Главная
Популярная публикация
Научная публикация
Случайная публикация
Обратная связь
ТОР 5 статей:
Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия
Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века
Ценовые и неценовые факторы
Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка
Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы
КАТЕГОРИИ:
|
НАМАЗДА МӨБАХ БУЛГАН (РӨХСӘТ ИТЕЛГӘН) ЭШЛӘР
115. Ирексездән йөткерү һәм төчкерү вакытында авыздан берничә аваз чыгу сәбәпле, нәҗескә тиюдән куркып яки башка кирәкле нәрсә өчен өч адым атлау сәбәпле һәм икенде укыганда кояш баю сәбәпле намаз бозылмый. 116. Намаз укыган вакытта елан чагу ихтималы булса, намазны бозмыйча, аны үтерү рөхсәт ителә. Еланны юк итү өчен урыныннан кузгалып, таяк алып килсә дә, шул чакта күкрәге кыйбла тарафыннан авышса да, намазы бозылый. Еланны юк иткәннән соң, намазны калган җиреннән укый башлап, аны тәмамлыйлар. 117. Намаз укучы алдыннан, аның күзе төшәрлек җирдән узып китү – мәкруһ. 118. Намаз укып торган кеше алдыннан берәү узып китә башласа, аңа намазда икәнлекне белдерү өчен бер мәртәбә тамак кыру яки бер тапкыр “Сөбханаллаһ” дип әйтү рөхсәт ителә. 119. Намаз укучы алдыннан узучылар гөнаһлы булмасыннар өчен пәрдә кору – сөннәт. Бер аршын озынлыгы һәм бер бармак киңлеге булган таяк та пәрдә өчен ярый, аннан ким булса – ярамый. 120. Намаз укытучы имам алдында пәрдә булса, аңа оеп укучылар өчен пәрдә кую кирәкми. 121. Имам намазда ялгыша башласа, аңа оеп укучылар тамак кырып яки “Сөбханаллаһ” дип әйтеп, ялгышканлыгын имамга аңлатырга тиешләр. 122. Намаз укыганда ихтыярсыз тәһарәте бозылган кешегә намазын бозмыйча, тәһарәт яңарту тиешле, ләкин шул вакытта һичбер сүз сөйләргә, бернинди эш башкарырга ярамый. Тәһарәт алу өчен су янына баруыннан, Кыйбла тарафыннан авышуыннан аның намазы бозылмый. 123. Тәһарәт алганнан соң, намаз укылган җиргә кайтырга яки тәһарәт алган җирендә Кыйблага карап намазның укылмаган өлешләрен үтәп гыйбадәтен тәмамларга тиеш. 124. Әгәр имам булган кешенең тәһәрате бозылса, үзенең артында оеп укый торган бер кешене үзе янына тартып китерергә һәм үзе урынына имам булып укытырга ишарә итәргә тиешле. Аннары гына тәһарәт алырга чыгып китә. 125. Имам урынына калган кеше намазның калган рөкеннәрен укытып, имам булып тәмамлый. 126. Әүвәлге имам тәһарәт яңарткач, намазын ялгыз укыган кеше кебек үзе генә тәмамлый. Намазның башка хөкемнәре һәм төрле намазларның уку рәвешләре бу бүлектән соң укылачак “Җәмәгать” исемле бүлектә тәфсилләп аңлатылачак.
Шушы урында хөрмәтле Әхмәдһади Максуди хезмәтенең өченче – “Намаз” бүлеге тәмамлана.
МӘГАТЬ
Хәдис-шәриф
صَلَاةُ الْجَمَاعَةِ أَفْضَلُ مِنْ صَلَاةِ الْفَذِّ بِسَبْعٍ وَعِشْرِينَ دَرَجَةً
Саләәтүл-җәмәәгәти әфдалү мин сәләәтил-фәззи бисәбгин үә гишриинә дәраҗәһ Мәгънәсе: Намазны имам һәм җәмәгать белән уку ялгыз укудан егерме җиде дәрәҗәгә артыграк. 1. Фарыз намазларны имам һәм моктәди (имамга оючы) булып җәмәгать белән уку – сөннәт. 2. Җәмәгать намазында имам баш булып укыта. Моктәди имамга оеп, ягъни ияреп укый. Намазның һәр өлешен имам артыннан гына үти, һичбер гамәлне имамнан алда башкармый. 3. Кыямда торганда моктәди сәнә генә укый, “Әгузе”, “Бисмилләһ” һәм сүрәләрне укымый. Имам укыганны көтеп һәм тыңлап тик тора. Рөкүгътән тураеп торганда имам тәсмигъ әйтә, тәхмид әйтми, әмма моктәди тәхмид әйтә, тәсмигъ әйтми. Башка зекерләрнең һәрберсен имам да, моктәди дә укый. 4. Имам тәкбирләрне, тәсмигъны һәм сәламне кычкырып әйтә. Моктәди һәр зекерне эчтән генә укый. “Фатиха” сүрәсе кычкырып укылган намазда, сүрәдән соң моктәди эчтән генә “Әмин” ди. 5. Моктәди берьялгызы гына булганда, имамның уң ягыннан бер карыш кадәр генә арттарак торып укый. Ике я өч кеше булганда – имамның артында саф (рәт) булып, тезелеп укыйлар. Сафны тигез итү һәм арада кеше сыярлык буш урын калдырмыйча тезелү – сөннәт. 6. Ир кешегә сабый балага һәм хатын-кызга оеп намаз уку дөрес түгел. Сабыйларның һәм хатыннарның ир имамга оеп укулары дөрес. 7. Имамга ирләр, сабыйлар һәм хатыннар бергә оесалар, беренче сафта ирләр, икенчесендә — сабыйлар һәм өченчесендә — хатыннар тезелеп укырга тиеш. 8. Арадан берсе имам булып, намазларын җәмәгать белән уку сабыйларга дөрес, хатыннарга дөрес түгел. 9. Гозерсез кешегә “сахибе гозер”гә оеп уку, икенде намазын укучының өйләне каза кылучыга оеп укуы, нәфел намазын укучының фарыз намазын укучыга оеп укуы дөрес түгел. 10. Нәфел намазын укучының өйлә һәм ястү намазларын укучыга оеп укуы дөрес; иртәнге, икенде һәм ахшам намазларын укучыга оеп укуы – мәкруһ.
11. Берничә кеше бер намазны җәмәгать белән укырга теләсәләр, арада галимрәге имам булып укытырга тиеш. Галимлекләре бер дәрәҗәдә булса, кыйра’әте дөресрәге имам була, кыйра’әтләре бер дәрәҗәдә булса, тәкъварагы имам була. Тәкъвалыклары дә бер дәрәҗәдә булса, картрагы имам була. Яшьләре дә тигез булса, яхшы холыклырагы имам була. Холыклары да бер дәрәҗәдә булса, күркәмрәк кыяфәтлесе имам була. 12. Бик надан, фасикъ (начар юлда йөргән, азгын), ике күзе дә сукыр һәм сакау кешенең имам булуы – мәкруһ. 13. Имам иртәнге намазның һәр ике рәкәгатендә, ахшам һәм ястү намазларының беренче ике рәкәгатендә сүрәләрне кычкырып укый, башка намазларда – эчтән генә укый. 14. Ялгыз укучы һәр рәкәгатьтә сүрәләрне эчтән укый. Имам кычкырып укый торган рәкәгатьләрне кычкырып укыса да дөрес була.
МӨДРИК ҺӘМ МӘСБҮК (ҖӘМӘГАТЬ НАМАЗЫНА ВАКЫТЫНДА ӨЛГЕРҮЧЕ ҺӘМ СОҢГА КАЛУЧЫ)
15. Имам намазны укып торганда соңгарак калып килгән кешегә намазның кайсы гамәле булса да, имамга тиз арада оеп, шул гамәлне үти башлау – ваҗиб. Хәтта имам ахыргы кагъдәдә булса да, аңа оеп калу – саваплы. 16. Имам кыямда кычкырып сүрә укыган вакытта килеп оеган кеше “Сәнә”не укымый, эчтән укыган вакытта килеп оеган кеше генә укый. Кыямнан башка гамәл вакытында оеган кеше дә “Сәнә” укымый. 17. Имам бер рәкәгатьнең рөкүгендә булган вакытта килеп оеп, имам торганчы рөкүгъкә иелеп өлгергән кеше, шул рәкәгатькә җитешкән булып санала. Имам рөкүгътән торгач, кыямда, сәҗдәдә я кагъдә вакытында оеган кеше ул рәкәгатькә өлгергән булып саналмас. 18. Имамның әүвәлге рәкәгатенә өлгергән кеше “мөдрик” дип атала. Беренче рәкәгатенә җитешмәгән кеше “мәсбүк” дип атала. 19. Мәсбүк ахыргы кагъдәдә “Тәшәһһуд” укый, “Салават” һәм “Дога” укымый. Имам ике тарафка да сәлам биргәнче көтеп тик тора, имам сәлам биргәч, кыямга торып, “Сәнә”, “Әгузе”, “Бисмилләһ” һәм сүрәләр укып, калган рәкәгатьләрне каза кыла. 20. Беренче рәкәгатькә өлгермәгән кеше, имамнан соң бер рәкәгать каза кыла. Ике рәкәгатькә өлгермәгән кеше имамнан соң ике рәкәгать каза кыла. Беренче рәкәгатендә кагъдәгә утырмый. Һәр ике рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укый. 21. Дүрт рәкәгатьле намазда өч рәкәгатькә өлгермәгән кеше имамнан соң өч рәкәгать каза кыла, беренче рәкәгатендә кагъдәгә утыра, икенче рәкәгатендә утырмый. Беренче ике рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укый. Соңгы рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсен генә укый. 22. Ахшам кебек өч рәкәгатьле намазның ахыргы рәкәгатенә генә өлгергән кеше имамнан соң каза кылган ике рәкәгатенең һәр икесендә дә кагъдәгә утыра. Һәр ике рәкәгатендә дә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укый. 23. Имамның һичбер рәкәгатенә өлгермичә намазның ахырына гына оеп калган кеше имамнан соң намазын ялгыз укыган кеше кебек укый.
МӘЧЕТ ҺӘМ ҖӘМӘГАТЬ
24. Фарыз намазларны мәчеттә җәмәгать белән уку – сөннәт. Өйдә җәмәгать булып укылган намазда җәмәгать савабы табылса да, мәчет савабы табылмый. 25. Мәчеткә кергәндә башта уң аякны атлап керү һәм түбәндәге доганы уку тиешле (мөстәхәб):
َللَّهُمَّ افْتَحْ لِى أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ وَانْشُرْ عَلَىَّ خَزَائِنَ رَحْمَتِكَ
Әллааһүммә-фтәх лии әбүәәбә рахмәтикә үән-шүр гәләййә хәзәәинә рахмәтик. Мәгънәсе: Йә Рабби, миңа Рәхмәт ишекләреңне ач һәм Рәхмәт хәзинәләреңне чәч. 26. Мәчеттән чыкканда башта сул аякны атлап чыгу һәм түбәндәге доганы уку тиешле (мөстәхәб):
اَللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ الْعَظِيمِ
Әллааһүммә иннии әс’ әлүкә мин фәдъликәл-гәзыйм. Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, мин Синнән олуг фазыйләт һәм Рәхмәтеңне сорыйм. 27. Мәчеткә кергәч, сөннәт намаз укылмаса, ике рәкәгать (тәхиятуль мәсҗид) намазын уку – мөстәхәб. 28. Мәчет эчендә әдәп һәм тыйнаклык белән утыру, зекер һәм тәсбих, тәүбә һәм истигъфар, дога кылу белән шөгыльләнү; Коръән я китап укып утыру яки вәгазь сөйләп я тыңлап тору, я гыйлем өйрәнеп, я өйрәтеп утыру – мөстәхәб. 29. Суган, сарымсак һәм торма ашаган килеш мәчеткә керү һәм анда дөнья эшләрен башкарып, кирәкмәгән сүзләр сөйләп, көлешеп утыру – мәкруһ. 30. Иртәнге намазга дип мәчеткә барып кергәндә имам фарыз намазны укырга керешкән булса, ике хөкем бар: әгәр тиз генә ике рәкәгать сөннәтне укыганнан соң фарыз намазның ахыргы рәкәгатенә имамга оеп калырлык булса, әүвәл мәчетнең икенче бүлмәсендә яки аулак урында ике рәкәгать сөннәт намазын укый, аннары имамга мәсбук булып ойый. Әгәр сөннәт намазын укыганда фарыз намазының һичбер рәкәгатенә өлгермәслек булса, сөннәт намазын укымый, кергәч тә имамга ойый. Калдырган ике рәкәгать сөннәт намазын фарыз намазын укыганнан соң каза кылмый.
