Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ЗӘКЯТ МАЛЛАРЫ





45. Зәкят микъдары 3 төрле малдан чыгарыла:
1) акчадан; 2) хайваннан; 3) сәүдә малыннан.
46. Шушы өч төрле малдан башка, ягъни йортыннан, киемнәреннән, китапларыннан, савыт-сабаларыннан һәм башка төрле көндәлек тормышта кулланыла торган әйберләрдән, шулай ук арендага бирелә торган йортлардан, игенлек, печәнлек һәм урманлык җирләреннән зәкят бирү фарыз түгел.
47. Бурычлы кешенең кулындагы малының бурычыннан артканы гына үзенеке, шуның өчен аңа малының бурычка тиешле булган кадәреннән зәкят бирү фарыз булмый.
48. Бурычка бирелгән мал – кешенең үз малы. Әгәр ул ышанычлы кешедә булып, сәнәд белән алу мөмкин булса, хуҗасына аннан да зәкят бирү тиешле.
49. Алтын һәм көмеш акча малы хисабына керә. Тәңкә итеп сугылган я сугылмаган, яки бер зиннәтле әйбер итеп эшләнгән, яисә үзләреннән кимрәк бакыр белән катышкан булсалар да, алтын һәм көмеш малларыннан зәкят бирү фарыз була.
50. Алтын һәм көмеш урынына кулланылу сәбәпле, бакыр акчадан һәм хәзинәдә саклана торган акчаның сәнәде булганы өчен кәгазь акчадан да зәкят чыгарылырга тиеш.
51. Зәкят чыгарыла торган хайваннар – куй, сарык, кәҗә, сыер, дөя, ат кебек йорт хайваннары. Җәй көнендә кырда даими ашап йөри торганнарыннан гына зәкят чыгарыла. Йорт хезмәтендә булган хайваннардан зәкят чыгарылмый.
52. Ишәк, качыр, болан һәм кыр кәҗәсе кебек хайваннардан зәкят чыгарылмый.
53. Сәүдә малы — сатарга дип ният кылынган нинди дә булса хәләл мал.

 

НИСАБ (ЗӘКЯТ МАЛЫНЫҢ КҮЛӘМЕ)


54. Ниндидер малдан зәкят бирү фарыз булсын өчен, аның күләме нисаб кадәр булуы шарт, шулкадәр булмаган малдан зәкят бирү фарыз түгел.
55. Зәкят чыгарыла торган малларның нисаблары төрле: мәсәлән, алтынның нисабы – 20 мыскал, көмешнең нисабы – 140 мыскал. Куй, сарык һәм кәҗәнең нисабы – 40 баш. Сыерның нисабы – 30 баш. Дөянең нисабы – 5 баш. Атның нисабы – (берсе байтал булуы шарты белән) 2 баш. Сәүдә малының нисабы – аның көмеш нисабы кадәр булуында.
56. Малның зәкяткә бирелә торган өлеше – бөтен малның кырыктан бер өлеше чамасы. Мәсәлән, 20 мыскал алтыннан ярты мыскал кадәр зәкят бирелергә тиеш. 140 мыскал көмештән өч мыскал ярым кадәр бирелә. Бакыр акча, кәгазь акча һәм сәүдә малы көмеш бәясе белән хисаплана.
57. Әгәр кешенең алтыны үзе генә нисабка тулмаса, көмеш, бакыр, кәгазь акчалар һәм сәүдә маллары бергә кушылып хисаплана. Әгәр бөтен малының бәясе көмеш нисабына тулса, бәяләренең кырыктан бер өлешен зәкяткә бирергә тиеш.
58. Кырык сумлык малдан зәкяткә бер сум, 100 сумнан – 2 сум 50 тиен, 1000 сумнан – 25 сум бирелә.
59. Кырык куй, сарык һәм кәҗә өчен бер куй бирелә. Кырыктан артык булганда һәр йөз куй өчен бер куй микъдары бирелә.
60. Утыз сыер өчен бер яшьлек бер бозау, 40 сыер өчен ике яшьлек бер бозау, 30 дан һәм 40 тан артканнарының һәрберсе өчен бер яшьлек бозау бәясенең 30 дан бер өлеше бирелә. Мәсәлән, бер яшьлек бозауның бәясе 15 сум чамасы булганлыктан, нисабтан арткан сыерларның һәрберсе өчен 50 тиен чамасы бирелергә тиеш.
61. Баш саны егерме дүрткә җиткәнче, һәр биш дөя өчен бер куй, 25 дөя өчен бер яшьлек дөя баласы бирелә.
62. Атларның һәрберсе өчен, алар бәясенең кырыктан бер өлеше зәкяткә бирелә.
63. Зәкят өчен тиешле булган куй, бозау һәм дөя баласы урынына бәяләре кадәр акча бирү дә дөрес була.
64. Ел башында нисаб кадәр малга хуҗа булган кешенең шул малы арта-арта ел тулганчы күбәйсә, ул кешегә барлык малыннан зәкят бирү фарыз була, соңыннан арткан маллары ел тулмаса да, зәкятләрен чыгарырга тиеш.

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных