ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 19 страница— Харап иткәннәр икән! — Күрше күмхуҗга күчте ул!— диде, бераздан мәсьәләгә ачыклык кертеп Сафсата Сталинов.— Ачуыннан рәисебез аның сынын алып ташлаттырды! — Алай икән! Дөресен генә әйткәндә, без бернәрсә дә аңламый идек. Нигә шулай мыскыллаганнар? Нинди гөнаһы өчен? Таш сыннарны да кияүгә алалар микәнни? Алайса нигә монда ята ул? Нәрсә, күрше хуҗалыкка китүдән генә данлыклы гамәлләреңнең төсе уңамыни? Боларны уйлап башларыбыз катып бетте, шунлыктан бары тик: — Алай икән!— дигән сүзләребездән уза алмадык. Алга аба тамаша кылып йөрүнең кызыгы калмаган кебек иде. Без инде кабат, эсселектән әлсерәп, баш очларыбызга “Хакыйкать” гәҗитен күтәрдек. Аның күләгәсе генә коткарырлык булмаганлыктан, кайсыларыбыз агачлыклар арасына качу җаен карадылар. Тагын югарырак күтәрелә барган кояш кызыл әләм кебек яндыра, өтә һәм хәлләребезне ала иде. Сафсата белән Самат һаман да шул сыер сыннары арасында лаф орып бәхәсләшә, якалаша, тешләшә калдылар. Күреп торабыз, озата йөрүчебез күптән инде бездән туеп бетте, аның да тәкате чикләнде. Башыма бөркәгән катлы-катлы калын һәм куе хәрефләр белән бастырылган “Хакыйкать” гәҗитенең бер сәхифәсе, таралып, алдыма төште. Мин утырган таш, көннең эсселегенә карамастан, салкын кебек иде. Гәҗитнең алдымдагы сәхифәсендә “Иптәш президентыбызның олуг нотыгы уңаеннан” дигән эре хәрефле баш астында шактый озын һәм тәфсилле мәкалә урнаштырылган икән. Андый язмаларның һәммәсенең дә эчтәлекләре бер үк сыйфатта булганлыктан, саруым кайнап, укшыта ук башлады. Сәхифәнең югарыгы почмагындагы бихисап күп герой йолдызларының санына игътибар итеп тә тормастан, кайчандыр СССР белән идарә иткән һәм мин яшьлегемдә кыяфәтен күреп калган Леонид Ильич Брежневкә охшаганрак бер мәгърур сурәткә күз төбәдем. Ул уң күзен йомып куйгандай итте. “И хәсис,— дип уйладым, үземне әллә кемгә куеп,— үртәп тормасаң! Синең олагуыңа бишбылтыр түгелме соң? Кайчан әле монда кире кайттың? Кемнәр сине шулай сагынганнар?” — Җәмәгать!— дип эндәште озатып йөрүчебез. Ул Самат Талибовичның тырнагыннан ычкынырга өлгергән, төзәтенеп маташа иде. Аның янында бер муркыргыры фәкыйрь кәҗә басып тора, авызында олы әрекмән яфрагы, шуны чәйнәштерә. Әмма, нигәдер аның белән генә канәгать итмичә, озатып йөрүчебезнең чалбар балагына үрелде. Тегесе, аңламыйча һәм игътибар итеп тормастан, аңа тибенеп алды. Кәҗә китә белмәде. Тагын да моның чабар балагын тартып маташты. Әрекмән яфрагын калдырып, татлырак тоелган балагын җайлап чәйнәргә кереште. Сафсата аны куа башлады. Ә кәҗә — сикерде, очынды. Йа Хода, болар куышып ук киттеләр һәм харап булдылар. Безнең күз алдыбыздагы басулар, кырлар, болыннар, аларда йөрүче көтүләр чайкалып куйдылар. Җир тетрәве булдымыни, төзек һәм матур йортлар чайкала һәм җимерелә башладылар. Инде дә саташаммы дип торам, теге муркыргыры фәкыйрь кәҗә, суга чумгандай, нәкъ болын уртасына сикерде һәм юк булды. Заман ахыры җиткәндәй дөньялык һаман чайкалды да чайкалды һәм, урынына кайта алмыйча, иләмсез хәлендә өстебезгә ауды. Күтәрелеп карасак, алдыбызда бөтенләй башка манзара ачылды: ватык ихаталар, җимерек йортлар, ялангач басулар... Өстебезгә ауганы бары тик ялган сурәт, күз буяу гына булып чыкты. Кирәк бит шулкадәр рәсемнәрне ясатып, аларны алларыбызга элдереп, халыкны алдау әмәлен уйлап чыгарырга! Менә ул бәхетле тормыш! Баядан бирле без әйләнеп йөргән ике-өч сыннан гайре һичнәрсәсе булмаган җимерек һәм караңгы авылдан тәмам кәефсез хәлебездә автобуста кайтып киттек. Мин теге чемпионның сынын эзләдем. Ул йөзтүбән килеп төшкән иде. Аның әйләнә-тирәсе каберлекне хәтерләтте. Озатып йөрүчебез артыбыздан елап калды: — Алыгыз мине дә үзегез белән! Алыгыз!.. Аңа борылып та караучылар булмады. Ә арабызда Самат Талибовичның юклыгын әлегә искәрмәгән идек. Сентябрь 1999 – апрель 2000.
ХӘСРӘТ КИСМӘГЕ Хикәя
Һай егетләр, минем дә әллә кем чакларым бар иде ул. Мәңге картаймам кебек тоелды ул вакытларда. Әмма дөнья барыбер кемлегемне танытты. Институтта укыта башлагач, чибәр кызларның керфекләренә эленеп кенә йөргәнемдәй үземне хис итәргә теләдем. Йөрәгемә канатлар үстердем. Аларга күз кырыем тиеп үткән саен, үземне яшь итеп, алар кебек үк чибәрләр сафында дип хис итә идем. Көннәрнең берендә, шулай очынып лекцияләремне сөйләп йөргәнемдә исемә төште, бабай әйтә торган иде: — Кияү,— дип,— бөтен кешеләр бертөрле, бигрәк тә яшьләрнең һәммәсе дә чибәр күренә башласалар, белерсең әле, картлык менә шунда җиткән була ул! Димәк ки, комың коела башлаган! Үз алдыма көлеп куйдым: юк сүз икән! Әнә институтның дивар биеклеге көзгеләре бүтәнчә сөйлиләр. Ялгызым басып торам: бу чәчләр дә әле бер дигән, аларга чал керә башласа да, болай гына, чибәрлек өчен генә! Бу җилкәләр, шиңәрәк төшсәләр дә, болай гына, тәүфыйклык билгесе өченгә! Бу борын, очлаебрак киткән исә дә, зат өчен, сан өченгә!.. Чәчләремне уңнан сулгарак, сулдан уңгарак ишеп куйдым. Афәрин! Егет икәнмен! Шәпнең шәбе! Әле, Мөхәммәт абый әйтмешли, җир тетрәтер егетләрдәнмен булырга кирәк! Мөхәммәт абый димәктән, мәрхүм, җитмешкә үк барып җитмәсә дә, йөзгә күркәм һәм чын егетләрчә мут күзле иде ул. Ягъни, мут күзле дигәнемдә шул сәбәп — кеше күрергә өлгермәгән матурлыкны тиз шәйләп алучан, яратып һәм сокланып яшәүчән иде. Аның лекцияләрен тыңларга студентлар ташкын булып йөри иделәр. Каләм иясе генә түгел, затлылык хуҗасы да иде ул. Минем лекцияләремә исә улкадәр мөкиббән китүчеләр юк дәрәҗәсендә иде булырга кирәк. Шулай да алай ук үземне бетереп ташларга, үз кемлегемне түбәнәйтеп уйларга куркам. Бар көчемне эшемә-шөгылемә бирәм. Әмма, беләм инде, беләм, тырышлык янәшәсендә аның талант дигән кече сеңлесе дә ияреп йөрергә тиеш икән әле! Хәер, тфү-тфү, болары да мактатасым килүдән генә сөйләнелде бугай! Минме? Һе, егетләр, белмисез генә! Уйлап карагыз, йөз-ике йөз кешелек аудитория. Син лекция сөйлисең. Һәр сүзең үлчәнгән. Студентлар тыңлый. Сиңа берьюлы кимендә ике йөз күз төбәлгән, күбендә — мең күз. Ә син — берәү генә. Димәк, афәрин егет үзең. Кара әле бу чибәр кызларны, күзләрен ала алмыйлар, авызыңа гына карап торалар. Кем әле шулай мең күзне берьюлы үзенә каратканы бар? Әйе, бардыр-бардыр!.. Ә менә бу афәриннәр исемлегендә абзагыз да бар! Лекциям тәмамланып, тәкәббер кыяфәтемдә аудиториядән чыктым. Артымда студентлар гөж килеп калдылар. Баскычтан төшкәндә әлеге дә баягы дивар биеклеге көзге алдында төс яңартучы студенткаларга күз салдым. Гүзәлләр, җәннәт фәрештәләре, хури кызлары! Ул арада алар янына килеп җиттем. Күзләрем ирексездән көзгегә бактылар. Гүяки дөньялык бер мизгелдә караңгыланып калды, көзгенең пыяласы чатнаган кебек тоелды. Балкыган хуш исле гөл чәчәкләре арасында күгәргән билчән кебек мин дә карап тора идем анда. Мизгел чылбыры мәңгелеккә кушылды. Болай да күзгә бәрелеп ямьсезлегем котсызлыкка әверелде. Көзгедән күренеп калган сурәтем ничә көннәр күз алдымнан китмәде. Үз ямьсезлегемнән оялып кафедрага кердем. Моннан соң мең күз алдына чыгып ничек лекцияләремне сөйләрмен икән инде? Тәнәфес бетүне белдереп кыңгырау шалтырады. Мин кафедрадан чыгарга теләмәдем. Әмма лекциямне сөйләргә барыбер кузгалырга тиеш идем. Атлый бирдем, гүяки артымнан ком коелып киләдер төсле тоелды, гөл туфрагын бозып... Апрель, 2000. МИЛЛИ ЧИРГӘ ДӘВА Хикәя
Гомереңнең көзе языннан да матуррак һәм тагын да сокландыргычрак булсын икән ул! — Мин кем әле? Төгәл, нәкъ үзе! Һичбер вакыт гайбәт сөйләмәдем, телемә дә алмаячакмын. Чөнки белеп торам: гайбәт ул — чир! Юк, чир генәме соң әле, милли фаҗига, баш-аяктан батырып һәммәбезне харап итәчәк, җәмәгать! Әгәр дә милләтебезне савыктырыйк дисәк, шушы чирдән котылыйк. Аның дәвасы бар. Бүгеннән шуның кәсебенә керешик!.. Җәмәгать алдына калыккан Хикмәт хаҗи, авыл мулласы Сабирҗанның сәфәргә ашыгычлык белән кузгалуы сәбәпле җомгага әйләнеп кайтырга өлгерә алмавыннан файдаланып, бүген мәсҗид әһеле каршында имамлык итте һәм, хөтбә укып, халыкның күңелен агартуны да үз өстенә бурыч итеп алды. Аның сүзе җәмәгать алдында моңа кадәр дә үтемле иде, моннан соң да, хаҗнамә өстенә хөтбәчелек таныклыгына ирештереп, бәхеткә күмдерәчәк, һичшиксез! Мәсҗид эчендә саф-саф тезелешеп утырган мөселманнардан Хөснетдин тамак кырды. Аңа кушылырга иткән Хисбулла кетер-кетер килде. Халыкның колагы Хикмәт хаҗиның авызында иде. Һәммәсе күндәмлек мәртәбәсендә кала бирделәр. — Җәмәгать,— диде Хикмәт хаҗи кабатланып.— Җәмәгать, гайбәт кебек авыр һәм газаплы чир аркасында сез, и монафикъ адәми зат балалары, харап булып, тәмуг утларында калачаксыз!.. Сүзләре үтемле һәм дә гаҗәеп мәртәбәле булып чыктылар. Хөтбәгә мөкиббән киткән әһеле мөселман, уңайсызлык сизеп, үзара карашып алды. Аларның йөрәкләре урыннарыннан кузгалырга, күз алларына тәмугның кайнар казан төпләренә баштүбән кадалулары килеп басарга тиеш иде. Шунда югары оч Әхмәт бабай: — Йа Ходаем...— дип еламсырап әйтеп куйды. Аның аһын колак артына элергә өлгергән Хикмәт хаҗи: — Шылай-шылай, Әхмәдулла! Телең гомергә озын булды! Иманнан азып бетә яздың!— дип, кулындагы хөтбә таягын югары күтәреп, гүяки шуның белән әһеле мөэминнең башына органдай итте. Алгы сафта тезләренә утырган Хафиз, Әхмәт бабайның энесе, түзеп кала алмады: — Ялган!— дип, борчулы карашын абыйсына юнәлтеп, тагын да нидер әйтмәкче иде, Хикмәт хаҗи: — Каракның бүреге яна, җәмәгать!— диярәк, сүз куәте өчен гарәп телен бозарак ике-өч кәлимә сүз әйтте: — Тыйсгый мийатин... Тыйсыгый мийатин, җәмәгать! Аның бу сүзләрен халык әйтелгәннәрне раслап Коръән сурәләреннән китерелгән куәтле дәлил буларак кабул итеп, шушы “тугыз йөз” дигәненнән зур гыйбрәт өмет итте. Ә Хикмәт хаҗи, тамак кырып вәкарен төзәтте дә, тагын да тезеп китте: — Менә изге китап ни әйткән! Ахырзаманда, дигән, менә шушындый кешеләр, ягъни мәсәлән, Хафиз кебек сафсатачылар чучка булып йөгерешеп йөрерләр, дигән! Бу сүзләрне ишетүгә: — Аллаһ сакласын! Әстәгъфируллаһ!— дип, ярым еламсык халык аһларын сузды.— Аллаһ сакласын! Хафиз картның да авызы бикләнгәч, сүзенең куәтен татыган Хикмәт хаҗи тагын да ике-өч кәлимә табып, аларны телен сындыра-сындыра дүртенче-бишенче кат кабатлап, ахырда бик зур канәгатьлек белән: — Йа Рабби тәкъдирән мин хафизин җәннәт!— дип куйды. Мәсҗид әһеленең иң арткы сафында утырган Хәбибулла, яшь һәм зиһенле бәндә, бу сүзләрен шунда ук үзенчә тәрҗемә итеп тә бирде: — Хафиз бабайга җәннәт мәслихәт итте! Җомга намазыннан соң картлар йортларына таралыштылар. Хикмәт хаҗиның сүзләре аларга ияреп гаилә әһелләренә кайтып ирешкән һәм олысы-кечесе бер авыздан диярлек, аңлар-аңламас сүзләрдә буталып, авызларында гайбәт суларын чайкарга керешергә дә өлгерделәр: —Ул болай әйтте!.. — Тегесенең җавабы да ару булды... — Куәтендә азган икән... — Ул ни белә соң?.. Авыл Сабирҗан мулла кайтканчы гөж килде. Аның әле тутырып әйтәселәре алда иде! 2001.
ИЛ КҮЧЕРЕР САРЫ БИЯ Хикәя Көннең матурлыгы күңелгә ямь бирми калмый. Әле әбиләр чуагы башланмаган. Сентябрьнең тәүге, көздә генә була торган илаһи сафлыгы белән дан тоткан салкынчарак кояш үзенең чиксез-төпсез зәп-зәңгәр биниһая күкләр биләмәсендә ялгызы гына диярлек хуҗа булып, җәй буе үстергән басуларының, агачларының муллыкларына сөенеп йөри, гүяки аның һәркемгә белдерәсе килә: — Сез нинди бәхетлеләр! Әйе, ышанасы иде, ышанасы!.. Олы Җәке мулласы Гариф Мөхәммәдьяровның кече улы Шәйхелислам, бу язда Күл буе мәдрәсәсен тәмамлап, туган авылына мөгаллим итеп кайтарылды. Мәдрәсәләре әллә ни зур түгел исә дә, җәдитчә электән укыткан булуы сәбәпле тирә-юньдә мәртәбәлеләрдән санала иде. Дөрес, Шәйхелислам үзе абыйсы Фатыйх кебек Казан дәрелфөнүненә, ягъни Император галиҗәнапларының университетына кереп уку хыялында исә дә, тәкъдиреннән уза алмыйча, бу ниятендә соңарырга тиеш табылды. Кече угыл буларак ул ата-ана йортында яшәргә тиешлеген һәм нәсел-нәсәптән килүче, данлыклы Җәгъфәр ишаннан ук тернәкләнеп киткән муллалык шәҗәрәсенең тамырына балта чабып, аны үсештән туктатырга хакы юк икәнлеген бик яхшы белә иде. Шул шәҗәрәнең башында болар язылган иделәр: “Мулла Җәгъфәр бине Ягъкуп бине Әлмәт бине Үтәк, асыл ватаннары шәһри Болгар булып, мулла Җәгъфәр 1700 нче елда Спас өязе Акма Елга (Йорткүл) карьясенә күчеп, берничә ел мулла булып торып, соңра Казан өязе Юртыш карьясенә күчеп, Хәмит хәзрәттән әүвәле, илленче елларга кадәр имам-хатыйп, мөдәррис булдыгы хәлдә, мәңгелек йортка күченеп, Юртыш зиярәтенә күмелгәндер. Аннан соңында Мөхәммәт-Әмин, Сәйфулла, Фәйзулла, Нигъмәтулла, Рәхмәтулла исемнәрендә биш данә угылыннан таралмыш нәсел-нәсәпләреннән гыйбарәттер...” Боларны укыганда Шәйхелислам мәхдүмнең күзләреннән яшьләр килә иделәр дә, кайчандыр бабаларының борынгы Болгар ханнарыннан булуын искәреп күңеле эри, ахырда: “Ай дөнья, вай дөнья!”— дип җаны кискәләнүгә күченмәктә иде. Бу шәҗәрәнең 1911 нче елда үз кулы белән бер нөсхәсен күчереп тә алган иде ул. Шушы “Нәсел агачы” хакында хәбәрләр таралып, 1913 нче елда Казан китапчылары аны бастырып та чыгардылар. Әмма Шәйхелислам, үз кулы белән төзелгәнен мөкатдәсрәк күреп, аларга яңа хәбәрләрне дә өстәп куйгалый барды. Аның фамилиясе әлеге дә баягы шул Фәйзулла ишанның улы Мөхәммәдьяр мулладан ук килә, шәҗәрәдә белдерелгәннәрдән аңлашылганча, аларның туган-тумачасы бик ишле булып, кунактан-кунакка йөргәндә дә кимендә бер гомер сарыф ителәчәген уйларга мөмкин иде. Бакыр бабаларыннан булган Фәйзулла ишан, аның исәп-хисабы буенча, Әби патша заманнарында яшәгән, имештер. Телдән ирешкән хәбәрләрдән тагын да шунысы билгеле иде аңа: Буа мәдрәсәсендә укып ятканнарында Фәйзулла, шәкерт чагы икән, мөдәррисе Сәлимҗан хәзрәтнең кушуы буенча “Нәһҗел-фәрадис”, ягъни дә мәсәлән, “Җәннәтләр ачкычы” китабын бик матур каләм белән күчергән. Хак булса, әйтүләренә караганда, ул данлыклы китапны Мәхмүд Болгари дигән борынгылардан бөек бер галим язып калдырган, Казан китапчылары тарафыннан бастырылып та чыгарылмый калмаска тиеш иде. Һәрхәлдә ул китапның ата йортына кайтып кергәне юк, Шәйхелислам мәхдүм аны табып уку өметендә генә калырга мәҗбүрлеген аңламый калмады. Менә шушылар сәбәбе белән бәйләнештә ул фәннәр дөньясына тартылган нәфсесен тыеп, Аллаһы һәм гореф-гадәт таләп иткән кануннарга буйсынырга мәҗбүр булды. Милләтне тәрбия итүнең дөньялык һәм ахирәт каршында мактаулы гамәл икәнлеген Күл буе мәдрәсәсе мөдәррисе Касыйм хәзрәт, Шәйхелислам кебек имтиханнарын бик яхшыга гына биргән шәкертләренә, дәресләре саен сөйләнелеп килгәннәргә өстәмә рәвештә тагын да бер кат аңлатып биргәндә: — Ходай тәгаләнең барлыгын һәм гамәлегезнең изгелеген онытып бетерә күрмәгез,— дип тә әйткәч, бу сүзләрнең хәдистән һәм Коръәннән булуларын яхшы аңлап, һәммәсе дә кәсепләре итеп мөгаллимлекне сайлауларына сөенделәр. Менә ул, Олы Җәке авылына кайтып, җәй буе мәдрәсәне көздә балалар кабул итәрлек дәрәҗәгә китерер өчен тырышып әзерләттерде, түбәсен яматтырды, яңа өстәл һәм урындыклар кайтарттырды, язу такталарын буятты. Бу галәмәтләрдән мәдрәсәсе матураеп, кукыраеп китте. Казанча булсын дип тырышты. Мәсихи ел исәбе белән 1916 нчы ел иде. Герман сугышының бөтен мәгънәсезлеге, илне җәһәннәм чокырына алып баруы һичкемгә сер булмыйча, Шәйхелисламның киләсе елның мартларына солдатка да алынырга тиешлеге билгеле исә дә, әтисе Гариф хәзрәтнең инде хөкүмәтнең бу мәсьәләдә эшне хәл итүче кирәкле кешеләренә гозер белән барырга сукмакны яңартырга йөрүен белсә дә, андый ук олы вакыйгаларны Аллаһының тәкъдиренә тапшырды. Алмый калмаслар, мундир кидертерләр. Барыр әле, барыр. Заманы шундый. Андый эштән кемнәр читтә калсын? Абыйсы Фатыйх — табип, врачлык шиһадәтнамә-дипломы белән университетны тәмамларга җыена, хәрби хезмәткә алынган исәпләнсә дә, Казан гарнизонында калдырылды. Аның эше татар солдатларын фронтка әзерләп җибәрүдән гыйбарәт исә дә, һаман да тынгысызланып, госпитальләргә, сырхауханәләргә барып, андагы татарларның хәлләрен белешә, кирәк кадәр үгет-нәсыйхәт белән бергә, аларның нинди казага юлыгуларын ачыклап, авыруларына шифа итү гамәлендә иде. Шулай итеп, ул үзенә күрә үз дөньясы белән яши, ата-ана йорты хакында тыныч күңел белән уйлап куя, энесенең анда кайтуына сөенеп бетә алмый шул. Соңгы елларда гына җефетләнмеш Өммегөлсеме гаҗәеп күреклек зат булып, Касыймдагы кайнатасы Әләт мирза, кияүләренә ихлас итү хөрмәтеннән сөенеп, аларга читекче Апанаевларның тоз заводы ягында салынган, иске булса да күркәм йортын сатып алып бүләк итте. Аңарга Духтыр Фатыйх әүвәлдән үк ошады. Килгәнендә-киткәнендә, кызына һаман да: — Пезнең кияү — кияүләрнең кияве! Кадереңнән ташлама, сүзеннән чыкма, хөрмәттә генә тот!— дип, хәтта әмер итә, кай вакытларда арттырып ук җибәреп: — Юкса Ходаның рәхмәтенә ирешмәссең, мәнем бәхиллегемне тапмассың!— дип, казанчалап бик оста уратып-төртеп әйтеп куя торган иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|