ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 4 страница— Кайсы якка кунакка ешрак кайтасыз? — дип сорагач, үзләре: — Хатын ягына икән шул! — дип җавап бирәләр. Хәерлегә булсын инде бу гомер дигәннәрем, хисләремнең йөгәннәре бушый да куя, бушый да китә. Уйларым йөгерә дә йөгерә, иреккә чыккан колын кебек чаба да чаба. Ә минем төрле чакларым булды, ләбаса! Авылдашларымның күремсезлеген дә аз татымадым, кыйнап та ташлаган чакларын хәзер дә оныта алмыйм, көнчелекләрен дә күтәрүе җиңел тоелмады. Әмма дә туган туфракны юксыну хисе йөрәктән китми икән ул. Тыелып, онытылып кына тора, аннары чишмә кебек кабат ургылып чыгып, уйларыма кушылып ага да ага. Сагышлы моң булып ага. Ә шулай да туган туфракка кемнәрнедер күрү өмете белән дә кайталар кешеләр. Мөгаен аларны менә шул кемнәрдер: — Әнә, киткән булганнар иде,— дип каршы ала торганнардыр? Туган туфрагына сыенып яшәгән кеше үзен дөньяның кендеге дип уйлый инде ул, иркә бала кебек көйләтүчәнрәк һәм әллә-әллә кемчәрәк була. Аларның ничек һәм ни дип уйларга да хаклары бардыр инде. Арада җепләр өзелгәнче илгә кайткалап торасың инде ул. Һәм беркөн җитә, юксыну хисе акрынлап тутыга-тутыга, гүяки юкка чыга. Аның урынын бүтән тойгылар алыштыралар. Ул вакыйгалар синең белән түгел, бәлки башка бер, бүтән синең кебекнең кичерешләре кебек тоела башлый. Монысы инде юксынудан да хәтәррәк, юксынудан да хәерсезрәк! — Инде ул да торгандыр... Кичтән буран өеп үткән... Кар көртләрен бәлки көрәп тә куйгандыр? Әллә ире микән? Ә беләсезме, ул минем бердәнбер яратып йөргән кешем иде. Сөюнең, мәхәббәтнең ни икәнлеген аңа кадәр белми дә идем, моннан соң да татый алдыммы икән? Бәлки таш, агач кебек тоеламдыр? Ярар, анысында эшем юк дип әйтәсем килми. Бары тик искәртеп үтәргә генә кирәктер дип беләм: “Кешенеке кешегә караңгы инде ул! Хәерлегә булсын!” Мин бервакытта да әллә кемнәр булырга, зур мәртәбәләргә ирешергә теләмәдем. Алар үзләре килделәр һәм мине дулкыннарында агыздылар да агыздылар. Язмышыма үпкә белдерә алмыйм. Бәхетем камил булды, әмма... — Инде ул да торгандыр... Ә бүген кар яудымы икән соң?.. Безнең шәһәрне каплап китәр өчендер инде, төне буена иште дә иште. Ак кар тунының авырлыгыннан агачлар сыгылып төштеләр, юллар ябылдылар. Ярны яр сагышка сала. Бездәге инешләр язларда гына тулышып, ярларны ярларга тоташтырып агалар. Ярату хисен гомер буе яши, диләр. Әмма тойгылар да тупасланалар, алар да искерәләр. Мәңге саф булганнары өчен аларның үзгәреп торуы шарт. Ярату хисе сагыш белән янәшә йөри. Ә ул аны күп вакыт алыштыра да, ярату тойгысы сагышка күчә. Аннан соң сагыну хисләре белән байый, зурая. Кешенең яшәеше гүяки мәңгелек белән тоташа, хисләр дәрьясы аның күңелендә киләчәккә омтылыш, өмет уята. Ул яши, авыр һәм катлаулы, күтәреп булмастай тоелган хисләр эчендә яши, дөньялыкның һәр каршылыгын узып, ваклыкларына игътибар бирмичә яши. Ерак юлдан кайтып кергән баланың нинди авырлыклар аша узып туган йортына ирешүен әнкәсе беләме икән? Ә ул иртәгә тагын юлга чыгып китәчәк. Бер кичкә, бер күрешү өчен генә кайткан шул! И ана! Изге исемең хакына балаңа илтифатлы бул! Ә сагышны көннәрнең берендә юксыну алыштыра. Мәхәббәт юксыну дәрәҗәсенә җитсә, бетми дә, сүрелми дә инде ул. Яну һәм көюләреңнең иге-чиге булмаячак. Әмма кешедә сагыну һәм юксыну хисләре генә булырга тиеш түгел. Яшәү тулы канлы икән, хисләре дә җитмеш җиде төрле, җитмеш җиде ягын бердәй итеп кочып алалсын. Ә тулы канлы тормыш белән яшәү нәкъ шулаймы, әллә хисләргә ия була алу көчеме? Һәрхәлдә кешенең өстенлеге хисләре белән идарә итә алуында икәнлеген онытырга ярамый. Хисләренә хуҗа була алмаган кешенең тойгылары үзеннән өстен чыгып, аны буйсындыралар, ахырда харап та итәләр. Шулай да онытырга ярамый, хисләргә бай кеше тормышны яхшы тоя, аңлый һәм төшенә. Әмма хис ул үзе генә, акылдан башка һични түгел, хис бары тик безнең гамәлләргә этәргеч бирү көченә генә ия. Хис-тойгыларыңны акылың дөрес аңламаса, ялгыш хәбәр буларак кабул итсә, син харап булачаксың, ягъни хакыйкатьне дә дөрес төшенмисең. Юксыну! Сине йөрәгемнең түренә оялаган кош итеп күрдем. Яну-көюләремнең нәрсә икәнлеген үзем генә белдем. Көннәрнең берендә балаларың канат чыгарыр да, шулар белән бергә очып китәрсең дип көттем, сабыр иттем. Һәм шулай булды да, син — юксыну хисе, каядыр юкка чыктың, очтың да киттең. Ә күңелем буш калды. Бушлыктан да шыксызрак халәт юк икән ул. Буш җаннар бу дөньяда ничек яшиләр икән? 2000–24.03. 2001. ВӘГЪДӘ — ИМАН! Хикәя Ул көннәрдә, гомер булмаганны, вакытым бушрак кебек иде. Язучы Мәгъсүм ага Хуҗин шалтыратып, алдан белешеп, иртәгәге көнгә икеләрдә очрашуны сөйләшеп куйдык. Дөресен генә әйткәндә, ул үзе миңа кирәк, киресенчә түгел иде. — Борчылмагыз, нәкъ буш чакларым, килеп җитәм. Уникегә икән, уникегә, минут та соңга калмам. Әгәр иртәрәк анда булсам, көтеп торырмын,— дидем. Шулай вәгъдәләштек. Чыннан да иртәгә әллә кайларга барасыларым юк. Очрашырбыз, Аллаһ боерса, дип тәгаенләп, ниятемне күңелемә бикләп куйдым. Әмма кабат бер сәгатьтән шалтыратып, иртәгә эшемдә утырыш булачагын, сәгать дүртләрдә икәнлеген әйттеләр. Ярар-ярар, җитешермен, килми калмам, дип уйладым. Мәгъсүм ага белән сүземне бетерермен дә барырмын. Соңармам. Болардан гайре, сәгате-минуты билгеләнгән мондый эшләр килеп чыкмаска тиеш кебек иде. Һәм менә ул көн килеп җитте. Мин иртәннән эш белән мәшгуль идем. Икенең кайчан җитәчәген сәгатемнән күзәткәләп-күзәткәләп алам. Менә вакыт ирешеп килә. Китәргә, ашыгырга кирәк дип, урамдагы кышкы салкын февраль һавасының йомшармаганмы икәнлеген тәрәзәдән тышка багып күзәткәләп алдым. Салкыннан туңган чагында кар да бөртекләнгән сыман шул. Ә менә хәзер ул утырган, басынкыланган кебек. Сукмаклар да каралганрак күренәләр. Көнне сындырган булырга тиеш. Кием элгеченә килеп, туныма үрелгән генә идем, сәркәтип туташ кереп әйтте: — Утырышны, беләсездер инде, сәгать бергә күчерделәр. Соңармагыз! — Аһ, минем икегә барып җитәргә тиешле җирем бар иде,— дип сөйләнеп, нәрсә эшләргә белми аптырап калдым. Болай яхшы түгел шул әле бу! Мәгъсүм ага кадәр олы һәм дәрәҗә иясе кешене көттереп тору ярамас, бәлки хуҗам берәр сәгатькә соңга калырга рөхсәт бирер? Яхшы кеше ул. Эшен белеп башкара, хезмәттәшләренә хөрмәте зур. Керим әле үзенә, сорыйм. Үтенечемне аяк астына салып таптамас. Әмма: — Юк,— диде хуҗам, ярты сүземдә үк мине бүлдереп.— Мәгъсүм Хуҗинда эшлисезме, әллә минем кул астындамы? — Ярар-ярар, сез дигәнчә булыр!— дип, тизрәк гафу үтенү ягын карадым. Хуҗалар белән тарткалашырга ярамый, үзсүзләнүне бер дә яратмыйлар алар. — Бигрәк кызык кеше сез!— диярәк хуҗам сөйләнеп калды, мин, үземә чыгып, тизрәк телефонга ябыштым. Мәгъсүм аганы табу мәсьәләсе җиңел эш булып чыкмады. Әүвәле телефоннары буш түгел иде, инде шалтыратып чыккач, аның анда юклыгын әйттеләр. Без яки “Чаян” журналы редакциясендә, яисә “Казан утлары”нда очрашырга тиеш идек. Телефоннан-телефонга күчә-күчә аларга шалтыратып мәш килгән арада төшке аш вакыты узып, утырыш сәгате килеп тә җитте. Хәерлегә булсын, Мәгъсүм аганы эзләп табармын, ачуланса, гафу үтенермен дип уйлап, вәгъдәмне бозганым өчен аның гафу үтенүенә өметемне яңарттым да утырышка ашыктым. Ул озакка бармаячак, тиз генә бетәчәк сыман иде. Әмма бу юлы да ялгыштым. Утырыш нәкъ менә утыру, хәтта төпләнеп утырмышка әверелде. Миңа һәм бүлегемә турыдан-туры кагылышлы мәсьәләләр көн тәртибенә куелмаса да, алардан хәбәрдар булырга тиешмендер инде, колак куя бирдем. Хезмәттәшләрем шундый да төгәл, эшләрен шундый да җиренә җиткереп башкаручылар булып чыктылар ки, һәр мәсьәләне, шул мәсьләдән килеп туган башка мәсьәләләрне, алары тагын да китереп чыгарырга тиеш тагын бүтән мәсьәләләрне һәркайсын аерым-аерым, җебенә үткәргәнче тәмам тикшереп, үлчәп, хәл итеп, аларга кабаттан да кайтып, аларны тагын да бәяләп, аңлашылып җитмәгәннәрен төгәлрәк ачыклап, үзара бер-берсенә бәян итешүгә алынып, тагын да дистәләрчә сорауларны кузгаткалап, җавап һәм чишү вариантларын тикшереп һәм тикшергәләп шактый озак утырдылар. Минем ишеләр арып бетте. Вакыт-вакыт сәгатькә карап куйгалауларыма һичкемнең исе китмәде. Үземне ничек тә сабыр тотарга тырыштым. Шулай утырыша торгач, ике сәгатьләп вакыт үтеп тә китте. Мәгъсүм аганы ни шалтыратып, ни башкача алдан кисәтеп куеп булмады. Эчем пошу гына түгел, вакытның тиз үтүенә ачуым да кайный, холкымны да кайнарлата бара иде. Ярый әле, бәхетемәдер, утырыштагылар сөйләшүләрнең чиксезлегеннән үзләре дә арый башладылар. Инде хәзер, нинди генә мәсьәлә куелса да, аларның куәтен кузгату мөмкин булмас кебек иде. Менә шушы форсатны гына көткән хуҗабыз көн тәртибендәге “төрлеләр”гә күчте һәм дусты Гапсаттаровны югарырак урынга куярга нияте барлыгын әйтеп, бу кандидатура хакында фикерләребезне сорады. Аяз көнне яшен сукты. Һәрхәлдә әгәр дә бу мәсьәлә берәр сәгать әүвәлрәк куелган булса, сүзе күп чыгар иде, ә монда: — Бик хуп! Бик яхшы! — дидек тә, шуның белән бетте. Һәм ахырына ирешкән җыелыш тәмамланды. Мин тизрәк китү ягын карадым. Анда, сөйләшенгәнчә, Мәгъсүм ага көтәдер. Инде ничә сәгатькә соңга калдым. Бәлки китмәгәндер әле, эш ахырына булса да барып ирешермен дип чатыр чаптым. Барып керсәм, Мәгъсүм аганың дуслары: — И, вәгъдәсез икәнсез!— дип каршы алдылар.— Ул сезне көтте-көтте... Икегә сөйләшенгәнсез түгелме? — Әйе, шулай иде! Гафу итсә иде...— дидем, акланыр сүзләремне күңел киштәлегемдәге хәтер баскычларыннан эзләп. Ул арада “Казан утлары” журналы редакциясеннән кәттә язучы һәм шагыйрьләр килеп керделәр. Мине күрүгә: — Нигә “Чаян”да утырасыз? Сезне Мәгъсүм Хуҗин сәгать икедән бирле көтте. Вәгъдәсез икәнсез!— дип, кемлегемне йөземә бәреп әйтеп тә бирделәр. — Гафу итә күрсә иде...— дидем, шулай ук акланырга күңел түремнән сүз эзләп.— Сөйләшенгәнчә барып чыкмады шул. Хәзер кайдан табарга икән үзен? — Вәгъдәләшкән вакытыгызга килергә кирәк иде!— диделәр алар, берсе артыннан икенчесе битәрләп. — Гафу итә күрсен инде?— дип, һаман да аклану җаен эзләдем.— Хәзер нәрсә дияр икән инде? — Анысын ук белмибез шул! Үзегез карарсыз анда!— диделәр алар, Мәгъсүм аганы вәгъдәсезлегем белән борчуым өчен ачулы кырый күз ташлап. — Ягез инде, егетләр?— дип ялынып карадым.— Алай ук бетереп ташламагыз! — Беткәнне икенче кат бетереп булмый!— диделәр алар, бу сүзләреннән шактый канәгать калып. — Аны каян табарга икән? — Кайтып китте бугай инде!— дип, йөрмә монда буталып дигәндәй сөйләшүне кырт кистеләр. Миңа каттан-катка, редакциядән-редакциягә Мәгъсүм аганы эзләп чабасым гына калды. Чөнки ул әле дә монда, бу тирәдә генәдер сыман иде. Шактый йөрелгәннән соң, “Ялкын” редакциясенә барып кердем. Андагы кызлар: — Мәгъсүм ага сезне көне буе көтте... Вәгъдәсез кеше икәнсез!— дип, битәрләп ташладылар. Һәммәсенең, кайда гына керсәм дә, телләрендә бер генә сүз, миңа карата шул “вәгъдәсез” дигән мөһерләре әзер иде. Шуны йөземә сылый тордылар. Миңа оят, бик тә оят иде. Акланырлык сүзләрем табылмады. Шулай да: — Үзен каян табып булыр икән?— дип үтенеп сорадым. — Өенә китте ул,— диделәр. — Шалтыратырга ярыйдырмы? — дигәч, телефонга таба ымладылар да: — Әмма бездә өй телефонының номеры юк! — дип кисәтеп куйдылар. — Миндә бар иде... — дидем һәм саннарны бер-бер артлы җыя башладым. Алар, ничек акланыр бу дигәндәй, миңа таба колак куйдылар. Әмма Мәгъсүм ага өенә кайтып җитмәгән иде әле. Хәтта соңгарак калгалау очраклары да барлыгын кисәтеп куйдылар. — Кайда булыр икән? — дип сорадым ялкынчылардан, телефонымны куйгач. Һәрхәлдә җавап бирүләрен көтмәгән идем. — Ул “Шәһри Казан” газетасы редакциясенә, Ирек янына китте бугай! — диде кызларның берсе.— Шулай да алдан шалтыратып белешегез, бәлки анда түгелдер?!. Һәм нәкъ шулай эшләдем дә. Әйе, “Шәһри Казан”да, Ирек белән күргәннәр үзен. — Монда бугай әле ул! Китмәгәннәрдер әле!