Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ТӘРАВИХ НАМАЗЫ





114. Рамазан аенда һәркөнне ястү намазыннан соң витр намазына кадәр тәравих намазын уку ирләргә гә, хатыннарга да сөннәт.
115. Тәравих намазы бары 20 рәкәгатьтән тора. Икешәр рәкәгать ун намаз итеп яки дүртәр рәкәгать биш намаз итеп укыла. Бу намаз ялгыз да укыла, әмма җәмәгать белән мәчеттә уку сөннәт санала.
116. Тәравих намазын җәмәгать белән укыганнан соң витр намазы да җәмәгать белән укыла. Имам тәравих намазының да, витрның да кыйра’әтләрен кычкырып укый.
117. Тәравих намазын түбәндәгечә ниятлиләр: “Ният кылдым ике рәкәгать тәравих намазын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр”.
118. Тәравих намазлары арасында дүрт рәкәгать укыган саен – дүрт рәкәгатьле намаз укыган кадәр вакыт туктап “тәравихә” кылу, ягъни ял итеп тору – сөннәт.
119. “Тәравихә” вакытында тәсбих я тәһлил әйтеп, яки әйтелгәнне тыңлап утыру – мөстәхәб.
120. Без яши торган төбәктә “тәравихә” вакытында түбәндәге тәсбих әйтелә:

سُبْحَانَ ذِى الْمُلْكِ وَالْمَلَكُوتِ
سُبْحَانَ ذِى الْعِزَّةِ وَالْعَظَمَةِ وَالْقُدُرَةِ وَالْكِبْرِيَآءِ وَالْجَبَرُوتِ
سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَىِّ الَّذِى لَا يَمُوتُ
سُبُّوحٌ قُدُّوسٌ رَبُّ الْمَلَآئِكَةِ وَالرُّوحِ
لَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ نَسْتَغْفِرُ اللهَ
نَسْئَلُكَ الْجَنَّةَ وَنَعُوذُ بِكَ مِنَ النَّارِ

 

Субхәәнә зил-мүлки үәл-мәләкүүт. Субхәәнә зил-гиззәти үәл-гәзамәти үәл-кудрәти үәл-кибрийә’и үәл-җәбәруут. Субхәнәл-мәлики-хәййил-ләзи лә йөмүт. Суббухүн куддүүсүр-раббил-мәләә’икәти үәр-руух. Ләә иләәһә ил-ләллааһү нәстәгфирул-лааһ. нәс’әлүкәл-җәннәтә үә нәгүүзү бикә минән-наар.
Мәгънәсе: Җирдәге һәм күктәге мәхлукатның хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Көч, кодрәт һәм бик олуглык иясе булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Бөтен галәмнең патшасы һәм беркайчан үлмәячәк, һәрвакыт терек булучы Аллаһы Тәгаләне данлыймын.
Ул Аллаһы Тәгалә бөтен кимчелекләрдән бик пакь һәм мөкаддәс Зат, бөтен фәрештәләрнең һәм Җәбраил фәрештәнең Раббысы. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка илаһи зат юк. Без гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә Рабби, без Синнән җәннәтне сорыйбыз һәм тәмугътан Сиңа сыгынабыз.

 

121. Тәравих намазлары тәмам булып, бишенче тәсбих әйтелгәннән соң, түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ صَلِّى عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ وَسَلِّمْ
اَللَّهُمَّ زَيِّنَا بِزِينَةِ الْإِيمَانِ وَشَرِّفْنَا بِشَرَافَةِ الْهِدَايَةِ وَالْعِرْفَانِ وَأَكْرِمْنَا بِصِيَامِ شَهْرِ رَمَضَانَ وَارْزُقْنَا الْجَنَّةَ وَالْغُفْرَانَ وَتَقَبَّلْ مِنَّا تَرَاوِيحَنَا يَا سُبْحَانْ
وَاسْتَجِبْ دُعَائِنَا يَا حَنَّانْ. بِفَضْلِكَ وَجُودِكَ يَا مَنَّانُ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ

Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәдин үә сәллим. Әллааһүммә зәййиннәә бизиинәтил-иимән. Үә шәррифнәә бишәраафәтил-һидәәйәти үәл-гирфәән. Үә әкримнәә бисыйаами шәһри рамәдаан. Үәр-зүкънәл-җәннәтә үәл-гүфраан. Үә тәкаббәл миннәә тәрааүиихәнәә йәә сүбөхән. Үәс-тәҗиб дугааәнәә йәә хәннәән. Бифәдъликә үә җүүдикә йәә мәннаан. Бирәхмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин.

 

Мәгънәсе: Йә Рабби, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә, аның әһленә (гаиләсенә), рәхмәтеңне һәм сәләмеңне бир. Йә Рабби, безне иман зиннәте белән зиннәтлә, гыйлем һәм тәүфикъ белән кадерлә һәм Рамазан ае уразасы белән хөрмәтле ит. Безгә җәннәтне һәм ярлыкауны насыйп ит. Әй пакь булучы Аллаһ, безнең тәравих намазларыбызны кабул кыл, әй Рәхмәтле Раббыбыз һәм сорамыйча бирүче Аллаһ, фазыйләтең һәм юмартлыгың белән безнең догаларыбызны кабул кыл. Әй камил рәвештә Рәхмәтеңне бирүче Аллаһ, һәрнәрсә Синең рәхмәтең белән генә була.
122. Тәравих намазының һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң бер кыска сүрә укыла. “Кәлям Шәриф”нең (Коръәннең) башыннан алып, һәр рәкәгатендә куша-куша, берничә тәравихтә ахырына кадәр укып чыгып, Коръәнне хәтем кылу (тулысынча уку) олуг сөннәт булып тора.
123. Тәравих намазын ястү намазын укыганнан соң уку – сөннәт, шуның өчен мәчеткә тәравих намазы укыла башлагач килгән кешегә, иң әүвәл ялгызы гына ястү намазының дүрт рәкәгать фарызын уку һәм аннан соң тәравих намазын ниятләп, имамга ою тиешле.
124. Намазга соңарган кеше тәравихның калган рәкәгатьләрен имамнан соң ялгыз укып тәмамлый. Әгәр имам витрны укып бетергәнче тәравихны тәмамласа, имамга мәсбук булып ойый. Әгәр дә тәравихны тәмамлаганчы имам витрны укып бетерсә, витрны да ялгыз укый.

 

ЕНАЗА НАМАЗЫ


125. Мәеткә дога кылу максаты белән җеназа намазын уку – фарыз кифая, ягъни мәетнең үлгәнен белгән кешеләрнең арасыннан берничәсе укыса, башкаларның өстеннән төшә. Әгәр һәрберсе укыса, һәркайсы саваплы була. Әгәр дә һичберсе укымаса, һәркайсы гөнаһлы була.
126. Җеназа намазының сигез шарты бар:
1) وضوء Вүдүъ – тәһарәтле булу;
2) طهرات بدن Тәһарәт бәдән – тәннең пакь булуы;
3) طهرت ثوب Тәһарәт сәүб – киемнең пакь булуы;
4) طهرات مكان Тәһарәт мәкән – аяк баскан урынның пакь булуы;
5) ستر عورت Сәтр гаүрәт – гаурәт җирләренең капланган булуы;
6) استقبال قبلة Истикъбәл кыйблә – кыйблага каршы булу;
7) نيت Ният – ният кылу;
8) مغسولية ميت Мәгъсүлийәт мәййит – мәетнең юылган булуы.

127. Әгәр мәет шәһит киткән булса, ягъни золымлык белән үтерелгән булса, юылмый. Шулай булса да, аның өчен җеназа намазы укыла.
128. Җеназа намазында кыйра’әт, рөкүгъ, сәҗдә һәм кагъдә юк, кыям хәлендә дүрт тәкбир һәм ике сәлам белән тәмамлана.
129. Җеназа намазын укыячак кеше башта: “Ният кылдым ошбу мәет өчен җеназа намазын укымакка, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә”, – дип, ният кыла, аннан соң намазга керешкәндәге кебек кулларын күтәреп, тәкбир әйтә дә, кулларын багьлап, сәнә укый, аннары кулларын күтәрмичә икенче тәкбирне әйтә һәм “Тәшәһһүд”тән соң укыла торган “Салават”ны укый. Соңыннан өченче тәкбирне әйтә.

 

130. Аннары түбәндәге доганы укый:
اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِحَيِّنَا وَمَيِّتِنَا وَشَاهِدِنَا وَغَائِبِنَا وَصَغِيرِنَا وَكَبِيرِنَا وَذَكَرِنَا وَاُنْثَانَا
اَللَّهُمَّ مَنْ أَحْيَيْتَهُ مِنَّا فَأَحْيِهِ عَلَى الْإِسْلَامِ وَمَنْ تَوَفَّيْتَهُ مِنَّا فَتَوَفَّهُ عَلَى الْإِيمَانِ
اَللَّهُمَّ إِنْ كَانَ هَذَا الْمَيِّتُ مُحْسِنًا فَزِدْ فِى إِحْسَانِهِ وَإِنْ كَانَ مُسِيئًا فَتَجَاوَزْ عَنْهُ

Әллааһүммә-гфир лихәййинәә үә мәййитинәә үә шәәһидинәә үә гаа’ибинә үә сагииринәә үә кәбииринәә үә зәкәринәә үә үнсәәнәә. Әллааһүммә мән әхйәйтәһүү миннәә фә әхйиһии гәләл-исләәми үә мән тәүәффәйтәһүү миннәә фәтәүәффәһүү гәләл-иимән. Әллааһүммә ин кәәнә һәәзәл-мәй’йитү мүхсинән фәзид фии ихсәәниһии үә ин кәәнә мүси’ән фәтәҗәәүәз гәнһ.
Мәгънәсе: Йә Рабби, тереләребезне һәм үлгәннәребезне дә, монда булучыларны һәм монда булмаучыларны да, кечкенәләребезне һәм олыларыбызны да, ирләребезне һәм хатыннарыбызны да ярлыка. Йә Рабби, тере булганнарыбызга Ислам дине буенча яшәргә насыйп ит, Ахирәткә китүчеләргә иман белән вафат булырга насыйп ит. Йә Рабби, әгәр ошбу мәет изге кеше булса, изгелеген арттыр, әгәр гөнаһлы кеше булса, гөнаһларын гафу кыл”.

 

Әгәр мәет сабый я дивана кеше булса, өченче тәкбирдән соң, ошбу доганы укый:

اَللَّهُمَّ اجْعَلْ هَذَا الْمَيِّتَ لَنَا فَرَطًا وَذُخْرًا وَاجْعَلْهُ لَنَا شَافِعًا مُشَفَّعًا

Әллааһүммә-җгәл һәәзәл-мәййитә ләнәә фәртан үә зүхран үәҗгәлһүү ләнәә шәфигән үә мүшәффәгә.
Мәгънәсе: Йә Рабби, бу мәеткә безне җәннәттә каршы алучы булырга насыйп ит. Йә Аллаһ, бу мәетне безнең өчен шәфәгатьче кыл һәм шәфәгатеннән Үзең разый бул.
131. Аннан соң дүртенче тәкбир әйтә дә, ике тарафка сәлам биреп, намазны тәмамлый.
132. Җеназа намазы тәмам булганнан соң ошбу дога укыла:

رَبِّ اغْفِرْ لَنَا وَلِهَذَا الْمَيِّتِ وَافْسَخْ لَهُ فِى قَبْرِهِ اَللَّهُمَّ زِدْ أَجْرَهُ وَلَا تُضِلَّنَا بَعْدَهُ

Рабби-гфир ләнәә үә лиһәәзәл-мәййити үәфсәх ләһүү фии кабриһ. Әллааһүммә зид әҗрәһүү үә ләә түдыйлләнәә бәгдәһ.
Мәгънәсе: Йә Раббым, безнең гөнаһларыбызны да, бу мәетнең гөнаһларын да ярлыка һәм ана кабердә җиңеллек бир. Йә Рабби, бу мәетнең әҗерен арттыр һәм аның үлеменнән соң безне адаштырма.

 

133. Җеназа укылган вакытта мәет башы көнбатыш якка һәм аягы көнчыгыш якка юнәлгән килеш чалкан ята. Имам үзенә оеган кешеләрдән алдарак булып, мәетнең күкрәге турысында басып тора.
134. Җеназа намазына имам ике тәкбирне әйткәч килеп оеган кеше мәсбук булып, калган тәкбирләрен мәет урыныннан алынганчы, имамнан соң каза кыла. Ашыгыч булганда мәсбук сәнә, салават һәм доганы укымаса да дөрес була, соңгы өч тәкбирне әйтә дә, сәлам бирә.
135. Тәһарәт алып шөгыльләнсә, өлгерә алмый калырлык булган кешегә, җеназа намазын тәяммум белән дә укырга ярый.

 

НӘФЕЛ НАМАЗЛАРЫ
(САВАПЛЫ ӨСТӘМӘ НАМАЗЛАР)


136. Икенде һәм ястү намазлары алдыннан дүртәр рәкәгать нәфел намазын уку һәм шулай ук өйлә һәм ястү намазларының соңгы икешәр рәкәгать сөннәтләрен дүртешәр рәкәгать итеп уку – сөннәт дәрәҗәсендә булган бик күп саваплы мөстәхәб гамәл..
137. Намаз мәкруһ булмаган вакытларда икешәр, дүртәр, алтышар я сигезәр рәкәгать нәфел намазларын уку – мөстәхәб.
138. Дүрт, алты, сигез рәкәгатьле нәфел намазларының һәр кагъдәсендә “Салават” һәм “Дога” уку тиешле.
139. Ният кылып керешелгән нәфел намазын укып тәмамлау – ваҗиб, бозу – хәрам. Әгәр намазын бозса, соңыннан каза кылу – ваҗиб.
140. Ат өстендә барганда, атка атланган килеш нәфел намазын укып бару – дөрес. Ул вакытта Кыйблага каршы уку фарыз булмый, юлы кая таба барса, шул якка таба карап укып барырга тиеш.
141. Мәшһүр нәфел намазлары түбәндәгеләр:
1) хаҗәт намазы;
2) истиска намазы;
3) тәүбә намазы;
4) хәвеф намазы;
5) көсуф намазы;
6) хөсуф намазы;
7) сәфәр намазы;
8) шөкер намазы;
9) ишракъ намазы;
10) зоха намазы;
11) әүвәбин намазы;
12) тәһәҗҗүд намазы;
13) һәвел намазы;
14) мәсҗид намазы;
15) истихарә намазы.

 

142. Хаҗәт намазы – Аллаһы Тәгаләдән берәр хаҗәтне сорап, дога кылыр алдыннан укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.
143. Истиска намазы – корылык сәбәпле игеннәргә һәм хайваннарга зарар килгәндә, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап, дога кылу өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Бу намаз ачык җирдә укыла. Барлык мөселманнар бергә җыелып кырга чыгалар. Бала-чагаларын һәм йорт хайваннарын да үзләре белән алалар. Һәркем тәһарәтле килеш, түбәнчелекле кыяфәт белән җәяү бара. Кырга җиткәч, һәрбер кеше Кыйблага таба борылып баса. Имам җыелган кешеләргә бик күп вәгазьләр сөйли. Җыелган мөселманнарга кылган гөнаһлары өчен тәүбә һәм истигъфар кылырга һәм үзара дошман булганнарга бер-берсе белән бәхилләшергә куша. Халык тәүбә-истигъфар кыла, бер-берсе белән бәхилләшә. Аннан соң һәркем ялгызы гына икешәр рәкәгать намаз укый.

 

144. Истиска намазыннан соң түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ اَسْقِ عِبَادَكَ وَارْحَمْ بَهَائِمَكَ اَللَّهُمَّ أَمَرْتَنَا بِدُعَائِكَ وَوَعَدْتَنَا بِإِجَابَتِكَ فَقَدْ دَعَوْنَاكَ كَمَا أَمَرْتَنَا فَاَجِبْنَا كَمَا وَعَدْتَنَا اَللَّهُمَّ إِنْ لَمْ تَرْحَمْ لِأَنْفُسِنَا لِكَثْرَةِ ذُنُوبِنَا فَارْحَمْ صِبْيَانَنَا وَبَهَائِمَكَ

Әллааһүммә әски гибәәдикә үәрхәм бәһәәимәк. Әллааһүммә әмәртәнә бидуга’икә үә үәгадтәнәә би’иҗәәбәтикә фәкадөдәгәүнәәкә кәмәә әмәртәнаа фә әҗибнаа кәмәә үәгәдтәнаа. Әллааһүммә ин ләм тәрхәм лиәнфүсинәә ликәсрати зүнуубинәә фәрхәм сибйәәнәнәә үә бәһа’имәк.
Мәгънәсе: Йә Рабби, колларыңны эчерт, хайваннарыңа Үз рәхмәтеңне ирештер. Йә Рабби, Син безгә дога кылырга боердың һәм догаларны кабул кылырмын дип вәгъдә бирдең. Без Сиңа Үзең боерганча дога кылабыз, Син биргән вәгъдәң буенча безнең догабызны кабул итеп ал. Йә Рабби, әгәр гөнаһларыбызның күплеге сәбәпле безгә рәхмәтеңне ирештермәсәң, гөнаһсыз сабыйларыбызга һәм хайваннарга рәхмәтеңне бир.

 

145. Әгәр беренче көнне истиска намазын укып дога кылганнан соң яңгыр яумаса, янә ике көн шул рәвешле истиска намазы укылырга тиеш.
146. Әгәр дә кырда истиска намазы укыган вакытта яңгыр ява башласа, башларын яңгырга чылатып, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылырга тиешләр.
147. Тәүбә намазы – гөнаһлардан үкенеп, тәүбә һәм истигъфар кылыр өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.
148. Тәүбә намазы тәмамланганнан соң түбәндәге истигъфар укыла:

أَسْتغْفِرُ اللهَ أَسْتَغْفِرُ اللهَ أَسْتَغْفِرُ اللهَ تَعَالَى مِنْ كُلِّ ذَنْبٍ أَذْنَبْتُهُ عَمْدًا أَوْ خَطَاءً سِرًّا أَوْ عَلَانِيَةً وَاَتُوبُ إِلَيْهِ مِنَ الذَّنْبِ الَّذِى أَعْلَمُ وَمِنَ الذَّنْبِ الَّذِى لَا أَعْلَمُ إِنَّكَ أَنْتَ عَلَّامُ الْغُيُوبِ

Әстәгфируллааһ, әстәгфируллааһ, әстәгфируллааһә тәгааләә мин күлли зәмбин әзнәбтүһү гәмдән әү хата’ән сирран әү гәләәнийәтән үә әтуубү иләйһи минәз-зәмбил-ләзи әгләмү үә минәз-зәмбил-ләзии ләә әгләмү иннәкә әнтә гәлләәмүл-гүйүүб.
Мәгънәсе: Мин Аллаһтан һәрбер гөнаһымның ярлыкавын сорыйм, ялгышлык белән кылган гөнаһларым һәм хаталык белән кылган гөнаһларым өчен дә, яшерен кылган гөнаһларым һәм яшермичә кылган гөнаһларым өчен дә, шулай ук белеп кылган һәм белмичә кылган гөнаһларым өчен дә тәүбә итәм, бик үкенәм. Йә Аллаһ, Син яшеренне дә белүче.

 

149. Хәвеф намазы – бәла һәм афәттән курыккан вакытта берәр зарар ирешмәсә иде, дип дога кылыр алдыннан укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Каты җил һәм давыллар булганда, күк күкрәп, яшеннәр яшьнәгәндә, яңгыр һәм боз яуганда, су ташу вакытында, җир тетри башлаганда, бик эссе һәм суык булганда әлеге намаз укыла.
150 Көсуф намазы – кояш тотылган вакытта имам һәм җәмәгать белән мәчеттә укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Бу намазның кыйра’әтендә имам бик озын сүрәләр укый, әмма кычкырып укымый. Кояшның нуры күренгәнче һәркем мәхлукатның гаҗәп хәлләре белән гыйбрәтләнеп, Аллаһы Тәгаләгә хәмед (мактау сүзләре) һәм тәсбих әйтә.
151. Хөсуф намазы – ай тотылган вакытта укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Бу намаз мәчеттә түгел, өйдә ялгыз укыла.
152. Сәфәр намазы – кемнеңдер сәфәргә чыгар алдыннан, сәфәрем уңышлы булса иде, дип дога кылу өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.
153. Шөкер намазы – ниндидер олуг нигъмәткә, я дәрәҗәгә, яки максатка ирешкәч, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылу нияте белән укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.
154. Ишракъ намазы – кояш тәмам чыгып күтәрелә башлагач укыла торган нәфел намазы (ике я дүрт, я алты яки сигез рәкәгать итеп укыла).
155 Зоха намазы – кояшның чыккан вакыты белән өйлә вакытының уртасында укыла торган намаз. Мәсәлән, кояш иртәнге сәгать 4 тә чыккан көннәрдә, сәгать 8 дә укыла. Кояш сәгать иртәнге 8 дә чыккан көннәрдә, сәгать 10 да укыла. Бу намаз 2, 4, 6, 8, 10 яки 12 рәкәгать итеп укылырга мөмкин.
156. Әүвәбин намазы – ахшам намазын укып бетергәннән соң укыла торган нәфел намазы (2, 4 яки 6 рәкәгать итеп укыла).
157. Тәһәҗҗүд намазы – төнлә йокыдан уянып, таң атканчы укыла торган нәфел намазы (2, 4, 6, 8 яки 10 рәкәгать итеп укыла).
158. Һәвел намазы – ниндидер мөселман кешенең вафат булганын ишеткән көнне ахшамнан соң укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы (аның савабы шул мәетнең рухына багышлана)
159. Мәсҗид намазы – мәчеткә кергәннән соң укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы (“тәхиятел-мәсҗид” дип атала).
160. Әгәр мәчеткә кергәч, башка бер намаз укылачак булса, мәчет намазы укылмый. Мәчеттә биш вакыт намазны уку өчен кергәндә укылмый, Җомга намазын укырга дип кергәндә мәчет намазы укыла. Мәчет эчен карап чыгу нияте белән кергән кеше бу намазны укырга тиеш.

161. Истихарә намазы – ниндидер олуг эшне башлар алдыннан, шуның хәерле булуын теләп укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.
162. Истихарә намазын тәмамлаганнан соң, түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ إِنِّى اَسْتَخِيرُكَ بِعِلْمِكَ وَاسْتَقْدِرُكَ بِقُدْرَتِكَ وَأَسْئَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ فَإِنَّكَ تَقْدِرُ وَلَا أَقْدِرُ وَتَعْلَمُ وَلَا أَعْلَمُ وَأَنْتَ عَلَّامُ الْغُيُوبِ اَللَّهُمَّ إِنْ كُنْتَ تَعْلَمُ أَنَّ هَذَا الْأَمْرُ خَيْرٌ لِى فِى دِينِى وَمَعَاشِى وَعَاقِبَةِ أَمْرِى فَاقْدِرْهُ لِى وَيَسِّرْهُ لِى ثُمَّ بَارِكْ لِى فِيهِ وَإِنْ كُنْتَ تَعْلَمُ أَنَّ هَذَا الْأَمْرُ شَرٌّ لِى فِى دِينِى وَمَعَاشِى وَعَاقِبَةِ أَمْرِى فَاصْرِفْهُ عَلَى وَاصْرِفْنِى عَنْهُ وَاقْدِرْ لِى الْخَيْرُ أَيْنَمَا كُنْتُ إِنَّكَ عَلَى كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ

 

Әллааһүммә иннии әстәхиирүкә бигыйльмикә үә әстәкдирукә бикудратикә үә әс’әлүкә мин фадликә фәиннәкә тәкъдиру үә ләә әкдиру үә тәгләмү үә ләә әгләмү үә әнтә гәлләәмүл-гуйүүб. Әллааһүммә ин күнтә тәгләмү әннә һәәзәәл-әмра хайрун лии фии диинии үә мәгәәшии үә гәәкибәтә әмрии фәкдирһү лии үә йәссирһү лии сүммә бәәрик лии фииһ. Үә ин күнтә тәгләмү әннә һәәзәәл-әмра шәррун лии фии диинии үә мәгәәшии үә гәәкыйбәтә әмрии фәсрифһү гәннии үәсрифнии гәнһү үәкдир лийәл-хайра әйнәмә күнту. Иннәкә гәләә күлли шәй’ин кадиир.
Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, мин Синнән Үз гыйлемең белән ярдәм итүеңне, кодрәтең белән миңа көч бирүеңне һәм Синең олуг рәхмәтеңне сорыйм. Дөреслектә, Синең кодрәтең бар нәрсәгә җитә, мин үзем генә (Синең кодрәтең булмаса) һичбер нәрсә эшли алмыйм. Син һәрнәрсәне беләсең, ә мин белмим. Дөреслектә, Син һәрбер яшерен нәрсәләрне беләсең. Йә Аллаһ, әгәр бу эшемне динем, дөньям һәм ахирәтем өчен хәерле дип белсәң, аны миңа насыйп ит һәм ул эшне минем өчен мөбарәк кыл. Әгәр дә бу эшемне динем, дөньям һәм ахирәтем өчен зарарлы һәм яман дип белсәң, ул эшне миннән һәм мине ул эштән азат ит. Кайда булсам да, миңа хәерле эшләрне насыйп ит. Дөреслектә, Синең көчең һәрнәрсәгә җитә.
163. Шушы доганы укыганнан соң, башкарылачак эшкә күңеле тартылса, хәерле булуына өмет итеп, аны башлар. Әгәр дә аның күңеле тартылмаса, үз ихтыярында калыр.
164. Ниндидер бер хәерле эшне башлаган вакытта да, рәсми мәҗлесләрдә дә шушы доганы укырга мөмкин.

Шушы урында мөхтәрәм галим Әхмәдһади Максуди хезмәтенең дүртенче – “Җәмәгать” бүлеге тәмамлана.
Ураза, игътикаф, зәкят, гошер, фитыр, фидия, сәдака, Корбан һәм Хаҗ хөкемнәре “Гыйбадәте Исламия” китабының “Ураза, зәкят, Хаҗ” дип аталган соңгы бүлегендә, инша Аллаһ, аңлатылачак.

 

УРАЗА, ЗӘКЯТ ҺӘМ ХАҖ


Коръән аяте:

َ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

Йәә әййүһәл-ләзиинә әәмәнүү күтибә гәләйкүмүс-сыямү кәмәә күтибә гәләл-ләзиинә миң кабликүм ләгәлләкүм тәттәкун.
Мәгънәсе: “Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять котылучылардан булырсыз” (“Бәкара” сүрәсенең 183нче аяте).

Хәдис-шәриф
لِكُلِّ شَىْءٍ زَكَاتٌ وَزَكَاتُ الْجَسَدِ الصِّيَامُ

Ликүлли шәй’ин зәкәәтүн үә зәкәәтүл-җәсәдис-сыям.
Мәгънәсе: һәрнәрсәнең зәкяте, ягъни пакьләүчесе була. Тәннең зәкяте – ураза.

 

САУМ (УРАЗА)


1. Рамазан аенда һәркөн ураза тоту, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш батканчыга кадәр ашамый, эчми һәм якынлык кылмый тору – балигъ һәм акыллы булган һәрбер мөэмин кешегә фарыз.
2. Уразаның фарызлары өчәү:
1) ният кылу;
2) ашау-эчүдән тыелу;
2) якынлык кылудан тыелу.
3. Сәхәр ашаганнан соң, ураза өчен таң атканчы ният кылу – мөстәхәб. Әгәр өйлә вакытына бер сәгать чамасы калганчы ният кылса – дөрес була. Әгәр дә өйлә вакытына бер сәгать чамасы гына калгач ният кылса – хәерле булмый.
4. Ураза тоту өчен күңел белән ният кылу җитә. Теле белән һичбер сүз әйтмәсә дә, күңеленнән иртәгә ураза тотачакмын дип уйласа, уразасы дөрес була.
5. Ураза тотар алдыннан түбәндәге сүзләрне (гарәпчә) укып, тел белән ният кылу мөстәхәб санала:

َوَيْتُ أَنْ أَصُومَ شَهْرِ رَمَضَانَ مِنَ الْفَجْرِ إِلَى الْمَغْرِبِ خَالِصًا لِلَّهِ تَعَالَى

Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.

 

6. Кояш баткач, көнлек уразаны тәмамлаганда ниндидер ризык, тоз яки су белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу сөннәт санала. Хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу – мөстәхәб.
7. Ифтардан соң (авыз ачканнан соң) түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَبِكَ أَمَنْتُ وَعَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ أَفْطَرْتُ فَاغْفِرْ لِى يَا غَفَّارُ مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ

Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкикә әфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү.
Мәгънәсе: Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым һәм Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка.

 

8. Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр сөннәт булып санала:
1) таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау;
2) ураза тотып, нәфесне гөнаһлы эшләрдән тыюны ният кылу;
3) кәсептән бушаган вакытларда дини китаплар уку;
4) кояш баегач, ахшам намазын укыганчы авыз ачу.

9. Ураза вакытында көндезен түбәндәге 10 төрле эшне кылу мәкруһ санала:
1) файдасыз сүзләр сөйләү;
2) әдәпсез сүзләр сөйләү;
3) мунчага кереп, озак утыру;
4) суга чумып коену;
5) ризык һәм сагыз чәйнәү;
6) берәр азыкка телне тидереп татып карау;
7) авыздан үбү;
8) ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;
9) теләсә нинди гөнаһлы гамәл кылу;
10) авыруның артачагын белә торып ураза тоту.

10. Ураза тоткан кешегә түбәндәге 10 төрле эшне башкару дөрес санала:
1) сатып алыначак малны татып карау;
2) балага ризык чәйнәп бирү;
3) күзгә сөрмә тарту;
4) мыек һәм иренне майлау;
5) тешләрне пакьләү;
6) кан алдыру;
7) сөлек салдыру;
8) комган белән госел коену;
9) мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу;
10) сабын белән юыну.
11. Түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:
1) борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту;
2) бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту;
3) якынлык кылу.

 

12. Рамазан уразасын үз ихтыяры белән бозган кешегә һәркөн урынына бер көн каза кылу һәм бозган өчен кәффарәт кылу фарыз була.
13. Ураза кәффарәте өчен бер колны азат итү тиешле. Әгәр кол табылмаса яки аны сатып алырга байлыгы җитмәсә, 60 көн бертоташтан ураза тоту тиешле була. Әгәр дә зәгыйфьлек сәбәпле 60 көн ураза тотарга куәте җитмәсә, 60 фәкыйрьне туярлык итеп ашату тиешле була.
14. Ураза тоткан кеше хаталык белән бераз аш я су йотса, яки бугазына кар һәм яңгыр тамчылары керсә, яисә ихтыяры белән авызын тутырып косса; таң аткан булса да, таң атмагандыр дип белеп сәхәр ашаса, кояш батмаган булса да, кояш баткандыр дип белеп, авыз ачса яки якынлыктан башка җөнеб (госелсез) булса, уразасы бозыла. Андый кешегә Рамазан ае үткәннән соң уразасын каза кылу тиешле була, ә кәффарәт тиеш түгел.
15. Уразасы көндез бозылган кешегә кояш батканчы уразалы кеше кебек ашамый-эчми тору тиешле.
16. Бер кешенең бугазына тузан, туфрак, йон я төтен керсә, яки бер кеше төкреген я какрыгын яки теш арасында калган ризык кисәген йотса, яки уразалы икәнен онытып, ашаса-эчсә, я якынлык кылса, ул кешенең уразасы бозылмый.
17. Хәез һәм нифас белән гозерле булган хатыннарга ураза тоту дөрес түгел. Алар Рамазан аенда тотылмый калган уразаларын Рамазаннан соң каза кылырга тиешләр.
18. Ураза тотарга көче җитмәгән бик зәгыйфь, карт кеше ураза тотмыйча, һәркөннең уразасы урынына бер фәкыйрьне туярлык итеп аш ашатыр яки аш алырга җитәрлек акча бирергә тиеш.
19. Әгәр Рамазан аеннан соң шул карт сәламәтләнсә, калган уразаларын каза кылырга тиеш.
20. Йөкле яки бала имезә торган хатыннар ураза тоткан вакытта үзләренә я балаларына зарар килүдән һәм, шулай ук, хаста кешеләр үзләренең авырулары көчәюдән курыксалар, ураза тотмасалар да дөрес була. Аларның һәркайсы калган уразаларын Рамазаннан соң каза кылырга тиеш.
21. Рамазан аенда мөсафир булган кешегә дә ураза тотмау рөхсәт ителә. Сәфәреннән кайткач, аңа да калган уразаларын каза кылу тиеш була.
22. Таң атканнан соң сәфәргә чыккан кешегә мөсафир булдым дип, уразасын бозу ярамый. Әгәр бозса, каза кылырга тиеш була.

23. Ураза тотмаган килеш көндез өенә кайтып кергән мөсафирга кояш батканчы уразалы кеше кебек ашамый-эчми тору – мөстәхәб.
24. Тотылмый калган уразаларын сәламәт вакытта каза кылып бетермәгән кеше авыру булганнан соң, аның казага калган уразалары өчен фидия бирү белән варисларына васыять әйтү ваҗиб була.
25. Әгәр шундый васыять әйткән кеше вафат булса, варисларына калган малының өчтән бер өлешеннән фидия бирү – ваҗиб.
26. Пәнҗешәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә; гашура, рәгаиб, бәраәт һәм гарәфә көннәрендә; зөлхиҗҗә һәм мөхәррәм айларының беренче атнасы көннәрендә һәм һәр яңа туган айның беренче өч көнендә ураза тоту күп саваплы мөстәхәб гамәлләрдән санала.
27. Нәфел уразаны да сәбәпсез бозу ярамый. Әгәр бозса, каза кылу – ваҗиб.
28. Кунак килү яки ашка чакырылу сәбәпле нәфел уразаны өйләгә кадәр бозу рөхсәт ителә, өйләдән соң бозарга ярамый.
29. Ике гает һәм 3 тәшрикъ көннәрендә ураза тоту, шулай ук, җомга я шимбә көнендә генә ураза тоту – мәкруһ.
30. Шәгъбан аеның 30 нчы көнендә ахшам намазыннан соң ай күренмәсә, 30 нчы көнендә ай күрү хәбәрен көтеп, өйлә вакытларына кадәр ураза тоту – мөстәхәб.
31. Әгәр ай күрү хәбәре килсә, ниятләп уразага керергә кирәк. Ай күрү хәбәре килмәсә, уразаны бозарга кирәк.
32. Шәгъбан аеның 29 ында ай күренмәгән булса, 30 нчы көнендә Рамазан аеннан хисаплап ураза тоту – мәкруһ. Ул көндә нәфел нияте белән ураза тоту дөрес була.
33. Кояш баеган вакытта ай күренә торган урында болыт яки тузан булмаса, Рамазан ае башы өчен дә, Шәүвәл ае башы өчен дә күктәге айны күп кешенең күрүе тиешле була, ике-өч кешенең күрүе генә кабул ителми.
34. Әгәр дә ай күренә торган урында болыт, пар яки тузан булса, Рамазан ае башлануы өчен бер гадел кешенең күрүе кабул ителә һәм иртәгәсе көндә уразага керелә. Ул кеше ир-ат яки хатын-кыз булса да – аермасы юк.
35. Шәүвәл аеның беренче көне өчен ике гадел ир кешенең я бер гадел ир һәм гадел хатынның күрүләре кабул ителә, иртәгесе көндә гайдел-фитыр (Ураза бәйрәме) намазы укыла.
36. Балигъ һәм акыллы булган, зур гөнаһлардан сакланган камил мөселман гадел кешегә хисаплана.

 

ИГЪТИКЯФ


37. Рамазан аеның ахыргы ун көнендә ир-атларга бер тәүлек булса да мәчеттә кунып, хатын-кызларга өйләрендәге намаз укый торган җирләрендә игътикяф кылу – сөннәт.
38. Игътикяф кылучы ирләр мәчеттә ашыйлар, эчәләр һәм йоклыйлар. Аларга бәдрәфкә бару, тәһарәт алу кебек мәчеттә кылу мөмкин булмаган эшләр һәм аш-су алып килү өчен генә мәчеттән чыгу рөхсәт ителә.
39. Әгәр сәбәпсез дөнья эше өчен мәчеттән чыгып, алты сәгать вакытын читтә үткәрсә, игътикяфы бозыла.
40. Игътикяфтагы кешеләргә хатыннарының тәннәренә кул тидерүе хәрам санала. Әгәр алар мәчеттән чыккан вакытларында якынлык кылсалар, игътикяфлары бозыла.
41. Игътикяфтагы кешеләр мәчеттә намаз һәм Коръән укыйлар, гыйлем өйрәтәләр һәм өйрәнәләр, зекер һәм тәсбих әйтәләр, китапларга укып, дини мәсьәләләр турында сөйләшеп утыралар. Аларга мәчеттә дөнья эшләрен башкару һәм дөнья мәшәкатьләре турында сөйләшү мәкруһ санала.

 

ЗӘКЯТ


42. Иннәлааһә-фтәрада гәләйһим (әй әл-мүъминиинә) садәкатән фии әмүәлиһим түзхәзү мин әгнияя’иһим үә түраддү иләә фүкараа’иһим.

إِنَّ اللهَ افْتَرَضَ عَلَيْهِمْ (أَىْ الْمُؤْمِنِينَ) صَدَقَةً فِى أَمْوَالِهِمْ تُؤْخَذُ مِنْ أَغْنِيَائِهِمْ وَتُرَدُّ إِلَى فُقَرَائِهِمْ

Мәгънәсе: Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә малларыннан зәкят сәдакасын бирүне фарыз кылды. Шул зәкят бай мөэминнәрдән алынып, фәкыйрьләргә таратылыр (Хәдис-шәриф).
43. Ислам динендә балигъ һәм акыллы булган мөэмин кешегә фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең дүртенчесе – һәр елны бер мәртәбә малдан зәкят бирү.
44. Берәүгә зәкят фарыз булсын өчен, ул кешенең зәкят чыгарыла торган малы нисапка, ягъни зәкят чыгарлык микъдарга бер ел хуҗа булуы шарт. Шундый малга хуҗа булганнан соң, аңа бер ел тулганчы зәкят бирү фарыз булмый тора. Бер елдан арткач, ул кешегә һәр елны бер тапкыр үзенең малыннан зәкят чыгару фарыз була.

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных