Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






БӘЙРӘМ КӨННӘР ҺӘМ КИЧӘЛӘР





178. Бер ел эчендә мөселманнарның мөбарәк көннәре һәм кичәләре ундүртәү: ел башы көне, гашурә көне, һиҗрәт кичәсе, мәүлет кичәсе, рәгаиб кичәсе, мигъраҗ кичәсе, бәраәт кичәсе, фәтех Мәккә көне, кадер кичәсе, гайдел-фитыр көне, гайдел-Корбан көне, тәшрикъ көннәре.
179. Ел башы көне – мөхәррәм аеның беренче көне. Ай хисабынча Яңа ел башланган көн.
180. Гашурә көне – мөхәррәм аеның 10 нчы көне. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм һәм сәхабәләр ул көнне мөбарәк санап ураза тотканнар. Күп пәйгамбәрләр бу көнне зур афәт һәм бәлаләрдән котылганнар.
181. Һиҗрәт кичәсе – сәфәр аеның 27 нче кичәсе. Ул кичәдә хәзрәти Расүл галәйһиссәләм хәзрәти Әбүбәкер белән берлектә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән чыгып, рабигыль-әүвәлнең 12 нче көнендә Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренә барып җитәләр. Бу сәфәрдән соң Ислам дине һәр тарафка тарала башлый, шуның өчен мөселман елы шушы елның мөхәррәм аеннан башлап хисаплана.
182. Мәүлет кичәсе – рабигыль-әүвәл аеның 12 нче кичәсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм 571 нче елның 27 нче апрелендә – 12 нче рабигыль-әүвәлдә дөньяга килгән. Бу көн барлык мөселманнар өчен бик мөбарәк, чөнки пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең тууы дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешүебезгә сәбәпче булган.
183. Рәгаиб кичәсе – рәҗәб аеның беренче Җомгасына каршы кичә. Бу кичәдә хәзрәти Расүл галәйһиссәләмнең атасы хәзрәти Габдулла белән анасы хәзрәти Әминәнең никяхлары һәм беренче очрашулары булган.
184. Мигъраҗ кичәсе – рәҗәб аеның 27 нче кичәсе. Бу кичәдә хәзрәти Рәсүл галәйһиссәләм күкләргә ашкан. Биш вакыт намаз уку шушы кичәдә фарыз кылынган.
185. Бәраәт кичәсе – шәгъбан аеның 15 нче кичәсе. Риваятьләр буенча кешеләрнең берьеллык язмышлары, бәхете һәм сәгадәте шушы кичәдә билгеләнә, шуның өчен бу кичә изге кичәләрдән санала.
186. Фәтех Мәккә көне – Рамазан аеның 21 нче көне. Бу көндә Аллаһның расүле галәйһиссәләм үзенең 12 мең сугышчыдан торган гаскәре белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрен дингә ышанмаган мәҗүсиләр, кяферләр кулыннан азат итә һәм мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбәтулладан табыну өчен хезмәт иткән таш сыннарны чыгарттыра.

187. Кадер кичәсе – Рамазан аеның 27 нче кичәсе. Бу кичә елның кайсы көнендә булуы ачык билгеле булмаса да, риваятьләр буенча, күбесенчә Рамазанның 27 нче кичәсенә туры килүе ихтимал. Бу кичәдә изге гамәлләренң сәвабы башка кичәләргә караганда бик күп артыграк.
188. Гайдел-фитыр көне (Ураза бәйрәме) – шәүвәл аеның беренче көне. Рамазан уразасы тәмам булганнан соң бәйрәм ителә торган көн. Бу көндә гает (бәйрәм) намазын уку һәр мөселманга – ваҗиб. Бай кешеләргә гает намазына кадәр фәкыйрьләргә фитыр сәдакасы бирү дә ваҗиб.
189. Корбан гаете көне – зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне. Бу көндә дә гает намазын уку – ваҗиб. Гает намазыннан соң корбан чалып, гаиләләрен, кардәшләрен һәм фәкыйрьләрне хөрмәт итү – бай кешеләргә ваҗиб. Гает алды көне “Гарәфә көне” дип атала. Ул көн дә мөбарәк көннәрдән санала. Хаҗ гамәлләре шул вакытта үтәлә. Һәр елны дөньяның барлык илләреннән җыелган берничә йөз мең хаҗи Гарәфә көнендә Гарәфәт тавында (үзәнлегендә) дога һәм гыйбадәт кыла.
190. Тәшрикъ көннәре – зөлхиҗҗә аеның 11 нче, 12 нче һәм 13 нче көннәре. Алар бәйрәм көннәре булып санала. Гарәфә көненең иртәнге намазыннан башлап, өченче тәшрикъ көненең икенде намазына кадәр җәмәгать намазларыннан соң мөселманнар, һәр тарафта кычкырып, “Тәкбир-тәшрикъ” исемле тәкбирне укыйлар.
191. Һәр Җомга көн – барча мөселманнар өчен олуг бәйрәм. Алда әйтелгән барлык бәйрәмнәрне мөселманнар фәкыйрьләргә ярдәм итеп, догалар һәм тәүбәләр, башка изге гамәлләр белән үткәрергә тиеш.

Тәмам.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных