый. Нәҗес сыеклык түгелгән туфрак кипсә, аның өстендә намазлык җәймичә дә намаз укырга була.

 

НӘҖЕСЛӘРДӘН ПАКЬЛӘҮ

 

Нәҗесләнгән киемне пычрактан пакьләү өчен, нәҗесне кырып бетергәннән соң өч тапкыр юып, тамчысы таммаслык булганчы өч тапкыр сыгарга кирәк. Тун, палас һәм юрган кебек сыгу мөмкин булмаган нәрсәләрне өч мәртәбә юып, тамчысы тамып беткәнче өч мәртәбә элеп куярга кирәк. Пычрак калмаса, аз гына исе я төсе калса да, кием нәҗесле булып саналмый. Су белән юылса – бигрәк тә пакь була. Күннән тегелгән әйбердәге кипкән каты нәҗес уып төшерү белән пакьлана, әмма сыек һәм юеш нәҗес өч мәртәбе юмыйча пакьләнми. Бер нәрсәнең кай җиренә нәҗес тигәнлеге онытылса, якынча шул нәҗес җире юылса, пакь булып санала. Бал, май һәм сөт кебек нәрсәләргә бераз сыек нәҗес катышса, өч мәртәбә ару су кушып, суы беткәнче өч мәртәбә кайнату белән пакь була.


ПАКЬЛӘНҮ

 

Бәдрәфкә кергәндә әүвәл сул аяктан атлап керү һәм чыкканда башта уң аяктан атлап чыгу мөстәхәб. Кыйблага каршы, я арка ягы белән булу яки гаурәткә, нәҗескә карау – мәкруһ (шелтәләнә). Хаҗәтне (йомышны) ачык җирдә үтәгәндә айга яки кояшка каршы, яисә арка ягы белән булу да мәкруһ санала. Бәдрәфтә кечкенә хаҗәтне үтәгән кешегә сул кулы белән истибра кылу, ягъни нәҗесне нәрсә белән булса да корыту тиешле. Бәдрәфтә зур хаҗәтне үтәгән кешегә сул кулы белән истинҗа кылу, ягъни гаурәтне пакьләү тиешле. Истибра һәм истинҗаны уң кул белән үтәү, печән һәм кәгазь кебек кадерле нәрсәләр куллану – мәкруһ. Әгәр нәҗесе тәнен буяса, истибраны да, истинҗаны да су белән башкарырга кирәк.

 

ПАКЬ СУЛАР


Чишмә һәм елга сулары, күл, диңгез һәм кое сулары, кар, яңгыр һәм боз сулары – һәркайсы пакь сулар. Пакь нәрсә катышып болганган булсалар да тәһарәт алырга ярыйлар. Серкә, шулпа, әйрән кебек булган сулар, кавын суы кебек җимешләрдән чыккан сулар пакь булсалар да тәһарәткә ярамыйлар. Тәһарәт алганда ару савытка җыелган су – “мәэ мөстәгъмәл” (кулланылган су) дип атала. Андый су тыштан пакь булып күренсә дә, икенче тапкыр тәһарәт алырга ярамый. Агым суга һәм әйләнәсе 40 аршын (якынча 29м) һәм тирәнлеге ярты карыш (8,89см) кадәр булган сулыкка (бассейнга) нәҗес катышса да пычранмый. Моннан ким булган суга аз гына нәҗес катышса да пычрана. Әгәр катышкан нәҗес, суның тәмен я исен яки төсен үзгәтсә, бик зур су булса яисә агым су булса да пычрана (нәҗесләнә). Ат, сыер һәм сарык кебек ите хәләл булган хайваннар эчкәннән соң, савытта калган су да пакь булып санала, тәһарәт алырга да яраклы, әмма эт, бүре кебек ите хәрам булган хайваннардан калган су – нәҗес. Тавык, мәче һәм карчыгадан калган сулар нәҗес булмасалар да, алар белән тәһарәт алу мәкруһ санала.

 

КОЕ СУЫ


Коега бер нәҗес төшсә, су тулысынча пычрана. Кое суының тулаем күләме чамаланса, шулкадәр суны чыгарып түкмичә пакьләнми. Әгәр коега чыпчык кадәр бер кечкенә хайван төшеп үлсә – 20 чиләккә кадәр, тавык кадәр бер хайван төшеп үлсә – 40 чиләккә кадәр суын түгәргә кирәк. Әгәр дә шул хайваннарның эчләре күпкән яки тәннәре җебегән булса, барча суын түкмичә коеның суы пакьләнми. Кеше яки сарык кадәр бер хайван төшеп үлсә, эче күпмәсә дә, коеның барлык суын түгү тиешле була. Әгәр коеның кайсы көнне пычранганы билгеле булмаса, өч тәүлектән бирле нәҗескә санала, шул вакытта алынган сулар түгелергә тиеш.

 

ГАУРӘТ
(ОЯТ ҖИР)


Намаз укыганда гаурәт җирләр (тәннең кешегә күрсәтергә ярамый торган урыннары) капланган булу фарыз. Аулак бүлмәдә булса да, ялангач рәвештә намаз укырга ярамый. Ирләрнең билләреннән башлап, тез асларына кадәр булган тәннәре – гаурәт. Билләреннән югары һәм тездән түбән җирләре ачык булса да, намаз укуы дөрес санала. Хатын-кыз тәненең һәр җире – гаурәт, әмма йөзләре, беләзекләренә кадәр ике учлары һәм тубыкларына кадәр аяк башлары гына гаурәт саналмый. Янында һичбер ару киеме булмаса, киемен юарга суы да булмаса, намазны нәҗесле кием белән уку яки ялангач уку да дөрес була. Әгәр ул намазын ялангач укыса, утырып кына укырга тиешле.

 

ГОЗЕРЛЕ ХАТЫННАР


Яшь баласы булган хатыннар, кырык көнгә кадәр, ягъни гозерләреннән пакьләнгәнче, арусыз саналалар. Шул вакытта алар намаз да укымыйлар, ураза да тотмыйлар. Гозерләре тәмамлангач, алар госел алып (коенып), һичшиксез, пакьләнергә тиеш. Алар Рамазан аенда тотылмаган уразаларын соңыннан каза кылырлар. Балигъ булганнан соң, ай саен гозерле булган хатыннар да шул вакытларда арусыз булып, ураза һәм намазларын калдыралар. Гозерләре тәмамланганнан соң, аларга да госел алып пакьләнү фарыз була. Пакьләнгәч, алар да калган уразаларын тоталар. Балигъ хатын-кызларның айлык гозерләре өч көннән ким һәм ун көннән артык булмаска тиеш. Әгәр артык булса – авыру галәмәте. Унберенче көннән башлап уразаларын тотарга, сахибе гозер булып намазларын да укырга тиешләр.


Шушы урында хөрмәтле Әхмәдһади Максуди хезмәтенең икенче – “Тәһарәт” бүлеге тәмамлана.

 

НАМАЗ


Коръән аяте:

إِنَّ الصَّلاَةَ كَانَتْ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ كِتَابًا مَّوْقُوتًا

Иннәс-саләәтә кәәнәт галәл-мүъминиинә китәәбам-мәүкутәә
Мәгънәсе: “Намаз – мөселманнарның төгәл вакытларда укылырга фарыз ителгән гыйбадәтедер” (“Ниса” сүрәсе, 103нче аять).

Хәдис-шәриф

اَلصَّلَوَاتُ الْخَمْسُ وَالْجُمْعَةُ إِلَى الْجُمْعَةِ كَفَّارَاتٌ لِمَا بَيْنَهُنَّ مَا اجْتُنِبَتِ الْكَبَائِرُ

Әс-саләүатүл-хамсү үәл-җүмгәтү иләл-җүмгәти кәффәәраатүн лимәә бәйнәһүннә мәҗтүнибәтил-кәбәәир.
Мәгънәсе: Зур гөнаһлардан сакланганда биш вакыт намаз һәм Җомга намазы икенче Җомгага кадәр араларында булган кечкенә гөнаһларның гафу ителүенә сәбәпче булырлар.
1. Намаз – Аллаһы Тәгаләгә билгеле рәвештә күңел һәм тән белән гыйбадәт кылу.
2. Һәрбер мөэмин кешегә һәр тәүлектә биш вакыт намаз уку фарыз. Алар – иртәнге, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазлары.
3. Җомга көнне өйлә намазы урынына Җомга намазы уку – фарыз.
4. Гает Фитыр (Ураза бәйрәме) белән Гает Корбан (Корбан бәйрәме) көннәрендә гает (бәйрәм) намазларын уку һәм шулай ук ястү намазыннан соң витр намазын уку – ваҗиб.
5. Рамазан аенда ястү намазыннан соң витр намазына кадәр тәравих намазын уку – сөннәт. Башка нәфел (өстәмә) намазлар – мөстәхәб.
6. Мәет өчен җәназа намазын уку – фарыз кифая.
7. “Фарыз кифая” – арадан бер я берничә кеше үтәгән очракта, башка кешеләр үтәмәсә дә ярый торган фарыз.

 

НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ


8. һәр намазны үз вакытында уку – фарыз. Вакыты кермәс борын укылган намаз – фарыз намаз булып саналмый.
9. Вакытында укылмаган намазны икенче вакытта каза кылу – фарыз.
10. Иртәнге намазның вакыты – таң яктылыгы җәелгәннән башлап, кояш чыга башлаганчыга кадәр.
11. Өйлә намазының вакыты – кояш иң югары ноктасыннан авышканнан башлап, икенде намазы вакытына кадәр.
12. Икенде намазы вакыты – һәр әйбернең күләгәсе үзеннән ике мәртәбәгә зуррак булудан башлап, кояш тәмам батып беткәнчегә кадәр.
13. Ахшам намазы вакыты – кояш батып, тулысынча күмелгәннән башлап, шәфәкъ кызыллыгы беткәнчегә кадәр.
14. Ястү намазы вакыты – шәфәкъ кызыллыгы беткәннән башлап, таң яктылыгы җәелгәнчегә кадәр.
15. Витр һәм тәравих намазларының вакыты – ястү намазы укылганнан соң, таң атканчыга кадәр.
16. Җомга намазының вакыты – өйлә намазы вакыты белән бер.
17. Гает намазларының вакыты – кояш чыгып, бераз күтәрелгәннән башлап, өйлә вакыты кергәнчегә кадәр.
18. Кояш чыккан вакытта, аның иң югары ноктада (зенит) булган вакытта, кояш батып торган вакытта һичбер намазны укырга ярамый.
19. Иртәнге намазны укыганда кояш чыга башласа, намаз бозылыр, әмма икенде намазын укыганда кояш бата башласа, намаз бозылмас, шулай булса да, икендене кояш баерга якын вакытка кадәр кичектерү – мәкруһ.
20. Таң атканнан соң кояш чыкканчы, икенде намазы укыганнан соң ахшам укыганчы, мәчеттә имам хотбә укыган вакытта һәм гает намазларын укыр алдыннан нәфел намазлар уку – дөрес түгел.

 

КЫЙБЛА


21. Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый.
22. Мөселманнарның кыйбласы – Согуд Гарәбстанының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.
23. Казан шәһәреннән караганда, кыйбла ягы көньяктан 9 дәрәҗәгә кадәр уң яктарак, шуның өчен Казанда июнь аенда, көндезге сәгать беренче 36 минут булганда, кояш нәкъ Кыйбла турысында була.
24. Сахрада яки урманда кыйбла кайсы якта икәнлеге билгеле булмаган очракта һәм якында белүче кеше дә табылмаганда, көндез кояш яктысына карап, төнлә Тимер Казык йолдызына яки юлга һәм тауларга карап, күңел белән чамалап Кыйбланы эзләргә кирәк: күңеле кай тарафның кыйбла булуын якын күрсә – намазны шул якка таба карап укырга тиеш.
25. Намаз укыган вакытта кыйбланың икенче яктарак булганын сизсә, намазны бозмыйча гына шул якка таба борылырга тиеш.
26. Куркынычлы юлда булганда намазны атка атланган килеш уку да дөрес, ул чагында кыйбла ягына таба карау мөһим түгел: юлы кайсы якка таба барса – шул якка таба карап укыр.

 

НИЯТ
(УЙ, ТЕЛӘК)


27. Намазга керешкәндә укылачак намазны күңел белән ниятләү – фарыз. Тел белән кайсы намаз икәнен әйтеп ниятләү – мөстәхәб.
28. Имамга оеган кешегә аңа оюы турында ниятләү тиеш.
Биш вакыт намазны түбәндәгечә ниятлиләр:
29. Ният кылдым: иртәнге намазның 2 рәкәгать сөннәтен үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.
30. Ният кылдым: иртәнге намазның 2 рәкәгать фарызын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.
31. Ният кылдым: өйлә намазының 4 рәкәгать сөннәтен үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.
32. Ният кылдым: өйлә намазының 4 рәкәгать фарызын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.
33. Ният кылдым: өйлә намазының 2 рәкәгать сөннәтен үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.
34. Ният кылдым: икенде намазының 4 рәкәгать фарызын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.
35. Ният кылдым ахшам намазының 3 рәкәгать фарызын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.
36. Ният кылдым ахшам намазының 2 рәкәгать сөннәтен үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.
37. Ният кылдым: ястү намазының 4 рәкәгать фарызын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.
38. Ният кылдым: ястү намазының 2 рәкәгать сөннәтен үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.
40. Ният кылдым 3 рәкәгать витр намазын үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр.

 

АЗАН ҺӘМ КАМӘТ (ИКАМӘТ)


41. Биш вакыт фарыз намазларының һәм Җомга намазының вакыты кергәч, азан уку һәм фарызларын укыр алдыннан гына камәт уку – сөннәт.
42. Бер мәхәллә мәчетендә укылган азан һәм камәт бөтен мәхәллә өчен җитә. Мәчеттә намаз укылганнан соң, шул мәчет мәхәлләсенә кергән өйләрдә намаз уку өчен азан да, камәт тә кирәкми.
Азан сүзләре:

اَللهُ أَكْبَرُ
Аллаһу әкбәр

43. Дүрт тапкыр. Мәгънәсе: “Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән олуграк”.

44. Ике тапкыр:

أَشْهَدُ أَنْ لَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Мәгънәсе: “Күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк”.

45. Ике тапкыр:

أَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا رَسُولُ اللهِ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Мәгънәсе: “Күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Мөхәммәд галәйһиссәләм – Аллаһы Тәгаләнең илчесе”.

46. Ике тапкыр:

حَيَّ عَلَى الصَّلَاةِ

Хәй’йә гәләс-саләәһ

Мәгънәсе: “Ашыгыгыз намазга”.

47. Ике тапкыр:

حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ

Хәй’йә гәләл-фәләәһ

Мәгънәсе: “Ашыгыгыз газаптан котылырга”.

48. Ике тапкыр:

اَللهُ أَكْبَرُ
Аллаһу әкбәр

Мәгънәсе: “Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән олуграк”.

49. Бер тапкыр:
لَا إِلَهَ إِلَّا اَللهُ

Ләә иләәһә иллә-лааһ

Мәгънәсе: “Бер Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк”.

 

50. Иртә намазның азанында

حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ

Хәй’йә гәләл-фәләәһ
дигәннән соң, ике тапкыр

اَلصَّلَاةُ خَيْرٌ مِنَ النَّوْمِ

Әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм

дип әйтергә кирәк. Мәгънәсе: “Дөреслектә, намаз уку йокыдан яхшырак”.

51. Камәт тә азан кебек әйтелә. Камәттә фәкать

حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ

Хәй’йә гәләл-фәләәһ

дигәннән соң, ике тапкыр

قَدْ قَامَتِ الصَّلَاةِ

Кадө каамәтис-саләәһ

дип әйтергә кирәк. Мәгънәсе: “Дөреслектә, намаз укыла башлады”. Камәт азанга караганда тизрәк укыла.

