Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ТӨРЛЕ ДОГАЛАР





157. Әгәр берәү бала туган хәбәрне ишетсә, түбәндәге доганы укырга тиеш:

اَللَّهُمَّ اجْعَلْهُ بَرًّا وَاَنْبِتْهُ فِى الْإِسْلَامِ نَبَاتًا حَسَنًا وَاجْعَلْهُ مَسْعُودًا فِى الدُّنْيَا وَالْأَخِرَةِ

Әллаһүммә-җгәлһү бәрран үә әмбитһү фил-исләәми набәәтән хәсәнән үәҗгәлһү мәсгүүдән фид-дүн’йә үәл-әәхираһ.
Мәгънәсе: Йә Рабби, бу баланы изгеләрдән кыл, һәм аңа күркәмлек белән Ислам динендә үсәргә насыйп ит, аңа бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булырга насыйп ит.
158. Бер кешенең үлгәне турында ишеткәндә, түбәндәге аять һәм дога укыла:
إِنَّا لِلَّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ اَللَّهُمَّ إِنْ كَانَ هَذَا الْمَيِّتُ مُحْسِنًا فَزِدْ فِى إِحْسَانِهِ وَإِنْ كَانَ مُسِيئًا فَتَجَاوَزْ عَنْهُ

Иннәә лилләәһи үә иннәә иләйһи раҗигун. Әллааһүммә ин кәәнә һәәзәл-мәй’йитү мүхсинән фәзид фии ихсәәниһии үә ин кәәнә мүси’ән фәтәҗәәүәз гәнһ.
Мәгънәсе: Дөреслектә, һәркайсыбыз Аллаһы Тәгаләнеке һәм һәркайсыбыз Аллаһы Раббыбызга кайтачакбыз. Йә Рабби, әгәр ошбу мәет изге кеше булса, изгелеген арттыр, әгәр гөнаһлы кеше булса, гөнаһларын гафу кыл.

 

159. Җеназа узып барганда, аягүрә торып, түбәндәге дога укыла:

اَللهُ أَكْبَرُ أَشْهَدُ أَنَّ اللهَ يُحْيِى وَيُمِيتُ وَهُوَ حَىٌّ لَا يَمُوتُ هَذَا مَا وَعَدَنَا اللهُ وَرَسُولُهُ وَصَدَقَ اللهُ وَرَسُولُهُ اَللَّهُمَّ زِدْنَا إِيمَانًا وَتَسْلِيمًا

Әллааһү әкбәр (з мәртәбә). Әшһәдү әннәл-лааһә йүхйии үә йүмиитү үә һүә хәййүл ләә йәмүүт. Һәәзәә мәә үәгәдәнәл-лааһү үә расүүлүһ. Үә садәкал-лааһү үә расүүлүһ. Әллааһүммә зиднәә иимәәнәү-үә тәслиимәә.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәдән олуграк. Күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, тереклек тә, үлем дә Аллаһы Тәгаләнеке. Аллаһ Үзе тере, һичкайчан үлмәячәк. Бу үлем безгә Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның расүленең вәгъдәсе. Аллаһы Тәгалә һәм Аның расүле дөресен әйттеләр. Йә Рабби, иманыбызны һәм итагатьлегебезне арттыр.

 

160. Зиратка кергәндә һәм каберләр яныннан узганда түбәндәге дога укыла:

عَلَيْكُمُ السَّلَامُ يَا أَهْلَ الدِّيَارِ رَحِمَ اللهُ الْمُسْتَقْدِمِينَ مِنَّا وَالْمُسْتَأْخِرِينَ مِنْكُمْ أَنْتُمْ لَنَا سَلَفٌ وَنَحْنُ لَكُمْ خَلَفٌ وَإِنَّا إِنْ شَاءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ نَسْئَلُ اللهَ تَعَالَى لَنَا وَلَكُمُ الْعَافِيَةَ

Галәйкүмүс-сәлаамү йәә әһләд-дияяри рахимәл-лааһүл-мүстәкдимиинә миннәә үәл-мүстә’хириинә минкүм. Әнтүм ләнәә сәләфүн үә нәхнү ләкүм халәф. Үә иннәә ин шаа’аллааһү бикүм ләәхикуун. Нәс’әлул-лааһә тәгәәләә ләнәә үә ләкүмүл-гәәфийәһ.
Мәгънәсе: Әй, бу йортларның әһелләре (кабердә ятучылар), сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын. Аллаһы Тәгалә сезгә дә һәм безгә дә Үз рәхмәтен ирештерсен. Сез безгә кадәр булган кешеләр, без сездән соң калган кешеләр. Инша Аллаһ (Аллаһ теләсә), әлбәттә, без дә сезгә тоташачакбыз. Үзебез өчен дә, сезнең өчен дә Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек сорыйбыз.

 

161. Коръән укып, сәвабын әрвахларга багышлаганда, түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ بَلِّغْ ثَوَابَ مَا قُرِئَ فِى هَذِهِ السَّاعَةُ الشَّرِيفَةُ مِنْ كِتَابِكَ الْكَرِيمِ إِلَى أَرْوَاحِ جَمِيعِ الْأَمْوَاتِ الْمُسْلِمِينَ كَافَّةً وَعَامَّةً خُصُوصًا مِنْهُمْ إِلَى أَرْوَاحِ أَقْرِبَائِى الَّذِينَ أَذْكُرُهُمْ بِلِسَانِى

Әллааһүммә бәлиг сәүаабә маакүри’ә фии һәәзиһис-сәәгәтиш-шәриифәти мин китәәбикәл-кәриими иләә әр үаахи җәмиигил-әмүәәтил-мүслимиинә кәәффәтән үә гәәммәтән хусусан минһүм иләә әрүәәхи әкрибәәиял-ләзиинә әзкүрүһүм билисаании.
Мәгънәсе: Йә Рабби, шушы кадерле сәгатьтә укылган хөрмәтле Китабыңнан хасил булган сәвабын һәрбер мөселман мәетләрнең җаннарына ирештер, бигрәк тә (аеруча) хәзер телем белән санап үтәчәк якын мәетләремнең җаннарына да ирештер.
Бу сүзләрдән соң Коръән укучы үзенең якын мәетләр исемнәрен аталарының исемнәре белән берәм-берәм әйтеп чыга. Мәсәлән, түбәндәгечә:
Йә Рабби, хәзер укылган Коръән аятьләреннән хасил булган сәвапларны атам фәлән-фәлән улының, анам фәлән-фәлән кызының, абыем фәлән-фәлән улының һәм дустым фәлән-фәлән улының рухларына ирештер.

 

162. Ашау-эчү тәмамланганнан соң, түбәндәге дога укыла:

اَلْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَطْعَمَنِى وَسَقَانِى وَجَعَلَنِى مِنَ الْمُسْلِمِينَ

Әл-хәмдү лиллааһил-ләзи әтгәмәнии үә сәкаании үә җәгәләнии минәл-мүслимиин.
Мәгънәсе: Әлһәмдүлиллаһ (Аллаһка мактау булсын), Аллаһ мине ашатты һәм эчертте, мөселманнардан кылды.
163. Бер кеше белән күрешкәч, түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ اجْمَعْ بَيْنَنَا بِالْخَيْرِ وَالسَّلَامِ وَأَلِّفْ بَيْنَنَا بِأَحْسَنِ الْكَلَامِ

Әллааһүммә-җмәг бәйнәнәә бил-хайри үәс-сәлаами үә әллиф бәйнәнәә би-әхсәнил-кәләәм.
Мәгънәсе: Йә Рабби, безне изгелек һәм сәламәтлек белән күрештер һәм күркәм сүзләр белән тоташтыр.
164. Берәр хәерле җиргә барып кергәч, яки берәр мәҗлескә килгәннән соң түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ اَنْزِلْنِى مُنْزِلًا مُبَارَكًا وَأَنْتَ خَيْرُ الْمُنْزِلِينَ

Әллааһүммә әнзилнии мүнзәлән мүбәәракәү үә әнтә хайрүл-мүнзилиин.
Мәгънәсе: Йә Рабби, мине мөбарәк җиргә иңдер. Син иң хәерле иңдерүче.

 

165. Берәр зарар яисә зыян килсә, түбәндәге дога укыла:

عَسَى رَبُّنَا أَنْ يُبْدِلَنَا خَيْرًا مِنْهَا إِنَّا إِلَى رَبِّنَا رَاغِبُونَ

Гасәә раббүнәә әй йүбдиләнәә хайран минһәә инәә иләә раббинәә раагибүүн.
Мәгънәсе: Шаять Раббыбыз Аллаһ безнең хәлебезне яхшы якка үзгәртер. Дөреслектә, без Раббыбыз Аллаһка омтылабыз.
166. Кешегә кайгы ирешкәндә, түбәндәге дога укыла:
اَللَّهُمَّ إِنِّى عَبْدُكَ وَابْنُ عَبْدِكَ رَضِيتُ حُكْمَكَ وَقَضَائَكَ أَسْئَلُكَ أَنْ تُذْهِبَ عَنِّى غَمِّى وَحَزَنِى وَأَنْ تَرْزُقَنِى يُسْرَ عُسْرِى

Әллааһүммә иннии гәбдүкә үәбнү габдикә радийтү хүкмәкә үә кадааәк. Әс’әлүкә ән түзһибә ганнии гаммии үә хәзәнии үә ән тәрзүкании йүсра гүсрии.
Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, мин Синең колың һәм колыңның улы. Синең хөкемеңә һәм тәкдиреңә разыймын. Күңелемдәге кайгыны һәм көенечне бетереүңне Синнән сорыймын. Кайгы артыннан шатлык насыйп ит.

 

167. Яңа ай туганны күргәндә, түбәндәге дога укыла:

اَللهُ أَكْبَرُ اَللَّهُمَّ أَهْلِلْهُ عَلَيْنَا بِالْأَمْنِ وَالْإِيمَانِ وَالسَّلَامَةِ وَالْإِسْلَامِ اَللَّهُمَّ اجْعَلْهُ لَنَا هِلَالَ خَيْرٍ وَرُشْدٍ

Әллааһү әкбәр (з мәртәбә). Әллааһүммә әһлиһү гәләйнәә бил-әмни үәл-иимәәни үәс-сәлаамәти үәл-ислаам. Әллааһүммә-җгәлһү ләнәә һиләәлә хайрин үә рушд.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәдән олуграк. Йә Рабби, бу айны безгә иминлек һәм иман, сәламәтлек һәм мөселманлык белән тудыр. Шулай ук аны безгә изгелек һәм тугрылык ае итеп кыл.
168. Күк күкрәгәндә һәм яшен яшьнәгәндә, түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ لَا تَقْتُلْنَا بِغَضَبِكَ وَلَا تُهْلِكْنَا بِعَذَابِكَ وَعَافِنَا بِرَحْمَتِكَ

Әллааһүммә ләә тәктүлнәә бигадаабикә үә ләә түһликнәә бигәзаабикә үә гәфинәә бирахмәтик.
Мәгънәсе: Йә Рабби, безне ачуың һәм газабың белән һәлак итмә, рәхмәтең белән безгә исәнлек-саулык бир.

 

169. Яңгыр яуганда түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ سَقْيًا هَنِيئًا وَصِيبًا نَافِعًا اَللَّهُمَّ اجْعَلْهُ صِيبَ رَحْمَةٍ وَلَا تَجْعَلْهُ صِيبَ عَذَابٍ

Әллааһүммә сәкйән һәнии-ән үә сыйбән нәәфигәә. Әллааһүммә-җгәлһү сыыйбә рахмәтин үә ләә тәҗгәлһү сыыйбә гәзааб.
Мәгънәсе: Йә Рабби, бу яңгырны безнең өчен рәхәт һәм файдалы ит. Йә Рабби, бу яңгырны рәхмәт яңгыры кыл, газап яңгыры кылма.

 

170. Дәрес башланыр алдыннан укыла торган дога:

اَللَّهُمَّ ارْوُقْنَا عِلْمًا نَافِعًا وَحِفْظًا كَامِلًا وَذِهْنًا شَامِلًا وَفَهْمًا ذَكِيًّا وَتَوْفِيقًا لِتَحْصِيلِ الْعُلُومِ اَللَّهُمَّ اَخْرِجْنَا مِنْ ظُلُمَاتِ الْجَهْلِ وَالْوَهْمِ وَأَكْرِمْنَا بِنُورِ الْعِلْمِ وَالْفَهْمِ اَللَّهُمَّ افْتَحْ لَنَا أَبْوَابَ عِلْمِكَ وَانْشُرْ عَلَيْنَا خَزَائِنَ رَحْمَتِكَ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ

Әллааһүммә-рзүкнәә гыйльмән наафигән үә хифзан каамилән үә зиһнән шаамилән үә фәһмән зәкиййән үә тәүфиикан литәхсыыйлил-гүлүүм. Әллааһүммә әхриҗнәә мин зулүмәтил-җәһли үәл-үәһми үә әкримнәә бинуурил-гильми үәл-фәһм. Әллааһүммә-фтәх ләнәә әбүаабә гильмикә үәншүр гәләйнәә хазаа’инә рахмәтик. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин.
Мәгънәсе: Йә Рабби, файдалы гыйлем, яхшы истә калдыру, камил зиһен һәм дөрес аңлауны насыйп ит. Йә Рабби, безне наданлыктан һәм күңел караңгылыгыннан чыгарып, гыйлем һәм аңлау нуры белән хөрмәтлә. Йә Рабби, безгә гыйлем ишекләрен һәм Үз рәхмәт хәзинәләреңне ач. Әй рәхмәтле Аллаһ, һәрбер нәрсә Синең рәхмәтең белән була.

 

171. Дәрес тәмамланганнан соң укыла торган дога:

اَلْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَخْرَجْنَا مِنْ ظُلُمَاتِ الْجَهْلِ وَالْوَهْمِ وَنَوَّرَ قُلُوبَنَا بِنُورِ الْعِلْمِ وَالْفَهْمِ اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لَنَا وَلِوَالِدَيْنَا وَلِأُسْتَاذِنَا وَسَلِّمْ دِينَنَا وَاجْعَلْ مِلْكَنَا سَالِمًا وَرَؤُفًا لَنَا بِحَقِّ نَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ الْمُصْطَفَى صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ

Әл-хәмдү лиллааһил-ләзии әхраҗәнәә мин зулүмәәтил-җәһли үәл-фәһим. Үә нәүүәра кулүүбәнәә бинуурил-гильми үәл-фәһм. Әллааһүммә-гфир ләнәә үә лиүәәлидәйнәә үә лиүстәәзинә үә сәллим диинәнәә үәҗгәл мәликәнәә сәәлимән үә раүүфән ләнәә бихәкки нәбиййинәә Мүхәммәдинил-мүстафәә саллаллааһу галәйһи үә сәллам.
Мәгънәсе: Һәрбер мактау Аллаһы Тәгаләгә генә хас. Аллаһы Тәгалә безне наданлык һәм аңламаулык караңгылыгыннан чыгарды һәм безнең күңелләребезне гыйлем һәм аңлау нуры белән нурландырды. Йә Рабби, Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи үә сәллам хакына (хөрмәтенә) безнең гөнаһларыбызны, әти-әни һәм остазларыбызның гөнаһларын ярлыка, безнең динебезне дә, дөньябызны да төзек һәм сәламәт кыл. Шулай ук җитәкчебезне сәламәт һәм безгә шәфкатьле һәм мәрхәмәтле кыл.

 

172. һәрвакыт һәм һәр урында укырга мөмкин булган дога һәм зекер:

اَلْحَمْدُ لِلَّهِ عَلَى كُلِّ حَالٍ فَإِنَّهُ مُحَوِّلُ الْأَحْوَالِ رَبَّنَا آتِنَا فِى الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِى الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ

Әл-хәмдү лиллааһи гәләә күлли хәлин фәиннәһүү мүхәүүилүл-әхүәәл. Раббәнәә атинәә фид-дүн’йәә хәсәнәтән үә фил-әәхирати хәсәнәтән үә кинәә газаабән-наар. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимин.
Мәгънәсе: Һәр хәл өчен Аллаһы Тәгаләне мактыйбыз, чөнки хәлләрне үзгәртүче Ул. Йә Рабби, безгә дөньяда да, ахирәттә дә изге хәлләрне насыйп ит. Шулай ук безне җәһәннәм газабыннан сакла, Әй Рәхмәтле Аллаһ, бөтен нәрсә Синең рәхмәтеңдә.

 

МӨСЕЛМАН ЕЛЫ (АЙЛАРЫ)


173. Мөселманнар еллар исәбен хәзрәти Расүлнең Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинәи Мөнәүвәрәгә күчкән вакытыннан башлап хисаплыйлар. Бу вакыйга милади ел исәбе буенча 622 елның 17 нче августында булган.
174. Мөселманнар елны ай йөреше белән исәплиләр. Кояш баеганнан соң, күктәге ай бик нәзек алтын урак кебек булып күренгән вакыт ай башы булып санала. 29 яки 30 көн үткәннән соң икенче ай күренгәч, яңа ай башлана. 12 ай бер елга хисаплана.
175. Ай исемнәре гарәп телендә түбәндәгечә була: мөхәррәм, сәфәр, рабигыль-әүвәл, рабигыль-ахир, җөмадиәл-әүвәл, җөмәдиәл-ахир, рәҗәб, шәгъбан, Рамазан, шәүвәл, зөлкагъдә, зөлхиҗҗә.
176. Ел башы мөхәррәм аеннан башлана. Мөхәррәм ае күбесенчә 30 көннән, сәфәр – 29, рабигыль-әүвәл – 30, рабигыль-ахир – 29, җөмадиәл-әүвәл – 30, җөмадиәл-ахир – 29, рәҗәб – 30, шәгъбан – 29, Рамазан – 30, шәүвәл – 29, зөлкагъдә 30 көннән, зөлхиҗҗә ае кайсы елларда 29, кайсыларында 30 көннән килә.
177. Ай хисабында тәүлекнең башы кояш баеганнан соң башлана. Һәр көннең кичәсе үзеннән элегрәк була. Яңа айның беренче кичәсе – иске айның ахыргы көненнән соңгы кичә, икенче кичәсе – беренче көненнән соңгы кичә.

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных