ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 2 страница— Бу татар ирләре барысы да синең кебекме, Габдеррахман?— дип сорыйлар иде аннан башкалар. — Сезнең халыкта бишәр хатын алу гадәте икәнлеге хакында ишеткәләгән бар иде анысы...— диярәк тә үртәүчеләр табыла торды. — Алёна, карама син аңа, иленә алып кайтыр да онытыр әле!— дип алдан юрап куючылар да юк түгел иде. Ничек итеп онытсын ди Габдеррахман аны? Юк, мөмкин хәл түгел. Алёна да белә-белешкәннән бирле Габдеррахманның һичбер хатынга кул сузуы түгел, күтәрелеп тә карамавын белми-күрмимени ул? Нинди булмаган сүзләр бу тагын? — Габрахман!— дип эндәшә аңа Алёнасы,— Габрахман... Болай ягымлы, үз һәм җылы итеп хәтта әнисе дә дәшмәгәндер аны мөгаен? Юк шул! Әлинә кебек хатын кимендә дөнья бәясе тора ул! Әйтмәгез, сөйләмәгез Габдеррахманга: “Аерыл, марҗа хатыныңны куып чыгар!”— дип. Сезнең мәкерегезне белми-сизмимени? Бик яхшы аңлап тора. Әлинәне Габдеррахман куып чыгарыр да, имеш, ул кулдан-кулга китәр. Әүвәл, азгын Кәлимулла пычрак нәфесен сузар. Чын ирләр сугышта утлар кичеп чыкканда, ул монда, арыш башагы урламыйлармы дип, итәк асларына кадәр хуҗа булып йөргән. Халык һичнине онытмый, исеннән чыгарган кебек белдермәскә тырышса да, бер тишеләчәк әле һәммәсе дә! Бу хакта уйлап та карамаган Габдеррахман да җил авызыннанмы ишетте әле, кыйты хәбәр тиз таралучан шул! Бүген дөньяга хуҗа булып йөрүченең иртәгә нәселе корымый калмый, диләр. Хак сүз түгел дияргә ашыкмагыз! Борынгылар белми әйтмәгәннәр, хакыйкать яшь белән түгел, акыл белән куәтле. Кеше үз кадерен үзе белсә генә кадерле. Марҗага өйләнде дип Габдеррахманны авылыннан куып җибәрмәячәкләр иде, әмма тыныч яшәргә дә ирек бирмәячәкләр. Моңа кадәр ил-көндә күренмәгән-булмаган хәл санала шул. Имеш, авылга марҗа керсә, кимендә ай буена яңгыр яумаячак. Әгәр дә инде яуса да, бер-бер зәхмәт кубачак, алай да түгел икән, сыерларның имчәкләре, хатыннарның күкрәкләре кибәчәк! Шулай ук иде микәнни? Нигә Габдеррахман моңа игътибар итмәде? Әллә башы шулкадәр әйләнгән идеме? Сугыш кырында Әминәне югалткан булса, нишләр иде икән ул? Варшау төбендә аңгыра ядрә кисәге тиеп яралагач, санчастькә аны Габдеррахман үз кулларына өф тә итми күтәреп алып барды. Ботына кереп тукталган ядрәне алганнарында да башыннан тотып торды. — Бу кызны сакла! Дөнья бәясе торырлык!— диде аңа җирән сакаллы, олы гәүдәле хирург ир, саф татар телендә. Габдеррахманның коты очты: — Үләрлекме әллә? — Сез нәрсә, авызыгыздан җил алсын! Мондыйны үтерәләр димени? — Иптәш полковник...— диде, һаман да дулкынланган Габдеррахман, монда кергәнендә абайлап калган чөйдәге кительнең погоннарын исенә төшереп һәм андый зур кешенең татар булуына сокланып. — Терегулов,— диде хирург, гүяки рәсмилекне өнәмәгәнлеген сиздерергә теләп. — Иптәш Терегулов, нигә алай дисез? — Габдеррахман дулкынлануын яшерә алмады, күзләре мөлдерәмә хәлдә полковник төбәлгән иделәр. Ә ул, хирург, исе дә китмәде, үз эшендә булды. — Ядрәнең зыяны юк. Бәхетегез бар икән: сөяккә дә барып җитмәгән! Ярасы тиз төзәлер, шырпы кергән кебек кенә! Җөе дә калмас... — Бәлки аны госпитальгә җибәрмәссез? Терегулов моны ук көтмәгән иде Габдеррахманнан. Үткен күзе белән тиштереп карап куйды. Имеш, сөеклеңнең исәнлеген кайгыруың шушымы инде? Аны яралы хәлендә сугыш кырына җибәрергә ризалык бирсенме? Бу нинди мәрхәмәтсезлек? Полковник Терегулов Габдеррахманны эт итеп ачуланып ташларга ашыкмады. Кеше хәленә керә алуы билгесе иде бу. Операция өстәле яныннан да куып чыгармады бит әнә. Кырыслыгы белән дан алган бу татар хирургының мондый халәте хезмәттәшләре өчен яңалык түгел иде булырга кирәк. Ул ничек кирәк дип тапса, шулай дөрес икәнлеген алар өч-дүрт ел эчендә күреп, белеп, бу хакыйкатькә инанып беткән иделәр. Әлинәне госпитальгә җибәрделәр. Атна-ун көндә ярасы төзәлергә тиеш иде. Габдеррахман шул вакыт эчендә акылыннан китә язды. Аны сагынуларының, башы бүтән нәрсә хакында уйларга теләмәүнең зыяны файдасыннан күбрәк иде. Моның шулай икәнлеген командалыгында булган солдатлар сизеп-күреп тордылар. Дөрес, үртәп караучылары да, янына килеп ятучылары да табылды, әмма Габдеррахманны Аллаһ үзе саклады! Гүяки шушы хатын-кызлар ротасының барлыгын оныткан иделәр, урыннарыннан кузгатмадылар. Алда булачак зур кузгалыш көннәрнең берендә һичшиксез барчасын берьюлы кубарачак, Әлинәсен дә Габдеррахман югалтачак иде. Аның моны уйлап коты очты. Һәр көненең минутын һәм сәгатен диярлек санап яшәде. Бары тик авылыннан хат алгач кына бу хәсрәтеннән айныган кебек булды. Күңелен туган туфрак уе яулап алды. Хәтере калды. Алар монда үлем янәшәсендә йөриләр, алар анда ут йотып яшиләр. Барысы да җиңү өчен көн-төн эштә булып, инде идән сайгакларын, утар-коймаларын да мичкә ягып бетергәннәр. Боларын ук ачык язмасалар да, әнисе ике-өч сүз белән диярлек төрттереп куйган иде: “Исән кайт, улым! Кыш суыгында мичебез идән-түбәләрне ашап бетерде, эш күп булыр!” Кайтсын гына, яңа йорт җитештерер әле Габдеррахман. Әтисе дә кулга оста иде, ул да кимен куймас, барысын да эшләр. Тик менә: “Кәлимулланың азуы җитте, кесә төбендә калмыйча, итәк астын тикшерүгә күчте!”— дигән сүзләренә җаны әрнеде. Ул кабахәтне каян тапканнар да аларның авылына җибәргәннәр? Сугыш башланганнан бирле шул адәм актыгы каннарын эчә бит. Әнисенең һәр хатында ул юньсезнең каһәр белән телгә алынмый калганы юк. Элегрәк алларда полк цензоры андый җөмләләрне укылмас хәлгә җиткереп боза һәм кыра иде, хәзер, Авропага чыккач, алай бик исләре китеп тормый, әллә укыштырып та маташмыйлар инде? Күнегәсең икән ул! Ни гайрәтле, арыслан йөрәкле ирләрне дә сугыш сындырды. Һәр көнне диярлек үлем куркынычы белән очрашу гына түгел, бергә, бер баш, бер акыл башлыгында утка кергәндә генә җиңүгә ирешүләрен ничәмә тапкыр күрделәр, үз исәнлекләре белән тәҗрибә иттеләр. Берәүләрнең батырлыгы гайре табигый халәтләреннән, хәтта чарасызлыгыннан була икәнлеген үз күзләре белән күреп тордылар. Фронт газеталары язган хәбәрләрнең күпчелеге сафсатага корылганлыктан, Габдеррахман андый язмаларга игътибар итүдән туктаган иде. Госпитальдән Әлинә кайтып аларга кушылган көннең кичендә кузгалырга дигән әмер алдылар. Габдеррахман үзенең сагынуларын белдерәсе иде дә, әмма сер бирмәде. Әлинәнең үз-үзен сабыр тотуы аны шиккә салды, мең тапкырдыр хисләренең әле утына, әле суына төшеп, йөрәге куырылды. Алар бүтән һичбер аерылмадылар. Габдеррахманның солдаткаларын Рейн елгасы буендагы район комендатурасына билгеләделәр. Хезмәтләре бик гади иде: яшеренеп калган фашистларны барлау, халык эчендә тынычлыкны саклау. Аларга һаман-һаман әле анда, әле монда булып торган аерым бәрелешләр, яшеренгән җирләреннән чыккан фашист калдыклары белән атышулары хакында хәбәр итеп торсалар да, үзләре карамагындагы авыл һәм шәһәрчекләрдә андый хәлләр булмаганлыктан, хезмәтләре тыныч һәм үз җыена бара торды. Әгәр шунда Әлинәсен аз гына күрми торса да Габдеррахман акылын язардай була, яшәвенең ямен югалта торган иде. — Синнән башка нәрсә эшләрмен?— дия иде ул аңарга. — Белмим...— дип җавабын шаяртарак кайтара иде Әлинә, әмма ахырында, шактый җитдиләнеп елап та ала иде: — Мин дә уйлыйм ул хакта. Нишләрсең икән? Миннән башка хараплар гына булырсың кебек! Юк, алар сүзләр куешмадылар, бер-берсен мәңге ташлашмаска да вәгъдәләр бирешмәделәр. Әүвәле Әлинәләргә, Украинага кайтып, өлкән яшьтәге әти-әнисеннән, өч ягында өч бәхете булган өч апасыннан, гүяки сугыш җиле кагылырга оныткан абый-агаларыннан ризалык алдылар да Татарстанга, Буа ягына юл тоттылар. Зур гаиләләреннән Алёнаның гына читкә кош булып очуы гүяки алар өчен һичбер югалту түгел иде булса кирәк. — Борчылма, — диде аңа Габдеррахман,— сагынмый яши алмассың, кайтып-китеп йөрерсең! Алёна тыныч шикелле иде, әмма иренең күкрәгенә капланды да елый ук башлады. Аларны бу вакытта поезд Татарстан якларына алып киткән иде инде. Вагон тулы халык. Солдатлар, төянеп, бәхет эзләп каядыр еракка юл алган ачлы-туклы, шешенгән хатын-кыз, бала-чага. Хәер соранып узучылар берсен икенчесе алыштырып кына тора. Һәркем диярлек теләнчелек итә: олы яшьтәгесе дә, кечеләре дә. Аяксыз яки кулсыз, өс-башы теткәләнеп беткән ярым исерек гарип яралылар да. Күзеннән кайнар хисләре катыш йөрәк маен сыккан Алёнага һичкемнең исе китмәде. Аңа игътибар итәргә теләүче юк иде. Биш ягы да ачык һәм кыйбла булган бу яшь хатыннан көнләшерлек тә иде, югыйсә. — Алар мине яратмыйлар. Исләре дә китмәде. Туганнары бит мин аларның! Үз туганнары! Әлинәнең бу сүзләрен Габдеррахман гомере буе искә алачагын әлегә белми иде. Ул бары тик аны юатып кына маташты: — Алай димә, андый итеп әйтмә, бәгырем! Бәхетле тормыш белән яшәргә язсын! Габдеррахман шул вакытта әгәр дә авылдашлары һәм туганнары үзен ничек каршы аласыларын белгән булса, бәлки башкачарак сүзләр сөйләр дә иде. Һәм менә алар монда, татар җирендә яшиләр. Әлинәгә үз ага һәм апалары нинди күз белән карасалар, Габдеррахман да үзенә карата шундый ук карашларны тоя. Күтәрә алулары бик җиңел дип беләләрдер инде. Нигә аңа Әлинәсен ташларга кушалар, бәхетеннән, сөеклесеннән ни өчен аерырга телиләр? Авылда юк-бар сүз таралыр өчен күп кирәкме? Инде генә усал телләр авыз ояларында тынычланыр дип юкка өметләнгән ул. Хәерчегә җил каршы, имеш, чарасызга һәркөн буран! Бер ел булды дигәндә авыл халкы Әлинә хакында бүтән сүз кузгатты, колактан колакка йөрүдән зураеп, Габдеррахманнарның үзләренә дә иреште. Имеш, солдат кулыннан солдат кулына күчеп йөргән икән Әлинә. Әүвәле ул бер-бер полк командирының урынын җылыткан. Штабта хезмәт иткән Сабирҗан аны таный, имеш. Чөнки бер вакыт аңа да, командиры юк чакта, бер кичне Әлинә кочагында уздырырга туры килгән. Көмәнле дә булган. Әмма аннан котылып, шуннан бирле җимешсез агачка әверелеп калган. Анда командирлар хатыннарны алыштырып кына торганнар, имеш. Әлинә дә, бер командирдан икенчесенә төшә-төшә, солдатларга калган. Ахырда пешмәгән Габдеррахман шул беткән марҗаның бозавына әверелгән. Бу сүзләрнең шыр ялган икәнлеген алар, телләренә салынучы шул явызлар белергә тиешләр иде, югыйсә. Кем соң ул Сабирҗан дигәннәре? Имеш, чуаш базарыннан күрше авылның Хәйбулласы ишетеп кайтып, хатынына түкми-чәчми сөйләгән. Ә анысы, Буага барышлый, хат ташучы Сәлимә белән юлдаш булганнар. Атны чаптырып азапламыйлар. Ашыгыч эш түгел, ул бара да бара, ә болар сөйләшәләр дә сөйләшәләр. — И малай, шулай микәнни? Әйтәм җирле... — Әйе инде, әйе! Үз колагым белән ишеттем. — Габдеррахман инде, Габдеррахман... Аның хакындадыр! — Әйе инде, кем хакында булсын! — Көмәнен койган диме? Оятсыз икән! Әйтәм балалары юк! — Шулай була икән ул! Талигы коела, ди, талагы бозыла икән. Әллә ишетмәдең-белмәдеңме? — Һи-и, булыр-булыр! Шулайдыр! Юкса ирләребезне аздырып йөрмәс иде! Ирләрен аздыру хакындагы Сәлимәнең бу сүзләрендә хаклык юк бөтенләй юк иде исә дә, авылдагы хатыннарның Әлинә күрке алдында көнчелекләре кабара торды. Кешелек дөньясының иң яман чире булган көнчелек гайбәте, ялганны һәм шуның кебек иң явыз гамәлләрне мәйданга чыгарып, сугыш һәм суеш-үтерешкә китереп җиткерә. Адәм баласы күзе алдында булган һәм бара торган хакыйкатьне түгел, көнчелектән туган гайбәт һәм ялганны якынрак һәм дә өстенрәк күрә. Татар тотып карамый ышанмый, диләр. Белмим инде, шулай ук микән? Хәер, иманнан киселгән елларында татар үзенең гореф-гадәтеннән генә түгел, хәтта милли сыйфатларыннан да коры калып бетә бара иде. Ярый әле заманалар үзгәрде дип үзебезне үзебез тынычландырыйк! Гайбәт авылдагы бер генә колакны да аямый үтте. Хәтта бала-чага да Әминә апаларына сәерсенеп карый башладылар. Бер гаепсез Шөкерулла бабайны да хатыны Өммегани абыстай ни киң сәкеләреннән төртеп төшерде. Имештер, ул да Гражданнар сугышында катнашкан, мөгаен ки берәр марҗа белән шаярткан булыр! Ул гынамы соң, хатыннарның сагыз теленә ябышкан гайбәттән соң ирләрнең койрыклары кысылды. Алар анда кышкы салкыннарда, язгы-көзге пычракларда, җәйге эсселәрдә фашист илбасарлары белән сугышмыйча, марҗа кочып һәм кытыкланып кына ятканнар икән дә, монда хатын-кыз, карт-коры, бала-чага аларны туендырыр өчен көне-төне җилекләрен сыккан! Кемгә-кемгә, әмма Кәлимуллага бәхет кояшы кабат калыкты. Ул күкрәк сугып, тагын әтәч булып йөри башлады. Моңа кадәр яшерелгән кырын эшләре зур мәртәбә итеп сөйләнелде. Андый сүзләрнең ахыры нәрсә белән бетәсе мәгълүм түгел иде. Җитмәсә Әлинә урыс телен укыта торган мәктәпкә район мәгариф бүлегеннән тикшерүче инспекторлар килеп төште. Алар авыл халкының тормышы белән кызыксынып та карамадылар, әмма бала-чаганың котын алып бетерделәр. Ул инспекторларның берсе икенчесеннән усалрак иде. Алар китүгә, авыл җиңел сулап куйды. Әлинәнең эшен мактаулары, белеменә сокланулары, җитмәсә Казан дәүләт педагогия институтына укырга җибәрәчәкләре беленгәч, хатын-кызны кабат — бу юлы инде бик зәһәр — корт чакты, Габдеррахманны апасы Хәербанат менә шушы вакыйгадан соң ачуланып ташлады да инде. Урамга кич иңеп килә иде. Әлинәсе әле мәктәптән кайтмаган, бүген ниндидер кичә уздырачаклар. Ә Габдеррахман бик нык үпкәләде һәм салкын мунчаларының ләүкәсенә ятып үксеп-үксеп елады, аны белүче, хәтерен күрүче дә булмады. Бәхетеңне сыер сөзсә, канат үстереп кенә күккә ашып булмый. Бу гайбәтләр кеше телендә колак рәхәте итеп йөртелсә дә, Габдеррахманның туганнарын шашындырганлыктан, йорт эчләре шомланып-караңгыланып калды. Әлинәгә күзләре кырынайганнан кырынайды. Моның сәбәбен ул төгәл генә белмәсә дә чамалый иде. Иң әүвәл Гапсаттаров дигән “икеле капчыгы” чираттагы “берле”сен алганда: — Куй-куй, үзеңә дә куярлар әле! — дип мыскылларга маташып караган иде, аңа игътибар биреп тормады. Әмма бу сүз очраклы гына булмаган икән, шуңадыр хәтерендә уелып калган. Әлинә татарча сөйләшүнең ямен һәм матурлыгын тоя, үзенең дә көннәрнең берендә ирекле рәвештә сөйләшә аласына ышана иде. Гапсаттаровның сүзләрендә ниндидер зур мыскыллау барлыгын сабакташ кызларының йөзенә чыккан борчылу чалымнарыннан тойды. Йөрәгенә авыр кабул итте Әлинә ханым. Менә шушы Гапсаттаров кебекләрдән илен сатучылар чыгачак дип ачуланырга, хәтта шул ташбашны почмакка бастырып куярга да талпынган иде, әмма үзен тыеп кала алды. Ул аның мөгаллимәсе, укытучысы. Сынык күңелләрне төзәтү, таш бәгырьләрне эретү көчен үзендә тапмаса, бу балаларның һәркайсыннан чын кешеләр ясау көченә ия булмаса, аннан нинди мөгаллимә чыксын ди? Шунда нигәдер Габдеррахманы исенә төште һәм ханым беразга югалып калды, онытылып утырды. Укучылары да тыныч иделәр. Шунысына сокланырга тиешлесең: татар баласы укырга, гыйлем алырга, тырышлык күрсәтергә ярата икән ул! Соңгы вакытларда Габдеррахман үз эченә бикләнә барды. Юк сүзләр белән колак итен ашап, бәгырьләрең кискәләүләргә хәтта таш булсаң да түзмәссең. Әмма ул таш түгел, бәлки — ир, һәм ир затыннан икәнлеген күрсәтергә тиеш иде. Шуңа да сабыр булды, орылып бәрелмәде. Әтисеннән калган һөнәре — балтага осталыгы аңа үзен онытырга ярдәм итте. Әүвәле урман кисүдә йөреп агач юнәтте. Аны ярдырып йөреп гомере үтте. Пычкының бер башында һаман Сәгыйрь абзый булды. Тормышны шактый күргән кырык яшьлек ир сүзгә бытбылдыклардан ким түгел иде. Кирәкме-кирәк түгелме, туктамый сөйләнә, хәтта Габдеррахманның җененә тия. Сиңа пычкы тартырга кирәк, ә ул онытылып теленә салына. Аның агы һәм карасы бердәй. Һәммәне бутый. Әле генә сугыш вакыйгасыннан берәр очракны, аңа кушып Ниса карчыкның кәҗәсе ничек Галәвиләрнең түтәлләрен кыркыганын сөйли, ул да түгел, татар-урыс мәсьәләсен ачыклауга керешә — монысы Габдеррахманның бакчасына таш атарга маташуы инде, мөгаен! Берьюлы икесенең дә өйләренә сайгак җәйделәр, койма утыртып чыктылар. Шулай матур гына эшләп йөриселәр иде, Сәгыйрь абзый аны үпкәләтеп куйды. Кем теленнән тарткан, диген? Юләрдән сорама, үзе әйтер, имеш! — Нәрсә дип марҗа алып кайттың инде? Монда татар кызлары беткәнмени? Габдеррахман моңарчы түзгән иде, бу юлы: — Үзеңә булмаган акылны кешегә өйрәтеп маташма әле!— дип әйтеп салды. Сүзләре аяз көнне яшен суккандай тәэсир иттеме, Сәгыйрь абзый шул минуттан телсез калды. Берәр булса: — Төкердем башыңа!— дияр иде дә, балтасын кулына тотып кайтып китәр иде. Әмма Сәгыйрь абзыйның анлык һәм андый гамәлне башкарырлык кодрәте юк шул. Кара сәер күзләрен мөлдерәтеп карап торды-торды да: — Мин кеше сүзен генә! — диде. Ул гүяки елый иде: — Кеше сүзен генә! Габдеррахманның үзенә дә кыен булып китте. Беренчедән, гөнаһсыз сабый бала кебек кешене үпкәләтүенә, икенчедән, халыкның үзе хакында юкны-барны сөйләшүенә. Һәм биш саны төгәл, үз акылындагы ир буларак, балтасын кулына алды да хушлашмый кайтып китте. Ул Әлинәсен аерырга да, ачуланырга да җыенмый иде. Кеше ни сөйләмәс, аларның сүзләренә колак тоталар димени? Күңелеңне тыңла, күңелеңне! Шунда бәхетеңне дә югалтмассың! Әлинә Казан дәүләт педагогия институтында читтән торып укырга керергә тиеш иде. Ул киткәч, Габдеррахманның авылдашлары тынычланып калдылар. Тиз арада сүз дә таралырга өлгерде. Аны сөйләмәгән һәм күпертмәгән кеше калмады. Имеш, Габдеррахман — ир кеше икән, марҗасын куып чыгарган! Инде яңгыр да вакытында явар, кар да ноябрьдә үк төшәр, җил дә бисмилла белән генә исәр! Бу сүзләрнең бер генә дә нигезе юк иде. Кем уйлап чыгарган әле аны? Нәрсә, марҗа хатыннары, урыслар Аллаһ бәндәсе түгелмени? Әллә тартарны гына аерып, бары аларны гына Хак тәгалә үз итә, яратамы? Хатынын Габдеррахман сагынып көтеп алды. Аның кайтып керүе авыл халкын тагын аяктан ега язды. Беренчедән, ул институтка бар имтиханнарын да “бик яхшы”га тапшырып кергән, икенчедән, монысы беренчесен дә оныттырды, Әлинәне йөк машинасының кабинасында авыл башына кадәр кемдер, мөгаен урыс булырга кирәк, озатып куйган икән. Әле, килеп туктагач та, озак кына сөйләшеп утырганнар, үбешкәннәр һәм кочышканнар да, имеш! Бусы ук чип-чи ялган иде. Асылда вакыйга бөтенләй дә башка булган, югыйсә! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|