ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 7 страницаТелеграммада: “Кадерле әбиебез! Сез безне гафу итә күрегез? Чемоданнарыбызны автобуска төягәндә ялгышлык белән сезнекен дә алганбыз. Тагын бер кат гафу итегез! Чемоданыгызны сезнең авыл аша узачак почта машинасы шоферына бирдек. Борчыла күрмәгез дип алдан телеграмма сугарга булдык. Ул шофер чемоданыгызны бүген үк кертеп бирергә вәгъдә итте. Тагын бер кат гафу үтенәбез!— дип, озын һәм күп итеп язылган, моны җибәрү өчен генә дә тотылган акча кимендә бер литр ак аракылык һәм ул бәхетсез чемоданны эчендәге мөлкәте белән бергә сатып алырлык иде. Тәхәвиев телеграмманы икенче кат укып чыкты да, акылы башында кайнап, аракы алырга керүен һәм кибет төбендәге бишекле мотоциклын да онытып, район милиция башлыгы иптәш майор Радимовның ишегеннән бәреп керде. Сулышын җыярга онытып: — Таптым!— диде.— Таптым! — Нәрсәне?— диде башлыгы. — Чемоданны! — Нинди чемоданны? Иптәш майор вакыйганы онытмаган булып чыкты. Сөйли башлауга ук, исенә төшереп: — Булдыргансың, иптәш Тәхәвиев!— дип, аны зурлап кулын кысты.— Моның өчен сиңа “благодарность”, “премия”, ә бәлки дә бер “йолдыз” өстәрбез, әйе! Тәхәвиевнең шатлыгы куш иде. Мондый вакытта арттырудан хата булмас дипме: — Артларыннан куып тоттым, тезләндердем үзләрен. Ябып та куясы идем... Казаннар хәл итәр!— диярәк сөйләнеп ташлады. Ә студентларны Казан вокзалында ук кулга алдылар. Марҗа әбинең чемоданы аларда юк иде. Таптыра башладылар. Алай да барып чыкмагач, һәркайсыннан аңлатмалар җыеп маташтылар. Җитәкчеләреннән мең кат сораулар алгач, чемоданның әбигә кайтарылуына ышаныч кәгазе китерәчәге белән ризалашып, һәммәсен өч сәгатьтән соң иреккә чыгардылар. Ул да түгел, бу гадәттән тыш хәлне тикшерергә университет партоешма җыелышы да алынды. Студентларга һәм җитәкчеләренә күтәрә алмаслык авыр һәм олы шелтә бирелде. Әбигә барып гафу үтенү төп таләп итеп куелды. Университетның якты йөзенә төшергән кара буяу табы өчен аларны мәңге гафу итү мөмкин түгеллеге мең кат әйтелде. Студентлар һәм җитәкчеләре соңгы тиен акчаларын җыеп, аларга әти-әниләре дә кушылып китеп, ясалган зыянны кайтару өчен дип, почта аша бу сумнарны шул марҗа әбигә юлладылар. Әле зур сандык алып бирергә дә иткән иделәр. Әмма Өлкә партия оешмасы андый ук юлга бармаска боерды. Студентлардан, ата-аналарыннан, җитәкчеләреннән җыелган һәм марҗа әбинең кулына кергән ул сумнар шулай ишле булып чыкты ки, аңа сыер, сарык һәм тавык-казлар алырга җитте, “Җигүле” машиналы ук булырга намусыннан килмәде. Шулай да беркөнне: — Кара әле, ул чемодан эчендә нәрсәләрм бар иде икән?— дип, марҗа әби аны ачып карага итте, әмма иске-москы кием-салым кисәкләре белән тишек оекбашлары гына икәнлеген исенә төшереп, исе дә китмәстән, карават астына эчкәрәк төртеп куйды. Ә күршеләренә: — Хафасы зур булды, хафасы зур булды!— дип сөйләде. — Кайсы чемоданың иде?— дигәннәрендә дә, шул кыршылып беткән ямьсез һәм шөкәтсез чемоданы урынына, олы һәм яшелгә буялган сандыгына төртеп күрсәтү гадәтенә керде. Иптәш Тәхәвиев кенә җәлке, ни тырышты, тик җилкәсендәге пагонына тәки бер “йолдыз” өстәлми калды. Мөгаен Казан белән Яшел үзән арасында адаштырып калдырганнар булырга кирәк. Һәрхәлдә олы һәм калын лупасы аны табып алырга ярдәм итмәгәде! Сентябрь, 2002.
