ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 5 страница— Мин кич буе үзем генә сөйләргә ният иткән идем. Сезне чакырып ялгыш эшләгәннәр,— дип каршы алды ул мине. Өнсез үк калдым. Шушы килеш кенә чыгып китсәм, белмим инде, әллә ничек булыр сыман тоелды. Февраль-апрель, 2001. САБАКТАШЛАР КИТӘ АРМИЯГӘ Хикәя
Хәрби хезмәткә алынган егетләрне, алардан солдат ясар өчен инде, кабат үзгәртеп корачакларына ышаныч белән, әүвәле сындыралар, әмма тәмам корып бетермичә, тагын оныталар, яисә үзгәртә алмыйча аптырыйлар. Шулай кешеләрне бәхетсез ясыйлар. Рәсәй армиясе күптәннән шушылай җәфалана, ватык һәм җимерек хәлендә яши. Ә югыйсә һәркемне, хәтта кыйты егетләрне дә сындырырга кирәкмәс иде. Әүвәле яхшы һәм кешечел мөнәсәбәт күрсәтеп, шуннан соң гына ата-анасының иркә баласы булып калган шул егетләрдән солдат ясавы җиңел булачагын журналист һәм язучы әфәнделәр колаклар торганчы, күзләр йомылганчы туксан тугыз капкырлар язганнардыр инде. Мисалга 30 – 60 нчы еллар Совет Армиясен китерәләр һәм аны менә шундый, кешелекле булган дип мактыйлар. Хәерлегә, диясе килә. — Сез мине беләсез, исегезгә төшерегез әле!— диде, яныма килеп баскан зыйфа буйлы берәү. Миңа ул бераз сәеррәк тоелды. Аңа карап-карап алдым. Танышым түгел иде сыман. Карлы-яңгырлы һәм шыксыз Казан урамнарыннан һәм якын-ерак авыл-шәһәрдән бу көннәрдә республикабызның хәрби комиссариат капкасы төбенә әллә кемнәр төркем-төркем җыела, өшенгәнче диярлек гаҗизләнеп, озатылган балаларының кабат чыгып күренүен көтеп басып торуны гадәт иткән иделәр. Ә кайсылары туганын озата, кайсысы — якынын, сөеклесен, сөеклесенең сөеклесен... Ә минем сабакташлар китә. Алар белән бер авылда, бер урам очында, бер үк урыннарда, бер үк уеннар уйнап, бергә үскән идек. Мәктәпне бетергәч, мин институтны сайладым. Аларның алга таба гыйлем туплап баш катырасы килми иде, ахрысы, авылда калдылар. Минем белүемчә, берсеннән яхшы тракторист чыкса, икенчесе һичшиксез шофер буласы иде. Шулай яшәячәкләр, тормышларын яшьли көйләп җибәрәчәкләр, бәхетле гаилә корачаклар. Ә мин әле укып, укып, укып йөриячәкмен. Торган җирем тулай торак, ашаган ашым салкын ботка, каткан ипи булачак. Аларны: — “Өчле”гә укыдылар, “бишле”гә яшиләр!— дип мактап сөйләячәкләр, ә мине: — И бичара, һаман да укый икән әле!— диярәк искәрәчәкләр. ...Бу затны, чыннан, мин үзем дә беләм сыман. Әллә берәрсе белән бутыйммы? Юктыр ла, танышымдыр, башкача булмас! Юкса, болай якын итеп, хөрмәт белән эндәшер идеме? Шулай танышып киттек. Көн дә, университеттагы лекцияләремне тыңлап бетерүемә, Татавоенкомат төбенә килеп басам. Ул да монда. Өченче көнне генә сорадым: — Кемне озатасың? — Егетемне,— диде ул, бераз кызарып. Алай икән... Ә югыйсә мин аны кичә бераз юл озата да барган идем. Көлкегә калдым инде хәзер. Оятлы булдым. Әмма очрашуларыбыз дәвам итте. Бер атна буе йөрибез. Менә хәзер, менә хәзер минем сабакташларны, аның егетен Казанда кунак булып китү өчен чыгарырлар сыман. Әледән-әле аларга атап мәктүп-хатлар җибәрәбез. Исемнәрен, фамилияләрен, кайсы авылныкылар булуларын күрсәтәбез. Солдат киемендәге берәү җыеп ала да: — Көтегез!.. Аларны хәзер чыгаралар, билгеләнгән хәрби частьларына китмәделәр әле. Монда барыбер ашарга юк,— дип сөйләп-сөйләнеп уза. Кичке караңгыгача көтеп, инде дә алар чыкмагач, кайтып китәбез. Мин аны тагын озатып куям. Чөнки, җитмәсә, ялгызы гына төнен шәһәр буйлап йөрергә курка икән, мескенем. Инде унынчы көнгә җиттек. Сабакташларның билгеләнгән частьларына җибәрелүләренә инандым. Ул туташ та монда иде. — Аларны алып киткәннәр икән,— дим, инде башка очрашмаячагыбызны искәреп. — Әйе,— ди ул,— беләм! — Ярый, хушыгыз!— дим. Ә ул: — Мине озатып куймыйсызмыни?— ди, матур зәңгәр күзләрен тутырып карап. “Эһ чукынчык, әгәр дә егетең булмаса иде, мин сиңа үлеп гыйшык та тотар идем!”— дип йөрәк сикеренә. Ә үзем хәрби хезмәттә солдат шулпасын чүмергән сабакташларымны искә алам. Бөтен тәнем буйлап ачлык куркынычы йөгерә. Мин, мәхлук студент, инде ничәнче көн авызыма кайнар аш кабып карамаганлыгымны онытырга теләп, төрле юк һәм барларны уйларга тотынам. — Сезнең йөргән кызыгыз бармы?— дип сорый шушы бер кашык су белән йотарлык чибәр туташ. — Юк,— мин әйтәм.— Андый бәхет миңа тәтемәде. — Нинди юләр сүз,— дип үрти туташ.— Әгәр дә сезнең кебек егеткә дә кызлар карамасалар, алар кемнәргә генә күз салалар икән соң? — Нинди егеткә?— дим, үртәлеп, һәм хәтеремә артыннан авылымда озатырга маташып йөргән бер кыз кисәген китерәм. Ул янына якын җибәрү түгел, минем белән сөйләшеп тә тормаган иде шул. Нинди егет булыйм ди инде мин? Мескен, шөкәтсез, булдыксыз!.. Туташ та кайтарып һичбер сүз әйтмәде. Мин, шунда ук сүзләрнең агышын икенчегә борып: — Егетегездән хат та алгансыздыр әле!— дип, юри генә шаярып әйтә куйдым. — Кайдан белдегез?— диде ул, шунда ук тавышына чыккан каушау чалымнарын яшерергә теләп, әмма тыныч кына. — Бүген килдеме әллә? Ә минем сабакташлар язмадылар әле,— дидем, алар алдында һичбер кадерем юклыгын сизенүемне төшендерергә теләп. — Инде өченче көн үк алдым,— диде туташ, серен яшермичә, бу юлысы батыраеп ук. Ә мин, юләр, юкка сорап куйдым: — Ә бу Татвоенкомат төбенә нигә дип киләсез инде, белә торып? Шунда йөрәкне ут яндырып үтте. Инде хәзер: “Әллә мине күрү өчен генәме?”— дигән ахмак соравымны гына бирәсем калган иде... Сабакташлар хәрби хезмәткә киттеләр. Кемнәрдер туганнарын, яраткан ярларын — егетләрен озатты. Алар ике елдан әйләнеп тә кайтырлар. Йөзләрендә ватан каршында үтәгән бурычлары өчен горурлык нуры балкып торыр. Бу кичне мин яңа танышым, бер кашык су белән йотарлык чибәр туташны трамвайда калдырып, үз тукталышымда төшеп калдым. Хушлашу сүземә җавап бирергә теләмичә ул китеп барды. 2000—2002.
СӨЕКЛЕ “АК БАРС” Хикәя
Казан халкының, дөресрәге, Казандагы хатын-кыз затының “Ак барс” кәшәкәчеләренә хәйран калып гашыйк икәнлеге һичкемгә сер түгел. Алар әле кайчан буласы уеннарга да алдан ук билетлар юнәтеп куялар һәм, бөтен тамаша урыннарын үзләренең хушбуй исләре белән аңкытып, уй-сулларны тәмам тутырып утыралар. Безгә, кәшәкә сугуларны карарга килгән ир-ат халкына, көн дә калмый, җай да юк. Ханымнар һәм кызлар оҗмах рәхәтлекләренә кереп чумалар. Һәр кәшәкәченең исемен, фамилиясен, биографиясен, хәл-әхвәлен һәм исәнлек-саулыкларын белеп, алдан ук белешеп куялар, белеп торалар. Әгәр дә алар хакында сүз чыкса, канга батышып, йөзләрен тырнашыр сыйфатка кереп бәхәсләшү дәрәҗәсенә җитәләр. Үзегез беләсез, без, ир-ат халкы, элекләрне моңа юк нәрсә дип кенә карый идек. Имеш, хатын-кыз кавеме чүпрәк ишегә кызыгучан инде ул, нигә исең киткән! Дөресе шул, минем ул спорт уеннары ише нәмәрсәләргә хәйран иткәнем булмады. Әмма бер таныш гәҗитче иптәш, шалтыратып, бушка бер билеты барлыгы белән кызыктырып күндерде шул: — Минем,— диде ул, бик үтенечле тавыш белән,— кичекмәстән китәсем бар! Командировка инде, командировка! Ваклап сорама. Кирәк, бетте китте! Ә бүген “Ак барс” уйный. “Салават” белән. Барып, уеннарын карап, иртәгә безнең гәҗиткә берәр мәкалә әмәлләп илт әле! Үтенеп сорыйм, каләмең бар! — Минем спрот буенча язганым юк!— дип акланып карадым, килешмәде: — Язганың булмаса, менә, беренчесе, башларсың! — Мин әзер түгел! — Аның ние бар, өстеңә берәр бишмәт элдер дә йөгер. Чатта очрашырбыз. Билетнымны биреп калдырам. Алгы рәттән, журналистлар өчен махсус урыннар. — Ни, мин бит бер генә кәшәкәчәне дә белмим,— дип тагын да киреләнеп карыйм.— Күргәнем дә юк. Әзерлексез мин, беләсең! — Кешегә әйтмә, адәм көләр!— ди бу. Бүтән әйтер сүз калмады. Килешеп, билетын алып калып, уен карарга барып җитсәм, ни күрим, кеше өстендә кеше, үтеп кергесез. — Артык билетыгыз юкмы? — Юк!— дип карыйм. Әмма хатын-кыз уң һәм сулымнан камап ала. Аларны үтеп, спорт сараена көч-хәл белән үтеп кереп, үз урыныма утырам. Халык шау-шу килә. Уенчылар ашыкмый гына алка куалар... Һәм менә уен бераз кыза башлады. Кәшәкәчеләр төртешкәләп тә алдылар һәм, “Ак барс” капкасы янында мәхшәр булып, буталыш җанны тетрәтеп куйды. Ходай саклады. Һәм уен китте-китте... — Сыер, кая карыйсың, ку!— дип кычкырды артымдагы бер ханым. — Сарык! Нишлисең! Әйдә!— диде икенчесе. — Дуңгыз!.. Кәҗә!.. Селәгәй!.. Пешмәгән!.. Ишәк!.. Чучка!.. Тамашачы ханымнар, туташлар, гомумән алганда, хатын-кыз инде, туйганчы зәһәрләнде, сызгырды, сүгенде. Боз өстендә гүяки һәртөрле хайваннар, ягъни сыер һәм сарыклар, дуңгыз һәм ишәкләр кәшәкә сугадыр кебек күземә күренә башладылар. Уен безнең “Ак барс” файдасына тәмамланды. Икенче көнне мәкалә язып, дустымның эшләгән гәҗитенә илтеп биргән идем: — Менә нинди шедевр, менә шушындый язмалар җитми иде, афәрин!— дип күтәреп алдылар һәм үземне сөекле “Ак барс” кәшәкәчеләре хакында даими язачак спорт комментаторы итеп эшкә чакырдылар. Ризалашырга туры килде, әмма спорт сараена түгел, мал-туар абзарына барып керермен дип, бераз шикләнеп булса да уйлап карарга һәм җавабымны соңрак бирергә рөхсәтләрен сорадым. Әмма уеннары иртәгә үк икән. Нишлим, киттем инде. Күрдем. Яздым. Менә инде унбишенче тапкыр спорт сараена дип юнәләм дә, әмма, анда килеп керүгә, ул мәһабәт бина хайваннар сараена, ягъни абзарга әверелеп калыр сыман. Сөекле “Ак барс” хакында болай уйлау минем кебек юк-бар кешегә килешеп бетми инде, гафу итсеннәр! 01.10.2000.
КӘРИМӘКӘЙ ҖАНАШЫМ Хикәя
— Булыр сиңа, бар, Кәримәкәй — җанаш кынамы соң ул, үзәгеңә үтеп, бәгырь кисмәгеңә әверелмәгәе! Мондый әрләүләргә, Кәримәкәйне энә-җептән уздыруларга Вәли әллә кайчаннан күнегеп беткән иде. Иң әүвәл апасы битәрләп карады, аннан чират әнисенә күчте, инде менә әтисе ачулана егетне, ә ул сер бирми, “Кәримә” дип уяна, “Кәримә” дип йокларга ята. Мәгәрем ки бәхетен сыер сөзмәсә, быелга җитешмәсә дә, бир-ике елдан аңа өйләнергә ниятләп тора. — Сиңа бит әле уналты да тулмаган, адәм тәганәсе! Мәктәбеңне бетер! “Бишле”дән “өчле”гә тәгәрәп маташасың! Вәли барыбер сер бирми. Ярар, ике елдан булмасын, биштән соң өйләнер. Армия хезмәтеннән кайтуына, егерме бер яшьләрендә! — Синең әле институтта укыйсың бар. Картайган көнеңдәме, барыбер, диплом кирәк ул! Гомер буе кара эштә чиләнәсең килмәс... Кеше бер дә үзен белми инде ул! Әтисе дә, әнисе дә һич кенә утыз яшьләренә кадәр җил сугарып йөрмәгәннәр, кояшның муллы, ризыкның ишелгән, дөньялыкның чәчәккә төрелгән чакларын да көтеп тормаганнар, ни юл, ни көн өзелгән март аенда өйләнешкәннәр... — Йорт-җирсез нишләмәк кирәк! Өйләнәм дигәч тә, аның, яши башлагач, алары да кирәк! Нәрсә, кем әле фатир алуга, дөньясы җайлангач өйләнгән? Тулай торак беткәнме, һич югы әти-әнисе белән фатирларын урталай бүлешер. Апасы да кияүгә чыгар, ире аны үз янына алыр. Ул диплом дигәнен дә чемоданында яшереп сакламас. Кирәк булыр дигәннәр идеме? Нигә башын чиләтеп укып йөргән әле ул!.. — Йорт-җир белән генә булмас әле ул, улым! — дип, уйга калган әтисе акыл бирүне мәгъкуль күрде: — Менә мин, яшьли өйләнеп, балалар үстереп... Сезне инде... Сезне... Ни машинада йөри алмадым кешеләр кебек, ни тормышымны җайларга өлгермәдем! Кәримәкәй, бәгырь, димә, яшьрәген алырсың, чибәррәген! Машинаң гына булсын, фатирың да бар, эшең дә яхшы, әйе... Машинаң булу начар түгел инде ул! Урамнардан выжлатып кына узасың, кызлар өерләре белән артыңнан чабалар. Ниятләгән әйберең булгач, ирешми калмыйсың аны... Тагын да сузарга ярамас, Кәримәгә өйләнергә кирәк. Ике ирдән аерылып, икесеннән дә ике баласы бар, имеш. Ни булган, үзеңнекеләре туганчыга кадәр үсә торырлар!.. — Син нәрсә, шушы кырык биш яшеңдә кешедән калган хатын алып, кырык ят балалар үстереп! Вәлине карт әти белән әнисе тагын битәрләп ташладылар. Улларының инде башы пеләшләнгән, борын өстенә дә күзлек менеп утырган. Ә алар һаман акыл өйрәттеләр: — Бу байлыкларыңны аның балаларына калдырыргамы?!. 2000.
ТИРБӘНЧЕК БОЗ Хикәя
Үз җае белән килеп җиткән көз агачларның яфракларын койдырып бетерде. Табигать тонык һәм күңелсез булып калды. Көне-төне эш белән мәшгуль булып, кышкы ялга әзерләнгән авыллар да тынычланып һәм кечерәеп калганнар кебек иде. Шау-шулы вакытлар үтеп китте шул. Элек бакчага Ләйсән әтисенә, йә әнисенә ияреп килә иде. Быел ул да зур үсте, аңа биш яшь булды. Хәзер авылның урамнарында адашмыйча йөри ала. Кичә кичен озаклап яңгыр яуган иде. Иртәнгә туңдырган, хәтта уйсулык өсләрен дә боз элпәсе каплаган. Кетер-кетер ватылалар. Ләйсән боз өстенә кереп басты. Ә алар ватылып китте. Ул тагын да эчкәрәк барды. Аңа ияреп килгән күрше абыйларның эте Сарбай шыңшып куйды. Колакларын үрә торгызды. “Чык тизрәк!”— дигәне идеме? — Юк, чыкмыйм,— дип киреләнде Ләйсән, боз өстеннән нәкъ уртага басып, сикергәләп тә алды: — Тирбәлә!.. Сарбай тагын да шыңшыды. Ләң-ләң килеп өргәләп маташты. “Чык,— имеш,— чумасың хәзер!” — Юк,— диде Ләйсән,— әйдә, син дә кер, монда тирбәтә! Сарбай тагын да өрде, алгы тәпиләрен Ләйсәнгә сузды, шыңшыды. Гүяки: “Чык тизрәк! Бакчага соңга каласың!”— дип әнисе тавышы белән әйтә иде. — Юк!— дип аяк типте Ләйсән.— Кит моннан! Бар, ияреп йөрмә! Сарбай үпкәләп артка чигенде. Боз шунда чатнап китте һәм Ләйсән суга тезтүбән чумды. Итекләренә көзге салкын пычрак су тулды. Мыскылланып Ләйсән елап җибәрде. Узып баручы абзыйның каршына чыгып, Сарбай ярдәмгә чакырып өрде. — Ни булды, сеңлем? Ләйсәнне абзый кулларына күтәреп алды һәм: — Елама, сеңлем, елама,— диде, юаткандай итте.— Хәзер өегезгә алып кайтырмын, салкын тимәсен! Ләйсәннең әнисе, борчылып: — Ни булды? Ай балакаем!— дип каршы алды. Чыгып баручы абзыйны рәхмәтләре белән озата калды. Идән уртасында басып торган Ләйсән тагын мыскылланып елап җибәрде. — И кызым, ни булды? Елама, хәзер, чишенеп, яңадан киенербез, бакчага бергә барырбыз, суга аякларыбызны да басмабыз!— дип, аны сөеп-яратып, яңа матур киемнәргә киендерде. Бакчага барышлый, юлларында су җыелып торган күлләвекләр аларга бик күп очрады. Көзге көн дә җылынып киткәндәй иде. Боз элпәләре дә эрегәннәр инде. Ләйсән күршеләренең Сарбаен очратмавын уйлап алды. “Аңа рәхмәт әйтергә кирәк булгандыр инде!”— дип әнисенә әйткән иде, ишетмәде, ахрысы. Ашыктырды да ашыктырды. 06.04.2000.
БАШКАЛА Хикәя
Илдән чыгып, илдән барганнар бар... — Хаба!.. Шәһәр урамнарының тыгызлыгына сыеша алмаган авазлар күккә таба үрмәләделәр: — Хаба... Хаба... Хаба!.. Кемдер кемгәдер эндәште. Ә ул кемдер каядыр китеп югалды. Җилкәгә җилкә, сыртка борын диярлек атлаган халык ишекләргә, җир асты юлларына, чатларга сыеша алмыйча акты да акты. Колакларына орылып киткән “Хаба” сүзен һичкем искәрмәде. Бары тик Хәбибрахман гына уңына һәм сулына каранып алды. Кемдер аңа эндәшкән булырга тиеш сыман иде. Күктән көзге яңгыр ишелергә әзерләнеп, салынган хәлендә торды. “Хаба!” Илдән чыкмаган булса, Хәбибрахман кем мәртәбәсенә ирешәсе иде икән? Мөгаен, бәхетенә кинәнеп, бүген мунча яккан булыр иде. Авыл... Ул һаман да бәрәңге ашый торгандыр! Менә трактор гөрелдесе белән бар тарафларны уятып Габделбәр узып китәр... Алар бергә үскән иделәр, бер мәктәптә укыдылар, бер парта артында утырдылар, киләчәк көннәре хакында бергә хыялландылар. Габделбәрнең яшьли спорт уеннары белән мавыгулары, аның киләчәктә дөньяны һичшиксез яңа үрләр белән шаккаттырачагына Хәбибрахман шикләнмәде. Үзе дә аннан калышмаска теләде. Әмма вакыйгалар тезмәсе бер дә алар теләгәнчә генә бармадылар шул... — Хаба!.. Хәбибрахман борылып карады. Ни күрсен, артыннан куып килгән кеше аңа бик таныш йөз — Габделбәр иде. Тик менә картаебрак киткәнме? Ә юк, исерек икән. — Син кем? — диде аңа Хәбибрахман, танырга теләмичә. — Хаба! Бу мин — Габди!— диде Габделбәр, шешенгән йөзеннән аккан яңгыр юлларын сөртеп. — Нинди Хаба? Нинди Габди?— диде Хәбибрахман, тагын да аптырагандай кыланып.— Беренче күрәм, беренче ишетәм! — И туган,— диде Габделбәр, телләрен ялап, иреннәрен чәйнәп,— үтермә, бир бер йөз граммлык кына?.. Үтермә! — Урамда очраган теләсә кемгә акча таратып йөрергә мин “Әндери казнасы” тотмыйм ла,— диде Хәбибрахман, Габделбәрдән җиңел генә котылырга теләп. — Бирмәсәң, үләм!.. Син мине үтерүче, белеп тор!— дип, шунда ук Габделбәр һөҗүмгә күчкәч, түзмәде Хәбибрахман: — Мә!— дип, аңа ун сумлык акча сузды. — Бу аз шул хәзер,— диде теге, тагын да чытыр ябышып. — Мә алайса, тагын!.. Хәбибрахман аңа бер-бер артлы суза-суза, илле сумлыкка кадәр барып җитте. Шунда теге дә канәгатьләнеп, аны бара торган юлына җибәрде. “Ярый әле калага киткәнмен, авылда булсам, көн дә кереп, көн дә очрап тенкәмә тиеп беткән булыр иде!”— дип, Хәбибрахман сөенә-сөенә бу тирәдән ерагаю ягын карады. Вакыйга онытылганчы ул шушы юлыннан читкә бер генә адым да атламаячак инде хәзер. Әмма тагын колагы киселде: — Хаба!.. Хаба!.. Хаба!.. Май, 2002.
ТОЗ ТӘМЕ Хикәя
Кемнең хәтере ничектер, Ходай белсен. Минем әле ул вакытта кечкенә чагым иде. Сарманның Дүсем авылы халкы беләдер, ялганнарга бирмәсләр. Дөньядагы иң яхшы кешеләр бары шунда гына яши икәнлеген төнлә уятып сорасалар да әйтә алам. Әйе, кечкенә чагым иде. Билдә — каеш, ул өч-дүрт мәртәбә уратып бәйләнгән, култык төбенә кадәр күтәрелеп тора. Иртән, әткәй эшкә киткәндә, мин капка төбендә утырып калам: яңа йорт салырга дип кайтарып аударылган бүрәнләр өстендә. Әткәй — балта остасы. Имеш, бу бүрәнәләр ята-ята ныгыйлар һәм сөяк кебек хәлгә киләчәкләр: усак, юкә, каен. Балта да кермәячәк. Димәк ки, безнең яңа йорт таштан да катырак булачак, чуен кебек инде, дигәнем! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|