ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 6 страницаБераздан Сәлам абзый югары оч ягыннан килеп җитә. Җәяүле кеше булса да, бик “худлы” йөри, җәһәт атлаучан. Исәнләшәбез. Беренче генә тапкыр түгел. Һаман шулай кул бирешеп. Мин әле чалбарымны да күтәреп куям. Имеш, урамны себермәсен. — Сәлам, яшьти! Сәлам абзыйның “яшьти” дигәне бу мин инде, бишектән төшкәнемә өченчеме, дүртенчеме ел. — Шәп әлегә!— дим мин, җавап бирүнең савап икәнлегенә иманым камил хәлдә. — Төреп тартыйк!— ди Сәлам абзый, минем тәмәке тартмаучы икәнемне белсә дә, гадәт өчен. Алар бит, мине белгән өлкәннәр, барысы да сугыш күргән. Бу тәмәке — окоп әдәбе, имеш. — Тартыйк!— дим мин дә, гадәтне сәбәп итмичә, сүзенә сүз кушып. Ул да, мин дә утырабыз. Әмма Сәлам абзый төреп тартырга ашыкмый. Ә минем гадәт яхшы — тамак кырып куям. Имеш, Сәлам абзый, эшегезгә соңга каласыз! И хәтер, дөньяда иң ышанычлы нәрсә булырга тиешлегеңне хәзер дә беләм. Ул вакытларда бу хакта уйлап та каралмаган. Миңа бик кирәк икәнсең син! — Күршегез өйдәме?— дип сорый Сәлам абзый, әмма, җавапланып та тормастан, шунда ук сүзен дәвам итә:— Кереп чык әле. Котдидән мәгънә юк, хатыны Нурсинә — аңлы, Ходайдан бер бәндә! Әйт, Сәлам абзый тоз сорады, диген. Бар, энем, бар... Миңа нәрсә, ни дисәләр, шул. Әткәй әйтә, кеше сүзен тыңлаган бала бәхетле була, ди. Мин кергәндә Нурсинә апа бәрәңге әрчеп утыра иде. Исәнләштем. — Ни бар, энем?— ди. — Сәгыйть абзый тоз сораган иде,— мин әйтәм. Ә үзем: “Нәрсәгә иде икән ул аңа?”— дип уйлап куям. Нурсинә апа, дөрес аңлавына шикләнепме, кайтарып сорый. Мин кабатлап җавап бирәм. Сүз дәлиленә билемә өч кат уралган чалбар каешын култык астына кадәр күтәреп куям, юкса, билгәчә төшеп җиткән икән. Өстәлгә тартмачыгы белән тоз һәм чәй калагы китереп куйган Нурсинә апа уйланып тора-тора да, кабат чоланнарына чыгып китә. Мин тозга таба бозау кебек сузылып якынлашам. Әллә алып чыгып кына китәргә инде? Бигрәк озаклады! Юк, ярамас, караклык була. Ә карак — Ходайның каһәре! Нурсинә апа чүпрәккә төрелгән нәрсәдер алып керә. Ә мин — беләм. Бу — бер стакан, ә аның эчендә мөгаен “кибет суы” булыр. Аны сугыш күргән абзыйлар гына эчә. — Менә,— ди Нурсинә апа,— Сәлам абзаңа бир. Суда эретелгән тоз! — Ярар,— мин әйтәм.— Ә ул шундый тоз сораган идемени? — Түкмә!— ди Нурсинә апа.— Аның тозы шушы инде! — Ярар,— дим тагын, әмма белеп торам: мин алып чыгып җиткергәнче, стаканны төргән чүпрәк шыр юеш булып бетәчәк. Әмма хәтәрдән хәтәр: йомышларын җиренә җиткереп үтим. Сәлам абзый, чүпрәкне сыгып, тамчысына кадәр кабат стаканга тутыра. Аннары соң тозлы “кибет суы”н күтәреп эчеп куя. Шунда ук йөзен чытып: — Энем, рәхмәт белән инде боларны кертеп бир!— ди. Һәм мин — аяк өсте. Нурсинә апа: — Ашыкма, энем, кәнфит бирәм!— дип артымнан кычкырып кала, ә мин чыгып йөгерәм. Сәлам абзыйның китеп барганында аркасын гына күреп калам. Бераздан Нурсинә апаның малайлары да уянып, бишекләреннән бер-бер артлы тавыш бирәләр. Ә аннары аларны Нурсинә апа минем янга бишек арбада китереп куя. Әлегә аның балаларының аңнары юк, сөйләшә дә белмиләр. Алар белән уен да уйнап булмый, кечкенәләр. Бишектән дә төшмәгәннәр, тәпи дә басмаганнар. Ә үзләре арбада йөри. Шулай яңа көн башланып китә. Казлар инешкә йөгерәләр, тавык-чебешләр урамга сибелә. Җәйнең ялтыравык кояшы кызганнан-кызып югарырак үрмәли. Ә минем башка уй төшә: тозлы су эчеп карарга! Өебезгә керәм. Өстәлдәге тоз савытына үреләм. Буем җитми. Урындыкка менәм. Бармагымны юешләп тоз кабам. — Әче!.. Телем, авызым әрни. Үзе әче булгач, суы әллә нинди хикмәт зәһәрдер инде! “Яшьти” Сәлам абзый аны ничек эчте икән? Сугышчы солдатларга ни дип шушы зәһәр суны бирәләрдер? Үскәч, миңа да аны эчәргә туры килер микәнни? Йа Ходаем, бар икән күрәселәр! 03.09.01.
ХӘЕРЛЕ БАБАЙ Хикәя
Поездның юллар буйлар әкрен генә агышына инде күнегеп бетелгән иде. Тәрәзәдән күренгән акырын хәрәкәтле ак болытлар купшылыгында иксез-чиксез зәңгәр күк һәм андагы алтын кояш табигатьнең көзгә кереп баруын сиздермәсә дә, агачларның яшел күлмәкләре чуарлана башлау һәм кып-кызыл миләшләр инде җәйнең узганлыгыннан хәбәр биреп, күңелләрне кышка әзерли иде. Купеда өч юлаучы гына булуыбызга куанырга өлгермәдем, бер ак сакаллы мөхтәрәми бабай килеп керде. Ул үзен шактый батыр һәм бәйсез тота иде. Кулындагы кәкре башлы таягы белән күршедәге таза һәм иркен холыклы юлдашыма җиңелчә генә төртеп алды. Тәртәләреңне җый, янәсе. Мин бу галәмәткә икесе өчен дә кыенсынып куйдым. Бабай, уйларымны сизенепме, күзләремә үтәли карап алды. Урынын җайлады, утырды. Хәл-әхвәл сораштырды. Һәркайсыбыз үз уе белән мәшгуль иде. Мин тагын тәрәзәдән кызыл иренле миләшләргә карап бара башладым. Агачлар сабантуйга чыккан апалар кебек чуп-чуар күлмәктән булганлыктан, кайсыларын егет һәм кызларга, килен-киленчәкләргә, хәтта бала-чагаларга да охшатып куйдым. Авызым ерылды. “Ә миләшләр чыннан да кызыл иренле сылу кызлар кебек булып киләләр!”— дип тә уйлап алгач, шушы тойгыларымнан артыгы белән иркен елмайганлыгым сәбәпле, бу хәлемә оялып, янәшәмдәге юлаучыларга карап алдым. Тагын ул бабайның күзләре белән очраштым. Һаман мине үтәли күзәтә иде кебек. Ул, карашымны күзләре тоткынлыгына алып: — Нәрсә уйлаганыгызны әйтимме?— дип сорап куйды. Әгәр дә кычкырып әйтсә, башкалар алдында һичшиксез оятка калачаклыгым хәтеремдә яңарып, бәгырем киселде. Әмма, Аллаһыга шөкер, күршемдәге иркен холыклы юлдашым, бабайның сүзләрен үзенә кабул итеп: — Әйтеп карагыз, тыңлыйк!— диде.— Нәрсә уйлыйм икән? Мин, бәладән котылуыма сөенеп, үземнең ни уйлаганымны тизрәк онытырга теләдем. Әмма поезд тәгәрмәчләренә кадәр: — Кызыл иреннәр, кызыл иреннәр!..— дип көйли, мине сата кебек иделәр. — Сез аракы хакында кайгыртасыз. Ресторанлы вагонга барып килергә дә исәбегез юк түгел. Әмма купедашларыгызның берсендә һичшиксез юлга дип алынган шешәсе булырга тиешлеген фараз итеп, нәрсәдән сүзне кузгатып җибәрергә белмичә башыгызны катырасыз!— дип сөйләп алды бабай, бер генә дә икеләнеп тормыйча, сүзләрен сүзләренә тигез һәм тыныч тавышы белән ялгап, һич тә киселеп калмыйча. Бабай янындагы ченовник кыяфәтле кеше әллә кайчаннан бирле гәҗит укып бара иде, күзлеген борын очына төшереп, хак әйттеме әллә дигәндәй, әле миңа, әле күршемә карап-карап алды. Ә бабай сүзен дәвам итте һәм күзлеген күтәрергә өлгермәгән юлдашыбызга: — Ә сезне озатып калган сөяркәгез борчый. Шоферыгызның аңа һичшиксез бәйләнеп аптыратачагын белсәгез дә, күз алдыгызга китерергә теләмисез!— дип әйтте дә салды. Ченовник бурсыкка охшап калды. Чират миңа җитте. — Ә сез,— диде ул,— бигөнаһи бәндә, шундый да ачы миләшләрне кызларның баллы кызыл иреннәренә охшатып барасыз! Минем авызым ачылып калды. Ә бабай, берни булмагандай, көтелмәгәндә ничек килеп кергән булса, шулай ук җәһәт кенә чыгып та китте. Без, юлаучылар, узара карашып калдык. Һәркем үзенең уйлары хакында ишеткән һәм бабайның чыннан да хаклы булуына инанып өлгергән иде. Бәлки ул ялгышкандыр? Әмма минем нәрсә турында башымны катырып барганлыгым хакында дөресен әйтте. Димәк, юлдашларымның да уйларын хатасыз укый алган түгелме? Без өчебез дә тыелгысыз хәлдә көлешә башладык. Хахылдашуларыбыз күрше купеларны да аякка бастырды булырга кирәк, ишегебезне ачып-ачып карадылар, әмма тынычланырга киңәш бирергә җөрьәт итмәделәр. Чыгып киткән бабай да кабат әйләнеп кермәде. Без өстәлгә юл өчен алынган ризыкларыбызны тездек, кабымлыкларыбызны чыгардык. — Дөрес уйлар, изге хыяллар өчен!— дип, юлдашларым беренчесен күтәрделәр. Инде телләр ачылган, уйлар сүтелгән, хәтерне яшереп торыр чак түгел иде. Сентябрь, 2002.
АЛЛАҺЫ КАҺӘРЕ Нәсер
Әгәр дә Аллаһының каһәре булса, ул минем дошманнарыма, гөнаһасыз була торып та җанымны аяк асларына салып таптый-таптый җәберләүчеләрем өстенә төшәр иде, дөнья йөзендә яшәүчеләргә гыйбрәт өчен бу хәлләр телләрдән-телләргә таралыр иде. Юк, мин үпкәләп әйтмим, хикмәт анда гынамыни? Җаным әрни, җаным! Өзгәләнмичә генә, суелып-суелып китеп әрни. Миңа ул дошманнарымны онытырга кушалар, аларга үпкәләмәскә киңәш итәләр. Кешеләргә сөйләсәм, ышанмаслардыр инде! Аллаһының каһәре булса, беленми калмас иде, төшәр иде лә ул! Инде менә, тормышта минем дә урыным барлыгын башкаларга күрсәткәннән соң, дошманнарым хакында да уйларга, гомерем елларының санлы төймәләрен кайтарып булмастай итеп чигереп куярга тиешмендер, мөгаен. Тагын бер кат хәтердән кичерергәдер?.. Ә күңел ачылырга теләми. Гүяки ул дошманнарымның сурәтләре каршымда дию кыяфәтләрендә пәйда булалар да, хәзер өстемә ябырылырлар төсле. Ә мин кайда, кемгә сыенырмын? — Аллаһы!.. Алар да аңа сыеналар. Алар да намаздадыр, алар да догададыр, уразада... Аларның да гомере хисаплы еллардан гыйбарәт шул! Кешеләрдә бер-берләренә карата сөешмәү-өнәмәү кебек табигый тойгылар да бар әле. Ягъни, адәм балаларының бер төрлеләренә икенчеләре ни өчендер охшамый, хәтта моның сәбәбен дә белә алмыйлар... Адәмдә адәмне өнәмәү бар инде ул. Кыяфәттә генә түгел, хикмәт хәтта эчке дөньяларының төрле-төрле диңгез тамчыларыннан яратылган булуыннанмы, әллә инде бөтенләй дә өченче дөньяның катнашы барлык сәбәбеннәнме, төгәл генә ачыклап әйтә дә алмыйм. Адәмнәргә Аллаһы каһәре шушы түгелме икән? Декабрь, 2000.
ИНША МӘСЬӘЛӘСЕ Хикәя
Отставкадагы милиция майоры иптәш Гәрәев малаеның ике дәфтәр битенә тутырыр-тутырмас язган иншасын укып чыкты һәм, сөенечен яшерә алмыйча: — Афәрин, кече Гәрәев!— дип, аны җилкәсеннән кагып алды.— Моңа һичшиксез “бишле” куячаклар! Булдыргансың! Аның куанычы эченә сыймады. Бәхете, елмаеп, күңеленә тулды. Соңарып кына өйләнсә дә, бер генә бала, анысы да малай гына исә дә, аңа сөенми мөмкин түгел иде. Менә ул ничек! Малае язучы булачак! Ниндие генә әле. Шушы яшендә, җиденче сыйныфта укыган чагында ук нинди эчтәлекле инша язган түгелме соң? Аны мактаячаклар. Ата-аналар җыелышына да отставкадагы милиция майоры иптәш Гәрәев үзе барып, улын күкләргә чөюләрен тыңлап утырачак. Кече Гәрәевнең ничек һичшиксез язучы булачагын анда да мактап әйтәчәкләр. Ул гына да түгел, улы зур булып үсәр, А.Алиш, М.Җәлил, Г.Тукай премияләрен алыр. Күрсәтер әле ул, күрсәтер, Нобель премиясенә кадәр барып җитәр. Отставкадагы милиция майоры иптәш Гәрәевнең күңелен дулкынландырып узган бу хыяллары урамда шыбырдаган көзге яңгырны ишүче болытларны ертып, инде караңгылана барган кичке вакытның пәрәнҗәсен алып ташларлык һәм күк йөзенә чалтлап торган май кояшын чыгарырлык иде. “Болай гына булмас,— дип шикләнергә дә өлгерде ул.— Ул премияләр талантлы язучыларга да бик сирәк тәти. Улымны бер-бер депутат кисәге итәргә, һич югы данлыклы гәҗит-журналга урнаштырырга, аннан журналист ясарга кирәк булыр, юкса кече Гәрәевемне көнче каләмдәшләре таптап кына үтәрләр!” Аның бу куркуы урынлы иде. Тиз генә хәтер капчыгын актарып, үзе хакында элекләрне язып маташкан бер журналист белән танышлыгы барлыгын исенә төшерергә өлгерде. Әйе, ул да Гәрәев иде түгелме? Телефонын да калдырган иде. Отставкадагы милиция майоры, ул вакыттагы кече лейтенант, университетның юридик факультетын бетереп эшкә килгән егет, хәтерендә икән әле, журналист Гәрәевнең телефонын “Устав китабы”ның эченә язып куйган иде. Бу көненең киче, икенче көненең яртысы шул “Устав китабы”н эзләү белән уздырылса да, отставкадагы милиция майоры ару-талуны белмәде. Әмма дә теге чукынган “Устав”ы табылды. Ни хикмәт, урамда күптән яңгыр да юк, кояш та күренмәде. Журналист Гәрәев тә телефонның теге башыннан: — Кем әле бу?— дип эндәште. Онытмаган икән, чукынчык! Очрашырга, булышырга сүз беркетелгәч, журналист Гәрәевкә отставкадагы милиция майоры иптәш Гәрәев мең рәхмәтләр укыды. Ул арада көттерми улы да кайтып керде. Булачак Нобель премиясе лауреаты, депутат, һич югы гәҗит-журналда эшләячәк кече Гәрәевне әтисе күтәреп каршы алды. Әмма улының сөмсере урынында түгел иде. Гомере буена кешедән кешене аера алмый интеккән отставкадагы милиция майоры иптәш Гәрәевнең күңелен борчу биләп алды: — Ни булды?— дип сорады ул булачак Нобель премиясе лауреаты, һич югы журналист кече Гәрәевтән. Малай эндәшмәде. — Ни булды? Почмакка бастырам, әйтеп кал! Төрмәгә тыгам!— дип җикеренде отставкадагы милиция майоры иптәш Гәрәев. — “Икеле” алдым-м-м!— дип сузды улы, еларга итеп. — Нәрсәдән? Кайсы фәннән? — Кичәге иншадан!— дип елый башлады булачак һич югы журналист кече Гәрәев. Отставкадагы милиция майоры иптәш Гәрәев, нәрсә эшләргә белмичә, аңлаешсыз телдә үкереп җибәрде һәм: — Утыртам, төрмәдә черетәм!— дип кат-кат җикеренеп йөренә башлады. Шулай да бераздан тынычланды һәм, телефонны йолкып диярлек алып, нумерларында бармакларын кызу-кызу йөретә башлады. Ул иртәгә журналист Гәрәевтә булачак, аның белән Нобель премиясе лауреаты, һич югы журналист кече Гәрәевне таныштырырга алып барасы иде. Сентябрь, 2002.
ХАФАЛЫ ЧЕМОДАН Хикәя
Урыс авылындагы бер марҗа әбинең йортында кич кунып чыккан татар студентлары ялгышлык белән хуҗабикәнең дә чемоланын эләктереп киткән иделәр. Моны алар үзләре белмәделәр, шулай эшләгәнбез дип башларына кертеп карамадылар. Әмма аларны төяп илтә баручы автобус, авылдан чыгып, күздән югалырга өлгермәде, марҗа әби авыл советына атылып-бәрелеп килеп керде. Бәхете — гомер исерек участок милиционеры иптәш Тәхәвиевнең айнык вакыты иде. Кичәге аракы сөременнән башы тубал булса да, әлегә акылын эшләтерлек хәлендә икән. Әбинең ашыгычлык белән ялгыш сөйләргә мөмкинлеген фараз итеп, чемоданның чынлап та югалуына үз күзе белән күреп ышанырга кирәклегеннән чыгып, хуҗабикәнең йортына юнәлделәр. Авыл советы белән ике арада юл якын исә дә, иптәш Тәхәвиевкә бу атлаулары Сиваш сазлыгын дошман уты астында кичү кебек үк авыр булып тоелды. — Менә монда гына иде!— диде марҗа әби, ишек төбенә күрсәтеп. Тәхәвиев кесәсеннән олы һәм калын лупа чыгарды, күзенә якынайтып, уңга-сулга карый-карый эзләнә башлады. Әмма чемоданның эзе дә күренми иде. — Әһә, бу үз аягы белән китмәгән!— дип, олы мәгънә белән әйтеп куйгач, борынына көмешкә исе кереп, карават аслатып кына килә-килә, өстәл янындагы киштәлекләргә барып тукталды да, лупасы аша бик олы һәм күтәрәлмәслек булып күренгән бер шешәне тартып чыгарды. — Бу ни бу? — И улым,— диде марҗа әби гасабиланып.— Бүген-иртәгә Тәртәбаш Самигулла татарин бер ат йөге утын төшерәм диярәк сүз каткан иде. Аның өчен генә, күчтәнәч!..— дип акланырга тотынды. — Конфискацияләнә! Сәртәфикате юк!— диде, әмер биреп участок милиционеры иптәш Тәхәвиев. Әмма дә авызы ерык, күңеле шат иде. Эзләгәнен ул шулай тиз табучан инде, нишләтәсең! Бер шешә көмешкә минут эчендә юк ителде. Чемодан табылмады. — Димәк ки, аның югалуы хак икән,— диде Тәхәвиев, сүзенең дөреслегенә мең кат инангандай. Ә шулай да: — Әмма...— дип тукталып калуы марҗа әбине шиккә салды. Мескенем, мич арасына кулын сузып, икенче ярты көмешкәне тартып чыгарырга әзер иде, әле дә ярый янып-бетеп авыл советы сәркәтибе Людмила Павловна йөгереп килеп керде дә: — Депеша!— дип, хатын-кыз бияләе кадәр генә кәгазь кисәген участок милиционеры иптәш Тәхәвиев алдына салды. Ул укырга маташкан арада авыл советы сәркәтибе Людмила Павловна чыгып та китте. Иптәш Тәхәвиев аның калку артына сокланып карап кала алмавына, биленә кул салырга өлгермәвенә үкенеп, ябылган ишекне борынына тондырылган йодырык хисабында кабул итеп, күз алдында биегән телеграмма хәрефләрнә гайрәте киткән хәлендә күз төртеп торса да, сер бирмәде: — Алай икән!— диде, аны озаклап бөкләп-бөкләп төреп, куен кесәсендәге акча кенәгәсенә таслап тыгып куйды. Анда язылганны укыган булса, аңа район үзәгенә барып рапорт язарга һәм чемоданны эзләтү эшенә Казан җитәкчелеген кузгатырга туры да килмәс иде. Ярый, барысын да тәртип белән сөйлик. Марҗа әби, Аллаһыга шөкер, теге студентларның кайдан килүләрен, җитәкчеләре кем булуын язып алып калдырган икән. Беркетмә төзелеп, шаһитлардан кул тамгалары алынгач, участок милиционеры иптәш Тәхәвиев авыл советы каршында калган бишекле мотоциклына юнәлде, аны бер тибүдә кабызып, район үзәгенә юнәлде. Милиция идарәсе бу гайре табигый эшне тиз арада прокуратурага ирештереп, ул дәвердә һәрнәрсәгә үзен баш дип белгән коммунистлар партиясенең район бүлеге оешмасы беренче сәркәтибенә хәбәр салды. Моның гадәттән тыш хәл икәнлеген төшенеп алган иптәш сәркәтип шунда ук Өлкә комитетына шалтыратты. Какшамас һәм нык үскән совет социалистик дәүләтенең җитәкчеләре арасында да акыллы кешеләр күп булганлыктан һәм хәбәр нәкъ шундыйларның берсенә ирешкәнлектән, ул моны Мәскәүдәге Үзәк Комитетка ук белдереп торуны кирәк тапмады. Казан университеты партия оешмасы сәркәтибенә генә шалтыратып, каракларны табуны һәм аларга тиешле җәза бирүне аңа йөкләп, иртәгә иртәнге сигездән дә калмыйча шул хакта отчет китерергә әмер итте. Бу вакытта участок милиционеры иптәш Тәхәвиев район үзәге Сазлык тыкырыгындагы Зәңгәр кибеткә кергән, күзләрен ике-өч әйләндереп, буш торган киштәләргә дә игътибар итмәстән, кибетчедән бер ярты ак аракы китерергә сораган иде. Шунда: — Әллә бу юлысы түләп алыйммы икән, зур эш башкарам түгелме?— дип масаеп китеп, кесәсеннән акча кенәгәсен чыгарып, аннан кәгазь сумнар урынына телеграмманы алып, теләмәсә дә җәеп укый башлады. Һәрхәлдә бу телеграмма теге, чемоданын урлаткан марҗа әбигә адресланган булса да, иптәш Тәхәвиев анысына ук игътибар итмәде.— Депеша!.. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|