БАБУРНЫҢ СУ КРАНЫ Хикәя
Казандагы Хушбуй институтында тозлы җыелмалар бүлегенең мөдире булып эшләүче Бабур Мөхәммәтов гадәтенчә югарыларга зар белән йөрергә ярата икән. Әле бу эше килеп чыга, әле икенчесе дигәндәй, хәзер директор урынбасары Зөлфәт Гайниевичның ишек төбенә килеп баса. Рөхсәт ителүгә, кереп тә утыра, кулындагы кәгазен суза. Ә Зөлфәт Гайниевич, аның гадәтен яхшы беләрәк, шаяртып хәлен сораштыргалый. Бу юлысы Бабур әфәнде үзенең бүлегендә эшләүче галимә Хәнисә Фоатовнаның илле яшьлек юбилее уңаеннан югарыларның фатихасын алырга дип тәбрик хаты әзерләп керткән. Зөлфәт Гайниевич аңардан: — Бүләкнең яхшысын аласыздыр инде?— дип сораган. Бабур әфәнде, институтта түләнүче хезмәт хакының күләменә зарланып: — Безнең акча белән бәдрәфкә дә кереп булмый!— диярәк, кимсенеп җавап биргән. Зөлфәт Гайниевич мондый үтә беркатлы һәм мыскыллы сүзләр ишетермен дип көтмәгәндер инде, беразга телсез калган. Чама хисенең нәрсә икәнлеген яхшы белгән Бабур әфәнде, сөйләшүне тизрәк сазлыктан чыгарып, тигез җирдән атлатырга теләүдән, ярым акланган тавыш белән: — Өйдә су краны ватылган иде, яңасын алырга керсәм — мең ике йөз сум тора, акчам җитмәгәч, чыгып киттем!— дип, тагын тормыш авырлыгыннан зарлануга күчкән. Зөлфәт Гайниевич: — Әллә артык кыйммәтлерәгенә кызыктыгызмы? Италиядә эшләнгәндер ул!— дип, Бабур әфәндене бераз бутап аласы иткән. — Юк ла инде,— ди икән Бабур Мөхәммәтов.— Бездә эшләнгән. Мәскәүнеке. Краны да берәү генә. Уңга борсаң — кайнар су, сулга этсәң — салкыны, уртада күтәрсәң — җылымса итеп ага. Яхшы кран! Бер дигән,— дип, тагын да зарлану тавышына күчә барганда, Зөлфәт Гайниевич: — Ә сез гадиен генә алып куегыз. Җитмеш биш сум гына тора. Йөз егерме биш тәңкә саф экономия булыр,— дигәч, Бабур әфәнде беразга каушап калган һәм, кабат зарга күчеп: — Озакка чыдамыйлар шул. Искесенең теге-бу өлешләрен дә алыштырып карадым. Барып чыкмады,— дип, килешмәвен белдергән. Зөлфәт Гайниевич тагын: — Ә сез аны төбе белән алыштырмагыз, боргычлы урынын, вентилен генә яңартыгыз!— дип киңәш биргән.— Анысы аның бөтенләй дә унбиш сум гына тора. Берьюлы мең бер йөз дә сиксән биш сум саф табыш! Ә сез, акча, дисез! Уйлап карагыз: мең биш йөз сиксән сумнан артыграк керем! Шунда ук Бохара әмире Заһретдин Бабурга әверелеп китәчәксез! “Әмир” дип күтәрүләренә сөенгән Бабур әфәнде горур гына ишеккә таба юнәлгән. Сентябрь, 2002. ЗӨЛӘЙХА ӘБИНЕҢ КҮҢЕЛЕ Хикәя
Безнең авылның Зөләйха әби күрше подъезда гына яшәүче улы Заһретдин янында кунак булып китәргә Казанга килгәнен белә идем. Бер күрәм үзен, ике, өч... Безнең авылның дигәннән, хәер, ул да хәзер авылда яшәми инде. Алабугада гомер кичерә. Анда кече улы Зөфәр бар иде. Яхшы кеше, Ходай ярлыкасын, әмма кара чирдән Ахирәткә күченеп, балалары һәм эшкә булган хатыны ялгыз торып калдылар. Зөләйха әби дә, килененә ярдәм булсын диярәк, әүвәле ятим балаларын карашты, ахырда алар белән шунда торып калды. Улы Заһирга да вакыты-вакыты белән килеп чыга. Сагына инде, сагына. Беркөнне Зөләйха әби: — Заһирым күренми әле,— ди. Мин сорыйм: — Кая китте? Ул җавап бирә: — Менә, мин килгәч үк әйткән иде, кече баҗайга коттедж төзергә булышасым бар дип. Шуннан бирле күренгәне юк. Хатыны да, әллә, чукынчык, берәр марҗа табып, баш-күз булып ятамы, ди... Зөләйха әбине сабантуйга кадәр үк Казанда күргән идем. Инде август ае бетеп килә. Берничә тапкыр сөйләшкәләп тә утырдык. Ни чакырсам да, безгә кунакка керергә яхшысынмады. Элекләрне бер күренеп чыккан иде, әллә артык зур игътибарны ошатмый калган? — Улымны күрсәм, китәр дә идем!— диде ул, тагын уфтанып. Зөләйха әбинең шул Заһретдин улы өчен генә Казанга килгәнлеген мин аңларга тиеш идем. Шулай да юатырга тырыштым: — Эшләре күптер шул, бетереп кайтасы иткәндер! — Күптер дип инде, бу вакыт эчендә дүртенче катын өяләрдер. Бер күренеп киткән иде. Галәмәт зурдан купканнар икән. Чамадан чыгып киткәннәр. — Зур булса — иркен булыр! Яхшы түгелмени?— дидем. — Анысы шулай да, улым Заһретдин җәй күрмәде инде, җәй күрмәде!— диде Зөләйха әби, сагышына кабат бирелеп. Миңа: “Бала күңеле коттедж шул!”— дип, иске хакыйкатьне күңелдә яңартып, уйлап куярга гына калды. Сентябрь, 2002.
БӨЕКЛЕК БӘЯНЕ Хикәя “Ризалык һәм ризасызлык — дөньяда һәр кешедә була торган шушы ике халәт барлыгы бөтенебезгә мәгълүм. Ризалык, табигый, канәгатьлек белән барлыкка китерелә. Ул — ял вакыты. Әмма һәр ялның ахыры ризасызлыкта тәмамлана. Кемнәр өчендер ул — авыр халәт, кот чыккысыз бушлык хасил итә. Бу — даһилар өчен бирелгән хөкем. Ә күпләр аның авырлыгыннан яки тигезлекне югалталар, яисә бүтәннәрне үпкәләтү түбәнлегенә төшәләр. Кеше өчен бер генә канәгать бар. Әмма аның өстенлеге һәм дәрәҗәсе бик сәер төшенчәләр, хисси берәмлекләр эчендә шулкадәр буталганнар ки, авырлыгы акыл аша гына түгел, бәлки җаннар аша уза. Хакыйкать аңлатуга һәм аңлауга мохтаҗ! Ризасызлык — иҗади халәт берәмлеге ул. Кемдер риза түгел икән, ул иҗат эшенә керешә. Аннан моны җаны таләп итә. Үзеңне яки бүтән бер иҗат объектын сайлап алырга тиешле. Әмма күпләр үз-үзләренә йә якыннарына, белешләренә бәйләнә башлыйлар. Җәмгыять өчен эшләү һәм тырышуны чит күрәләр. Бу — үз бәхетеңнән баш тарту. Иҗат эше канәгатьлек белән түгел, ризасызлык (хәтта үзең белән) таләбе, аның бөек җимеше. Хакыйкать исә ризалык һәм ризасызлыктан түгел, хакыйкать — бәя ул! Гади һәм гадәти бәя. Аннан узу мөмкин түгел, әмма аны игътибарсыз калдыру өчен кешедә меңнәрчә чара бар. Хакыйкать аша без дөньяны таныйбыз. Әмма аның эчтәлеген төшенеп бетерә алмыйбыз. Һәм ул шулай булырга тиеш тә!..” Камалетдин шушындый фәлсәфи бәян белән башын катырып утыра иде, зур эштәге дусты телефоннан шалтыратты. Хәл-әхвәл сорашудан соң, ил хәлләрен тикшереп, президент һәм башлыкларның йөзен сүз гайбәте белән юдылар. — Дәүләт чиновлары, тәхетләрендә озак утыра-утыра, хәшәрәткә-монстрга әверелә баралар,— диде Камалетдин.— Кияүләрен, агай-энеләрен, аларның улларын, кызларын, туганнарын, туганнары туганнарын, туганнары туганнарының туганнарын һәм аларның туганнарының туганнарын, дус-ишләрен эшкә алып бетерәләр... Һәм шунда кинәт телендәге сүзләре буалып калдылар. Телефоннан: — Әле мин сине үземә эшкә алмакчы идем,— дигән сүзләрне ишетте ул.— Ярый яхшы киңәш бирдең, вакытлы! Телефон өзелде. Камалетдин телен тешләп озак утырды. Аңы китә язды. Инде генә хыялына ирешәсе, затлы урынга менеп кунаклыйсы иде ул. Бәгыре тишелеп, күңеле уалып китте. Һәм уйлап куйды: “Фәлсәфәне туйганчы сатып була, әмма тормыш үз җаена бара бирә. Каһарманнарны да буйсындыра белә!” Ә аңа: “Дөрес сүз туганыңа да ярамый!”— дигән уй белән акылын җилгәрсә дә җитәр иде. Хакыйкать, имеш. Ризалык һәм ризасызлык, имеш! Сентябрь, 2002.
АК КАНАТЛЫ БӨРКЕТ БАЛАСЫ Хикәя
Язның беренче җылы нурлары белән килгән назлы җил тау башларын салкын кардан арчып, үләннәрне уятуга, без дә, авыл малайлары, шунда йөгерәбез. Дөньялыкны рәхәтләндергән кояштан борын өсләренә һәм бит очларына сипкелләр сибелә. Тау битендә йомшак кыякларын тибрәтеп юалар калкый башлый. Табигатьнең бу татлы да, ачы да нигъмәтенә юлыгуга, икенчесен һәм өченчесен табасың. Сәгатьләр буена тау битендә онытылып йөрисең, ә югыйсә, чак кына тайпылып китсәң, аска, түбәнгә, андагы караңгы һәм куркыныч чытырманлыклар, йөзьяшәр имәннәр һәм, алардан да арырак, ташып сулар аккан упкынга очачаксың. Кайвакытта шулай тоела ки, гүя иңеңдә канатлар үсеп чыгар да, аларны җилпеп, җәйрәп күтәрелеп китәрсең сыман. Бөркет булып, бер талпынуда мөгаен да бөтен җиһанны кочагыңа алып, барлык дөньяга үзеңне хуҗа итеп тоеп. Әнә ул — бөркетнең үзе! Ничек оча!.. Безнең бөркет!.. Ә нигәдер ул һаман да ялгызы. Аны танып беләбез, канатында ак каурыйлары бар аның, нәкъ уң канатының очына таба. Элекләрне аның оясы тау сыртында үскән имәндә иде. Хәзер нәкъ упкын өстендәге кыя ташка кунаклый ул. Әллә арабыздан берәр ахмак малай аның оясын туздырдымы, әллә яшен ташы сугып куркыттымы, белмибез. Инде хәзер аның оясына күз дә сала алмыйбыз. Бәлки ул хәзер ялгызы гына да түгелдер? Дустым Расих, пошык борынлы, белмәгәне юк тел бистәбез: — Аларның икесен бергә күрдем,— сөйләнгән иде. Әллә төшенә генә шулай кергән, Ходай белсен? Әмма сүзендә хаклык бар сыман, чөнки барыбыз да аның шулай булуын тели. Ул бөркетне бала чагыннан ук беләбез. Аның әти-әнисе дә, туганнары да бар иде. Алар каядыр китеп бардылар, ә ул, ак канатлы бөркет баласы, бездә, туган җирендә яшәп калды. Кайбер сындырып җибәргән кышның җылымса көннәрендә дә каяндыр көньяк тарафыннан килеп чыга да, аваз салып, биләмәләренә күз ташлап китә. Беләбез, тиздән яз җитәр һәм ул кабат кайтыр. Хәер, бөркетләрне әллә кая еракларга китми диләр бит, шулайдыр ул, шулайдыр, монда гынадыр... Әйе, Расих хак әйтә, күзе очлы аның, дөрес күргән булырга кирәк, быел ул бөркетебез оясына парын да алып кайткандыр әле! Шулай булмый ни! Парсыз яшәп буламыни? Күршебез Рәшидә апа әйтә: — Безнең әмирнең борынына ис кергән бугай, парта күршесе Фәниянең чәчен тарткан,— ди. Болай булса, йөреп тә китәрләр, өйләнешерләр дә. Минем Гранит абый да гашыйк мәҗнүнгә әйләнде әле. Элекләрне утлы табада йөргән кебек иде, хәзер бөтенләй сагышланып калды, сабырланды. Кичләрен тау башында учак ягып, ялгызы шуның янында сәгатьләр буена онытылып моңсуланып утыра. Йа Ходаем, әгәр бу яшеннән өйләнә калса, халык нәрсә әйтер? Әмирнең ярый әле аның, миннән яшьрәк булса да, амбар кадәрле ике катлы йортлары бар. Ә безнең соң, безнең? Кечкенә генә алты почмаклы йорт, эче тулы апа, сеңел, абыйның үзе, әткәй, әнкәй... Кайбер көннәрдә югары очтан әбиебез дә куна килә. Кичен өйне тутырып, идәнгә сузылышып ятабыз, иртән уянып китәбез, юынгыч янында чират җиткерә алмый аптырыйбыз. Абыйга, берүк, өйләнергә ашыкмаса да ярар иде. Әле җиденче сыйныфта гына укый шул ул. Ә Әмир инде үзенә карар, мин, шәхсән, аның ул ниятенә каршы килмәм, инде былтыр ук башлангыч мәктәпне тәмамлады, быел дүртенче сыйныфны ук бетерергә тора. Буйга да үсеп китсә... Менә бөркетебезгә дә күптән үз парын табарга вакыт. Аның моңа тулы хакы бар. Чеби чагыннан, бала вакытыннан ук тормышка яшим дип ябышып үсте ул. * * * Әүвәлрәк аның әти-әнисе бер генә бөркет баласы үстерә иделәр. Ә бу елны, ни гаҗәп, дүртәү булдылар, берсеннән-берсе әче тавышлы, сары томшыклы көрәнсу-кара йолкыш чебешләре күккә багып чәрелди-чәрелди гаҗизләделәр. Аларның ябык һәм зәгыйфь булулары гаҗәпләндергәнгәме, миңа ач һәм мескеннәр кебек тоела иделәр. Май ае гадәттәгедән эссерәк килеп, кояшның үткер пычак нурлары болын һәм басуларның бәгыренә кадалып, өметтәгеләрне тәмам хәерхаксызландырып, авыл картларының телендә: “Ачлык галәмәте, башкача булмас, Аллаһының әмередер!”— дигән сүзләрен колакларыбызда кабатландырып, җаннарыбызны өшетә башлады. — Хәерсезлек галәмәте!— диделәр өлкәннәр. — Дөньялык бозылды!— диделәр ил агалары. Һәрхәлдә дөньялыкның бозылуында без, бала-чагалар, үзебезне гаепле дип белә идек. Ул бөркетләрнең оясын күрәсе килми идемени, теләк зур булды. Чагыл тавының Минзәлә инеше ягыннан текәләнеп күтәрелүе һәм югарыдан тәгәрәп төшкән ташның аска таба омтылып очуы исә котларны ала. Дага кебек алга ике яктан чыгып торган бу сыртның уртасындагы сөзәгрәк сыман тоелган, куе агач-чытырманлыгы үскән җирдән шул бөркетләр оясына гүяки якын килеп булырдай. Әмма куркыта. Ара вакыт тиюгә, шунда баргалап килдек. Бөркетләр ерактан чыпчык кадәр дә күренмиләр. Юк, моңа гына канәгатьләнү ярыймы соң! Дустым Расих белән чытырманлык аша узарга һәм бөркет оясына якынрак барып тамаша кылырга уйладык. Әмма, анда җитүгә, аяк астыбыздагы җир убылып, дөньялык хәрәкәткә килде һәм мин бер якка, дустым икенче бер үзәнгә аркаларыбызда шуып төшеп киттек. Расихның агач ботагына ябышып калганлыгын чамалап өлгердем. Ә миндә андый җәһәтлек юк идеме, әллә юлым уңмады, сыртымда һаман түбән таба тизләнгәннән-тизләнәрәк оча бирдем. Баштарак көлке тоелган бу халәтемдә чарасызлыгымны аңларга өлгердем, йөрәкне курку өне өтеп алды. Әгәр дә бу очудан туктамасам, мин ахырда түбәндәге текә кыяның очына килеп чыгачакмын һәм, җәһәннәм коесына олагып, ватылып-җимерелеп бетәчәкмен. Иске яфрак һәм урман тузаны, ком һәм балчык җиңнәремә, чалбар балакларыма, авыз һәм борын-колак тишекләренә тула барды. Кая ябышып калырга да белмәдем. Хәлем харап иде. Кул астыма эләккән ташлар урыннарыннан кузгалды, ботаклар шартлап сынды. Алар белән бергә, зурайганнан-зурая барган ташкын булып, түбәнгә таба томырылып актым-актым да, йа хикмәти Хода, кинәт туктап калдым. Өстемә, авызыма, муенга, колак тишекләренә, күзләремә тузан, таш, балчык кебек һәммә чүп-чар буалып килеп өелде. Аякларым белән агач төбенә терәлеп калган идем. Минем аркада кузгалган ташлар, агач ботаклары һәм туфракның буалмый калган өлеше, юлларын дәвам итеп, шаулап ага бирделәр. Ә бераздан сәер тынлык урнашты. Гүяки шушы мизгелдә дөньялык тәмам үзгәреп, тормыш яңадан башлангандыр сыман тоелды. Шау агачлар өстенә җәелгән иксез-чиксез күктән өзелеп-өзелеп кенә монда зәңгәрлек тамадыр кебек. Һәм дөньялыкны кинәт башка төрле шау күмде. Бу, инде аңларга өлгергәнемчә, мин кузгаткан таш-балчык һәм туфрак елгасының тын агышлы Минзәлә инешенә котын алып кушылуы иде. Кинәт купкан бу тавыштан өркепме, әллә аңа куаныпмы, ачы итеп куркулдаган аваз ишетелде. Мин аның бөркетнеке икәнлегенә шикләнми идем. Бераздан соң чүп арасыннан сак кына күтәрелдем. Янымда гына нидер селкенеп куйды. Ул да башын күтәрде. Агызып алып төшкән туфрак, чүп-чар һәм чынык агач ботаклары арасыннан миңа карап торган бу җанварның күз өстендә сызылып киткән ап-ак каш иде. Күп тапкырлар китапларда сурәтен күргәнем булганлыктан аны тиз таныдым. Шунлыктанмы котым алынмады. Гүяки ул иркәләвемне яратыр сыман тоелды. Матур хайван бит. Бурсык. Мин аңа каба кулымны сузарга өлгермәдем, ниятемне аңлапмы, ул ыжгырып-ыжгырып куйды. Аңа зыян итәргә теләгемдә дә юк иде. Шуны сизенепме, болай куркытуыннан туктады да, инде торып басарга өлгергән хәлендә башын боргалый-боргалый, күзен дә алмыйча миңа туры карап тора башлады. Елмая идем. Белмим, нигә шулай тоелгандыр, ул да җавабында елмайды сыман. Ул миңа шушы мизгелдә бик якын, үз, хәтта дустым кебек тоела башлады. Инде аңа кулымны суздым. Әмма ул тагын ыжгырып, азау тешләрен күрсәтеп җавап бирде. Тәнем буйлап бу юлысы курку йөгерде, кулбашым авыртып куйды. Мин торып басарга иттем. Әмма көчем җитмәде. Бурсыкларның ерткыч хайваннар затыннан икәнлеген белә идем. Ул шунда ыжгырудан туктады, әйдә, торып бас инде минем сыман, аннан соң китәрмен дигәндәй карап торуында булды. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|