ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 1 страницаФӘРИТ ЯХИН
САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР
ДҮРТЕНЧЕ ТОМ
Яхин Фәрит Сайланма әсәрләр: Проза.— Өченче том.— Казан: Моя электронная книга, 2007.— 410 б.
Бу томга язучының узган гасырның соңгы елларында, яңа меңьеллыкның тәүге елларында “Марҗа яме” исеме асытнда иҗат ителгән хикәяләре, хикәят, эссе һәм нәсерләре кертелде. Алар китап буларак бергә тупланып беренче тапкыр бастырылып чыгарылалар. Әсәрләрендә автор татар тормышы хакындагы уйлануларын һәм дөньялык барышын күңелләргә хуш килерлек дәрәҗәдә тасвир итә. Аның китаплары укучыларны бервакытта да битараф калдырмадылар, каләменең матур һәм тәэсирле тибрәшле булуы күпләрне үзенә тартып тора.
©Яхин Фәрит Зәкиҗанович
САБИРАМ САГЫШЫ Хикәя Үземнең кем икәнлегемне онытканмын, ахрысы, күкрәгемне киереп, күрше Җамалиларга барып кердем. Хатыны таба коймагы белән мәш килә, чәйгә җиткерәм дип ашыгыптыр инде, чаж-чож китерә иде. — Сәламнәрмесез? — дидем, кышкы суыкның авыр салкынын аяк яныннан түргә таба үткәреп. — Мактап йөрисез икән, Хафизулла! Түрдән узыгыз,— дип Җамалетдин, ике дәү кулын алга сузып, учларымны эләктереп алуга, чамасын онытыптыр инде, буыннарымны дер селкетте. Мин кергәч, гадәттәгечә матчалары иңеп, өй эчләре кечерәеп калды. Бу тарлыкны сизенгән малайлары, кара күзләрен майлы коймакка төбәп, күрше бүлмәчеккә шылдылар. — Озаклап торырга түгел идем, кем, Җамалетдин. Йомыш бардан гына,— дидем, бераз кыенсынып. Әмма ул, колагына да элмичә, өстәл янына дәште, тамак астына чиртеп ым какты. Янәсе, хатынның яшереп куйганы да бардыр! — Юк-юк, шту сез,— дидем, һич ялындырырга теләгем юклыгын аңлатырга теләп.— Чәйләп торырга бүтән вакытны чамалап керермен. — Син, Хафизулла абзый, гел шулай инде. Ничә еллар бергә күрше яшибез, чәемнән дә, коймагымнан да авыз иткәнегез юк!— дип Җамалетдинның хатыны зарлана башлады. Миңа аңлатырга калды: — Килен, алай ук димәгез әле. Бер дә сый-хөрмәтегездән калганым юк,— диярәк гафу үтендем.— Керүләрем йомыш белән генә иде. Вакытсызрак йөрим икән! — Нинди вакытсыз ди ул? Мине ачуланып ташлаячаклар иде. Кире борылып, хушлашып, чыгу юлына юнәлдем. Артымнан Җамалетдинен хатыны куалады: — Бар инде! Йомышын сора!— дип сөреп чыгарды. Өстенә бишмәтен эләргә дә оныткан Җамалетдин эземә басты: — Тукта әле, кордаш! Ни йомыш иде соң? — Юк, мин болай гына,— дидем, күземдәге яшьләремне күрсәтергә теләмичә.— Сабирам сездә түгелме икән дип керүем иде. Күрәм, Җамалетдинның авызы ачылды, борчылуы йөзенә чыкты. Сүз таба алмыйча аптырады. — Беләм, ике ай элек кенә, зиратка илтеп, гүргә куйган идек, бичаракаемны... Беләм, бик беләм! — дидем, күз яшьләре аккан күршемне тынычландырырга теләп.— Акылым да, күңелем дә ышанып бетмәгәннән генә менә шулай саташып алам. Гафу ит! Киленгә дә әйт, юләрләнгән икән Хафизулла димәсен. Мин болай гына, күңел боегудан гына! Аяк асларымдагы кар шыгыр-шыгыр килеп маташты. Үз өемә әйләнеп кергәнемдә, өстәлемне тутырып самавыр кайнап утыра иде. Бәрәкаллаһ, кияү белән кызым кайтканнар икән. Әйтәм аны Сабирам төшемә кергән иде. — Әти, кайда идең? Коймакка он тугыладым,— дип кызым каршы алды, кала күчтәнәчләрен сумкаларыннан бушата-бушата. Ул да түгел, оныгым Ләйлә каршыма йөгереп килде: — Әти, бабакай кайтты!.. Эһ, шушылай Сабирам кайтып керсә иде. Булмас шул, ераккарак китте, ераккарак... Май, 2000.
ҖИҢГӘЧӘЙНЕҢ ИКЕ УЛЫ Хикәя
Җиңгәчәйнең ике улы да ипле һәм камиллек хуҗасы булып үстеләр. Берсе, һичшиксез, адәм затына көтүче сыйфатында бер башлык-түрә дәрәҗәсенә ирешер сыман иде, икенчесе муллалык мәртәбәсе белән халыкка хезмәт итәр, ахрысы. Дөньялык өчен икесе дә кирәкле һәм алардан башка мөмкин түгел икәнлеген һәркем беләдер? Халык башлыкларының нәкъ шундыйлардан булуы бик тә яхшы инде ул. Әмма дә җебек, пешмәгән булмасыннар. Җиңгәчәйнең атасы Минсәгыйрь абзый телевизор карап утырганында, соңгы яңалыкларга бәя биргәндәй, озак һәм җөпләп сөйләгән журналист әфәнденең сүзләренә ияреп: — Тәүфыйк ул ахмакта да, аңлыда да бар. Аның менә булган кешесе өстә утырсын иде,— дип өстәп куйды. Җиңгәчәйнең колаклары үрә торды. Ике малае да бармак бөкләп: — Бер!— диделәр. «Малайлар — шәп, малайлар акыл өйрәнә!»— дип, бу хәлгә сөенеп куйды Минсәгыйрь абзый һәм тагын да бер-бер хикмәтлерәк сүз әйтергә әзерләнде. Әмма әлегә күңеле буш иде. Акыл агачы җимеш бирергә ашыкмады, хәтта чәчәк атарга да җыенмады. Минсәгыйрь абзый телевизор каравында булды. Чечня халкын сүгеп яткан журналистның сүзләре эчен пошырганга гына: — Беләсез, пычагым! Халык белән сугышуда җиңү мөмкин түгел! Халык — җиңелүсез ул!— дип әйтеп куйды. Малайлар шунда ук колакларына салып куйдылар һәм: — Ике!— диделәр. Нәрсә өчен башын катырып утырганын онытып җибәргән Минсәгыйрь абзый тиз генә акылын җыярга өлгерде. Китап уку белән мәшгуль җиңгәчәй күзлек өстеннән генә аларга күз салып алды. Гаилә белән шушылай бергә кич уздырулар аны һәрвакыт сөендерә иде. Малайлары кызыл алма кимерә-кимерә рәсем ясыйлар. Шунда берсенең кулыннан каләме төшеп китте. Шунда ук Минсәгыйрь абзый: — Булдыксызның кулында корал тормый!— дип әйтеп куйды. Малайлары бердәм: — Өч! — дияргә тиеш иделәр. Әмма ул сүзләре ишетелмәде. Минсәгыйрь абзый, әллә ишетмәделәр инде диптер, кабатлап куйды: — Булдыксызны коралы да тыңламый! Малайлары һичшиксез: — Өч! — дияргә тиеш иделәр. Җиңгәчәй дә күзлек өстеннән генә әле улларына, әле иренә карап-карап алды. Малайлары һаман да рәсем ясау белән мәшгуль иделәр. Телләрен чыгара-чыгара, башларын уңга-сулга салындыра-салындыра мәш килделәр. «Ишетеп өлгермәделәр бугай?» — дип, Минсәгыйрь абзый тагын да элеккеге фикерен яңартып кабатлады: — Кулы белмәгәннең карандашы да идәнгә тәгәри! Ишетергә тиеш булган «өч» сүзен бу юлы да малайлары авызларыннан чыгармадылар. Бары тик: — Әнкәй, әтигә ни булган?— дип аңа карап куйдылар. Бу хәлгә Минсәгыйрь абзый бик тә гарьләнеп: — Болардан көтүче дә, догачы да чыкмас,— дип, сүгенә-сүгенә ишек алдына чыгып китте. Шунда гына малайлары бертавыштан: — Өч! — диделәр һәм, эшләрен ташлап, телевизордан үзләре теләгән каналны карарга дип диванга сикерешеп менеп утырдылар. Гүяки дөньялыкка алар икесе генә хуҗа булып калдылар. Июнь-август, 2000.
ЯШӘЕШ КАЗАНЫШЛАРЫ Нәсер
Гаепләргә теләгеңдә булса, сәбәп табыла ул. Адәм баласы шундый инде: кешене кычкыртып гөнаһлыга чыгарып куя. Гаделлек белән эш итүчәнлек гадәтеңдә юк исә, һәркемне теләсәң ничек гаепләргә мөмкинсең. Башыңны артык катырып та маташмаячаксың. Сәбәбе чыгып кына торачак. Кешенең яшәве кебек үк үлеме дә матур булырга тиеш. Күркәм чагыңда әҗәл килеп, бугазлап ала икән, борчылыр урын юк — хәерлегә булсын! Килүчеләрнең китми калганы бармы? Ә аннан кире кайтасы түгел. Ул — төп йорт, асыл ватан. Дөньялыкта бик күп һәм төрле-төрле кешеләрне күрергә туры килде. Әллә кем сыйфатлыларның да ямьсезлекләренә шаклар катасың. Гади һәм гадәти холык ияләренең дә затлылыгы хәйран калдыра. Әллә кем булырга омтылып та һичнигә ирешә алмый калуыңны хәтерлә, и кеше! Нигә кирәк иде ул гайре табигыйлегең? Насыйбыңа тиешле дан һәм дәрәҗә үзе килә, кулыңнан җитәкләп ала ул. Әмма син моңа лаеклымы? Менә шул хакта уйла, рәхмәтле бул. Шулай да әзергә-бәзер булу дигән сүз түгел әле бу! Тырышлык — бәндәлек юлы! Мин һичкемнең гомерен кыска булуын теләмәс идем. Күпме изгелекләр кылынмый кала, таныласы — танылмый, беленәсе — беленми. Кешеләр, башкаларга төрле сынаулар ясап, аларны сыныйбыз дип ялгышалар. Чөнки үзләрен генә сынаталар. Онытмасыннар. Мин күп сынаулардан уздым һәм моның шулай икәнлеген бик яхшы беләм. Әмма аларны һичкемгә сиздерәсе итмәдем. Чөнки яшәеш үзе шундый инде ул: сыный да, сынаттыра да. Миңа үпкәләүчеләр дә бардыр. Кешене рәнҗетү гадәтемдә булмады, әмма “аяк таеп киткән” чаклар да аз түгелдер. Хәтерлим, күңелемдә изгелек иде, әмма үпкәләттем. Уеңны уйдырып сал, диләр. Юк икән шул. Ни уйлаганыңны әйтми калдыру да күп вакыт хәерлерәк. Чөнки кемгә әйтәсең бит, бәлки ул кеше мәкерле, көнче һәм ахмактыр? Гомер үтә тора ул. Өметеңне югалтсаң да, һаман алдыңда тотсаң да. Кояш берәү генә. Ул һәркемгә дә тигез карый. Без генә аңа төрлечә сокланабыз! Кешенең бәхете үзендә, диләр. Ә без читтән эзлибез. Табабыздыр да, әмма инде үзебезне югалтырга өлгергән булабыз. Бу фәлсәфә белән яшәү фанатизм, ягъни язмышка буйсыну фәлсәфәсен тудырган. Кешенең иҗат көче чиксез, хәйран калдырырлык. Әмма үлеме шушы чиксезлекне тагын да мөкәммәлләштерә. Минем яшисе килә. Матур, тыныч, сәламәт тормыш белән яшисе иде. Һәркемдә була торган бу табигый теләккә мин омтылам икән, моның өчен табигатемнән гаеп эзләмәгез! Хәтерлиләрдер әле, сугыштан соң илдә ирләр юләрләнде. Авропаны айкап кайткан, кан һәм ут эченнән чыккан кешеләр нәрсә эшләргә тиеш иделәр соң? Кайттылар һәм ятимлек белән, хәерчелек белән, мескенлек белән очраштылар. Өйләрендәге идәннәренә кадәр кышкы суыкта турап ягылган, койма-киртәләре дә калмаган иде шул. Авропаның мәгърурлыгын күреп кайткан һәм Рәсәйнең мәгънәсезлегеннән хәйран иткән ирләр нәрсә уйларга һәм ниләр эшләргә тиеш иделәр соң? Алар чама хисен онытып аракы эчтеләр. Моңа кадәрле исереклекнең нәрсә икәнлеген ишетеп һәм күзаллап кына белә торган татар авыллары саташтылар. Исереклек аркасында акылларын югалтучылар да булды. Хатын-кызның кадере китте. Бусы инде бөтенләй дә бөек мәгънәсезлек. Илдә хатыннар бозылса, дөньялык та әдәбен югалта икән ул! Инде гасыр ахыры ирешеп, илне сәүдәгәрләр басты. Аң-белем, мәгърифәт санга алынмый башлады. Уку дигән затлылык сыйфатының кирәге бетте. Бу хәл моңа кадәре инанылган хакыйкатьне, урнашкан гореф-гадәтне юкка чыгарды. Әгәр дә диннең үсеше һәм ныклап урнаша баруы җәмгыятьтә күзәтелмәсә, әдәп-әхлактан бу көнгә һични калмаган булыр иде. Дин иң универсаль хакыйкать буларак тагын да үзен сиздерде, чөнки ул яшәеш кануннары белән эш итеп, үлем төшенчәсенә һәрдаим таяна белә. Шуңа яшәешнең канунын үлем дия алабыз. Ул — яшәешебез казанышы! 25.08.00. ХАБРАЙ АБЗЫЙ АЛМАСЫ, ЯКИ СӘГЫЯ АПАГЫЗ МАЕ Хикәя
Буа мишәрләре Хәбибрахман исемен бик матур итеп кыскартып, “Хабрай” дип кенә йөртәләр. Хәер, бу хакта исемә дә алып карамас идем, әмма дә Хабрай абзый хакында үзәк өзгеч хәбәр ишеткәч, сүземне аннан башлап китәргә иттем. Миңа моны сөйләгән ханым катгый рәвештә өстәп куйды: — Хабрай абзыйның балалары зур кешеләр, дәрәҗә ияләре! Берүк исемен алай күрсәтә күрмә! — Ярар, — дип тынычландырдым,— Хабрай дип язмамын, Марәк диярмен. Сезнең буалар Мөбарәк исемен “Марәк” диләр түгелме соң? Әллә “Ибрай” дияргәме? Ибраһим инде ул! — Юк-юк, “Марәк” димә,— ханым бик борчылды,— “Хабрай” дип калдыр алай булгач! Шулай килештек. Ә сөйли китсәң, вакыйга болай булган, бер дә ис китәрлек нәрсә юк анда, әмма дә гыйбрәтле! Байларны талаган еллар икән. Байлыгында череп беткән Хабрай абзыйның сөйкемле Сәкинәсе гүр иясе булып, ирен, балаларын ятим калдырып киткән. Ә тормышны алып барырга кирәк. Шунда бабасы киңәш биргән: — Син, кияү, бер дә аптырама... Хатынсыз тору ярамас, мөселман кешегә килешми. Дөньяң бүген — бар, иртәгә — юк! Берәр ярлы кызын алып кайтсаң ни булыр? Түбән оч Хафи кызы Татыйны әйтәм, аягына кияргә читеге дә юк! Хабрайны бабасының бу сүзләре бик каты рәнҗеткән ахрысы, аны-моны әйтмәгән, чуаш ягындагы Чыты авылыннан кияргә күлмәге дә булмаган Сәгыяны алып кайткан, түренә утырткан. Бу бичара ни мал карап, ни эш башкарып өйрәнмәгән икән. Хабрай кыр эшенә чыга, ул йортта кала. Хабрай эштән кайта, Сәгыясы һаман өстәл артында утыра. — Хатын, ашарга пешердеңме? — дип ире аш китерергә куша. — Юк! — ди Сәгыя. — Нигә юк? Келәт тулы ит, он, бәрәңге!— ди Хабрай. — Ә бездә пешерми идек,— ди Сәгыя,— мин пешеренә белмим. — Нәрсә ашый идегез соң? — дип сорый Хабрай. — Күршеләр кертсә, аларның аш калдыкларын, ул да юк икән, бармак суыра идек... — Алай икән,— дип борчылган Хабрай.— Нигә сыер мөгри, әллә саумадыңмы? — Юк шул, мин аны ничек саварга кирәген белмим,— дигән Сәгыясы. Хабрай тагын да хәйран иткән һәм: — Ярар алайса, чәй булса да китер,— дигән. — Ә менә анысын хәзер!— дип Сәгыя самавыр янына шикәрен-маен китергән. Хабрай бисмилласын әйткән, чәй бүлгән. Майга калак батырыйм дисә, йомарламы белән китерелгән бу Ходай бәрәкәте буш күкәй кабыгы кебек ишелгән дә төшкән. Бакса, хатыны шул атлам майны астан әйләндереп ашаган-ашаган да, кәгазь калынлыгы гына калдырып, түгәрәк хәлендә тәлинкәгә утыртып куйган икән. Имеш, ул майга аның тигәне дә юк, Хабрае үзе ашап бетергән! Ире нишләсен, аны-моны әйтмәгән, ач карынга ятып йоклаган да, иртән Сәгыяны чуаш ягындагы Чыты авылы әтиләренә илтеп тапшырган. Ике көннән өенә, хәерчеләрне ияртеп, кызыл комиссар килеп кергән, бөтен мал-мөлкәтен төяп алып чыгып киткәннәр. Алар артыннан Хабрай елмаеп карап калган. — Әти, нигә көләсең?— ди икән балалары. — Сәгыя апагыз ашаган май исемә төште, шуңа көләм,— ди икән аларга Хабрай.— Бу коммунистларның бөтен-бар гамәлләре шуннан артмас, мөгаен. Алма да үз алдына гына пешеп, авызга өзелеп төшми! 25.08.00.
МАРҖА ЯМЕ Хикәя
Сугыштан Габдеррахман сөлек кебек урыс кызына өйләнеп, җитмәсә аны татар авылына яшәргә алып кайтты. Гомергә “марҗа” дип авыз суларын корыткан агайларның ике күзләре дә бишәрләнеп анда булды. Сәлимгәрәй кода, шул марҗага ялгыш очрап, өенә акылыннан язып кайтты, чалшаеп калган күзләрен өч көн рәттән салкын һәм караңгы базда ябылып торганнан соң гына урыннарына утырта алган, диделәр. Алай ук түгелдер лә инде! Ә менә Хәсбиҗамал абыстайның сүзләре хак булмагае: ул марҗаның күкрәгендә тәре күргән! — Хәерлегә булсын!— дип сөйләште авыл хатыннары.— Ирләребез сугыш кырында ятып калды, авылыбызны марҗа басты. Элекке муллалар сөйләгән Ахырзаман галәмәтләреннән болар, бер дә бүтәнчә булмас! — Габдеррахман марҗа телендә генә сөйләшә, марҗа телендә генә җырлый, марҗа кубызына гына бии икән, малай, мин сиңа әйтим! — Авылыбызга дуңгыз кайтармагайлары!.. Габдеррахман да дуңгыз ите ашый микән? Мондый сүзләрнең иге-чиге булмады. Кемнәрнең колагына ятышты, кайсыларының ачуын кабартты. Тик Хәербанат кына, Габдеррахманнарга кардәш тиешле Гыйлемхан абзыйның кырык яшендә баласыз тол калган мөгаллимә кызы гына: — Юк сүзләрне сөйләшергә ничек телегез бара. Урыс кызына нәрсә булган?— дип бөтен авылга берүзе каршы чыккан. Эне тиешле Габдеррахман, моңа бик күңеле булып, рәхмәтен әйтмәкче итеп урамда телен чалыштырган гына икән, аны да тетеп салган: — Тапкансың өйләнергә кыз! Марҗа да булдымы кеше? Минем Хафазый да җибәргән бер хатында солдаткалар хакында язган иде, аларны монда кешегә санамыйлар дип. Берүк, фашистны дөмектерү, сугышка бару уеңны ташла. Барыбер бу мәхшәрдә күрешә алмабыз дип. И энем, авыл тулы яшь-җилкенчәк, элекләрне Мәдинә-Мәдинәкәй дип авыз суларың корытып йөргән Фәсхетдин абыйның кызы да тормышсыз. Әллә кайдан җиденче ятны алып кайтканчы!.. Кеше сүзе үтмәгән булса да, Хәербанат апасының шушы сүзләреннән Габдеррахманның җаны суелып төште. Актан да, карадан да бер сүз әйтә алмады. Ул әле аңа ышанып, таянычым булыр, туганнар алдында да, халык каршында да йөземнең аклыгын сакларга булышыр дип өмет белән карый, хәтта теге яклап әйтелгән кебек тоелган сүзләреннән соң күңеле хушланып йөри иде. Бар икән күрәселәре! Адәм баласының бәхетен сыер бер сөзсә, хараплар гына итә икән ул. Йа Ходаем, нигә бәндәләреңне төрле-төрле итеп бар кылгач, мәхәббәт дигән изге хисләр тулсын өчен аларга гыйшык савыты йөрәкне, күңел сагышы җанны, хәтер сандыгы аңны бирдең? Марҗа дип инде, марҗа булуның ни гаебе бар? Бер кашык су белән йотарлык чибәр хатын алып кайткансың, бәхетләрегез дә шулай камил булсын диясе урынга, әллә нинди гайбәтләр сөйләп йөз каралтмасалар иде! Фәрештә бит бу, фәрештә! Күрмиләрмени? Фәрештәләрнең дә гыйбадәтләре үзләренчә. Шуңа карап кына аларны да “марҗа”га чыгарырга тиешбезме? Габдеррахманның акылы шашына, татарның ата-бабадан килгән урыска каршы мөнәсәбәтенә карата йөрәге әрни, ачына иде. Әгәр дә сөлек кебек кызга өйләнеп кайтмаган булса, бу хәлләргә дучар ителер идеме икән? “Кан тартмаса — җан тарта!”— диләрме? “Җаны теләгән — елан ите ашаган!” Еланмы соң, кайлардан елан булсын ди ул? Чәчәк, дөньялыкта сирәк очрый торган бәхет чәчәге! Әгәр дә бүтән бер кеше, ягъни мәсәлән шөкәтсез Сабираның җиләс Хәкимҗаны шулай өйләнеп кайтса, кеше ни дә әйтмәс иде әле. Габдеррахманны күмхуҗ эшендә ак һәм карадан һичкем сөйләшеп аптыратмады. Аңа гүяки шикләнеп, ышанмыйча карый иделәр. Сугышны узган, окопларда урысы, татары, башкасы бердәй булган, инде тынычта да шулай дустанә яшәргә дип өметләнгән түгелләр идемени? Теге, падишаһ заманнарындагы әллә нинди бабаларның суешуларын-үпкәләшүләрен, дин өчен җан атуларын бәлки онытырга да вакыттыр? Дөнья үз йөреше белән килә-килә, тормыш бар җайсызлыкларын тәртипкә салып китәргә тиеш иде. Әмма ул ашыкмады. Кеше дигәнең шундый да үзенчәлекле икән, үзенең мәртәбәсен белеп кенә яши бирә. Халык дигән бөек берләшмәнең куенына сыенып, үз булып, дошманына — дошманча, дустына — дусларча мөнәсәбәтендә гомер кичерә. Кеше шулай үзе дә бөеклек мәртәбәсенә ирешә. Бәхет күмәргә тиш иде аны, бәхет! Әмма Габдеррахманның гүзәлкәе, балкып торасы урынга, үзенә төбәлгән усал күзләрдән сула барды. Моның сәбәбен балага узуыннан дип хатыны тынычландырырга тырышты. Габдеррахманын яратуын, аның өчен дип иленнән татар авылына килеп бәхет табачагын ул дус кызларыннан да яшермәгән иде. Сабыр булсалар, ире белән аралары бозылмаса, халык та күнәр, күзләре белән сөзеп караудан туктарлар кебек иде. Үзен өнәмәүчеләр бары тик хатын-кыз затыннан гына, ә ирләре аңа соклануларын яшермичә, ашардай булып карыйлар. Габдеррахманны чынлыкта алар иң бәхетле затлардан дип беләләр. Кайвакыт көнчелекләре йөзләренә чыга. Әмма хатыннарныкы кебек каралып һәм ямьсезләнеп түгел, җаннарына яктылык белән иңә аларга ул хис. Белсәләр иде Габдеррахманның хәлләрен, кичерешләрен, уйларын, борчылуларын. Шушы хатыны аны акылыннан яздырды шул. Бер генә минутка күзе алдыннан яки хәтереннән китсә иде аның шушы Алёнасы. Ул хәтта окопта чакларында да: “Әлинә!”— дип куркынып, сагынып, ачынып уяна иде. Дөресе шул! Алёнасы да, югыйсә, кочагында ята. Ә Габдеррахман төш күрә: имеш, Әлинәсе мина кыры буйлап бара. Менә анда, менә монда миналар. Өсләренә генә басар кебек. Габдеррахман аның артыннан йөгерә. Инде генә мина өстенә басты дигәндә: “Әлинә!”— дип кычкыра һәм уянып китә. Ничә тапкыр күргәндер Габдеррахман бу төшен, ярый әле авылында аның кабатланганы юк. Германга барып кергәнче Алёнаны үз кочагында гына саклап йөртте. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|