Главная
Популярная публикация
Научная публикация
Случайная публикация
Обратная связь
ТОР 5 статей:
Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия
Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века
Ценовые и неценовые факторы
Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка
Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы
КАТЕГОРИИ:
|
НАМАЗНЫҢ МӨСТӘХӘБЛӘРЕ
112. Намазның мөстәхәбләре егерме: 1) намазга керешер өчен кул күтәргәндә бармак араларының ачыграк булуы; 2) баш бармакларның битләрен колак йомшакларына тидерү; 3) ирләрнең куллары җиңнәреннән чыккан булуы (әмма хатыннарның куллары җиңнәре эчендә булу мөстәхәб); 4) кыям вакытында үкчәләрнең дүрт бармак киңлегендә бер-берсеннән ерак булуы; 5) кул багълаганда сул кулының беләзеген уң кулның баш һәм чәнчә бармаклары белән чорнап алып, урта бармакларын беләгенә таба сузу; 6) намазда укылган сүрәләрне һәм зекерләрне тәҗвид белән бик дөрес итеп уку; 7) иртәнге намазда “Фатиха” сүрәсеннән соң озынрак сүрәләрне, өйлә, икенде һәм ястү намазларында уртача, ахшам намазында кыска сүрәләрне уку; 8) әүвәлге рәкәгатьтә озынрак сүрә, соңгы рәкәгатьләрдә кыскарак сүрә уку; 9) сәҗдәдә баш бармакларның колаклар турысында булуы; 10) сәҗдәдә кул бармакларының бер-берсенә тиеп торуы; 11) сәҗдәдә аяк башларының җиргә тиеп, үкчәләрнең югары торуы; 12) сәҗдәдә кул һәм аяк бармакларының Кыйблага таба сузылып торуы; 13) кагъдәдә кул бармакларын бер-берсенә якынрак китереп, ботларга кую; 14) рөкугъ һәм сәҗдә тәсбихләрен так итеп, өчтән артык әйтү (5, 7, 9); 15) өч һәм дүрт рәкәгатьле фарыз намазларның соңгы рәкәгатьләрендә “Фатиха” сүрәсен уку (сөннәт, ваҗиб, нәфел намазларының һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсен һәм аннан соң янә бер сүрә уку ваҗиб); 16) кыямда сәҗдә урынына, рөкүгътә аяк башларына, сәҗдәдә борын очына, кагъдәдә үз алдыңа, сәлам биргәндә иңбашларга гына карап тору; 17) намаз эчендә йөткермәскә һәм иснәмәскә тырышу; 18) ихтыярсыз иснәгәндә авызны бер кул белән ябу; 19) намазны түбәнчелек кыяфәт һәм сынык күңел белән уку; 20) намаз ахырында сәлам биргәндә арттагы кешегә яңагы күренерлек кадәр башын бору.
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|