— дип җавап бирделәр телефоннан. “Шәһри Казан” редакциясе бер квартал гына арырак, соңламаска тырышып шунда ашыктым. Чатыр чабып килеп җиткәнемдә эш сәгатьләре чыгып бетеп бара иде. Бер бүлмәдән икенчесенә, өченчесенә, дүртенчесенә шакып, таныш журналистларны очраттым, Ирекнең бүлмәсе төбенә “җитмеш тапкыр” килдем. Әмма шакыган ишекне ачарга теләүче һаман да булмады. Әле генә монда сыман иде, сөйләшкән тавышларын да ишеттем кебек. Әмма барыбер ишекне ачучы булмады. “Ярый,— дип уйладым,— Мәгъсүм аганың гаиләсенә булса да шалтыратып, гаебемне танып гафу үтеним, аңларлар әле!” Ә телефон трубкасын, Аллаһ рәхмәте, Мәгъсүм ага үзе алды. Инде өендә үк икән. Монда гына яши ләбаса! — Минем фатир “Почта” өстендә генә! Килеп чык! — диде ул, битәрләп ташлаганыннан соң. Күңелем, уф, берьюлы тынычланды. Барышлый кибеткә дә сугылып, сәгать бишләр әле узып кына маташканда Мәгъсүм аганың фатир ишегенең төймәсенә бастым. Кыңгыравының сандугач булып сайравы ишетелде. Бераздан ике катлы кунакчыл ишек ачылды. — Мин сине көне буе көттем. Алай вәгъдәсез булырга ярамый! — дип, Мәгъсүм ага ачуланып каршы алды. Ә минем, аның хөрмәтендә, акланырлык кына чамам бар иде. Февр., 2001.
МИНЕМ СЕЗГӘ СОРАВЫМ БАР Хикәя
Вакыт-вакыт радио яки телевидениенең, чакыртып алып, турыдан-туры мине, депутат-фәлән булмасам да, эфирга чыгара торган гадәтләре бар, рәхмәт төшкере. Бары бер генә нәрсә сорала — билгеләнгән сәгатенә кичекми-соңламый барып җитәргә кирәк. Ә ышанычларын акламыйча ярамый. Бу юлы “Казан радиосы” кичке сәгать бишкә дәште. Ышандырдым һәм билгеләнгән көнне, төгәл вакытына барып җитим дип, шактый алдан юлга чыктым. Февраль башларының салкынлык белән сөякләргә суыгын үткәзеп кенә тантана иткән чаклары. Мондый көннәрдә шәһәр транспорты да “өши”, юллар авырлаша. Ә миңа кайгырасы түгел, барасы җирем монда гына, трамвайда өч кенә тукталыш, вакытым исә — кая куеп бетерергә белмәслек. Иртәрәк барып кереп, журналистлары белән дөнья хәлләрен дә сөйләшкәләп алырбыз. Биреләсе сорауларын да күңелдән кичереп, җавапларны төплерәк итеп әзерләп куярмын! Кыскасы, иртә кузгалуым бик яхшы, бик тә уңайга килер, Аллаһы боерса! Кесәмнән адреслары язылган кәгазьне алып карадым. “Троя урманы” дигән сәер бер урында икән. Телефоннан дәшкән вакытларында бу “Казан радиосы”н ничек җиңел генә табарга мөмкинлек хакында өйрәткәләп тә куйганнар иде. “Ветеринар академия” тукталышында төшеп каласы да, 15 нче хастаханә ягына барасы гына. Хәер, аларның кызыл утлар эленеп югарыга сузылган радио антенналары ерактан ук моңаеп күренеп тора. Адашып йөрисе түгел, барасы да керәсе! Трамвайлар бер-бер артлы йөгереп кенә торалар. Инде барып та җиттем, урамын да таптым, бинасын да. Ишек сакчысына адресны әйттем. Ул: — Әйе, нәкъ шушы бина, шушы йорт!— диде. — Миңа “Казан радиосы” кирәк иде,— дим. — Керегез, әнә теге ишеккә барыгыз!— диде. Кердем һәм: — Чакырган идегез, килдем!— дидем. — Ә, әйе, сезне таныйбыз... Сез бит шул кеше,— диделәр, исемемне, хәтта фамилиямне атап. — Әйе, нәкъ үзе! — мин әйтәм. — Кемне эзли идегез? Алардан бу сорауны көтмәгәнлегем сәбәпле аптырап ук калдым. Бераздан соң гына аңга килеп: — Чакырган идегез түгелме? — дим. — Кая? — Радиога! — Нинди? — “Казан радиосы”на! Бу юлы инде алар үзләре тәмам аптырашта калдылар, үзара карашып та куйдылар. — Сәгать төгәл бишкә, ягъни унҗиде дә нүл-нүлгә, турыдан-туры эфирга!..— дип тезеп китәм. — Алай-й-й!..— диләр болар, мине тагын да шиккә салып. — Нәрсә булды? Бераздан соң гына җавап бирәләр: — Бу бит “Казан радиосы” түгел! Мин үртәлеп куям: — Ничек “Казан радиосы” түгел? Адресыгызны бирделәр, шалтыратып. Менә ул! “Троя урманы”, шулаймы? Егерме тугызынчы йорт, шулаймы? — Әйе, нәкъ үзе!— дип җавап бирделәр миңа, тагын да үзара карашып алып.— Әмма монда бернинди дә андый радио юк! “Кешегә ышану гадәтемне белеп, әллә инде шаярттылармы икән?” Минем аптырап калуымны күреп, алар да борчылуга бирелделәр. Бу бичарага ничекләр ярдәм итик икән диярәк уйга калдылар. Ә мин һаман үземә кирәкне зинһарлана тордым: — Соңга калып маташам икән инде. Сәгать бишкә дигәннәр иде. Тулып та килә. Шунда, аларның уртасында өченче кеше буларак, пульт төймәләренә баскалап утырган ханым, телгә килеп, күршесенә бер-ике сүз белән әмер итте дә, миннән: — Бәлки телефоннары бардыр. Ничек анда? Әйтегез әле!— дип сорагач: — Әйе, менә ул!— дип, кулымдагы кәгазь кисәген аңа тоттырдым. — Шалтыратыгыз! — диде ханым, тумбочка өстендәге телефон аппаратына күрсәтеп. Тиз-тиз генә номерларны җыйдым. Колакка телефоннан таныш тавыш ишетелде: — Без сезне көтәбез... Кайда йөрисез?— диде. — Сез әйткән адрес буенча килдем. Үзегезне таба гына алмадым. — Ә-ә, сез трансляция үзәгендә инде алайса. Без дә монда гына, әмма трамвайга кадәр кире килеп, йортлар арасыннан керүче юлдан китәсез дә, гаражлар яныннан үткәч... бераз әйләнечрәк булыр... нәкъ “Казан радиосы”на килеп чыгасыз!— диде ул, хөрмәтле журналист Мөршидә ханым. Мин тизрәк шунда ашыктым. Саубуллашып чыгып киткәнемдә биш күз белән озата калган пульт арты хезмәткәрләренә рәхмәтемне кат-кат җиткердем. Алар бу юлы минем өчен сөенә иделәр булырга кирәк, йөзләрендә ягымлы елмаю яктырды. Кышкы суык кочаклап каршы алса да, эсселегемне йотмады. Ашыга-ашыга атлый бирдем. Вакыт тәмам кысанланып бара иде. Юл чаты саен сораштырып, дөрес килә-килмәвемне белешә-белешә атлый йөгердем. — Ә-ә, сез бит Фәлән Фәләнеч дип танып, кул биреп, хәл сорашулары кабатлана торды. — Зинһар өчен... Ашыга идем, гафу итегез!— дип, нәүмизлектә калдыра баруым ул юл күрсәтүчеләремә ошамаганлыгын аңласам да, башка чарам юк иде. “Казан радиосы” кырык тыкрык артында ук икән. Әмма затлы, матур бинада булып чыкты. Килеп керсәм, танылган журналист Мәгъсүм Гәрәев, Азнакайга сәяхәтеннән кайткан җиреннән генә килеп җиткән дә, соңгы көннәрдә күргән-белгән хәлләрен, тойгы-кичерешләрен мондагы хезмәткәрләр белән уртаклашып утыра. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|