Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 12 страница




 

Ал­ла­һы­ның рәх­мә­те, югал­ган мал­ла­рын тиз тап­ты­лар. Хис­мәт, кат­лап-кат­лап сү­ген­гән­нән соң, ма­ши­на­сын ка­быз­ды да:

— Уты­ры­гыз, көз­лек­тә-кыш­лык­та хай­ван­нар авыл­лар­да кап­ка төп­лә­ре­нә җы­е­лып сы­е­ну­чан бу­ла, кө­тү­лә­ре куз­гал­ган­чы, җә­һәт­рәк кы­ла­ныйк,— дип, дө­бер-ша­тыр ай­ка­тып-чай­ка­тып, ас­фальт юл­га алып чык­ты да, шул хут бе­лән бе­рен­че кү­рен­гән авыл­га ки­леп тә кер­де. Әле ки­чә ге­нә са­тып алын­ган бо­зау­ны-са­рык­ны та­нып бу­ла­мы соң? Ярый әле Са­бир, баш­ка­лар­ны­кы бе­лән бу­тал­ма­сын­нар өчен мө­гез­лә­ре­нә кы­зыл чүп­рәк­ләр бәй­лә­гән иде. Мө­дәр­рис бе­лән Хис­мәт аны­сын да эш­лә­мә­де­ләр. Са­бир­ның да там­га­ла­ры тө­шеп ка­лыр­га мөм­кин!

Авыл ура­мы­ның ар­кы­лы­сы­на бас­кан та­на гү­я­ки алар­ның ки­леп җит­кә­нен кө­теп ал­ды. Мө­ге­зен­дә­ге кы­зыл тас­ма­ны кү­реп өл­гер­гән Са­бир:

— Рәх­мәт төш­ке­ре, ме­нә бит, үзе кө­теп, кар­шы чы­гып то­ра!— ди­де дә, тук­тап та җит­мә­гән ма­ши­на­ның ише­ген ачык кал­ды­рып, юл­га си­ке­реп төш­те һәм, мал­ка­ен ба­рып ко­чар­дай бу­лып, аңа та­ба йө­гер­де. Әм­ма ия­се ин­де нәкъ ме­нә шу­шы та­тар икән­ле­ген әле­гә хә­тер­ләп ка­лыр­га өл­гер­мә­гән та­на бо­зау, ко­е­ры­гын кү­тә­реп, ан­нан ка­ча баш­ла­ды. Кем уй­ла­ган юл кы­рые буй­лап су­зыл­ган пыч­рак, ләм һәм саз эчен­дә җан ия­се бар­дыр дип? Кая ба­рыр­га бел­ми чап­кан та­на бо­зау шу­лар­ның бер­сен тап­тап үт­те­ме, и куз­гал­ды, и ко­тыр­ды, и чи­нап җи­бәр­де бер нә­мәр­сә — аңа баш­ка­ла­ры ку­шыл­ды. Саз­лык­та­гы ләм өем­нә­ре җан­ла­на баш­лап, гү­я­ки җен, убыр һәм шай­тан­нар куп­ты. Ба­ры­сы да чи­на­ша иде­ләр. Кай­сы-кая йө­ге­ре­шеп, дөнь­я­ны куз­гат­ты­лар. Ара­дан те­ле­ви­зор эк­ран­на­рын­да гы­на кү­реп ка­лын­ган фил ка­дәр­ле бер­се кү­рен­де. Кып-кы­зыл күз­лә­ре бе­лән усал-усал ка­рап ал­ды да, “мырк-мырк, мы­рык-мы­рык” ки­лә-ки­лә, Са­бир­ның өс­те­нә таш­лан­ды. Кая ка­чып ко­ты­лыр­га бел­мә­гән мес­кен та­тар ни бо­за­вы ар­тын­нан ча­ба, ни ма­ши­на­га ка­бат ки­леп уты­ра ал­мый кал­ды. Ул ара­да аны дуң­гыз, бо­ры­ны­на эл­де дә, саз­лык эче­нә ыр­гыт­ты. Са­бир йөз­тү­бән ләм­гә чум­ды. Са­сы һәм шак­шы ис бе­лән бер­гә бо­рын, авыз һәм ко­лак ти­шек­лә­ре­нә саз тул­ды. Ко­ты очу шул ка­дәр­гә җит­кән иде ки, ул тиз ге­нә ба­шын кү­тәр­де һәм кү­зе күр­гән як­ка та­ба йө­ге­реп, кой­ма ба­шы­на си­ке­реп мен­гә­нен сиз­ми дә кал­ды. Әле дә ярый ике сы­ер ка­дәр­ле те­ге чуч­ка аны ул ара­да кү­з уңын­нан җу­еп өл­гер­гән, юл ур­та­сын­да тук­тап кал­ган, Хис­мәт­нең ма­ши­на­сы­на ка­рап то­ра иде. Бе­раз­дан куз­гал­ды. Ма­ши­на­ны әй­лә­неп узып, арт­кы көп­чәк­лә­ре­нә ыш­кы­на баш­ла­ды. Аның са­ен мес­кен “Га­зик” ма­ши­на­сы саз­лык­ка та­ба тө­шә бар­ды. Ярый чуч­ка­ның ба­шы­на акыл ке­реп, нин­ди­дер сә­бәп бе­лән ары­рак, бер­ни­ка­дәр юл­ны ча­бып үт­те дә, мыр­кыл­дап тук­тал­ды. Нәр­сә­не­дер эз­лә­нер­гә то­тын­ды.

Бә­ла аяк ас­тын­да икән ул, Са­бир, кой­ма­дан кү­чеп, җай­ла­нып ме­неп утыр­ган кап­ка ба­га­на­сы көт­мә­гән­дә чү­кә­лә баш­лап, ша­тыр­дап сын­ды да, дө­бер­дәп җир­гә ау­ды. Үгез ка­дәр ир аның ас­тын­да кал­ды.

Та­ма­ша кү­рер­гә ха­лык җы­е­ла баш­ла­ды. Кай­сы­лар нәр­сә бул­га­нын кү­реп ка­лыр­га өл­гер­гән, кай­сы­ла­ры ха­лык шау­лаш­кан­га гы­на кил­гән иде­ләр. Кө­ле­шә үк баш­ла­ды­лар. Ул ке­ше­ләр­нең мо­ңа ка­дәр бу рә­веш­ле ах­мак кә­мит­не күр­мә­гән­лек­лә­ре әле­гә Са­бир­ның үзе­нә мәгъ­лүм тү­гел, һәр­хәл­дә шу­шы ка­дәр оят­ка тө­шү аның үзе­нә на­сыйп бул­ма­ган­лык­тан, бә­ла­дән ко­ты­лу юлы бар­лы­гын күр­ми һәм бел­ми иде. Ма­ши­на ка­би­на­сын­нан кө­лә-кө­лә, тә­гә­рәп ди­яр­лек чы­гу­чы Мө­дәр­рис кү­рен­де. Хис­мәт­нең ин­де күз­лә­рен­нән яшь ага, ер­ган авы­зы ела­ган ба­ла­ны­кы ке­бек са­лы­нып төш­кән иде. Ул да, ма­ши­на­сын­нан чы­гу­га, тә­гә­рәп ки­тә яз­ды. Бу хәл ка­бат көл­ке ту­дыр­ды.

Бе­раз­дан са­кал­лы аб­зый­лар да үз­лә­ре­нең са­бый­лар хә­лен­дә кал­ган­лык­ла­рын то­еп өл­гер­де, ха­лык ты­ныч­ла­на баш­ла­ды. Бу өч та­тар­ның шу­шы ка­раң­гы, элек­ке­ге чу­аш­тан урыс­ка әве­рел­гән авыл­да ниш­ләп йөр­гән­лек­лә­ре бе­лен­гәч, та­гын да кө­ле­шү җә­е­леп, һәм­мә­се­нең авыз­ла­ры бер­дәй ко­лак­ла­ры­на мен­де. Ин­де ва­кыт уни­ке­гә та­ба ат­лый, дуң­гыз һәм чуч­ка­лар ка­бат ты­ныч­ла­нып, саз­лык һәм ләм­лек­лә­ре­нә ке­реп ят­кан, өч та­та­ры­быз гы­на тә­мам ап­ты­раш­та иде­ләр.

Бә­хет­кә авыл­ның кө­түе хө­кү­мәт алы­шын­ган­нан бир­ле чык­ка­ны бул­мый­ча, мал-ту­ар үзе­нә ки­рәк­чә, үз ире­ген­дә һәм те­лә­ген­дә та­ра­лып-си­бе­леп йө­ри дә, шу­лай ир­кен­дә иш­лә­неп, тер­нәк­лә­неп, ху­җа­ла­рын бә­рә­кәт­кә кү­мә бу­лып чык­ты.

Ике ше­шә ара­кы бә­я­се­нә бер­ни­чә му­жик без­нең өч та­тар­га яр­дәм итәр­гә алын­ды­лар. Сә­гать ди­гән­дә са­рык һәм та­на, бо­зау­лар­ны җый­нап та ал­ды­лар, әр­җә­­гә дә тө­я­де­ләр. Ки­бет бик­ле бул­са да, ара­кы­чы Зи­на кар­чык җи­ңел кул­дан гы­на алар­га ара­кы са­тып, шу­ны кү­тә­реп ята иде­ләр, ян­на­ры­на ми­ли­ция ма­ши­на­сы ки­леп тук­та­ды. Ан­нан баш­та бе­рәү төш­те. Сал­мыш кы­я­фәт­ле, озын әр­дә­нә буе бу ка­лан­ча­ның, ягъ­ни учас­ток ми­ли­ци­о­не­ры ка­пи­тан За­ри­пов икән­ле­ген, ха­лык­ка бә­ла, иле­нә им­гәк бу­лу­ын урыс­лык­ка төш­кән чу­аш­лар ях­шы бел­сә­ләр дә, йө­зен­нән та­тар­лы­гы аң­кы­ган шу­шы җә­фа­ны ба­кыр бо­зау ар­тын­нан Агый­дел­нең аръ­я­гы­на кил­гән өч юлау­чы­быз авыз ерып кар­шы ал­ды­лар. Ни бу­ла­ча­гын ча­ма­ла­ган, Ка­лан­ча За­ри­пов­та бар­мак баш­лык та иман әсә­ре юк­лы­гы­на шик­лән­мә­гән му­жик­лар тиз­рәк мон­нан таю ягын ка­ра­ды­лар.

— Һо!.. Үзе­без­нең егет­ләр икән!— ди­де, та­тар­ча­лап ир­ке­нә­еп һәм алар­ны зур­лап кар­шы ала бар­ган Са­бир. Әм­ма Ка­лан­ча За­ри­пов аны үтеп кит­те дә, төр­кем­нең ур­та­сы­на ки­леп, ко­бу­ра­сын­нан пис­то­ле­тын чы­гар­ды, аны һа­ва­га кү­тә­реп:

— Атам, кул­ла­ры­гыз­ны кү­тә­ре­гез!— дип җи­кер­де.

Нәр­сә уй­лар­га бел­мә­гән Са­бир:

— Ягез әле, егет­ләр, ша­ярт­ма­гыз!— дип авы­зын ер­ган иде дә, Ка­лан­ча­ның үз тук­са­ны өс­тен чык­ты:

— Атам, ике әйт­тем юк!— ди­де дә, чын­нан да күк­кә тө­бәп атып җи­бәр­де.

Ар­мия хез­мә­тен үтеп, бер ге­нә дә мыл­тык атып ка­ра­ма­ган һәм аның та­вы­шын го­мер­гә дә ишет­мә­гән өч та­тар, алар янын­нан ки­тәр­гә өл­гер­ми кал­ган биш урыс му­жи­гы пыч­рак җир­гә ятар­га мәҗ­бүр бул­ды­лар.

За­ри­пов ара­дан иң кеч­ке­нә гәү­дә­ле Мө­дәр­рис­нең сыр­ты­на шак­шы итек­лә­ре бе­лән ала­га­ем ки­те­реп бас­ты һәм:

— Сел­ке­нә­се бул­ма! Ба­ры­гыз да кул­га алын­ды!— дип әмер бир­де.

Бу ва­кыт­та аның күз­лә­ре әле яңа гы­на бу­ша­тыл­ган ше­шә­гә төш­те. Хис­мәт­нең ма­ши­на ка­би­на­сы ише­ге ачык, шо­фер утыр­гы­чы­на гә­җит ке­нә җә­ел­сә дә, те­зел­гән ри­зык­ның шак­тый мул­дан бул­ган­лы­гы, кы­зыл по­ми­дор, сө­як-са­нак, кон­сер­ва са­выт­ла­рын­нан бе­ле­неп то­ра иде. Бу ше­шә­ләр­гә кү­зе төш­кән­дә За­ри­пов­ның ачуы кө­тел­гән­нән дә ар­тыг­рак ка­ба­ру­ын бел­мә­гән Са­бир те­ле­нә ки­лер­гә ма­та­шып ка­ра­ды. Әм­ма шун­да ук бә­ла­гә оч­ра­ды — итек ас­тын­да кал­ды. За­ри­пов аның са­ен кыч­кы­ра бир­де:

— За­кон ми­нем кул­да! Ат­тым-үтер­дем, бет­те-кит­те! Ка­чар­га ма­таш­ка­ны өчен дип ке­нә ра­порт язам да...

Аның бо­лай сөй­лә­ве хә­ер­сез­лек бил­ге­се бул­ган­лык­тан, Хис­мәт, мо­ны аң­ла­ган хә­лен­дә, бер дә аваз чы­гар­мый ята бир­де. Ярый әле авы­зы­на те­ге “шай­тан су­ы”н кап­ма­ган иде. Исе­рек хәл­дә руль ар­ты­на утыр­ган дип аңа бәй­лә­нә ал­ма­я­чак­лар ин­де! Әм­ма кем бе­лә? Әнә ни­чек кы­лан­ган бу­ла бит! Тап­тый-сы­та. Мон­дый адәм­дә иман бу­ла­мы соң?

 

Чис­тай зин­да­нын­да төн уз­ды­ру­чы тот­кын­нар ис­нең авыр­лы­гы­на, ми­ли­ция ка­ве­ме­нең ми­һер­бан­сыз­лы­гы­на зар­ла­на ал­ма­ды­лар. Бо­лар­ны нәкъ шу­лай бу­лыр­га ти­еш дип ка­бул ит­те­ләр. Ир­тә­гә нәр­сә бу­ла­ча­гын күз ал­ла­ры­на ки­те­рә ал­мый иде­ләр. Хис­мәт­нең фи­ке­рен­чә, бәл­ки алар­ны ты­ныч кы­на җи­бә­рер­ләр дә иде әле. Әм­ма бө­тен эш­не Са­бир бо­зып таш­ла­ды. Бер та­на­сы ба­шы-ая­гы бе­лән жәл­ке иде­ме ин­де? Өс­те­ңә хә­ер­сез ми­ли­ция ки­те­реп бас­кач, аның бе­лән ге­нә ко­тыл­саң да ярар иде, юк шул. Адәм ба­ла­сы­ның кү­рә­чә­ге маң­га­е­на язы­лып ку­ел­ган, ди­ләр. Шу­лай­дыр шул, шу­лай­дыр!

Ми­ли­ция ида­рә­се­нә, тик­ше­рү шар­ты ди­гән бу­лып, юлау­чы­лар­ны ки­те­реп, кә­газь ту­ты­ра баш­ла­ган­да, ара­да олы по­гон­лы­сы­ның ма­ши­на әр­җә­се­нә тә­рә­зә аша гы­на кү­зе төш­кән­ле­ге, ан­да­гы та­на­ны кал­дыр­са­лар, эш­нең ерак­ка кит­мәс­ле­ге бил­ге­ле бул­ды. Әм­ма дә Са­бир кү­тә­ре­леп бә­рел­де, бе­лер-бел­мәс урыс­ча­лы ке­ше үз­гәр­де дә кит­те:

— Не име­ешь пра­во, не име­ешь пра­во!— ди­де кат-кат.

Ә те­ге олы по­гон­лы адәм ми­ли­ция баш­лы­гы бу­лып чык­ты, ма­йор.

— Что ты­чешь?— ди бит, ә Са­бир:

— Кем төр­тә әле? Кто те­бе тык­нул?— ди.

И кит­те­ләр, и кит­те­ләр. Са­бир­ның ике ягы­на ике ми­ли­ци­о­нер ки­леп ябы­шып, ты­ныч­лан­дыр­мак­чы бул­ган иде­ләр, бар шул гай­рәт­ле ке­ше­ләр, алар­ны җил­кә­се аша гы­на чө­еп җи­бәр­мә­сен­ме! Олы­рак гәү­дә­ле­се киш­тә­лек өс­те­нә ба­рып төш­те, икен­че­се — ми­ли­ция ма­йо­ры­ның өс­тә­ле­нә. Киш­тә­лек тә, өс­тәл дә — чел­пә­рә­мә, кой­мак уры­ны­на гы­на изел­де­ләр дә, чы­ра ке­бек чәр­дәк­лән­де­ләр.

Кит­те ту­наш, кит­те дөм­бәс­ләш. Ка­ян­дыр ун­биш­ләп ми­ли­ция әһе­ле пәй­да бул­ды. Са­бир­ны да, аның һич­бер су­лыш­сыз утыр­ган юл­да­шы Хис­мәт­не дә, авы­зы ачы­лып, хәй­ран хә­лен­дә поч­мак­ка сең­гән Мө­дәр­рис­не дә сөл­лә­де­ләр һәм, ана­дан ту­ма шә­рә кал­ды­рып, сал­кын, боз­лы зин­дан­га кер­теп таш­ла­ды­лар.

— Ерт­кыч­лар!— дип үке­рен­де мыс­кыл­лан­ган Са­бир.

— Ка­ба­хәт­ләр!— дип сү­ген­де кү­гә­реп кат­кан Хис­мәт.

— Үтер­де­ләр!— дип ела­ды зәң­гәр­лә­неп бет­кән Мө­дәр­рис.

Бә­хет­лә­ре­нә зин­дан эче ярым ка­раң­гы һәм алай бер-бер­се­нең хә­лен алар күр­ми, җи­ме­рек һәм кан­лы чы­рай­ла­рын, изел­гән авыз-бо­рын­на­рын си­зен­ми, тик бо­гау­ла­ну­ла­рын­нан соң авыр­тып кал­ган кул­баш һәм аяк­ла­ры­ның авыр­ту­ла­рын­нан гы­на ың­гы­ра­ша иде­ләр. Озак­ла­мый арып-та­лып йо­кы­га ки­тте­лә­р. Әм­ма зин­дан боз ке­бек иде. Йо­кы­ла­ры ти­рән бу­лу­га ка­ра­мас­тан, яр­ты сә­гать­тән соң өче­се дә ту­ңып уян­ды­лар. Ни хик­мәт, һич­бер җир­лә­ре авырт­мый, җан­на­рын гы­на ту­ңып үлү кур­кы­ны­чы би­ләп ал­ган, бул­ган хәл­ләр­дән соң баш­ла­ры тә­мам ай­ныр­га өл­гер­гән иде. Ә бу ва­кыт­та ми­ли­ция әһе­ле исе­ре­шеп бет­кән бу­лып чык­ты.

Мө­дәр­рис түз­мә­де, ишек­кә ба­рып ябыш­ты:

— Үте­рә­сез, чы­га­ры­гыз мон­нан! Үте­рә­сез!

Аның сүз­лә­рен һәм дө­бер­дә­тү­ен ишет­кән ке­ше бул­ма­ды. Әм­ма Мө­дәр­рис аның са­ен ка­ты­рак сү­ге­нә һәм ша­шы­на бар­ды. Ул чы­гы­рын­нан чык­кан­га ка­рап, ип­тәш­лә­ре­нең дә тү­зәр әмә­ле кал­мый­ча, сө­як­лә­ре­нә ка­дәр шал­тыр-шол­тыр кал­ты­ра­на баш­ла­ды­лар. Са­бир түз­мә­де, ишек­кә ки­те­реп тип­те. Ал­ла­һы­ның бир­гән ку­ә­те бе­лән зин­дан ачы­лыр­га ти­еш иде. Әм­ма ише­ге сел­ке­неп тә ка­ра­ма­ды. Тә­мам ша­шы­ну­дан соң та­би­гать­тә дә шу­лай, нәкъ адәм хол­кын­да­гы­ча, аңа ты­ныч­ла­ну иңә. Тот­кын­нар да ты­нып, бер-бер­се­нә та­ба елыш­ты­лар. Шу­шын­да гы­на алар үз­лә­ре­нең зур бә­ла­гә ду­чар бу­лу­ла­рын тө­шен­де­ләр.

Адәм ба­ла­сы үзе­нең кем­ле­ген җә­бер­гә тар­гач кы­на аң­лый баш­лый шул ул. Ке­ше­нең ке­ше­дә һич­бер эше юк. Әм­ма дә ке­ше ке­ше­дән баш­ка яши дә ал­мый. Адәм­не бә­хет­сез ит­кән за­ма­на тә­гәр­мә­че баш­лар өс­тен­нән ге­нә тү­гел, бә­гырь­ләр­нең неч­кә кыл­ла­рын өзеп, саф­лы­гын тап­тап үтеп ки­тә. Шун­дый ва­кыт­та үзең­нең ру­хи нык­лы­гың­ны җый­на­саң, чын ке­ше бу­ла­сың ин­де, аны­сы!

 

Юл үзе­нең авыр­лы­гы бе­лән тү­гел, уй-хәс­рә­те бе­лән из­де. Са­бир ма­ши­на әр­җә­сен­дә, көз­ге сал­кын һәм өс­тән явып тор­ган юеш кар­га ка­ра­мас­тан, ая­гы сы­нык сы­ңар бо­за­вын ко­чак­лап, елый-елый кайт­ты. Аңа ил­нең хә­ер­сез­ле­ге, дөнь­я­лык­ны га­дел­лек ия­се Ал­ла­һы тә­га­лә­нең таш­ла­вы аер­ма­чык бу­лып ачыл­ды. Ул хә­зер һич­нәр­сә­гә һәм һич­кем­гә ыша­на­чак тү­гел иде. Күз ал­дын­да ва­кыт-ва­кыт ба­зар­да ит са­ту­чы те­ге ми­шәр пәй­да бу­лып, мыс­кыл­лап кө­лә­дер сы­ман то­ел­ды.

Алар­ны зин­дан­нан ир­тән­ге як­ты бе­лән чы­гар­ды­лар. Ми­ли­ция ида­рә­се­нең ишек ал­дын­да тор­ган ма­ши­на­ әр­җә­сен­дә ая­гы сын­ган сы­ңар бо­зау һәм ән­чек эт, аның кө­чек­лә­ре кал­ты­ра­нып ята иде­ләр. Кал­ган мал-ту­ар­ның кай­да­лы­гын бе­лер­гә мөм­кин иде дә, әм­ма:

— Бо­лай җи­ңел ко­ты­лу­ы­гыз­га сө­е­не­гез!— дип За­ри­пов кур­кы­тып әйт­кәч, суд юлын­да йө­рер­лек­лә­ре дә кал­ма­ган юлау­чы­лар мон­нан тиз­рәк чы­гып та­яр­га ки­рәк­ле­ген тө­шен­де­ләр. Алар­ны мыс­кыл­лап әр­җә­гә таш­лан­ган ән­чек эт ба­ла­ла­ры сы­ңар бо­зау­ның сын­ган ая­гын­нан ак­кан һәм ин­де ук­ма­шып өл­гер­гән ка­нын ялый­лар иде. Ин­де яшәү өме­тен­нән ваз кич­кән бо­зау­ның күз­лә­ре зур ачыл­ган, сал­кын­нан һәм сы­нык ая­гы авыр­ту­дан ул да кал­ты­ра­на, бо­ры­ны­на­ча юеш­лә­неп яше ага иде.

Чис­тай ми­ли­ци­я­се­нең мон­дый баш­баш­так­лы­гы кот­ла­рын ал­ган­лык­тан, җит­мә­сә сө­як­лә­ре­нә­чә ка­тып зин­дан­да уз­ды­рыл­ган төн­нән соң хәл­сез­лә­неп кал­ган Сас­мак ир­лә­ре акыл­сыз­лык бә­ла­сен­нән хәй­ран иде­ләр.

— Кая до­ку­мент­ла­ры­гыз? Бу бо­зау-са­рык­лар­ны ур­ла­ган­сыз!— дип, күз­лә­рен дә йом­мый га­еп­ләү­лә­ре, ми­ли­ция ка­ве­ме­нең сүз­лә­рен­дә аз бул­са да хак­лык бу­лыр­га мөм­кин­ тү­гел­ле­ген дә­лил­ли иде.

— Са­тып ал­дык, нин­ди до­ку­мент ин­де ул та­гын?— ди­я­рәк, Са­бир кай­нар­ла­нып ма­та­шу­ы­ның ахы­ры зин­дан бе­лән тә­мам­лан­га­нын үз җил­кә­сен­дә та­ты­ган­лык­тан, кай­та­рып ка­бат сүз баш­лар­га кый­ма­ды. Хис­мәт тә, Мө­дәр­рис тә ан­дый ба­тыр­чы­лык­ка җөрь­әт ит­мә­де­ләр. Әм­ма дә ак­ча­ла­ры­ның су­га агуы алар­ның җан­на­рын әр­не­тә, үз­лә­ре­нең дө­рес­ле­ген рас­лый ал­ма­я­чак­ла­ры ча­ра­сыз­лык бе­лән га­җиз­ли бир­де.

— Без­нең бо­зау-са­рык­лар­ны кая куй­ды­гыз соң?— ди­де, шу­лай да Са­бир үзен­дә көч та­бып.

— Кон­фис­ка­ци­я­лә­дек!— ди­де ми­ли­ция сер­жан­ты, олы авы­зын ко­ла­гын­нан ары­рак ерып.— Ниш­лә­тик баш­ка­ча? За­ко­ны шун­дый!

— Үз аб­зар­ла­ры­на кай­та­рып яп­кан­нар­дыр әле!— ди­де Мө­дәр­рис, бу сүз­лә­рен те­ге­нең ише­теп алу­ын­нан өр­кеп, ярым пы­шыл­дап кы­на.

Әм­ма сер­жант әл­лә кай­сы ко­ла­гы бе­лән шәй­ләп өл­гер­де һәм, мыс­кыл­лап:

— Су­еп аша­дык!— ди­де дә:— Эл­де­ре­гез мон­нан җәт­рәк!— дип ки­ңәш бир­де.— Юк­са та­гын кер­теп яба­быз! Бо­лай суд­сыз-ни­сез ко­ты­лу­ы­гыз­га рәх­мәт әй­те­гез! Һәр­кай­сы­гыз­га ки­мен­дә ун­би­шәр ел төр­мә сро­гы елый!

Аның бу сүз­лә­ре кай­нап чы­гар­га мөм­кин бул­ган Са­бир­ның соң­гы там­чы код­рә­тен ал­ды. Хис­мәт һа­ман да ма­ши­на­сын­да ка­зын­ды. Те­ге­сен-бу­сын җай­ла­гач, “Га­зиг­”ы те­ләр-те­лә­мәс ке­нә, көч­лә­неп ма­таш­кач, ки­нәт ка­бы­нып кит­те.

— Бен­зин­га ка­дәр сы­гып бе­тер­гән­нәр!— ди­де Хис­мәт.— Ту­лы бак иде!

Әм­ма ул ял­гыш­ты. Ба­гы ту­лы тү­гел, яр­ты­лаш кы­на иде. Бен­зин­ны ми­ли­ция шо­фер­ла­ры алып бе­те­рә­чә­ген ул ин­де төн­лә ни­чә­мә кат юл­даш­ла­ры­на ис­кәрт­те. Бу юлы шу­ны рас­лап кы­на әйт­те, ши­ге­нең дө­рес­ле­ге ачыл­сын өчен!

Юл­да алар­га мө­гез­ле эре тер­лек тө­я­гән ма­ши­на­лар ике тап­кыр оч­ра­ды. Аның са­ен өче­се­нең дә бә­гырь­лә­ре ер­ты­лып, җан сү­рү­лә­ре бү­се­леп ал­ды. Алар да шу­лай хә­ер­ле юл­га чык­кан иде­ләр бит, алар­ның да бә­хе­те ка­мил иде. Әм­ма ни мәгъ­нә? Ми­нут эчен­дә адәм ба­ла­сы­ның ая­гы та­еп ки­тәр­гә, ул баш­тү­бән ки­леп тө­шәр­гә, ха­рап бу­лыр­га мөм­кин. Бә­ла — аяк ас­тын­да, ан­да са­лам җә­ел­мә­гән. Ча­ма­лап кы­на ат­ла­ган­да да бик та­ман­га ту­ры ки­лә бу тор­мыш­та! Ә ча­ма бе­лән йөр­мә­гән иде­ләр­ме соң? Бик ча­ма бе­лән ге­нә, җа­ен-җай­га ту­ры ки­те­реп, әм­ма та­рал­ды да кит­те, бү­сел­де дә бет­те бә­хет­лә­ре.

Са­бир нәр­сә ге­нә дип уй­лар­га да бел­ми иде. Бә­хе­тен сы­ер сөз­гән авыл агае сал­кын көз­нең ул мәгъ­нә­сез ми­ну­тын­да бу дөнь­я­лык йө­зен­дә бер дә га­дел­лек юк­лы­гын кү­ңе­ле бе­лән той­ган, акы­лын­да аң­ла­ган, үз кү­зе бе­лән күр­гән һәм аңа кар­шы бер ге­нә дә, мыс­кал ка­дәр­ле ге­нә бул­са да эш май­та­ра ал­ма­я­ча­гын­нан хәй­ран иде. Элек хет ич­ма­сам пар­тия бар иде, ул гү­я­ки дә­вер­нең на­му­сы һәм вөҗ­да­ны бу­ла­рак аң­ла­шы­ла һәм үзе­нең “дө­рес­лек” кы­лы­чы бе­лән һәр­төр­ле хә­шә­рәт­нең му­е­ны­на ча­бар­га мөм­кин иде. Һәр­хәл­дә Са­бир үзе ком­му­нист­лар пар­ти­я­се әгъ­за­сы бул­ма­са да, аны шу­лай дип тоя һәм бе­лә иде. Ул ва­кыт­лар­да на­чаль­ник-чи­нов­ник ише­ләр дә ул пар­ти­я­дән кот­ла­ры очып, әл­лә кем бу­лып ки­тә ал­мый­лар иде шул. Пар­ти­я­нең күз­лә­ре күп­не кү­рә, ко­лак­ла­ры ерак­тан ук ише­тә иде. Ә хә­зер, ме­нә аны алып таш­ла­ды­лар да, кем га­дел хө­кем йөр­тә, кем­гә та­я­ныр­га?

— Ал­ла­һы тә­га­лә!..— Са­бир го­ме­ре буе Ал­ла­һы­ның бар­лы­гы­на ыша­на һәм хәт­та дуң­гыз бу­лып исер­гә­нен­дә дә га­мә­лен­дә аңа та­я­на иде.— Ә ул — ерак­та, те­ге дөнь­я­дан хө­кем йөр­тә! Ә бу дөнь­я­да, бү­ген, хә­зер ки­рәк иде ул!

Аның те­лен­дә һәм уен­да са­та­на­лык юк иде. Ул ин­де зин­дан­да ук Ал­ла­һы тә­га­лә­не кат-кат те­ле­нә ал­ды. Нәр­сә ха­кын­да әйт­кән­нә­рен ип­тәш­лә­ре ге­нә тү­гел, ми­ли­ция ида­рә­се­нең бас­кыч тө­бен­дә бер-бер арт­лы тә­мә­ке пыс­кы­тып тор­ган те­ге сер­жант та аң­ла­ды. Ва­кый­га һа­ман да шул, те­ма­сы да ис­ке иде.

— Нәр­сә?— ди­де аңа ул сер­жант.— Ал­лаң­ны ча­кы­ра­сың­мы­ни? Бар-бар, ча­кыр, си­нең ке­бек исе­рек­ләр­гә исе ки­тә ин­де аның!

Са­бир­ның мыс­кыл­ла­нуы йө­зе­нә тул­ды. Ме­нә хә­зер ачуы кай­нап чы­гар да, сер­жант­ны бу­газ­лап алыр һәм бу­ып са­лыр сы­ман иде. Әм­ма, Хо­да рәх­мә­те, Са­бир ачу­ын эче­нә йот­ты. Шун­да Хис­мәт, бә­ла­дән ба­ша­як ди­я­рәк, ка­бы­нып кит­кән ма­ши­на­сы­на ку­а­нып, аны җы­лы­тып та тор­мас­тан:

— Тө­я­ле­гез, егет­ләр!— дип әмер би­рер­гә һәм “Га­зиг­”ын куз­га­тыр­га өл­гер­де. Са­бир, ма­ши­на­ның әр­җә­се­нә си­ке­реп ме­неп, сы­нык аяк­лы сы­ңар бо­за­вы өс­те­нә ау­ды. Мө­дәр­рис ин­де ка­би­на­га чу­мар­га өл­гер­гән иде. Са­бир мыс­кыл­ла­ну­ын­нан елап җи­бәр­де һәм, сы­нык аяк­лы сы­ңар бо­за­вын ко­чак­лап, ти­зәк­ле, пыч­рак, юеш әр­җә тө­бен­дә утыр­ган хә­лен­дә кал­ды. Сы­нык аяк­лы сы­ңар бо­зау­ның ба­шы аның тез­лә­рен­дә, күз­лә­ре күз­лә­рен­дә иде.

Юл­да хә­ер­ле ке­ше­ләр оч­ра­мый кал­мый. Ма­ши­на­сы җы­лы­нып җит­кән Хис­мәт бен­зи­ны бе­теп кил­гән­гә бор­чы­ла иде. Якын-ти­рә­дә ге­нә ягу­лык алыр­лык зап­рав­ка­лар кү­рен­мә­де. Оч­рый кал­ган­да да, ке­сә­лә­рен­дә бер ти­ен ак­ча­ла­ры кал­ма­ган­лык­тан, бен­зин сал­ды­рыр­га мөм­кин тү­гел иде. Ми­ли­ция ка­ве­ме­нең шу­шы ка­дәр дә явыз һәм ерт­кыч­лар­ча та­ла­я­чак­ла­рын элек­тән ише­теп бел­гән­лек­тән, Хис­мәт эш­нең шу­шы ки­леш җи­ңел ге­нә тә­мам­ла­ну­ы­на сө­е­нер­гә ти­еш бул­са да, та­тар­лы­гы йө­зе­нә бә­реп чы­гып, ачу­ын­нан:

— Ка­ба­хәт­ләр!— дип куй­га­ла­ды. Ин­де бен­зи­ны тә­мам бе­теп, Чис­тай-Ка­зан юлы өс­тен­дә, Ырын­бург трак­ты­ның шә­рә кы­рын­да “Га­зик” тук­та­лып кал­ды. Бә­хет­лә­ре­нә арт­ла­рын­нан ки­леп чык­кан ма­ши­на­да ки­лү­че шо­фер алар­ны узып кит­мә­де, ка­би­на­сын­нан ел­мая-ел­мая төш­те.

— Нәр­сә, аб­зый­лар, ва­тыл­ды­гыз­мы әл­лә?

— Бен­зин бет­те шул, энем!— ди­де Хис­мәт, аңа исән­лә­шеп кул су­за-су­за.— Мон­да зап­рав­ка да кү­рен­ми!

— Ә-ә, юк ул мон­да. Чис­тай­га кер­гән­дә бар иде, эш­ли тор­га­ны хә­зер Ка­зан­га­ча оч­ра­ма­я­чак ин­де! Ниш­ләр­сез икән?— дип, “Га­зик”­ның бен­зо­бак­гы­на ие­леп, төрт­кә­ләп ал­ды. Шыр буш бул­ган­лы­гы ко­лак­ка ише­те­леп то­ра иде.

— Син, энем, мөм­кин­ле­гең бул­са, бу­лыш ин­де?— дип үтен­де ан­нан Хис­мәт.

— Ярар, абый!— ди­де егет, һич­бер ялын­ды­рып тор­мый­ча.— Мин­дә бер ка­нистр бен­зин бар иде. Ка­ра көн­гә кал­сам дип алын­ган. Юл­да ни бул­мый, үзе­гез дә бе­лә­сез!

— Әйе,— ди­де Хис­мәт, иге­лек­ле ке­ше­гә оч­ра­вы­на сө­е­неп.— Тик ми­нем ак­чам юк иде. Чис­тай ми­ли­ци­я­сен­дә төн ку­нып чы­гар­га ту­ры кил­де. Ту­за­ны­ма ка­дәр как­кан­нар.

— Алар кай­да да шун­дый!— ди­де егет, ка­би­на­сын­нан ка­нистр чы­га­рып.— Юл­да шо­фер­лар үза­ра хә­ер-хак­лы бул­ма­са­лар, ерак ки­тү юк ин­де!

Ул ки­теп бар­гач кы­на, Хис­мәт:

— Кем иде икән бу из­ге ба­ла? Исе­мен дә со­рап кал­ма­дым,— дип әй­теп, Мө­дәр­рис­кә ка­рап куй­ды. Зур бә­ла­дән соң на­сыйп бул­ган шу­шы ях­шы­лык алар­ның кү­ңе­ле­нә яшәү кө­чен өс­тә­де. Ма­ши­на­га да икен­че җан кер­гән­дәй бул­ды. Бу тиз­лек бе­лән кайт­кан­да алар ка­раң­гы­га ка­дәр Сас­мак­ка ки­леп ке­рер­гә ти­еш иде­ләр.

Ни өчен­дер па­ром­да да те­ге хә­ер-хак­лы шо­фер кү­рен­мә­де, юл­да да ва­ты­лып кал­ма­ган иде ин­де ул. Мө­га­ен ал­дан­рак җи­те­шеп, па­ром­ның ал­дан кит­кә­не бе­лән Ка­ма­ны кич­кән­дер!

Па­ром­нан чык­кач, Мө­дәр­рис­кә дә те­ле кайт­ты:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных