ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 15 страница— Бүре ашамадымы икән?— диде Расих, капка төбенә килеп утыргач, барыбызны да куркуга салып. — Әти сөйләгән иде. Көтүләре белән күргән... Күтәмәле урманы ягыннан килеп төшкәннәр,— диде Дилбәр, аңа өстәп. Кызлар исемен йөрткән малайларның шул инде ул, берне биш итеп күрә, күңелләргә коткы сала белә. Дусларның сүзенә сүз ялганып, тел тегермәннәре әллә нинди вакыйгаларны әйләндереп, хорафат галәмәтләренең хикмәтен зиһен капчыгына тутырды. Зәйнәп әбинең сарыгын бүре ашауга гоман итүчеләргә каршы төшеп: — Юктыр әле, берәр җирдә адашып калгандыр, йә бакчасында кишер-кәбестә кыерлый торгандыр,— дигәнемә генә һәммәсе дә, сүз тегермәннәренә сафсата җиле бетеп, юк-бар сөйләшүдән тукталып калдылар. Ленар гына, җәһәт сикереп торып: — Синең гел шулай инде, җен-пәриләргә дә ышанмыйсың, бүре ишегә дә,— диде. Миңа акланырга калды: — Бездә бүре асрап ята торган урман бармы соң? Кискәләнеп беткән... — Ә Күтәмәле урманы?— диде ул, үз хаклыгын раслый торган дәлилләр табарга өлгереп. — Әти әйтә, анда колач җитмәслек имәннәр үсә, үзе — куе, үзе — караңгы урман, бик беләсең килсә! Башкалар да аның сүзләрен күтәреп алганлыктан, миңа килешүдән гайре һични калмады. Әмма безнең сүзләр бүтән тернәкләнеп китмәде, йокы вакыты җиткәнлеген сиздереп авызлар кош оясыдай ачылгалый башлаган иде инде. Таралышу гамәленә керештек. Һәркем үз өйләренә таба йөгерде. Иртән торгач, урамга йөгереп чыксам, Зәйнәп әби, сарыгын бауга таккан хәлдә ияртеп, су буена таба төшеп бара иде. Күктәге кояштай яктырып өйгә керүемә, беренче сүзем шул булды: — Зәйнәп түти сарыгын тапкан! Кичә төнгә кадәр эзләшкән идек. Бүре ашамаган икән! — Аллага шөкер, ашамаган, улым! Бүрене әйтәм, ашамаган шул!— диде әнкәй дә мине хуплап. Шулай да өстәп куйды: — Ашамакчы булганнар икән дә... — Безнең якларда бүре бармыни ул?— дидем, шунда ук шул соравыма җавап бирергә өлгереп: — Күтәмәле урманыннан төшкәннәр инде, хәерсезләр!— диярәк сөйләнеп тә алдым. — Ике аяклы бүре булган икән ул! Әнкәй болай дигәч, мин гаҗәпкә калдым, күз алдыма ике аяклы бүренең нинди булуын китерергә тырышып карадым. Телевизордагы мультфильмнардан күргәнем бар иде анысы, авызы — ерык, тәнгә — йомшак һәм, иң кызыклысы, яхшылыклы бүреләрне. Әнкәй шундый бүре хакында әйтә идеме? Юктыр ла, булмаганны! — Андый бүре сарык ашамый ла ул,— дидем, әнкәй белән бәхәскә кереп. — Усал кешеләрне ике аяклы бүре, диләр!— Әнкәй минем зиһен тарлыгын яратып бетермичәдер, ачулы итеп әйтеп куйды. Шым калдым, борыным салынып төште. — Әүлия апагыз бар бит әле, Зифа апаңны әйтәм. Зәйнәп әбиеңә көтү киткәнче үк килеп җиткән, сарыгың, дигән, күрше авылның күмхуҗ утарында бәйләп куелган, алдына мул итеп ризык салганнар. Хәзер барып алмасаң, кичкә бер-бер хәл кылачаклар, дигән. Берәр явызының эше инде, итен ашамакчы булган, хәерсез!.. Әнкәй шушы рәвешле бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Мин инде әүлия апаның могҗизалары хакында күп ишеткәнем бар иде. Табибларның кулы җитмәгән авыруларны да савыктыра, кешеләрнең сурәтләренә карап, кемнәрнең исән икәнлеген, кайнарларда нәрсәләр эшләп йөрүләрен әйтеп бирә ала, диләр аны. Менә бит, Зәйнәп әбинең дә сарыгын табып биргән, рәхмәт яугыры! — Әүлияләр ничек алай белә-күрә икән?— дип сорадым мин әнкәйдән, уйларымның хәтер түреннән узып киткәнен дә көтмичә. — Аллаһы тәгалә рәхмәте белән,— диде әнкәй,— йә төшләренә керә, йә күз алларына килә... Минем авыз колакларга барып җитәрдәй булып тагын ерылды. Авылыбызда әүлия әбинең булуы зур бәхет икәнлеген аңлап алдым. Ул, мөгаен, һәммәбезнең кемлеген, ниндилеген, нишләпләр йөрүен, язмышы ничекләр чәчәк атасын, мул җимеш бирәсен алдан белеп торадыр, әгәр дә бәла-казалар килергә маташса, кисәтеп куярга әзердер әле! Бигрәкләр дә яман көчләрдән, усал адәмнәрдән, угры һәм дошман ишеләрдән авылыбызны ул саклыйдыр дип уйлап, балачакның әкият катыш уйларына чумдым. Сентябрь-октябрь, 2001. КҮҢЕЛ ЧИГЕ Хикәя
Кем дә һәр адымы саен эз калдырып бара. Әмма яуган яңгырлар, искән җилләр белән бергә еллар агышы аларны юдыралар, җуйдыралар һәм бетерәләр кебек. Ә кеше күңелендә калган эзең һаман да хатирәләрендә саклана, хәтта төнге йокыларында сыкрата торганнары да бар. Адәм баласының табигате шундый инде, нишләтәсең. Минзәлә елгасының Куҗак һәм Ләшәү инешләре култыклары арасына, таулар куенына сузылып яткан буйга үсем Дүсем авылында Миргазый исемле сукбай татарны көнлекче көтүчелек эшенә яллаганнар. Әүвәле сүзгә беткән кеше кебек тоелса да, аның сабырлык иясе затлардан икәнлеге дә мәгълүм булып, халыкның күңелендә үзенә карата хөрмәт хисе дә тудырырга өлгергән. Җитмәсә Миргазыйның акыллы адәмнәрдән берсе икәнлеге хакында да сүзләр кузгалып, аның алдында көлкегә калмас өчен авыл апалары телләренә сабырлык йөгәнен кидергәннәр. Бервакыт Миргазый белән көтүгә Куян Кыям чыккан. Беренче ике сәгатьләре сүзсез генә үтеп киткән. Бераздан мал-туарның ашарлык хәле калмаган, арып тукталган көтүне, чыбыркы белән кага-кага, тагын да татлырак һәм сусыл үләнле болынга таба куалап китергәннәр. — Ярар,— дигән Миргазый, салам эшләпәсен салып,— бүген көн эссе булыр, болыт әсәре дә күренми. Куян Кыям кояшка карап алган. Кызган таба кебек кып-кызыл кояш чатнап китәрдәй булып нурларын уйната икән. — Утырып алыйк, хәзер боларны берәр сәгатьсез кузгатып булмаячак,— дигән Миргазый, үзеннән шактый яшь тоелган Куян Кыямга көтүчелек серләреннән дәрес биреп.— Кигәвен чыккач, коерыклары сыртларына менә инде... Болар җайлашып алган урын Минзәләбаш авылыннан килүче юлдан ике-өч адым гына читтәрәк, Минзәлә елгасы ярындарак икән. Ни хакында сөйләшергә белмичә сүзсез калганнарында уңга-сулга күз салып торалар, ашыгып-ашыгып атлаучы бер юлчы нокта булып ерактан ук күренгән. Аны көтеп алганнар. Хәзинәдә барыннан диярәк, аңа тамак та ялгатканнар. Шуннан теге сорый икән: — Бу Дүсем дигән авылда ниндирәк кешеләр яши соң? Миргазый Куян Кыямга карап куйган. Янәсе: “Белсә, ул әйтер!” Әмма сорауга җавап ишетелмәгән. Ә юлчы: “Әйтегез инде?”— дип үтенгәндәй карап тора икән. Шуннан Миргазый: — Ә үзегез каян киләсез соң?— дип сорап куйган. — Ә мин,— дип сузган теге юлчы,— әнә теге каһәр суккан усаллар авылы Минзәләбашыннан киләм. Халкы яман авыр! Анда эшкә ялланып көн итмәкче идем, юк, дидем, газиз гомеремне андыйлар арасында әрәм итәләрме инде?— дигән.— Этле-мәчеле уйнарга монда! Шуннан соң Миргазый, янында Дүсем кешесе барлыгын һәм аның белән көне буена көтү йөртәчәген дә исәпкә алмый гына, Куян Кыям алдында сер яшереп тормыйча әйтеп салган: — Бу Дүсемдә дә нәкъ шундый кешеләр яши, берсеннән-берсе усаллар, берсеннән-берсе яманнар! Теге юлчы: — Сез бер дә андыйларга охшамаган бит!— дип аптырап калган. — Без ул авылдан түгел шул, читтән килеп көтүчелеккә ялландык,— дигән Миргазый. Бу юлы да Куян Кыям ни әйтергә белми аптырап калган. Ачулана да, үпкәли дә алмый икән: көне буе хайваннар арасында адәм затыннан икесе генә булачаклар түгелме? — Ярар, мин анда барып тормыйм,— дип, теге юлчы бөтенләй икенче тарафка карап юл алган. Куян Кыямның ачуы килүен яшереп булмый, Миргазыйга тәмам үпкәләп, турсайган иренен итәгенәчә асылындырып, бөтенләй дә икенче урынга ук күченеп утырган. Имеш, мондый кешегә каберең якын булмасын, рәхмәтсез, гөнаһ шомлыгы! Шулай сүзсез генә бу көнне уздырып җибәргәннәрендә, кичке вакыт якынайганда, һавалар үзгәреп, шул үзгәргән һавалар бераз салкынчалык белән акыл шәрифләренә тәэсир итеп, иртәнге якта булган кимсенүләр онытылып, тагын да җайлашып бер урынга утырганнарында, алар янына икенче бер юлчы килеп чыккан. Хәл-әхвәл белешкәннәр. Теге сорый икән: — Сез Дүсемнеке бит? Ул авылда ниндирәк кешеләр яши. Ачык йөз, якты чырай күрсәтәләрме? — Ә сез, энем, кайдан ук киләсез соң?— дип сораган моңардан да Миргазый, үзләре өстенә үлән ашый-ашый йөреп маташкан әшәке мөгезле сыерны кырын яткан килеш кенә чыбыркы очы белән читкә кагып.— Һай муркыргыры, адәм дип тормый, өскә басар иде!.. — Минзәләбаш авылыннан гына,— ди икән бу юлчы да. — Анда нинди кешеләр яши соң? — Соң, күрше авылыгыз гына, белмисез дәмени? Бик яхшы кешеләр яши анда, көр күңелле, шат! Бәйрәмнәрдә — бәйрәмчә, эшләрендә — эштәгечә!— ди икән бу, мул елмаеп. — Этләре-мәчеләре дә юкмыни?— ди икән Миргазый. — Бар, нишләп булмасыннар, бик бар! Этләре дә бар, мәчеләре дә! — Алары ничек соң? — Аларымы? Алары да үзләренчәдер инде, этләре — этләрчәдер, мәчеләре — мәчеләрчә!.. — Алай булгач әйтәм инде,— дигән Миргазый.— Бу Дүсемдә дә нәкъ шундый кешеләр яши, бәйрәмнәрдә — бәйрәмчә, хезмәтләрендә — ударникларча! Этләре, мәчеләре дә бар инде, аларсыз гына да булмый шул... Юлчы, болай да түгәрәк күңелен хуш тотып, җиңел адымнары белән Дүсемгә таба китеп барган. Әмма дә ләкин яңа гына сөйләнелгән сүзләргә пар колагын куш итеп тыңлап утырган, инде дә мәгәр авызы бер-ике сәгатьсез ябылмаска дип хәйранлыкта ачылып калган Куян Кыям ни әйтергә белми утырган-утырган да, аптыравын яшерә алмыйча: — Карагыз әле, Миргазый абый, сез иртәнге якта очраган юлчыга Дүсемне хурлагач, бераз үпкәләп тә йөрдем, инде бусына әйткән сүзләрегезне ишеткәч, ни дияргә дә белми аптырап калдым. Ничек алай була инде? Сез читтән килгән кеше. Безнең Дүсемдә ниндирәк халык яши соң?— дигәч, Миргазый аңа, бер дә яшереп тормыйча: — Күңелеңә карап ул, энекәш,— дигән.— Әткәй мәрхүм әйтә торган иде: үзең нинди булсаң, бүтәннәр дә сиңа шулай!.. Кыйтының кытыгы юк, кытыгы барның кыйтыгы юк! Күңелнең чиге булмый, аны адәм баласы үзе чикли! Кешене тарлык харап итә, күңел киңлеге бәхетле ясый... Бәхет ул кешенең үзендә, адәм баласының үзе! Миргазыйның акылына хәйран итеп, дөньяда шулай яшәүне Куян Кыям гадәт иткән. Әгәр дә туйда кәефе китсә, шунда ук шул сүзләр исенә төшеп, сикереп тора да биергә тотына икән бу. Эштә арып китсә дә, кылт хәтере яңарып, беләкләренә гайрәт керергә өлгерә. Гомерләр үткән. Куян Кыям да яшенә күрә абзый булып өлгергән. Инде ун елга якын көтүче хезмәтендә икән үзе. Чират белән авыл буенча бара. Шулай килә торгач, Мәрвәриләргә җиткән. Болар икәү чыкканнар. Ни хикмәт, мал-туар ике сәгатьләп җәйләүне айкагач, ялга туктарга да өлгергән. Көтүчеләр юл кырыенда гына, челтерәп аккан инешнең яшел үләнле текә ярына утырып тамак ялгаганнарында товар сатып йөрүче чегәннәр болар янына килеп чыкканнар. Дүсем авылына таба барулары икән аларның. Хәл белешеп, сүз ара сүз чыгып, табыннан кабымлык белән ризыкланып та өлгергәч, кәефләренә карап кына: — Ничек соң, сатыламы? Сәүдәгез керемлеме?— дип сорый икән Куян Кыям абзый, аларның өелешеп яткан төенчекләренә таба ым кагып. — Менә,— ди икән олы сакаллы кара чегән ире,— бер дә юлыбыз уңмады. Сәүдәбез начар бара. — Кайсы авылда булдыгыз соң? — Әнә тегесендә!— дип төртеп күрсәткән чегән, Куҗак ягына таба. — Кайсы авылга барасыз? — Менә монысына,— дигән чегән, бу юлы Дүсем ягына төртеп.— Ничек булыр икән? Халык сатып алуда куәтлеме? — Боларында сәүдәгез уңар!— дигән Куян Кыям абзый.— Уңышлар юлдаш булсын! Чегәннәр шунда ук күңелләрендә дәрт табып, тиз генә төенчекләрен җыйнаштырышканнар да китеп барганнар. Ул көнне дә табигатьнең хозур чагы булып, күкләр чалт аяз, бәрәкәт кояшы астында дөньялык бәхет чиккән, эсселек болын-кырларга әле җәелә генә башлаган вакытлар икән. Ә кичкә таба, көн инде сүрелә башлаганда, мал-туар, ябышкак кигәвеннәр котыруыннан котыла барып, тынычланып ашый башлагач, көтүчеләр хәл алырга чирәмгә утырганнар, шунда болар янына сәүдә эше белән йөрүче Хива үзбәкләре килеп туктаганнар. Гадәтчә инде, әүвәле хәл-әхвәл белешкәннәр. Ахырда, кузгалып китәрләре алдыннан: — Бу авылда сәүдәбез уңармы икән, халык баймы?— дип сораганнар үзбәкләр. — Сез кайсы авылдан ук киләсез соң?— дигән Куян Кыям абзый, елмая төшеп. — Минзәләбаштан,— дигәннәр болары,— әнә бу авылдан! — А-а-лай икә-ән,— дип, авазларга сузым салып кына әйткән Куян Кыям абзый,— а-алай икә-ән... Сез инде бу авылга, Дүсемгә кереп тормагыз. Аның аша узып, Сарайлыга барыгыз. Аларда сәүдәгез уңар. Дүсемдә халык ярлы яши, тегеләр — бай,— дип акыл биреп калган. Төенчекле үзбәкләр күздән югалгач, Мәрвәри сорый икән: — Кыям абзый, нигә алай әйттегез? — Ничек дип? — Чегәннәргә, сәүдәгез уңышлы булыр, дип... Ә үзбәкләргә, Дүсем халкын ярлы, дип? — Ә аны әйтәсеңме, энекәш,— дигән Куян Кыям абзый,— хикмәте шунда: чегәннәр Куҗактан килделәр... Ә Куҗаклар Дүсемнән ярлырак халык, саранрак та... Сәүдәгәргә ике-өч товарын артыграк сата алса да сәүдәсе уңышлырак тоела. Минзәләбашлар — бай, Дүсем ише генә түгел. Үзбәкләрнең товарын Дүсемдә минзәләбашлардан азрак алырлар дип уйладым, шуңа аларны Сарайлыга озаттым! Мәрвәри аңа аптырап карап торган-торган да: — Аш — ашка, урыны — башка!— дип әйтеп куйган. Чегәннәрнең чүпрәге янына үзбәкләрнең җимеше сыя да сыя инде ул! Шушыны аңлап алган Куян Кыям абзый хәсрәткә төшкән һәм: “Гомерем үтте акылсыз башның җилендә тел тегермәнен әйләндереп!”— дип, уйланып йөренә биргән, ахырда: — Акыл ул — яшьтә түгел, башта икән,— диярәк сөйләнүне гадәт иткән. Кешедәге күңел чиге кәефен һәм холкын хасил итә, акылы гамәлен дөресли шул. Ахмаклык һәркемгә хас сыйфат, ә акыл сирәкләргә генә бирелә. Күңелең киң булса, ахмаклыкка урын калмый ул. Шуңа да әйтәләр: адәмнең кыйты акылын да саф күңеле төзәтә ала, яхшы акылны да авыру күңел боза, имештер. Хәер, бүтәннәрнең акылы белән кем бәрәкәткә ирешкән ди әле бу дөньяда, әгәр үзеңдә булмаса! Декабрь, 2002.
ПРОФЕССОР Хикәя Миңа аның кем икәнлеген әйтә тордылар. Ышанмадым. Юктыр, дидем, ул андый булмас. Фән кешесе хакыйкать юлдашы бит! Әмма һәрвакытта да алай ук түгел икән шул әле ул! Соңгы көннәрдә булып узган вакыйгалар минем күземне ачарга булыштылар. Ышанасы килми иде, әлбәттә. Ул беркөнне үзе шалтыратты. Гадәтенчә мине гаепләргә тырышып сүз башлады. Ахырынача тыңлап бетердем. Күңелендәгесен тәмам түгеп бетерсен әле диярәк ашыктырмыйча һәм бүлдермичә тыңладым. Капкыныма төшкән кош баласы кебек бәргәләнде. Үз мантыйгын уйлап бетермәгән идеме, һәр әйткәненә инкарь буларак яңгыраган сүзләренең карурманына, бара-тора, үзе үк кереп адашты. Белә идем, дөньялыкта өч төрле галим бар, имеш: берләре — гыйлем һәм акыл ияләре, икенчеләре — гыйлем ияләре, әмма акыллары камил түгел, өченчеләре — гыйлемнәре чамалы булуга карамастан, акыллары куәтле, дип. Үзем дә шактый еллар галим-голамә арасында кайнаштыргалап, ягъни бер пәрәмәч хәлендә пешеп җитлегеп, аларның һәркайсының кемлеген һәм ниндилеген чамалыйм кебек. Әмма кемлекләренә карата куйган бәяләремне кычкырып әйтмәскә тырышам, тотып ашаулары бар, Аллаһ сакласын! Алар үзләре дә шундыйрак түгелме? Әмма сер капчыкларын адәм баласы чишеп җибәрүчән, эчендәге байлыкларын күрсәтергә яратучан булганлыктан, ачылалар да китәләр, ачылалар да китәләр икән ул. Бу хәл акылларының зәгыйфьлегеннән түгел, сабырларының төкәнгән булуын да монда гаепләргә ярамый, бәлки дә мактана белү хикмәтеннән киләдер! Әгәр дә фәннең һәр сүзе соңгы хакыйкать булып урнаша калса, кеше Айга кадәр оча алмаган булыр, галәмгә дә XX гасырда гына түгел, әллә кайчан ук чыгар, аннан кире әйләнеп кайтыр, бу галәмәтләре белән үзен хикмәти Хода затлар сыйфатында йөретер иде. Ә хакыйкатькә ерак, бик ерак... Фәннең үсеш тарихы ачышлардан гына да, үз хаталарын төзәтә барудан да гыйбарәт. Әмма бу авыр процесс. Фәнне акрын үсә, дибез. Чөнки анда буыннар алмашы четерекле, озак, катлаулы шартларда бара. Галим булып җитлегү өчен генә дә бик күп кирәк. Бу процесска күпләрдә танылырга омтылу теләге килеп кушыла һәм мөкатдәс эшкә комачаулык итә башлый. Ярар, фәлсәфәне калдырып торыйк, ул барыбер хакыйкатьнең бар ягын да ачып һәм аңлатып бетерә алмас. Сүз башына әйләнеп кайтыйк. Әйе, хикмәт шунда иде, кемнәргәдер көтмәгәннәрендә яшен суктыргандай вакытлы матбугатта бер мәкаләм чыккан иде. Ул хакыйкатькә хезмәт итү теләгем белән язылганлыктан, намусым да тыныч калды. Дөресрәге, миндәй пәрәмәчнең горурлык хисе дә йөзенә чыгып, әле яңа гына табадан төшкәндәй үземне тойдым. Менә шунда инде хөрмәтле профессор әфәндебез миңа шалтыратты: — Нигә чыгардыгыз инде ул мәкаләгезне? Кешене нинди хәлгә төшерәсез? Ашыгулык белән язылган дип аклансагыз гына... Сүзләр тезмәсенең иңе чигеннән чыкты, өч тапкыр әйткәннәре бишкә-алтыга ашып, ул шактый кабатланып, авыр фикер сөрешенең дыңгырдык арбасын чокырлы-ташлы хәйлә юлларыннан йөретте. Нәрсә әйтергә теләгәне аңлашылып тора иде. Үзен бүлдертергә, нәфсемне сүзгә керттерергә тырышты. Миңа бары тик тыңлап бетерергә генә насыйп иде. Язганнарым башыннан ахырына кадәр хакыйкатьтән генә торганлыктан, намусыма да көч килерлек булмады. Мин бары тик: — Юк, алай дия алмыйм. Мәкаләм озак, ашыкмый, тынычлык хөкемендә чагымда язылды. Матбугатта бастырылмыйча ничә еллар ятты. Инде хакыйкать кирәккә генә халык күзенә тәкъдим иттеләр аны,— дип, тыныч кына җавап бирдем. Эш эшләнгән, сүз әйтелгән, инде дөньяны су басса да миндәй үрдәккә Нух көймәсе кирәк булмаячак иде. Әмма хөрмәтле профессорыбыз бу җавабымны энәләрен кабартып кабул итте. Хәтта кызып та китмәкче иде, талпынып карады. Ә мин һаман да күңелемне бозмаска тырыштым. Сабыр канатым киң җәелде. Күңелем шуларны иңемнән төшерми, үземне шәфкать күгендә җәйрәтте. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|