31. Әгәр иртәнге намазның сөннәтен укырга керешкәч, камәт укылып, имам фарыз намазына керешсә, тиз генә сөннәт намазын тәмамлап, имамга ойый. 32. Өйлә намазын укыр өчен мәчеткә кергәндә имам өйләнең фарызын укырга керешкән булса, тиз генә имамга ойый. Дүрт рәкәгать сөннәт намазын укымый. Фарыз намазы тәмамлаганнан соң башта дүрт рәкәгать сөннәт намазын каза кыла, аннары ике рәкәгать сөннәт намазын укый. 33. Мәчеткә кереп өйләнең дүрт рәкәгать сөннәтен укырга керешкәч, камәт төшерелеп, имам фарыз намазын укый башласа, үзенең укый торган намазын ике рәкәгать нәфел намазы итеп тәмамлый һәм тиз генә имамга ойый. Фарыз намазы тәмам булганнан соң, дүрт рәкәгать сөннәт намазын, соңыннан тагын ике рәкәгать сөннәт намазын укый. 34. Әгәр дүрт рәкәгать сөннәт намазының өченче рәкәгатен укый башлаган булса, аны тәмамларга тиеш. Укып бетергәч, имамга ойый. 35. Хатын-кызларга намазны мәчеткә барып уку – мәкруһ. Карчыкларның иртәнге, ахшам һәм ястү намазларын мәчеттә укулары мәкруһ түгел.
НАМАЗНЫҢ КАЗАСЫ (ВАКЫТЫНДА УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАРНЫ ҮТӘҮ)
36. Биш вакыт намазны вакытында әда кылу – фарыз. Вакытында укымыйча намазны сәбәпсез калдырырга ярамый. 37. Әгәр бер намаз үз вакытында укылмаса, аны икенче вакытта каза кылу – фарыз. 38. Иртәнге намаз кояш чыкканчы укылмый калып, өйлә вакыты җиткәнче каза кылынса, сөннәте дә, фарызы да каза кылына. Әгәр өйлә вакыты җиткәч каза кылынса, фарызы гына каза кылына. 39. Башка намазларның фарызлары гына каза кылына. Сөннәт намазлары каза кылынмый. 40. Вакытында укылмый калса, ястү намазы белән бергә витр намазы да каза кылына. 41. Җомга намазын укый алмаган кеше, шул көнне өйлә намазы укый. 42. Гает (бәйрәм) һәм тәравих намазлары үз вакытларында укылмый калсалар, соңыннан каза кылынмыйлар. 43. Әгәр намаз җәмәгать белән каза кылынса, кычкырып укыла торган рәкәгать ләрдә имамга кыйра’әтне кычкырып уку – ваҗиб. Әгәр дә ялгыз каза кылса, һәр рәкәгатендә кыйра’әтне эчтән уку – ваҗиб. 44. Казага калган намазларның тәртипләре билгеле булганда, шул тәртипләре белән каза кылына. Мәсәлән, бер көннең биш вакыт намазы да казага калган булса, иртәнге намаздан башлап, ястү һәм витр намазына кадәр үз тәртипләре буенча каза кылына. 45. Берәүнең үз гомерендә дүрт-биш кенә намазы казага калган булса, ул кешегә вакыты кергән намазны укымыйча, иң беренче казага калган намазын уку, вакыты кергән намазны казадан соң уку – фарыз. Мәсәлән, өйлә намазы казага калган кешегә икенде вакыты кергәч, башта өйлә намазын каза кылып, икенде намазын аннан соң уку – фарыз. 46. Әгәр гомерендә берәүнең алты намазы казага калган булса, ул ихтыярлы: теләсә әүвәл казага калган намазын укый, теләсә башта вакыты кергән намазны укый. 47. Намазны каза кылу алдыннан азан һәм камәт уку – сөннәт. Әгәр өч намаз бер вакытта каза кылынса, барысына бер азан әйтү җитә. Шулай да камәт бер генә җитми: һәрбер намаз өчен берәр камәт әйтергә кирәк. 48. Казага калган намазга түбәндәгечә ният кылалар: “Ният кылдым фәлән көндә, фәлән вакытта укылмаган иртәнге намазымның ике рәкәгать фарызын үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә. Аллаһу әкбәр”. 49. Үз гомерендә бик күп намазлары казага калган кеше, картайгач, шуларны үтәмәкче булса, шушы рәвешле ният кыла: “Ният кылдым вакытында укылмаган иртәнге намазларымның иң соңгысын каза кылмакка, халисан лилләһи тәгалә. Аллаһу әкбәр”. Башка намазларга да шул рәвешчә ният әйтелә.
СӘҖДӘИ СӘҺҮ (НАМАЗДАГЫ ЯЛГЫШЛЫКЛАРНЫ ТӨЗӘТҮ)
50. Әгәр берәү намазның бер фарызын үз ихтыяры белән яки онытып үтәмәсә, намазы дөрес булмый. Ул кешегә намазын яңадан уку – фарыз. 51. Әгәр берәү үз ихтыяры белән намазның бер ваҗибын калдырса, намазы бозылмый, ләкин үзе гөнаһлы була. 52. Әгәр берәү намазның бер ваҗибын онытып яки ялгышып калдырса, аңа намазның ахырында сәҗдәи сәһү кылу – ваҗиб. Ул түбәндәгечә башкарыла: әгәр ул ялгыз укучы булса, ахыргы кагъдәсендә “Тәшәһһүд”не укыганнан соң, “Салават” һәм “Дога” укымыйча, ике якка сәлам биреп, ике тапкыр сәҗдә кыла. Һәр сәҗдәдә өчәр мәртәбә “Тәсбих” әйтә, аннан соң янә кагъдәгә утырып “Тәшәһһүд”, “Салават” һәм “Дога” укып сәлам бирә. Шуннан соң намазын тәмамлый. 53. Әгәр ул кеше имам булса, оеп укучылар торып китмәсеннәр өчен, сәҗдәи сәһүгә кадәр уң якка гына сәлам биреп, аннан соң сәҗдәи сәһү кыла. 54. Имам үзенең ялгышы өчен сәҗдәи сәһү кылса, аңа ияреп оючыларга да, мәсбукка да — сәҗдәи сәһү кылу – ваҗиб. Әгәр оючы ялгышса, һичкемгә сәҗдәи сәһү кылу ваҗиб булмый. 55. Әгәр берәү намазда ялгышып, түбәндәге 17 төрле гамәл кылса, аңа сәҗдәи сәһү кылу – ваҗиб:
55. Әгәр берәү намазда ялгышып, түбәндәге 17 төрле гамәл кылса, аңа сәҗдәи сәһү кылу – ваҗиб: 1) намазның әүвәлге ике рәкәгатенең берсендә “Фатиха” сүрәсе урынына башка бер аять уку; 2) әүвәлге ике рәкәгатенең берсендә “Фатиха” сүрәсеннән соң бер сүрә укымау; 3) өч һәм дүрт рәкәгатьле намазда әүвәлге кагъдәдә утырмау; 4) бер кагъдәдә “Тәшәһһүд” укымау; 5) әүвәлге кагъдәдә “Тәшәһһүд”тән соң “Салават” уку; 6) әүвәлге кагъдәдә ялгышып, сәлам бирү; 7) кычкырып укыла торган рәкәгатьтә имамның кыйра’әтне эчтән укуы; 8) эчтән укыла торган рәкәгатьтә имамның кыйра’әтне кычкырып укуы; 9) витр намазында “Кунүт догасы”н укымау; 10) кыйра’әт укудан алдарак рөкүгъка китү; 11) тәкбир әйтеп намазга керешкәннән соң янә бер тәкбир әйтү; 12) “Фатиха” сүрәсен ике мәртәбә уку; 13) рөкүгъне ике мәртәбә кылу; 14) сәҗдәне өч мәртәбә кылу; 15) ахыргы кагъдәдә “Тәшәһһүд”тән соң кыямга тору; 16) ахыргы кагъдәдә утырмыйча гына кыямга торып китү; 17) ничәнче рәкәгатьтә икәнен уйлап торып, аять яки «Тәшәһһүд» кебек бер зекерне тиешсез урында укып, намазның бер гамәлен кичектерү. 56.Фарыз намазының сүрә кушылмый торган ахыргы рәкәгатьләрендә “Фатиха” сүрәсенә башка бер сүрә кушу яки намазда сөннәт яисә мөстәхәб булган гамәлләрнең берсен үтәми калдыру сәбәпле сәҗдәи сәһү кылу ваҗиб булмый. 57. Ялгышып, сәҗдәи сәһү ваҗиб булырлык ике-өч төрле гамәл кылынса да, сәҗдәи сәһү бер генә тапкыр үтәлә. 58. Намазның ахырында сәҗдәи сәһү кылачак кеше онытып, үтәми калдырса, намазына кимчелек килми, аның өчен намаздан соң һичбер гамәл кылырга кирәкми.
НАМАЗДА САТАШУ
59. Берәү дүрт рәкәгатьле намазда ялгышып, беренче кагъдәгә утырмыйча, кыямга тора башласа, шул арада ялгышканын исенә төшерсә, ике хөкем бар: 1) әгәр тезләре турыланып җитмәгән булса, кагъдәгә кайтып утыра һәм “Тәшәһһүд” укый, ахырдан сәҗдәи сәһү кылмый; 2) әгәр дә тезләре турыланып, кыямга якынлашкан булса, кагъдәгә кайтмый, кыямга тора һәм өченче рәкәгатьне укый башлый. Әүвәлге кагъдә шулай кала. Намаз ахырында сәҗдәи сәһү кыла. 60. Бер кеше дүрт рәкәгатьле намазда ахыргы кагъдәгә утырып, “тәшәһһүд”не укыганнан соң, әүвәлге кагъдә дип белеп, бишенче рәкәгатьне укый башласа, янә ике хөкем бар: 1) әгәр бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылганчы ялгышканын исенә төшерсә, кагъдәгә тиз генә кайтып, сәлам бирә дә сәҗдәи сәһү кыла; 2) әгәр дә ялгышканын бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылгач исенә төшерсә, янә бер рәкәгать укып, намазын алты рәкәгать итә дә, ахырда сәҗдәи сәһү кылып, намазын тәмамлый. Артык укылган ике рәкәгате намаз нәфел намазы булып кала. 61. Әгәр бер кеше ахыргы кагъдәгә һич утырмыйча бишенче рәкәгатьнең кыямына торса, шулай ук ике хөкем бар: 1) әгәр бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылганчы ялгышканын исенә төшерсә, кагъдәгә тиз генә кайтып утыра да, «Тәшәһһүд» укып, сәлам биреп, сәҗдәи сәһү кыла. 2) әгәр дә ялгышканын бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылгач исенә төшерсә, намазы фарызлыктан чыгып, нәфелгә әйләнә. Янә бер рәкәгать укып, намазын алты рәкәгать нәфел итеп тәмамлый да, фарызын яңадан укый башлый. 62. Бер кеше намаз эчендә ничә рәкәгать укыганын онытып, үзенең ничәнче рәкәгатьтә икәнен белмәсә, намазын бозып, яңадан укыр. Әгәр дә ике-өч мәртәбә шул рәвешчә үзенең ничә рәкәгать укыганын оныта башласа, намазын бозмый, күңеле ничә рәкәгать укыганын күбрәк уйласа, үзен шулкадәр укыганга санап, намазын тәмамлар. Әгәр дә ничә рәкәгать укыганын һич уйлый алмаса, үзен аз укыган итеп санар. Мәсәлән: “Бу укый торган рәкәгатем беренче рәкәгатем микән, икенче рәкәгатем микән?” – дип икеләнсә, беренче рәкәгатькә санар… “Өченче рәкәгатем микән, дүртенче рәкәгатем микән?” – дип уйласа, өченче рәкәгатькә санар. 63. Намаз ахырында рәкәгатьләрнең саны турында шөбһә булганда ахыргы рәкәгать булуы ихтимал булган рәкәгатьтә кагъдәгә утырып тору тиешле, чөнки ахыргы рәкәгатьтә кагъдәгә утыру – фарыз.
64. Бер кеше дүрт рәкәгатьле намазга керешеп, ике рәкәгать укыгач, әүвәлге кагъдәдә ялгышып сәлам бирсә, ике хөкем бар: 1) Әгәр сәлам биргәннән соң, намазын бозарлык бер гамәл кылмаса, кыямга торып, калган рәкәгатьләрен укып, намазын тәмамлар да, ахырда сәҗдәи сәһү кылыр; 2) әгәр дә намазын бозарлык берәр гамәл кылса, намазын яңадан башлап укыр.
СӘҖДӘИ ТИЛӘВӘТ (КОРЪӘН УКЫГАНДА СӘҖДӘ КЫЛУ)
65. Коръән Кәримнең 14 урынында сәҗдә аяте бар: “Әгъраф”, “Нәхел”, «Исра», “Мәрьям”, “Хаҗ”, “Фуркан”, “Нәмел”, “Сәҗдә”, “Сад”, “Фуссиләт”, “Нәҗем”, “Иншикак”, “Галәк” сүрәләрендә. 66. Шушы сәҗдә аятьләренең берсен укыган кешегә дә, ишеткән кешегә дә сәҗдәи тиләвәт кылу – ваҗиб. 67. Сәҗдәи тиләвәт түбәндәгечә башкарыла: тәһарәтле килеш, Кыйблага каршы торып: “Ният кылдым, сәҗдәи тиләвәт кылуга”, – дип ният кыла да, тәкбир әйтеп, сәҗдәгә китә. Анда өч мәртәбә сәҗдә тәсбихен әйтә, аннары тәкбир әйтеп торып, кагъдәгә утыра. Соңыннан түбәндәге сүзләрне укып дога кыла:
سَجَدْتُ لِلرَّحْمَنِ وَآمَنْتُ بِالرَّحْمَنِ فَاغْفِرْ لِى ذُنُوبى يَا رَحْمَنُ سَمِعْنَا وَاَطَعْنَا غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ
Сәҗәдтү лир-рахмәәни үә әәмәнтү бир-рахмәәни фәгфирлии зүнүүби йә рахмәәнү сәмигнәә үә әтагнәә гуфраанәкә раббәнәә үә иләйкәл-мәсыйр. Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен сәҗдә кылдым һәм Аңа иман китердем. Әй Рәхмәтле Аллаһ, гөнаһларымны ярлыка. Әй Раббыбыз, без Синең гафуыңны ишеттек һәм Сиңа итагать кылдык. Без ахырда Синең хөкемеңә кайтачакбыз. 68. Сәҗдәи тиләвәт өчен намаздагы кебек тәһарәтле булу, тәннең, киемнең һәм намазлыкның пакъ булуы, гаурәт җирләренең капланган булуы, Кыйблага каршы булу шарт. Сәҗдәи тиләвәтнең махсус вакыты юк. Намаз уку мәкруһ вакытлардан башка кайсы гына вакытта булса да дөрес. 69. Сәҗдәи тиләвәттә намазга керешкәндәге кебек тәкбир белән кулларны колак турысына кадәр күтәрү, кыям һәм рөкүгъ юк. Сәҗдәсе дә бер генә. Намаз эчендә сәҗдә аятьләрен укыган кеше аятьне укып бетереп, намазны бозмыйча, тәкбир әйтеп, сәҗдәгә китә. Бер сәҗдә кылгач, тәкбир әйтеп кыямга тора да, берничә аять укып, рөкүгъка бөгелә.
70. Әгәр сәҗдә аятен укыгач та рөкүгъка китсә, сәҗдәи тиләвәт кылу ваҗиб булмый, рөкүге сәҗдәи тиләвәт урынына була. 71. Әгәр имам намаз эчендә сәҗдәи тиләвәт кылса, аңа ияреп моктәдиләргә дә сәҗдә кылу – ваҗиб. 72. Берәү бер мәҗлестә ике сәҗдә аятен укыса яки ишетсә, һәр аять өчен берәр сәҗдәи тиләвәт кылырга тиеш. Әгәр дә бер мәҗлестә бер сәҗдә аятен ике мәртәбә укыса яисә ишетсә, бер генә сәҗдәи тиләвәт кыла. 73. Әгәр бер сәҗдә аятен ике мәҗлестә укыса яки ишетсә, ике мәртәбә сәҗдәи тиләвәт кыла. 74. Утырган җирдән торып китү, я бер бүлмәдән икенчесенә чыгу, яки бер сүз беткәннән соң икенче сүзгә яисә икенче эшкә керешү белән мәҗлес үзгәрә. 75. Кеше ишетерлек урында сәҗдә аятен кычкырып уку, сәҗдә аятен үзен генә атап уку һәм Коръән укыганда сәҗдә аятен укымый калдыру – мәкруһ. 76. Сабый бала, дивана кеше, хәезле һәм нифаслы хатыннар сәҗдә аятен укысалар да, ишетсәләр дә, аларга сәҗдәи тиләвәт кылу ваҗиб булмый, ә аларның укыганын ишеткән кешеләргә ваҗиб була. 77. Бер кеше җөнеб (госелсез) вакытында я исерек чакта сәҗдә аятен укыса яки ишетсә, аңа соңыннан сәҗдә кылу – ваҗиб.
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|