ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 21 страницаЭһ, ул бүген җанкисәккәе Фатыймасы белән очрашачак! Нишләп кенә, ничекләр генә торып яталар икән, рәхмәт төшкереләр!
Казан юлы такыр иде. Көз ныгып алган, юлларның чокыр-чакырларына кар тулып бозланган. Йөрергә җиңел булса да, Олы Җәкедән чыгып берәр сәгать баруга, Шәйхелисламның айгыры тәмам хәлсез калды. Әле аксагандай тоелды, әле алан-йолан каранды. — Таныш түгел юл булгангадыр... Курыкма, малкай!— дигән булды мәхдүм, айгыр белән сөйләшеп, аның хәленә керергә теләгәндәй. Әмма ул айгырының хәерсез икәнлеген башына да кертеп карамады. Ике авыл араларында юлчылар очрап, арба артына гына утырган бер хатын: — Ерак юлдан киләсез булыр, атыгыз арыган,— дип сүз катып караса да, Шәйхелислам сер бирәсе итмәде. Бары тик: — Киләбез әле, Казангача ук иде,— диярәк мыгырданып алды. Аларны җиңел генә узып киткән атлылар, аның айгырына кызыгыптыр инде, борылып-борылып карадылар. Мәхдүм үзен горур тотты. Кара мыегын уңлы-суллы сыпыргалап куйды: “Күрегез,— янәсе,— кем килә!” Әмма аның горурланырлыгы алай ук түгел иде шул. Шәйхелислам моны аңлап бетермәде. Ул алданганын, ил күчерер сары биясен купшы куыкка алыштырып көлкегә калуын әле һаман да аңламый, күңеленә дә кертеп карый алмый иде. Җитмәсә әтисе Гариф хәзрәт тә: — Ай-һай, улым, яхшы айгырга тап булгансың! Сары биябезнең колыны киләсе елга тай булыр, нәселе яхшы иде. Кулдан китмәде! Моны ничек сиңа бирергә булганнар?— дип, вакыйгадан хәбәр алгач, кат-кат сөйләде. Дөнья күреп гомер сөргән, ил халкына игелектән гайре гамәле тимәгән мулланың күңеле шулкадәр яхшылыкта булып та, бу чаклы бәрәкәт ирешеренә ышанып җитмәсә дә, күңеле куаныч белән арыш-бирештә иде... Кичкә кар ява башлады. Юкәче марилар куып җитеп, узып барышларында Шәйхелислам алардан калышмаска итте. Арбасыннан төшеп калганда теге юлчы хатын: — Бу атың алан-йолан каранудан гайрене белми, йөрәксез, ахрысы,— дип, рәхмәте урынына шиген тәгәрәтеп, мәхдүмнең болай да гаугалы күңеленнән ямен куарга итте. Казанга килеп җиткәндә Шәйхелислам чибәр айгырын кыйный-кыйный арыган, аннан тәмам гайрәте чигеп, үкереп елар хәлгә җиткән иде. Шулай да ул үзен тынычландырырга тырышты. Әмма “йөрәксез айгыр”, инде юкәче марилардан да калып, мескен кыяфәтендә сөйрәлә, хуҗасына үзе урынына арбага җигелеп барырга кушадыр кебек тоела башлады. Моңа артыгы белән җен ачулары чыккан Шәйхелисламны: — Һо, кияү, нинди юллар белән?— дип каршы алган бабасы, ягъни ярәшелгән Фатыйманың атасы Габдрахман шушы кайгысыннан айнытып җибәрде.— Шәүләңнән таныдым, Шәйхелислам кияү. Әйтәләр иде аны, кияү буласы кешенең өрәге дә күңелеңә хуш килә дип, хак сүз икән!
Габдрахман бөтен Казанны уң-сулында адаштыра алган затлы маклерлардан иде. Кияве җигеп килгән чибәр айгырны беренче күрүеннән үк яратмады. Аңа: — Ишәк бу, йөрәге дөрес түгел моның!— дип бәя бирде.— Аякларында буталуыннан ук күренеп тора. Яндырганнар моны, кияү, харап иткәннәр. Сары бияң кая соң? Менә ат иде, ичмасам! Ишеткән һәр сүзендә мыскыллану тойган Шәйхелислам, марилардан алдануын тагын да ачыграк аңлап, хәзер шул юньсезләрнең хушлана-хушлана аракы чүмерүләрен күз алдына китерә барды. Ибраһим да алар арасындадыр, өч малае уртасына утырып бәйрәм итәдер сыман тоелды. Менә ничек шул ул. Кешегә ышанырга мөмкинме соң бу дөньяда? Авылдашыңа, мөселман баласы булса да, таянырлыкмы? Алдадылар Шәйхелисламны, алдадылар! Сары биясен харап итте. Ялтырый дип тәтәйгә кызыкты, кулындагы энҗесенә алышты. Менә юләр, менә ахмак! Фатыйх табибка күчтәнәч буларак аталган бәрәңге һәм ит, тагын да башка төр ризыктан булган вак-төякләрне шул килеш кенә җылы абзарда, арбадагы хәлендә каплап калдырдылар. Әмма дә: — Күсе-мазар тимәстер инде, шәт?— дип сорады Шәйхелислам, абзар ишеген яба башлаганнарында тукталып калып. — Салкын алмаса, күседән зыян булмас,— диде Габдрахман маклер. Мал кадерен белүче кеше икәнлеген дә сиздереп узды:— Өч көн элгәре генә олавы белән ак он шушында кунды. Рәхмәт төшкере, күсе-тычкан ише яһүди калдыклары борын да тыкмаганнар. Хуҗасы да хәвеф кичергән иде. Монда җылы. Ул юньсезләргә башка төр ризык та җитәрлек! Шулвакыт болдырдан Фатыйма төшкәне күренде. Шәйхелислам аны шунда ук танып алды. Итагать итеп кенә: — Исәнмесез!— дип башлап аваз салды. — Исәнмесез,— диде Фатыймасы да, аңа йөзен күрсәтми генә, хөрмәт билгесе буларак туктала калып.— Исән-имин генә килеп җиттегезме? — Сезнең хәер-фатихада!— диде Шәйхелислам, кабатланып:— Сезнең хәер фатихада идек! Инде генә кузгалып китәм дигәнендә кызы Фатыймага әтисе Габдрахман эндәште: — Кунак килгән, кызым, кая барышың әле болай кичләтен? — Күрше кызы Гөлсембану янына кереп чыгасым бар иде, йомыш белән!— диде Фатыйма, каушый төшеп. Әмма туктатылган җиреннән бу юлы кузгалып китәргә кыймады. Аның кара сукно пәлтәсенең иңе буенача диярлек салынган озын ак шәле үзенә гаҗәеп тә килешеп тора, кичке караңгылыкны ертып чыккан нурлы ай яктысын хәтерләтә иде. Әтисе Габдрахман нидер уйлап алдымы, эндәшмичәрәк торды да: — Йә, ярый алайса, бар, кызым! Озаклама,— дип, аңа китәргә рөхсәт бирде. Шәйхелисламны ияртеп йортка таба китте. Бу вакыт арасында Фатыйма да капкадан чыгып китәргә өлгерде. Киявенең бәгыре өзелеп калганлыгын сизенми иде булырга кирәк. Үз хәле хәл шул аның. Инде әллә кайчан Шәйхелисламының килгәнлеген абайлап, каушавыннан тәмам хәле китеп, әнисе Гайникамал абыстайның сизгер күңеле ярдәмендә генә бәладән башаяк булып, Гөлсембану тутасы янына юк йомышын бар итеп керергә тиеш ителде. Шәйхелисламны баба йортында ачык йөз һәм сый-хөрмәт белән каршы алдылар. Кичке аштан соң ял иткәндә, Габдрахман маклер, ваклап-ваклап кына кузгата торгач, киявенең нинди ялганга һәм кемнәрнең тозагына килеп кабуын, моннан югалтуларсыз гына ничек котылу юлын да ачык кына бәян итеп, чибәрлектә илгә бер, әмма гамәлдә сукыр бер тиенгә тормас айгырын юньлерәк берәр атка алыштырырга җаен һичшиксез табачагын, атчы Гыйльми белән танышлыгы зурлыгын сөйләп бирде. Шәйхелисламның да ризалыгын алгач, тәмам канәгатьлек кылып, алыш-бирештә килеп чыгарга мөмкин булган чыгымны да күтәрешергә булышачагын әйтте. Эшнең шушы кадәр дә җиңел хәл ителәчәгенә хәйран иткән кияү кешенең җилкәсеннән йөк төшкәндәй булды. Ул арада Фатыйма да кайтып керде. Ястү намазыннан соң йокларга урыннар әзерләнеп, Фатыйманы ян бүлмәгә кертеп җибәрделәр, Шәйхелисламга түр өйдәге урыннан ният иттеләр. Монда Фатыйманың йокы урыны икәнлеген ул белә иде инде. — Миңа ишек төбендә дә ярар, алай ук зурламасагыз иде,— дип үтенеп караса да: — Тәртибе шулай аның!— диделәр дә бүтән күтәреп сүз кузгатырлык урын калдырмадылар. Күз кырые белән генә күзәтелеп калынган Фатыйманың тиздән үз кочагына керәсе, вәгъдәләшкән сәгатьнең ирешәчәге аны ашыкмаска, даим сабырлыкта калырга мәҗбүр итте. Ул җанашының шәүләсен хис итүдән дә риза иде. Ә урын-җирдән Фатыймасының исе аңкыды, башын әйләндерде һәм Шәйхелислам эреп йокыга китте. Төшендә Мисыр күгәрченен тотканын күреп уянып киткәнендә булачак бабасы Габдрахман маклер иртәнге җәмәгать намазына китәргә җыенып йөри иде. Шәйхелислам аның артыннан ашыкты. Тәһарәтен камил иткәч, икәүләп мәсҗидкә кузгалдылар. Габдрахман маклерның улы Газиз бу елны Кышкар мәдрәсәсендә укуда иде.
Атчы Гыйльми айгырны намаздан соң ук кереп карады. Муен турындагы кан тамырын сыйпап, атның башына колак куеп бераз торганнан соң, алдына-артына чыгып, тешләрен тикшереп, ахырда шундый фикергә килгәнен әйтте: — Яхшы айгыр булган бу, бәхырь! Яндырганнар моны. Ничек исән калгандыр? Йөрәген бозганнар... Кан йөреше авырайган. Кыш буена дәвалаганда, җылы сөт эчереп... Мал багучы Гыйсьмине эшкә җиккәндә, җәйге базарга бәлки дә бер дигән товар булачак! Аның бу сүзләрендә рийа-ялган юк иде. Габдрахман маклер да, озын какча йөзен сыпырып, куе сакалларын рәтләштереп алды. Олы бияләе култык астыннан төшеп китте. Аннан да болайрак калын тиреле, борын, ирен һәм каш, яңак шәрифләрен ясаганда Ходай тәгаләдән нечкәләп аптыратылмаган таза атчы Гыйльми һаман да сөйли бирде: — Булдыра алсагыз, үзегезгә карагыз... Әмма миндә моңа алмашка ат табылыр!— диде. Бу сүзләренә дикъкать биреп торган Шәйхелисламның нечкә йөз чалымнары җәелеп киткәнен күз читенә генә элде дә, һаман үз дигәнен сөйли бирде ул: — Харап иткәннәр малкайны! Урыс белән марида ат багу һөнәре юк инде, юк... Кеше итәрбез, Аллаһы боерса... Кара әле, мәхдүм, моңа алмашка сары биямне бирәм!— дип сүзен бетерде. “Йа Ходаем, сары биям, әллә мариларны урап, кабат үз абзарына әйләнеп кайтамы?”— дип уйлап куйды Шәйхелислам. Габдрахман маклер бияләенең җирдә ятканлыгын абайлап, шунда гына күтәреп алды. Шәйхелислам мәхдүм марида калдырган сары биясен уеннан җибәрмәде: “Һай ат булган икән ул, җанкисәккәем, ил күчерер ат булган!” Алар кул сугыштылар. Чәйләп тә тормастан, айгырга йөгән кидереп, кала халкының күз уңына керә-керә Гыйльмиләргә илтеп, сары бияне җитәкләп кайттылар. Шәйхелисламның кәефе юк дәрәҗәдә иде. Бу сары бия, чибәр айгыр янында гына түгел, теге марига калдырганыннан да шөкәтсезрәк тоелды аңа. Ничек моны җигеп йөрмәк кирәк? Адәм көлдерерлек түгелме соң бу? Әле кыз аласы бар! Бу ат белән ничек кияү егете булып килер икән? Ярый хет теге сары биясе кебек арый да, ялкаулана да белмәсә! Әмма бу сары биясе тегесе ише генә дә түгел иде шул. Шәйхелислам мәхдүм әлегә моны белеп бетермәде. Атчы Гыйльми генә, аның күңеле төшкәнен күреп: — Шөкәтсез, димә! Анысына исең китмәсен, әмма дә гайрәте дөнья бәһасе тора. Бурлак белән бер!— дип озатып калды.— Бәхетеңә, йа Рабби Ходаем!
Абыйсы Фатыйх өйләрендә булмады. Урам себерүче Зиннәтулла агай аның бик соң гына кайтып, таңнан чыгып китүен әйткәч, әти-әнисе җибәргән күчтәнәчләрен калдырып, Шәйхелислам аңа адреслап бер мәктүп тә язды. Аллаһы боерса, каз-үрдәкләрдән соң эре малны суйгач, бәлкем әле туй белән киләчәген, аңынчы бер күрешү өметендә калуын да белдерде. Ни дисәң дә, бертуган абыйсы шул. Туй мәсьәләсендә маклер Габдрахман белән сөйләшеп тә, әмма Гариф хәзрәтнең Газизә абыстай белән килеп, улларына Фатыйманы олылап сорау тиешлеген кузгату белән сүзне тәмамлаган иделәр. Эшнең башы Шәйхелисламның атасы кулында булганлыктан, бу мәсьәләнең чишелеше бүтән төрле мәслихәт күрелми иде. Әмма бу сары бия дә гаҗәеп ат булып чыкты. Казан урамнарында башын салындырып кына йөрсә дә, кайту юлына чыккач, йөрәкләнеп алды һәм эһ тә итми җилдертә торды. Шәйхелислам арбасыннан базар күчтәнәчләрен барлады. Алар арасында Фатыймасы төс өчен дип бәйләгән ак шарф та бар иде. Шәйхелислам аны муенына урады, тәненә шуннан гына да мең төрле рәхәтлек йөгерде. Аны, кабат сары бия җигеп кайткач, нәрсә дип каршы алырлар икән? Кукы Ибрай ни әйтер? Көнчелек катыгы бавырын бозып әчерме? Ә бу сары биясе чыннан да ил күчерер гайрәткә ия иде. Кая ди ул чибәр айгырга аның белән ярышу, хәтта марида калдырган сары биясе алай ук әллә нәрсә булмаган икән. Җилдерә дә җилдерә бу. Гүяки мең йөреп ияләнгән юлыннан бара. — И-и, бичараның аягына су төшкән булган икән шул!— дип, юктан гына чибәр айгырны да кызганып куйды Шәйхелислам. Үзенең ат рәтен белмәвен дә уйларында искәреп. Әмма аның күңелен бераздан тагын да куаныч биләп алды: — Кара әле, ничек бара! Ат кына түгел бу, сөбханаллаһ, кош бу, кош, Сәмруг кошы! Ул шулай сөйләнә-сөйләнә, догаларын укый-укый кайта бирде. Юлында очраган ындырчы чуашларның буш олауларын да, юкәче мариларның төялешеп кайткан атларын да җәһәт һәм җиңел генә үтеп китте. Аны кем килә дип каршы алдылар, һай гына ла аты диярәк озатып калдылар. Җәкегә килеп кергәнендә икенде узган, әтисе Гариф хәзрәт капка төпләренә җитеп килә иде инде. Улының кабат сары бия җигеп кайтканын күргәч: — Атыңны кире кайтарып алдыңмы әллә? Аллаһыга шөкер!— дип, әллә шаяртып, әллә чынлап сораганын ишеткәч, Шәйхелислам авызын ерды. Әтисе тагын да өстәп куясы итте: — Ил күчерер сары биябез шул бу, сөбханаллаһ! Бия чынлыкта башка булса да, сүзләре хак иде аның. 08.09.01.–15.05.02.
ТОРМЫШ БӘЯСЕ Хикәя
— Безне дә, яшәп киттеләр, диярсез... Юк, ачуланып түгел, аңлап, якын итеп исегезгә алыгыз. Без сугышта булмаган, әмма сугыш күреп үскән балалар. Үзебезне белә башлаганыбыз да җиңү көннәренә бәйле. Бу — безнең буын! Бәхетсез һәм аяныч, әмма яшәү көче белән сугарылган рух ияләре икәнлекләребездә шик-шөбһә тотучылар булмасын!.. — Энем, сине, яза, диләр. Укыганым да бардыр. Ә мондыен әле син белмисең! Безнең чорлар, безнең заманнар хакында күп язылды, фактлар — җитәрлек! Әмма хакыйкать?.. Әңгәмәдәшем миңа карап куйды, игътибар белән тыңлавымны сизенгәч, озын какча йөзеннән гүяки еллар тузанын сыпырып ташлагандай итте дә, боек күңеленең караңгы ишекләрен ачарга теләп беразга тын калды. Сүзе озакка һәм озынга иде, ахрысы. — Ә хакыйкать,— диде ул,— ә хакыйкать барыбер өскә чыгарга тиеш, чөнки аннан башка җир йөзендә дөреслек, ягъни дә гаделлек урнаша алмый!..
I Гомернең ничек узганын белми дә каласың икән аны. Әүвәле максат амбарын киң итеп, анда хыял дигән теләкләреңне әрдәнә-әрдәнә итеп өясең. Әмма яшәгән саен, ул хыял һәм омтылышларың киләчәккә калдырылып, көннәрнең берендә алар сүрәнләнеп, юкка чыгып, төсләрен һәм мәгънәләрен югалтып бетерәләр икән шул. Ә минем, югыйсә, максат юлым әллә ни зур дәгъвалардан гыйбарәт тә түгел иде. Туган авылымда, туган нигеземдә көннән-көнемне хезмәткә багышлап яшисем генә килә иде. Мин әле ул вакытта тырышлык иясе татар баласының хәтта үз көненә, үз туфрагына һәм теләгенә хуҗа булырга хакы юклыгын да белми һәм төшенми идем. Ә тормыш кирәгемне бирде. Мине генә түгел, хәтта бөек халыкларның балаларын да үзенә буйсындырды да йортыннан-җиреннән аерды. Безне, сугыш вакытларында бер кабым икмәккә тилмереп үскән балаларны, җиңүдән соң туклык һәм бәхет көтәдер сыман иде. Бу хисләр күңелебезне дәртләндереп, һәрдаим: “Бу хәлләр вакытлы гына... Монысы үтәр дә сөенеч килер... Анысын да күрербез дә...”— дигән кысыр юанычыбыз яшәтте. Әгәр дә гомерем башыннан ахырынача бары тик шушылардан гына торасын белгән булсам, яшәргә үземдә көч таба алыр идемме икән? Сез дә беләсездер әле Советлар чорында сөелеп укылган Аркадий Гайдар исемле урыс язучысының “Кайнар таш” дигән әсәрен. Аның эчтәлеге бик гади. Ваклыкларына кереп тормыйча гына, бер сүз белән генә әйткәндә шул: малайлар тапкан кайнар ташның сихри көче бар, ул гомерне яңадан башларга, яңача корырга ярдәм итә ала. Бер бабайны китерәләр. Ә ул данлыклы көрәш юлларын узган. Тормышын яңадан башларга киңәш итсәләр дә, горурлык хисенә күмелгән бабайның аны яңача, яңа баштан корасы килми. Менә бу яшәү бәхете, ичмасам, дия идек без, малай вакытларыбызда ук, шушы китапта язылганнарга гаҗәпләнеп. Ә минем гомер... Минем гомерем комга киткән су кебек булды. Күңелемдә сөенечем бар идеме, юкмы, хәзер исемә дә төшерә алмыйм. Тәкъдир миңа сугышка кадәр үк туарга насыйп иткән. Бишенче бала булып дөньяга килсәм дә, апаларым һәм абыем да кечкенә булганнардыр инде, хәтеремдә, беренче истәлегем дә яшәешемнең шушыдыр, бер телем икмәк өчен үксеп елаган идем. Дөресрәге, андый икмәкне гомеремдә бер генә ашадым мин. Шундый тәмле тоелды ул. Аннары, сөйләгәннәреннән соң, моның сәбәбен дә төшендем. Сугыш башланып, әткәмне солдатка алган булганнар. Ул, анда каты яраланып, тәмам савыгып килсен өчен госпитальдән өйгә берничә атнагамы-көнгәме кайтарылган иде. Мине алдына утыртып сөйгәнен үзем дә бик яхшы хәтерлим. Кояшлы, матур көн иде. Миңа икмәк кисәген суга манып бирә. Тамагым гомеремдә беренче тапкыр туеп китте сыман. Ризык тәмен һәм ләззәтен моңарчы шушы кадәр дә үз итеп татыганым юк иде бугай... Әткәм икенче тезенә абыемны утыртты, аңа: — Зур үскәнсең, Аллаһ насыйп итеп, сугыштан исән-сау кайтсам, зур итеп дәү йорт салырбыз, идәннәребез дә җир булмас, тактадан тезеп ясарбыз!— дип сөйләгән икән. Шунда ипине чәйгә манып абыема да каптырды. Мин, көнләшеп инде, абыемнын шул икмәк кисәген күпсенгәнмен. Елавым да шуның өчен булган. Боларын да яхшы хәтерлим, нәкъ шулай булгандыр дип беләм. Абыем, әткәбезне сагынганда, һаман-һаман да бу хакта сүзгә-сүз җөпләп сөйли торган иде. Мин бу тормышны тоташ сугыштан, аерылышудан, күз яшеннән, ачлыктан тора дип белеп үстем. Тиздән җиңү киләсен зарыгып көттем. Әмма аның нәрсә икәнлеге колакка да, күңелгә дә сәер нәрсә иде. Дөресен әйтим, җиңү хәбәрен мин үзем куркып каршы алдым. Бөтен кешеләр дә сөенәләр, берсе-икенчесен котлыйлар, ә мин — елыйм, чөнки җиңүнең ни-нәрсә икәнлеген аңлый алмыйм. Чөнки йортыбыз тулы кайгы иде: әткәмнең сугышта хәбәрсез югалуы да, абыемны, кыр станында төнге каравылда торганында, икмәк каракларының үтереп китүләре дә... Соңыннан әле аны, йоклаган булган, йокысында буып киткәннәр дип, тора салып гаепләп сөйләүләре дә... Апамның аяклары шешеп, кузгалмас хәлендә урында ятулары да... Сугыш еллары хакында, үткән тормышларны тыңларга яшьләр яратмыйлар. Аларны да аңлыйм. Үз истәлекләре, үз хатирәләре күптер инде. Яшьлек ул өмет белән яшәтүчән. Картлыкта — хатирәләр генә, истәлекләр. Зәңгәр томаннар таралган. Авропаның бер хакиме әйтмешли, кеше өмет белән яшәүчән һәм шуның аркасында адашучан ул! Гүяки менә иртәгә яхшы булыр, барысы да үзгәрер, бәхет җимешен өзеп татырсың сыман. Укыган догаларың кабул булыр кебек. Менә мин дә, барысын ташлап, гомеремне яңабаштан алып китәргә дип туган якларыма күченеп кайтмакчы да идем әле. Күз алдыңа китер, әрекмәннәр, борынгы нигезләрдән калган чокыр-чакыр уртасында, яшүсмер чагымда калдырып киткән нигез өстендә утырам. Бераз арырак безнең шомырт үсә иде. Җәйгә чыксак, яшел чагыннан аны ашый башлый идек. Өлгереп тә җитә алмый иде, бәгырь. Ул корып аугандырмы, әллә сындырып-ботап бетергәннәрме? Бары тик шомырт үсентеләре генә күренеп киләләр... Алардан танып, нигезебез шушында булырга кирәк дип килеп утырдым. Кәүсәләреңне сындырсалар да тамырың корымасын икән ул! Тамырың корымаса, барыбер күтәрелеп чыгасың. Халык кебек. Ә халыкның тамырын корытырга ни тырыштылар. Нинди яманлыгыбыз булгандыр, белмим. Шулай да, әйе, яшь үсентеләрнең күтәрелеп килгәннәре күренә... Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|