ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 20 страницаБу җәйне килүендә дә киявенең һаман да эш белән генә мәшгуль булуына хәйран итеп, хәтта Өммегөлсеме зарланса да: — Ир кеше өйдә тозланып ятмас инде! Булмаганны!— дип, тагын да кадерле кияве Духтыр Фатыйхны өстен чыгарды. Кемгә ничектер, әмма Фатыйхка тагылган “Духтыр” кушамат-ләкабенә кадәр аңа ошый иде. Аллаһының рәхмәте, Өммегөлсем буйга узган, күз күркәменә алынырлык көмәнле иде. Моңа инде газиз әткәсенең сөенече эченә сыймады: — Кияү, Ходай боерыгы, утарымдагы бер танамны туар оныгыма багышладым! Рәхмәтеннән ташламас!— дип, пәйгамбәрләр һәм әүлияләр рухына атап дога чыкты. Гәүдәгә — калку, йөзгә-биткә — ак, фикердә мөкәммәл Әләт мирзаның тавышы артыгы белән каты исә дә, эчке ниндидер моңы барлык сәбәпле күңелгә үтеп керүчән иде. Хәер, сүзләре дә ниндиләр! Мөгаен шуның өчен дә аңа “Әләт” кушаматы таккан булганнардыр? Аны хәтта үзе кебек мирзалар шулай атап, мулла кушкан исемен онытып бетергәннәр иде. Моңа аның хәйранына көч килмәде, күңеле белән күнеп, хәтта теле белән дә, яңа кеше белән танышканнарында җиңел кулдан гына үзен: — Әләт кенәз буламыз!— дип әйтеп ташлый иде.
Кичкә бераз суытып җибәрде. Шәйхелислам мулла марилар ягыннан алган урманын кайтарту кайгысында иде. Алдан җыена башлады. Сәхәр намазыннан соң чыгып китсә, өйләгә барып ирешер сыман. Хәсрәтләнәсе юк. Игеннәр җыелып беткән. Ара-тирә кырпак кар яугалап үтсә дә, бу көнгә кадәр җир ныгып өлгермәгәнлек кенә бераз борчый. Сөйләшенгәнчә, иртәгәдән авыл агайлары да агач кайтарта башлаячак иделәр. Шәйхелислам мөгаллимнең әтисе Гариф хәзрәтнең ниятләре зурдан: шушы кече улын, дөньялар бөтенләй дә болганып киткәнче, бу көздә өйләндерергә, монысы — беренчедән, ә икенчедән — яшьләр өчен үзенең ике катлы дәү йортына куштырып, аерым бер бүлмә эшләттерү. Монысын кышка бурап куйсалар, җәйгә җиткерерләр, Аллаһ боерса. Бәхетләре бар икән улы Шәйхелисламның да. Булмый ни! Сабыр, тыныч. Бозылып-нитеп, Ходайның рәхмәте, дөньяны бутаучы гыйсьянчы Мөхәммәтгаяз мәхдүмнәргә ияреп, падишаһны төшерәбез, гадел җәмгыять төзибез, әллә кем булабыз дип бер дә сөйләнеп-тавышланып йөрмәде. Андый эшләр рухына ят булды. Илдә конституцион демократия урнашса, милләткә пәрәнҗәсен ачып йөз күрсәтерлек кенә булса да мөмкинлек бирелсә, аңа шул җитәдер кебек иде. Ходай кушып, шушы газиз мөселман кавеменнән саналган татарлар тәрәккыять мәйданына килеп керсәләр, дөнья йөзендәге һәммәләргә үрнәк булырлар әле алар. Ирек менә шулай килә ул! Башкалар хөрмәт итсәләр, милләткә һичкем күсәк күтәреп сугышырга базмас! Кызлар кулын тоту түгел, күзләренә текәп карый алганы да юк әле аның, машаллаһ! Әтисе Гариф хәзрәтнең Күл буе мәдрәсәсеннән Касыйм ахун белән дуслыклары бер дә таркалмады. Улы начар булса, әллә кайчан үпкәләшерләр иде әле. Казанга барып чыга калса, Гариф мулланы Касыйм мөдәррис чәйгә чакыра, кай вакытларда олы ашка туры килеп, кала миллионерларының кәттә сарай-йортларындагы олуг мәҗлесләрендә дә, аңа ияреп килеп, катнаша торган булды. Монда үзе түгел, улы Фатыйхның халык арасында мәртәбәсенең дәүлеге төп көчкә ия икәнлеген ул сизенә, әмма сер бирми иде. Ә Шәйхелислам мәхдүме тыныч булды, тәүфыйк вә сабырлык иясе бу зат абыйсы кебек мин кемлек каланчасына кукыраеп менеп яшәүне түгел, язмышка буйсынуны өстен күрде. Хәер, аны да аңлап була, бусы да аның үз ихтыярыннан шул. Абыйсы кебек рухы көчле икән, бу акылы, бу башы белән әллә кемнәр булачак әле ул, Аллаһы боерса. Дөньялык йөзендә кешеләре дә ни җитте генә түгелләр шул. Алар никадәр наданрак булсалар, шулкадәр үк борыннарын чөеп: — Бер дә әллә кем түгелләр әле!— дип, башкаларны мыскылларга яраталар, Күперасты Ибраһим кебек инде. Кайдан һәм нәрсәдән башланып киткәнлеген Гариф мулла да сизеп-төшенеп кала алмады. Ибраһим аңа күзгә күрсәтеп диярлек һаман теш ыржайта бирде. Югыйсә, аның малайлары булдыклы да, эшчәннәр дә бит, әмма үзләренә сыя-сыеша алмыйлар. Кыек яктан нәрсәгә күзләре төшү бер хәл, туймас җаннардан булдылар. Ул печәнне, утынны, саламын-ашлыгын җыялар-җыялар. Ә аңа карап бәрәкәтләре юк. Утынны да, кем әйтмешли, черетеп ягалар, печәннәрен дә, саламнарын да шулай малларына ашаталар. Ул бит әле өеп куюдан гына булмый, мал-туар чама тотып азыклатканда гына яхшыра. Терлек асрауның мең төрле сере бар аның. Малның күзеннән барысы күренеп тора, аны симертеп бозудан мәгънә юк! Ибраһимның өч улы да Гариф мулла мәдрәсәсендә бер-берсенә ияреп, биш-алты ел кием туздырып, тузаннарын кактырып йөрсәләр дә, “Әлиф”не таяк дип тә белергә теләмичә сабакларын ташладылар. — Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың,— дип Ибраһим сүз җиткерде. Халык та: — Малайларны белемле итәм дип, Гариф мулланы ашатып ятарга бер дә чутым юк әле дигән ди Ибрай. Хәзер муллаларга көн бетә, имеш. Казанда да солдатлар кайнаштыра, бөек ак падишаһыбызны сакламый, “Сугыш бетсен! Сугыш бетсен!” дип даулыйлар икән. Болайга китсә, сугыш та бетмәс, тынычлык та булмас. Алдан “аяк киенеп”, түрәләр юлында йөреп, балаларын солдаттан алып калган кешеләрнең дә күңелләренә корт төшкән. Битаман мулласы Исмәгыйльнең дә олы угылын сугышка алганнар,— дип, юкка барны, барына юкны кушып-кушып күп сөйләде. Халыкның авызын томалап булмый инде, анысы. Тик менә гайбәткә юл куя башлауларына гына ризалык итәргә ярамый. Гөнаһка батып бетәчәкләр. Халыкны күрә торып ул хәлгә төшерү килешмәс. Казан муллары нәрсә әйтер? Күзеңне ачырмаслар, калага юлны бикләтерләр!
Юлның ерак буласын Шәйхелислам мәхдүм белә иде. Мари урманына барып җитү өчен яки караңгыдан чыгып китәргә, яисә куну нияте белән кузгалырга кирәк иде. Сәхәр намазыннан соң юлга чыгармын дигәненә дә күңеле ятып бетми. — Улым, тәвәккәллик. Җир тәмам катып өлгерсә, ат тоягына зыянлы булыр. Әллә соң кисә башлыйсыңмы?— диде атасы Гариф мулла, әүвәле көн чәй янында Шәйхелисламына борылып. — Кайчаннан?— диде мәхдүм. — Көннәр яхшы тора,— диде хәзрәт, әлегә үзе дә тәвәккәл итеп җиткермичә,— нәкъ вакыты да инде аның, әйе. Чебен-черкиләр дә бетте. Яфраклар да куе урманнарда коелгандыр инде... Нәкъ вакыты! Әтисенең бу сүзләренә ризалык белән җавап кайтармый кала алмады улы. Ничә көннәр инде аны авыр эш арасына катнаштырмый, атларны да юкка-барга кузгатмый, түл җыйдыра килделәр. Һәм менә вакыты иреште, Шәйхелислам иртәгә кара таңнан ук юлга чыгасы иде. Ул барып җитеп, урманда чатыр корып, кәгазь эшенең тәртибе буенча урманчыдан диләнкене белешеп куярга тиеш. Һәрхәлдә урман эшен ул шулай күз алдына китерә. Бер-ике көн эчендә аңа авылдашлары килеп кушылачаклар икән... Уйларының ахыры килеп, Аллаһ боерыгы, иртәнге намаздан соң кузгалды Шәйхелислам мәхдүм. Юлы да җиңел булды. Йолкыш кына кебек күренсә дә, сары биясе юыртуыннан бер генә туктап кала белмәде. Башын игән хәлендә, дилбегә кайсы якка тартылса, шунда борылып, арбасын келтерәтте дә келтерәтте... — Күпме кисәлсәң, барысы да синеке!— диде аңа урманчы.— Бүген-иртәгә диләнкене ачабыз дип тора идек. — Алай икән,— диде Шәйхелислам, бераз аптырабрак. Аның уенча, урманнан тиешле кадәр генә бүлеп бирәләр дә, шуны кисәсең, тәмам чистартып, урманчыга тапшырып китәсең булырга тиеш иде түгелме? Ә бу нәрсә ди? Диләнкене ачалар да, кемгә күпме кирәк, кисеп алып китәсең һәм вәссәлам... — Алай икән... Урманчы өстәл артында утыра иде. Инде кайтып китәргә җыенган, кәгазьләрен бикләп куйган. Әмма кузгалырга гына ашыкмыйча, уйга баткан хәлендә тоткарланып каласы иткән. Шәйхелисламга болай туры килүе эшенең башыннан ук уңайдан китәсе дигән сүз иде бу. — Сез, быгырлар,— диде урманчы, татар булуына карамастан, үзенең Казан ягы кешесе түгеллеген сиздереп,— фатирга кергәндә дә таләпчән буласыз инде. Кайда кунарсыз икән? Каравылчы йортында кеше тулгандыр... Икенче атна буена ятучылар да бар. Авыл башында гына... Иртәгә диләнкегә төшәрбез, болай булса,— диярәк сөйләнә-сөйләнә, ишек катындагы бушлатына үрелде. Киенеп, башына бүреген каплады да сүндерергә дип лампа янына килде, филтәсен кысты.— Мине калдырып китәрсең әле, йортым шул башта, каравыл өеннән ерак түгел генә!— диде. Ул әйтеп бетергәндә лампа уты сүнәргә өлгергән иде инде. Алар ишектән бер-бер артлы чыктылар. Аяз күк йөзенә йолдызлар сибелеп, тулган ай калыккан. Табигать үзенә күрә суык сыман булса да, кар явардай түгел, кырпак төшәрлек кенә иде.
Дөнья ышанычсыз, диләр. Хәерлегә булсын, әмма күз курыкса да кул эшли икән аны. Икенче көнгә килеп җиткән авылдашлары да монда булгач, Ходай ярдәмедер, Шәйхелисламга урман аудару авыр тоелмады. Әмма дә өч улы белән кубарылып җитешкән Кукы Ибраһим аның үзәк бәгырьләренә үтте дә соң инде. — Ишәк җигеп урман кайтарыргамы?— дигән булды ул әүвәлен, үзенең елкылдап торган атларына соклануын яшермичә, Шәйхелисламның сары биясеннән көлеп. — Мулла кия ак ыштан!— дип кушылды аңа олы улы, моның әтисеннән өйрәнеп алган бер хикмәтле сүз булуын искәрткәндәй авызын ерып. — Тәртәң кыскарак, мәхдүм Шәйхелислам!— дигән булды икенче юлы Ибраһим, аннары киңәш биргәндәй итте:— Очынарак җик, елгыррак булыр! Сүздә җиңдереп торасы түгел иде. Әмма Шәйхелисламны кызылбаш марилары бутап ташладылар: — Син, быгыр агай, бу бияң белән кайтып җитә алмассың, юне киткән,— дип, кайтара-кайтара сөйләнделәр. Шәйхелислам аңлый алмый иде: нигә дип аның биясе һичкемгә дә ошамый соң? Тегеләрнең атлары, арбаларын-агачларын сөйри алмыйча батып ятканда да, аның сары биясе, артларыннан җитешеп, аларны күкрәге белән этеп чыгара торды. Бу хикмәткә күзләре маңгайларында иде, югыйсә!
— И-и Шәйхелислам, бәхетең бар икән!— диде аңа Ибраһим, иртәдән олылап эндәшеп. Бу хәлләр көтелгән вакыйгалардан түгел иде. Кем-кем, ә менә Кукы Ибрайның Шәйхелисламга карата гомерендә беренче тапкырдыр хөрмәтле мөнәсәбәте. Әйткәннәре мәхдүмнең күңеленә хуш килде. Кәефе күтәрелеп китте. Урманнан агачлар да чыгарылып бетерелгән, өеп куелган. Урманчының үлчисе, бәялисе һәм, рөхсәт бирелүгә, боларны кайтара башлыйсы гына калган иде. Җәмгысы буе белән унике төп нарат булып, берәмләп сөйрәткәндә дә айга якын сузылырлык эш иде. Бер көне кайтуга китсә, икенче көне монда килүгә! Ходай кушса, кышкы кар бураннарына кадәр эш итеп өлгерер. Язда буралап куйсалар, печәнгә кадәр, сабантуйлар арасында күтәртеп тә өлгертерләр. Осталар белән килешенсә, көзгә үз почмак бүлмәләре булыр. Урманчының конторы төбендә кеше-кара күренми иде. Шәйхелислам беренче булып ишек какты. Ни икән шул, бер ярты сәгатьләп көтәргә туры килер. Ярар, анысына гына сабырлыгы җитәр. Аллаһы уң итсә, юлы матур булып, кичкә Олы Җәкегә кайтып та ирешер. Иртәнге эңгер качып, көн яктыра башлады. Ул арада, гомер булмаган хәл диярсең, чибәр ат белән мари адәме килеп туктады. Ул да түгел, уңнан-сулдан бүтән төр кешеләр дә күренеп, Ибраһим алга чыкты һәм: — Менә ат ичмасам бу!— дип, әле генә килеп тукталган мариның хикмәт булып төз басып торган айгырын мактый башлады. Ул хаклы иде. Чыннан да Шәйхелисламның биясе бу айгыр янында шөкәтсез, хәтта сыерга тартым хәлендә салынып тора, инде егылып китәр дә, оятыннан җан тәслим кылыр сыман. — Котыл син моннан!— диде Ибраһим, болдырда басып торган мәхдүмгә якынаеп.— Мин җаен табармын, карендәш! Кызылбаш мари белән үзем сөйләшермен. Авылыбыз мулласын менә нинди шәп айгыр җиктереп йөртергә кирәк. Мари пубына бия дә ярар! Поп димәктән, Шәйхелислам бу айгыр белән килгән мари ягына карап алды. Ул бер дә попка охшашлы түгел иде. — Ялгышмыйсыңмы?— диде ул, Ибраһимга сынау күзен ташлап. Тегенең шөкесе ишелде. Куркынып ук куйды. Әмма сүзен өзми генә каплады: — Бер дигән айгыр! Кара син аның күреклеген, колаклары үрә кукыраеп тора! — Юк,— диде Шәйхелислам, Кукы Ибрайны тагын да өшәндереп. Әмма аның бу “юк” дигәннәре айгыр мәсьәләсендә түгел, бәлки сүзләренең җайланып җитмәвеннән генә иде.
Һаман да хакыйкать шундый ук кала килә дигәндәй: күз — курка, кул — эшли икән ул. Шәйхелислам көнен дә кичектермичә агачларын Олы Җәкегә ташый бирде. Бер көнен килде, икенчесендә алып кайтты. Берәр буй бүрәнәдән шулай ташый торгач, почмаклык агач җиткерелеп, исәп-хисап буенча идән-түшәмлек тә чыгарга тиеш иде алардан. Шәйхелисламның күңеле инде Казанга, Фатыймасына тартылды. Ниләр генә эшләп яталар икән дигәндәй, бер барып, юк эшен бар итеп күреп тә килсә, ирләрне яллап, такта яруга тотынып, мәдрәсәдә укыту эшләрен дә тәртипкә салып җибәрәсе бар аның. Быел көздә уздырылган Буа мөгаллимнәр утырышына да бара алмады. Гәҗитләрдә язуларына караганда, уку-укыту эше бу елда соңарылса да, сугыш-афәт дип тору түгел, милләтне китаптан аермас өчен тырышу кирәклеге авыл укытучыларына аталып белдерелгән иде. Шәйхелислам мари айгырын да уйлады. Җитмәсә Ибраһим да, халык арасында сүз чыгарып: — Безнең мәхдүм хәтәррәк кыланды, яхшы айгыр җигеп йөрисе иде,— дип сөйләнгән булган. Сары биясеннән бер дә юкка Шәйхелисламның гайрәте чигеп, тагын да бер кат бәхетен сынап карау уен күңеленә бикләп, юк эшен бар иткәндәй, берничә көн ялдан соң кабат урман хуҗалыгына төбәп юлга чыкты. Сары биясе тәмам ныгып җиткән, атлауларына кадәр җиңел иде. Урманчылыкка килеп кергәнче артык тирләргә дә өлгермәде, көне буе юыртты да юыртты. Аның шатлыгына, мари урман кисүчеләре дә монда иделәр. Сары биясеннән Шәйхелисламны танып та алдылар, теге айгырны каршысына чыгарып, бәхәс тә кыла башладылар. Сер бирәсе түгел иде. Шуңа да Шәйхелислам урманчылык конторына кереп китте. Кәгазьләренең тәртиптә булуларын тикшертте дә, ун минут та үтмәде, кире чыкты. Биясенең уңы-сулында марилар бәхәс кылып басып тора, ә алар янындагы теге чибәр айгыр гүяки хикмәт, әкияти җан иясе иде. — Алышабызмы?— диде, Шәйхелисламга аркылы чыгып баскан җирән сакаллы караңгы мари. — Ни бәрабәренә?— дип, Шәйхелислам аның айгырына карап алды. Ул арада мари агае мәхдүмнең сулына һәм уңына төшәргә өлгерде. — Бу атны тәкъдим итәсезме? Уйларга булыр...— диде, һаман да серле калган Шәйхелислам. — Нинди уйлау инде ул? Кул сук та ал да кит! Ибраһимның монда икәнлеген Шәйхелислам белми иде. Көтелмәгәндә әйтелгән сүзләрен ишетүгә, тавышыннан ук танып алып, аның исәнлеген сорашты. Ике куллап күрештеләр. — Шушы мари халкын аңламыйм. Синең йолкыш бияңә шушы коштай айгырны алышмакчы булып торалар бит, һай!— Ибраһимның күзләре ялтырап алды.— Бер дә минем атларга кызыкмыйлар, юньсезләр...
Гомумән алганда, дөньяның матурлыгы кешеләрнең яхшылыклы булуларына бәйле ул! Шәйхелисламның куанычы эченә сыймады дисәк тә дөрескә чыгар. Бүген яхшы, чибәр айгыр җигеп кайта бит! Чыбыркыларга да кызганырсың, билләһи! Бу марилар, яхшы кешеләрдән булсалар да, ай-һай усаллар икән. Әнә бит, айгырны камчылап, сыртын буй-буй ярып-каезлап бетергәннәр, миһербансызлар! Мондый атка сугалар димени? Өф-өф кенә итеп йөртәләр аны. Менә Шәхелислам кебек. Атлатып кына кайта үзен. Тәмам хәлсезләндергәннәр, мескенне. Үләм-үләм дип бара. Кичкә Олы Җәкегә кайтып җитәрләр. Шәйхелислам аңа җылы башак бирер, бер-ике көн абзарыннан да чыгармый ял иттерер. Менә рәхәтләнеп китәр, ныгып алыр. Тагын да чибәрләнер. Бу Ибраһимга үпкәләүләре дә юкка булган. Яхшы кеше икән. Нинди айгырга ия итте бит үзен. Җитмәсә: — Безнең үрчемгә дигән биябез бар. Аңа-моңа ризалашма, минем бәямә чаптырырбыз айгырыңны! Нәселгә бик яхшы күренә!— дип мең кат сөйләнде, Шәйхелисламның сүзен алды.— Аны үземнекенә алышмакчы идем, мариларга синең бияң генә ошады. Менә аңа булса, диделәр. Ничек тә безнең якка кайтсын айгыр, яхшы нәселен алырбыз, дидем. Төн йокыларымны югалттым, малай!.. Аның сүзе күп иде. Ни дошман күренгән Кукы Ибраһимның болай сердәш булып китүе, дуслашып алуы хәерле хәл күренсә дә, фалы начарга иде, югыйсә. Әмма Шәйхелислам сөенеп бетә алмады. Кайта торгач, шактый соңарылып, ул кара төнгә калды. Сары биясе бу вакыт эчендә инде әллә кайчан җылы башак кимереп яткан булыр иде. Айгыр ашыкмады. Дөрес юлдан китмәдеме, әллә адаштымы, дисәң, элекке, өйрәнелгән юл иде. ... Һәм менә кайтып ирештеләр. Йорттагылар җиденче төшләрен күрә иделәрме, әллә бүген үк көтмәгәннәрме — Шәйхелислам җылы мунча казаныннан гына су алып, онны күбрәк сибеп, айгырга башак бирде, чиләге белән солы да куйды. Малкай ризык рәхәтенә чумды, нигъмәткә иреште. Аңа әтисе Гариф хәзрәт куаначак, айгырны күреп мең шөкер итәчәк әле! Менә бит: “Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына!”
Шәйхелислам бу араларда Казанга барырга, булачак җефете Фатыйма белән күрешеп, дөнья барышларын бер читкә калдырып, йөрәк һәм күңел хасиятләренә чумарга тиеш иде. Һәм менә ул яхшы айгыры белән аларның турларына килеп туктар. Кем килде икән диярәк, тәрәзә пәрдәсен чак кына күтәреп, җанашы урам якны күзләп алыр. Шәйхелисламны күрер, йөрәге төшеп киткәндәй тоелыр. Дөньялыкны аның җылы елмаюы каплар. Йа Хода, булса да булыр икән Фатыймасы кебек гыйффәтле гүзәл зат! Ничек аны Казанның усал егетләре эләктермәгәннәр дә, җефетлеккә ярәшеп, бәхетләренә ирешмәгәннәр? Гариф хәзрәт иртәнге намазны уздырырга мәсҗидкә киткән иде. Әтисе кайтканчы Шәйхелислам мәхдүм дә тәһарәтен алып, намазын төгәлләгән, китереләчәк чәен дә көтеп тормастан айгырын күрергә абзарга кереп чыккан, аның ваклап кына печән кетердәтүенә мөкиббән китеп карап торган, капка тавышын ишеткәч, ашыгып өйгә кергән иде. Гариф хәзрәт: — Кичә абыең Фатыйхтан хат килгән иде. Казанга барып кайтырсың, улым! Бераз он, ит җибәрик. Анда ачыгып тормасыннар,— дип әйткәч, Шәйхелислам мәхдүмнең күңеле тагын да күтәрелеп: — Ярый, әти, баш өсте!— диде. Ул сөеклесе Фатыйманы күрми калмаячак, Аллаһы боерса. Икендегәчә барып ирешсә, кичкә кадәр әүвәле аларның хәлләрен белешеп, якынлашып килергә тиешле туйга әзерлек хакында да сүз катар. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|