Главная
Популярная публикация
Научная публикация
Случайная публикация
Обратная связь
ТОР 5 статей:
Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия
Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века
Ценовые и неценовые факторы
Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка
Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы
КАТЕГОРИИ:
|
НАМАЗНЫҢ МӘКРУҺЛАРЫ
113. Намазда мәкруһ булган эшләрнең мәшһүрләре илле: 1) үз ихтыярың белән намазда сөннәт булган бер гамәлне үтәмәү (ваҗиб гамәлне үтәмәү – хәрам, фарызны үтәми калдыру намазны боза); 2) намазда тәкәбберлек кыяфәте белән тору; 3) үз ихтыярың белән иснәү, йөткерү, тамак кыру; 4) сәбәпсез борын сеңгерү, төкерү, какыру, уфылдау һәм кикерү; 5) билгә таяну, гәүдәне бер тарафка авыштырып кыек тору, бер аякка салынып ял итү; 6) кул белән берәр нәрсә тотып тору, кулны я күлмәкне селкеп җилләнү; 7) бер кул белән башка бүрек я чалма кию, бүрекне салу (ике кул белән бер эшне кылу намазны боза); 8) сәҗдә урынындагы туфракны, йөздәге тирне яки тузанны сөртү (маңгайны селкеп, авырттырырлык ташлар булганда бер-ике мәртәбә сыпырырга ярый); 9) бер-ике мәртәбә бер үк җирне кашу (өч мәртәбә кашу намазны боза); 10) сәбәпсез намаз укый торган урыннан бер-ике адым читкә күчү (берьюлы өч адым атлау намазны боза); 11) теш арасыннан чыккан ризык валчыгын йоту (борчак зурлыгындагы валчык йоту намазны боза); 12) кыямга торып басканда җиргә (намазлыкка) яки берәр нәрсәгә таянып тору. 13) йөзне Кыйбладан авыштыру, югарыга таба карау; 14) рөкүгътә башны бик түбән иеп яки бик югары күтәреп тору; 15) сәҗдәдә аяк һәм кул бармакларын җирдән (намазлыктан) күтәрү; 16) сәҗдәдә беләкләрне җиргә я кабыргаларга, корсакны ботларга тидереп тору (сафта урын тыгыз булганда, бу эш мәкруһ түгел); 17) намазны яланбаш, җиңнәрне сызган килеш, күкрәкләр я аркалар ачык килеш уку; 18) киемне уртасыннан эләктермичә, җилләтеп, селкеп уку; 19) бүреккә я чалмага сәҗдә кылу (намаз укучы сәҗдә кылганда маңгае җиргә яисә намазлыкка тимәү); 20) чәчне төреп, бәйләгән килеш уку; 21) киемдә я намазлыкта яки әйләнә-тирәдә хайван сурәте булу (әгәр сурәт артта булса, яки чебен зурлыгы кадәр кечкенә булса, яки башы бозылган булса – зарары юк); 22) намазны яна торган зур утка каршы, башка кешенең йөзенә яки йөзе күренерлек көзгегә, нәҗес нәрсәгә, кабергә карап уку (шәм, яктырткыч һәм лампа кебек утларга каршы торып уку мәкруһ түгел); 23) алдагы сафта урын була торып, фарыз намазны арттагы сафта уку; 24) тәһарәте кысталган килеш намазга керешү; 25) намазны алъяпкыч кебек буялган кием белән уку; 26) кыямда ике үкчәне бер-берсенә дүрт бармак киңлегеннән якын китерү; 27) намазны бик ашыгып уку; 28) кагъдәдә куллар белән җиргә таянып тору; 29) кагъдәдә ике үкчә өстенә утыру; 30) кагъдәдә аякларны бөкләп утыру; 31) рөкүгъ һәм сәҗдәгә барганда киемне тоткалау; 32) тәкбир һәм зекерләрне яки сүрәләрне икешәр кат уку; 33) укыган зекерләрне бармак белән санау;
34) зекерләрне үз урыннарында укып бетермичә икенче урында уку; 35) бер сүрәне бер намазда ике мәртәбә уку; 36) соңгы рәкәгатьтә беренче рәкәгатьтә укылган сүрә алдындагы сүрәне уку; 37) икенче рәкәгатьтә беренче рәкәгатьтә укылган сүрәдән соң килгән сүрәне укымыйча, аннан соңгы сүрәне уку (әгәр арада ике сүрә калса мәкруһ түгел); 38) мәгънәсен уйлап, бер аятьне ике кат уку; 39) бер аятьнең мәгънәсен уйлап туктап тору; 40) дөнья эшләрен искә төшереп, елмаеп көлү, тавышсыз елау; 41) оючының намазның бер гамәлен имамнан алдарак башкаруы; 42) имамның оючылардан югарырак я түбәнрәк урында торып, яки михрабның эченә тәмам кереп укуы; 43) имамның намазны халык зарыгырлык кадәр озак укуы; 44) ир белән хатынның янәшә укуы; 45) тамак кырып я ухылдап авыздан бер-ике аваз тавыш чыгару; 46) намаз вакытында чалманы салу яки баштан төшкәч, аны алып кию; 47) намаз вакытында күңел белән бер нәрсәнең санын хисаплау яки намаз сүзләреннән башка нәрсәләрне уку; 48) намаз вакытында бармак белән ничә рәкәгать укыганны күрсәтә бару; 49) намаз вакытында баш я каш белән ишарә итеп яки тамак кырып яисә чырайны бозып, янындагы кешегә нәрсә дә булса аңлату; 50) ни рәвешле булса да, уйлаган рәвештә кылану.
НАМАЗНЫҢ МӨФСИДЛӘРЕ (НАМАЗНЫ БОЗУЧЫ НӘРСӘЛӘР)
114. Намазны түбәндәге 20 төрле эш боза: 1) тамак кырып яки ухылдап авыздан өч авазлы тавыш чыгару; 2) мәгънәле бер сүз әйтү (намаздагы зекерләрдән башка); 3) бер кешегә сәлам бирү яки сәлам алу; 4) дөнья эшен сорап дога кылу; 5) дөнья эшен уйлап, тавыш чыгарып көлү; 6) дөнья эшен уйлап, тавыш чыгарып елау; 7) борчак зурлыгы кадәр берәр нәрсә йоту; 8) бер тамчы чамасы су йоту; 9) гадәттә, ике кул белән башкарыла торган берәр эш үтәү (мәсәлән, киемне кию яки салу, ниндидер зур нәрсәне күтәрү һ.б.); 10) бер эшне берьюлы өч мәртәбә башкару (мәсәлән, 3 мәртәбә битне сөртү, 3 мәртәбә бер җирне кашу, 3 мәртәбә мыекны төзәтү, 3 мәртәбә бармак шартлату, 3 мәртәбә төймәне эләктерү я ычкындыру, берьюлы 3 адым атлау, 3 мәртәбә бер нәрсәне чәйнәү, бер авазны 3 мәртәбә әйтү һ.б.); 11) сүрәләрне Коръәнгә карап уку; 12) коръән сүрәсенең мәгънәсен бозарлык итеп хата белән уку; 13) моктәдинең (имамга оючы) имамнан алдарак торуы; 14) җәмәгать намазында ир белән хатынның бер сафта булуы; 15) иртәнге намазны укыганда кояш чыга башлау; 16) гаурәтнең дүрттән бер өлеше ачылып китү; 17) намазда фарыз булган бер гамәлне үтәми калдыру; 18) күкрәкнең Кыйбла тарафыннан авышуы; 19) тәннең, киемнең я намазлыкның нәҗесләнүе; 20) үз ихтыяры белән тәһарәтне бозу.
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|