52. Камәт укучы

حَيَّ عَلَى الصَّلَاةِ

Хәй’йә гәләс-саләәһ
дигәннән соң, намаз укыячак кешеләргә урыннарыннан торып, ниятләргә һәм

قَدْ قَامَتِ الصَّلَاةِ
Кадө каамәтис-саләәһ

дип әйтелгәндә, тәкбир әйтеп, намазга керешү – мөстәхәб.

Азанның мөстәхәбләре

53. Мәзингә, ягъни азан әйтүче кешегә тәһарәтле булу, кыйблага каршы аягүрә тору, ишарә бармакларын колак очларына кую, азанның сүзләрен ачык итеп, сузып, ике сүзне бергә кушмыйча, һәрберсен аерып әйтү, حَيَّ عَلَى الصَّلَاةِ Хәй’йә гәләс-саләәһ дигән сүзләрне уң якка таба карап һәм حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ Хәй’йә гәләл-фәләәһ дигән сүзләрне сул якка карап әйтү – мөстәхәб.

54. Азан әйткәнне ишеткән кешегә йөрүдән һәм ашаудан туктап, сөйләшмичә, мәзин артыннан азан сүзләрен кабатлау – мөстәхәб.

55. Мөәззин حَيَّ عَلَى الصَّلَاةِ Хәй’йә гәләс-саләәһ дигәч,

لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ

 

Ләә хәүлә үә ләә ку үәтә илләә билләәһил-галий’йил-газыйм, ягъни “һәрбер хәл һәм куәт олуг Аллаһы Тәгаләдән генә”, дип әйтү;

56. Мөэззин حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ Хәй’йә гәләл-фәләәһ дигәч,

مَا شَاءَ اللهُ كَانَ وَمَا لَمْ يَشَاءْ لَمْ يَكُنْ

Мә шә’әллаһу кәнә үә мә ләм йәшә’ләм йәкүн, ягъни “Аллаһы Тәгалә теләгән эш һич булмый калмас һәм Ул теләмәгән эш һич булмас”, дип әйтү – мөстәхәб.

57.Тәһарәтсез һәм җөнеб, дивана һәм исерек кешеләрнең, хатыннарның, сабый балаларның һәм фасикъ (начар юлда йөргән, азгын) кешеләрнең азан һәм камәт укулары мәкруһ булып санала.

 

58. Азан догасы

اَللَّهُمَّ رَبَّ هَذِهِ الدَّعْوَةِ التَّامَّةِ وَالصَّلَاةِ الْقَائِمَةِ آتِ مُحَمَّدًا الْوَسِيلَةَ
وَالْفَضِيلَةَ وَالدَّرَجَةَ الْعَالِيَةَ الرَّفِيعَةَ وَابْعَثْهُ
مَقَامًا مَحْمُودًا الَّذِى وَعَدْتَهُ وَارْزُقْنَا شَفَاعَتَهُ يُوْمَ الْقِيَامَةِ إِنَّكَ لَا تُخْلِفُ الْمِيعَادَ

Әллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъүәтит-тәммәти үәс-саләәтил-каа’имәһ. Әти Мүхәммәдәнил-үәсииләтә үәл-фәдыйләтә үәд-дәраҗәтәл-гәәлийәтәр-рафиигәһ. Үәбъгәсһү мәкаамәм-мәхмүдәнил-ләзи үәгәдтәһү уәр-зүкнәә шәфәәгатәһү йәүмәл-кы’йәәмәһ. Иннәкә лә түхълифү-мигадь.
Мәгънәсе: Әй, шушы камил азанның һәм вакыты кергән намазның хуҗасы Аллаһ. Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ярдәмне, артыклыкны һәм югары дәрәҗәне бир. Шулай ук аны Үзең вәгъдә кылган мактаулы урынга ирештер һәм Кыямәт көнендә аның шәфәгатен безгә насыйп ит. Дөреслектә, Син Үз вәгъдәңә хилафлык кылмыйсың.

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных