ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 3 страницаКөн кичкә авышып килгән чаклар. Каладан ук күтәренеп кайткан Әлинә Буадан авылларына кадәр җәяү генә атларга мәҗбүр иде. Аның бәхетенә диярсез, әмма хаклыкта — бәхетсезлегенә, юлына бригадир Җабир очрады. Ул кеше Габдеррахманның балачакта бергә үскән сыйныфташы һәм хәзер дә якын белешләре иде. Көн дә диярлек эшкә әйтергә кереп, һаман яхшыдан гына сөйләшеп чыга торган иде. Туктап, Әлинәне арбасына алды. Көн, искәртелгәнчә, кичкә авышкан чак. Авылга әллә ни ерак та калмаган иде, югыйсә. Арыганлыгы җиңеп, арбада барганда Әлинә эреп китте. Ул уянып киткәндә алар ниндидер агачлар арасында иделәр. Ә Җабир, үзенең шөкәтсезлеген онытып, Әлинәгә ташланды. — Габдеррахманга гына димәгән, миңа да ярый! — дип сөйләнде ул үзе, оятсызланып. — Син юкта ул рәхәтләнеп типтерде! Әлинә аңа ышана алмый иде. Әмма Җабир чигенергә һәм акылына килергә теләмәде. Арбадан сикереп төшкән Әлинәнең итәгеннән эләктерергә өлгерде. Кулы каты иде. Күлмәк итәге аерылып китте. Җабир арбадан җиргә башы белән кадалды. Әлинә агачлар арасына кереп качты. Әүвәле коты очып йөгерде. Ахырда арып туктады. Аңына килгән Җабир кулындагы тукыма кисәген күреп, шунда ук хәтерен яңартты. Әлинә якын-тирәдә юк иде. Ул аны чакырып-дәшеп карады. Әмма тавышын бик зәгыйфь чыгарды, дәшкәнен чит-ятлар ишетүдән коты очты. Ә аннан соң: — Бу марҗа авылга йөгергән булса, данны сатса! — дип коты алынды да, “Ялган сүз, юри сөйли! Күргәнем дә булмады!” диячәген күңелендә ныгытып, Әлинәнең чемодан һәм төенчеген арбасыннан төшерде дә атын авылга чаптырды. Онытылып кесәсенә тыккан тукыма кисәген елга аша чыкканда суга ташлады. Каракның бүреге яна дигәндәй, кайтып җиткәнче Әлинә хакында хикәя дә уйлап чыгарырга өлгерде. Бәхетсезлегенәдер инде, юлына Габдеррахман очрады. Җабирның коты очты. Шулай да: — Хатының кайттымы әллә? — дип сорады. — Өегездә унлы лампа яккансың! — Юк шул әле,— диде Габдеррахман, хәсрәтен яшермичә.— Менә кайтыр, менә кайтыр сыман иде... Җабир, сүзне озынга сузмыйча, дилбегә какты: — На-а, малкай, басуларны карап кайтасы бар, атла әйдә! — дип, китү ягын карады. Әлинәнең берәр агач төбендә куркынып утыруын күз алдына китерде. Әмма Җабирның ашыгуы бер дә юньлегә түгел иде. Ул аны табарга һәм, кешегә үзе хакында авыз чайкаса, бер-бер хәл кылачагына сүз биреп өркетергә кирәк дип белә иде. Ялгышмады: чемодан һәм төенчек тоткан Әлинәнең өстенә килеп чыкты. Мескен хатын нишләргә дә белмәде. Әмма авыл инде якын, аваз салу да җитә, ишетәчәкләр иде. — Ирең көтә,— диде аңа Җабир, усал тавыш белән.— Әгәр дә май капмасаң, Габдеррахманыңны Себер җибәреп черетәм! — Хакың юк!.. — дия генә башлаган Әлинәне тыңларга уенда да юк иде ул юньсезнең. — Җаен табармын, капка төбегезгә бодай сибеп китәрмен, селкенә дә алмассың. Әнә күрше авыл Кәриме, ишеткәнең бардыр, төрмәдә дөмекте! Җабир хаклы иде. Әлинә шунда гына ул “халык дошманы Кәрим”нең бигөнаһтан харап булганлыгын аңлап-белеп алды. Җабирның анда ни үче бар иде икән?.. Әлинәсе кайтып кергәндә Габдеррахманы җылы өйдә чәй эчеп утыра иде. Октябрьнең кичке салкыныннан тәрәзә пыялалары парланган. Көтмәделәр микәнни? Тәрәзәдән булса да урам якка күз салсалар, парын сөрткән булырлар иде. Габдеррахман әлбәттә хатынының ертык күлмәк итәген күрми калмады. Әмма аны-моны сораштырмады. Күңелендәге шиге җанын әрнетсә дә, өй эчендәгеләрне шомландырып хатыны белән гаугалану ирлек галәмәтеннән түгеллеген аңлады. Мондый хәлдә йөзьяшәр Локман хаким нишләгән булыр иде икән, анысы ук билгесез, әмма ләкин Габдеррахман үзендә көч тапты, рухи куәте күңел ярсуын тыяр өчен җитәрлек иде. Әлинәсе юл газапларыннан һәм Җабирның әшәкелекләреннән тәмам арган, һәр кичен, һәр көнен Габдеррахманын уйлап-сагынып уздырып, инде менә йөгереп диярлек хәлдән таеп кайткан. Ә ул, сала саламы, сыер сыйрак, каршы килеп чемоданын да алмый, кара инде моны! — Кайттыңмы? — дип, чәй эчеп утыра. Маңгаеннан тирен сөрткән була әле, юньсез. Җаны бар кеше шулай итәме соң? Әлинә чаршау артына кереп чишенде. Киемен алыштырды. Шунда башы әйләнеп китте, күз аллары караңгыланып, сәкегә утырырга мәҗбүр булды. Күршеләргә кич утырмага кергән йорт әһеленнән әнисе белән Габдеррахманның сеңлесе дә кайтып керделәр һәм, аны-моны абайламый сөйләнә бирделәр: — Әнә, марҗаң кайткан анда! Авыл башында машинада бер урыс белән сөйләшеп утыралар. Бер дә син дип ашыкмый әле! Алар анда нишлидер — анысын белгән юк! Ә син? Ә син — бозау, чәй куйган, имеш, күшәп утырасың! Әнисенең болай сөйләве артыгы белән хәл булса, аңа сеңлесенең кушылып китүе гайре табигый вакыйга кебек иде: — Абый, Җабир абыйның күршесе кереп чыккан иде... Әминә түти!.. Җабир абый әйтә, ди, Габдеррахманның сөйрәлчеге авыл башына көчек ияртеп кайткан, ди... Әлинә монысын ук көтмәгән иде. Елар җиреннән ничектер күңеле ныгып алды һәм ул мәгърур кыяфәттә чаршау артыннан чыкты. Аны күрүгә, каенанасы һәм каен сеңлесе телсез калдылар. Инде аларның актан да, карадан да әйтерлекләре юк иде. Әгәр дә Әлинәнең ире Габдеррахман үз кемлеген белсә, кичекмәстән Җабирның якасына барып ябышырга һәм аның телен кыскартырга тиеш, югыйсә. Дөньялыкны төн караңгылыгы басканлыктан, бу вакытта хәерле адәм баласы бүтән кешенең йортына дау күтәреп барып керми, әлбәттә. Габдеррахманның да башына ат типмәгән иде. Әмма ул урамга чыкты. Көзнең салкын һавасы акылын тиз айнытты. Ул бит әле Әлинәсенең хәлен дә белешмәде, бу нинди тәрбиясезлек? Ялгыз башын мондый чакта калдырырга ярыймы инде? Габдеррахман әйләнеп кергәндә хатыны кабат чаршау артында, әнисе белән сеңлесе өстәл янында кала күчтәнәчләре белән чәй эчә иделәр. — Нигә Әлинәне дәшмәдегез? Габдеррахманның соравы гүяки ишетмәделәр. — Миңа да ясагыз әле! — диде ул.— Әлинә, чык бире, тамак ялгап алыйк! Адәм баласы ни генә ишетми бу дөньяда! Юк, әллә кайдан, әллә кемнәрдән түгел, үз ишләреннән, якыннарыннан һәм белешләреннән. Чөнки сүзне кошлар да, хайваннар да сөйләми, бары тик кешеләр генә такылдый. Гайбәтнең зәһәрен, сүзнең энәлесен сайларга тырышалар! Икенче көнне дә, өченче һәм дүртенчесендә дә Габдеррахман шул адәм тәганәсе Җабирны очратмады. Ә халык теленә керергә өлгергән сүз һаман да авырая һәм зурая бирде. Имеш, Әлинәнең калада бер адәме бар икән, аларны Казан урамында бергә күргәннәр. Мин ир дип, Габдеррахман һәр кеше саен авызларына йозак та куеп йөри алмый шул. Һәм шушы вакытта, ут өстенә салам ташлап дигәндәй, Хәербанат апасы сөйләнеп чыгып китте. Җитмәсә: — Ир була белсәң, куып чыгар үзен, көлкегә калып беткәнче! — дип хәтта әмерен дә бирде. Габдеррахман нәрсә эшләргә дә белмәде. Йөрәк итенә әверелгән Әлинәсен ничек итеп кисеп ташласын ди ул? Мәсьәлә шул сәгатендә үк хәл ителде. Габдеррахман тәрәзә янында тора иде, урамга күзе төште. Анда аның Әлинәсе бер адәм белән сөйләшеп килде дә, кул биреп хушлаштылар. Бу — райком вәкиле Насыйбуллин иде. Габдеррахман шартлардай булды. Берсе икенчесенә килеп кушылган вакыйгалар аны һичшиксез чыгырыннан чыгарырга тиеш булсалар да, ул үзен кулда тотарга, кайнап-кайнарланып күтәрелеп бәрелмәскә тырышты. Инде Әлинә ишектән килеп керергә тиеш иде. Әмма ул күренмәде. Габдеррахман тагын тәрәзә янына килде һәм урамның икенче башына таба Әлинәнең әлеге дә баягы Насыйбуллин белән китеп барганын гына күреп кала алды. Дөньялар урталай ярылып, җәһәннәм коесының кайнар күмер очкыннары гүяки югарыга атылдылар. Габдеррахман нәрсә эшләргә дә белмәде. Эре һәм ачулы адымнары белән ишеккә ташланды. Әмма аны ачар-ачмас тукталып калды. Ашкынып тәрәзәгә килде һәм, олы гәүдәсе белән капланып, урам якка озаклап карап торды. Анда ике малай тәгәрмәч коршавы тәгәрәтеп килә иделәр, маңгайга-маңгай чәкәштеләр. Бу галәмәткә Габдеррахман көләргә тиеш иде. Тамаша аның зиһенен күчерде, күңеленә тынычлык бирде. Кайнарлыгы сүнеп, хәтере утырды. Сәгатькә күз салып алды. Әлегә көндезге берләр генә иде. Төшке аштан соң халыкның яңадан эшенә барыр вакыты. Габдеррахман күмхуҗ ындырларына таба юл алды. Авыл башындагы Хисмәтуллага агач тарттыралар икән, йорт салыргадыр инде. Хәл алырга тукталган ирләр бүрәнәләргә утырып челем көйрәтә иделәр. Габдеррахман да аларга кушылды. Аны-моны сөйләшүче булмады, тарантаста узып баручы Җабир гына үчекләнеп: — Болай ял итә-итә эшләсәгез, юллар өзелгәнче дә тарттырып бетермәячәксез! — дип әйткәч, телсез ирләр: — Йөри шунда эт сугарып, хатыннар барышнигы,— дия-дия, Габдеррахманга да карап-карап алдылар. Җабирның тарантасы үр артына кереп югалды. Ә Габдеррахманның бәгыре киселде. Ирләрнең актан да, карадан да кайтарып һичбер сүз әйтмәүләре аны тагын да изде. “Хак иде микәнни? — дип кабат-кабат сорады ул үзеннән.— Әлинә чыннан да гөнаһлымы әллә?” Агачның үзәге черек булса, андыйны корт ашаучан инде, анысы, мәгълүм хәл. Әмма Габдеррахман үзе мәхәббәткә тугрылыклы заттан иде. Андыйларның үзәкләре таза була. Габдеррахман үзе азып-тузып йөрмәгәнлектән, хатын-кызга хирыс булмавы сәбәпле, сабырлыкны һаман да киңәшчесе итсә дә, көннәрнең берендә чыгырыннан чыгарга һәм ялгышырга тиеш иде. Шулай да аны Аллаһы тәгалә моңа кадәр саклап килде. Габдеррахманның хатыны ул көнне соңарып кайтты. Ир, нәрсә уйларга белмичә, урамга биш чыкты, ишек алларында ун әйләнде. Әгәр дә Әлинәсен аерса, аны куып чыгарса, ул кая бара да, үзе аннан башка ничекләр яши инде? Гомер буе шулай көнләшеп, юктан гына да күңелен борчып, тынычлыктан мәхрүм калып та көн кичерә алмый бит инде! Хатынын яраткан ирдән дә бәхетлерәге юктыр ул! Әмма Әлинәнең күңелендә җеннәр котырмыймы? Теге, авыл башындагы машина дигәннәрендә алар нәрсә эшләгән иделәр икән? Йа Раббы Ходаем, әллә чыннан да урыс хатыннары шул итәк себергә генә ярыйлар? Әллә шуңа татар ирләре “марҗа-марҗа” дип авыз суларын корыталар микән? Сорауларның чиге булмаган кебек, уйларының да очы-кырые күренми иде. Шунда кем беләндер сөйләшә-сөйләшә Әлинәсе кайтып керде. Габдеррахман аның тавышын ерактан ук таныды, якынайган саен яхшырак ишетте: — Ирем ачуланыр инде!— диде Әлинәсе. — Синең хакта юри гайбәт тараталар. Бигрәк тә апалары, туганнары тырышалар, — диде иптәше. — Ни өчен? Гаебем юк минем! — диде Әлинә. — Гайбәт өчен гаеп булу шарт түгел, гаепсезлек үзе гайбәт сөйләүчеләргә сәбәп күп вакытта,— дип теге ханым аңлатып та бирде. Бу — авылның өлкән яшьтәге укытучысы, элекләрне тарих дәресләрен алып баручы Хөршидә Камиловна иде. Алар капка төбенә җиттеләр. — Ярый, сеңлем, борчылма! Киләсе атна кичтә “Марксизм — дини хорафатка каршы” дигән теманы яктырту үзеңә йөкләнде. Башка нәрсәләр хакында уйлама, вакыт тиз уза ул. Миндә әзер материаллар да шактый. Ярдәм итәрмен,— диде Хөршидә Камиловна.— “Кызыл йорт”ка иреңне дә дәш. Йөрмәсен гайбәт тыңлап, үзең генә түгел, аны да укыт, артка калмасын! Габдеррахманның колаклары кызышып, йөрәге дертләп куйды. Хөршидә Камиловнаның хаклы булуын күз алдына да китерми, киресенчә, аны ачуланырга, битәрләп ташларга әзер иде ул. Каян килеп Габдеррахман гайбәт җыеп йөрсен ди әле? Ир кеше түгелмени ул? Нигә дип надан калсын, бик белә, бик белемле ул, беләсегез килсә! “Кызыл йорт”, “Кызыл почмак”, имеш. Анда җыелышып сафсата саталар инде алар, гайбәт! Ә тормыш үз җае белән барачак: ил башлары халыкка берне сөйләячәк, ә үзләре икенчене эшләячәк! Гомер бакый шулай булган, бүген генә үзгәрер дисеңме әллә аны? Әлинәнең вакыты чынлыкта гаилә тормышы белән азая барды. Ул моны аңлый, иренең үпкәләвен сизенә, әмма эшендә аңа ышаныч белдергән Хөршидә Камиловна һәм аның кебек олы йөрәкле, эш кешесе затлардан читләшә алмый иде. Ә Габдеррахманы — эгоист, Әлинәсен бары тик үзе өчен генә туган һәм үскән дип белә. Әгәр кодрәтеннән килсә, элеккеге мөселман хатыннарын ирләре пәрәнҗә астында тоткан кебек, Габдеррахманы да шулай кыланыр иде, билләһи. Нигә бу якка таба үзгәрде ул? Бер дә андый түгел иде бит! Нәрсә булды аңа? Асылда Әлинә үзенең үзгәрүен һәм кабат элеккечә үк җәмгыять кешесе була баруын әлегә аңлап җиткерми иде. Пионерда һәм комсомолда вакытларында да һәм сугышта да башкачарак булган икән ул. Үзеңә ышанып җитү, кирәклегеңне нерв күзәнәкләреңә кадәр тою булмаган. Анда — тәрбия, мәктәп дәресләренең тәэсире төп җитәкче ролен үтәгән. Ә хәзер ул үзе укытучы. Һәрнәрсәне аңлап, төшенеп җиткәндә генә укучыларына белдерергә тели. Аңа ул үз укыганнары һәм шушы татар авылына килгәнчегә кадәрге тормышы бөтенләй башка, гүяки бүтән бер, кечкенә һәм акылсыз патриот Әлинә белән генә булган кебек. Ә хәзер ул зур кеше! Шушы мизгелдә Әлинәнең уй-хисләренә ияргән җаны югарыга таба ашып киткәндәй тоелды. Әмма кинәт нидер булды. Башы әйләнеп китте һәм йөрәк астында, бәгыре төбендә йөрткән ит кисәгенә җан керде. Бу тойгыны аның моңа кадәр һичбер вакыт кичергәне юк иде. Шулай да ул көтеп алынган шатлык! Шушы куанычын Әлинә ире белән, иң якын кешесе белән уртаклашырга тиеш! Ә ул кая? Аңа бүтән һичбер кеше кирәкми! Нигә ул аннан карашын читкә алган? Нигә үпкәләгән ул, юләрем? Бу — хәсрәт вакыты түгел, бу — шатлык-куаныч мизгеле! Йә, нигә ул борылмый? Нигә ул аны кочаклап күтәреп алмый? Әллә аңлашмыйчарак торды, әллә инде шунда ук хыял диңгезенә чумып, хисләренең ташып чыгуына акылын җитәкләп кузгалган чиксез күп сораулары белән бераз комачаулык итте, хәер, инде моның әһәмияте юк иде. Габдеррахман авыр олы гәүдәсе белән гүяки күкләргә кадәр ашып, кочагына Әлинәсен алды һәм: — И-и, җанашым, и бәгырем, нигә аны әллә кайчан әйтмисең?— дип башыннан сыйпады. Аның бу сүзләре ничектер моңа кадәр әйтелмәгәнчә, моңарчы ишетелмәгәнчә назлы һәм илаһилык белән чыктылар ки, Әлинә тәмам таралып, хәлсезләнеп китте. Шушы хәлендә ул караватта утырды, ире дә аның яныннан китмәде: — Нәрсә булды? — дип сорады да, һичнәрсә өчен борчылырга кирәк түгеллеген аңлагач, хатынының башы үзенең күкрәгенә салынган килеш уйсыз һәм сүзсез калып утырды. Бу вакытта: “Болар тавышланырга уйладылар, ахрысы”,— дип шомланырга өлгергән йорт әһелесе юк йомышларын бар итеп чыгып киткән иделәр. Алар да тиз генә әйләнеп керәсе итмәделәр. “Малай булыр!”— дип уйлады, өметләнеп Габдеррахман. Менә ул тупылдап үсәр, әтисенә ияреп печәнгә барыр, борчак чабарга... “Кыз булыр, иптәшкә һәм сердәшкә кызым булыр!”— дип хыялланды Әлинә, аның озын чәчләрен ничек тараячагын күз алдына китерде. Моңа кадәр булган бөтен борчылулары илаһи кул белән күңелләре сандыгыннан алып ташланды. Алар бәхетле, бик бәхетле итеп гомер кичерәчәкләр, матур-матур, берсеннән-берсе акыллы балалар үстерәчәк иделәр. Әмма ул тормыш әлегә аларның хыялларында да юк иде. Бераздан вакыйгаларның сөрелмеше үз буразналарына әйләнеп кайтты. Тик Әлинә үзе дә, Габдеррахман да инде бөтенләй башкалар, дөньялык өчен тәмам яраклаштырылып үзгәртелеп корылган сыман иделәр. Чөнки алар арасыннан һичбер җил узарлык түгел, моңа ире дә һәм хатыны да инде мөмкинлек бирмәячәкләр! Көннәрнең берендә алар артларына борылып карарлар да Аллаһының бирмешенә канәгатьлек белән рәхмәтле булырлар. Ул да аларга ризалык итәр! 28.11.00.
ЮКСЫНУ Нәсер
Кешеләр бер-берләренә карата мәхәббәт хисләрендә генә түгел, бәлки дуслык вә хөрмәт мәртәбәсе белән дә кадерлеләр. Хәер, моны ваклап аңлатып торасы түгел, боларны һәркем белә булыр! Шәхсән мине тормыш шактый туздырды, бәгыремә үтеп аптыратты, ахрысы. Белмим, кешеләр ничек һәм ни-нәрсәдән көч таба торганнардыр, ә мин исә сине уйлап, и газиз туган җирем, гаҗизләнеп кенә калмыймча, бәлки яшәү көче белән җанымны да ныгыта идем. Дөньям шулай корылырга тиеш булгандыр инде. Сине уйлау гүяки шифалы яңгыр сыман җанымның чәчәкле бакчаларын сугара иде. Мин андый вакытларымда илдән китәргә мәҗбүр ителгән киленнәр хәлен уйлыйм. Элекке заманнарда “Кыз елату”, “Сыктау” дигән йолалар булган. Бигрәк тә Курган өлкәсе татарларында таралган ул. Күзләре яшьле халык яши анда, күңелләре боек. Кияүгә бирелүче кыз бала, әтисенә һәм әнисенә мөрәҗәгать итеп: — Әллә миннән туйдыгызмы, Ник бирәсез ятларга? Сагынганда каерылып Карыйм кайсы якларга? — дип җырлый торган булганнар. Бервакыт шулай Курган өлкәсе татарларында булган идем. Алар гомер-гомергә шушы туфракларында яшәгәннәр. Сөйләшләре дә нәкъ безнең Казан татарлары телендә. “Сыктау җыруы”н ниндидер бер нәзек, нечкә һәм сузымлы-үксүле тавыш белән җырлап җибәрделәр, бәгырем өзгәләнеп, күз савытына тулышырга өлгергән яшьләремне ташып чыгудан чак тыя калдым. Татарны башка, чит-ят кавемнәр нигәдер, хәйләкәр, диләр. Хәтта, мәкерле, диючеләре дә бар. Моның асыл сәбәпләрен беләм дә кебек. Татарлар шул алар, ни хикмәт, бүтәннәрнең мәкереннән һәм хәйләсеннән шактый явызлыклар татыганнар, шунлыктан аларда саклану тойгысы барлыкка килгән. Менә шул гына ул аларның йөзләренә бәреп чыккан хәйлә-мәкер пәрәнҗәсе. Ә шулай да, киленнәр хәлен бәян итүгә әйләнеп кайтып, әйтергә теләгән фикеремне җөпләп-ныгытып куярга кирәктер! Хикмәт шунда ки, кызлар кияүгә китеп баралар да, йөрәк түрләренә җиде ят ирләрен кертеп утырталар, шуның белән туган туфракларын да оныталар, имеш. Моны мин шулай дип беләмдер сыман. Фәлсәфә гыйлеменнән хәбәрдар булган дусларым — алар да минем кебек ир-ат затыннан — шушы фикерне дәлилләп ничәмә бәхәс өстәле корганнары бар. Кайберләре хәтта тәҗрибә кылуларын да сөйлиләр. Әмма: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|