Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ДҮРТ РӘКӘГАТЬЛЕ НАМАЗ УКУ РӘВЕШЕ





83. Дүрт рәкәгатьле намаз эчендә дүрт кыям, дүрт рөкүгъ, сигез сәҗдә һәм ике кагъдә бар.
84. Намазның әүвәлге кагъдәсе икенче рәкәгатьнең ахырында, икенче кагъдәсе дүртенче рәкәгатьнең ахырында була. Әүвәлге кагъдәдә “тәшәһһөд” укыгач, өченче рәкәгатьнең кыямына тора. Соңгы кагъдәдә “тәшәһһөд”тән соң “Салават” һәм “Дога” укып, сәлам бирә.
85. Әгәр дүрт рәкәгатьле намаз өйләнең дүрт рәкәгать сөннәте кебек сөннәт намаз булса, һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укый.
86. Өйлә, икенде һәм ястү намазларының дүртәр рәкәгать фарызлары кебек фарыз намаз булса, “Фатиха” сүрәсеннән соң әүвәлге ике рәкәгатендә генә берәр сүрә укый. Соңгы ике рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсен укыгач, рөкүгъка китә (ул рәкәгатьләрдә “Фатиха”дан соң янә икенче сүрәләр укымый).
87. Өч рәкәгатьле намазда ике кагъдә була. Беренчесе – икенче рәкәгатьнең, икенчесе – өченче рәкәгатьнең ахырында.
88. Өч рәкәгатьле ахшам намазы фарызының баштагы ике рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укыла, соңгы рәкәгатендә “Фатиха”дан соң янә бер сүрә укылмый.
89. Өч рәкәгать витр намазының һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укыла. Өченче рәкәгатендә сүрәләр укылганнан соң, рөкүгъ кылганчы, намазга керешкәндәге кебек кулларны күтәреп, “тәкбир” әйтелә. Аннары янә кулларны багълап, “кунүт” догасы укыла. Шуннан соң рөкүгъ, сәҗдә һәм кагъдә белән витр дә башка намазлар кебек тәмамлана.

 

ХАТЫННАР НАМАЗЫ


90. Хатыннар намазы ирләр намазыннан 8 җирдә аерыла:
1) ирләр намазга керешкәндә “тәкбир” әйтеп, кулларын колак йомшакларына кадәр, ә хатыннар иңбашлары турысына кадәр генә күтәрәләр;
2) намазга керешер өчен кул күтәргәндә ирләрнең куллары ачык була, ә хатыннарныкы җиңнәре эчендә ябык була;
3) ирләр кыямда кулларын багълап, кендекләре астына, ә хатыннар исә күкрәкләре өстенә генә куялар;
4) рөкүгъта ирләр төзләрен бөкмиләр, ә хатыннар бөгебрәк торалар;
5) рөкүгъка иелеп тезләргә таянып торганда, ирләрнең кул бармаклары арасы ачык була, ә хатыннарныкы – ачык булмый;
6) сәҗдә вакытында ирләр корсакларын, ботларын һәм беләкләрен намазлыкка яки кабыргаларына тидермиләр, ләкин хатыннар, ирләрдән аермалы буларак, кысылыбрак сәҗдә кылалар;
7) кагъдә вакытында ирләр уң аякларын бастырып, бармакларын кыйблага таба каратып куялар, ә сул аякларын яткырып, аның өстенә утыралар. Хатыннар ике аякларын да уң якка чыгарып, аяк башларын кыйблага таба каратып куялар, сул як очлары белән җиргә утыралар;
8) ирләр фарыз намазларын азан һәм камәт әйтеп, имам һәм җәмәгать белән укыйлар; хатыннар өчен азан һәм камәт тиеш түгел, чөнки хатыннарның имам булып, намазны җәмәгать белән укытулары – мәкруһ. Шушы 8 аерымлыктан башка, хатыннарның намазы ирләрнекенә охшаш.

 

ТӘСБИХ ҺӘМ ДОГА


Намазны тәмамлаганнан соң, түбәндәге зекерләр укыла:

سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَاللهُ اَكْبَرُ91.

Субъхәнәл-лааһи үәл-хәмдү лилләәһи үә ләә иләәһә иллә-лааһү үәл-лааһү әкбәр.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә барлык кимчелекләрдән пакь. Барча мактаулар Аллаһы Тәгаләгә хас. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Аллаһ һәрнәрсәдән олуграк.

92.. لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ

Ләә хәүлә үә ләә куввәтә илләә билләәһил-гәлиййил-гәзыйм.
Мәгънәсе: Аллаһта булган көч һәм куәт һичбер затта юк.

93. مَا شَاءَ اللهُ كَانَ وَمَا لَمْ يَشَاءْ لَمْ يَكُنْ

Мә шә’ әллааһү кәәнә үә мә ләм йәшәъ ләм йәкүн.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә теләгән һәрбер нәрсә булыр. Аллаһы Тәгалә теләмәгән нәрсә һич булмас.

 

94. Аятел Көрси
أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيم بِسْمِ اللّٰهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
اَللَّهُ لاَ إِلَـهَ إِلاَّ هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ لاَ تَأْخُذُهُ سِنَةٌ
وَلاَ نَوْمٌ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الأَرْضِ مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِنْدَهُ إِلاَّ
بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلاَ يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِّنْ
عِلْمِهِ إِلاَّ بِمَا شَآءَ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضَ وَلاَ
يَؤُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм. Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм. Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ. Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәәъ. Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд. Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм.
Мәгънәсе: Аллаһның Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һәм тәңре булырдай һичберкем юк. Ул – Аллаһ (мәңге) тере, һаман халык белән идарә итеп торучы. Аның йоклау сыйфаты юк. Күкләрдәге һәм Җирдәге бөтен нәрсә Аныкы гына. Аллаһның рөхсәте булмаганда беркем дә шәфәгать (яклау) кыла алмый. Ул Үзе яралтканнарның алда ни күрәчәген, үткәндә ни күргәннәренең (кылганын, кылмаганын, кылачагын, белгәнен, белмәгәнен, яшергәнен, яшермәгәнен) барысын да белеп тора. Кешеләр аның гыйлеменнән башка үзбелдекләре белән берни эшли алмас. Аның көрсие Күкләрне һәм Җирне үз эченә алган. Аллаһка Күкләрне, Җирне саклап тору һич тә кыен түгел. Аллаһ гаять бөек, галәмәт тә олуг (“Бәкара” сүрәсе, 255 аять).

 

95. Шушы зекерләр һәм аятьләр укылганнан соң 33 мәртәбә “Сөбханаллаһ”, 33 мәртәбә “Әлхәмдүлилләһ” һәм 33 мәртәбә “Аллаһу әкбәр” дип әйтелә. Аннан соң, кулларны күкрәккә кадәр күтәреп, түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا صَلَاتَنَا وَصِيَامَنَا وَقِيَامَنَا وَقِرَأَتَنَا وَرُكُوعَنَا وَسُجُودَنَا وَقُعُودَنَا
وَتَسْبِيحَنَا وَتَهْلِيلَنَا وَتَخَشُّعَنَا وَتَضَرُّعَنَا
اَللَّهُمَّ تَمِّمْ تَقْصِيرَنَا وَتَقَبَّلْ تَمَامَنَا وَاسْتَجِبْ دُعَائَنَا وَاغْفِرْ أَحْيَائَنَا وَارْحَمْ مَوْتَانَا يَا مَوْلَانَا
اَللَّهُمَّ احْفَظْنَا يَا فَيَّاضُ مِنْ جَمِيعِ الْبَلَايَا وَالْأَمْرَاضِ
اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا هَذِهِ الصَّلَاةُ (الفرض مع السنة)مَعَ جَمِيعِ نُقْصَانَاتِهَا بِفَضْلِكَ وَكَرَمِكَ وَلَا تَضْرِبْ بِهَا وُجُوهَنَا يَا إِلَهَ الْعَالَمِينَ وَيَ

 

95.Әллаһүммә тәкаббәл миннә саләәтәнәә үә сийәәмәнәә үә кыйәәмәнәә үә кыйра’әәтәнәә үә рукүүгәнәә үә сүҗүүдәнә үә кугүүдәнәә үә тәсбиихәнәә үә тәхлииләнәә үә тәхашшүгәнәә үә тәдарругънәә. Әллааһүммә тәммим тәкъсыйранәә үә тәкаббәл тәмәәмәнәә үәс-тәҗиб дугәә’ әнәә үәгфир әхйәә’әнәә үәрхәм мәүтәәнәә йәә мәүләәнәә. Әллааһүммәх-фәзнәә йә фәййәду мин җәмиигил-бәләәйә үәл-әмрадъ. Әллааһүммә тәкаббәл миннәә һәәзиһис-саләәтә (әл-фәрда мәгәс-сүннәти) мәгә җәмиги нүксаанәәтиһәә бифәдликә үә кәрамикә үә ләә тәдриб биһәәтвүҗүүһәнәә йәә иләәһәл-гәәләмиинә үә йәә хайран-нәсыриин. Тәүәффәнәә мүслимиин үә әлхикнәә бис-саалихиин. Үә сал-лаллааһү тәгәәлә гәләә хайри халкиһии Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә әсхәәбиһии әҗмәгиин.
Мәгънәсе: Йә, Рабби, безнең намазларыбызны, уразаларыбызны, кыямыбызны, рөкүгебезне, сәҗдәбезне, кагъдәбезне, тәсбихебезне, тәһлилебезне, тыйныклыгыбызны һәм ялваруыбызны кабул кыл. Йә, Рабби, кимчелекләр белән кылынган гамәлләребезне камилләштер, тәмам булган гамәлләребезне, догабызны кабул кыл. Әй, хуҗабыз, тере булучыларны ярлыка һәм үлгәннәргә рәхмәтеңне ирештер. Әй, рәхмәт кылучы Аллаһ, Үз камиллегең һәм юмартлыгың белән бездән ошбу намазыбызны һәрбер кимчелекләре белән кабул кыл. Ул намазларыбызны йөзләребезгә ыргытма. Әй, бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм ярдәм итүчеләрнең иң камилрәге, безне мөселман хәлебездә вафат кыл һәм изге кешеләр белән бергә ит. Мәхлукларның иң яхшырагы Мөхәммәд галәйһиссәләмгә, аның әһленә (гаиләсенә), барлык сәхабәләренә рәхмәтеңне бирсәң иде.

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных