ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 13 страница— Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер!— дип әйтеп куйды. Хисмәт, машинасын читкәрәк чыгарып туктатты да, әрҗәдәге Сабирга таба күтәрелеп: — Әйдә, төш инде! Катып үләсең бит!— дип әйтеп карады. Әмма Сабир тыңларга да теләмәде. Аның кочагында сынык аяклы сыңар бозау иде. Гүя менә шуны да аннан тартып алырлар, бәгырен кисәрләр, мәҗнүн итәрләр сыман тоелды. Сабирның теләгенә Хисмәт каршы килә алмады. Бары тик: — Ярый алай булгач, мә, бөркән!— дип, өстеннән бушлатын салып, аңа ыргытты.— Ничек телисең — шулай! Хуҗаның акылы — үзендә! Алар бүтән бер генә дә тукталып тормадылар. Хәер, туктатучылар да булмады. Кайтып җиткәнчегә кадәр “Газик” җиңел генә элдерде дә элдерде. Сасмак якынайган саен моңа кадәр буш кебек тоелган күңелләрендә хис-тойгылары тыгызлана барды. “Менә, качып киткән идегезме, Алла суктымы?”— дип бөтен авыл белән көләчәкләр, бу бер дә сер түгел! Тик менә хатыннарына нәрсә әйтерләр? “Агыйделнең аръягыннан бер энәгә бер сыер алырга киткән идегез!..”— диярләрме? Әллә бакыр бозау хәсрәтен уртаклашырлармы? Сынык аяклы сыңар бозау өчен Агыйделнең аръягына чыгарга, акчаларын суга салып кайтырга язган булган шул, һични эшләр хәл юк! — Тукта! Тукта!— дип Сабир машина кабинасының түбәсен төйгәч, Хисмәт тормозга басты һәм тизрәк ишеген ачарга ашыкты: — Ни булды? — Ашыкма әле?— диде Сабир, күзгә Казан-су ярыннан тауга таба үрмәләп менеп баргандай күренгән туган авылы Сасмак ягына күрсәтеп.— Күз эленсен әле, болай кайтып керсәк, адәм көлкесенә калырбыз! Сабыр итик! Аның тәкъдименә һичкем каршы түгел иде. Сабир әрҗәдән төште һәм яшел кыяк хәлендә салкын кышка керергә уйлаган арыш уҗымына таба атлады һәм аны комсызланып җыя башлады. Бераздан кочагы белән күтәреп, сынык аяклы сыңар бозавына китереп салды. Мескен җан иясе, арыш уҗымы исен сизеп, инде икенче тәүлек ачлыкта булуына һәм сөяк сыныгына карамастан, аякланып аңа таба килде. Онытылып ашый башлады. Агыйдел аръягыннан кайтып килүче мыскылланган өч юлчы аңа алтын бозауны күргәндәй карап тора иделәр. Бичара Мөдәрриснең күзләренә яшьләр килде һәм ул, аны-моны әйтмәстән, авылга таба туп-туры арыш уҗымы буйлап кайтып китте. Бу да түгел, бозау машина әрҗәсеннән төшмәкче булып талпынды. Сабир аны күтәреп алды. Җиргә бастырды. Өч аягында гына ныклы тора алмыйча, бозау авышып-авышып китте. Әмма уҗым буйлап атлап эчкәрәк керде, ашый бирде. Сабир аның артыннан килде. Шунда Хисмәт машинасын кабызды һәм авылына таба үкертеп кайтып китте. Сабир арыш уҗымы өстендә сынык аяклы сыңар бозау белән ялгызы басып калды. Аның әле өенә шушы алтын бәясенә төшкән бозауны ияртеп кайтып керәсе, анда кайнар хатыны кочагына авасы бар иде. Бу инде көянтә мәсьләсе генәме соң! Басу уртасындагы сынык аяклы сыңар бозау мөгрәп куйды. Аның тамагы туеп килә иде бугай. — Ярар, бераз ашадың, үземнең дә эчемдә бүреләр улый, кайтабыз! Әйдә, малкай!— дип Сабир аңа эндәште. Хайванның да акылы үзе белән икән, алар авылга таба китеп бардылар. Бозау аксый, Сабир чайкала иде. Бераздан басу өстенә иңрәү ишелде: — Агыйделнең аръягында...
Шәмсиянең көянтәсе сыну хакындагы хәбәр Казанның “Күмхуҗ базары”нда Бер колактан икенчесенә тагын күчеп өлгерде. Өйлә ирешеп килгәндә, гадәтеннән иртәрәк, Арча хатыннарының катык-сөт рәтендә Фатих күренде. Ул тегене-моны эндәшми генә үтте. Аны алдан күреп өлгергән, әмма сер бирәсе килмәгән Вәлиулла итчеләр белән нидер сөйләшкәләп алды. Арча хатыннарының күзләре алар артыннан ияреп йөренә бирде. Хәзер нәрсәдер булырга тиеш иде. Тик барысы да искечә калды, Фатих тыныч кына уңга борылды һәм базардан чыгу ягына таба атлады, Вәлиулла исә, ит үлчәтеп маташты да, нигәдер алып тормады, сулга китеп барды. Шәмсиянең көянтәсе бу юлы ире Сабир куәтеннән сынганлыгын әлегә белми иделәр. Бу хакта әлегә Сасмак авылы да хәбәрдар түгел иде. Чынлыкта Сабир аны, кадагы да үзе какканча, буявы да нәкъ үзләренекечә булган көянтәне Шәмсиянең сыртында сындырды. Бичаракай бөгелеп кенә төште дә киселеп кенә ауды. Моңа кадәр ирен пешмәгән дип йөргән хатынның мин-минлеге шулай юк ителер дип кем уйлаган? Нигә дип иренә каты орылды инде ул? Кайтып керүенә, аны яратып, көтеп, сокланып каршы алган иде түгелме? Ә Сабиры: — Акчабыз Агыйдел суында акты!..— димәсенме? — Ничек акты? — Шулай булды инде... Шәмсия түзмәде: — Кая бозаулар?— дип, күркәдәй кабарып чыкты. Пешмәгән ире: — Булмады... Сынык аяклы сыңар бозау гына тәтеде...— диде. — Ә акчалар кая? — Агыйделгә акты дидем бит инде... Сабир еламый гына иде. Шәмсия ышанмады, тизлек белән ишек алларын, сарай-кураларын тынычлыгын җуйган тавык шикелле кыткылдап әйләнеп керде һәм, әле һаман да чишенергә генә маташкан иренә: — Син, хайван, монда корсак киереп каласың, мин таңнан базарга йөгерәм, кашыклап сатып, тиенләп акча табам... Агыйделгә агызырга бездә Әндерәй казнасы бар дип белдеңме әллә?!. Сынык аяклы сыңар бозау алып кайтмасаң!— дигән иде, әллә балаларының кичке уеннарында төнгә калулары мөмкинлек бирдеме, Сабир: — Хатын, җитте!— дип кычкырып, ишек яңагына китереп сугуы булды, мич арасыннан, үзенең шунда гына икәнлеген белдереп, теге кадагы да үзләренчә кагылган, буявы да нәкъ элеккесе кебек кырылган мари көянтәсе аякланып килеп төште. Ир, зәһәр сүгенеп, Агыйделенең, акчасының, Чистаеның һәм милициясенең бер очтан һәммәсе бергә бәгырь төбеннән актарылып бәреп чыкканын сизмичә дә калып, көянтәне кулына алып, хатыны сыртына китереп орды. Шәмсия моңа гына бирешерлек түгел иде. Әмма аның чытлыклануы иренә куәт кенә бирде. Сабир икенче һәм өченче тапкыр хатынына тондырганда гына көянтә шартлап куйды. Ул тагын өстәде. Шәмсия идәнгә ауды. Юк, ул әле авыртуны сизәргә өлгермәгән иде. Әүвәле аны иренең гомерендә беренче тапкыр кулын күтәрүе таң-гаҗәпкә калдырды... Ничә тапкыр органдыр, көянтә ахырда урталай сынды. Шәмсия идәндә аңсыз ята иде. Чистайдан бирле котырынучы җенен инде тәмам чыгарып, Сабир исә караватына барып ауды һәм дөнья җимергән булдыклы ир кыяфәтендә йокыга талды. Бераздан ул гырылдый ук башлады. Уеннарыннан кайтып килүче балаларының шаулашуларыннан Шәмсиясе бераздан айнып китте. Өйгә алар әле кереп җитмәгән иделәр. Ул, изелгән тәнен сөйрәп, үрмәли-үрмәли Сабиры янына килде. Караватка тартылып күтәрелде һәм, иренең кочагын ачып, песи баласы кебек шунда йомарланып ятты. Килеп керергә җитешкән балалары, сынган көянтәгә игътибар итеп тормастан, түр якка таба ашыктылар. Телевизор кабыздылар. — Әти кайткан икән, йоклый, арыган!— дипме алар сөйләнә калдылар, Шәмсия изелгән хәлендә иренең кочагында йокыга китте. Ул инде хәзер элеккеге көянтә сындырып Казанда калгалаучы Шәмсия сыйфатында иртәгә дә, берсекөнгә дә уянмаячак иде. Юк, ул торыр, әмма катык-сөт белән йөкләнеп Казанга йөгермәс. Ничек тә җан асрар әле. Кибән кадәре ире бар, җигелсен! Әнә, Агыйделнең аръягыннан көтүе белән сыер, сарык, тана, бозау алып кайткан. Анда бер энәгә бер сыер, ди, бозаулары да бакыр бәясе генә икән... Шәмсия саташа иде. Абзар ягында сынык аяклы сыңар бозау, башмак тана белән карт сыерның көрпә чөмерүләреннән көнләшепме, канәгатьсез мөгрәп куйды. Әмма ишетер кеше юк иде. Карлар явар, көннәр туңдыра башлауга, үзен барлап, Мөдәррис белән Хисмәтнең килеп керәсен ул түгел, Сабир да әлегә белми һәм күз алдына китерә алмый йоклый. Хәер, аларга гына сүзе табылачак ул чүмәләнең. Ирләр кулында сына икән ул көянтә, “А-а-гыйделнең ар-ръ-ръягында!..” 2002, июль-октябрь, Сасмак—Казан.
“ГАЛӘВИ ТЫКРЫГЫ” Хикәя Ходай белсен, кем язган һәм каян чыккан сүздер инде ул — “Галәви тыкрыгы”! Билләһи, һәр авылда бар бугай андый җирләр! Дөрес, юньле авылда тыкрыклар бик күп була. Әмма мондые — берәү генә! Адаштыра, әйләндереп йөртә, туры юлыңнан каерып алып кереп китә торганы ул. Яшереп маташасы түгел, адәм баласы турыдан гына атлый белми инде, анысы. Һичшиксез яки абынып куя, яисә ялгыш юлга аяк басып ала, ягъни “Галәви тыкрыгы”на кереп чыга. Төз урамнардан туры гына йөрсә, ни була инде? Әйе, алай яхшы була шул ул. Әмма дөньяда яшәгәч тә, бер адашып, бер ялгышып та куймагач, нәрсәгә гомер сөрдем дип сөйләнергә? Бервакыт Сабира түти үз ирен бәйләнә икән: — Кайда сөйрәлдең бу вакытка кадәр?— дип.— Абзар тулы малың, казың, үрдәгең! Мин каян барсына да җитешим? Җирбит, әшәке, әлкәш! Ире, Әхмәдулла, сер бирми, һаман да тәүфыйклы кыяфәтендә басып тора, ләм-мим икән. Аның саен хатыны кыза: — Шул “Галәви тыкрыгы”нда болганып йөрмәсәң, өйгә туры кайтсаң ни була? Әхмәдулла һаман сеңдереп кенә ала. — Бозау, “Галәви тыкрыгы”нда тоз сипкәннәрме әллә анда? Бу юлы Әхмәдулла түзеп тора алмый, ишеккә юнәлә. Артыннан хатынының сүзе куып җитә: — Кая олагасың? Әхмәдулла мескен тавышы белән генә җавап бирә: — Тоз яларга... Ире чыгып китүгә, Сабира түти янына күршесе Миңзифа килеп керә. Өстәлгә чәй, шикәр, конфет, ак күмәч һәм бал белән каймак менә. Авыл яңалыкларын сөйләшергә керешәләр. Сүз “Галәви тыкрыгы”на килеп төртелә. Моннан тиз генә борылып чыгасылар түгел инде. Әхмәдулла абзый кичен, үзе әйткән “тозын ялап” бетереп кайтып керсә, хатыны Сабира белән күршесе Миңзифа һаман да “Галәви тыкрыгы”нда икәннәр. Җиденче кат самавырны егып, егерме тапкырлар гына яңартып, һаман да сүзләре бетәсе, күңелләре төкәнәсе юк инде боларның. Ире, йортта хуҗа булуын искәртми генә, эндәшми-тынмый урынына кереп ята. Үзе сөенә, ярый әле бер сүз әйтмәгән, юкса әллә ниләр булырга мөмкин: “Галәви тыкрыгы”ннан хатын-кыз тәмам юләрләнер хәлдә шашынып чыга бит ул. Андый чакта авызга су капмыйча мөмкин түгел, әллә нәрсәләр уйлап чыгарып бетерәләр бит, ягъни, әлеге дә баягы “Галәви тыкрыгы”на кереп китәләр дә, шуны бер шәһәр сыйфат итеп бетерәләр. Әнә беркөнне мин дә хатынга, уенына чынны кушып: — Әллә соң туган-тумачаны күрергә вакыт җиттеме икән? Бер сәяхәт кылып килмәгәем!— дигән идем, ник әйткән көнемә төштем. Китте кереп, китте кереп... Әмма “Галәви тыкрыгы”ннан ерак бара алмады! Бездә шулай инде ул, бер-бер бәхәс чыга калса, кырык бабаңның кабер такталарын кубаралар, әллә кайчан онытылып беткәнне казып чыгаралар, “сөякләрен юарга” керешәләр. Әгәр дә шушы гадәтләребез булмаса, имеш, без әллә кайчан татарлыктан арыныр идек тә урыска әверелеп бетәр идек. Ярый әле “Галәви тыкрыклары”на кергәләп, адашып һәм башларыбызны катырып йөрибез... — Сәлам, Гайфулла! — Сәлам әле, ни-кем, энем! Хәлләрең ничек? — Болай ярый шунда! — Ничек ярый гына...— Китте инде, китте Гайфулла, “Галәви тыкрыгы”на борылды, әле җиңемнән тарта, әле акны, әле караны сөйләп ала. Болай да йонсыз кәчтүмемнең бөтен йоннарын чүпләп бетерде. Үзе сөйли, үзе йолыккалый. — Соңга калам, ашыга торган җирем бар! — Ни, теге нәрсә белән бетте инде?.. Юк, булмый, туксанынчы “Галәви тыкрыгы”на керергә җыена бу, китеп баруың мең артык! Октябрь–ноябрь, 1999.
“ЗӨБӘЕР КУЫКЛАРЫ” Хикәя Вакыйганы бер дә әллә кайчан булган дип сөйләмиләр. Хәер, хан заманнарында ук түгел, патшалы чакларда икәнлеге аңлашылып тора. Бар иде заманнар, бар иде адәмнәр дияргә генә кала. Актаныш халкының, санга кыска булсалар да, мактану һәм мактату кебек нәрсәләрне бик тә сөюләре гомум мәгълүм инде, яшереп торасы түгел! Көннәрнең берендә Зөбәер авылыннан ике агай-эне Әнәккә юл алганнар, кунак булып төшәләр, имеш. Халыкның байлыкка мөкиббән киткән, һай кешесе дә кешесе дип түгел, бәлки, менә киеме дә киеме диярәк шаккатып, тел шартлатып яшәгән чаклары икән. Зөбәер авылыннан, әйткәнебез Әнәккә юл алган теге ике агай-эне, Әнәс белән Хәбиб бик тә куык, үзләрен әллә кемгә куярга яратучылардан булганлыктан, атларын алдан яхшылап ашатып, юып-чистартып, күчәрләрен майлап, арбаларына башаклы печән тутырып, яңа күренсенгә хатыннарыннан тәгәрмәч тырнакларына кадәр мунчала белән ышкытып, кыргыч белән кырдырып, пычак белән тигезләтеп, ахырда ышкы белән шомартып куйганнар. Моңа кадәр дирбия, йөгән, ыңгырчаклары юкәдән генә исә дә, күршеләре Хикмәтулла абзыйдан күн дилбегә, югары оч Әхмәтсафадан Казан дугасы, Зарифулладан Уфа камыты, Бәдретдиннән бөгелмә аеллары, Сәйфетдиннән Сөләй чуклары алып торганнар. Барысы да гаҗәеп матур һәм күзләрне камаштырырлык, имеш. Әйтерсең туй итмәкчеләр болар! Әнәс белән Хәбибнең килеш-килбәтләре адәм күзенә чалынырлык булмаса да, бу рәвешле адәм рәтенә керүләре төс-кыяфәтләренә дә ямь өстәгән. Кешеләр шундый инде алар: юктан әллә кем булып китәләр, аздан гына мескенгә калалар. Әмма зөбәерләр андыйлардан түгел, арба төбендә йөрүчеләрдән исәпләнмиләр. Шулай итеп, тәмам кеше рәтенә кергән Әнәс белән Хәбиб таң тишелүгә юлга чыкканнар. Атларын ардырмыйча гына атлатып Әнәккә таба баралар икән, фикер алышып, җыр сузгалап, тургай моңлануларын тыңлаштырып, үз җайларына тәмам истирәхәт кылганнар. Баралар икән, баралар... Дөмбери атавына җитәрәк, юл өстендә аркылы яткан тырманы шәйләп өлгерәләр. Яңа ялтырап торган саплы кул тырмасы икән. Атлары үз алдына тыела төшә. Әнәс — Хәбибкә, Хәбиб — Әнәскә карашып куялар: “Син нәрсә уйлыйсың?”— имеш. Атлары тукталып кала. Хәбибнең нәрсә уйлавында Әнәснең ни эше бар? Әнәснең нәрсә диярендә Хәбибнең ни катнашы? Ике агай-эне юлларын дәвам итмәктә, берсе атның дилбегәсен тартып куя, икенчесе: — На-а-а!.. Һөчт-һөчт!— диярәк аваз сала. Тырманы үтеп китәләр дә, беркавым ара җир узуга, икесе дә сикереп төшеп, юлдан кирегә йөгерә башлыйлар. Боларның болай хәтәр узышуларына хәйран итеп, тукталган урыныннан кузгала алмыйча атлары карап кала. Ике агай-эне тырмага берьюлы килеп тотынырга өлгермиләр, өстенә үк китереп басалар, ул, табигатенә күрә, сикереп торып, икесенең дә башына кундыра. Ике агай-эне, гадәттәгечә, бер-берсенә ябышалар. Якалашалар. Хәбиб сукты дип уйлый Әнәсе, Хәбибе этлекне Әнәстән күрә. — Нигә бәрдең? — Кем бәрде? — Кем булсын, син! — Син үзең бәрдең! Боларның ике калай әтәч кебек бер-берсенә ташлануларына хәйран калырлык булса да, аларны һичкем күрми кала. Әгәр дә кемдер карап торган булса, тәгәри-тәгәри көлгән булыр иде. Ярый әле өсләренә кигән яхшы киемнәре аларның артыгы белән кызган ачу ташларын бераз сүрелдерергә мәҗбүр иткән. Яхшы кием белән сугышып-әүмәкләшеп яту оят шул! Болар, яңадан төзәтенеп, юл читеннән үлән чемчегән атларына таба китәләр. Тагын туктап калалар. Кире йөгереп килеп, инде генә тырманы күтәреп алырга дигәндә тукталып калалар. Бер-берсенә текәлеп: — Рәхимегез... Рәхимегез... Рәхимегез!— дип ялына башлыйлар. Имеш, син ал да, мин ал, сиңа булсын да, миңа булсын! Шунда бер юлчы килеп чыга. Тырманы табуына куанып: — И-и, табылды, рәхмәт яугыры,— дип, йөгереп килә дә ала.— Бу минеке иде, егетләр! Юлчы ничек кинәт килеп чыкса, шулай күздән дә гаип була. Әнәс белән Хәбиб, мәсәл мисалында, томшыгына капкан сыры шунда төлкенең авызына төшеп киткән карга кебек үзләрен хис итәләр. Чарасыздан бичара хәлләрендә арбаларына барып утыралар. Әнәс дилбегәне кагып, Хәбиб: — На-а!— дип аваз салып, юлны Әнәккә таба турылыйлар. Баралар, баралар. Үпкәләгән кыяфәттә, кара йөз белән бер-берсенә ачуланып карап-карап алалар. Әнәс тырманы уйлый. Хәбибне күңелдән генә ачулана. Хәбибнең Әнәсне тотып изәсе, тукмап ташлыйсы килә. Әмма икесе дә сабыр итәләр. Арба келтери, ат юырта бирә. Әнәккә матур гына барып ирешәләр. Авыл башында каз куып йөргән әби кешене очратып, бу йөрүләрен хәерлегә юрыйлар. Шунда Әнәс әйтеп куя: — Теге тырма ул адәмнеке булмагандыр да әле? Юри генә әйткәндер! Хәбиб аңа карап куя, арбадан төшеп, кире йөгерердәй, әмма ераграк кителгән. Артка борылып карый, ул-бу күренми, теге әби генә каз куган җиреннән кире кайтып килә. Аллаһ сакласын, әллә нәрсә уйлавы бар. “Бу зөбәерләрнең чабата табаны гына ялтырап калды”,— дияр. Халыкка сөйләсә, ояты ни торыр! Шунда, чабата димәктән, Хәбиб аваз сала: — Сал чабатаңны, киик читекләрне! Ялт кына берсе — сул, икенчесе уң аякларындагы чабаталарын чишеп, алар урынына, әйе-әйе, шул ук аякларына, ягъни, берсе — сулына, икенчесе уңына пар читектән Хәбиб берсен, Әнәс икенчесен киеп куялар, арбадан шул читекле аякларын ике яклап салындырып, чабатада калган аякларын исә арба эченә тыгып яшерәләр. Боларның күкрәк киерелә, йөзләренә туклык билгесе саналган кызыллык йөгертелә. Әнәкнең киң урамнары тараеп кала. Ни адәм очраса, маңгаендагы ике күзе дүрт булып карап кала: — Кемнәр булыр бу? Һай байлар да икәннәр... Ул дирбияләре, ул арбалары — яңадан яңа гына, затлысыннан яхшысы! Аякларында да пардан читекләр, ниндие әле, кәҗүлескәй!.. Хәбиб дилбегә тартып ала, Әнәс: — На-а!— дип кызулата. Арба келтери бирә, ат: — Инде якын калды, инде якын калды!— дигәндәй өметләнеп, соңгы хәле белән сузылып йөгерә. Капка төбенә шапылдап барып аугандай килеп туктыйлар. Халык боларны биш күз белән үк карап тора. Әмма ни Әнәс, ни Хәбиб арбаларыннан төшмиләр. Хуҗаларның капкаларын какмыйлар. Сыңар аякларын арбада болгап утыра бирәләр. Имеш, күрегез безнең читекләребезне, кәҗүлескәй! Шулай вакыт акрынлап булса да шуыша тора. Боларның атлары, форсаттан файдаланып, сукыр йокыга талып, черем итеп ала. Ә хуҗалар һаман да чыгып капка ачмыйлар. — Булмады бу,— ди Хәбиб, зар күңелен интизар итеп. — Әллә үлгәннәр инде?— ди Әнәс, юньсезгә юрап. Шунда хуҗаларның өйалды ишеге ачылып китә, аннан бер малай йөгереп чыга да, җил капка төбендә торган атлы арбаны күреп: — Әнкәй, кунаклар килгән, Зөбәер кунаклары!— дип, кире өенә йөгерә. Ул арада аңа ияреп әнисе һәм кода тиешле Нурислам абзый чыгалар да: — Нинди Зөбәер куыклары?— дип сорыйлар. Малай: — Мин, куыклары, димәдем, кунаклары, әйттем,— дип, сузарлык җире дә булмаган борынын тартып куя. Җил капканы ачалар. Ишегалдына кергәч кенә Хәбиб, арбадан төшеп, кода белән иңгә-иң килеп кочыша. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|