Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 17 страница




Хәл­ләр­нең бо­лай ук бу­ла­ча­гын күз ал­ды­ма ки­те­рер­лек һәм уй­лап бе­те­рер­лек тү­гел иде. Ба­ры­сы да бә­хет­кә юрал­ган­лык­тан, мин үзем­не ал­тын ба­лык тот­кан урыс кар­ты ке­бек хис ит­тем.

Ул ел­ны яз­ның сал­кын ки­лүе, җәй­нең дә сө­ен­де­рер­лек бул­ма­я­ча­гын ис­кәр­теп, кү­ңел­ләр­дә әл­лә нин­ди ят хис­ләр уя­тты, хәт­та ту­ган як­ның да җанга ка­де­ре бет­кән ке­бек то­ел­ды. Кай­да­дыр бү­тән җир­дә, әй­тик, та­тар­ның үк­сез туф­ра­гы Кы­рым­да яки Әс­тер­хан­да яшә­сәң, озын кыш­ның әшә­ке­ле­ген­нән, пыч­рак көз­нең хә­ер­сез­ле­ген­нән ко­ты­лып, бә­хет-сә­га­дәт һәм рә­хәт­лек­ләр чи­гәр­сең сыман.

Җәй­гә чы­гу­га, бер-бер арт­лы кил­гән сал­кын яң­гыр­лар бән­дә­ләр­не бө­тен­ләй үк тау­шал­ды­рып таш­ла­ды. Ми­нем ял­га чы­гар ва­кы­тым җи­теп ма­та­ша иде. Ул ва­кыт­та мес­кен бер оеш­ма­да тәр­тә­гә җи­гел­гән ча­гым. Га­и­ләм­нең бар та­бы­шы шу­лар­дан ал­ган са­нау­лы хез­мәт ха­кын­нан һәм ха­ты­ным­ның мәк­тәп­тә укы­ту­ын­нан гы­на гый­ба­рәт бу­лу сә­бәп­ле, го­ме­рем­дә бер дә ерак һәм диң­гез­ле җир­ләр­дә ял ит­кә­нем юк. Хәт­та ул хак­та хы­ял­ла­на да ал­мыйм. Шу­лай да, иш яны­на куш бу­лыр ди­гән ни­ят­тә әдә­би иҗат эше бе­лән дә шө­гыль­лә­неп, хәл­лә­ре мак­тар­лык кү­рен­мә­гән, ти­раж­ла­ры кеч­ке­нә, уку­чы­ла­ры са­нау­лы бер­ни­чә гә­җит-жур­нал­да хи­кә­я­лә­рем­не бас­тыр­га­лыйм. Уңыш­ла­рым — кеч­ке­нә, та­лан­тым исәп­кә алын­мау сә­бәп­ле, го­но­рар ак­ча­сын да ти­ен­ләп ке­нә би­рә­ләр, аны­сы да ва­кы­тын­да эләк­ми яи­сә, алыр­га өл­гер­сәм, шул мат­бу­гат­чы жур­на­лист­лар­ның өс­тәл сы­е­на ке­реп бе­теп ба­ра иде. Чөн­ки алар:

— Си­нең әй­бе­рең­не бас­тыр­дык, без­нең өлеш­кә кер­дең!— дип җан­ны рән­җе­теп, вәс­вә­сә кы­лып, ки­мен­дә бер яр­ты­ны ач­ты­ра һәм хөр­мә­тем­не та­ләп итә бе­лә иде­ләр.

Ал­ган го­но­рар ак­ча­сы ир­ке­нә­еп сый­лар­га җит­мә­гән­лек­тән, га­и­ләм бюд­же­ты­на ке­реп, бе­рәр яр­ты­ны ка­ләм әһе­ле ку­а­ны­чы өчен кыс­ты­рып ба­рыр­га мәҗ­бүр­сең. Юк­са, икен­че юлы сөй­лә­шеп тә тор­ма­я­чак­лар.

Ал­лаһ рәх­мә­те, шул ел­ны кө­тел­мә­гән җир­дән мәр­тә­бә­ле ге­нә го­но­рар эш­ләп таш­ла­дым. Те­атр­да уза­чак бер әфән­де­нең олуг юби­лей ки­чә­се­нә сце­на­рий язар­га мин­нән гай­ре һич­кем алын­ма­ды. Бар ос­та­лы­гым­ны җи­гәр­гә ты­рыш­тым. Тан­та­на ма­тур гы­на ки­леп чык­ты. Җит­мә­сә, ял­га ки­тү ал­дын­нан со­ра­ла тор­ган “от­пуск­” ак­ча­сын да ва­кы­тын­да бир­де­ләр. Бу хәл­ләр гү­я­ки ак­ча яу­ган­ны хә­тер­лә­тә иде­ләр. Сө­е­неч­лә­рем­нең иге-чи­ге юк. Урам­да тук­са­нын­чы еллар­ның ур­та­ла­ры узып ба­ра. Го­ме­ре­мә кү­рел­мә­гән хәл — ки­нәт ке­сәм ка­лы­на­еп кит­те. Акыл­лы бул­сам, язу өс­тә­ле алып ка­лыр идем. Югый­сә, кай­да — поч­мак­та, кай­да — тез ба­шым­да, яки ки­тап өс­тен­дә уты­рып кы­на язам. Иҗат эше­мә һич­бер мөм­кин­че­ле­гем юк. Язу­га уты­ру­га, ха­тын яки чүп тү­геп ке­рер­гә җи­бә­рә, яи­сә идән юар­га ке­ре­шә. Өс­тә­лем бул­са, аңа якын да кил­мәс иде. Бу — яза, иҗат итә дип уй­лар иде.

Ке­сә ка­ба­рып кайт­кан шул кө­нем­дә, серне яшермичә, ир­тә­гә ял­га ки­тә­чә­ге­без­не, ак­ча­лар би­рү­лә­рен дә әйт­кәч, ха­ты­ным­нан биг­рәк ба­ла­лар сө­ен­де­ләр.

— Әл­лә бе­рәр язу өс­тә­ле ала­быз­мы?— дип,үз җаема ишарә итеп, иркәмә сак кы­на тәкъ­дим яса­дым. Имеш, аңа гы­на ак­ча җи­тәр­лек.

— Нин­ди өс­тәл та­гын?!.— Тәкъ­ди­мем шун­да ук ки­ре ка­гыл­ды. Ха­тын бе­лән бә­хәс­лә­шеп то­ру, аңа дә­лил­ләр ки­те­реп аң­ла­ту мәгъ­нә­сез иде.— Ял ал­дын­нан ни­гә ки­рәк ин­де ул?

“А­лып кы­на кайт­кан бул­сам, ки­ле­шер идек. Өс­тә­лем­не кү­тәр­теп ку­ып чы­гар­мас иде әле!”— дип уй­ла­дым да авы­зы­ма су кап­тым. Әм­ма үзем­нең пеш­мә­гән­лек ха­тын­ны усал­лык­ка мәҗ­бүр ит­кән­ле­ген аң­лау­га ка­дәр ба­рып җи­тә ал­ма­дым.

— Ял­дан соң ак­ча ки­рәк бу­лыр! Хә­зер хез­мәт ха­кын ва­кы­тын­да тү­лә­ми­ләр. Бе­рәр банк­ка сак­лык­ка са­лып ку­яр­быз, аз­мы-күп­ме ар­та то­рыр!— ди­де.

Ми­ңа да бу фи­ке­ре бик оша­ды. Әм­ма хә­зер­ге ва­кыт­та банк­лар­га да ыша­ныч юк, са­лып ку­яр­сың, ки­ре кайтарып ала ал­мый­ча га­җиз­лә­нер­сең. Өч ти­ен­лек ба­кыр­ның ке­рем про­цен­ты да зур тү­гел!

— Кай­да са­лыр­га икән? Алар күп бит хә­зер, чат са­ен! Кай­сы­сы­на?— дип со­рар­га мәҗ­бүр бул­дым.

— Юнь­ле­рә­ге­нә! Пр­оцен­ты да ях­шы­сы­на, ыша­ныч­лы һәм нык­лы­сы­на!— ди­де ха­ты­ным, мин пеш­мә­гән кәлҗемә­гә төп­ле ки­ңә­шен би­реп.

— Ан­дый банк­ны кай­дан та­ба­сың ин­де? — Мин һа­ман да ике­лә­нү кы­я­фә­тен­дә идем, бу юлы­ да из­ге ха­ты­ным ки­ңә­шен өл­герт­те:

— Дус­ла­рың­нан со­раш­тыр, хәбәр-та­быш ит!

“Ак­чам бар иде, банк­ка са­лыр­га те­лим!”— дип та­ныш-бе­леш­лә­ре­мә әйт­сәм, ис­лә­ре ки­тәр иде ин­де. Ка­зан шә­һә­рен­дә ми­нем бай­лы­гым ха­кын­да хә­бәр­ләр та­ра­лыр... Ә ни­гә, ба­кыр гы­на икән­ле­ген бел­дер­ми­сең аның, ыша­ныч­ла­ры ар­тыр, сан­га алып сөй­лә­шә баш­лар­лар! Ха­ты­ным “Э­кобанк” ише­ләр­гә сал­мас­ка ки­ңәш ит­те.

Һәр­төр­ле бел­де­рү­ләр­не, гә­җит мә­ка­лә­лә­рен укып, кесәм төбендәге акчамны саклыкка вакытлыча урнаштырып торырга юнь­ле бер банк эз­ләп ба­шым кат­ты. Ан­дый­лар та­был­ма­ды. Хә­бәр­ләр ку­ан­ды­рыр­лык тү­гел иде. Кай­сы­ла­ры­ның баш­ла­ры суд юлын­нан чык­мый, бер­лә­ре­нең ху­җа­ла­ры, ха­лык ак­ча­сын ур­лап, тиз ара­да чит ил­гә кач­кан­нар, икен­че­лә­ре “дөр­ләп ян­ган”, ягъ­ни бан­крот­лык­ка чык­кан, өчен­че­лә­ре те­гер­мән та­шын буш­ка әй­лән­де­рү бе­лән ге­нә шө­гыль­лә­нә, дүр­тен­че­лә­ре бө­тен­ләй дә фай­да­сыз, про­цент­сыз икән. Банк ди­мәк­тән, бө­тен­ләй яман нәр­сә икән ул: ак­ча бә­я­се көн­нән көнгә тө­шә бара, инф­ля­ция ил буй­лап хө­кем йөр­тә, алар, шу­шын­нан фай­да­ла­нып, аның исә­бе­нә диви­дендлырын кө­ри­ләр!

— Ярар, Ал­ла­га тап­шыр­дым!— ди­дем, ха­тын сү­зен тың­лап һәм икен­че көн­не ахыр­да бер ка­рар­га ки­леп.— Кит­тем әле, дус­лар­ны да кү­реп, ки­ңә­шеп тә алыр­мын. Ни әй­тер­ләр...

— Күп­ме ак­чаң ба­рын бел­дер­мә!— ди­де ха­тын, хә­ер­ле юл­лар те­ләп оза­та ка­лып.

— Һич­кай­чан!— ди­дем, аны ку­ан­ды­рып.— Өч ти­ен ба­кы­рым бе­лән ке­ше көл­де­рә­сем юк, бел­ми тор­сын­нар!

Әм­ма дус­ла­р­ны кай­сы банк­ка ак­ча са­ла­сым тү­гел, бәл­ки аның ни­ка­дәр кү­ләм­дә икән­ле­ге күб­рәк кы­зык­сын­дыр­га­ны минем алардан ки­ңәшләрен со­ра­ган ва­кы­тларым­да мәгъ­лүм бул­ды. Мин әй­тер­гә те­лә­мә­дем. Шун­лык­тан юнь­ле тәкъ­дим дә ишет­мә­дем. Га­лим­җан әфән­де­ләр­дән соң Гыйль­мет­дин­нәр­гә, ан­нан Сә­лим бай­га кер­дем. Ми­нем ки­ңәш со­рап йө­рү­ем алар өчен гү­я­ки юк ар­тын­нан куу­ым ке­бек бер га­лә­мәт тә буш га­мәл иде. Тә­мам ап­ты­раш­та ка­лып, ин­де кич­кә авыш­кан урам буй­лап ат­ла­дым. Шун­да элек­ке­ге та­ны­шым Са­мат әфән­де оч­ра­ды, кү­зе­нә ча­лы­ну­ы­ма, ерактан ук кү­зә­теп кил­гән икән, хәл со­ра­штыру­га ке­реш­те, ул да тү­гел, ми­нем нин­ди мәсь­ә­лә бе­лән йө­рү­ем­не ише­теп:

— Сез нәр­сә, Ярул­ла әфән­де? Һич ки­чек­мәс­тән ак­ча­гыз­ны “Ин­тех­банк”­ка са­лып ку­е­гыз! Хә­зер­ге за­ман­да ак­ча­ны ке­сә­дә йөр­тә­ләр ди­ме­ни? Сә­га­те-ми­ну­ты ка­дер­ле! Әй­лә­нә тор­сын! Про­цент­ы ар­та тор­сын!— дип ачу­ла­нып таш­ла­ды.— Ан­да ми­нем бик ях­шы та­ныш мар­җам бар. Ма­мо­ги­на Тать­я­на Юри­ев­на. Ке­ре­гез, үзе бе­лән сөй­лә­ше­гез. Ыша­ныч­лы­рак бу­лыр. Ка­зан­ның иң бай бан­кы ул! Төп офи­сы — Мәс­кәү­дә!

А­ның бу сүз­лә­рен­нән кү­ңе­ле­мә җы­лы иң­де. Ма­мо­ги­на ди­гән мар­җа­сы­ның исе­мен та­гын бер кат ка­бат­ла­тып, хәт­та те­ле­фо­нын язып ал­дым. Зур рәх­мәт­ләр әйт­тем.

— Әй­дә, бер ге­нә ке­реп чы­гыйк! Йө­зәр грамм гы­на!— ди­де ул, ми­ңа чы­тыр­дап ябыш­кан хә­лен­дә.— Эшең уңыш­лы бул­сын­га, ял­га чы­гу­ың хөр­мә­те­нә. Ни ди­сәң дә, дус­лар бе­лән бер уты­ру үзе бер го­мер ул!

“Ак­чам юк!”— дип ке­нә ан­нан ко­ты­лу мөм­кин хәл тү­гел иде. Ир­тә­гә бө­тен Ка­зан­га: “Ка­рун!”— дип, гай­бә­тем­не та­ра­та­чак.

“­Йөз грамм гы­на” ди­гә­не ике­гә, өч­кә та­ба арт­ты. Ахырыл-әмер, өч ба­кы­рым­ның бер­се бе­лән хуш­лаш­тым. Әм­ма кә­е­фем кү­тә­ре­леп кит­те. Аның ки­ңәш­лә­рен ко­лак­ка элеп бар­мау мөм­кин һәм ки­леш­ле тү­гел иде. Үз янын­нан тиз ге­нә җи­бәр­мә­де. Дүр­тен­че йөз грамм­га кыс­тый-кы­са баш­ла­ды. Бо­лай­га кит­сә, ба­кыр­ла­рым­нан тә­мам ко­лак ка­га­сы идем.

— Син бор­чыл­ма!— ди­де Са­мат, ми­нем нәр­сә эш­ләр­гә дә бел­мә­вем­не кү­реп.— “Ин­тех­банк”­та про­цент­лар ях­шы. Тать­я­на Юри­ев­на бе­лән һич­шик­сез ки­ңәш. Олы кап­лы бер тарт­ма зат­лы кон­фет алып ке­рер­гә оныт­ма. Кыйм­мәт­ле­рә­ге ях­шы бу­лыр. Та­ны­шыр­сыз! Ха­тын-кыз­лар аның ише игъ­ти­бар­ны яра­та­лар алар.

Мин ри­за идем. Әм­ма Са­мат­тан тә­мам арып бе­теп, аның то­за­гын­нан ни­чек тә ко­ты­лу җа­ен та­бар­га ти­еш бул­дым. Ул та­гын йөз грамм та­ләп итә баш­ла­ган­чы дип ка­ба­ла­ныр­га то­тын­дым. Шул ук ва­кыт­та, бе­лә­сез ин­де, пеш­мә­гән ке­ше­нең эше шун­нан гый­ба­рәт, Са­мат­ны ачу­лан­ды­рыр­га да те­лә­мим.

— Сез, әфән­дем, бәл­ки Тать­я­на Юри­ев­на ди­гә­не­гез­гә шал­ты­ра­тып әй­тер­сез, ми­нем алар­га ке­рә­чә­гем ха­кын­да?.. Ми­һер­бан йө­зе күр­сә­тер­ләр иде!

— Шу­лай шул!— ди­де Са­мат, үте­не­чем­не бу юлы­ да аяк ас­ты­на са­лып тап­та­мый­ча.— Дө­рес әй­тә­сең, хак сүз! Хә­зер­ге за­ман­да һич­кем­гә ыша­ныр­га яра­мый. Бе­ләм, ак­чаң әл­лә ни күп тү­гел... Без­нең брат­ка бер кич­лек... Тор­мы­шың да авыр ба­ра. Яр­дәм ит­ми­чә бул­мас. Та­гын бер ге­нә йөз грамм һәм шу­ның бе­лән сый-хөр­мә­тең җи­тәр! Биш­не эч­тем­ме әле? Әйе, син кы­ла­нып кы­на утыр­дың! Мон­да да бул­дык­лы­лы­гың ча­ма­лы­рак шул! Син — бер­не, мин — биш­не, җәм­гы­сы ал­ты бу­ла! Ике ке­ше­гә ал­ты йөз грамм гы­на кү­тә­рү бер­ни дә тү­гел ул. Сөй­лә­шер­мен, кайт­кач та шал­ты­ра­тыр­мын! Та­гын йөз­не ге­нә алып кил дә... Ше­шә ярым да бул­ма­гач аны!

Са­мат­ка ми­нем вак­лап ара­кы та­шу­ым­нан бу­фет­та са­ту итү­че ту­таш та ту­еп бет­кән иде бу­лыр­га ки­рәк, ире­неп ке­нә та­гын йөз грамм­ны үл­чә­де һәм кар­шы­ма этәр­де:

— Шул гы­на­мы?

— Шул гы­на!— ди­дем мин дә кә­еф­сез ха­ләт­тә, та­гын да бә­я­сен чу­мы­рып тү­ләп.

Са­мат­ка бу гы­на аз бу­ла­чак иде. Ул кү­тә­реп ку­ю­га, тиз ге­нә ки­тү ягын ка­ра­дым. Ар­тым­нан ия­реп чык­ты. Ке­сәм­нең тө­бе­нә төш­кән­че, ярык та­га­рак янын­да кал­дыр­ган­чы ты­ры­ша­чак иде бу. Мин ин­де ан­нан һич­ни үтен­мәс­кә ты­рыш­тым. Са­мат үзе:

— Тать­я­на Юри­ев­на! Исең­дә кал­дыр... Тать­я­на Юри­ев­на!— дип ар­тым­нан та­кыл­дап, хәт­та бар­мак янап кал­ды. “Ка­ра аны”— янә­се!

Өй­дә ха­тын ут йо­тып кар­шы ал­ды. Аның бор­чы­луы йө­зе­нә чык­кан иде. Шун­лык­тан ачу­ла­нып таш­ла­ды:

— Кай­да йөр­дең бу го­мер­гә­чә?!.

— Банк эз­ләп!— ди­дем, сер бир­мәс­кә ты­ры­шып.

— Тап­тың­мы соң?

— Ку­лае бер дә оч­ра­ма­ды. “Ин­тех­банк”­ка са­лыр­га ки­ңәш ит­те­ләр. Ир­тә­гә, то­ру­га, шун­да йө­ге­рәм!

Я­ше­рен-ба­ты­рын тү­гел, шул Са­мат­тан ко­лак итем­не аша­тып уты­рып, ул көн­не ак­чам­ны сак­лык­ка са­лыр­га өл­гер­ми кал­ган идем.

Ә ха­тын һа­ман да үзе­нең кирәген өз­ми кал­дыр­ма­ды:

— Ыша­ныч­лы­мы соң ул?

— Пр­оцент­ы да зур, ди­ләр!— ди­дем, кәт­тә­лә­неп ки­тү­ем­не яше­рә ал­мый­ча.

— Кем­нәр?— ха­тын һаман үзе­не­кен кис­тер­де.

— Са­мат!— Мин әй­тәм.— Аның ан­да та­ны­шы эш­ли икән. Ул шун­да ки­ңәш ит­те!

Бу ара­да хә­мер сө­ре­ме ба­шым­нан ки­тәр­гә өл­гер­де, ха­ты­ным­ның: “Кая ак­ча­ла­рың, ир­тән­гә­чә үзем­дә тор­сын­нар!”— дип әй­тү­ем­нән ко­тым алы­нып, тиз­рәк ки­ем­нә­рем­не алыш­тыр­дым да йо­кы тү­шә­ге­нә су­зыл­дым. Аны-мо­ны си­зен­сә, ха­рап бу­ла­чак­мын, бу­сы, яше­реп то­ра­сы тү­гел, көн ке­бек ачык.

“Ин­тех­банк” Ка­бан кү­ле бу­ен­да­гы кы­зыл кир­печ­ле бо­рын­гы би­на­да икән. Ул сак­лык ча­ра­ла­ры­ның, ул тә­рә­зә­лә­ре­нең, ул кас­са ти­рә­лә­ре­нең бик зат­лы эш­лә­не­ше хәй­ран­га кал­ды­рыр­лык иде. Мин­нән ал­да гы­на бер ха­ным уни­ке мең дол­лар Әме­рикә ак­ча­сы сал­ды. Пр­оцент­ла­ры хак­тан да зур икән. Хәт­та ми­нем ке­бек агач һәм ба­кыр ак­ча ки­те­рү­че­ләр­не дә бай­лар бе­лән ти­гез дә­рә­җә­гә җит­ке­реп сө­ен­де­рә­чәк­ләр, имеш! Бар әле бай бу­ла­сы­лар, бар әле кор­сак ки­е­рә­се­ләр! Элек кая ка­ра­ган­мын?

Ак­ча­ла­рым­ны кал­ды­рып, ку­лы­ма сак­лык ке­нә­гә­сен ал­гач кы­на Тать­я­на Юри­ев­на ди­гән­нә­ре исе­мә төш­те. Кыз­га­ныч, тарт­ма бе­лән зат­лы кон­фет алыр­лык мөм­кин­ле­гем кал­ма­ган икән... Шу­лай да... Әгәр Са­мат шал­ты­рат­кан бул­са? Ә ул һич­шик­сез сү­зен­дә то­ра ин­де! Алай булгач, бу ханымга кер­ми­чә, хәл-әхвәлен булса да сораштырып чыкмыйча мөм­кин тү­гел!

Хә­зер урам­да өс­тәл ку­еп нәр­сә ге­нә сат­мый­лар. Җа­ның ни те­ли, шу­ны алыр­га бу­ла. Әгәр дә ке­сәң ка­лын икән, бө­тен дөнь­я­ны соң­гы чү­бе­нә ка­дәр тәкъ­дим итәр­гә мөм­кин­нәр.

Әл­лә ни кыйм­мәт­ле­се­нә көч җит­мә­де, шу­лай да, ул мар­җа ал­дын­да ким-хур бул­мыйм дип, бар ак­чам­ны кы­рып-се­бе­реп бер тарт­ма кон­фет алыр­га ту­ры кил­де. Һай сө­е­нә­чәк ин­де ул!

Татьяна Юри­ев­на ди­гән­нә­ре юан­тык кы­на, дөнь­я­ның ки­те­ше­нә-кай­ты­шы­на исе дә кит­мә­гән, тә­мә­ке­че бер ха­ным бу­лып чык­ты. Ми­нем тарт­ма­лы кон­фе­тым­ны өс­тәл тарт­ма­сы­на са­лып куй­ды да йөз­гә тө­тен өр­де. Го­зе­рем­не тың­лап бе­тер­гәч, си­га­ре­тын зат­лы яшел­таш кө­ли­сә­гә ба­сып сүн­де­реп:

— Без­дә иң зур про­цент­лар, банк — бай, ыша­ныч­лы,— дия-дия мак­та­нып та ал­ды. Мин әйт­кән Са­мат­ны да исе­нә тө­шер­де.— Ә-ә, Са­ма­тик, күп­тән кү­рен­гә­не юк... Шал­ты­рат­са, ярый... Сә­лам әй­те­гез!

— Ярар!— ди­дем. Бү­тән сүз та­ба ал­мый­ча, та­гын өс­тәп өл­гер­дем: — Ки­чә сез­гә шал­ты­ра­тыр­га ти­еш иде...

— Сал­ган иде­ме?— ди­де мар­җа, ка­бат си­га­рет ка­бар­га үре­леп, әм­ма уен­нан ки­ре кай­тып.

— Әйе,— мин ап­ты­раб­рак кал­ган идем.

— Аң­ла­шы­ла!

Мар­җа, шу­ның бе­лән без­нең оч­ра­шу­ны тә­мам­лап, кул­ты­гы­на пап­ка кыс­тыр­ды, тор­ды һәм:

— Ашы­гыч эшем бар иде. Хә­зер­гә ху­шы­гыз!— дип, ише­ге­нә юнәл­де, ми­ңа чы­гып ола­гу­дан ар­ты­гы кал­ма­ды.

Шул ук көн­не авыл­га, ту­ган­нар­да ял итеп ки­лер­гә дип юл­га чык­тык. Без­не биш күз бе­лән көт­кән­нәр икән. Кай­ту­дан баш­лап эш­кә то­тын­дык, әле пе­чән чап­тык, кай­та­рып өй­дек, утын хәс­тә­рен күр­дек, баш­ка­сын, ди­гән­дәй, ял ае­быз­ның үтеп кит­кә­нен дә сиз­ми кал­дык. Те­ле­ви­зор ка­бы­зыр­га да, ра­ди­о­ны тың­лар­га да, га­зе­та­лар­ны ка­раш­ты­рыр­га да мөм­кин­лек тә­те­мә­де. Ир­тә­гә эш­кә чы­га­сы ди­гән­дә ге­нә шә­һә­ре­без­гә кайт­сак, дөнь­я­лар тә­мам бу­тал­ган, 17 нче ав­густ га­лә­мә­те ха­кын­да ха­лык тел­ләр­дән тө­шер­ми сөй­ли һәм сөй­лә­нә иде. Аның нәр­сә­гә бәй­ле икән­ле­ген тө­ше­нә ал­мый­ча ап­ты­рап бет­тек. Бак­сак, бер дол­лар­лык Әме­рикә ак­ча­сы өч тәң­кә­лек бә­я­дән егер­ме сум­га­ча си­кер­гән, кем­нәр­дер бер төн эчен­дә ба­ер­га өл­гер­гән, икен­че­лә­ре кыч­кыр­тып та­лан­ган һәм бөл­гән бу­лып чык­ты.

— Банк­тан ак­чаң­ны ба­рып ал!— ди­де ха­тын. — Юк­са — яна­чак!

Әү­лия ин­де, әү­лия!

— Бул­ма­ган­ны!— ди­дем, ки­ре­лә­неп. Имеш, та­гын бе­раз тор­сын, про­цен­ты арт­сын!— “Ин­тех­банк” — көч­ле банк ул, су­да да бат­мый, ут­та да ян­мый!

— Шулайдыр инде!— ди­де ха­ты­ным, сүз­лә­рем­не көл­ке­гә алып һәм алар­га үр­тәү төс­ме­ре би­реп: — Су­да бат­мый, ут­та ян­мый!

— Ар­та тор­сын,— ди­дем, би­ре­шер­гә те­лә­ми­чә, әле­гә һич­бер хәбәрләрне күңелгә якын ит­ми­чә.— Ни ур­та­да, ни пул­та­ра! Көн­дә­лек­кә тү­гел, ай­лык­ка сал­ган идем. Ме­нә, бер ат­на гы­на кал­ды, ан­на­ры ба­рам да алам!

Җиң­дем. Ир ке­ше ир ке­ше ин­де ул, ха­ты­нын да тың­ла­та бел­мә­сә, се­лә­гәй ди­ләр ан­дый­лар­ны!

— Ярар, тор­сын ин­де алай­са! — ди­де ха­ты­ным, әү­ли­я­ле­ген таш­лап.— Бер ат­на­дан бәл­ки бар­сы да үз уры­ны­на кай­тыр...

Әм­ма бу юлы­ ул да ми­нем ке­бек бер­кат­лы бу­лып чык­ты. Рә­сәй­нең, имеш, бо­зы да ныклы та­я­ныч­лы!

Бер ат­на ди­гән­дә урыс ак­ча­сы та­гын да оч­сыз­ла­нып кал­ды. Элек­ке­ге 250 руб­ля­ле язу өс­тәл­лә­ре 800 сум­га ка­дәр кү­тә­рел­де. Кас­са­да­гы ак­ча­ма өс­тәл тү­гел, урын­дык та алып бул­мый иде ин­де хәзер.

Әм­ма кү­ңелдә өмет уты сүн­мә­гән, ул га­дел­лек­кә ина­на. Ал­ла­һы тә­га­лә бән­дә­лә­рен ни­ча­ра­дан би­ча­ра­да кал­ды­ра ди­ме­ни?

“Ин­тех­банк” туп­са­сы­на хә­ләл ак­чам ар­тын­нан зур өмет­ләр баг­лап кил­дем. Имеш, ак­ча­ма про­цен­тын да арт­тыр­ган­нар­дыр әле, дол­лар бә­я­се­нә ка­рап үс­тер­гән­нәр­дер!

Кая ди ул! Адәм көл­ке­се, бө­тен­ләй дә ха­рап ит­кән­нәр икән! Ак­чам­нан җил­ләр ис­кән. Ул чи­рат, ул чи­рат! Ка­бан кү­ле­нең яр буе ри­за­сыз­лык бе­лән дөнь­я­ны сү­гү­че, дәү­ләт баш­лык­ла­рын, пре­зи­дент­лар­ны төр­мә­ләр­гә оза­ту­ны та­ләп ит­кән ха­лык бе­лән тул­ган. Ба­ры­сы да “Ин­тех­банк”­ка чи­рат­ка бас­кан­нар.

Бу хәл гү­я­ки ми­ңа ка­ра­мый иде. “Ин­тех­банк”­та та­ны­шым Тать­я­на Юри­ев­на бар!

Мең бә­ла бе­лән эч­кә уз­дым. Рәх­мәт үзе­нә, ка­бул ит­те, әм­ма:

— Ак­ча­гыз­дан җил­ләр ис­те! Һич­ни­чек яр­дәм итә ал­мыйм! Пре­зи­дент­ка ба­ры­гыз! Ул бир­сә ге­нә!— ди­де, чәч­лә­рем­не үрә тор­гы­зып, йө­зе­мә са­сы авы­зын­нан зат­лы си­га­рет тө­те­не өреп.— Мон­да сез­нең ике йөз ил­ле сум гы­на бул­ган, ку­лы­гыз­ны сел­тә­гез!

Ми­не урам­га ку­ып чы­гар­ды­лар. Яка­ла­ша­сым, кыч­кы­ры­ша­сым, үк­сеп елый­сым, дөнь­я­лык­ны сы­тып кар­гый­сым кил­де. Әм­ма кем бе­лән, ни­чек? Ха­тын­га ни дип кай­тып әй­тер­мен? Кө­пә-көн­дез акыр­тып та­лый­лар, ут­ка са­лып ян­ды­ра­лар!

Дан­лык­лы, нык­лы, мәгъ­рур “Ин­тех­банк” “дөр­ләп ян­ды”. Хә­ер, аның үзе­нә, ан­да эш­ләү­че­лә­ре­нә һич­ни бул­ма­ган, әм­ма ул ми­нем ти­ен­ләп җый­ган ак­ча­ла­рым­ны ян­дыр­ды, мин­дәй мең­нәр­нең хә­ләл сум­на­рын тө­тен­гә очыр­ды. Ял­кы­нын­да ху­җа­ла­ры кул­ла­рын җы­лыт­ты­лар, ә ха­лык көл өе­ме уч­лап кал­ды. Дәү­ләт­нең бу хәл­ләр­гә исе дә кит­мә­де. Ул үзен га­дел һәм га­зиз ил дип игъ­лан ит­те. Ярар, мин өс­тәл­сез кал­дым. Аны­сы­на тү­зәр­мен. Ә те­ге уни­ке мең дол­лар са­лып куй­ган ха­ным ниш­лә­де икән? Чәч­лә­ре агар­ган­дыр, би­ча­ра­кай­ның, йө­рә­ге то­тыл­ган­дыр...

Ха­ты­ным ачу­ла­нып ник бер сүз әйт­сен! Мо­ңа ка­дәр:

— Бул­дык­сыз! Ах­мак!— дип ачу­лан­ган ке­шем үз­гәр­де дә куй­ды:

— Ярар, Хо­дай шу­лай яз­ган­дыр ин­де!— диде.

Мин тә­рә­зә­ төбенә кил­дем. Ерак­та­гы “Ин­тех­банк” ягын­нан гү­я­ки ян­гын эс­се­ле­ге ки­лә, йө­зем­не, чәч­лә­рем­не, тә­нем­не көй­де­рә, йө­рә­ге­мә, җа­ны­ма мәх­шәр кот­кы­сы бу­лып үтәр­гә ты­ры­ша иде. Бә­гы­рем кө­ю­дән, йө­рә­гем яну­дан нәр­сә эш­ләр­гә дә бел­мә­дем. Сү­ге­нү­нең дә, елау­ның да, кул­га мыл­тык кү­тә­реп чы­гу­ның да фай­да­сы юк иде.

“Ин­тех­банк” кө­ле­нә­чә “я­нып бет­те”. Ми­нем һәм ми­нем ке­бек мең­нәр­нең ыша­ны­чын тө­тен итеп очыр­ды. Әм­ма җы­лы­сы­на кул җы­лыт­кан ке­ше­лә­ре: “Кы­зык ит­тек то­ма­на ха­лык­ны!”— дип, Ке­нәр ут­рау­ла­ры­ның бер­сен­дә сө­яр­кә­лә­ре бе­лән ко­чыш уй­нап яту­да­дыр әле!

Мин шу­лай уй­ла­дым. Тә­не­мә ак­рын­лап су­ык иң­де. Ир­тә­гә эш­кә чы­га­сым бар. Бавыр­лар өзел­гән­че ты­рыш хез­мәт йө­ген тар­тыр­мын, кул­га йок­мас­лык, та­мак­ка үт­мәс­лек ке­нә бул­са да са­нап ак­ча да тү­ләр­ләр. Ике-өч ай­га со­ңар­тып би­рү­лә­ре ярый әле аның, бер ел­га­ча да ач йөр­ткән чак­ла­ры аз бул­ма­ды!

Ә ялым үт­те дә кит­те. Бы­ел­гы җәй­не сал­кын бу­лыр ди­гән­нәр иде, фал­ла­ры ту­ры кил­мә­де, эс­се­дә­ме соң, ут эчен­дә кал­дыр­ды. Тә­мам ян­дыр­ды, көл ит­те.

21 сен­тябрь, 1999.

­ ЧЕМ­ПИ­ОН

Хи­кәя

 

Без­не оза­та ба­ру­чы чал чәч­ле, мө­лә­ем йөз­ле, буй­га-сын­га әл­лә ни кал­ку бул­ма­ган, ак кин­дер чал­бар­лы, кыс­ка җиң­ле кы­зыл күл­мәк­ле, аяк­ла­ры­на сан­да­ли ки­гән әфән­де чи­рат­та­гы һәй­кәл бе­лән та­ныш­тыр­ды:

— Бу­сы — без­нең мак­та­ны­чы­быз, авы­лы­быз­ның исе­мен дөнья йө­зе­нә та­ныт­кан бө­ек шә­хес — чем­пи­он!

Са­га­еп кал­дык. Эс­се ко­яш­тан ни­чек тә кү­лә­гә­лә­нер­гә те­ләп баш оч­ла­ры­на җә­еп гә­җит тот­кан аб­зый­лар: “Йө­зе та­ныш тү­гел­ме икән?”— ди­гән­дәй, һәй­кәл­гә су­зы­лып-су­зы­лып ка­ра­ды­лар. По­шык бо­рын­лы, чы­тык йөз­ле, киң җил­кә­ле, кеч­ке­нә аяк­лы бер та­тар ма­лае, таш­ка әве­рел­гән хә­лен­дә, җын­сыз һәм җы­лы­сыз кы­я­фә­тен­дә күк­кә те­кә­леп ба­сып то­ра иде. Аны сын­чы шул­ка­дәр ос­та яса­ган бу­лып чык­ты, бө­тен ты­рыш­лы­гын куй­ган, дөнь­я­лык­ның бар­лык ма­тур­лы­гын шу­шы эше­нә би­рер­гә ом­тыл­ган.

Һәй­кәл­нең ас­тын­да язу­лы так­та һич­шик­сез бу­лыр­га ти­еш иде. Әм­ма ул кыр­шыл­ган икән, бер­ни укып-аң­лап ка­лу мөм­кин­ле­ге ел­май­ма­ды.

— Бу — без­нең чем­пи­он!— дип дә­вам ит­те, го­рур­лы­гын яше­рә ал­мый­ча, бе­раз си­кер­гә­ләп, гү­я­ки шу­лай озы­на­еп ки­тә­чә­ге­нә шик­лән­мә­гән оза­та ки­лү­че­без.— Вә­ли­шин Га­ли Вә­ли­е­вич!

Бик та­ныш ке­ше­нең исе­мен ишет­кән ке­бек, хөр­мәт­ле ха­лык “ә­йе” дип баш как­ты, сок­ла­ну­ла­рын һич­кем яше­рер­гә те­лә­ми­чә:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных